ЯҢАЛЫКЛАР
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Соңгы мәгълүматларга караганда СССР язучылар
союзында барлыгы 6560 язучы тора.
Шуларның 2270 е— прозаик. 2185 е — шагыйрь. 918 е
— тәнкыйтьче. 481 е — драматург. 180 е — балалар
язучысы. 379— тәрҗемәче, 110—очеркист һәм 37
фольклор белгече.
Татарстан язучылар союзында 1967 елның 1
апреленә алынган мәгълүматлар буенча 110 язучы
бар. Аларның 90 ы — татар телендә, 17 се —рус
телендә. 2 се чуваш телендә һәм берсе еврей телендә
яза. Жанрлар буенча язучылар коллективы болан
бүленә:
Прозаиклар—41. шагыйрьләр—34. драматурглар—
10. тәнкыйтьчеләр—16. тәрҗемәчеләр—7.
очеркнстлар—1 һәм фольклор белгече—1 кеше.
(Балалар язучылары аерым жанрлар буенча
исәпләнде). Татарстан язучылары коллективы
арасында 16 фәннәр докторы һәм кандидаты бар.
ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ
10 мартта шагыйрьләр секциясенең чираттагы
утырышында яшь шагыйрь һәм прозаик Фәнис
Яруллнииың иҗаты турында сөйләшү булды.
Фәнис Яруллин — «Мин тормышка гашыйк» исемле
шигырьләр һәм «Май төне» исемле хикәяләр
китапларының авторы. Фәнис үзенең сонгы вакытта
язылган яңа шигырьләр җыентыгы белән таныштыр-
ды Фикер алышуда Шәукәт Галиев. Илдар Юзеев.
Марс Шабаев. Газиз Мөхәм- мәтшиннар катнашты.
Алар Фәнис Яруллин иҗатының соңгы вакытта үсүгә
таба баруын билгеләп үттеләр. Кимчелекләрен
күрсәттеләр.
Фәнис Яруллин секция исеменнән СССР язучылары
союзына член итеп тәкъдим ителде.
ПРОЗА СЕКЦИЯСЕНДӘ
31 мартта Язучылар союзында проза секциясенең
чираттагы утырышы булды. У тырышның төп темасы
итеп хикәядәге сюжет һәм композиция мәсьәләләре
алынган иде Кереш сүз белән чыгыш ясаган Н.
Гыйззәтуллин хикәя жанрының әдәбияттагы роле,
аның үсеше һәм үзенчәлекләренә тукталды. «Соңгы
ун ел эчен
жанрының кайбер кануннарына кагылып үтте. Аның: «Бу
өлкәдә яңалык эзләргә кирәк түгел. Әдәбиятның
үзгәрми торган традицияләре бар. сюжетсызлык һ. б
яңалык түгел, ә үткәнгә кире кайту».— дигән фикере
бәхәс тудырды.
«Г. Минскийның сюжетсызлыкка караган сүзләре
белән килешмим. Сюжет бетми. ә иске мәгънәсен генә
югалта. Кайбер хикәяләрнең төбендә вакыйга ятмый.
Ләкин моңа карап композиция катлаулы- лыгы кимеми,
хәтта арта бара».— дип сүз башлады Р. Мостафнн.
Фикерен дәвам итеп, ул абзац мелодиясе, абзац компо-
зициясе. дөнья хикәясе тарихындагы реаль кешене
реаль булмаган вакыйга аша сурәтләү мисалларын
күрсәтеп үтте.
Язучы М. Әмир мәсьәләнең мөһимлегенә басым
ясаганнан соң. композиция, сюжет турында уз
фикерләрен әйтте.
«Мин «Рәшә» повестеның ике. журнал һәм китап
вариантларын эшләдем. Аның икенчесендә әсәрнең
композициясе, яңгырашы һ. б. үзгәрде. Бу нәрсә әйтәсе
килгән әйберне ничек отышлырак бирү турында
уйлаудан килеп чыкты».— диде Ә. Еники.
Фикер алышуда катнашкан Г. Бәширов
әдәбиятыбызның тарихын белә торып га, аңа әле
тиешле бәя бирелмәве турында сөйләде Аның татар
хикәяләренең иң яхшы үрнәкләре тупланган җыентык
чыгару кирәклеге турындагы тәкъдиме хуплап каршы
алынды.
Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганнан соң. А.
Расих секциянең киләчәктәге планнары турында
сөйләде.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ
БҮЛЕГЕНДӘ
30 мартта Татарстан язучылар союзының Әлмәт
бүлегендә отчёт-сайлау җыелышы булды Әлмәт
язучыларының икееллык эше турында бүлек секретаре
Ә Маликов сөйләде. Җыелыш бүлек бюросының яңа
составын сайлады. Секретарь итеп Г Аху нов
билгеләнде.
Журналыбызның бу санында Ә. Мали- ковның
шул җыелышта сөйләгән докладын урнаштырабыз.
Доклад кыскартылып басыла.
Тормышның алгы сызыгында
Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлегенә
берләшкән әдәбиятчылар тормышның тиз үзгәрүчән.
хәрәкәтчән, әле стабильләшеп җитмәгән
участогында яшиләр. Биредә өр-яна коллективлар,
яңа поселок һәм шәһәрләр туып тора. Хезмәттә.
семьяда яңа мөнәсәбәтләр урнаша. Шәһәрчә киенсә
дә, күңеле, җаны белән авылча калган егетләрне,
кызларны биредә еш очратасың. Менә болар
барысы Әлмәт язучыларыннан аеруча җитезлекне,
сизгерлекне таләп нтә. Безнең шагыйрь һәм
прозаикларыбызны^, күләмле әсәрләр язу
дәвамында, әледән-әле очерклар, газета
мәкаләләре язарга алынулары, бәлки, нәкъ менә
шунардан киләдер дә
Р. Төхфәтуллин һәм Г Ахуновның, М. Зарипов
һәм М. Хәсәновның нефтьчеләр һәм игенчеләр
тормышы, җир белән нефть бәхәсе турында язылган
очеркларын укучылар яратып каршы алды Ш Бнк-
чурин. М. Хәсәнов һәм журналист Фазыл Мостафин
Татарстан нефтенең егерме еллыгына багышлап зур
күләмле очерк китабы язарга керештеләр.
Соңгы ике ел эчендә Мәхмүт Хәсәновның
«Юллар, юллар» романы. Р. Тө.хфә- туллинның
«Еллар авазы» исемле хикәяләр җыентыгы, «Алтын
канатлы кош». «Кыңгырау чәчәк», «Алсу болытлар»,
«Тегермән буасы» днгән хикәяләре, Г. Ахуновның
«Хыялый ХәЙрүш егетләре» исемле китабы, «Балет
мастеры» («Литературная Россия»), «Ризамы син,
Рәхим». «Чәч бөртеге» дигән хикәяләре. Әдип
Маликовның «Без кояшны юлда каршылыйбыз»
повесте (Детгиз), «Кембрнгә юл салучылар» исемле
очерклар китабы, Ш Бикчурннның «Кайнар чишмә»
исемле документаль повесте, Э. Касыймовның
хикәяләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылып
чыкты
Шагыйрьләрдән Г. Афзалның «Җәйге
болытлар», «Өянкеләр моңы». «Йокысыз төндә»
(«Советский писатель»), «Офыклар», «Өф-өф итеп»
(Уфа, Башиздат) исемле шигырь җыентыклары
басылып чыкты, С. Сөләйманова һәм Э Мөэмино-
валар зурлар һәм нәниләр өчен икешәр китап
бирделәр.
Драматургия дә тик тормый. Әлмәт театры
тамашачыга Г. Ахуновның «Утлар яна учакта» днгән
пьесасын җиткерде. С. Каль- метов «Тозлы шикәр».
«Тайгак тау», Р Төхфәтуллин «Гашыйклар урамы»
днгән пьесалар өстендә эшләделәр Болардан тыш,
Сәет Кальметов авыл сәхнәләре өчен бер пәрдәлек
пьесалар, күп кенә скетчлар язып бастырды.
Билгеле, безнең эштә кимчелекләр, кыенлыклар да
бар. хәл ителмәгән мәсьәләләр дә байтак кына.
Татар әдәбиятында республикабызның нефть
нндустриясен зур. киң масштаб белән, тирән итеп,
бай ' романтикасы белән чагылдырган әсәр әле
язылмаган. Без Ахуновның «Хуҗалар» романына
өмет баглап торабыз. Ул анда киң колачлы комму-
нист. партия җитәкчесе образын да, үзебезнең
арадан үсеп, дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә
күтәрелгән производство командирлары образын да
тудырыр дип көтәбез. Безнең үзебез яшәгән яклар,
мондагы кешеләр турында халык теленнән төшми
торган шигырьләр, бигрәк тә, җырлар иҗат итә
алганыбыз юк әле. Нефтьчеләр турында барыбыз да
җыр текстлары язып карадык. Ул җырлар музыкага
да салынды, радиодан да күп мәртәбәләр тапшы-
рылды. Ә халык отып кала алмады...
Яшь үрентеләр — безнең
киләчәгебез
Нефть районнарында исемнәре матбугат
битләрендә күренгән, каләмнәре шактый өметле
булган 50 дән артык яшь автор исәпләнә.
Әлмәттә бөреләнеп, хәзер Казан университетында
укуларын дәвам иттерүче Рәшит Әхмәтжанов, Клара
Булатова, мәсәлче Сәлим Шайдуллин иптәшләр
шәһәр, район газеталары битләрендә үзләренең
шигырьләре белән актив катнашып киләләр.
1
Леннногорск әдәбият берләшмәсе җитәкчесе
Альберт Хәсәнов балалар өчен «Озын аяк» исемле
матур гына китап чыгарды Быел анык «Таң
йолдызы» днгән хикәяләр җыентыгы басылачак.
Ашыкмыйча эшләсә. Альберт яхшы хнкәяләр яза
алачак. Теле, белеме, хәзерлеге бар Тик яшь авторга
җитдилек җитеп бетмн, ашыга, кабалана.
Узган ел Җәмит Рәхимовның «Алтын яткан
җирләрдә» исемле очерклар китабы басылды Үз
эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы кешеләр
турында автор җылы, күңелдә калырлык итеп яза
алган.
Нефть якларында эшләүче яшь авторлардан 13
иптәшнең иң яхшы шигырьләрен, хикәяләрен
сайлап, китап нәшриятына «Кешеләр һәм чәчәкләр»
днгән җыентык тәкъдим ителде. Бу җыентыкка без-
нең өметле авторлардан Флера Гыйззә- туллмна.
Әхмәт Вильданов, Рафаил Су- баев. Җәүдәт
Исмәгыйлов. Имам Шәрә- фетдинов. МӘХМҮТ
Газизов, Әзһәр Гатауллин. Әгъләс Шәйхетдннов
шигырьләре, Марсель Зарипов, Мөсәгыйт
Хәбибуллнн, Наил Шарапов. Мөдәррис Усманов,
Гкхак Миңлебаен хикәяләре тәкъдим ителде.
Яшь авторлар белән эшләүнең төрле юлларын
кулланып карыйбыз. Без күптән түгел Леннногорск
районының Федотовка авылында укытучы булып
эшләүче Мәхмүт Газизовның иҗатын бүлек
утырышында тикшердек. Укып тикшерелгән 30 дан
артык шигырь арасында 15 ләбе уңай бәя алды.
Алар поэзиянең зур таләпләренә җавап бирерлек
җитди шигырьләр. Киләчәктә бу авторның иҗаты
белән «Казан утлары» журналы редакциясе дә
кызыксыныр днп ышанабыз.
Мөдәррис Усманов, Лена Шәфнкова хикәяләрен.
Герман Крыловның «Рекорд
лар сере» исемле очерклар китабын. Шәе х
Бариевның «Йолдызлар елмайганда» повестен.
Имам Шәрәфетдиновның «Айсылу» поэмасын,
Әзһәр Гатауллин һ. б. күп кенә авторларның
шигырьләрен һәм Гаделҗан Газизовның. «Безнең яз
да килер» дигән тарихи романын да без барлык язу-
чылар катнашында бүлек утырышына куеп фикер
а лыштык.
Язучылардан Г. Ахунов, Р. Төхфәтул- лин, С.
Кальметов, Г. Афзал, Лениногорск, Баулы, Азнакай,
Сарман. Бөгелмә районнарында берничәшәр тапкыр
булып, әдәбият түгәрәкләре утырышларында кат-
наштылар, яшь авторлар белән индивидуаль
семинарлар үткәрделәр.
Отчет чорында Әлмәт бүлегенә 65 автордан роман,
повесть, хикәя, шигырьләр һәм очерклар керде, 5
мең биткә якын кулъязма укып тикшерелде.
Кулына каләм алган кеше гадәттә эшне шигырь
язудан башлый. Безнең яшь автор- ларыбызның да
иң күп өлеше поэзия «чире» белән газап чигә.
Әлбәттә, аларның барысыннан да шагыйрь чыкмас.
Бер өлеше прозага күчәр, бер өлеше, үзенең
мөмкинлекләрен сынап карагач, язудан туктар.
Ләкин менә бүген шунысы аяныч: безнең прозага
килүче яшьләребез юк диярлек. Бу хәвефле хәл
безне борчуга сала.
Очрашулар
Язучы белән укучы арасында тыгыз элемтә җепләре
сузылган. Ул я китабы аша очраша, я халык алдына
үзе чыга. Без мондый очрашуларның төрле юлларын
файдаланырга тырыштык: радио, телевидение аша
чыгыш ясау, газетада тематик битләр бирү, әдәби
кичәләрдә катнашу. китап укучылар
конференцияләре оештыру һ. б.
Әлмәт язучылары Татарстан язучылар союзы
уздыра торган әдәбият атналыкла- рында да еш
катнашалар. Г. Афзал Нор- лат һәм Пермь өлкәсенең
Барда районында, Р. Төхфәтуллин Чнрмешән райо-
нында, Ә. Маликов Әгерҗе һәм Пермь өлкәсенең
Барда районында, Г. Ахунов Мәскәүдә, С.
Сөләйманова Мәскәү һәм Ленинградта уздырылган
татар әдәбияты атналыкларында катнаштылар.
Әдәби кичәләр күп булды.
Шунысы куанычлы, без бу очрашуларны һәм
кичәләрне үзебез көчләп такмыйбыз, ә сорап
киләләр. Димәк. Әлмәт бүлеге авторитеты
файдасына сөйли бу факт. Ләкин икенче кыен ягы
бар. очрашулар иҗатка бүленә торган энергияне,’
вакытны шактый күп алалар. Мина кызык өчен ике ел
эчендә союз членнарыннан кемнәр ничә очрашуда
катнашканлыгын санап утырырга туры килде. Бу
саннарга радио-телевидение чыгышлары да керә Г.
Афзал —60, Г. Ахунов —49. Р. Төхфәтуллин —43, Ә
Маликов—90. С Кальметов—13, Э. Мөэми- нова —6
очрашуда катнашкан.
Әлбәттә, сан ягыннан куарга ярамый. Әгәр ул
очрашулар һәр ике якка да файдалы икән, нигә
алардан читләшергә? Язучы укучы каршында сынау
үтә, көзгедәге шикелле, үз иҗатындагы уңай һәм
кимчелекле якларны күрә. Ләкин бу очрашулар,
безнеңчә, эстрада чыгышларына әверелергә тиеш
түгел.
Татарстан язучылар союзының Әлмәт бү леге
тормышның алгы сызыгында, илебезнең иң зур
нефть индустриясе үзәгендә яши. Европа буйлап
узган «Дуслык юлы» биредә үзенең тирән
тамырларын җәйгән. Девон мәйданнарында егәр
һәм чыныгу алган йөзләрчә бораулаучылар,
инженерлар хәзер туган ил киңлекләрендә яңа
нефть чирәмнәрен күтәрәләр. Зур сулыш белән яши
Әлмәт яклары. Халкыбыз Әлмәт язучыларыннан да
бик хаклы рәвештә шундый ук зур сулышлы, киң
колачлы һәм тормышның тирән катламнарын каерып
алган әдәби әсәрләр көтә.
БӨЕК ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘ
Казандылар Габдулла Тукай исемендәге элекке
кинотеатр бинасын хәтерлиләрдер. Бу бер катлы
иске йорт культуралы ял итү өчен көн таләпләренә
җавап бирми иде. Шуңа күрә быел, олы юбилей
елында, аның урынына яңаны төзү көн тәртибенә
куелды. Заманча итеп салына торган яңа кинотеатр
бинасы янында халкыбызның яраткан шагыйре
Габдулла Тукайга һәйкәл булачак.
КАЗАН МУЗЫКА СӨЮЧЕЛӘРЕНӘ
БҮЛӘК
Казанның Ирек мәйданында тагын бер матур бина
үсеп чыкты — Казан дәүләг консерваториясенең
концертлар залы бинасы. Аның проектының
авторлары — архитекторлар М. Агишев һәм М.
Яваев, конструкторлар О. Берим һәм Р. Зәбиров.
Проект архитектура фәненең иң соңгы казанышлары
нигезендә эшләнгән.
Тоташ пыяла ишекләргә Ирек мәйданыннан мәрмәр
баскыч күтәрелә. Эчкә кергәч тә, төп фойе. Фойе
стеналары гади итеп һәм шул ук вакытта хәзерге
заманча зур зәвык белән бизәкләнә. Мәһабәт
колонналар мәрмәр плита белән тышланган. Икенче
катка алып менә торган баскычлар нәкъ Мәскәүдәге
Съездлар сараендагы кебек эшләнгәннәр. Икенче
катта тагын бер фойе башлана — монысы инде
тәнәфес вакытында концерт турында фикер алышу
һәм йомшак диваннарга утырып ял итү өчен.
Бинаның үзәге —тамаша залы. 700 кеше сыярлык
урыннар баскыч-баскыч булып күтәреләләр.
Сәхнәдә моңача Казанда беркайчан да булмаган
музыкаль инструмент— орган. Аны махсус заказ
буенча чех мастерлары эшләгән. Бу зал үзенең
акустикасы ягыннан Союзда иң яхшылардан
булачак.
Өченче катта — ике иркен күргәзмә залы. Бинада
тавыш язу системасы һәм эфирга тапшырулар алып
бару өчен радиостудия эшләнә. Шунда ук
телевидение установкалары да куярга мөмкин.
Казан концерт залы республикабыз та-
машачыларына Бөек Октябрьның 50 еллыгы уңае
белән шатландыргыч бүләк булыр.
СЕМЬЯ АНСАМБЛЕ
'Соңгы елларда үзешчән сәхнәдә куанычлы бер хәл
күзгә ташлана. Ансамбльләр изер бер гаилә эчендә
дә оеша башлады. Вртенсоюз үзешчән сәнгать
фестивале ба- шинда Балтачтан кнлгән
Ибраһимовлар ?мья ансамбле тамашачыларда
жылы тәэ- р калдырды.
Иң элек Хәдичә апа. сәхнәгә чыгып, тальян гармунда
моңлы итеп авыл көен сыздыра. Дәртле көн Мебәрәк
абыйны чакырып чыгара. Ул гармунга кушылып жыр-
лын. Аның җырын олы кызлары Алсу кү- Чреп ала.
Алсуга Римма кушыла. Римма дырны эстафета
төсендә энесе Шамилгә тапшыра. Ә кечкенә Рилә
жырны «финиш- К1» илтеп житкерә. Бу семья
артистларының киемнәре дә. сәхнәдә үзләрен
тотулары д». башкару осталыклары да художество-
лы ансамбль исемен тулысынча аклый.
СӘЕТ ВАХИДН ТУУГА 80 ЕЛ
|Иай аенда күренекле археограф, тарихчы һәм
педагог Сәет Вахиднның тууына 80 ел тулды. Бу
датаны гыйльми жәмә- гйьчелегебез махсус
билгеләп уза.
|С. Вахидн элекке Спас өязенең Ташбил- ч|
авылында 1887 елны ярлы крестьян гшл.ксндә
дөньяга килә. Башлангыч бе- лямие үз авылында
алгач, күрше авыллар- 11 һәм Казанга килеп
Мөхәммәдия мәдрә- сфжндә укый. 1911 елны
Уразлы авылына МЙ1ЫП мөгаллимлек итә башлый,
һәм н^нда борынгы культурабызга караган т|рихн
истәлекләр жыю эшенә керешә. Асыллардан
авылларга йөри. Порттан йаржа керә. Тырышкан
табар дигәндәй, Cj Вахидн да беренче зур казанышка
ире- ni: татар телендәге иң борынгы соиналь- кфидик
документларның берсе булган Сә- х(п-Гәрәй хан
ярлыгын таба. Ләкин аны бастырып чыгару бары
Совет чорында гы- н1 мөмкин була.
ру истәлекнең ачылышы белән дә С. Ва- xn.ni исеме
фән дөньясында үз урынын ятаган булыр иде. чөнки
борынгы чорыбызны өйрәнүдә ул документ иң
ышаиыч- лм. ни әһәмиятле истәлекләрдән исәпләнә.
Л1КИН галимнең әдәбият, фольклор тарих- лшын
өйрәнү өчен дә керткән өлеше бик з>|. Сүз ул жыеп
калдырган борынгы кулъязмалар, әдәби истәлекләр
турында баЬа. Әйтергә кирәк, хәзерге Казан уни-
верситеты һәм Азия халыклары институты
китапханәләрендә саклана торган татарча
кулъязмаларның иң бай. иң кызыклы өле- >и«< Сәет
Вахидн жыеп. бернинди түләүсез бүаәк иткән
истәлекләр тәшкил итә. Алар арЬсында XVI—XVII
гасырга карагай сн- paj Һәм уникаль кулъязмалар да
шактый.
t Вахидн табышларының гыйльми әһә- мнйтен
җәмәгатьчелегебез үз вакытында ук югары бәяләгән
иде. Академик A. Н. Самойлович. профессор Г. Гобәй
ду длин. Н. Н. Фирсов. М. Г. Худяков һ. б. Вахидн
эшчәнлеген тәкъдир итеп, махсус чыгышлар
ясадылар.
Галимнең совет чорындагы эшчәнлеге нигездә
педагоглык белән бәйләнгән. Музейда. гыйльми
китапханәләрдә дә эшли ул. Кулъязмалар жыю эшен
һаман дәвам иттерә. Тик. кызганычка каршы, аның
тормыш юлы репрессиягә эләгеп кисәктән өзелә.
Бу үзенчәлекле галимнең тормыш юлы. эшчәнлеге,
һичшиксез, өйрәнелергә һәм тәкъдиргә лаек.
I ШАКИР МӨХӘММӘДЬЯРОВ|
Мөхәммәтшакир Мөхәммәдьяров 1883 елда
крестьян семьясында туа. Революциягә кадәр
Петербург университетының юридик факультетын
тәмамлый. Студент чагында ук. татар халкының
әдәби, ижтнмагый хәрәкәтенә актив катнашып, үз
чорының «милләт хадиме» саналып йөри. Татар хал-
кы арасында белем-мәгърнфәт таратырга тырышып
йөрүче мәгърифәтчеләрнең берсе һәм шактый
активы була.
Шулай ук студент чагында ул журналистика белән дә
шөгыльләнә. 1906 елларда <Казан мөхбире»
газетасында, шәкертләр хәрәкәтенә матди ярдәм
күрсәтү кирәклек турында, соңрак «Йолдыз». «Ва-
кыт». «Ил». «Сүз» газеталарында сәүдә һәм
экономика мәсьәләләре турында күп кенә
мәкаләләрен бастыра.
Аннары «Алпавытлар» һәм «Сәүдә законнары»
дигән әсәрләр язып, аларны аерым китап итеп
бастырып чыгара.
Студент вакытында, данлыклы шагыйребез
Габдулла Тукай Петербургка килгәч, беренче булып
ул каршы ала. һәм аны Петербург белән
таныштырып, докторларга күрсәтеп йөри.
Ш. Мөхәммәдьяров революциядән сон, үзенең
элекке «таңчы» иптәшләре кебек, чит илләргә китеп,
эмигрант булып каңгырып йөрмәде. Үз илебездә
калып. Совет властен ныгытуга хезмәт итте. Эчке
Эшләр Министрлыгында укытучы булып эшләде,
шактый күп милиция кадры җитештерүдә ярдәм итте
һәм милиция капитаны дәрәҗәсенә иреште.
Ш. Мөхәммәдьяров — революциягә чаклы
ижтнмагый хәрәкәтнең уң флангысында барган
кеше. Шулай булса да ул. һәлакәт ' орында йөзтүбән
китмичә, бик бормалы һәм бик тайгак юлларны намус
белән үтте, үзенең төп юристлык эшеннән тыш. татар
культурасын һәм әдәбиятын актив пропагандалаучы
да иде ул. Ташкентта пенсиягә чыгып, 1967 елның
февралендә вафат булды.