Логотип Казан Утлары
Очерк

ЭШ СӨЙГӘННЕ ИЛ СӨЯ

 Январь челләсе Бу якларда узган елгыдай салкыннарны соңгы чирек гасыр буена күргәннәре булмаган. Ай-Һай өстәде дә соң! Үзе аяз, үзе чатнама суык «Татбурнефть» трестының Азнакайдагы 3 иче номерлы вышка монтажлау участогында Гәрәй Баһманов житәкчелегендәге бригада шул салкыннар аркасында ике көн рәттән эшен дәвам итә алмады Кешеләр туңганлыктан түгел, әлбәттә. Бригада членнары гадәттәгечә үз вакытында жыслдылар һәм, сәгатеминутында вахта машиналарына утырып, эш урыннарына киттеләр. Тырышып, факеллар яндырып жылыта торгач, егермеләп авыр «С-80» маркалы тракторларны да кабыздылар. Әмма эш тукталды: 180 тоннадан артыграк авырлыктагы буровой выш касын, лафетларга утырта башлау белән, калын диаметрлы чуен трубалар, тимер блоклар, салкынга чыдый алмыйча, пыяла кебек уалып коела башладылар. Бригада членнары махсус чана өстенә эшләнгән жылы культбудка- га жыелдылар, — Булмый болай... — диде кайсыдыр. — Әйе, — дип килеште Гәрәй. — Җайланмаларны эштән чыгарабыз... — Нишлибез соң? — Бераз сабыр итәргә туры килер. Андый «сабыр итүнең» нәрсә икәнлеген Гәрәй бик яхшы белә: һәрбер минутны, һәрбер секундны исәпкә алып төзегән график сүтелә, айлык план үтәлүе дә куркыныч астына куела... Әйе. январь аеның икенче яртысында, ин жаваплы көннәрдә, ике көн вакыт югалды... Әйтергә генә жиңел — ике көн! в. .к. >.• М 7. Көне — көн, төне — төн булмады Гәрәйнең. Бөтен борчылганы — планның үтәлмичә калуы иде. Ә план зур: егерме жиде кешедән торган бригада ай саен 9—10 буровой төзергә тиеш. Шунын өстенә әле, һәр айда өстәмә бер буровой монтажлап, еллык планны Совет властеның 50 еллык юбилеена үтәргә дигән социалистик йөкләмәләре дә бар.^ Бригадага ял бирсә дә, Гәрәй үзе көннәр буе яланда, урман буйларында, буровой тирәсендә булды. Күчереләсе буровойларны кабат карап чыкты, үтеләсе юлларны тикшерде һәм бик жентекләп үзенчә план төзеде. График буенча иң беренче булып 2976 номерлы буровой күчерелергә тиеш иде. Бу буровойның юлы бик озын: Тымытык кырларыннан Карамалы ягына, кимендә 27 километр ара үтәсе бар. Шуның өстенә юл катлаулы, 12 тапкыр югары вольтлы линияләрне үтәргә кирәк... Бу мәшәкатьле буровой бик күп вакытны алачак. Ә бораулау бригадаларына иртәгә, берсекөнгә үк яңа точкалар кирәк. Нишләп карарга?.. Чыннан да нишләргә? Конторада әйттеләр: ике бораулау бригадасына иртәгә үк буровой кирәк! Хәер, конторада әйтмәсәләр дә, Гәрәй барысын да үзе күреп тора. Әнә, Матвей Гринь буровоена махсус машиналар «колонна»лар ташый башлаганнар. Димәк, Матвей скважинасын бораулап бетергән, димәк, хәзер анда каратаж ясап яталар Хәтта абыйсыннан да — Социалистик Хезмәт Герое М. П. Гриньнән дә — уздырды Матвей. Конторада беренчелекне үзендә тота. Әнә, яңадан бер скважина бораулап бетергән... «Колонна» (бер-берсенә тоташтырып ике километр тирәнлеккә төшерелгән трубалар тезмәсе) төшереп цемент измәсе белән ныгытып, перфарация ясыйсы гына кала. Димәк, бу бригадага да ике көннән яңа точка кирәк булачак... Уйлана, баш вата торгач, Гәрәй бөтенләй икенче бер карарга килде. 297Ь нчы номерлы, ерак юл үтәргә тиеш буровойны туктаган жирендә калдырып торып, Карамалы ягындагы 2951 нче һәм 2967 нче буровойларны күчерергә кирәк дигән фикер туды аңарда. Точкаларның аралары ерак түгел, берсе — өч километр, икенчесе — нибары ике километр чамасы гына. Димәк, аз гына вакыт эчендә ике бораулау бригадасы яңа точкалар белән тәэмин ителәчәк. Айлык план да үтәләчәк... Нәкъ шул көннәрдә Гәрәйнең туган энесе килеп төште. Уңыш бәйрәменә чакыра килгән. Бәйрәм тантанасы 1 нче февральдә буласы икән. — Эшләр жайга салынса, кайтырбыз... — диде Гәрәй. Энесе ишетергә дә теләмәде. — Кайтасыз булгач, кайтасыз. Барыбыз да көтәбез... — диде ул. Авылда, Октябрьның 40 еллыгы исемендәге колхозда, дүрт энесе эшли Гәрәйнең. Дүртесе дә колхозның алдынгы механизаторы, дүртесе дә макталып телдән төшми торган егетләр... Гәрәй энесенә үз хәлен аңлатып бирде. Эшләр чак кына жайга салыну белән, кунакка кайтырга вәгъдә итеп озатып калды. Икенче көнне иртүк, алтынчы яртыларда ук, Гәрәй автовокзал янында иде инде. Мәхшәр көне кебек монда, йөзләрчә һәм йөзләрчә машиналар. Тирә-як гөр килеп тора. Автовокзал кыегына беркетелгән көчле репродуктор аша, диспетчер машинаның номерларын әйтеп, кайсысының кайсы юнәлешкә барасын һәм кайчан кузгалып китәсен хәбәр итеп тора. Кемнәр генә юк монда! Үзләрен данга күмгән атаклы бораулаучыларны да, бөтен илне хәйран иткән нефть чыгаручыларны да, алдынгы төзүчеләрне дә, тауларны ярып, сазлык-баткаклыкларны күмеп автострада салучыларны да очратырга мөмкин. М. Гринь һәм Г. Баһманов. Торган саен шау-шу, ыгы-зыгы арта бара. Колонна-колонна булып тезелгән вахта машиналарының кайберләре кузгала да башладылар... Нәкъ шул вакыт Гәрәйнең дә егетләре килеп җитте. — Хәерле иртә, Гәрәй! — Сәлам, дуслар! — Димәк, эшкә? — Эшкә. Гәрәй башында туган фикере белән иптәшләрен таныштырды. — Әйдәгез, бер өермә уйнатып карыйк булмаса... — диде кайсыдыр. — Димәк, риза?.. — Риза! — Алайса, эшкә, дуслар! — һәм Гәрәй әмерләрен бирә башлады.— Син, Рәшит, 2951 нчегә. Монтажга. Ә син. Мнргасим, 2967 нчегә. Тракторлар шунда... Өстерәтергә әзерләнә башла Бульдозерларны үзем җибәртермен... Нурулла, ә син әйдә, минем белән. Гәрәй бригаданы шулай, звеноларга бүлеп, һәркайсын аерым вахта машиналарына утыртып, озатып җибәрде. Рәшит тә, Миргасим да, Нурулла да үз эшләренең осталары. Гәрәйнең Рәшит Валиуллин белән бергә эшли башлавына да инде ун елдан артык вакыт үтте Шул чор эчендә бик күпне күрергә, бик күп кыенлыкларны кичерергә туры килде Коммунист Миргасим Мөслиев — Гәрәй бригадасында үсеп, чыныккан егет. Бригадирның беренче ярдәмчесе ул хәзер. Гәрәй аңа үзенә ышанган кебек ышана. Иң җаваплы, ин катлаулы эшләрне ана тапшыра. Конторада булып, кирәк-яракларны барлап, бульдозерлар мәсьәләсен ачыклагач, Гәрәй үзе дә бригадасы янына китеп барды. Миргасим звеносы янына барып чыккач күрде Гәрәй: буровой блогы инде лафетлар өстендә. Бу хәл аны ничектер җилкендереп, күңелен е» күтәреп җибәрде. Ирексездән: «Молодцы, егетләр!» — дип мактап куйды. Гәрәй үз егетләрен яхшы белә. Алар һәр минут, һәр секундның кадерен белеп эшлиләр. Әмма бүгенге кебек ритм һәм темп әле сирәк була иде. Кара син аларны! Уннан артык «С-80» маркалы авыр тракторлар буровойга «җигелә» башладылар. Бар нәрсә дә әзер, «Кузгалырга!» — дигән команданы гына көтәләр. Барысының да күзләре Гәрәйдә... Менә аның соңгы әмере яңгырады: — һәрберегез үз урыннарыгызга! Тракторлар гөрелтесеннән тирә-як тетрәп китте. Гәрәй, билдән кар ерып, бераз алга узды. Барысының да күзләре — колонна алдына чыгып баскан бригадирда. Менә ул, оста дирижер кебек, ике кулын да күтәрде һәм кинәт кырт кисеп аска төшерде... «Кузгалырга!..» — дигән сигнал иде бу. Як-якка куе төтен бөркелде һәм, тирә-юньне дер селкетеп, тракторлар колоннасы кузгалып китте... Кызыклы биография Урамны тутырып атлый ул, хуҗаларча җиргә нык басып атлый. Уртачадан чак кына калкурак буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзендә ■ елмаюга охшашлы мөлаемлек балкый. Эштән кайтып килә. Очраган бер кеше аны зурлап, хөрмәт белән, исәнләшеп уза. — Сәлам, Баһман туган!. — Исәнмесез, Гәрәй абый! Алты почмаклы йорты янында мең төрле яңалыклар хәбәр итеп, аны өч улы каршы ала. Әнә, иң төпчеге, биш яшьлек нәни кызы, Гөлсинә дә шунда. Әтисе, кочагын киң җәеп, аның йөгереп килеп җиткәнен көтеп тора һәм кинәт кенә күтәреп өскә чөя... Шау-гөр килеп өйгә керәләр. Аларны тынгысыз Гәрәйнең турылыклы тормыш иптәше Миңсылу ханым каршы ала. Өйдә дә эш... Әнә ул өстәл янында утыра. Юынып, өс-башын алыштырган да яңадан эшкә керешкән. Алдында — наряд-табельләр, китап-журналлар, карталар, схемалар Картада — буровой нокталары. Алар Гәрәй кушуы буенча һәм аның бригадасы көче белән бер урыннан икенче урынга «сәяхәт итәргә» тиешләр. Хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да күтәрү өчен, буровойларны тагын да кызурак темп белән «сәяхәт иттерү» өчен тагын нәрсә эшләргә мөмкин соң?.. Шул сорауга җавап эзли ул. Соңгы вакытта керткән тәкъдимнәре аеруча кызыклы аның, һәр тәкъдиме буровойларны бер урыннан икенче урынга тагын да тизрәк күчерүгә юнәлдерелгән. Гәрәй эшләп утыра... Ул эшләгән арада без дә тик тормыйк, һич югында стенага эленгән фотоларга күз йөртеп чыгыйк. Монда аның бөтен тормыш юлы, биографиясе... Менә күп вакыт үтү сәбәпле, шактый саргаерга өлгергән бер яшүсмер малай рәсеме. Гәрәй бу, 8 нче класс укучысы. Шунда ук икенче рәсем.. Малай инде солдат формасында, йөзе житди. күзләре кырыс карый. Бу — балаларны балалыктан мәхрүм иткән, яшьләрнең яшьлеген таптаган мәрхәмәтсез сугыш башланган елда—1941 елда төшкән рәсеме. Сугышның беренче көннәреннән алып соңгы көннәренә кадәр фронтта була Гәрәй. Берничә тапкыр яралана, контузия ала. Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җитә. Өченче бер фотода күкрәген берничә орден һәм медальләр бизәгән совет офицеры басып тора. Дошманны тар-мар итеп, бик күп халыкларга азатлык китерүче совет офицерының кыяфәте горур, күз карашлары бөркетнеке кебек. Бу да Гәрәй. Монысы—1945 елда Берлинда төшкән рәсеме. Аннары инде тыныч хезмәт фронты... 1946 ел. Ул — Башкортстан- "нын, атаклы нефть шәһәре Октябрьскида. Монда инде бите шактый суырылган, яңак сөякләре төртеп торган хезмәт кешесе карап тора. Баштарак Гәрәй нефть вышкалары монтажлау бригадасында гади балта остасы булып эшли. — Сиңа, егет, укырга кирәк,—диләр ана. һәм ул Октябрьскидагы нефтьче кадрлар әзерли торган махсус курсларга укырга керә. Аны бетергәч. Баһмановны бригадир итеп куялар. Тиз арада ул үзен оста вышка төзүче, сизгер һәм хәстәрле җитәкче итеп таныта. Нәкъ шул елларда партия һәм хөкүмәтебез ерак Себернең бетмәс- төкәнмәс хәзинәләрен ачарга чакыра. Г әрәй — Себердә. Кышларын — 50—60 градуска җиткән түзә алмаслык салкыннар. Ә җәйләрен чебен-черки, озынборынга түзәр хәл юк. Битләргә челтәрләр киеп, ә тәннәрне дегет-мазут белән буяп эшләргә туры килә. Анда да Гәрәй үзең чын новатор итеп таныта. Аның бригадасындагы егетләрнең рәсемнәре Почет тактасыннан, исемнәре телдән төшмиләр Себердә 4—5 ел вакыт үтеп тә китә. Нәкъ шул елларда, алар эшләгән трестка СССР нефть промышленносте министры килә. — Курку белми торган, кыю егетләр кирәк,—ди ул. Ерак Төньякта нефть һәм газга разведка ясау өчен бер бригада вышка монтажлаучылар кирәк икән. — Бар андыйлар,— дип җавап бирәләр трестта. Бу юлы да Баһ- мановнык фамилиясен атыйлар. Министр үзе сөйләшә Гәрәй белән, һәм Гәрәй Баһманов Ерак Төньякка китәргә ризалык бирә... Шунда ук. министрның махсус приказы белән, бригаданың барлык членнарына да бушлай путевкалар биреп, илебезнең ип яхшы курортларында берәр ай ял иттерәләр. һәм, ниһаять. Гәрәй — Ерак Төньякта... Менә кайда булган икән ул күз ачкысыз бураннар, тын алгысыз салкыннар... Нәкъ ике ел үтте дигәндә. Гәрәй якадан Себертә кайта. Нәкъ шул елларда аны яңадан берничә җиргә эшкә чакырган кәгазьләр килә. «Зур нефть республикасы» дип телгә керә башлаган Татарстаннан да хәбәр бар. Җитмәсә тагын, туган ягы Азнакай да телгә алынган... 1956 елның башында Гәрәй «зур нефть» ягына — Азнакайга кайтып төшә... Шунда ук ана вышка монтажлаучылар бригадасын бирәләр. Азнакай!.. Таный алмаслык булып үскән, үзгәргән нде инде ул. Бу үзгәреш. Сәпәй тавына менеп карасак, аеруча нык күзгә ташлана. Аста, тау буена ук елышып, иске Азнакай җәелеп ята. Гадн бер авыл ул. Ә чит- тәрәк — өчәр-дүртәр-бишәр катлы таш йортлар тезелеп киткәне — нефтьчеләр Азнакае. Азнакай! * Кайчандыр бу гади бер татар авылының исеме телгә дә алынмый иде. Хәзер исә Азнакай турында ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр. Өлкә газеталарында гына түгел, үзәк газета битләрендә дә: «Азнакай— алдынгы эш тәҗрибәсе мәктәбе», «Азнакай — бораулау эшенең академиясе»,— дигән сүзләр языла. Яна техника белән коралланып, өр-яңа һәм ин прогрессив эш алымнарын кулланып, Азнакай бораулаучылары рекорд артыннан рекорд куйдылар, бөтенсоюз күләмендә дан казандылар. # Данның төбе — хезмәт, хезмәтнең төбе — хөрмәт,, ди мәкаль. Әйе, чын хезмәт кешесен хөрмәтли белә безнең халык... Съездлар Сарае кулуарларында Әйе, чын кешене хөрмәтлиләр. Гәрәй Баһманов бригадасындагылар арасында хөкүмәтебез орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр шактый. Квартал саен диярлек Почет Грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр алулары турында әйтеп торасы да юк. Гәрәйнең, мәсәлән, үзенең генә дә 50—60 Почет Грамотасы бар. Узган ел да бик истәлекле булды. Бригаданың берничә кешесе Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре алдылар: биш кеше бронза, д^рт кеше—көмеш, ә Гәрәй үзе алтын медаль белән бүләкләнде. Аның бригадасы Бөтенсоюз күләмендә барган социалистик ярышта җиңүче булып чыкты, Нефть промышленносте министрлыгының һәм Профсоюз Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл Байрагын һәм акчалата бирелә торган беренче премияне яулап алуга иреште. Нибары бер ел эчендә генә дә йөз мең сум дәүләт средствосына экономия ясады. Хәер, бу бердәм коллектив 1959 елдан бирле, беренчелекне үзендә саклый. Шулай ук «Татбурнефть» трестының Күчмә Кызыл Байрагы да бөтенләйгә Гәрәй Баһманов бригадасында калдырылды. Белгәнебезчә, бу коллектив Татарстанда иң беренчеләрдән булып, җидееллыкны срогыннан элек үтәве турында рапорт бирде. Ул үзенә бирелгән җидееллык заданиене 5 ел да 2 ай эчендә үтәп чыкты. Тәбрикләүләр дә, бүләкләүләр дә күп булды. Әмма, фидакарь хезмәте өчен Гәрәй бүләкнең иң зурысын узган елда алды: аңа 1966 елның 27 май Указы белән Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде. Әйе. аның эше илебезнең барлык вышка монтажлаучылары өчен үрнәк булып тора. Илебезнең төрле почмакларыннан: Башкортстан нефтьчеләре, Баку, Себер. Грозный, хәтта Сахалин нефтьчеләре дә алдынгы эш тәҗрибәсе үзләштерергә Азнакайга, аның янына киләләр... Өйнен түренә, иң күренә торган урынга, яна фотолар эленгән. Монда инде Гәрәй — Мәскәүдә, Кремльдә. КПССның XXIII съезды делегаты ул. Беренче фотода Татарстаннан килгән делегатлар җыелып төшкәннәр. Икенчесендә Гәрәй —партия һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре арасында. Бу фотоларга карау белән, Гәрәйнең күз алдына гомергә онытылмаслык дулкынландыргыч бер вакыйга килеп баса. Съезд барганда, тәнәфес вакытында. Съездлар Сараеның кулуарларында йөргәндә була бу хәл. Гәрәй КПССның Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре иптәш Ермаков белән сөйләшеп йөри. Шул — Безнең атаклы вышка монтажлау остасы Гәрәй Баһманов менә шушы инде,—ди ул. Леонид Ильич үз итеп Гәрәйнең җилкәсенә кулын куя да: — Беләбез, беләбез,—ди.— Фидакарь хезмәте турында һәрвакыт ишетеп торабыз. Аннары алда торган планнары белән кызыксына. Тәмам каушап калган булса да Гәрәй җавабын таба тагы: Безнең планнарыбыз бер, Леонид Ильич. Тагын да яхшырак эшләп, күбрәк нефть бирү.— ди ул. Шул сөйләшүдән соң, барысы да җыелып, рәсемгә төшәләр... Берничә сан 34 тәүлек ярым... һәм 3 сәгать тә 40 минут. Гади вакыт берәмлеге генә түгел бу саннар. Гәрәй Баһманов җитәкчелек иткән вышка монтажлаучылар бригадасы куйган рекорд сроклары. Аерма тик шунда: беренчесе 1956 нчы елда куелган. Ә икенчесе — «3 сәгать тә 40 минут» дигәне — соңгы вакыттагысы. Менә тагын бер мисал. Шул ук Гәрәй Баһманов эшли торган «Татбурнефть» трестының Азнакайдагы 3 иче номерлы вышка монтажлау участогында моннан җиде-сигез ел гына элек кырыгар, хәтта иллешәр кешедән торган алты бригада эшли иде. һәм ул бригадалар ел тәүлегенә нибары 12—13 нефть вышкасы монтажлый торганнар иде. Хәзер исә участокта 27 кешедән торган нибары бер комплекслы бригада калдырылды. Гәрәй Баһманов җитәкчелек итә торган бу бригада хәзер елына 130—140 вышка монтажлый. Билгеле булганча, нефть вышкалары монтажлау гаять дәрәҗәдә авыр һәм катлаулы эш. Бораулау эшләре тәмамлану белән буровойны сүтәргә, өлешләп башка урынга күчерергә, икенче «точка»да яңадан монтажларга кирәк. Сүтеп алдың да икенче урында җыеп куйдың гына түгел. Хәзерге буровойлар һәркайсы үзе бер завод кадәрле. Буровойны электрлаштыру да, үзәк су линиясе белән тоташтыру да монтажлаучылар вазифасына керә. Никадәр көч, никадәр вакыт таләп ителә бу эшкә. Моннан җиде-сигез ел гына элек бер буровойны кимендә ай ярым, ике ай буена коралар иде. Буровойлар җитмәү сәбәпле, күп кенә бораулау бригадалары эшсез торырга мәҗбүр булалар иде. Бу эшен җиңеләйтү, вышкалар монтажлауның срокларын кыскарту өчен, баштарак мең төрле эш алымы файдаланып карадылар. Кагыйдә буларак, буровойлар детальләп җыелалар. Шулай булса ла «комплекслы метод» дип атала иде үзе. Кырык-нлле кеше берыоты буровой тирәсендә эш алып бара Уннарча кеше вышка тирәсендәге корылмаларны сала, шунда ук корылмаларга нигез салу өчен җир казыйлар... Ыгы-зыгы, шау-шу. Бер-берсенә комачаулыйлар, бер-бер- сенең эшен тоткарлыйлар. Бер үк эшне кат-кат эшләргә туры килгән вакытлар да еш була. Ә хезмәт җнтештерүчәнлеге түбән, миллионнарча сум торган средстволар әрәм-шәрәм ителә, җилгә оча... вакыт алар каршысына партия һәм хвкумәтебезнен «итәкчеләре килеп чыгалар. Л И Брежнев. А. Н. Косыгин. Н. В Подгорный. М. А. Суслов, Д. С. Полянский белән очраша ул. Кул бирешеп исәнлә- шаләр. Менә шунда иптәш Ермаков Леонид Ильич Брежневны Гәрәй белән таныштыра. г 88 Мәхмүт Хасанов * «Комплекслы» дип аталган бу эш алымы «узел методы» белә!| алыштырылды. Эш аңа карап әллә ни җиңеләймәде. Кичекмәстән, нинди булса да башка чара күрергә кирәк иде. Чара күрелде. Вышка монтажлаучыларга «Гидронефтемаш» институты ярдәмгә килде. Бу фәнни-тикшеренү учреждениесенең инженерлары. Татарстан нефтьчеләре белән берлектә, буровойлар монтажлау- ның өр-яңа ысулын уйлап таптылар. Бораулау җайланмаларын элеккеге кебек буыннарга (узелларга) бүлгәләп түгел, ә эре блоклардан төзергә кирәк дигән тәкъдим керттеләр. Шулай иттеләр дә. Буровойларны яка урынга эре блоклар белән күчерә башладылар. Бу метод эшне җиңеләйтеп кенә калмады, буровой төзүгә тотыла торган вакытны берничә тапкырга кыскарту мөмкинлеген дә бирде. Вышка мон- тажлаучы бригадалар буровойны алты-жиде көн эчендә төзеп бетерә башладылар. Нәкъ шул көннәрдә Гәрәй Баһманов бригадасы буровойларны айлар буена түгел, ә берничә көндә, көндә генә дә түгел, берничә сәгатьтә төзеп бетерергә мөмкин икәнлекне илебездә беренче булып практикада күрсәтте. 1958 ел Азнакай вышка монтажлаучылары өчен зур җиңү елы булды. Баһманов бригадасы ел әйләнәсенә илледән артыграк нефть вышкасы корып, бөтен ил буенча рекорд куйды. Коммунист Баһманов җитәкчелегендәге бригада тарафыннан куелган рекорд байтак вакытлар иң яхшы күрсәткеч булып кала бирде. 7 сәгать иде ул рекордның күрсәткече. Нибары 7 сәгать! Әмма бу рекордның да гомере кыска булды. Гәрәй Баһманов бригадасының эш тәҗрибәсен җентекләп үзләштергән «Әлмәтбур- нефть» трестының вышка монтажлаучылары да зур сикереш ясадылар. Алар бер буровойны нибары 5 сәгатьтә монтажлап бетереп, Гәрәйнең рекордын искерттеләр. Күп тә үтмәде, Баһманов бригадасының яна рекорд куюы турындагы хәбәр яшен тизлеге белән яңадан таралып өлгерде. Яна рекорд! Буровой нибары 3 сәгать тә 40 минутта корылып бетте. Буровойны кабул итеп алган мастер Михайлов бораулаучылары, буровойны мон- тажлый башлауга нәкъ бер тәүлек тулды дигәндә, 180—200 метр жир бораулап үткәннәр иде инде. ...Тракторлар үкереп алга баралар. Буровойның 45 метр биеклектәге корыч вышкасын өстериләр алар. Прораблар берничә бульдозер белән өч-дүрт километр алдан баралар. Бульдозерлар юлларны тигезлиләр. Электриклар да алда. Алар югары вольтлы линияләрнең чыбыкларын ычкындырып, «корыч колонна» үткәнче, җиргә күмеп торалар. Колонна җирне тетрәтеп алга баруын дәвам итә... Кышкы күз ачкысыз бураннар дими, җәйнең түзә алмаслык челләсе дими, язгы-көзге пычраклар дими, Азнакай кырларында бер урыннан икенче урынга нефть вышкалары, буровойлар шулай күченеп йөриләр. Социалистик Хезмәт Герое коммунист Гәрәй Баһманов бригадасы кодрәте белән «сәяхәт итәләр» алар.