Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ САФТА

Мин Галимҗан ага Нигъмәтине 1930— 1936 еллардан бирле беләм. Миңа башта өч ел Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укырга, соңыннан шул ук институт каршындагы аспирантурада белем алырга туры килде. Студентлар һәм аспирантлар Г. Нигъмәтинең лекция һәм практик эшләрен ашкынып көтеп алалар, укытучы буларак, аны бик ихтирам итәләр иде. Аның тел һәм әдәбият өлкәсендәге тирән теоретик мәсьәләләрне гади итеп аңлатып бирүенә без сокланып карый идек. Ул бездән фәнгә, фәннең үзебез сайлаган өлкәсенә бик җитди карауны, көч һәм энергияне кызганмыйча, фән өстендә эшләүне таләп итте: Г. Нигьмәти үзенә һәм укучыларына карата бик таләпчән галим-педагог иде. Әдәбият белгече буларак, фән өлкәсендәге көндәлек эше белән ул безгә үрнәк булып торды. Без-аспирантлар белән әңгәмәләшкәндә ул һәр көнне бик күп китап укып баруы турында сөили иде. Чыннан да, Г. Нигьмәти Маркс, Энгельс, Ленин әсәрләрен, борынгы грек әдәбиятын, русның бөек фикер ияләре Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Герцен әсәрләрен тирәнтен белә иде. Шулкадәресен дә әйтергә кирәк, әдәбият дәресләрендә татар язучыларын аерым, изоляцияләнгән хәлдә тикшерү Нигьмәти өчен ят нәрсә иде. Мәсәлән, ул Ш. Камалны рус классикларыннан Чеховка яки көнбатыш Европа әдәбияты вәкиле Мопассанга охшату, Г. Тукай иҗатын Гейне белән янәшә куеп карау кебек алымнарны киң куллана иде. Нигьмәтинең мондый алымнарын формаль мавыгу дип кенә карарга ярамый, әлбәттә. Укытучымның тагын бер характерлы сыйфаты: ул пролетариат идеологиясе булган марксизм-ленинизм тәгьлиматын үсеш хәлендә аңлады, студентларга һәм аспирантларга да аны шулай аңларга кирәклекне белдерде. Фикер аңлашыла төшсен өчен, бер факт китерәм. 1933 елның көзендә институт каршында татар әдәбияты бу* енча аспирантлар группасы оешты. Я. Агишев, А. Кудашев, X. Ярми, Җ. Локманов, М. Мамин иптәшләрдән торган бу группада мин дә бар идем. Укулар башланды, аспирантлар үзләренә тапшырылган темалар өстендә эшләргә керештеләр. Миңа «Г. Тукай иҗаты» дигән тема буенча рефе* рат язарга туры килде. Тема өстендә бер айдан артык эшләгәннән соң, аспирантларның практик дәресләрендә әлеге рефер»- тымны укыдым. Җитәкчебез Г. Нигьмәти, минем эшкә йомгак ясап, болай диде: «Исхаковның докладын бик игътибар белән тыңладым, ләкин аның доклады, үзенең эчтәлеге буенча, ошамады һәм мине канәгатьләндермәде». Ул минем рефератымда күп проблемалар куелуын, ләкин аларның тирән яктыртылмаганлыгын, Тукай иҗатында очраган каршылыкларның сәбәпләре тулы чишелмәвен, шулай ук беренче рус революциясе чорындагы вакыйгаларның шагыйрь иҗатына булган тәэсирләре тулы чагылдырылмаи вын һәм рефератның башка җитешсезлек- ләрен күрсәтел үтте... Шуннан соң Г. Нигьмәти безгә аерым язучыларның тормыш һәм иҗат юлларына багышланган доклад һәм рефератларның нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлекләре турында методологик күрсәтмәләр бирде. Г. Нигьмәти татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият теориясен марксизм ноктасыннан чыгып тирән аңлаучы һәм киң катлау укучыларга аңлатып бирүчеләрнең беренче сафында торган коммунист галим иде. Аның әсәрләре әле дә үзләренең актуальлекләрен югалтмаганнар. Шунлыктан, аның тормыш һәм иҗат юлын киңрәк, тирәнрәк өйрәнү татар әдәбияты тарихы өлкәсендә эшләүче иптәшләрнең меһим бурычы булып тора