УКУЧЫ ӨЧЕН ЯЗАБЫЗ
окладлардан да. чыгышлардан да күрәбез: 1966 елда да безнең азучыларда иҗат активлыгы
җитәрлек булган. Драматургияне искә алмаганда, барлык жанрлар буенча да шактый күл һәм
җитди әһәмияткә ия булырлык яңа әсәрләр иҗат ителгән. Шулай да. узгаи елларга караганда
бераз үзгә буларак, бу елда лоззиябез нәтиҗәлерәк күренүен әйтәсе килә. 1966 елда С. Хәкимнең
«Үрләр аша» поэмасы, С. Батталның «Чирмешән якларында» романы кебек күләм ягыннан да, идея
эчтәлеге ягыннан да җитди әһәмияткә ия булган әсәрләр игълан ителде, гражданлык пафосы белән
сугарылган лирик шигырьләр язылды. Яшь кечләребез алып килгән шигырьләр дә поэзиябезне
әһәмиятле яңалыклар белән тулыландырдылар.
Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме буенча да узган елда сизелерлек, күзгә күренерлек
әһәмиятле хезмәтләр донья күрде. 1966 елның зур юбилейлар елы булуы да тәнкыйтьчеләребеэне
активлаштыра тешәргә ярдәм итте. Муса Җәлил, Г. Тукай, Ф. Әмирхан иҗатлары турында күп кенә
әһәмиятле хезмәтләр барлыкка килде.
Прозабыз турында мин Гарнф Ахунов (докладчы буларак) әйткән фикерләр белән нигездә
кушылам. Тик кайбер әсәрләргә карата биргән бәяне бәхәсле дип карыйм.
Сүз башлыча Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә кагыла. Бу әсәр турында
сойләгәндә, аның әдәби эшләнеше, сайланган эчтәлеге һәм проблемаларның әдип тарафыннан
сәнгатьчә хәл кылынуы хакында әйтелгән фикерләр белән мин тулысынча кушылам. Ләкин бу
хикәя узган елда язылган барлык проза әсәрләре арасында иң югары урында тора дигән фикер
белән бәхәскә керәм. Ченки әдәби әсәргә бәя биргәндә аның сәнгатьчә эшләнеше ни дәрәҗәдә
булуга карап кына фикер йорту белән чикләнә алмыйбыз. Бер үк дәрәҗәдә, хәтта күбрәк дәрәҗәдә
дисәк тә артык булмас, аның идея эчтәлегенә дә игътибар итәргә тиешбез һәм итәбез.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясендә авторның укучыны олкән буын кешеләренә карата
игътибарны кочәйтергә чакыруы бик дорес. Бүгенге тормыш коймәсеиең койрыгын күптән үз
кулларына алган яшь һәм урта буын кешеләрен ата-аналарыбыз, әби- бабаларыбыз очен изге
булган хисләр, йолалар белән җитәрлек хисаплашмауда гаепләве дә урынлы. Бу кадәрссе белән,
әлбәттә, килешергә була. Ләкин Әмирхан иптәш, минемчә, бу мәсьәләдә тормыш үзе чыгарган
кануннар белән исәпләшми.
Реаль тормыш халыкта борыннан килгән гадәт-йолаларның, традицияләрнең яхшыларын
дәвам иттерү, аларны яңа шартларга буйсындырып, тәрәккый иттерү, тулыландыру һәм баету юлы
белән бара. Моны без барыннан да элек терпе буын кешеләре арасындагы монәсәбәттә күрәбез.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясендә автор бүгенге тормышыбызда әйдәүче урын тоткан буынны
инде картлыкка чыккан буынга каршы куя. Ягъни ике якның б ерсен кире кагу позициясендә тора.
Автор, бәлки, мин алай куярга теләмим, дияр. Бары яшьләрнең картларны аңламаганлыгын гына
күрсәтергә теләдем, дияр. Әйе, әсәрне шулай аңлатырга да урын бар. Чонки андагы яшьләр чыннан
да картларны үзләренчә хормәт итәләр. Ләкин үзләренчә генә шул. Аларча караганда, остенә кияр
киеме, ашарына ризыгы, торыр очен җылы урыны, хәтта аерым бүлмәсе булгач, карчык кешегә
тагы ни кирәк! Ә ул карчык — барыннан да элек кеше бит әле! Зур үткәненә, бүгенгесенә, балалары
аша киләсе коннәренә до баглы кичерешләре, уй-тойгылары, бай. катлаулы эчке доньясы булган
кеше! Яшь буын моны аңламый. Бу. әлбәттә, әдәби әсәр очен катлаулы психологик момент. Ләкин
мәсьәләнең аянычлы ягы шунда: автор бер-берсенә каршы куелган бу ике буын кешеләренә
монәсәбәттә объектив позициядә тора алмый — үзе дә ике якның берсенә кушылып китә. Тагын да
аянычлырагы. картлар ягына, әсәрдә сурәтләнгәнчә,
1 Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышны ябу алдыннан булган чыгыш.
Д
инде бетүгә хөкем ителгән, төзәлмәс чиргә мөбтәпя булган, хәтта инде үлеп үк киткән Акъәбиләр яки,
өрәге бу дөньяда булса да, үзе кеше буларак инде күптән сафтан чыккан Миңлебай картлар ягына
кушыла.
Мин моны әсәрнең стилендә күрәм. Чөнки авторның бөтен мәхәббәте, барлык җылы хисләре
Акъәбиләр ягында. Ул апарның тойгыларын, хәрәкәтләрен якын күреп, үз күреп сурәтли, аларны
кызгана, кызгандыра... Дөрес, ул Акъәбигә каршы куелган яшь буын кешеләрен дә кара төсләргә
буямыйча, тормышта ничек булсалар, шулай күрсәтергә тырыша. Ләкин язучының боларга
теләктәшлек күрсәтмәве һәр җөмләсеннән диярлек сизелеп тора. Дларның тышкы хәрәкәтләре дә, эчке
дөньялары да ирония аша, ничектер примитивлаштырып бирелә. Нәтиҗәдә укучыны алга әйдәү
урнына, аны артка, иске авылга, тизәк яккан учаклар, салам түбәләр, читәннәр авылына йөз
юнәлдертергә тырышу килеп чыга. Туган ил төшенчәсен тарайтып аңлата.
Хикәянең ахырында үзенең ничә ел яшәгәнен дә оныткан Миңлебай картның Акъәби турында: —
Ул үлмәде, ул кайтыр! — Дип раславы, аның тизәк көле астында пыскыган учагын сүндермәскә өндәве,
йомшак итеп әйткәндә, миңа аңлашылмый. Кайбер иптәшләр бу образга карата, ул бит инде күптән
аңын җуйган, алҗыган карт, аның сүзләреннән нинди дә булса мәгънә эзләү урынсыз чокчыну булыр
иде, дияргә телиләр. Шулай да булсын, ди. Ләкин аны хикәясенең финалына китереп куйган автор үз
акылында бит! Әдәби әсәрдә һәр детальнең автор теләсә дә. теләмәсә дә гомуми- ләштерелгән икенче
мәгънәсе дә буласын аңламый торган кеше түгел.
һәрхәлдә, минемчә, әсәр бәхәсле, ул укучыны кирәкмәгән юнәлештә уйландырырга да юл
калдыра.
Һәм шушы уңай белән узган еллардагы йомгаклау җыелышларында да әйтелгән фикерне
кабатларга туры килә. Ягъни бездә бәхәсле әсәрләр языла тора, басылып чыга тора, алар турында
кулуарларда сүз көрәштерүләр дә бара, ләкин матбугат битләрендә ачык бәхәс булмый кала. Бу безнең
хәрәкәттәге әдәбиятыбызга багланышлы кыю тәнкыйтьнең һаман да йомшак икәнлеген күрсәтә торган
хәл. Шушы ук җитешсезлегебсз бәласе буларак, бездә әле һаман да әдәби кыйммәте бик аз бул ган яки
бөтенләй булмаган әсәрләр, «басылса гаҗәп түгел, басылмаса хаҗәт түгел» җөмләсенә керә торган
тезмәләр һәм чәчмәләр, диалоглар һәм монологлар газета- журнал битләрендә генә түгел, нәшрият
чыгарган китаплар арасында да, сәхнәләрдә дә, эфирда да, телевизор экраннарында да үзләренә урын
табалар.
Зәет Мәҗитов иптәш үзенең докладында укучы өчен язылган тәнкыйть җитмәве турында,
минемчә, бик дөрес әйтте. Бездә чыннан да әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр һаман да
күбесенчә автор өчен, нәшрият яки театр өчен язылалар. Киң катлам укучы өчен язылган тәнкыйть
мәкаләләре күбрәк булсын! Барыбыз да укучы өчен язабыз.
Без хәзер бөек юбилей елында. Алда Бөек Ленинның тууына 100 ел тулу көне якынлаша. Узган
әдәби елыбыз да шушы тарихи көннәргә әзерлек билгесе астында узды. Бу уңай белән безнең
әдәбиятыбызда Ленин образын гәүдәләндерүгә багышланган һәм җир шарында беренче булып яңа
дөнья тезү шартларында узган ярты гасырның тарихи яктан аеруча әһәмиятле чорларын
җанландырган әсәрләр язылды һәм язылу естендэләр. Һәр язучы, бик табигый буларак, бу зур
бәйрәмне аның әһәмиятенә лаеклы булган яңа әсәр белән каршы алырга әзерләнә. Бу, әлбәттә, бик
мактаулы эш. Ләкин Совет властеның илле еллыгы — ул гади бәйрәм генә түгел. Дөнья күләм зур
тарихи вакыйга. Шуңа күрә бу тантананы турыдан-туры аның үзенә багышлап язылган яңа әсәрләр
белән каршы алу гына җитми. Узган 50 ел революциянең җиңүе өчен, аның бүгенге тантанасына килү
өчен әзлексез көрәш еллары булдылар. Соңгы ике ел эчендә генә түгел, 50 ел эчендә ирешкән
уңышларыбыз белән каршы алабыз без бу бәйрәмне.
Хәзер безнең алдыбызда шушы ярты гасыр эчендә иҗат ителгән әсәрләребез арасыннан заман
сынавын яхшы үткән иң күренекле әсәрләребезне дә искә төшерү, мөмкин булган дәрәҗәдә аларның
үзләрен күрсәтү, шушы елларда туып җитлеккән һәм илебезнең хөрмәтле кешеләре рәтенә кергән
язучыларыбызиың әдәби портретларын бирү, елдынгы замандашларыбыз, үзебез кичергән көрәш
еллары турында чын әдип каләме белән язылган җанлы истәлекләр бастыру бурычлары тора.