Логотип Казан Утлары
Публицистика

Без түбәннән күтәрелдек

МУЗЫКА ГЫНА ТҮГЕЛ, РӘСЕМ ЯСАУ ДА ЯЗЫК САНАЛГАН... VI Музыка сәнгате елкәсендэ Баек Октябрьга кадәр кайбер уңышларыбыз булса да, милли сынлы сәнгать әсәрләреннән без бөтенләй мәхрүм ителгән идек. Сынлы сәнгать 2 , аерым алганда, аның нәкыш сәнгате төре (живопись) — безнең культурабызның революциягә кадәр профессиональ югарылыкка күтәрелә ал* маган икенче бер тармагы. Нәкыш сәнгате өлкәсендә хәлебезнең тагын да мөшкелрәк булуының сәбәпләрен, беренчедән, патша хөкүмәтенең вак милләтләрнең культура үсеше турында бөтенләй кайгыртмавыннан, теге яки бу халынка үзенең профессио* наль рәссамнарын булдыру юнәлешендә экономик шартлар тудырмавыннан, икенчедән, ислам йолалары сагында зобаныйлардай торган дин әһелләренең рәсемгә «сын» дип карап, аның үсүе, тәрәнъкый итүе өчен ирек бирмәүләреннэк эзләргә туры килә. Ислам дине җанлы нәрсәләрнең рәсемнәрен ясауны тыйганлыктан, халыкның таланты башка юнәлеш ала. Халык арасыннан чыккан осталар өйләрне, аяк, өс-баш киемнәрен бизәү, чигү буенча җитди уңышларга ирешәләр. Гаять матур итеп чигелгән сөлгеләрне һәм ашъяулыкларны, билбауларны һәм киҗе тукымаларны, укалы калфакларны һәм чәмчәле читекләрне, геометрик сызыклар ярдәмендә сырлап, бизәп ясалган беләзекләрне һәм чулпыларны күреп безнең кайсыбыз гына сокланмый икән?! Аларда халык төрле үсемлекләрне, аларның чәчәкләрен һәм яфракларын сурәтли, әнә шулай үзенең тормыш-нөннүрешен матурларга, бизәргә тырыша. Ул чигешләрнең кайберләрендә атка, боланга, ношка һәм җәнлекләргә охшаш нәрсәләр дә күзгә чагылып киткәли. Ләкин алар бик гадиләштерелгәннәр, аларны еш кына аеруы да читен. Бу — Болгар чорыннан калган традиция. Чишмә берьюлы гына кипмәгән шинелле, халыкның ерак бабалардан килгән традицияләре дә кинәт кәнә тукталып калмый. Чигешләр арасында җанлы нәрсәләрнең анда-санда очравын шуның белән аңлатырга туры килә. Әмма шул нәрсә аңлашылмый, ни өчен татарның дин башлыклары рәсемгә шул хәтле каршылык күрсәткәннәр? Ни өчен татар кешесенә рәсем ясарга, өенә шәмаил- VI Ахыры. Башы 6 санда. ’ Сынлы сәнгать живопись, скульптура, графиканы берләштерә. Изобразительное искусствоны — сынлы сәнгать, живописьны — нәкыш сәнгате дип, скульптура һәм графиканы бездә дә шул ук исемнәр белән алу урынлы булыр шикелле. 1 Шәмаил — татарларда рам эченә язылып куела торган сүрәләр, дини текстлар Шәмаил язып эленгән өйгә шайтан кеомн дигән ялгыш фикер таралган 1 Г. Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре i960 ел 25 бит 1 Бу анлашыла да. Чонки зур әдәбиятны романнан башка күз алдына китерү кыен булган кебек, теге яки бу милләтнең сынлы сәнгатен дә аның нәкыш сәнгате (живопись) торенчән башка күт алдына китереп булмый дан башна сурәт эләргә ярамаган да. шул бер ук мөселман динен тотучы терекләрдә һәм фарсыларда, мәсәлән, бу һенәр тыелмаган? Бу халыкларның моннан 100 еллар элек чыккан китап һәм газета-журналларында сурәтләр тулып ята. Ә бездә 1908 елда чыга башлаган «Шура» журналына да баштарак сурәт урнаштырылмый, тик соңга таба гына ул рәсемнәр һәм фотолар белән бизәлеп чыга һәм үзе сынлы сәнгатьне пропагандалаучы булып китә. Ахмаклык шуңа барып щита ни. «Дин вә мәгыйшәт» журналында «Зингер» фирмасының игьлан (рекламасы) урнаштырыла. Ләкин акчага да комсыз булган, шәригатькә дә ярарга тырышкан наширлар машинада тегеп утыручы хатын-кызны башсыз чыгаралар. Тик акча түләүчеләр моңа катгый рәвештә ризасызлык белдергәч кенә, теге рәсемгә баш куйдырып, кабат басарга мәҗбүр булалар. Октябрь революциясенә кадәр сынлы сәнгатьнең хәле турында сүз барганда, шул чорларда басылган бөр мәкаләдән өзек китерми үтә алмыйм. Мәгълүм булганча, бик озак вакытлар башлангыч мәктәптә беренче уку китабы булып килгән - Иман шарты* XX йөз башларына таба (төгәлрәге 1891 елдан) яңа. заманчарак тезелгән әлифбалар белән алыштырыла башлый. Әлифбалар арасында рәсемлеләрө дә була. Шул уңай белән «Әлифба китапларына тәнкыйть» (1909 ел) дигән кечкенә бер брошюра дөньяга чыга. Рәсемле әлифба турында әлеге авторның түбәндәге сүзләрен укыгач, хәйран каласың: «Сурәтләрнең бәгьзеләре, — дип финер йөртә ул, — бии муафикъ түгел һәм карья балаларына аңларлык та түгел. Әлифбаның икенче сәхифәсендә гармун сурәте куелган. Бу бик мәгълүм вә күп истигъмаль нылына торган нәрсә булса да, мәктәп вә мәдрәсәләрдә һәм мөгаллим ва шәкертләр кулында күренә торган нәрсә түгелдер. Халыкның күбесе буны исерекләр кулында һәм трактирларда күбрәк күренгәнлектән, шуларга гына хас нәрсә дип санап килә. Гәрчә музыка бик шэрәфэтле вә күп җәһәтдән файдалы нәрсә булса да. безнең халык хәзергә кадәр еның коралларын менатдәс урыннарга вә сурәтләрен дәрес китапларына куярга нәфрәтләнә. Шул сәбәпле бундаөн нәрсәләрнең сурәтләрен дәрес китапларына куюны шуларның файдаларын халык аңлап үзләренә мәхәббәт куйганчы нөтаргә кирәк була». Күренә ки, шәригать кануннарына һәм йолаларына таянып кына түгел, дөньяви әдәбиятта да әле рәсемгә караш әнә шундый булган, теге яки бу юл белән җәмәгатьчелек фикерен рәсемноң китапларда урын алуына каршы юнәлдерергә тырышылган. Гаҗәп хәл. Европада бу вакытларда инде сынлы сәнгать искиткеч адымнар белән алга ниткән, аның тарихы мең еллар белән исәпләнә иде. Европа илләрендә һәм Россиядә дистәләгән сәнгать музейлары эшләп килә. Шул музейлар Рафаэль, Микеланджело. Леонардо да Винчи. Рембрандт. А. Г. Венецианов. К. П. Брюллов. А. А. Иванов. И. Е. Репин, якташыбыз И. И. Шишкин кебек мәшһүр рәссамнарның картиналары белән бизәлгән бер вакытта, татар милләте культураның кешене сафландыра һәм паньландыра торган шушы төреннән мәхрүм хәлдә яши. Ислам ике дөнья арасына йөз еллар буе җимереп булмаслык әнә шундый кара стена кора. Менә шушы шартларда баштарак Габдулла Тукай «Фикер* газетасында (1906 ел) «Хиссияте миллия.', бераз соңрак Галимҗан Ибраһимов «Йолдыз- газетасында (1910 ел башы) «Рәссамлык» исемле мәкаләләр белән чыгалар. Г. Ибраһимов үзенең мәкаләсендә, мәсәлән. 1905—1907 елгы буржуаз-демократик революция уңае белән мәдәниятыбыз фронтында җанлану сизелүе турында санап күрсәтә дә фикерен болай дәвам иттерә: «Татар сүзе байтак нәрсәләргә изафә кылынып, «татар әдәбияты", «татар шагыйрә», «татар театры», «татар композиторы» кеби сүзләр еш-еш очрый, әмма «татар рәссамнары - дигән сүзне һичкайда ишетеп булмый. Вә татар мәгыйшәтеннән алынган рәсемнәрне һичкайда күреп булмый» 2 . Сүз арасында гына әйтеп узыйк. Ш. Бабич та шул ук финерне кабатлый: Сыз. Камал, рәссам, хариталар, Шәмаилләр чыгар. Я илаһем, бездә кайчан Рафаэльләр чыгар. Озак та үтми. Галимҗан Ибраһимов яңадан бу масьэлэгэ айланеп кайтырга мәҗбүр була. Ул югарыда искә алынган < Альбом да, профессиональ музыка кирәклеген яклап чыгу белән бергә, нәкыш сәнгате кирәклеген дә игътибар үзәгенә куя . Халкыбызның бу олкәдә артта калуына ачына, моның сәбәпләренә тагын бер кабат анализ ясый, алга зур өметләр баглый. Эдип үзенең унике яшьлек бер иптәшенең. ике буяулы кыска карандаштан башка һичнәрсәсе булмаса да, көн-төн шелтәләп торсалар да, бөркәнчегенә төренә төшеп, оялчан кыяфәттә басып торган татар килененең рәсемен зур маһирлык белән ясавын исенә төшерә дә: «Андый балалар күп булгандыр. Ләкин аларны таш каплый — алар кибәләр, корыйлар иде. Инде таш ярылды. Читкә ташланды. Өмет бар ки. халык табигатенә чәчелгән орлыклардан бере, утырган туфрагының, эчкән һавасының, кояшлы күкнең тәэсире белән көннәрнең берендә җир өстенә чыгар, сабак үстерер, яфрак ярыр, чәчәк атар, вакыты белән җимеш бирер», дип нәтиҗә ясый. Бөек әдип халык талантларына иксез-чиксез киңлекләр бирәчәк социалистик революциянең якынлашуын нык тойган булса кирәк. Ул, киләчәгебезгә пәйгамбәрләрчә карап, түбәндәге сүзләрне әйтә: «...Зарар түгел, болар туачак сәнгатьнең үсәчәк бакчасын тазарта, аңар йомшак туфрак хәзерли. Имдеки: кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры явар — шуның соңында без дә көткәнебезне нүрермез... Әдәбият туды, музыка белән рәсем туарга якын бер хәлдә. Без аның туар заманының янынланга- нын төрле галәмәтләрдән нүрэмез һәм аларны тудырырлык һава вә туфран безнең хаятемызда да ясалып килгәнен хис кыламыз». Чыннан да. татар халкының профессиональ милли сынлы сәнгате туу өчен бездә нинди алшартлар бар иде соң? Хәзер инде кыскача гына бу мәсьәләгә дә тукталыйк. Мәгълүм ки. Казан Россия дәүләтен Көнчыгыш белән тоташтыручы күпер рәвешендә һәрвакыт бай культура үзәге була. Казанда XIX йөз башларында ун инде Л. Крюков. В. Турин кебен рус художниклары эшли. Аларның беренчесе майлы буяу белән Н. И. Лобачевскийның портретын ясый, икенчесе Казанның аерым күренешләрен мәңгеләштерә. Аның Кафедраль Благовещенский собор , «Гостиный двор күренеше», «Казан духовный семинариясе» дигән һ. б. бин нүп рәсемнәре әнә шундыйлардан. XIX йөзнең урталарында Казанда А. Ранович. Б. Марков. Ф. Мелентьев. Р. Ступин, Н. Зеблов, 3. Иванов. А. Иванов кебек художниклар яши. Алабугада туып-үскән И. И. Шишкинның да тормышы Казан белән бәйле. 1804 елда университет. 1895 елда художество мәктәбе ачылуның да Казанда сынлы сәнгатьнең җанлануына йогынтысы зур була. Художество мәктәбе (хәзер училище) ачылгач, ел саен диярлек Казанда җирле художникларның күргәзмәләрен оештыру традициягә диярлек әйләнә. Галимҗан Ибраһимовның «татар мәгыйшәтеннән алынган милли рәсемнәрне һич- кайда күреп булмавы турында борчылып язуын әйтеп узган идек инде. Эмма татар халкы тормышыннан алып ясалган рәсемнәр дә булган икән. Ул рәсемнәр һәм аның авторы республикабыз җәмәгатьчелегенә моннан берничә ел элек мәгълүм булды. Мин Мирсәй Әмирнең 1960 елның февралендә Социалистик Татарстан газетасында басылып чыккан «Кыйммәтле табылдык» дигән мәкаләсен күз алдында тотам. 1861 елда латыш художнигы Карл Гун белән рус художнигы В. П. Верещагин Алабуга шәһәренә чиркәү бизәргә киләләр. Шул чакта алар буш вакытларын Алабуганың үз эчендәге тормышны һәм аның тирә-ягындагы гүзәл күренешләрне рәсемгә алуга багышлыйлар. Вятка һәм Казан губерналарындагы матур табигать, анда яшәүче нешеләр белән танышып, Карл Гун чиксез зур дикъкать белән җирле халынның типларын. аларның тормыш-көнкүреш әйберләрен, киемнәрен, авыл күренешләрен рәсемгә төшерә. К. Гунның «Татар кешеләре - (Казан губернасы. Бирдебәк авылыннан), «Яшь татар хатыны» (художник аны соңыннан майлы буяу белән Парижда тәмамлаган), «Татар кызы Латыйфа», «Мулла һәм аның хатыны», «Калфак». «Чистәй елгасы буенда», «Котлы Бокәш авылы мәчете», «Татар киемнәре», «Татар теләнчесе . «Вятка губернасы татарлары» кебек рәсемнәре тарихи яктан да, сәнгать әсәрләре булу ягыннан да безнең ечен бүген дә зур әһәмиятне ия булып торалар. Октябрь революциясе алды елларында һәм революциядән соң Казанда рус художникларыннан Н. Фешин, П. Радимов, П. Беньков (Г. Ибраһимов портретының авторы), В. Тимофеев кебен күренекле художниклар иҗат итәләр. XX йез башларына хәл шактый үзгәрә. Татар яшьләреннән дә, кулына каләм, карандаш һәм буягыч тотып, рәсем елкәсендә коч сынап караучы һәвәскәрләр ешая башлый. Аларның кайберләре уңышка да ирешә. Шундыйлар рәтенә нитап һәм газета-журнал иллюстраторлары М. Галиев белән Г. Гумеров керә. 1907 елда Оренбургта чыннан < Карчыга» журналының сатирик рәсемнәрен Шакир Мохәммәдев белән бергә эшләүче Лотфулла Мостафин дигән контора эшчесенең ясавы билгеле. «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» журналларын сатирик рәсемнәр белән бизәүдә Галиәсгар ага Камал катнаша. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң яшь талантларга беренчо адымнарын ясауда Казанда яшәүче рус художниклары зур булышлын күрсәтәләр. Революциядән соң, элекке заманнардан аермалы буларак, рус һәм татар художниклары бердәм коллективта иҗат итәләр. Милли художникларның саны да шактый арта. Ф. Таһиров (хәзер Мәснәүдә яши. Союзда матур шрифтлар уйлап чыгаручы графикларның берсе булып танылды), И. Свләиманов. Б. Сайтов, Ң. Булат, Ш. Мөхәммәт- ңаноа (соңгы икесе хәзер пенсиядә), Г. Иосыпов һәм башкаларның имзалары китап, газета-журнал битләрендә торган саен ешрак күренә бара. Мәскәүда «Эшче» газетасы һәм «Кечкенә иптәшләр» журналы, Казанда «Чаян>, «Азат хатын» журналлары, «Кызыл яшьләр» газетасы чыга башлау, Татарстан нитап нәшриятының продукциясе арту талантлар очен киң мемкиклевләр ача. Мәсәлән, 1. .К. У.* М I. К. Гун. Кәдрәк авылы. озак еллар «Чаян» журналында эшлэгэн карикатурачы Госман Арслановның таланты киң ачылуда әле генә саналган фактлар зур роль уйный. 1925—1930 елларда Татарстан художниклары графика өлкәсендә җитди уңышларга ирешәләр. Фаик Таһиров бизәгән китаплар 1925 елда Парижда ачылган халыкара күргәзмәдә күрсәтелә. Татарстан графикларыннан Ф. Таһиров, Ш. Мөхәммәтҗа- нов, Д. Красильников, Н. Сокольский, К. Чебатаревларның әсәрләре шулай ук Париждагы халыкара күргәзмәгә куелалар, бу күргәзмәнең (1931 ел) экспонатлары соңрак Нью-Йорк һәм Филадельфия шәһәрләрендә дә зур кызыксыну белән карала. Инде без революциядән соңгы елларда китап, газета-журнал, спектакльләр бизәүче һәм сатирик рәсемнәр ясаучылар белән беррәттән, нәкыш сәнгате өлкәсендә эшләүче профессиональ художникларны да очратабыз. Шундыйларның беренчесе Татарстанның халык художнигы Бакый ага Урманчы була. Ул, татарлардан беренче буларак, махсус югары белем ала. Аның иҗаты 1916 елда «Ямьле Агыйдел буйлары» дигән өйрәнчек рәсеме белән башлана, аннары ул пейзажлар ясау белән шөгыльләнә. «Сепарат янында» (1927), «Кадиевкада Ильич исемендәге шахта» (1935), «Ишембай нефть промыселында» (1936) исемле полотнолары татар нәкыш сәнгате әсәрләренең беренче карлыгачлары булып торалар. Өлкән буын рәссамнарыннан Бакый ага башлангыч адымнарын әнә шулай нәкыш сәнгате өлкәсендә ясаса да, хәзер ул скульптур портретлар тудыруга күп көч куя. Соңгы елларда ул безне Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Кариев, М. Җәлил бюстлары белән шатландырды. Бу хезмәтләре өчен ул быел Тукай исемендәге премиягә лаек булды. Н. Вәлиуллинның (1911—1943) «Татар авылында Октябрь көннәре», Җәгъфәр Булатның беренче картиналары шулай ук Бөек Ватан сугышы алды елларында иҗат ителделәр. Утызынчы еллар башында Садри Ахун татарлар арасыннан беренче скульптор буларак чыгыш ясады. Моңа чаклы безнең рәсем культурабызда скульптура әсәрләре бөтенләй диярлек юк иде әле. Б. Әлминевнең утызынчы елларның икенче яртысында эшләгән график рәсемнәре үзләренең профессиональ яктан шактый җитлеккән булулары белән аерылып торалар. Ул — Г. Тукай әсәрләренә иң күп иллюстрация ясаучы графикларның берсе. Байназар соңгы елларда уңышлы гына портретлар да бирде. Шундыйлардан һәркайсыбызга мәгълүм булган К. Насыйри һәм Г. Тукай портретларын күрсәтергә мөмкин. Татарстанда нәкыш сәнгате бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда чәчәк атты. Октябрь революциясе алдыннан һәм аннан соңгы елларда да. Бәен Ватан сугышы еллары алдыннан да татар милли художникларының таланты, күреп үтелгәнчә берьяклырак, графика (китап-журналларга иллюстрация, сатирик рәсем һ. б.) һәм декорация өлкәсендә тәрәкькый итеп килде. Нәкыш сәнгате өлкәсендә кайбер адымнар гына ясалып налынды. Әмма Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар безгә профессиональ нәкыш сәнгате әсәрләре тудыру юнәлешендә яңа уңышлар китерде. Бу үсеш РСФСРның халык художнигы Харис Якупов һәм РСФСРның атказанган художнигы Лотфулла Фаттахов исемнәре белән бәйле. Казан художество училищесын тәмамлауга фронтка киткән яшь белгечләр Л. Фәттахов һәм X. Якупов ныен шартларда да иҗат эшләрен дәвам иттерәләр. Әле урта мәктәптә укыган елларда ук алар арасында башланган дуслык, сугыштан кайткач. иҗади хезмәттәшлеккә әверелде. 1950 елда алар «В. И. Ленин Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куя» дигән уртак картина тәмамладылар. Полотно Дәүләт премиясенә лаек булды. X. Якуповның «Хөкем алдыннан», «Герой ананы хөрмәтләү», «Иделдә яз», «Әнием рәсеме», «Ш. Камал» дигән һәм башка бик күп әсәрләре зур осталык белән ясалганнар. Жанрлы рәсемнәр остасы Л. Фәттахов та коммунизм төзүче совет кешесенең рухын, милли горурлыгын үзенә генә хас буяулар белән матур итеп күрсәтеп бирә. «Икмәкләр өлгерде», «Яңа бура», «Басу лабораториясендә», «Райком секретаре иртәсе» кебек киң танылган полотнолары аның тирән психолог, алган теманы ачып бирү өчен төрле алымнардан оста файдалана белүче, хыялга бай художник булып җигешүен күрсәтәләр. Татарстан художниклары союзы тирәсенә хәзер талантлы рәссамнарның зур гвардиясе тупланды. Алар арасында, Б. Урманчы, X. Якупов, Л. Фәттахов, К. Кузнецов небөк киң танылган рәссамнар белән бергә, М. Усманов, С. Лывин. И. Халиуллов, В. Куделькин, Р. Нигьмәтуллина, И. Әхмәдиев. 3. Гельме, Б. Әлминев, Ә. Нагаев, А. Радионов, К. Максимов, В. Малинов, Г. Рахманнулова, И. Колмогорцева, Ә. Тума- шеа, М. Сутюшвв, И. Язынин, И. Рафиков, В. Карамышев. М. Семенов, Т. Хаҗиәхмә- тов кәбен бик куп художниклар бар. Татарстан рәссамнары РСФСР художниклары союзмның иң көчле отрядларыннан берсенә әйләнде. Хәзер инде җыр җырлауны, төге яки бу музыка коралында уйнауны, рәсем ясауны, өйдә рәсем тотуны язын дип, хәрам дип әйтүчеләрне көндез чыра яндырып озләсәң дә табуы читен. Музыкасыз, рәсемсез тормышны хәзер без күз алдыбызга да кигерә алмыйбыз. Музыканың, рәсемнең кешене сафландыруын, аңа яңа көч һәм дәрт бирүен тирәнтен аңлыйбыз, саигато алдында баш иябез. Болар күп нәрсә турында сөйлиләр. Барыннан да элок, бу — милли политика өлк.сендз Ленин идеяләренең бөек тантанасы, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның чәчәк атуы, илебездә барган культура революциясе йирган гүзәл җимешләрнең берсе. Ә ХОЗЕР ҺӘММРСЕ ДӘ ҖИТЕШМЕ СОН? Укучылар гафу итәрләр, музыка һәм сәнгать елнэсендә үткәннәребезне һәм ирешнәнчәребезно нүзәтү характерында бор ноктага туплап күрсәтү нияте белән язылган бу мәкаләдә барлык композиторларыбызның һәм художникларыбызның әсәрләренә дә киң тукталу, аларга тепле анализ ясау һич мөмнин түгел. Аларның иҗаты махсуо өйрәнүгә һәм һәркайсысы мәкалә генә түгел, китаплар язуга лаен. Бу өлкәдә әлегәчә киң гомумиләштерү максаты куеп язылган хезмәтләрнең бул- мзвы сәнгатебезнең аерым жанрлары һәм төрләре буенча үсеш тенденцияләрен билгеләргә комачаулый, аның кайбер тармакларының акрын үсешенә яки бөтенләй онытылып» кала бирүенә китерә. Моңа сынлы сәнгатьнең бүгенге торышы ачын мисал була ала. Сүз дә юк, татар нәкыш сәнгате хәзер ныклы аякка басу, формалашып җитү чорын кичерә. Художникларыбыз карамагында бетен доньяга танылган рәссамнарның гаять бай мирасы бар. Ел саен диярлек иҗат күргәзмәләре оештырыла. Нүп кен3 рәссамнар, төрле күргәзмәләрдә катнашып, үзләренең әсәрләренә карата зур осталарның, белгечләрнең тәнкыйть сүзләрен һәм акыллы киңәшләрен ишетәләр. Димәк, уңай якларыбызны һәм кимчелекләребезне күрергә, аларга анализ ясарга һәм, иң әһомиятлесе, үсеш тенденцияләребезгә юнәлеш бирергә иксез-чиксез мөмкинлекләр бар. Шулай да «юнәлеш бирү» дигәнебез хәзергә һич тә җитәрлек түгел. Яшьләрнең профессиональ осталыгын күтәрү өстендә Татарстан художниклар союзында эшнең йомшак куелуын әйтеп тә тормастан, кайбер жанрларның бүгенге художникларыбыз игътибарыннан бөтенләй төшеп кала баруын күрсәтеп үтәргә туры килә. Шундыйларның берсе — тарихи жанр. Әлегә кадар чал тарихыбызны бүгенге бурычлар югарылыгыннан, бүгенге иҗат позициясеннән күрсәтү юнәлешендә бөтенләй омтылыш ясап каралганы юк. һәр халык үзенең тарихын ярата, аңа зур хөрмәт белән карый. Үзенең тарихын белмәгән, аны яратмаган кешенең гомумән үз иленең ялкынлы патриоты булуына исәп тоту бик ныен. Ата-бабага, аларның хезмәтенә, үзләрен гасырлар буе изеп нилгән сыйнфый дошманнарына каршы көрәшенә ихтирамыбыз, билгеле, сынлы сәнгать әсәрләре яки тарихи романнар аша чагылса (монысы инде язучыларыбызга нагыла), ата-бабаларыбыз хөрмәтенә нинди гүзәл һәйкәл булыр иде! Шунсыз «тарихыбызны яратабыз» дип әйтү буш сүз генә булып калачак. Алда күренгәнчә, республикабызда сынлы сәнгать үсешенең билгеле бер тарихы бар. Шушы тарихны өйрәнгән тәкъдирдә аны тагын да киңәйтергә һәм тирәнәйтергә мөмкин булуын да онытмыйк. Кызганычка каршы, без бу юнәлештә дә бернәрсә дә эшләмибез икән әле. Рәсем ясыйбыз дип нулларына беренче каләм алучы Г. Гумеров, М. Галиев, Л. Мостафин кебек графикларыбызның кемлеген белмәү, уңае туры килгәндә аларның исемнәрен санал нитү белән генә чинләнү, бу инде — йөзгә кызыллык китерә торган игътибарсызлыкның бер күренеше. Ә андый кешеләрнең XIX гасырда да, хәтта аннан элегрәк тә булуы бик ихтимал. XIX йөз урталарындагы татар халкының тормыш-конкүрешен үзенең рәсемнәрендә күрсәткән Карл Гунның тин 1960 елда гына безгә мәгълүм булуы да әнә шул хакта сөйли. К. Гун рәсемнәренең билгеле булуына да инде 6 елдан артык вакыт узды. Танылган әдибебез Мирсәй Әмир шул вакытта ук эшлекле тәкъдимнәр әйткән иде. «Казан музее, художниклар союзы, Татарстан китап нәшрияты кебек оешмаларыбыз, — дип язды ул, — аның белән чынлабрак кызыксынсалар, Казанда Карл Гун рәсемнәренең күргәзмәсе оештырылса (аның төп нөсхәләренең күбесе Рига Дәүләт музеенда саклана) һәм, алар арасыннан аеруча әһәмиятлеләрен сайлап, альбом бастырып чыгарылса, республикабызның кырык еллыгына бик матур бүләк булыр иде». Күрәсез, гаҗәп конкрет тәкъдим, тин нәтиҗәсе генә булмаган. Халык, соң булса да уң булсын, ди. Татарстан республикасының 40 еллыгына бу күргәзмәне оештыра алмаганбыз икән, Совет дәүләтенең 50 еллыгына хәзерлек көннәрендә оештыру турында уйлыйсы иде. Соңгы елларда милли архитектураның үсмәве һәркемгә билгеле. Мәгълүм ки, ул аерым кешеләрнең талантына яки тырышлыгына гына бәйләнмәгән. Архитекторның фикерен тормышка ашыру зур акча чыгымнары белән бәйле. Халыкның торакка ихтыяҗын тизрәк тәэмин итү теләге белән кертелгән типовой проектлар милли архитектураның үсүенә, билгеле, уңай шартлар тудырмый. Ләкин бу милли архитектура турында, милли орнамент турында бөтенләй онытырга дигән сүз түгел. Татар халкының милли архитектурасы, милли орнаменты гаҗәп бай. Ул ерактан, Болгар дәүләтеннән үк килә. Аның гүзәл үрнәкләре СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында тупланган. Шул мирасны гомумиләштерү һәм халыкка җиткерү өчен бик күп эшлисе бар. Беренчедән, милли архитектурага мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бүгенгә кадәр азмы-күпме сакланып калган архитектура үрнәкләреннән берсе — мәчет биналарына без, ни өчендер, дини йолаларны үтәүче урын дип кенә карыйбыз. Аларның архитектурасына мөнәсәбәт тә моңа чаклы әнә шуннан чыгып билгеләнеп киленде. Шушы ук мәчет биналарын салган алтын куллы осталар, әгәр бүгенге шартларда яшәсәләр, берсеннән-берсе матурран, берсеннән-берсө мәһабәтрәк таш пулатлар сала алмаслар идемени? Аннары безнең яктагы мәчетләрнең биналары нигездә татар халкына гына хас. Ул безнең үз шартларыбызга яраклаштырылган, шул чордагы экономик мөмкинлекләрдән чыгып барлыкка килгән архитектура, твголрәге, милли архитектураның бер чагылышы. Тагын бер нарсэ бар. Шул ук мачет биналарына (мәчетләргә түгел) Урта Азияда, әйтик. Бохарада, Сәмәрнандта тарихи истәлекләр итеп карала. Бездә дә милли архитектура үрнәге, тарихи истәлек итеп каралырлык мәчет биналары бар. Шулай да әларның Насыйри урамындагы Мәрҗани һәм Апанай мачете дип йөртелгәннәреннән башкаларын саклауга бөтенләй игътибар ителми. Сабанчы урамындагы Әҗем мәчете бинасы, Әхтәмов һәм Такташ урамнарындагы мәчетләрнең биналары, Әтнә ягындагы Кышкар авылындагы мәчет бинасы (ул 1768 елда, Мәрҗани мәчете белән бер чорда салынган. Хәзер манарасы юк) шул ук архитектура үрнәге буларак әһәмиятләрен югалтмаганнар. Болары — таш мәчетләр. Агач мәчетләр арасында да элекке осталарның алтын куллы кешеләр булуларына сокланырлыклары шактый очрый. Зш хәтта мәчет биналарында гына да түгел. Татарның XVIII гасыр урталарына кадәрге архитектура үрнәкләре бөтенләй сакланмаган. Хәзер аларны казылмалар вакытында табыла торган аерым детальләрдән, элеккеге язмалардан, кайбер рәсемнәрдән файдаланып кына торгызырга, элгәреге хәлләренә кайтарырга туры килә. Борынгы истәлекләргә саксыз карау, тарихыбызны белмәү кайчакларда гаҗәеп күңелсезлекләргә китерә. Моннан ине-өч ел элек чит илдән килгән туристларга Каюм Насыйри урамындагы мәчет бинасын бер экскурсовод: — Моны XVIII йөздә Мәрҗани исемле гарәп галиме салдырган. — дип аңлаткач, бик нык кызарырга туры килгән иде. Бу бердәнбер факт түгел. Татарстанның башкаласына аның милли байлыкларын һәм ул байлыкларның милли үзенчәлекләрен күрү өмете белән килгән туристларга ияреп йөрсәң, тарихыбызны искиткеч начар белүебезгә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, кунакларга бин күп нәрсәләрне ялгыш, ә кайбер очракларда тарихи фактларны бозып аңлатып җибәрүебезгә хәйран каласың. Менә ни өчен милли архитектура турында, милли декоратив орнамент турында, гомумән, электән килгән сынлы сәнгатебез һәм аның үзенчәлекләре турында безгә монографияләр бик нирәк. Андый хезмәтләр болай да шантый буталчык тарихыбызны, культурабыз тарихын бүгенге бурычлар күзлегеннән чыгып, марксизм- ленинизм идеяләре яктылыгында төшенергә һәм аңларга булышлык итәрләр иде. Шушы ун теләнне Болгар дәүләтеннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Кара сарай», «Кече манара . кабер ташлары (соңгыларында борынгы язулар гына түгел, төрле орнаментлар да саклана), төрле эзләнүләр һәм археологик назупар вакытында табылган табылдыкларга карата да әйтергә кирәк. Борынгы декоратив орнаментларны һәм архитектура элементларын хәзерге төзелештә. бигрәк та җәмәгать биналарын бизәүдә куллану республика художниклары һәм архитекторлары игътибарыннан төшеп налуда дәвам итү белән дә килешеп булмый. Дәүләтебезнең архитектурадагы артыклыкларны бетерү турындагы күрсәтмәсен безнең иҗат хезмәткәрләребез артык берьяклы аңкадылар һәм Казанның киләчәк йөзен билгеләүче үзәк урамнарга, күңелләргә рәхәтлек бирсәләр дә, күз карашын һич тә иркәләмәүче, берсе икенчесенә игезәкләрдәй охшаган, шифер түбәле тартма сыман соры йортлар бер-бер артлы тозелә генә торалар. Теләгәндә шул ук йортларны беркадәр матурларга, билгеле бер милли колорит бирергә мөмкин булмас идемени? Казанда махсус сәнгать әйберләре фабрикасы, халыкның тормыш-көнкүрешен матурларга, аңа ямь бирергә чакырылган көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәләре бар. Алар эшләп чыгара торган товарларга, бигрәк тә хатын-кыз киемнәренә татар милли орнаментын нертү кирәклеге турында уйларга да вакыт җитте бугай. Сәнгать белемө галимнәре, тәнкыйтьчеләр хәзерләү мәсьәләсе дә Татарстан художниклары Союзы идарәсенең игътибар үзәгенә куелырга тиеш. Хәзер генә әйтелгән фикерләрнең күбесе җыр музыка сәнгатенә дә кагыла. Мәсәлән. җырларыбыз тарихын өйрәнү, борынгы музыка коралларына мөнәсәбәт турындагы мәсьәләләр дә игътибар үзәгеннән төшәргә тиеш түгел. Мәрхүм Габдулла Тукай безгә бу өлкәдә беренче үрнәкне күрсәткән. 1910 елда ук -Тәфтилзү. «Ашказар . «Сак-сок», «Касимский Ибрай», «Җизнәкәй». ■Башмак- * көйләренең килеп чыгу тарихын язып, халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан дэ кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк, аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк, дигән фикер әйткән. Бездә татар халык җырларын туплаган 35 кә якын җыентык булуы билгеле. Бу — беренче карашта аз түгел. Басарга әзерләнгән хезмәтләр дә бар. Змма Габдулла Тукайның кечкенә бер омтылышыннан соң, җыр- ларыбызның һзм нөйләребезнең килеп чыгу тарихын өйрәнү юнәлешендә бер нәрсә да эшләнмәгән дисәк, һич ялгыш булмас. Бөек шагыйребез төртеп күрсәтеп калдырган васыятькә битараф калу килешмәстер. Онытылып бара торган музыка коралларыбыз турында да бер-ике сүз әйтми ярамас. Иң элек кубыз. Кубыз турында сүз чыкканда без аны татарның иң борынгы милли музыка коралы дибез. Бәлкем менә иң борынгы булганга ул хәзер онытылып бара торгандыр да. Юк, борынгы булганы өчен генә дә түгел. Кубызны бик гади, тавышы бик нечкә, ерактан ишетелми диләр. Бу сүзләрдә ханлык бар. Найчандыр, бездә музыка коралында уйнау язык булган заманнарда кубыз халык арасында чыннан да иң кулай корал булган. Кечкенә дә, тавышы да еракка ишетелми. Алай-болай мулла-монтагай килеп чыкса, кесәгә яшерергә дә. качып-посып уйнарга да уңай. Әмма ул әнә шулай бәләкәй булып туган, шулай бәләкәй булып налган да. Аны үстерү, камилләштерү юнәлешендә уйлап табылган көненнән башлап берәр нәрсә эшләндеме икән? Ай-Һай, юктыр! Немецларның авыз гармунын беләсез инде сез. Алар, аккордеон, баян кебек музыка кораллары булса да, әнә шул авыз гармуныннан бүген дә аерылмыйлар. Беренче уйлап тапканда авыз гармуны да хәзерге хәлендә булмагандыр, безнең чорда да аны матурлаганнан-матурлый, намилләштергәннан-ка- милләштерә баралар. Теләгән вакытта кубызны шулай ук яхшыртырга да, матурларга да, тавышын көчәйтергә дә мөмкин булыр иде. Транзистрлар заманында моңа ышанмый мөмкин түгел. Моңа безнең кубызга вак нәрсә итеп, бик югартын кимсетеп каравыбыз комачаулый. Ә менә башка халыклар алай түгел. Мин Кавказ арты халыкларының җырга һәм биюгә бик хирес булуларына сокланам. Сугыш вакытында зур хезмәтләрдән, авыр юллардан соң да алар, аз гына буш ара калдымы, мәйдан оештырып, җырлап-биеп алырга яраталар иде. Аларның бердәнбер музыка норалы, әгәр шулай әйтергә яраса... солдат котелогы иде. Котелок төбенә бәрүдән чыккан тавышка бииләр дә, җырлыйлар да иде алар. Котелок белән чагыштырганда, кубыз алай ук бик начар шәй дә түгел. Кубызны сәхнәдән бөтенләй куу белән һич тә килешергә ярамый. Иң шәп музыка коралы булып китүенә өмет итмәсәк тә, концертларда, радио һәм телевидение тапшыруларында кубызга урын бирү, үзешчән кыллы орнестр составына булса да нубызны да кертү аның бөтенләй үк онытылып китүен кисәтер, нем белә, тора-бара, охшап куйса, аның үзенең һәвәскәрләре, маһирлары да табылыр иде. Курайның онытылып баруын нәрсә белән аңлатырга? Монысының, югыйсә, тавышы кубызныкы кебек алай көчсез дә түгел. Башка халыклардагы кебек, татарларда да курай зур юл узган. Сыбызгыдан бүгенге хәленә килгән. Ата-бабаларыбызның яшьлек елларында да әле курай тавышы яңгырый иде. Күп булса моңа 30—40 ел үткән. Ләкин без, аларның уллары һәм кызлары, көпшәдән курай ясауны гына түгел, хатта ясалган курайда уйнауны да онытып барабыз. Ә кирәнме икән?! Скрипна да халык арасында почеттан төшеп, сәхнә әһелләре коралына гына әйләнеп бара. Егерменче-утызынчы елларда скрипка бездә, тальян, Саратов гармуннары кебек үк, иң нүп таралган музыка коралларының берсе иде. Әле дә хәтерлим, Шөгер якларында, безнең Шушма буе авылларында скрипканы тал агачын кисеп, ниптереп, кайнатып осталар үзләре ясый иде. Шулай да. кулдан ясалган шушы скрипка белән дә, авыл егетләре матур-матур нөйлэр уйный, яшь җилкенчәкләр кушылып җырлый, дәртләнеп бии торганнар иде. Хәзер скрипка уйнаган һәвәскәрне авыл клубларында да бик сирәк очратасың. Әнә шулай кубызны санламасак, онытсак, курай уйнауны ташласак, скрипкадан бизсәк, тальян һәм кыңгыраулы Саратов гармуннарын санга сукмасак, халык музыка коралларыннан нәрсәбез генә калыр соң безнең?! Болай бергә җыеп караганда бай гына төсле булсак та. игътибарсызлыгыбыз, элеккеге уңай традицияләребезне онытуыбыз аркасында ярлыланганнанярлылана барабыз түгелме соң? Мондый эшләрдә аерым инициаторларның гына тырышлыгы җитми. Татарстан композиторлар союзы идарәсенең моңа оешкан төс бирүе, ниһаять, музыка сәнгатебезне баету юнәлешендә барыбызның да армый-талмый эзләнүе, иҗади эшләве кирәк. ...Тормыш алга бара, халыкның культурасы туктаусыз үсә. Культуралы кеше бүгенге көн белән генә канәгатьләнеп калмый, ул үзенең узганы белән дә, киләчәге белән дә мавыга. Халкыбызның тарихы, уңай традицияларе белән соңгы елларда кызыксынуның көчәюе дә ана шуның белән аңлатыла. Шуны да онытмыйк, тарихыбызны өйрәнү, культурабызга бәйләнешле истәлекләрне җыю. бергә туплау өчен хәзер бик уңай вакыт. Чөнки хәзерге урта буын яшь буын бөлән өлкән буын арасындагы ике ярны тоташтыручы нүпер кебегрән бер чорда рши. Тагын берничә елдан халкыбыз кичергәннәрне ата-бабадан үз колаклары белән ишетеп яки уз күзләре белән күреп белгән бүгенге картларның бик теләгәндә да ярдәм итә алмаулары, шушы җанлы чыганакның җәмгыятькә хезмәт итүдән туктавы мөмкин. Мондый игътибарсызлык өчен киләчәк буыннар безне һич та гафу итмәс. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын каршылауга хәзерлек уңае белән туган кайбер уй-фикерләр әнә шулар. Алар безнең халкыбызның үткәненә, аның тарихына, бүгенгесенә бәйле рәвештә тудылар. Ә тарих безне күп нәрсәгә, узганнарны иүз алдына дөрес китерү аша бүгенге көннең бөеклеген билгели, аңа бәя бирә белергә өйрәтә. Тарих, ниһаять, найчандыр кычкырып җырлау гына түгел, рәсем ясау да язык булган, үзенең композиторлары һәм рәссамнары турында хыяллана гына алган татар халкының түбәннән күтәрелүе, якты коммунизм биеклекләренә ышанычлы адымнар белән атлавы турында сөйли. һәм безнең тагын бер нәрсәне онытырга хакыбыз юк. әгәр бүген без илебездәге барлык милләт халыклары белән тигез сафларда олуг юбилейга бертуганнардай барабыз инән, Советларның изге туфрагында яшәүче барлык халыклар алдында безнең дә горурланырлык үз композиторларыбыз, үз җырчыларыбыз, уз хор коллективларыбыз. үз рәссамнарыбыз, аларның танылган әсәрләре бар инән. алар барысы да безнеке. безнең уртак рухи байлыгыбыз икән, без моның белән Беек Октябрьга, Совет дәүләтенә, Маркс-Ленин партиясенә бурычлы.