Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАК ӨСТЕ


Сценарии1
Пәрдә ачыла Анда хор төзелгән була Сәхнә алдына беренче алып баручы чыга.
1 алып баручы. Җәйләр буе кырда гизгән. Иген дулкынында йөзгән. Эшләр
кызгач ялдан бизгән. Икмәкнен чын тәмен сизгән. Әй. мактаулы
игенчеләр — Илгә муллык бирүчеләр.
Хор. Сәлам сезгә, кайнар сәлам!
11 алып баручы (сәхнә алдына чыга).
Җәйләүләрдә тан аттырган. Тырышлыкны гел арттырган, Сөт
күлләрен ташыттырган, Эштә үргә ашып торган Терлекчеләр,
көтүчеләр — Илгә байлык илтүчеләр.
Хор. Сәлам сезгә, кайнар сәлам!
Галәви гармун уйнап, үзе кушылып жырлап. сәхнә алдына килә.
Юллар төште бу якка. Килеп чыктык кунакка. Көндез йөрдек
кырларда. Хәзер инде җырларга. Кемнәр хезмәт батыры. Ана
җырнын магуры!
Хор. Кемнәр хезмәт батыры. Ана җырнын матуры!
Г а л ә в и. Сезнен колхоз кырларында Шифалы җилләр искән.
Хор. Андый жилләр күп исмәгән. Җиргә ихтирам үскән.
Сабира.
Күз төшермә күк йөзенә, Анда бит үсми икмәк. Җиргә кара,
җирне ярат. Тик шунда бөтен хикмәт.
Бу сценарий урак өстендә колхозларда, совхозларда чыгыш ясаучы агитбригадаларга файдалан-,
өчен дип язылды. Анда курсәтелгән исемнәр шартлы рәвештә атынды. Хларны барган хрыннарда
үзгәртергә кирәк булачак. Сценарийдагы мате- риатларнын кайберләре файдаланылмый калырга яки
үзгәртелергә дә мөмкин.
Жирен сине туендыра, Жылыта. киендерә.
Бар байлыгы синен ячеи — Бел анын көен генә.
Туфрагы гел дымлы анын. Күп тамган манган тирем Ак күмәч белән сыйлыйсын. Кадерле кара
җирем.
Кырдан китсәм, туган җирем Моңаеп кала кебек.
Сөймәсәм аны. йөрермен Бер үги бала кебек.
I алып баручы. Комбайнчы Фәсхетдин
— Унган быел ашлык, — ди. Иртән эшкә ашыгып килә, Кич кайтырга
ашыкмый.
II алып баручы. Очраттык без Фәсхетдинне
Кайткан чакта еснә.
— Өздерегез әле. — диде, «Ж-й айлары» көенә. Үтибез анын
заказын. Әзерләп торсын тагын.
Жырны хор башкара.
I алып баручы. Агроном иптәш Бари.
Кырда күп йөреп арый. Ардымы, алтын бөртекне Учына салып карын.
II алЫП баручы. Алтын бөртекне иснәсә.
Арганы шунда бетәр.
Безнең җырны тынлау белән Яшь егет булып китәр.
Ана багышлап бер яки бсрннчә жыр башкарыла.
I алып баручы. Бригадир дус Зөбәйдә йокы күрми бу айда. Ничек
йоклап ятсын. ди. Йокламый бит
бодай да.
Бригадир (йөгереп керә). Мин бригадир. Мина ла бер-ике жыр багышлагыз
әле. Жырны бик яратам мин. Үзем дә җырлыйм. Әллә башта үзем
җырлыйммы?
Галәви. Юк. без сине биетергә исәплибез.
Бригадир. Шул гына калган иде. Әле правлениедә биетеп чыгарганнары
да онытылмый.
Галәви. Ни өчен биетәләр?
Бригад и р. Әй, юк өчен лә. Бригадаң уракка чыкмаган диләр.
Г аләви. Ни өчен чыкмыйсын сон?
Бригадир. Иртәгә чыгабыз. Районнан вәкил килеп әйтте инде. Галәви.
Комбайннарыгыз, ургычларыгыз әзерме сон?
Бригадир. Районнан килгән вәкил карады инде, әзер булырга охшый, диде.
Галәви. Тик үзең генә әзергә охшамыйсың.
Бригадир. Районнан килгән вәкил хәзер канцеляриягә җыелабыз диде,
шунда әйтер инде (ашыгып чыгып китә).
Концерт дәвам нтө.
Урып-җыю алдынгыларының исемнәре, эш күрсәткечләре әйтелә, атарга багышлап яки алар соравы буенча
жыр, бию. нәфис сүз, гармун Тышта машина түктвган тавыш
Вәкил.
Хәбирә.
Гайнан.
Г а л ә в и. Иптәшләр, гафу итегез, безнең «прожектор»ыбыз килеп житте.
Хәзер аны сәхнә артына алып керергә кирәк. Хорда катнашучыларны хәзер
йөк күтәрүчеләр итеп файдаланырга рөхсәт итегез. Барыгыз, кызлар, рәхим
итегез. Бергә-бергә күтәреп кертегез, ә сез, егетләр, «прожектор»га урын
әзерләгез, астына йомшак келәм жәегез. Тиз- тиз йөрегез, сак була күрегез,
«прожекторчыбыз ватылмасын, эшкә тотынгач/ко.ибайнчы фамилиясе
әйтелә) комбайны кебек, берничә минуттан т\ктап калмасын. Ә үзем ник
монда калдым дисезме, шуны белмисезме? Мин бит начальник, «прожектор»
тотып кулны буясам — начар бит. авторитетым очар бит. Минем кул астында
2 алып баручы, ничәмә артист һәм артистка бар. Әһә. «прожектор» керде,
иптәшләр! Үзе керде, фермаларда сез ясарга уйлаган асылма юллардан үзе
килеп керде. Аның нурлары якты, балкыта ул тирә-якны, гаеп-кыек эшләр
юкмы? Яктыртыйк әле утны! Ә хәзер ул сезгә амбар тирәсен күрсәтәчәк.

Сәхнә артыннан якты сузыла, хор ике якка аерылып баса да арттагы зәңгәр пәрдә икенче якка тартыла
Бригадир, шофер, кладовшнк бер капчык янында хәйран калып басып торалар. Мөмкин булса, прожектор
белән һәрберенең йөзен аерым-аерым яктыртырга кирәк.
Бригадир. Игенче намусы бар диген инде шуларда. Бер капчыкка калгач,
ташла да кит, имеш.
Шофер. Монысы үзегезгә, диде бит шалкан Галләме. Ягъни мәсәлән, мин
— шофер Әпсәләм, капчык күтәрергә тиеш булам. 6 потлы капчык кына түгел,
90 потлы машина минем җилкәдә.
Кладовщик. Бәлки ул капчыкның бер башыннан мин тотсын дип әйткәндер
әле. Кладовщик Рәхмәт Каләмкашовнын бүтән эше юк шул. 100 мең потлы
амбарга баш булып та баш череп беткән.
Бригадир. Әллә бригадир Җиһангир үзе күтәрсен диюе булдымы. Мин
күтәрергә түгел, төшерергә яратам.
Шофер. Егетләр, саласы иде бит.
Кладовщик. Саласы иде шул.
Бригадир. Миндә бер сум бар. Салабыз дисәк, күмәкләшик. Шофер.
Капчыкны саласы бар дим мин сиңа. Машинага саласы! Кладовщик. Мин
дә шулай дим бит.
Бригадир, һәй аны әйтәсез икән. Салыгыз, кулыгызны бәйләп куйган кеше
юк ич.
Кладовщик. Сабан туе батыры бригадир Җиһангирга ни булган. ягъни
мәсәлән, шофер Әпсәләм белән икегез ике башыннан...
Шофер. Мин ул капчыктан башка да элдертә алам. Әнә икегез күтәреп
салсагыз саласЫз. Машинамны простой тота алмыйм. Минутым да исәп.
Бригадир Шундый чакта үч иткән күк бер адәм заты күренми бит Ну бу
шалкан Галләмен!
Кладовщик. Әнә, кемнәр анда?
Бригадир. Әй. әй. Гариф бабай, Гариф бабай!
Кладовщик. Колак аппаратын киеп чыкмаган. Ишетми инде ул. Сәрби әби,
Сәрби әби!
Бригадир. Сәрби әби, килегез әле.
Карт белән карчык керәләр.
Карт. Саумы сез оланнар, күрше-коланнар? Үтәләме соң планнар? Бик
какшамаганмы бу амбар? Үтми микән жилләр-бураннар?
Бригадир. Амбары ярый әлегә, менә эш тоткарланып тора, Гариф бабай.
Бер капчык аркасында.
Карт. Бер карчык аркасында дисеңме?
Бригадир. Капчык дим!
Карт. Ә аны әйтәсең икән. Бик дөрес әйтәсен, энем. Үзем дә уйла-
ган идем аны. Менә карчык белән шуны сеГпәшеп килдек әле. Булы- шырга
дип исәпләп килдек.
Кладовщик. Ишетми дип тор син аны.
кан° итем Э Д И Р ®ола® булса эш пешә. Киреләнерләр дип курык-
К а р т. Ул бакча турында дөрес әйтәсен, энекәш. Бу заманда бакчасыз
булмый. Хәзердән хәстәрен күрергә, алмагачын, чиясен дигәндәй, көздән
утыртып калдырырга кирәк.
Бригадир.. Безне төп башына утыртып калдырырга чамалый бу.
Шофер. Аның белән сөйләшеп эш чыкмас. Карчыгына әйт.
Бригадир. Сәрби әби, сез инде колхозга зур ярдәм иткән кеше' ләр...
Сәрби. Ярдәм иткән дисенме? Һи, җан көеге, әйттең сүз! Без аны үзебез
төзедек. Әнә бабагыз председатель иде. Болай җыелып бака күле
ясаучыларны бистә торган иде ул. Мондый капчыкларны ул йон урынына
очыртты. (Теге капчыкка күрсәтә.) Хәзер генә...
Карт. Мин аларны хәзер дә йон йомгагы итеп очыртам әле. Бу җәфалар
шул төенчекне кузгатырга хәлсезләнеп утыралардыр, мөгаен. Без яшь чакта
аны менә шулай гына селтәп ата идек. (Капчыкны шактый җиңел күтәреп,
машинага илтә.) Хәзер генә буыннар какшабрак китте.
Шофер (оялып). Гариф бабай, үзем. үзем ..
Карт. Юлга аркылы торма. Путевкаң кесәңдәме, юлыңда бул. (Шофер бик
уңайсызланып китеп бара, машина кузгалган тавыш.)
Кладовщик. Күрдеңме, бригадир!
Бригадир. Телеңне теш артына яшер.
К арт. Ә бакча турында уйла син, бригадир, уйла!
Бригадир. Киңәшенә рәхмәт, Гариф бабай. Фикер алышырбыз.
Карт. Күпер дисенме, энем! Ватык шул, ватык. Үземнең дә җа ным әрни.
Әллә каян әйләнеп машина гомере чери бит. Гомер черү генә түгел, ашлык
черергә мөмкин. Ашлык, ашлык! Ярар, тагын бер тапкыр чыгып карармын әле.
Көчтән килердәй булса, рәтләрмен мин аны. Карчык та булышыр.
Бригадир. Рәхмәт Гариф бабай, рәхмәт.
К а р т. Кладовщик Рәхмәтне әйтәсезме? Шулай шул. Ялкауланып киткәнгә
охшый.
Бригадир. Үзеңә рәхмәт дим, үзенә. Сәрби әбигә дә.
Карт. Ярый алай булгач. Мәгънәсен беләсең икән әле. Әйдә, карчык,
комбайнчылар эшен карап кайтыйк. Анда да буксовать итүче тере капчыклар
юкмы икән? (Китәләр.)
Бригадир. Әйдә, кузгал, кладовщик. Әпсәләм әйләнеп кайтканчы теге
капчыкларны ташый торыйк! (Китәләр. Зәңгәр пәрдә дә акрынлап ябыла.)
Галәви. Ә хәзер шатлыклы җыр, күңелле музыка яңгырасын!
Ж,ыр тәмамлангач.
Галәви. Гайнан энекәш, шушы кара тактаны гына куйыйкчы.
Г а й и а н. Әллә дәрес үткәрмәкче була инде.
Г а л ә в п. Үткәрәм шул Арифметика дәресе. Мә, шушы акбурны тот әле.
Хәзер өч урынлы бер сан яз.
Г а й н а н. Бүген теге чокырлы елгадан машинаны этеп чыгарганда болай
да саннан яздым инде.
Г а л ә в и. Өч урынлы сан яз дим мин сиңа!
Гайнан. Алты урынлы диген. Кичә автобуста өч урынга алты кеше утырып
килдек бит. Өч урынга билет сатты, алты урынга акча тартты. Бер кибеткә
туктап, стакан ярым хәмер капты.
Галәви Әй тартса сон. бүген бит үзе дә капты. Хәзер үз маши» набыз бар.
Яздыңмы өч урынлы сан?
Г а й н а и. Яздым. 332.
Галәви. Шофер Галләмнең бер айда әрәм иткән ягулыгын язгансың син.
Г а й и а н. Булса булгандыр, аны уйлап тормадым.
Г а л ә в и. Хәзер шуны киредән әйләндереп яз. 233 булдымы’
Гайнан. 233 булды. Монысы безнең күрше шабашник Гарифның колхоз
эшенә катнашмаган көннәре икән.
Галәви. Ә хәзер зур саннан кечкенә санны ал!
Г а й н а н. 332 дән 233 не алгач, каладыр, каладыр... 99. йөзгә берәү
тулмаган. Комбайнчы А1оратханнын иң югары норма үтәлеше. Ә иң түбәне
күпме булганын беләсеңме? Мин беләм. Кичәге күрсәткече 59 процент.
Галәви. Алайса, зур саннан кечкенә санны ал.
Гайнан. Алдым. 40 кала.
Г а л ә в и. Монысы нәрсә?
Гайнан, һе, 40 ны беләбез инде аны.
Безнең күрше Моратхан.
Яше узган кырыктан.
Аерылмаган <кырык»тан.
Шушы «кырык> кырык тапкыр Кесәсен дә кырыккан.
Милнинягә юлыккан.
Кемдер чәчен кырыккан.
Челләдә дә бүрек салмый Инде шушы хурлыктан.
Г а л ә в и. Зирәк егет икәнсең. Арифметикадан «5» ле. Алга таба китәбез,
концертны дәвам итәбез.
Программа нигезендә, жыр. бию. нәфис сүз. музыка коралларында уйнаулар бер-берсен алыштыра
тора.
Г а л ә в и. Әй. егетләр, кызлар, <прожектор»га әйтегез, агроном кабинетын
яктыртыгыз. Үзе килә алмый, эшләре бик тә тыгыз!
Зәңгәр пәрдә тартыла. Агроном өстәл янында. Яза, счет сала, тәмәке кабыза, сүнгәч тагын кабыза, берничә
тапкыр уфылдап куя. графинадан су эчә. сәгатенә карап ала, нигәдер ризасызлык белдереп башын чайкый.
Тагын язарга утыра. Шул вакыт шофер керә. Шыпырт кына килеп агрономның күзләрен каплый. Агроном
сискәнеп, куллары белән селтәнә.
Агроном. Я. шаярма инде, Нажия! Ни хакың бар агрономның күзен
томаларга? Абау, кулларыңны тагын юмагансың. Механик кешегә гел бензин
белән тынчып йөрергә димәгән. Ягулыкка экономия ясарга кирәк. Синең
кулларыңа сыланып кына да елына 100 грамм бензин бетә торгандыр. (Шофер
агрономның күзләрен ныграк кыса) Наҗия дим. ташла әле шул мәгънәсез
шаяруларыңны. Бар белгәнен күз томалау.
Шофер (тавышын үзгәртеп). Нишлисең, җан кисәгем? Әллә урак
урасыңмы?
Агроном. Чү. ни булды сиңа, тамагың карлыккан? Наҗия дим, я инде?
(Башын селкә, шофер кулларын җибәрә.) Монысы нинди әкәмәт тагын? Кайда
Нажия?
Шофер. Кош булып очты, җил бутын исте. Әйдә, иптәш агроном, сезне
алырга килдем.
Агроном. Иптәш шофер, обедка кайтырга иртәрәк әле. Борчылмагыз. мин
жәяү дә кайтырмын.
Шофер. Юк. мин сезне басуга алып китәм. Таллы бригадасына.
Агроном. Бүген беркая бармыйм. Бик зур эшкә кереп чумдым.
Шофер. Сез эшләгез, эшлә, иптәш агроном. Мин канцеляриягез не
машинага тагып алып китәм. Шунда яза-яза барырсыз. Кузгалдыкмы?
Агроном. Алай гына ничек китим мин? Командировочное кәгазе дә
яздырмаган. Күрше авылга барабыз бит. Командировочныйсыз булмый.
Председатель белән бухгалтер килгәнен көтик инде.
Шофер. Алар икесе дә басуда. Председатель мине үзе жибәрде.
Агроном. Соң ул минем урып-жыю планы белән утырганны белми
микәнни?
Шофер. Нинди план тагын? Урып-жыю планын күптән кабул иттек ич инде.
Җыелышта үзең укыдың.
Агроном. Анысы колхоз буенча бит. Мин чистый агрономический план
төзим. Полный расчет белән.
Шофер. Әле тиз бетәме соң?
Агроном. Минимум — унбиш көн.
Шофер. Соң, иптәш агроном, ничә көннән бирле инде урабыз бит.
Агроном. Әкият сатма. Минем план өлгермичә ашлык ничек өлгерсен.
Шофер. Өлгерә икән шул. Сезнең план өлгермәсә дә, үз вакыты житкәч
иген өлгерә икән. Председатель әйтмәдемени?
Агроном. Планым өлгерсен дидем ич мин аңа. Ә ул көлде генә. Менә
плансыз эшләп агротехниканы бозачаклар, уңышны коячаклар. Аннан мин
жавап бирәсе.
Шофер. Сезнең план өлгергәнен көтсәк, ашлык коелмасмы?
Агроном. Ул план белән утыра-утыра үземнең чәчем коела башлады инде.
Шофер. Әйдәгез, бөтенләй пеләшләнеп беткәнче пеләшләнә башлаган
басуларга юл тотыйк, иптәш агроном.
Агроном. Барып карыйк (тора, кәгазьләрен җыя). Ә командировочное
кәгазен кайдан алабыз?
Зәнгәр пәрдә ябыла.
Г а Л Ә В И. Алда — бушый барин кырлар.
Ча<ылып китә аа чыклар. Иртәнге кояш нурында Иркәләнә
капчыклар.
Машиналар, машиналар. Бер тоташ колонналар. Елнын шушы
вакытында Туктаусыз агылалар.
Шофер дус, син бу чорларда Көнне төнгә ялгыйсын.
Эшен герләп бара икән. Шушы гөрләү — ял! — дисен.
Чәчәк бәйләме сузсак та Үрелеп алалмассын.
Жыр букеты бүләк итсәк, Кабул итми калмассын.
Алдынгы берничә шофернын исеме әйтелә^алар соравы буенча күмәк яки ялгыз
Галәви. Җәмәгать, хәзер ут ягабыз.
Гайнан. Кайда?
Галәви. Шушында, сәхнә уртасында!
Гайнан. Янгын чыкса?
Галәви Чыксын. Шуның өчен ягабыз да!
Г а й н а н. Пожарниклар минут эчендә килеп сүндереп китәчәкләр.
Галәви. Сүндерә алмаслар. Үзләренә ут капканын да сизми ка лырлар.
Хәзер үк ут ягабыз, зарарлы күренешләрне салабыз да яндырабыз. көлләре
күккә очсын. Кабыз, әйдә, чәнечкеле, үткен уклы җыр уты! (Таягын күтәрә.
сәхнәгә бер-бер артлы ал-кызылдан киенгән егетләр, кызлар керә.)
Урындагы фактлар буенча кимчелекләрне тәнкыйтьләп чыгарылган җырлар дәвам
итә.
1 алып б а р у Ч Ы. Яратам кырда кухняга Бер тукталып китәргә.
Итле аштан, каймагыннан. Пәрәмәчтән,
коймагыннан. Сарык, куян, кош итеннән.
Сумсасыннан, паштетыннан — Аз-маз
авыз итәргә!
Повар апа. тагын өстә. Бигрәк тәмле пилмәнен. Нигә инде шушы кырга
Әллә кайчан килмәдем?
Ашынны бер кабу белән Көч арта беләкләрдә. Повар апа. килдек
сине. Җыр белән бүләкләргә.
Хор яки ялгыз жырчы берничә көй башкара. Сәхнә бушый. Бер яктан бригадир, икенче яктан ярдәмче
килеп керә.
Я р д ә м че. Иптәш бригадир, борчак уңышын хәбәр итәргә ашыктым.
Хәзергә телдән генә әйтәм, язмача соңрак булыр. Кичә суктырган унбишенче
участокта һәр гектардан уртача уңыш 20 центнер! Күп бит. иеме!
Бригадир. Тагын борчак сиптерәсеңме? Бик беләсең килсә, ун центнер
андагы уңыш! Кичәге үлчәү шуны күрсәтә иде.
Ярдәмче. Ә бүгенге үлчәү, бик беләсең килсә. 20 центнерны күрсәтә.
Ышанмасаң, комиссия җибәр, я үзең үлчәп кара!
Бригадир. Төнлә яңгыр яуганда өстенә япкан идегезме?
Ярдәмче. Гаеплемен, иптәш бригадир. Мин барып җиткәндә яңгыр
туктаган иде инде.
Бригадир. Яңгырда борчак бүрткәнме соң?
Ярдәмче. Бүртмәгән кая. борчак чумары хәтле булганнар.
Бригадир. Әнә шул бүрткән борчакны бүрттереп йөргәнеңне төшендеңме
инде?!
Алар кисәләр. Алып баручылар аерым программада концертны дәвам итәләр. Тагын бригадир белән
ярдәмче керәләр.
Ярдәмче. Иптәш бригадир, рапорт бирергә рөхсәт итегез. Бригадир.
Рөхсәт.
Ут ягабыз, ут ягабыз. Кирәкми коры
утын. Кимчелекләргә каршы без
Кабызабыз жыр утын.
Килеп житә пожарник,
— Каян чыккан пожар, — ди.
Пожарник та тәнкыйть утын
Сүндерәлмәс, пожалуй.
Тракторчы Иргалидә Бетмәгән ди
иркәлек. Черем итеп бара икән
Кабинада тирбәлеп.
Гали унган комбайнчы. Урган чакта урыр
нык. Тик кистергән башаклары Бер
чүмәлә булырлык.
Комбайнчы булганнан соң, Вәлимен эше
башка.
Комбайнга утырып кына Кайта көндезге
ашка.
Рәхимжан шәп кибетче.
Сәүдә итә кич-иртә.
— Ярты алсаң күп була, — ди, «йөз»не
салып эчертә.
Ярдәмче. Сезнең карамакта бригада бүген бөртекле культуралар уруны
тәмам итте. Бригадир ярдәмчесе Әхмәди Шәхмәдиев.'
ригадир. Күз буямагыз! Урылып бетмәгән биш гектар арпаны беркайда
да куя алмассыз.
Ярдәмче. Бөртекле түгел ул. иптәш бригадир.
Ь р и г а д и р. Арпа әле кичә генә бөртекле культура булып исәпләнә иде.
J
Ярдәмче. Кичә исәпләнгәндер дә, бүген... юк шул Бөртекләре...
окончательно... коелып беткән.
Бриг а д и р. Чәч бөртекләрем дә коелып бетәр әле синең белән. Ындыр
таоагында охрана бармы?
Ярдәмче. Булмыйча. Хәлиулла бабайны икәү бергә илтеп куйдык бит.
Бригадир. Бар тикшереп кайт, йоклап ятмыймы?
Ярдәмче китә, зәңгәр пәрдә ачыла.
Каравылчы. Кем килә, әйтмәсәң — атам.
Ярдәмче. Мин, мин, бригадир ярдәмчесе. Ата күрмә. Хәлиулла абзый.
Каравылчы. Атмыйм ла. Нәрсә белән атыйм. Бодай тутырып кына атмасам
шул.
Ярдәмче. Өстеңдә дә юка икән. Салкын түгелме?
Каравылчы. Өстә юка булса — ындыр калын. Төне салкын булса — көшеле
җылы. Менеп яткач арканы пешерә.
Ярдәмче. Пешерә дисеңме? Каяле. кая? Кызганмыни соң бу?
Каравылчы. Кызган шул Бик кызган. Кызганучы гына кү ренми.
Ярдәмче. Кызгану сиңа да хәрам түгел ич.
К а р а в ы л ч ы. Кызгану әхрән вазифасына керми.
Ярдәмче. Таратырга, болгатырга ярый инде сиңа да.
Каравылчы. Тарата торган гадәтем юк. Әхрән өчен гүпчи яраган эш түгел.
Болгатырга дисең? Көшелләрне түгел, кешеләрне дә болгатканым юк. Мин—
әхрән. Мин саклауны белом.
Ярдәмче, һич кичекмәстән бригадир иптәшкә язма хәбәр итәм. Каравылчы.
Минеме? Таратмый, болгатмый дипме?
Ярдәмче. Сине түгел лә! Бодай хакында. Таратучылар, болгатучылар
табып җибәрсен. Аңарчы мин дә көшел ләүкәсенә менеп парланыйм әле.
Зәңгәр пәрдә ябыла.
Г а Л Ә В И. Мондыйларны узындыру
Ярамый конфет белән.
Парлап алу бик мәслихәт Чын. каннар тәнкыйть белән.
Гайнан (керә). Концертны берничә минутка туктатып торуыгызны үтенәм.
(Прожектор утлары больницаның кабул ит\ бүлмәсен яктырта.) Кемдер
авырып килгән. Бәлки аңа безнең дә ярдәм кирәктер. (Зәңгәр пәрдә ачыла.
Кабул итү бүлмәсе. Анда врач һәм тап-таза, Япь-яшь егет.)
Егет. Доктор апа сез буласызмы?
Врач. Мин булам. Нәрсәдән зарланасыз?
Егет. Председательдән.
Врач. Больницага килергә машина бирмәдеме?
Егет. Кем машина сорасын аннан. Авыр эш кушып җәфалавы белән үзәккә
үтә. Әле менә кыр станындагы ашханәгә продукция ташырга куша.
Врач. Нинди чир белән интегәсез сон.
Егет. Менә хикмәт. Врач икәнсез, анысын сез әйтегез инде, хи - хи .
Чиремне табыгыз да, больницага салыгыз.
Врач (егеткә текәлеп карый, тегесе чигенеп куя), йөрәгегездә куркыныч
бар.
Егет. Сез ни сөйлисез? Кайдан беләсез?
Врач. Күзләрегез әйтеп тора.
Егет. Менә хикмәт. Әле мин йөрәгем авырый дип уйламый идем.
Врач. Авырый икән шул. Хәер, аракы эчмәсәгез, тиз төзәлер.
Егет. Менә хикмәт. Эчкәнем булса икән.
Врач. Эчкәлисез шул.
Егет (залга карап). Менә хикмәт. Күз буучыдыр бу. Сәйфидә самогон
төшергәнне әйтмәсен тагы.
Врач. Хәзер үк кайтыгыз да председатель янына керегез. Нинди эш кушса
да баш тартмагыз. Физкультураны да онытмагыз. Бик кирәк ул сезгә.
Егет. Менә хикмәт. Спорт мастеры булып куярмынмы? Юк инде, доктор
апа. Мин 25 яшьтә хәзер. Малайлар уены уйндрга буыннар каткан.
Врач. Бөек галим Павлов синнән 50—60 яшькә олырак вакытында да
велосипедта йөргән, городки уйнаган.
Егет. Картайгач, кешегә балалар акылы керә щул. Ул яшькә җиткәч, әллә
мин дә уйнармын.
В р а ч. Жита алырсызмы? Ялкау кеше озак яшәми.
Ere I. Менә кил син больницага Ярдәм өмет итеп кил. Ярдәм уры нына сина
— авыр эш. очсыз-кырыйсыз физкультура, кып-кыска гомер.
Врач. Юк. мин сезгә баштагы икесен генә тәкъдим итәм.
Егет Болай булсагыз, авыруларны больницадан биздереп бетерерсез әле.
Берегезне дә тыңламыйм. Сезне дә. председательне дә. Үз башыма да мәкинә
тутырмаган. Өйгә дә кереп тормыйм, комбайннан салам ташлатырга барам.
Авырсам, үзегез ялынып килерсез, ну мин
комбайннан төшмәм.
1 алып баручы Әй шәп ирач Лидия,
An-ак халатын кия.
Ап-ак бүлмәгә керә.
Чирләп килсәк.
«бик тәмле» дип,
Бик әче дару бирә.
II аЛЫП баручы Кыр батыры авырмасын.
Чирләр ана кагылмасын. Шундый изге теләк белән. Таңнан торып кырга килгән. Сәламлиләр алтын
кырлар.
Бездән сәлам — ялкын жырлар!
Медицина работникларының яраткан берничә жыры башкарыла.
I алып баручы Янгыра. жыр. еракларга.
Уралма тирәкләргә.
Арган чакта көч булып син Кабатлан йөрәкләрдә.
Хор. Саубуллашу жыры жырлана.
II алып баручы Хушыгыз, апалар, абыйлар,
Энеләр, сенелләр.
Дәртле эш утында Җилкенсен күңелләр.
1 алып баручы. Күп сездә эшчәннәр. Уйганнар, тырышлар. Гел унсын игеннәр. Мул булсын
унышлар.
Г а Л Ә В И. Эшләгез берләшеп.
Яшәгез гөрләшеп.
Өстәлеп торсын гел Сөенеч һәм бәхет!