Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ЗУР БҮЛӘК Боек Октябрь идеяләрен гәүдәләндерүче совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре ечен һәм коммунистик төзелешкә, совет халкының фашизмны жннүенә совет язучы лары керткән зур өлешне искә атып. СССР Верховный Советы Президиумы СССР Язучылар союзын Ленин ордены белән бүләкләде. СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ IV СЪЕЗДЫ 22 май көнне күп милләтле совет әдәбиятының танылган вәкилләре, дөньяның бик күп илләреннән килгән кунаклар Кремльнең Зур сараена җыелдылар. Биредә СССР язучыларының IV съезды эшли башлады. Ленин орденлы СССР Язучылар союзы үзенең чираттагы съездына зур иҗат уңышлары белән килде. Ill съезддан соң узган еллар эчендә совет әдәбияты дөньядагы ИҢ алдынгы әдәбиятка әверелде, хезмәт ияләрен коммунизм идеаллары рухында тәрбияләүдә куәтле чарага әйләнде. Партиялелек һәм халыкчанлык лозунгларын байрак итеп алган совет язучылары дистәләрчә талантлы әсәрләр иҗат иттеләр, бүгенге чынбарлыкның байлыгын ачып бирергә, совет кешеләренең уйларын һәм эшләрен тагын да тулырак, кыюрак сурәтләргә өйрәнделәр. Безнең язучылар хәзер бүгенге тормыштагы яңа процессларга һәм күренешләргә, актуаль темаларга күбрәк мөрәҗәгать итәләр, теләбрәк алыналар. Безнен язучылар һәрвакыт ил. халык белән бергә булдылар, һәрвакыт партиянең даими кайгыртучанлыгын тоеп яшәделәр, иҗат нттеләр. КПСС Үзәк Комитетының IV съездда укылган котлавында совет язучыларының мактаулы һәм җаваплы хезмәтенә гаять югары бәя бирелә. <Тарнхның барлык этапларында, — диелә анда, — тыныч иҗат елларында да. сугыш елларында да — ул (совет әдәбияты — ред.) герои к заманның чын елъязмасы, яңа җәмгыятьнең җиңүе өчен көрәштә актив катна шучы, яңа кеше формалаштыруда куәтле чара булды... Моңа кадәр аяк басылмаган бу юлда без зур җиңүләр шатлыгын татыдык безнен югалтуларыбыз, вакытлы унышсызлыкларыбыз һәм ялгышлыклары- быз да булгалады. Ләкин тарих безнең Коммунистлар партиясе, безнең халык сайлап алган юлның яңа җәмгыять төзүдә бердәнбер дөрес ленинчыл юл икәнлеген раслады. һәм әдәбият бу юлны үз халкы белән бергә намуслы үтте». Мәгълүм булганча, язучыларның IV съезды Совет дәүләтенең ярты гасырлык юбилее якынлашын килгән көннәрдә узды. Бу исә аның әһәмиятен бермә бер күтәрде, зурайтты. Съездны, коммунистик җәмгыять төзүдә совет әдәбиятының роле турында кереш сүз сөйләп, СССР Язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре К. Федин ачты Аннары СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре Г. Марковның проза әдәбияты турындагы, М Дудиннын поэзня буенча, А. Салынский- ның драматургия турындагы, .'I Повинен- коның тәнкыйть һәм әдәбият белеме буенча һәм С. Михалковның балалар әдәбияты турындагы докладлары тыңланды. Докладлар буенча фикер алышуларда союздаш һәм автономияле республикалардан, киң илебезнең күп өлкә һәм шәһәрләреннән килгән күренекле әдипләр катнашты. Докладларда һәм чыгышларда күп милләтле совет әдәбиятының 50 ел эчендә ирешкән уңышларына, бүгенге торышына, әдәбияттагы аерым жанр һәм тармакларның үсешенә төпле бәя бирелде Съездда гомумән Язучылар союзы һәм һәрбер аерым әдип алдында торган актуаль мәсьәләләр, хәл итәсе әйберләр, мөһим бурычлар турында җитди һәм эшлекле сөйләшү барды. Чит ил кунаклары совет язучыларына үз халыкларының кайнар сәламен тапшырдылар. каләмдәш дусларына яка иҗат уңышлары теләделәр. Съезд СССР Язучылар союзы идарәсенең яңа составын сайлады. Язучылар союзы уставына кайбер үзгәрешләр кертте. СССР Язучыларының съездында Татарстан язучылары исемеңнән М. Әмир. X. Туфан. Г Бәширов, X. Госман. С. Хәким, X Вахит. Л. Ихсановв. 3. Нури һәм А. Булгаков катнашты. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе М. Әмир речь белән чыкты. Ул татар язучыларының казанышлары турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. һэп әдәбият сәнгать ЯДОЯЫКЯаРЫ ЛАЕКЛЫ АЛМАШ ҮСӘ КПСС өлкә комитетының политик мәгариф йорты биш көн буе гөрләп торды әдәби бәхәсләр, җанлы әңгәмәләр, кызыклы очрашулар.. Биредә Идел буе автономияле республикаларыннан килгән яшь язучыларның зона семинары барды. Яшьләр иҗатын бәяләргә Мәскәү, Ленинград, Уфа, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле каләм осталары чакырылды. Алар арасында РСФСР Язучылар союзы идарәсенең секретарьлары Ф. Таурин, А. Кешоков, Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе М. Әмир һәм Д. Кугультдннов. П. Хузангай, М. Гали, Ә. Бнкчәнтәев, Ф. Хөсни. Ә. Еники. Ә. Исхак кебек танылган әдипләр бар иде РСФСР Язучылар союзы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты оештырган бу семинарда рус, татар, башкорт, чуваш, калмык, удмурт һәм башка телләрдә ИХат итүче 50 дән артык яшь шагыйрь, прозаик һәм драматургларның әсәрләре тикшерелде. Яшь авторлар арасында төрле профессия кешеләре — журналистлар, укытучылар, эшчеләр, авыл хезмәткәрләре — бар иде. Аларның әдәби стажлары да төрлесенеке төрлечә. Берәүләр әле әдәбиятта тәүге адымнарын гына атлыйлар, икенчеләре исә 2—3 җыентык та чыгарып өлгергән. Шулай да һәрберсенең диярлек үз тавышлары, үз омтылышлары, кызыклы тормыш юллары бар. Бу көннәрдә барган сөйләшүләр һәр яшь әдипне тирән уйланырга мәҗбүр итте. Алар үз иҗатларында нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә, нинди кимчелекләрдән арынырга кирәклеген төшенделәр, үз замандашларының. башка өлкәләрдә яшәүче каләмдәш дусларының әсәрләре белән таныштылар. Семинарда удмурт язучысы А. Серов, калмык шагыйре Д Насунов, башкорт шагыйрьләре Ә. Гыйзэәтов’ һәм Р. Шакиров, М. Ильбаев һәм С. Әлибаев. мари шагыйре С. Николаев һәм башка яшьләр иҗаты турында күп җылы сүзләр әйтелде Татарстан вәкилләренең әсәрләренә дә әйбәт бәя бирелде Н Беляев, Ф Шәфигуллин, Т. Миңнуллин. Ф Яруллин иҗатлары аеруча күп макталды. Фәнис Яруллин иҗатын тикшергәндә, семинар җитәкчеләре яшь авторның квартирасына бардылар Шагыйрьнең көчле рухлы булуы, тырышып иҗат итүе һәркемне таңга калдырды. Семинар җитәкчеләре аеруча талантлы яшьләрдән берничә кешене СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итәргә, икенче берәүләрне М. Горький исемендәге Әдәби институтка җибәрергә, дигән фикергә килделәр. Талантлы авторлардан берничә кешенең әдәби җыентыклары үзәк һәм өлкә нәшриятларында басылып чыгачак. МУЗЫКАБЫЗ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ 6 майда КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йортында республикабызда музыка сәнгатенең үсеше һәм аны пропагандалау мәсьәләләренә багышланган киңәшчә булды. Анда композиторлар, музыкантлар, әдипләр, артистлар, партия, совет, профсоюз оешмалары вәкилләре, матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә куелган мәсьәлә буенча КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вә- лнев доклад ясады. Фикер алышуларда Татарстан Композиторлар союзы председателе. СССР ның халык артисты Нәҗип Җиһанов, ТАССР Министрлар Советы янындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты председателе урынбасары Ф Фазылҗанов. шагыйрь Сибгат Хәким, Татарстан җыр һәм бию ансамбленең художество җитәкчесе Ә. Абдуллин, ТАССР дәүләт симфоник оркестрының художество җитәкчесе. СССРның халык артисты Натан Рахлин, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры Г. Кушаков, культура министры Б. Гыйззәтуллин, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы X. Гобәйдуллин, композитор Җәүдәт Фәйзи һәм башкалар катнашты. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ Моннан биш ел элек Союз күләмендә милли театрлар эшчәнлегенең кайбер проблемаларына багышланган конференция уздырылган иде. Анда аерым республика театрларының үсеше, алда торган бурычлар турында сүз барды. Шул вакытта ук инде барлык милли театрларның үзара элемтәсе турында җитди сөйләшү кирәклеге әйтелде, һәм менә 20 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында «РСФСР халыклары театр культураларының үзара элемтәсе һәм үзара баетышуы» дигән темага фәнни-иҗадн конференция ачылды. Конференциядә, РСФСРдагы милли театрлар вәкилләреннән тыш, союздаш республикалардан килгән режиссерлар, артистлар, театр һәм сәнгать белгечләре катнашты. Конференцияне кыскача кереш сүз белән ТАССР культура министры Б. М. Гыйззәтуллин ачты. Берничә көн буе барган бу конференциядә театр сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган бай эчтәлекле, кызыклы докладлар тыңланды, ул докладлар буенча фикер алышулар уздырылды. Конференциядә безнең республиканың театр белгечләре дә актив катнашты. Сәнгать фәннәре кандидатлары Р. Усманова һәм И. Илялова ясаган докладлар тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Р. Усманова үзенең докладында татар театр сәнгатенең РСФСР халыклары театрлары белән элемтәсе турында сөйләде. Татар театрына башка театрларның йогынтысына. аның төзелүендә һәм формалашуында рус театр культурасының тоткан роленә тукталды. И. Илялованың доклады татар һәм үзбәк театрлары арасындагы дуслык, үзара ярдәмләшү мәсьәләләренә багышланган иде. ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ - КАЗАКЪ БАЛАЛАРЫНА Казагыстаннын «Язучы» нәшрияты Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен казакъ телендә аерым җыентык итеп бастырып чыгарды. Җыентыкка бөек шагыйребезнең «Шүрәле», «Су анасы». «Туган тел». «Эш беткәч, уйнарга ярый» һәм башка күп кенә шигырь-поэмалары кергән Тукай әсәрләрен танылган казакъ шагыйре /Какая Сыздыкоа тәрҗемә иткән Китапның тиражы 10 000 данә. БАРИ РӘХМӘТНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ 19 майда язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында күренекле балалар язучысы Бари Рәхмәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Кичәдә балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов яшь буынны тәрбияләү эшенә зур иҗади гомерен багышлаган әдип турында кереш суз белән чыкты. Язучы Г. Бакир Бари ага хакында истәлекләр сөйләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. композитор Заһид Хәбнбуллип скрипкада Бари Рәхмәт сүзләренә иҗат иткән әсәрләрен уйнап күрсәтте. Бари Рәхмәт истәлегенә багышланган бу кичәдә республика Мәгариф йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге членнары һәм 80 мәктәп укучылары да чыгыш ясады. Соңыннан Татар дәүләт филармониясе җырчыларыннан Зәйтүнә Әхтәмова. Таһир Якупов, жырчы Ф Сөләйманова. үзешчән композиторлар Ф Әхмәдиев, Ә. Хәйретдн- нов иптәшләр катнашында күңелле концерт булды. МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ СССР Композиторлар союзы һәм СССР Министрлар Советы янындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты. Совет властеның 50 еллыгына багышлап, күп кенә шәһәрләрдә «СССРнын музыкаль культурасы» дигән фестиваль үткәрделәр Бу фестиваль 12 һәм 13 майда Казанда дәвам итте. Фестивальдә катнашу өчен, шәһәребезгә күренекле композитор, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Арам Ильич Хачатурян да килде. 13 майда Казан дәүләт консерваториясендә А. Хачатурян республикабызның культура хезмәткәрләре. консерватория укытучылары һәм студентлары белән очрашты, fey очрашуда Арам Ильич музыка сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирле. Сораулар совет музыкасының торышына, милли музыкаларның үсеш юлларына, композитор А. Ха- чатурянныц чит илләргә сәяхәтенә кагылышлы иде. Аннары концерт булды Концертта композитор Нина Макарова. РСФСР- нык атказанган артисткасы II. Поставки- чева, В. Добрин, В. Громова, IO, Чел- кпусказ чыгыш ясадылар. 12 һәм 13 майда шәһәр сәхнәләрендә симфоник концертлар, камера музыкасы һәм җыр авторлары концертлары булды. Аларда Ленинград академия кече опера Һәм балет театры дирижеры Ю Темиока- ноо җитәкчелегендәге Бөтенсоюз радио һәм телевидениесенең зур оркестры, композиторлар Арам Хачатурян. Инна Макарова, РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Терентьев. Чечен-Ингушия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Оскар Фельдман. Мәскәү театрлары артистлары, шагыйрьләр катнашты. МАЙ ЙОЛДЫЗЛАРЫ «Май йолдызлары» фестивалендә катнашу өчен. РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов. Татарстанның халык артисткасы Венера Шәрипова, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Афзалова. Илһам Шакиров. Гали Җәмлиханов, баянчы Фәйзи Садынков, биюче Ибәтуллиннар ватаныбызның башкаласы Мәскәугә чакырылган иде. Концертларда шулай ук Чувашиянең атказанган артисткасы Тамара Чумакова, эстрада артистларының Бөтенроссия конкурсы дипломанты Измаил Рахимов. Юрий Меньшиков. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада оркестры, яшь композитор Ренат Еникеев һәм концертмейстер Николай Алексеевлар да катнашты. Татар артистлары чыгыш ясаган Мәскәү эстрада театры залы тамашачылар белән һәрчак тулы булды. Концертларны Германия Демократик Республикасы, Франция һәм бүтән илләрдән килгән күп санлы туристлар да тыңлады. Башкала тамашачылары лирик җырларны да, романсларны да. халкыбызның шаян җырларын һәм биюләрне дә бердән яратып каршыладылар. Башкала кешеләре концертларда катнашучы һәркемне кайнар алкышладылар, артистларга яна иҗади уңышлар теләделәр. Безнең артистларны сентябрьдә булачак РСФСР халыклары сәнгате фестивалендә катнашырга чакырдылар. ЧЕХОСЛОВАКИЯ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КАЗАНДА Казанда Чехословакия Сонизлистик Республикасы журналистлары делегациясе булып китте. Аның составында «Правда» газетасының җаваплы секретаре (Братислава) Юлиус Крайни. «Репортер» (Прага) журналы сотруднигы Иржн Румл һәм «Правда» (Пльзень) газетасы бүлек мөдире Вацлав Шнебергер бар иде Аэропортта Чехословакия кунакларын Татарстан Журналистлар союзы, матбугат, радио, телевидение һәм Совет-Чехослова- кия дуслыгы җәмгыяте вәкилләре каршылады. Беренче көнне чех дусларыбыз Татарстан дәүләт музеенда Казан университетында. Горький музеенда булдылар, шәһәр белән таныштылар. Спорт сараенда хатын- кызлар арасында РСФСР беренчелегенә баскетбол ярышлары карадылар Чехословакия журналистлары шулай ук Куйбышев исемендәге химия заводында булдылар. Кззин журналистлары белән очраштылар. Совет Чех.хлояакия дуслыгы митингысында катнаштылар Бу митинг Совет Армия.гиен Чехословаки мне фашистлардан азат итүенең егерме ике еллыгына багышлап уздырылды