Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФОТООБЪЕКТИВТА НЕПАЛ

Непал! Бу сүзнең кечерәк кенә бер дәүләт исеме икәнлеге журнал укучыларына мәгълүм, әлбәттә. Әмма аның нинди дәүләт икәнлеген, ул дәүләтнең халкы нәрсә белән шөгыльләнүен, аның тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яхшы белүчеләр, ихтимал, бик аздыр, һәм бу гаҗәп тә түгел. Хикмәт шунда, Непал үзе бик борынгы дәүләт булса да, донья әдәбиятында аның хакында бик аз язылган. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр европалылардан берәү дә ул илгә аяк басмаган. Башка дәүләтләрдән тулысынча изоляцияләнеп яшәгән бу ил турында күп кенә легендалар туган. Ул легендаларда Непал -җиде йозак белән бикләнгән ил», «дәрвишләр дәүләте», «аллалар иле» дип атала. Непалның шулай, башка илләр белән аралашмыйча, күп заманнар буена табышмак булып яшәвенә, бердән, аның менеп булмаслык һималай таулары арасындагы джунглида урнашуы сәбәп булса, икенчедән, һәм барыннан да бигрәк, бу илдә чиУ халыкларны кертүгә каршы гамәлдә йөргән закон киртә булган. Ләкин соңгы елларда европалылар өчен Непал ишекләре шактый киң ачылды һәм хәзер анда ел саен бик күп туристлар булып кайта. Күптән түгел генә, совет туристлары составында, миңа да Непалда булып, андагы халыкның эше, тормышы, көнкүреше, культурасы белән якыннан танышып кайтырга туры килде. Непал — таулы ил. Ул Һималай тауларында, ике бик зур дәүләт — Кытай белән һиндстан арасында урнашкан. Шунлыктан картадан караганда бик кечкенә булып тоела ул. Әмма чынлыкта Непал алай бик бәләкәй ил түгел, җире Татарстанныкыннан ике мәртәбә артыграк аның. Халкы бик тыгыз утырган. Бер квадрат километрга уртача 70, ә кайбер үзәнлекләрдә 700 кеше туры килә. Хәзер аның халкы 10 миллион чамасы. Непал — җылы климатлы ил. Иң салкын саналган январь аенда да уртача температура 15' җылы була. Муссон җилләре алып килгән еллык явым-төшем 3 метрга җитә. Җылылык, кояш һәм мул дым лианалар белән уралып беткән, үтеп булмаслык джунглидагы үсемлекләрнең котырып үсүенә сәбәп булып тора. Непал формаль яктан беркайчан да нинди дә булса капиталистик илнең колониясе булып тормаган, әмма соң*ы йөз елдан артык вакыт эчендә Англия контрольлеге астында яшәгән. Анда Ран дигән феодаллар семьясы хакимлек иткән. Раннар барлыгы сигез агай-эне булып, шулерның берсе Непалда премьер министр, икенчесе чит ил эшләре министры вазифасын башкарган, калганнары да җаваплы постлар биләп торган Бу мөһим дәүләт постлары аларның туганнарына мирас булып күчә килгән. Непалдагы эшкәртелә торган барлык җирнең 80 проценты шул семья кулында булган. 1924 елга тикле Непалда официаль рәвештә коллык яшәп килгән. Анда тимер юллар төзелә башлауга, почта ачылуга һәм газета-журналлар чыга башлауга да берничә генә ел әле. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азия халык-* лары актив рәвештә милли азатлык көрәше башлап җибәрделәр. Непал да ул көрәштән читтә калмады. Илнең прогрессив көчләре белән берлектә, Непал халкы 1951 елның 18 февралендә Раннар семьясы хакимлеген җимереп ташлады. Ул көн непаллы- ларның милли азатлык бәйрәме булып исәпләнә һәм ел саен бик зурлап, тантаналы шартларда билгеләнеп үтелә. Күп гасырлар буена дәвам иткән феодаль изелү Непал халкының культура ягыннан артта калуына китергән. Әле хәзерге көндә дә непалльыарның бары тик 7 проценты гына укый-яза белә. Алары да фәнни түгел, дини белем генә алган кешеләр. Халкы ун миллион булган Непалда нибары 200 врач бар. Шуның нәтиҗәсендә, илдә төрле авырулар киң таралган, үлүчеләр бик күп. Непал халкының уртача гомере 32—35 елдан артмый. Дәүләт башлыгы король. Бетен власть аның кулында. Барлык политик партияләр таратылган. Бары король каршында «бурычлылык һәм җаваплылык» уятырга тиеш булган «Яшьләр оешмасы» гына яшәп килә. Непал — артта калган аграр ил. Илдәге халыкның 97 проценты авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли: дөге, шикәр камышы, джут, мамык үстерә. Әмма, шулай булуга да карамастан, Непал үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итә алмый. Чөнки техника юк, һәркайда кул көче белән эшлиләр, шунлыктан уңыш бик аз була. Халыкның фәкыйрьлеге ягыннан Непал дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора Халыкның төп өлеше күп дигәндә көненә бер тапкыр ашау белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Феодаль мөнәсәбәтләр әле хәзер дә яши: эшкәртелә торган җирләрнең 80 проценты феодаллар, алпавытлар кулында. Илдә промышленность һәм транспорт әле яңа туып кына килә. Бу эштә Советлар Союзы Непалга шактый зур ярдәм күрсәтә. Шикәр заводы, сигарет фабрикасы, госпиталь, гидроэлектростанция төзүдә Непалга безнең ил ярдәм итте. Төзелеп ята торган авыл хуҗалыгы кораллары заводына да безнең ил булышлык күрсәтә. Непалның төп аралашу юлы — тау сукмаклары. Транспортның төп тере—профессиональ носильщиклар һәм өсләренә йөк куеп ташырга яраклы хайваннар. Хәзер Непалда «Көнчыгыш — Көнбатыш» исемле автострада төзелә. Меңнән артык километрга сузылачак ул юлның бер өлешен безнең ил белгечләре төзи. Непаллылар ул юлны «Бәхет юлы» дип йөртәләр. Менә шул якын киләчәктә тормышка ашачак прогрессив үзгәрешләр Непалның экономик яктан үсүенә, әлбәттә, уңай йогынты ясар һәм аның халкына гасырлар буена килгән артталыктан, фәкыйрьлектән котылырга ярдәм итәр дип уйларга кирәк. ...Самолетыбыз һималай таулары өстеннән оча. Алда ап-ак кар сөнгеләре — һи- малай тауларының болытлардан ашып торган түбәләре. Без һаман аларга якыная барабыз. Ә аста, тау итәкләрендә, шырпы тартмасы кебек кенә булып, йортлар күренеп кала. Болынлыкларда утлап йөрүче сарык көтүләре чагылып үтә. Аннары тау аралык- ларындагы иңкүлекләргә урнашкан авыллар, шәһәрләр очрый башлый. Бу — Непал җире. Тау һавасы шундый чиста, шундый саф — бөтен җир ап-ачык булып күренә. Без сигез мең метр биеклегендәге гигантлар өстеннән түгел, бәлки өй түбәләре өстеннән генә очабыз төсле тоела... Менә самолетыбыз кискен генә сулга борыла да, аэродром өстеннән бер тапкыр әйләнеш ясап, җиргә куна. Бу — Непал башкаласы Катманду аэродромы. Аннары без шәһәр белән таныша башлыйбыз. Иң элек күзгә ташланган нәрсә шул — велосипедлар бик күл. Ике кепчәклеләре дә, өч көпчәклоләре. ягьни велорикшалар да мыж килеп тора. Автомашиналар сирәк очрый, алары да Америка яки Англия машиналары. Башкала йортларының күбесе таштан салынган, ике-еч катлы. Тәрәзәләрендә пыяла юк, агач рәшәткәләр генә куелган. Урамнарда җиздән, агачтан һәм бакырдан ясалган төрле зурлыктагы дракон, хатын-кыз һәм ир алла сурәтләренең исәбе-хисабы юк. Аннары храмнар бик күп. Будда храмнары. Алар шәһәргә шундый үзенчәлекле фон биреп торалар, әйтерсең, Катмандуда торак йортларга караганда храмнар күбрәк. Храмнарның күбесе агачтан салынган. Сирәк-мирәк кызыл кирпечтән төзелгәннәре дә очрый. Барысының да стеналарына гаҗәеп оста эшләнгән бизәкләр, төрле хайван сурәтләре төшерелгән. Күп кенә храмнарның түбәсе алтын белән йөгертелгән. Непалдагы иң зур, иң борынгы храм — Сваяму-Натх храмы. Будда диненең үзәге булган ул храм Катмандудан биш километрдагы тау башына салынган. Шунлыктан аның алтын гөмбәзе бик ерактан күренеп тора. Безнең эрага кадәр үк салынган ул храм хәзер дә бик мәһабәт әле. Гөмбәзе өстенә дүрт кырлы манара куелган һәм шул кырларның һәркайсына икешәр күз сурәте ясалган. Имеш, барысын да күреп- белеп торучы Будда күзләре ул. Храм тирәсендәге тау буйларында һәрвакыт дини халык куп була. Төркем-төркем бүленеп, үзләренә изге ашамлык әзерли алар. Шуның өчен бирегә махсус килгәннәр. һәр төркем янында дистәләрчә маймыл, алар үзләренә күчтәнәч биргәнне көтеп утыра. Ә дини халык алардан бернәрсәсен дә кызганмый, чөнки, будда дине буенча, маймыл — изге җан, алла. Күрәсең, маймыллар үзләре дә бу хәлне аңлыйлар булса кирәк — бик иркен кыланалар, бер дә алай әдәп саклап тормыйлар. Без тау башында. Зур храмга карап торабыз. Әнә аның стенасы буенда, түгәрәк ясап, аллага ышанучы бер төркем кеше утыра. Уртада — йөзен төрле буяулар белән чуарлап буяп бетергән рухани. Аның алдында дөге, савыт белән су һәм тагын ниндидер үләннәр куелган. Ач, ялангач һәм күбесе авыру ул кешеләр гыйбадәт җырлары җырлыйлар, кыңгыраулар чылтыраталар, ә рухани аларга изге ашамлык әзерБолай ялварып, алладан нәрсә сорый икән ул мескеннәр? Кием-салыммы, икмәкме, әллә сәламәтлекме? Без анысын аңламыйбыз. Тик шунысы ачык: ерак юлларны якын итеп, монда юкка җыелган алар, чөнки алла аларга барыбер берни бирмәячәк ләбаса! Непал халкы бик дини. Кешенең һәр хәрәкәте, һәр адымы нинди дә булса бер дини йоланы үтәүгә кайтып кала. Непал — буддизмның үзәге, меселманнар Мәккәгә барган кебек, дөньяның төрле почмакларыннан бирегә буддистлар гыйбадәт кыларга килә. Бу илдә дини бәйрәмнәр бик күп, аларның кайберләре егермешәр көнгә сузыла. Май аенда, мәсәлән, непаллылар Будданың туган көнен бик зурлап үткәрәләр. Ә сентябрьдә «сыер» бәйрәме була. Ул көннәрдә алар сыерлары койрыгына сары җепләр бәйләп куялар һәм шул җеп үзләрен һәртөрле бәлаләрдән һәм фәкыйрьлектән саклый дип уйлыйлар. Сыер бәйрәменнән соң күп тә үтми, эт бәйрәме башлана: изге җәнлек исәпләнгәнлектән, бөтен этләргә чәчәк букетлары тагалар һәм шәһәр, авыл урамнарында бизәлгән этләр бик күп була. Непал халкының аллалары искиткеч күп, утыз миллионга якын. Тычканга да. ко- макка да, агулы еланга да, котырган эткә дә, кыргый маймылларга да гыйбадәт кылалар, чөнки ул җәнлекләр барысы да иэге исәпләнә. Хәтта аларның тере аллалары да бар. Гап-гади кеше үзе, әмма ул — алла! Ә аны болай билгелиләр. Дүрт-биш яшьлек кызларны җыялар да бер караңгы җиргә ябып куялар, һәм сыный башлыйлар: төрле куркыныч нәрсәләр күрсәтәләр, яман авазлар белән кычкыралар. Әгәр шунда бала куркуыннан елый башлый икән, аны чыгарыл җибәрәләр, янәсе, ул изге җан түгел, тере алла булырга ярамый. Әгәр балалар арасында берсе, бөтен куркытуларга һич тә игътибар итмичә, тыныч кына утыра бирсә, ул алла итеп билгеләнә. Андый кешеләрне Непалда Кумари дип атыйлар. Ул иэге җан санала. Аңа ата-аналары янында яшәргә рөхсәт ителми. Ул махсус әзерләнгән храмга күчерелә һәм берүзе яши. Аңа бернинди белем дә, тәрбия дә бирелми, хәтта урамга чыгарга һәм храмда берәрсе белән сөйләшергә дә рөхсәт ителми. Ата-анасыз, тугантумачасыз һәм дусларсыз яшәү, әлбәттә, читен аңа, әмма, нихәл итсен, ул изге җан бит. Тере алла яши торган храм шәһәр уртасына салынган. Ул шактый зур һәм ике катлы. Храмның ишек алды дүрт почмаклы. Аның чисталык ягы бик чамалы. Уртада су краны куелган. Храмның һәр дүрт стенасы да агачтан эшләнгән бизәкләр белән бизәлгән. Тәрәзәләре күп, әмма берсенә дә пыяла куелмаган. Алар урынына агач рәшәткәләр генә ясалган. Храмда безне ап-ак чәчле бер карчык каршылады. Ул Кумарины карап, аны «явыз рухилардан һәм кемнең дә булса урлап китүеннән саклап торучы икән. — Без, Кумарины күрергә дип, бик ерактан килдек, күрсәтегез әле, зинһар, — дигәч, карчык үз телендә нидер мыгырданып алды, һәм, күп тә үтмәде, каршы яктан, икенче кат тәрәзәсеннән бер кыз бала башы күренде. Җирдәге тере алла — Кумари менә шул икән инде. Ул кызга уникеунөч яшьләр булса кирәк. Димәк, ул монда җи- де-сигез ел утыра инде. Аның йөзе бик нык буялган: кашлары дуга сыман итеп тартылган, битләре кызартылган һәм маңгаена да ниндидер таплар ясалган. Чәчләре озын, әмма таралмаган. Өстенә өйдә тукылган кызыл күлмәк кигән. Кумарины без яхшылап карарга да өлгерә алмын калдык, чөнки ул безгә бер» ничә секунд кына карап торды да юкка чыкты. Шунлыктан рәсемгә төшерергә дә өлгереп булмады. Күпме генә үтенсәк тә, фото һәм кинокамераларыбызны яшереп торабыз, рәсемгә төшермибез дип вәгъдәләр бирсәк тә, тере алланы яңадан күрә алмадык: әлеге ак чәчле карчык рөхсәт итмәде. Аптырагач, «майлап» карарга булдык без аны. үз арабыздан төрле значоклар, агач кашыклар, борынгы акчалар җыйдык та, карчыктан шуларны аллага илтеп бирүне үтендек. Күрәсең, безнең бүләкләр тәэсир иткәндер, карчык йомшап китте дә аллага нидер әйтте. Алла тагын тәрәзәдән башын тыгып, елмаеп безгә карады. Ихтимал, ялгызлыкта байтак еллар яшәү дәверендә бу беренче мәртәбә елмаюы булгандыр аның. Кумари храмнан елына бер тапкыр гына, үз бәйрәме көнендә генә чыга. Ул көнне храм янына дингә ышанучылар бик күп җыела. Храм янына алла өчен махсус әзерләнгән һәм яхшылап бизәлгән арба китереп куялар. Тере алла шул арбага чыгып утыра да шәһәр урамнары буйлап сәяхәт кыла башлый. Менә шул чакта фанатик динчеләрнең кайберләре, әлеге зур арба копчэклөре астына ташланып, үзләрен үзләре һәлак итәләр. Моны алар изге үлемгә саныйлар. Тере аллалар храмда гомере буена түгел, бәлки уналты-унҗиде яшенә кадәр генә торалар. Аннары аларны монастырьга озаталар. Монастырьда да аларның гади халык белән аралашырга һәм кияүгә чыгарга хаклары юк, чөнки алар изге җан санала. Ул кыз-аллаларның гомере шулай үтә. Бәхетле дип әйтеп буламы соң аларны? Непалда ирләр, гадәттә, өсләренә якасыз ак күлмәк, кара жилет, тар балаклы ай чалбар һәм башларына түбәтәй сыманрак итеп тегелгән бүрек киеп йөриләр. Күбесе муенына йон шарф та урый. Ә хатын-кызлар үзләре тукыган материядән аяк йөзләренә тиеп торырлык итеп тегелгән озын күлмәк кияләр. Барысының да чәчләре озын толымлы. Беләзек, йөзек, алка — Непал хатын-кызларының иң яраткан бизәнү әйберләре. Кайбер хатын-кызлар борын кимерчәкләренә боҗра кидерәләр. Ул боҗра иреннәренә төшеп торганлыктан, авызларын йозаклап куйган сыман тоела. Непал балалары бик ягымлы, бик җитез һәм барысы шомырт кара күзле. Табигый каралык өстенә пычракка да буялып беткән булганга, аяккуллары, битләре, муеннары тагын да карарак булып күренә. Күрү белән үк, аларның гомерләрендә бер мәртәбә дә мунча кермәгәнлекләрен, туганнан бирле юынмаганлыкларын абайлап алу һич тә читен түгел. Непал балаларын очраткан саен, безнең күңелгә, эх, бер рәхәтләндереп сабынлап, мунчалалап юындырасы иде шушы сабыйларны, дигән уй килә иде. Непал халкы, гадәттә, ялан аяк йөри. Аяк киемен бары тик баерак, алдынгырак кешеләрдә генә күрергә мөмкин. Непал- пылар төрле әйберне һәрвакыт бамбук көянтәгә асылган корзинкаларга тутырып, иңенә күтәреп ташый. Азык-төлек һәм башка бик күп тормыш-көнкүреш әйберләре турында сөйләп тә торасы юк, хәтта балаларын да шул корзинкаларга салып йөриләр. Күп кенә Азия илләрендәге кебек үк, Непалда да халыкның ярты тормышы урамда үтә. Ризыкны да урамда пешерәләр, ашау да урамда, шунда ук йоклыйлар да. Кайбер урамнар буеннан буена сәүдә- герләр белән тулган. Җиләк-җимеш дисеңме, торле үсемлек орлыклары дисеңме, кызыл, сары, ак һәм башка төстәге йон дисеңме — барысын да шул бер урамда, гаш тротуарда сатып утыралар. Ә икенче урамга карасаң — бөтенләй башка күренеш. Урам буйлап утыртылган бамбук таякларны туку станогына "әверелдергәннәр» дә, хатын-кызлар йоннан тукыма эшлиләр. Непалда туку фабрикалары юк. Ә киенергә кирәк. Кыскасы, бөтен кирәк-яракны халык үз кулы белән җитештерә. Непал шәһәрләрендә дә, авылларында да йортлар, гадәттә, ике катлы. Кагыйдә буларак, ул йортларның беренче катында кухня, эш урыны яки кибет була. Хайваннар абзары да шунда ук. Бу катта тәрәзәләр, морҗалар юк. Аның урта бер җирендә ут янып тора, ә төтене ишектән чыга. Нспаллыларга җәен эсседән, кышын салкыннан сакланырга (унбиш градус җылылыкны салкынга саный алар) кирәк. Беренче катта шуңа тәрәзә уймыйлар. Икенче катта торак һәм азык-төлек саклау бүлмәләре урнашкан. Торак бүлмәләрдә өстелурындык кебек ейберлер юк; идәндә утыралар, идәндә ашыйлар һәм, бамбук маты җәеп, шунда ук йоклыйлар да. Непал җире — мул уңыш бирә торган җир. Анда уңышны елына икө-өч талкыр җыялар. Әмма ул җирнең һәр мыскалын бик ныклап эшкәртергә кирәк. Непал крестьяннары— бик тырыш халык. Иртәдән алып кичке кадәр туктаусыз эштә алар: тау итәкләренә террасалар ясап, аны дөге, бодай, кукуруза һәм яшелчә үстерү өчен җайлаштыралар. Халык эшчән, әмма ул халыкка бик кыенга туры килә Авыл хуҗалыгы эшләренең бары тик кул көченә генә нигезләнүе, ашламалар булмау аркасында, никадәр зур хезмәт куйсалар да, крестьяннар җирдән уңышны бик аз алалар. Авыл хуҗалыгы үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрнең берсе илдә феодаль мөнәсәбәтләр хөкем сөрүгә, крестьяннарның җире аз булуга бәйләнгән. Ә менә бу ике хатын-кыз дөге җыя. Әллә каян күренеп тора? алар әле яшьләр, нибары ундүрт-унбиштә генә. Әмма алар инде күптән кияүдә. Хикмәт шунда, Не палда кызларны бик иртә—12—13 яшендә үк кияүгә бирәләр. Ә иренең иичәдә булуына беркем дә игътибар итми. Япь-яшь егетме ул, чәче агарып беткән картмы — барыбер. Шунлыктан урамнарда үзләренә онык булырлык яшь хатыннарын ияртеп йөрүче ирләрне бик еш очратырга мөмкин. Һәм бу хәл беркемне дә гаҗәпләндерми. Аерылышу мәсьәләсе дә үзенчәлекле бу халыкта. Хатын аерылышу турында беркемгә берни дә әйтергә тиеш түгел. Барысын да ир хәл итә. Әгәр ирнең аерыласы килә икән, ул хатынының баш астындагы мендәренә кокос чикләвеге кыстырып куя да — вәссәлам! Бөтен мәсьәлә инде хәл ителгән: бүгеннән башлап ул инде ир хатыны түгел. Әмма, шул ук вакытта, хатынның ир йортыннан китәргә дә хакы юк. Ир йортында хезмәтче булып калырга тиеш ул. Менә шулай итеп, кокос чикләвеге кичтән ир хатыны булып йокларга яткан хатын-кызны иртәнгә тол итеп, бернинди хокукы булмаган хезмәтче ясый да куя. Әмма, аның урынына, чикләвек иргә бик зур хокуклар бирә: ул тота да теләгән кешесенә яңадан өйләнә. Инде икенче хатыны да туйдыра икән, ир өченчесенә дә, дүртенчесенә дә өйләнергә хаклы. Чикләвекне озак эзләп йөрисе юк, базар тулы ул! Кыскасы, ирнең берничә хатын алырга хокукы бар. Шул ук Непалның төньяк районнарында исә ир түгел, бәлки хатын семья башлыгы булып тора һәм аның да берничә ир тотарга хокукы бар. Үзебез торган кунак өе тәрәзәсе турысыннан һәр көн иртән аркаларына эур-зур утын бәйләмнәре күтәреп үтеп китүчеләрне күреп кала идек без. Бу хәлгә гаҗәпләнеп: — Кемнәр алар, кая алып баралар ул утынны? — дип сорадым мин тәрҗемәчебездән. — Базарга! — диде ул. — Сездә болай да кызуга чыдый торган түгел бит, мичкә ягуның нигә кирәгә бар? — Юк, ул утын мичкә ягарга түгел. Туган-тумачалары үлгән кешеләргә мәет яндырырга кирәк ул, алар ала аны... релгән кеше мәетен урнаштырдылар да аның өстенә тагын утын өйделәр. Алар мәет яндырырга әзерләнүчеләр. Непаллы- лар мәетне бездәге кебек кабергә күммиләр, бәлки яндыралар да көлен елгага себереп төшерәләр икән, һәм бу хәл алар өчен шундый гадәти нәрсә — аңа беркем дә гаҗәпләнми. Теләсә, тукталып карап тора, теләге юк икән — юлын дәвам итә. Элегрәк Непалда мондый гадәт тә яшәп килгән: әгәр ир үлә икән, аның мәете белән янәшә куеп, хатынын да тереләй яндыра торган булганнар. Хәзер мондый кыргыйлык беткән инде. Әмма әле дә ире үлгән хатынның яңадан кияүгә чыгарга хакы юк. Без кечерәк кенә бер тимер юл станциясендә идек. Ак күлмәк кигән бер яшь кенә ир кеше кинәт коточкыч аваз беләк кычкыра башлады. Халыкның игътибары шундук аңа юнәлде. Күрәсең, ул шуны гына Безнең арадагы хатын-кызлар, бу хәлдән куркышып: — Ой, ярыла бит бу хәзер! — дип вагонга ук кереп киттеләр. Ә теге кеше еле тагын эченә байтак су коеп торды. Әмма шартламады. Ярылырга җиткән корсагын көчкә күтәреп, ашыкмыйча гына мәйдан уртасына чыкты да, аякларын як-якка җәеп басып, эчкән суын, тоташ агым итеп, кире коярга тотынды. Әллә бу күз буамы икән дип, башта бераз шикләнеп торсак та, соңыннан ышанырга туры Килде: су чыккан саен, тегенең корсагы шиңә барды һәм, ниһаять, элекке хәленә кайтты. Бик озак күнегүләр ясау нәтиҗәсендә организмын шушы эшне башкарырга күнектергән кеше — йог икән ул. Менә хәзер шушы рәсемгә карагыз. Йөзенә карап кына аның ничә яшьтә икәнен әйтүе дә кыен. Гомерендә бер тапкыр да тарак күрмәгән озын чәчле, сирәк сакал- мыеклы бу кешенең картмы яки яшьме икәнен, чыннан да, ни тек аермак кирәк. Урам читендәге бер почмакта утыра ул. Күзләрен билгесез бер ноктага текәп, селкенмичә һәм керфек тә какмыйча утырганлыктан, аның тереме-үлеме икәнен дә аерып булмый. Янына ук килеп, текәлеп караганнан соң гына аның сулыш алуын тоясың. Безгә ул кеше яныннан берничә мәртәбә үтеп китәргә туры килде. Ул һаман шулай җансыз карачкыдай бер кыяфәттә утыруын дәвам итә иде әле. Менә шулай аягын бөкләп, кулларын тезләренә куеп көннәр буе утыруның аңа бернинди дә кыенлыгы юк, аның организмы моңа инде күптән күнеккән, ченки ул да — йог. Непалның төп байль.гы—аның эш сеючән халкы. Уртача буйлы, җыйнак кына гәүдәле, кара тут йөзле, коңгырт кара чәчле бу халыкка хас сыйфатлар шул, алар бик батыр, тәвәккәл һәм гаҗәеп дәрәҗәдә түзем. Һималай тауларын тикшерергә барган җитди альпинистик экспедицияләрнең берсе дә нәпаллылар ярдәменнән башка эш Без «изге» елга буенда. Бездән ерак та түгел, берничә кеше яр буена утын алып килделәр. Башта бик ипләп кенә утын агачларын дүрт рәт итеп өеп куйдылар, аннары шул утын өстенә кәфенлеккә тө көткән булса кирәк — бик кәефе килеп, күлмәк изүен чишә-чишә су үткәргеч кран янь.на килде. Кранны ачып, авызын куйды да су эчәргә тотынды. Су аның авызына, чиләккә аккандай, тоташ агым булып коелып тора. Әйе, су ага тора, ә теге бәндәнең корсагы күзгә күренеп үсә, зурая бара. Ә аның әле һич тә туктар чамасы күренми. итми. Хикмәт шунда, непаллылар, бердән, ул таудагы бетен сукмакларны бик әйбәт беләләр, икенчедән, алар күп әйбер күтәреп бара алучы иң чыдам халык. 1954 елда кешелек тарихында беренче мәртәбә җир шарының иң биек ноктасы — Джомолунгма тавына күтәрелделәр. Җирнең «еченче полюсы» дип аталган бу тауны штурмлауда бик күп кеше катнашты. Әмма аның иң югары ноктасына менеп, җиңү байрагы кадау бәхетенә бары тик ике генә кеше ирешә алды. Шул икенең берсе — Непал кешесе, әйбер ташучы Тенсинг иде... Без яшәгән кунак еенә һәр көн Непал яшьләре —Совет-Непал дуслыгы җәмгыяте членнары килә иде. Совет халкының Непал халкына күрсәткән эчкерсез ярдәме турында бик теләп, үзенә бер рәхәтлек тоеп сейли иде алар. Непал яшьләре үз илләренең матур киләчәгенә ышаналар, шуңа омтылалар. Ачык йөзле һәм безгә, совет кешеләренә, зур хөрмәт белән караучы менә бу яшүсмер малай — Непалның киләчәге. Ул ялгыз түгел, аның иптәшләре бик күп.