Логотип Казан Утлары
Повесть

ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК

Автобиографик повесть
IV
енә печән өсте дә житте. Әлеге шул бер күзе «өшегән» кара байталны жигеп, әти белән абый, мин болынга гешеп киттек.
йорт хужалары, күбесе картлар, зур бер төркем булып, болын кы-рыеннан печән өләшеп баралар. Бу эшнең дә уртасында әлеге шут Гыйбаш абзый. Кишәрлекләрнең берсенә килеп җиткәч, ул шобагалар салган әлеге шул ак эшләпәсен, селкетә-селкетә, өскә күтәрә Кайсы да булса берсе үрелеп, эшләпәдән хуҗалыкларның тамгалары салынган юкагач шобага ала. Кем тамгасы чыкса, нәүбәттәге болын кишәрлеге шул кешегә була.
Үлән куерак төшкән җиргә барып җиткәндә, агайларның кайсы кулын уа, кайсы телләрен чартлаталар:
— Их, менә бу төш мина чыкса! — диләр.
— Миңа чыкса да эчне тишмәс иде дә бит!
t\r кузгалагы баскан яисә үлән такыр төшкән урыннарны күрүгә, сулагай кулларын селтәп, мондый хәлне күрергә язмасын дигәндәй, читкә борылалар
— Чәнчелеп кенә китте! Бу төш чыкса елата инде!
— Мал-туарның бәхете булмаса. нишләрсең...
Мин, үзебезгә һәйбәт печәнлек чыгартасым килеп, һаман картлар тирәсендә бөтерелим, Гыйбаш абзыйның эшләпәсеннән күземне дә алмыйча. һаман көтәм. Чөнки, начар печәнлек чыкса, әти кашларын җимереп. тагын ла кырыслана төшәчәк Шундый кояшлы, куанычлы матур көндә бөтен авыл кненеп-ясанып болынга төшкәндә, минем аны да бүтәннәр шикелле, шат итеп күрәсем килә.
1 Диваны Башы 5 санда.
М
Ләкин мин теләгәнчә булмады. Безнен сәнәк тамга Ажги амбары янындагы кашлак урынга чыкты. Әти. каһәрләнеп:
— Әй, нәләш. нәләш!—диде. — Чәнчелеп кенә китсен. Уңмадык! Югары башы тап-гакыр. суга башташ өлешен гел ат кузгалагы баскан!
Гыйбаш абзый, атлыйсын атламыйча, туктап калды:
— Сукранма, Бәшир абзый, көялеге килер, — диде. — Өлешеңә чыккан көмешең. Төптәнрәк чапсаң, бер йөк чыга да чыга моннан. Билләһи чыга!
Әти аның күзләренә усал итеп, туп-туры карап торды да:
— Әй, Гыйбаш, Гыйбаш! — диде. — Телең юмалый, ә менә күзләрең телен әйткәнгә ышанмый. Нигә рияланасың? Юньлесе безгә чыгамыни аның?
— Нишләп алай дисең, нишләп чыкмасын? Мин сихерче түгел бит! Шобага ниндигә чыга...
— Нишләп икәнен син үзен беләсең! Оныткан булсаң, әйтим: кайда бал эчәм — анда мул печән, кайда фәкыйрь — анда печән дә такыр.
Гыйбаш абзый нидер әйтмәкче булып авызын ачты. Тик сүз таба алмады. Эшләпәсен салып башын кашыды. Күзен челт-челт йомып сакалын да сыйпаштырып карады. Алай да кирәкле сүз килеп чыкмады. Кулын селтәп китәргә жыенганда кинәт борылды да әтинең янына ук килде, бик кызганыч итеп пышылдарга кереште.
— Син гадел кеше. Бәшир абзый, жир астындагысын да күрәсең. Үземнең дә жаным кыйнала. Бер генә гөнаһым булды, бары бер генә! Нишлим соң? Балаларым ыштансыз да күлмәксез. Өемдә бер умачлык оным юк. Ачтан үлиммени?
Әти, казык каккан кебек, бер сүз әйткән саен йодрыгы белән җиргә кизәнә-кизәнә:
— Үл, үл, үл! — диде. — Җаныңны бер умачлык онга сатканчы, ичмасам, ачтан үл! «Ачтан үлсә үлде, иллә мәгәр баш имәде!» диярләр.
Әтинең кыяфәте бик усал иде. Әйтерсең, ул Гыйбашка чынлап та үләргә куша.
Гыйбаш кинәт кулын күкрәгенә куеп, кызганыч тавыш белән ыңгырашырга тотынды.
— Әвәлгесе — актыгы. Билләһи, валлаһи, таллаһи! Тагын берәр ишетсәң, бигемә төкер, жәмәгать җыенына чыгып кычкыр!
Шулай торганда аны староста дәшеп алды.
— Әй, нәрсә вәгазьләп торасың тагын анда?.. Чыккан — беткән, пычагыма кирәкме тагын!
Узып барышлый Гыйбаш аңа да ачуланды:
— Кит әле моннан! Син йөрисең тагын канга тоз салып!
Староста күзен акайтып, читкә тайпылды.
Күрше Гайни абзый узып барышлый шаяртып алды:
— И, кайгырма. Бәшир! Аның каравы, Ажги амбары янында чыккан. Күршеңдә хәзинә бит! Тартгың чыгардың капчыгы белән онны! Тик ят шунда кабартма-коймак пешереп. Әйе түгелме?
Бу аның көлүе инде. Безнең өлеш янындагы «Ажги амбары» дигәннәре тегермән буасында текә ярлы тирән бер чоңгыл гына ул. Бервакытны тегермәннән кайтканда Ажги кушаматлы кешенең шушы текә яр кырыенда арбасы ауган да биш капчык оны шушындагы чоңгылга төшкән. Шуннан соң, теге кешенең булдыксызлыгыннан көлеп, бу чоңгылны шулай атый башлаганнар. Ажги Миңлебай моңа үзе һич үртәнми, киресенчә, шул мәзәкне сөйләгәндә иң элек үзе көлә башлый.
Кайбер хужалар, атларын юл буенда тугарып, эшкә дә керешәләр. Чаба башлаганчы күрше белән ике арага ызан сызарга кирәк икән әле. Әти кечтеки абыйга, елга буена төшеп, андагы казыктан туп-туры үзенә
таба печән ерып менәргә кушты. Үзе. чалгысын тотып, бу баштагы билгегә килеп басты. Минем лә эшкә ярыйсым килә иде.
— Әти. мин барыймчы. — дидем.
Мин әйткәнне әти колак яныннан гына уздырды. Анык мыеклары чуалган чак икәнен дә сизеп торам, югыйсә. Шулай да кыбырсыкның шул инде аның. Кысыласы килеп кенә тора бит.' Тагын бер әйтеп каралым:
— Әти, мин сызыйм инде!
— Булмый ул синнән!
— Туп-туры атлап киләм, сиңа карап кына...
— Әйтелде бит сиңа!
Мин нәүмизләнен китеп бардым да куак төпләреннән җиләк эзләргә тотындым. Җир җиләге белән каен җиләге шулкадәр пешкәннәр, кып- кызыл тат;.ы тамчы булып мөлдерәп кенә торалар. Каен җиләгенең исе тагын, исе! Андый татлы хуш ис бүтән бер җиләктә дә булмый. Ул ис бармагыңда да әллә кайчанга хәтле бетми.
Бер-икене өзеп кабуым булды, тагын әти тавышы:
— Таптама!
Як-ягыма карандым да, иптәш малайлар да күренмәгәч, сөмсерем коелып, арбага менеп утырдым.
Бөтен болын естенә, күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән. Әле тегендә, әле монда кояшка каршы, яшен яктысыдай, чалгы йөзе ялтырап китә. Тирә-якта шундый күңелле! Бик күбесе печән чаба, яшь-җилбәзәк су коенып йөри, бер-берсенә шаян сүзләр әйтешәләр, рәхәтләнеп көлешәләр.
Болын өстен яңгыратып, әле уңда, әле сулла көйләп-көйләп чалгы яныйлар. Чалгы чыңлаган тавыш инеш буендагы әрәмәләрчәң кайтаваз булып яңадан әйләнеп менә дә басу өсләренә таралып юк була. Болын буйларын яңгыратып колыннар, кырыкмышлар кешнәп җибәрә. Алар- ның муеннарында кыңгыраулар, кечкенә шөлдерләр чың-чың килә. Әлеге базардан кире әйләнеп кайтмаган җирән колын күз аллыма килде дә миңа тагын да күңелсезрәк булып китте. Менә бит, мин бүген, мөгаен, анарга атланып төшкән булыр идем...
Кешеләргә күңелле. Ә безнең әтинең кашлары һаман җимерелгән. Кечтекн абыйга да эләкте. Ул су буеннан әтигә таба, тар басмадан чыккандагы шикелле, әле бер ягына кыйшаеп, әле икенче ягына ава төшеп чалыш-чолыш атлый башлаган иде, әти аны шундук куырып алды:
— Туры бас! Нәрсә син. исерек аю шикелле, чытыйн-чотыйн атлыйсың? Аягың камырлан әвәләгәнме әллә?!
Күрәсең, үлән ерып менү дә җиңел эш түгелдер...
Арба өстеннән мина чуп-чуар болын өсте бөтенләе белән күренә. Минем шикелле бала-чага чикерткәләрдәй арлы-бирле сикергәлиләр, җиләк җыялар, куышып уйныйлар Минем дә шулай, ялан аягымны кытыкландырып, үлән арасында йөгереп йөрисем, әрәмәләр арасында уйныйсым, су буена төшәсем килә.
Ул арала, ирләр чапкан печәнне таратып киптерергә дип. авыл юлыннан тнркем-төркем булып хатын-кызлар төшә башлады. Алар һәммәсе бәйрәмчә киенгән. Өсләрендә яңа күлмәкләр, алларында иңбашлары күпертмәле чиккән алъяпкыч, башларында яулык өстеннән, бәйләмичә, купшыланып өстән генә салган юка шәльяулык, иңбашларында тырмалар. Бактың исә. алар җыенча киенгәндер әле. Соңгы җыен бәйрәменнән кичә генә кайттылар бит.
Шул чуар төркемнәр эченнән, ерактан ук таныйсым килеп, мин әни белән апай килеп чыкканны көтәм. Түшен киеребрәк, өздереп атлаган тәбәнәгрәк гәүдәле, иң купшы киенгәне апай булыр. Аның янында биле
авырткан сыман аз гына янтая төшеп, башын иебрәк, йомшаграк баскан озын буйлы, нечкәрәк гәүдәлесе әни булыр.
Ул, бәлки, берәр тәмлерәк ризык та алып төшәр әле. Я җыеннан калган бәлеш төбе, я берәр бөккән...
V
Шулвакыт якында гына нидер ишетелгән сыман булды. Борылып карыйм — берәү дә юк. Әниләрне күрми калмагаем дип, юлга гына борылган идем, тагын әлеге аваз:
— Ә-ә-ә-әйй, ә-ә-ә-й-й!..
Бу юлы кемнеңдер көлгәне ишетелде. Күршеләр ягына карасам, Минниса икән! Күрше кишәрлеккә тугарып куйган арба астыннан шул наян шаярта икән.
Менә бәхет! Без аның белән шундук йөгерешә-куыша су буена төшеп киттек. Минниса өстенә яна бишни күлмәк кигән, башында яна яулык. Атлаган саен үлән арасыннан, биш тиенлек бакыр төсле, шомарып беткән аяк үкчәсе ялтырап китә.
Су буена төшеп кенә җитә идек, безне кире чакырып алдылар. Миң- нисаның аягына кидерделәр.
— Бу тирәдә ялан аяк йөрергә ярамый, җылан чагар, — диде әнисе.— Аяк астыгызга карап йөрегез, җыланга басмагыз.
Миңнисаның әнисе дә үзе төсле кара күзле, бөтерелеп кенә йөри торган җинел гәүдәле кечерәк кенә бер апа иде. Ул безнең каршыбызга чүгәләп утырды да кызының чәч толымын үрә-үрә:
— Бер әфсен өйрәтимме? — диде. Үзе ничектер бик серле итеп елмая. бер сүз әйткән саен башын иеп куя. — Андый-мондый җылан өстенә барып чыксагыз, болай диегез:
Чәңки-чәңки, чәцки жылан.
Чәңки башлы кара җылан.
Агым суда раван жылан. Атам анам хакы вчен Кузгалмый гына ят жылан!
— Картлар әйтә, шушыны әйтсәгез, җылан тимәс, ди. Шулай да оч- рамаса яхшырак инде...
Без җырга охшаган шушы кызык сүзләрне бергәләп көйли-көйли яңадан су буена төшеп киттек.
«Ажги амбарын» бик тирән диләр. Ул биек кызыл яры белән болын юлына түгәрәкләнеп уелып кергән Аның суы да үзалдына шомлы булып. кара кучкылланып күренә. Яр буенда абагалар үсеп тора. Бер ягыннан икенче ярына, уктай атылып, ак түшле көрәшчәләр 1 уйнап йөри.
Биек яр башыннан чоңгылга ташлар, балчыклар атып уйный башладык. Кем ераккарак җибәрә ала? Кемнең атканы шәбрәк тавыш чыгарып чоңгылдый? Без аткан балчык кисәге «чоңгылт» итеп суга барып төшүгә, берсен-берсе куып китә боҗралар, китә боҗралар! Алар яр буена хәтле тпрбәлә-тирбәлә киләләр дә шунда абага яфракларын тирбәтә торгач, хәлләре бетеп сүнәләр.
Ата торгач. Минниса, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән сыман, каушап минем беләгемнән тотты.
— Туктале! Әнә, күрдеңме? Бер капчык он! Әнә, әнә агып бара! — Ул зур булып ачылган кара күзләре белән бер миңа, бер су өстенә карый иде. — Карале, әгәренки аны су анасы юри чыгарган булса?! Безне кызыктырыр өчен!
'Кер эшчә, керәшә—яр карлыгачы.
Ул күрсәткән якка карасам, чыннан да капчыклы он! Ул без ясаган әлеге боҗралар астында, юри безне кызыктыргандай, акрын гына ярга таба агып бара Йөгереп төш тә тартып чыгар! Минниса мина карый, мин — ана. Малай кеше булгач, нишләргә кирәген мин әйтергә тиеш инде. Бәлки әтиләргә кычкырыргадыр Бер капчык он... Әгәр барып ала башлагач кына су анасы яканнан эләктереп алса? Киттең аннары су төбенә. Яна салага гомердә әйләнеп кайта алмассың. Җибәрмәс су анасы! Үзенә өйләндерер дә...
Ләкин мин берәр нәрсә уйлап тапканчы, капчыгыбыз агып барды- барды да керде китте яр астына! Мин. алдануыбызга ачуым килеп:
— Әй. болыт ич ул! — дип кычкырып җибәрдем. Күтәрелеп күккә карасак, безнең турыдан нәкъ шундый он капчыгы тикле болыт кисәкләре узып бара икән.
Безне өскә дәшеп алдылар. Әни белән апай әллә кайчан ук килгәннәр икән инде. Әни кара ипине шакмаклап кисте дә аның өстенә мул гына шикәр комы сипте:
— Менә прәннек булды, — диде. Без аны чыннан да прәннек шикелле тәмле итеп ашадык.
Шул арада кояш күренмәс булган, бөтен күк йөзен сорылы-зәңгәрле янгыр болытлары каплап алган. Әти белән әни шул кара кучкыллы авыр болытларга караштырып печәннең чабылган кадәресен таратыргамы. әллә яңгыр яуганчы сабыр итәргәме дип киңәшәләр иде.
— Бүген әтәчләр дә вакытсыз кычкырды, әнә бакалар да бик сәер тавыш бирә. Ай-Һай. яумагае!
— Елның елында шулай инде ул.— диде әни. — Игеннәр тилмерешеп яңгыр көткәндә тамчысын да кызгана, инде печәнгә төштеңме, әйтерсең төбе төшә, тотына яварга!
— Я. сукранмый гына тор. Яңгырның бик тансык чагы, ява бирсен!
Әни безнең ике арба арасында Мнңниса белән куышлы уйнаганны карап торды да елмайды:
— Иәстә булган боларга? Күзләренә ак-кара күренми...
Юк. миңа бернәрсә дә булмаган Тик Мнңниса белән бергә булу бик кирәк, ничектер, үзеннән-үзе гел уйныйсы, йөгерәсе, көләсе килеп кенә тора.
Шул вакыт болын белән янәшә Бишна урманы өстендә, бөтен дөньяны дерелдәтеп, бик яман гөрселдәп аллы. Әни, бисмилласын әйтеп, безнең башыбыздан сыйпады. Янәсе, шулай сыйпагач яшен сукмый була
Җитәр сезгә, чыркылдашмагыз, әнә анда Гөлдери бабайлар килә. Барыгыз, арба астына кереп утырыгыз.
Әни арбага бик күп итеп печән салды да аның өстенә зур торыпша каплады.
Арба астында борынны әчкелтем дегет исе кытыклый, шундук, аннан да уздырып, әле генә чабылган печән исе аңкып тора.
Башта, кайта-кайта. бик озаклап күк күкрәде, аннары шыбырдап яңгыр яварга кереште Әмма безнең арба астына җил дә. янгыр да үтми нде. Без кереп утыргач, арба асты ягымлы гына бер җылы куышка әверелде. Мнңниса тәгәрмәчкә аркасын терәп җайлап утырды да як-ягына каранды.
— Әйдә, бу безнең ак өебез булсын! Әйеме? Бүген бездә аулак өй икән. ди. син безгә кич утырырга килдең, ди. Әйдәсә, хуш килдең! Кәвешеңне шунда сал. Бишмәтеңне чөйгә эл, бүрегеңне монда эл' Әйдә монда, түргә уз. утырып җибәр киезгә. Хәзер самовар куям, йомырка тәбәсе өлгертә.м Төшеп китим мин базга, алып чыгыйм эремчек, каймак белән бал да май.
Минннсаның куллары җелт-җелт килеп уйнап кына тора. «Эһ» дигәнче табын да өлгерде, чуерташ самовар булды, ат кузгалагының чәчәге эремчек белән май булды.
— Әйдәсәнә, әйдә әле. кызлар шикелле кыстатма, я әле, ашап кына утыр сана әле... Аннары уен башларбыз, я йөзек салыш, я арка сугыш уйнарбыз...
Әмма «сый-хөрмәте» мул булудан шулай авызы колагына җитеп бик канәгать кыяфәт белән мине сыйлап утырганда, Минниса кинәт үзгәрде. Бөтен «табынны» бер сыпыру белән аударып ташлады. Аякларын бөкләп утырды да аларны күлмәк итәге белән төреп куйды.
— Әем, кирәкми! Аулак өйдә икәү генә булмыйлар... — Күзләрен челт-челт йомып, «тагын нишләргә икән?» дигәндәй беравык миңа карап торды.
Ул, җәһәт кенә, яңгырлы тышка күз салды, иркә балалар сыман иреннәрен бүлтәйтә төшеп, куркынгандай күзләрен зурайтты да' ашыга- ашыга пышылдарга тотынды.
— Баягынак болынга төшкәндә, имә? — иске зират турысында без пәри туе күрдек. Имә? Юлның уртасыннан бөтерелеп килә, агай, менә коточкыч! Үзе манара тикле, башы болытларга кереп киткән. Килә, менәтерәк, имә? Үзе зыр-зыр әйләнә, ә уртасында ниндидер кара нәстә утыра. Әби әйтә, имә, өермәнең уртасында, килесенә утырып, кисабына таянып, убырлы карчык шулай туй итеп йөри, ди.
Миңниса, үзе сөйләгәннән үзе үк курыккандай, як-ягына каранды. Ул һаман шыпырт тавыш белән сөйләшә иде әле.
— Шунда, килесенә утыртып, убырлы карчык алып китсә, ә? Син куркыр идеңме?
Мин башымны гына селектем. Андый хәлләргә дучар булганда нишләргә кирәген мин яхшы белә идем.
— һи, аннан да курыксаң! Бисмилла әйтәсең дә өермәнең нәкъ уртасына китереп сугасың! Белдеңме? Бөтен өермәң, алтын булып, аяк астыңа чәчелә дә китә!
— Таягың булмаса?
— Булмасамы? — Андый чакта ни белән сугарга икән дигәндәй як-ягыма карандым. Ләкин арба астында андый эшкә ярарлык берни дә күзгә чалынмады. Шулай да сер бирәсе килмәде. Мин күзне дә йоммадым. — Аягым белән тибәм! — дидем.
Булдыра алган кадәр тәэсирлерәк итеп, мин дә сөйләнергә тотындым. Шулай да, никадәр тырышсам да, Миңнисаның әллә ни исе китмәде. Минем исә бу кызыйга ничек тә күпне белүче йөрәкле малай булып күренәсем килә иде.
Тышка күз салсам, безнең тирәдә яңгыр туктаган, авыл өстенә утлы-яшелле, сарылы-зәңгәрле булып, бик биек, бик матур салават күпере күтәрелгән. Арча ягында һаман күк күкри иде әле. Шунда, бәхеткә каршы, әни сөйләгәннәр исемә төште.
— Күрәсеңме салават күперен? Әнә...— дип бармагым белән күр- сәтмәкче идем. Миңниса минем кулымны бәреп төшерде.
— Чү, ярамый! Әби әйтә, салават күперен бармак белән күрсәтсәң язык була, ди.
— Эм, ярар... Беләсеңме нинди күпер ул?
— Әллә тагы...
— Ә мин беләм!
— Ие, беләсеңдер, бар!
— Билләһи беләм! Әйтимме нигә күк күкри?
— Нигә соң?
— Яңгыр фәрештәләре, зур-зур мичкәләргә бик күп атлар җигеп, әнә шул салават күпереннән күк өстенә дөбер-дөбер су ташыйлар.
— Ә суын кайдан алалар?
Ул елларда мин барган иң ерак авыл — Әзәк иле бездән егерме биш чакрым чамасы иде. Икенче якта, урман артында, Яңилдә булганым бар. Мин, тышка башымны сузып, боларның бераз чамасын тарттым.
— Әнә күрәсең бит, салават күперенең баш-башлары канларга дугайланып барып төшкән! Я, бәлкем, аның бер башы Әзәк иле инешендәдер, икенче башы Яңил суында.
Минниса хәйран калды:
— Ай-яй, ерак икән!
— Суны әнә шул инешләрдән алып менәләр дә жир өстенә коялар. Менә си на яңгыр була. Белдеңме?
— Ә кук ничек күкри?
— Арбалар белән күпердән чабып узганда бик каты дөберди бит! Менә шул инде. Буш мичкә белән су алырга төшеп барганда, бигрәк тә каты гөрелти икән.
Минниса минем күзләремә туп-туры текәлеп бераз тынып торды. Ул ышанырга да, ышанмаска да белмичә икеләнә иде шикелле. Бераздан тагын сорады.
— Алайсам, яшене каян чыга?
Ул кадәресен мин үзем дә чын-чыннан белеп бетерми идем. Әмма монысына калгач кына сер бирәсе килмәде:
— Анысы инде атлар бик каты чабып барганда шуларның дагаларыннан чәчрәгән очкыннардыр... — дидем.
Шундый матур күпердән дөбер-дөбер яңгыр ташучы фәрештәләрне үз күзе белән күрергә теләгәндәй, Минниса, арба астыннан башын сузып, мөлдерәп торган кара күзләре белән беравык салават күперенә карап торды. Аннан мина күз салды да ничектер наян гына бер елмаеп куйды.
Болын өсте әллә кайчан аязган, олылар һәркайсы үз эшенә керешкән. Безнең исә хыялыбызда туган шул югарыдагы тылсымлы дөньяның матурлыгыннан аерыласыбыз килми иде әле. Безне әни дәшеп чыгарды.
— Әйдә, утырмагыз анда күләгәдә. Кояшка чыгыгыз. Әнә, Минниса белән печән таратыгыз.
Апайның безне күргән саен авызы ерыла да, ничек тә булса берәр сүз әйтәсе килгәне сизелә иде. Бу юлы ахрысы түзмәде, шаяртмакчы булды:
— Минниса килен белән диген!
Шуны ишетүгә, Минниса кинәт дерт итеп борылды да. бер сүз дәшмәстән, башын түбән иеп, китеп тә барды. Әни апайны шелтәләргә тотынды.
— Син дә шул, — диде, — телең авызыңа сыймый. Нигә урынсызга рәнжетәсең? Бала гына ич әле алар.
Әти мина ла эш тапты.
— Бөтен кеше эшләгәндә йөрмә тик, — диде. — Әнә, атны сугарып мен!
Тезгеннең очыннан ук тотып атны су буена житәкләп киттем. Аннан сон мина печәннән ат кузгалагы сабакларын чүпләргә куштылар.
Әти белән әни, «яңгырга китсә, черемәгәе» дип. ннкелрәк урыннардагы печәнне калкулыкка ташырга тотындылар.
Шулай тсләр-теләмәс селкеигәләп йөргәндә күтәрелеп кәрасам. куркудан тыным буылып тавышсыз калдым. Әни сәнәк белән күтәргән печәннән, аның нәкъ башы өстендә, камчы юанлыгы бер кара нәрсә, арлы-бирле айкалып, асылынып бара. Ниһаять, ачыргаланып кычкырын җибәрдем:
— Әни, жылан! Ташла печәнеңне!
Әни, күтәрелеп карауга печәнен ташлап, арба янына барып аулы. Без шул тирәгә йөгерә башлаган идек, әти ачуланып йодрык күрсәтте.
— Барасы булмагыз!..
Ул үзе, йөгереп барып, жыланны сәнәк белән жйргә кысты.
— Тал чыбыгы! Тизрәк!—дип кычкырды.
Абый белән без әтигә чыбык китереп биргәндә жылан, сәнәк астыннан ычкынырга теләп, тегеләй дә болай айкала, койрыгы белән шап та шоп сәнәк сабына суга, ике аерлы телен чыгарып, бик куркыныч итеп сызгыра иде.
Тал чыбыгы белән чажылдатып суга торгач, әти аны үтерде дә, таягына элеп, чокырга илтеп ыргытты.
— Кара җылан! Агулысы, — диде. — Ярый әле әниегезнең өстенә төшмәгән.
Шунда минем бик тә телем кычыта башлады. Әнигә ин башта мин кычкырганны әйтәсе иде бит, әйтәсе иде! Тик әти мактанганны бер дә ярат.маганлыктан, әйтергә кыймадым. Шулай да сүз кушарга җай чыкты:
— Әти, Миңнисаның анасы әйтә, жылан күргәч, аңа чәңки-чәңки, чәнки жылан, чәнки башлы кара жылан... дип әйтергә кирәк, ди. Шулай дип әйтсәң, чакмый, ди.
Шунда әтинең бүген беренче тапкыр елмайганы күренде.
— һә, шулаймыни? Кара, ник әйтмәдең соң? Җыланны иң элек син күрдең бит! Ник такмаклап күрсәтмәдең чәңкп-чәңкиеңне?
Мин түбән карадым. Бер сүз дә әйтә алмыйча, куркуыннан әле һаман да арба янында дерелдәп торган әни янына киттем.
VI
Без хәзер, үзеннән-үзе шулай туры килгәндәй, Миңниса белән көн саен диярлек очраша торган булдык. Әгәр ул озаграк күренми торса, мин, тау башындагы чирәмгә чыгып, аның я ишек алларына, я урамга, я чишмәгә су алырга чыкканын көтеп утырам. Ул күренүгә, мин аңа, егетләрдән күрмәкче, акрын гына тамак кырган булам, я сызгырып җи- бәрәм. Ул миңа, башкаларга сиздермәслек итеп кенә, кул болгый. Мина шул җитә кала. Мин, шуңа бик канәгать булып, көне буе йөгерә-йөгерә эшләп йөрим: ындырда, я тау кырыендагы чирәмдә каз бәбкәләрен көтәм, коралларын кайраганда әтигә кайрак әйләндереп торам, әнинең дә бетмәс-төкәнмәс йомышларына йөгерәм.
Озакламый уракка төштеләр. Урак урырга яшьрәк булсам да. мине дә кырга алып йөри башладылар.
— Без урганда бала карар, бала йоклаган арала көлтә ташыр,— диделәр.
Бала дигәннәре сеңелем була инде. Җир өстенә барып төшкәч, абый белән апай, җиңсәләрен киеп, алъяпкыч итәкләрен билләренә кыстыралар да, икесе ике кишәрлек алып керт тә керт урырга тотыналар. Әни сеңелемне кечкенә арбасына сала да, янына тезләнеп, йокыга киткәнче имезеп ала. Сеңелем авызын чөмәкләндереп, иреннәрен чәпелдәтә- чәпелдәтә чыбылдык эчендә йоклый башлагач, мин, арба күләгәсенә утырып, үземә уен эзли башлыйм. Шырпы тартмасына тирарайлар җыяргамы? Әллә саламнан камчы үрергәме?
Тик мин берәр уен тапканчы әни мина эш куша:
— Улым, бар, бәби йоклаган арада Ушарадан су алып мен!
Савытыма су тутырып кире менәргә борылганда, болын кырыендагы кара-кучкылланып торган кое сыман түгәрәк сулы чокыр янында туктадым. «Диңгез күзе» инде бу. Аны бөтен авыл шулай дип йөртә. Ул, кечкенә булса да, кыш буе катмый, гел буланып ята. Аның суы чишмә суы төсле түгел, коңгырт кара төскә кереп, үз алдына куркыныч булып күренә. Аның төбе дә юк. диләр. Ана башта колга төшереп караганнар — төбенә җитмәгән. Шуннаи сон, башына таш бәйләп, дилбегә төшергәннәр — ул да җитмәгән... Картлар әйтә, төбе булырга, ул бит
жир асларыннан туп-туры диңгезгә барып чыга. ди. Диңгез дигән иксез-чиксез дәрья, менә шушы күзе белән, әллә кайлардан торып, бөтен дөньяны күрә. ди...
Бу төпсез чоңгыл, сихерләгәндәй, мине үз яныннан жибәрмн торты. Сагаеп кына шуның дерелдек кырыена барып бастым да курка-курка гына көтә башладым,: менә хәзер, кайнап чыккан шикелле актарылыр- чайкалыр да, нәрсә дә булса калкып чыгар, я булмаса китаплар та язылган әвен тикле теге диңгез балыгы күренеп китәо...
Ниндидер тавыш ишетелгән сыман булды. Күтәрелеп карасам, өстән апай кычкыра икән:
— Мен тизрәк, юньсез малай, әнә балаң уянды.
Ярый әле; сеңелкәш елак бала түгел, авызына имезлеген каптырып, арбасын бераз тартып йөрсәң, иреннәрен турсайтып, тагын эреп китә
Мин яңадан әлеге «диңгез күзе» турында уйларга тотынам. Менә шуңа чумарга иде дә, йөзеп-йөзеп. диңгезнең үзенә барып чыгасы иде. Абый үзенең китабында укый бит- диңгез уртасында жәзнрәләр 2 бар. ул жәзирәләрдә әлвән-әлвән мивәләр2 пешеп тора, ди. Бик тәмле ризыклардыр инде ул мивәләр
— Малай, атны күчереп кил!
Кара бияне үләнлерәк урынга күчереп, казыгын кагып кына торганда, апай тавышы ишетелә
— йөрмә айда ләнтәйләнеп! Әнә көлтә ташы! Тиз бул!
Иртәдән бирле өч кеше урган көлтәне бәпкә куясы урыннарга ташырга кирәк Арыш куе түгел, көлтә дә күп чыкмый. Шулай да күтмәк эченә тулган кылчык аркаларга, янтауларга кадалып үрле-кырлы сикертә. Ялан аякка камыллар кадала, карамыйрак атласаң, утлы күзнең зәһәр инәләре, авырттырып, чәнчеп кала. Камыл ерып йөри торгач, аяк йөзенә, чебиләгәндәге шикелле, бөрчек-бөрчек кан тибеп, ачыттырырга тотына.
Төшкә таба тамаклар кибә Кулбашлары сызларга тотына, аякларның атлар хәле дә калмый. Инде олылар да бик арыган. Әни әледән- әле үрә катып билен уарга тотына, абый белән апай, авызларын чылатып. маңгайларына юеш сөлге бәйлиләр. Шулай да туктарга ярамый. Әти бу жнрне төшкә хәтле бетереп кайтырга кушкан.
Шунда зур өмет белән авыл юлына карыйсың. Уракчылар көндезгә кайта башламаганнармы?..
Шунда абый тагын бөтен өметне өзә:
— Нәрсә син анда карга саныйсың! Көлтәне тизрәк ташып бетер дә атны алып кил. Икенче җиргә күчәбез!
Шулай уракка йөргәндә, бер туры килмәсә, бер туры килеп. Минниса белән без басуда да очрашкаладык. Мин инде аның атасы белән анасын да, хәтта корсагына ак ямау салган ала-кола атларын да әллә кайдан ук шәйли торган булдым. Миннисалар жире башыннан узганда мин, дилбегәне үз кулыма алып, кечкенәрәк бер егет сымаграк кыланырга тырыша идем Минниса ишетсен өчен, дилбегәне болгый-болгый атка да кычкырыбрак дәшәм:
— На. на! Нәрсә аяк өсте йоклап барасың!
Шул вакыт апай, кулын күзләре өстеиә куеп, карангаларга тотына:
— Кара. кара, бәпкәләр арасыннан нинди төенчек тәгәри? Әй, төенчек түгел, Минниса килен икән бит ул! — дигән була.
Мин ана йодрык белән кизәнәм. Тик апайның зәңгәрсу-яшькелт күзләре шундый эчкерсез сөйкемле елтырый, шундый якын итеп, яратып елмая, аның белән мин үзем дә көләргә тотынам.
2 Ж а з н р ә — утрау.
* Ә л в а н-ә .1 п ә н м и я а л ә р — терле-тврле җимешләр.
,К. У.’ м Һ.
VII
Аннары без Минниса белән азан тыңлаганда очраша башладык. Уразаны тотканы тота, тотмаганы болай гына да уздырып җибәрә. Яшьрәк ирләр белән егетләр, бер-берсе белән очрашканда, моны яшереп тә тормыйлар:
— Нихәл, уразаңның хәле китмәдеме әле?—дигән була берсе. Икенчесе:
— һи, хәле китәргә, тоттырмый бит ураза! Койрыгы кыска!—дип шаярта.
Әмма кемнең халык алдында «уразасыз» дигән яман атын чыгарасы килсен? Шунлыктан, тик йөриләр шыпырт кына тегесен-монысын капкалап. Безнең ише ялан аякларны, кичен авыз ачар алдыннан, урам буенча шаулап кайтыр өчендер инде, азан тыңларга җибәрә торганнар иде. Безнең йорт мәчет янында гына булганлыктан, бала-чаганың күбесе безнең бакча буена, я тыкрыкка җыела да, бу тирәләр кичен гөрләп тора.
Кыз балалар, күбесенчә, бер тирәгә җыелып, чүпләм таш уйныйлар.
Миңнисаның, күп уйный торгач шомарып беткән, чикләвек кадәр генә вак ташларны нәни бармаклары белән җелт-җелт китереп кенә элек берәмләп, аннан соң икешәрләп, өчәрләп, дүртәрләп, башта учына, аннары бөтенесен өскә чөеп, берсен дә җиргә төшермичә кул аркасына алуын сокланып карап торам. Кызлар арасында аңардан җитезрәк, аннан да матуррак уйнаучы тагын кем бар? Берәү дә юк! /Минниса үзе мине күрмәгәнгә салынса да, минем карап торуымны яратуын әллә кайдан сизәм. Мин карап торганда, ул ничектер җиңеләеп китә, ешрак көлә, күзләре дә бүтән төрлерәк елтырый башлыйлар.
Менә кызлар кинәт кенә сикерешеп торалар да түгәрәк булып яңа уен башларга җыеналар. Шунда мин дә алар арасына барып кысылдым. Әмма кызларның бер ишесе, әллә безнең дуслыктан көнләшеп, әллә болай гына кәҗәләп, түгәрәктән чыгып китте.
— Әем, әем! — дигән булдылар. — Бик хаҗәте бар! Ул уйнаса, мин уйнамыйм. Моны кызлар гына уйный.
— Шулай, шулай! Әнә такмагында да әйткән: «Без унике кыз идек», дигән, унике малай димәгән.
Шунда берсе читкәрәк тайпылды да, кулын авызына бүрәнкә итеп куеп, бии-бин үчекләргә тотынды:
— Кияү, кияү, мыяу-мыяу!
Минем инде мондыйны беренче ишетүем Түгел иде. Андый чакта үз- үзеңне басымчак иттереп дәшмичә калдыңмы, көт тә тор, тора-бара синең күзеңне ачырмый башлыйлар. Теге кызның артыннан җитеп сөяк- ләч аркасын дөпелдәтеп килмичә күңел тынычланмады.
Хәзер инде кызлар бөтенесе тавыш кубардылар:
— Әһә, кыйнашамы? Уйнатмыйбыз булгач, уйнатмыйбыз! Минниса иркә кызлар шикелле, иреннәрен турсайтып, йомшак сүзе, ягымлы карашы белән иптәшләрен юмаларга тотынды.
— Бер генә уйнасын инде, бер генә!
— Әем, әем. уйнамасын! Үзе кыйнаша, үзе... малай!
— Я инде!
— Юк, юк, якын да килмәсен!
— Я инде, бер тапкыр гына ич инде.
Шунда кызлар үзара күз кысышып алдылар.
— Билләһи, валлаһи диген!
— Билләһи менә, валлаһи бер генә!
— Я, ярар инде алайсам, тавышы тыгылсын!
Эшләр көйләнде. Менә без — унбер кыз һәм чыркылдык чәүкәләр
арасында калган бердәнбер карга сыман — мин. барыбыз бер авыздан, уенның такмагын көйләргә тотындык:
Без, без. без идек. Без унике кыз идек. Базга төштек — май ашадык. Келәткә кердек — бал ашадык. Бер тактага жыелдык. Таң атканчы юк булдык. Кап та коп, Якуп!
Шундук, авызларны йомып, «мм...» дип суза башладык, һәммәбез, иреннәрне кысып, бер-беребезгә карый-карый. мөгерибез. Әмма шундый караңгы төшеп килә торган тыкрыкта, кайсының борын асты елтыраган, кайсының чәче тузгыган шушы чекери күзле кыланчык кызлар арасында, малай башым белән, шулай бозау шикелле мөгерәп утыруым миңа бик тә кәмит кебек тоелды. Мин түзә алмадым, кинәт көлеп жи- бәрдем.
Кызларга шул гына кирәк иде. Барысы берьюлы кычкырып җибәрделәр!
— Әһ-һә! Ачты, ачты! Беренче ул ачты!
Миңа җәза тиешле. Анда да барысы берьюлы ябырылдылар.
— Кем түбәсенә төштең?
Як-ягымнан кабыргама төрткәлиләр, ашыктыралар. Мин. алдын-артын уйламастан, телгә килгән беренче күршенең исемен әйттем.
— Сөләйман абзыйлар түбәсенә.
— Алар ничә кеше?
Шундук кайсыдыр санап та өлгерде:
— Алтау!
— Әһә, алтаумы? Китер маңгаеңны! Менә сика! Менә сиңа!..
Кызлар бик тырышып, берсе артыннан берсе «шык» та «шык» минем маңгайга чиертергә тотындылар. Ичмасам, күземне дә йоммыйм. Кеч- теки генә булсам да малай кеше ич мин!
Пәке кадаш та уйнадык, биш таш та туйдыра башлагач, йөгерешеп, качышып уйнарга тотындык. Мәчет тә. азан да — бөтенесе дә онытылды, бөтен урам чыр-чу белән тулды. Күршеләр түзә алмадылар:
— Җитте сезгә шайтан балалары!—дип кычкырдылар.
Шуннан соң. малае-кызы бер очтан, күрше Гайни абзыйларның коймалары буена тезелештек. Минниса нке тезен янәшә үк китереп алар- ны күлмәге белән каплый да кочаклап утыра Кайчакларны башын беләкләренә сала да, мине дә, бүтәннәрне дә күрмичә, күз карашын әллә кайларга төбәп, тынып кала. Нәрсә уйлый икән ул шундый чакта?
Мәзин бабайның, иске кәвешен лыштырдатып, икенде намазына узып китүен инде онытып бетердек! Кояшның Бишна урманы артына төшеп күренмәс булуына да инде әллә кайчан. Хәтта мәчет тәрәзәләренә төшкән шәфәкъ шәүләсе дә сүнәм-сүнәм дип кенә тора. Урамнарга, тыкрыкларга эңгер-меңгер иңә башлады. Азан һаман юк та юк. Уразалы кешеләр әле бу капкадан, әле икенчесеннән башларын сузып безгә карыйлар. Ул мескеннәрнең тавышлары ук чыкмый башлаган.
— Оланнар, азан әйтмәдеме соң әле?
һәммәсе зарыга, тик мин генә зарыкмыйм. Мәзин бабай манарасына никадәр озаграк менми торса, минем рәхәтем шулкадәр озаграк булачак...
Шулай да ул вакыт җитте. Мәзиннең башта манара баскычыннан менгәндә тамак кыргалап алуы ишетелде. Бераздан манара тәрәзәсеннән чалмалы башы күренде. Ул авызын ачарга өлгергәндерме, юктырмы. бала-чага, дәррәү күтәрелеп, кычкыра-кычкыра йөгерергә үк тотынды:
— Азан әйтте, азан әйтте!..
Минниса белән без. кулларыбыздан тотышып, безнең яндагы тыкрыктан түбән таба йөгерәбез. Мин аны тау башына кадәр озатып куя.м да артыннан карап калам. Минниса тау кырыеннан сузылган тар сукмактан. кәҗә бәтиедәй сикерә-уйный, өйләренә таба оча.
Тырма эзләре
I
Бер көнне кичке чәй вакытында әти гел мина күз салгалап утырды. Табын яныннан торып киткәннән соң, мин тегесен алып, монысын кузгатып верстак тирәсендә кайнашканда да. каш астыннан гына гел мине күзәткән кебек күренде. Эш кушмакчы буламы? Әллә берәр шуклыгымны сизеп алып, эләктерергә чамалыймы?
Мин инде ул-бу кузгалганчы мыштым гына чыгып таярга җайланып. ишек янына ук барып җиткән идем, әти кырт кисте:
— йөрисе түгел! Җитте сиңа! Ят та йокла. Иртәгә тырмага чыгарсың.
— Әһә! Әнә ничек! Иртәгә орлык чыгарасы көн икән. Әнтәм аны, әни бүген көне буе печәнлектә йомырка җыеп йөрде. Әнтәм. әти белән абый, бәйрәмгә әзерләнгәндәй, ишек алларын, урамнарны себерделәр, сабан белән тырмаларны, барлык кирәк сбруйларны хәстәрләп куйдылар Бөтен өй эче. мунча кереп, юынып чыкты. Апай самоварны агартып. ана йолдызлар төшерде, идән-сәкене юып чыгарды. Ишек алды белән өй эче үзенә күрә бер бәйрәм төсе алды.
Мин шундук, тәүфыйклы малай кыяфәтенә кереп, чишенергә тотындым Менә нилектән әти шулкадәр сынап караган икән! Бу малайның буе-сыны, җегәре-мазары ничек, тырмага кушарлык рәте-юне бармы. булдыра алырмы? —дип чамалаган икән! Дөрес, минем җиде-сигез яшьтә үк тырма тырмалаганым, хәтта сабан артыннан да йөргәнем бар. Тик ул бит я әтигә, я абыйга ияреп кенә. Ә монда инде үзең баш, үзең муен. Үзең башлыйсың, үзең түгәрәкләп тә куясын.
Мин иртәгә, чәчү башланган көнне, иртүк торып олы кешеләр белән чәй эчүләр, басуга чыгып китүләр турында йоклаганчы хыялланып яттым. Иртә белән әни. мөгаен, каймаклы катык ашатыр, бәлки, коймак та пешерер әле. . Бер-ике йомырка эләгә дә эләгә инде. Урталай ярасың да тоз сибел ашап җибәрәсең. Шул киселгән җиренә азрак атлан май да тидереп алсаң, телеңне йотарлык ук була да бит. .
Болан кыр эшендә йөргәч, син инде олы кешеләр белән бер үк төрле ашыйсың, бер табактан, үз маңгай тирем, үз кул көчем керде дип. кыенсынмыйча Юкса бит...
Әйтергә генә ансат, сигез тутырып килүемә карамастан, минем һаман да үз иманам ' юк иде әле Дөрес, әти дә. бүтәннәр дә минем үземә моны артык сиздермәскә тырышалар. Шулай да берәр кеше белән сөйләшеп утырганда ул турыда әледән-әле сүз чыкмыйча калмый: берәр читтән килгән кунак, сүз арасында:
— Җиде-сигез кашык күтәрәсез икән Иманагыз икәү генәмени? Ир-ат сездә өчәү ләбаса? — ди.
— Менә кече улыбыз җир өләшкәннән соң туды да җирсез калды шул!
Җирне унике елда бер генә, анда да ирләргә генә бирәләр Мин. күрәсең, бу дөньяга җир бүлгәнче килергә өлгерми калганмын Ваемсызлык түгел диген!.. Менә шул уңмаганлык аркасында, ун елдан артык җирсез яшәп кара әле.
• Имана — патша вакытында бер җанга тигән җир һәм шуннан туләнә торган
Берәү дә бер сүз дә әйтми, әмма барыбыз да һәркемне сизеп, күреп торабыз: әти белән абыйның гына жире бар, калганнарыбыз һәммәбез дә алар икмәген кимерәбез Буй үсә, буыннар ныгый, түгәрәкләнеп кенә үсеп килгән чак. Өздереп-өздереп ашыйсы килә. Ләкин күп вакыт, табында икмәк азая төшкәч, ана сузылырга батырчылык итмичә, күзеңне мөлдерәтеп кенә каласың.
Әле мин генәме! Мин кечкенәрәк кеше, апай да шундый ук кыенлыкны кичерә бит. Эшнең иң авыры әни белән апай өстендә. Арыш белән сабан ашлыгын уру, чүп утау, киндер, җитен йолку, бәрәңге алу, киндер чылату, ашлык сугу, терлек карау, җеп эрләү, киндер сугу, су китерү, мунча ягу, утын ташу, өйне җылытып, җыештырып тору — тагын әллә ниләр, әллә ниләр! Әмма аларның да җире юк. Әнә моны берәү дә аның исенә төшермәсен, әнә ул минем шикелле оялчан да булмасын. Әмма кайвакытларда табын уртасындагы икмәккә ул да кыяр-кыймас кына сузыла, вак-вак кына кабып, ничектер, бүтәннәр өлешенә кергән сыман, оялып, кыенсынып кына ашый иде
Болай тырмага йөри башлагач, мин апай өчен дә эшлим була бит инде. Мин, аны тынычландырасым килеп, аңа әйтергә ниндидер ягымлы сүзләр дә эзли башладым.
II
Әни, капканы ачып, игеннәргә уңыш, безгә җиңел аяк, хәерле юл теләгәндә әтинең чырае караңгы түгел иде.
— Шулай булсын! — диде.
Хәер, иртәсе дә караңгы чырайлы эленке-салынкы түгел, бик ягымлы, бик тә ямьле булып, матурланып килә иде. Кояшка каршы түшләрен ялык-йолык китереп, келәт түбәсендә сыерчык сайрый, койма өсләрендә чыпчыклар чыркылдаша, өй түбәсеннән күгәрчен гөрләве ишетелә. Төрле йортлардан арбаларына тырмаларын, сукаларын, орлык ашлыкларын төяп, безнең шикелле сабанчылар чыгып килә.
— Әти, күкәй кемгә эләгер икән, ә?!
Орлык чыгарган көнне иң беренче булып очраган кешегә йомырка бирергә кирәк. Борынгыдан килгән гадәте шундый.
Капканы чыгуга, әти як-ягыпа каранды.
— Кем булсын? Әнәтерәк!
Югары очка таба карасам, аннан әлеге шул күк алашасына атланып, Гыйбаш абзый төшеп килә. Башында һаман да шул ямьшәеп беткән ак йон эшләпәсе, аякларында оек-чабата.
Әти ана тубалдан ике йомырка алып сузды:
— Гыйбадулла! Гел мач кына килеп тора да инде үзеңә! Чәчү йомыркасы енна эләкте бит! Әллә югыйсәм. исеннән сизәсеңме син? Ә?1
Гыйбаш абзый борыны белән генә көлеп куйды.
— һы, һы, һы. Бәхетле... нинен борыны очында бер ашарлык ризыгы йөрер, ди. Шуның шикелле..
Шундук, мыш-мыш килеп, йомырканы ашарга да тотынды.
Ж,ир өстенә барып җиткәч, әти, уртага кереп, бер йомарлам туфрак казып алды да аның җылылыгын чамаларга кереште. Ул аны әле бер кулында, әле икенчесендә кысып карады. Аннары, җиңен сызганып, беләгенә куйды, борынына якын китереп иснәп алды. Ул туфракны шундый ипләп, күзләрен йома төшеп, шундый ихлас күңел белән тәмле итеп иснәде, аның бераз җылымсарак төче исе хәтта минем борыныма да килеп кергәндәй тондым. Әмма әтн һаман да канәгать түгел кебек иде Менә ул як-ягына каранды. Нинди нияте барын шунда ук абайладым Бүтән елларны ул җирнең чәчәрлек булып җылынганмы.
түгелме икәнлеген жиргә утырып карап чамалый торган иле. Әмма бу юлы якын тирәдә кешеләр күп булганлыктан, алай итәргә кыймады булса кирәк. Җир өстенә чүгәләгән килеш, кулындагы туфракны бер болай, бер тегеләй китереп, «бүреге белән» киңәшергә тотынды. (Аның өчен мин әллә бар, әллә юк)
— һм, жылы төшеп җитмәгән шул... — дип сузды авыз эченнән.— Бүген үк чәчкәндә тишелә алмыйча сөтләнеп ятмагае, бозылып. Ярый ла җылытып җибәрсә! Чәчми торсаң, соңгарак калуы бар... Бишектәге Сала инде. Җылы кирәк, җылы!. — Шулай байтак икеләнеп утырганнан соң, шактый ук күтәрелеп җылыта башлаган кояшка күз салды, күрше-тирәдәге чәчүчеләргә карап алды да аягүрә басты. — Аллага тапшырдык!
Тубалга бодай тутырды да. аның өстенә әни пешереп җибәргән дистәдән артык йомырканы салды. Тубалны муенына асканнан сон. жир башына барып баскач, йөзен төрле якларга боргалап, җилнең кайсы яктан исүен чамалап торды.
Минемчә, һава тып-тын, җил бөтенләй юк шикелле иде. Биткә дә бәрелми, атның ял-койрыгы да, юл кырыендагы әремнәр дә селкенми. Әмма әти кулын көньякка таба күтәреп торганда нидер чамалады, күрәсең.
— Алай икән.— диде. Авызын кыймылдатыр-кыймылдатмас кына бисмилласын әйтеп беренче адымын атлады.
— Хәере белән. Ярабби, бала-чага, терлек-туар бәхетенә... — дип пышылдады.
Бер уч сипкән саен, орлык чажылдап тубалга бәрелә дә чәчрәп китеп жир өстенә сибелә. Селтәнгән саен т_\ фракка бер-ике йомырка барып төшә. Борынгыдан калган йоласы шундый: беренче көнне орлык белән бергә күкәй дә чәчәргә кирәк. Шулай итсәң, игеннәр уңышлы була, бөртекләре шушы йомырка шикелле эре була, имеш. Бабайлар шулай әйтеп калдырган...
Әмма йомырка дүрт-биш селтәнүдән артмады. Алар туфрак өстендә чнт-ят нәрсә булып, тегендә дә монда агарып күренәләр иде. Әти, чәчүеннән туктап, аларга кызгангансыман карап торды да миңа баш какты.
— Җыеп ал!
Аргы баштан менгәндә әтинең яңадан чырае бозылып өлгергән иде. Ул, сукрана-сукрана. адымлап жир башын үлчәргә тотынды.
— Нәләш, нәләш! Ай бу ач күзне! Ай бу туймас күзне!
Шул вакыт күрше өлешкә малае белән Галимҗан абзый килеп туктады. Гадәттәгечә «алла куәт бнрсенане әйткәннән сон. жир башына карый-карый мескен бүреген салып, шуның тышкы ягы белән тирләгән башын сөртергә кереште. Аның аты да җирән, малае белән үзе дә кыз- гылт-сары башлы иделәр. Бактың исә, Сарник дип йөртүләре дә шуннан килеп чыккандыр әле.
Әти аның үзенә дә, малаена да икешәр йомырка сузды.
— Аша, Галимҗан, аша! — диде. — йоласы шулай. Орлык чыккан көн. Тик кеше хакына кермә, гадел бул!
Галимҗан абзый, сөртенүеннән туктап, авызын ачып калды:
— Син әллә нәстә әйтәсең түгелме, Бәшир абзый... Берүк, аллам сакласын. Булмаганны!
Әти. аның сүзенә игътибар итмәстән, кулын артына куйган килеш, күршесенең күзенә туп-туры карап, дәвам иттерде:
— Аллаң сакламаган шул менә, Галимҗан! Беләмсен, иң изге нияр- сә дөньяда? Гаделлек! Үл, кырыл, утка ян, тик гадел бул! Гадел бул.
туганкай! Югыйсә бит, син .минекен йолкы, ди, мин синекен. Аннан кемгә ни файда? Кайсыбызның арт ягына... кояш чыга?
— Туктале, кем, Бәшир абзый, әйтеп сөйләш: нәстә булган?
— Менә, ниярсә булган!
Әти Галимҗанның җир башыннан киерелеп-киерелеп җитез генә адымлап китте.
— Менә карап тор! Синеке унсигез адыммы? Әле ике чабата иңлеге артыгы да бар. Инде менә безнең җирне үлчик.. Унбиш, уналты ярым! Унҗидегә дә тулмый. Кая киткән моның адым ярымы? Синең комсызлыгың бу, Галимҗан! Югыйсә бит, икебезнең дә жир бертигез булырга тиеш!
— Соң бит, Бәшир абзый, адымның ниндие булмый, дигәндәй...
— Алып батыр адымы түгел, кеше адымы. Ниярсәгә хәрәмлисең, Галимҗан, нишләп кеше хакына керәсең?
— Ялгыш кынадыр ул, Бәшир абзый, хаталык белән генәдер. Менә бу җирән шайтан ызан сызганда синең җиргә таба каергандыр...
Әтинең ачуы торган саен күперә бара, аның саен күзләре усалрак карый. Ул катырак кычкыра башлады.
— һай, Галимҗан, һай бу килде-китте лыкылдаучы телне! Соң алай булгач, ул җирән шайтаның ник ичмасам бер генә тапкыр булса да ялгышмаган! Ничек ул синең үз җиреңнән берәр адым каермаган?!
— Исләрең китмәле инде, күрше, шаклар катмалы.
— Юк, Галимҗан, син исең-һушың китмичә, ир кеше булып, чын дөресен генә әйт әле! Нишләп син Бурсык юлында ике адым, Бәйдә буенда алым ярым минем җирдән ярып алдың?
Сарник йомырканың кабыкларын бармаклары арасында чытырдатып ватып читкә ыргытты.
— Әйтәм, Бәшир абзый, билләһи менә ихлас күңелдән, тәүбә итеп айтәм. Күңел дөреслеккә бик дөрес минем, бик! Күңелгә, ичмасам, тузан кадәр дә үпкә юк! Җир башына килеп җиткәч, күңел әйтә: кеше өлешенә кермә, Галимҗан, яхшы түгел, язык була, ди Ә кул дигәнең, каһәр суккыры, тарта да төшерә алашаны чнткәрәк. Күңел жир буена сызланып бора, «һай, дөрес булмады бу, Галимҗан, язык инде бу, кеше хакына керелде ләбаса, тукта син, икенче әйләнмә», ди. — Сарник шап иттереп күкрәгенә сугып куйды. — Юк бит. әйтә торып тыңламый нәфес! Тыңламый! Тагын читкә тарта алашаны! Икенче әйләнүдә тагын бер төрән иңлеге каерып аласың! Аптыраш менә шуңа, Бәшир абзый, прәме кешедән оят!
Әти, коңгырт мыекларын сыпырган булып, тубалына иелде. Мин аны көлемсерәгән сыман күрдем.
— Күңелең эшеме, кулын эшеме, анысын үзең төпченерсең, Галимҗан Минем җиремне кире үземә кисеп бир!
— Чәчелгән булса ламы?
— Шулай, орлыгың кергән булса да! — Әти. тубалын алып, яңадан жир башына барып басты. — Әгәр кулың монысында да күңелеңне тыңламый икән, анда инде үпкәләштән булмасын! Иген өлгергәч, өч җирдән бер арба ашлыгыңны төйим дә китәм. Менә шулай, Галимҗан күрше!
Әти шулай диде дә тубалын асып чәчәргә тотынды.
Мин тырмаларга тотынганда, Сарник, җир башларын үлчәштереп, арлы ла бирле сугылгалап йөрде дә, эшкә тотына алмыйча, кире авылга кайтып китте.
Ill
Әти алдан чәчеп бара, бер уч сипкән саен «черт» тә «черт» килеп орлык як-якка чәчри дә шыбырдап туфрак өстенә сибелә Мин әти артыннан тырмалап барам. Әлеге шул бер күзе «өшегән» кара бия.
б-ашын чайкый-чайкый, бәкәленнән дымлы туфрак ерып атлый Тимер тешле агач тырма үрле-кырлы сикерә, тырма артыннан балчык кисәкләре келтер-келтер сөйләшеп калалар. Берничә адым гына арткарак калып, кортлар чүпли-чүпли, бик зур эш кыргандай түшләрен киереп каргалар бара.
Ындыр артыннан Ышна елгасына кадәр бөтен тирә-як сабанчылар белән тулган. Кайсы сукалап маташа, кайсы тырмалый. Төрле якта сабаннар челтери, ара-тирә атлар пошкырып куя. Әле уңда, әле сулда бары сабан чәчкәндә генә әйтелә торган үзенә бертөрле ат куу, ачулану. орышу, сызгыру тавышлары ишетелеп тора.
Сука белән жир ертучы агайлар тагын да үзләренчәрәк. Бераз гына читкә тайпылдымы, илереп атларына җикеренәләр:
— Ябагай, үләт себергере!
Минем шикелле тырмачы малайлар, атлары да җәһәтрәк атласын, күңеллерәк тә булсын дип, бераз барган саен я кычкырып, я сызгырып җибәрәләр.
Мине иң кызыктырганы яшь колыннар иде. Алар, аналары җир башыннан борылып киткәндә, башларын иеп йокымсырап калалар. Бераздан, аналары ерагая төшкәч, «Нишләп мине калдырып китәсең?» дигән сыман, үпкәләп кешни-кешни, шөлдерләрен чыңлатып, аналары артыннан чабарга тотыналар. Мин үзебезнең теге, базардан әйләнеп кайтмаган җирән колынны күз алдына китерергә тырыштым. Хәзер нинди булыр иде икән инде ул?..
Урман яшелләнеп җитмәгән әле. Аңа күгелжем-яшькелт төс кергән. Тик каен күбрәк булган урыннар гына бераз яшелләнеп килә. Тавышлар тынып торган арада ул яктан, тонык кына булып, күкеләр кычкырганы ишетелә. Әһә! Менә, су коена башларга да ярый икән инде.
Шушы йөз төрле авазның һәммәсенең өстендә сабанның сайрар кошы—тургайлар тавышы яңгырый. Тургай моңы күктән шулкадәр мул булып коела, әйтерсең, һәр агайның җире өстендә бер тургай эленеп тора Алар кояшның яктылыгына, көннең җылылыгына да куаналар. Менә бу кешеләрнең шулай тырышып-тырышып җир сөреп ятулары да аларның күңелен күтәрә кебек.
Язның менә шушы барлык авазларын тыңлап йөрү бик тә рәхәт иде Әмма шунда җир башыннан әтинең усал тавышы ишетелде:
— Нәрсә син анда аяк өсте йоклап барасың?! Ку атыңны!
Мин шундук аякларымның талчыгуын тоя башладым Житмәсә, чабаталар эченә күп булып туфрак тулган. Ул да түгел, өздереп ашыйсы килә башлады.
Шунда тагын әти кычкырды:
— Кемгә әйтәләр! Кая кереп барасың?
Карасам, әлеге теге юньсез кара бия! Минем күз урманда, аның күзе миндә Кырын-кырын атлый торгач, чыга да китә" эздән. Дилбегәне болгый-болгый кычкырып җибәрдем:
— На. на! Менә салырмын берне сырт буйлап!
Әти, тырмалауны минем үземә генә тапшырып, икенче җиргә китеп барды.
— Төшкә тикле өч катлап бетерергә кирәк!—диде.
Хәзер инде жир башыннан узучыларның һәммәсе дә миңа дәшеп китәләр:
— Алла куәт бирсен! — диләр.
Минем дә үземне хәзер олы сымаграк тотасым килә. Тырма артыннан атлый биреп:
— Исән бул! —дип узам.
Зуррак малайлар минем олыларча киенеп, алдыма киндер алъяпкыч ябып чыгуыма, ат артыннан дилбегә каккалап, сызгыргалап ба
руыма елмаебрак узалар Кайбер усалраклары, синең атыңа таба кулы белән күрсәтеп, нидер булган кыяфәт белән бик каты кычкырырга тотына.
— Төште, төшеп калды, тот тизрәк, тот!
Шуңа алданып атыңны туктатсаң, җитмәсә, тагын:
— Нәрсә, нәрсә? — дип сорасаң, бөтен басуга көлкегә каласың. Ник дисәң, алар шундук авызларын ерып көлә башлыйлар.
— Ябалак, байгыш! Күрмисеңмени? Кара бияңнең тизәге!—дип кычкыралар.
Бераздан әтинең килүен күргәч, мин атны тагын да кычкырыбрак куарга тотындым.
— Әти, әнә кайта башладылар, — дидем.
— Ярар...
Ләкин ул кулын артына куйды да ызан буйлап җирнең түбән башына төшеп китте. Акрын гына ул бара, аның артыннан тырмалап мин барам Әллә күрә минем ничек тырышуымны, әллә юк.
Безнекенә башташ икенче бер өлешкә төшеп җиткәч, башын чайкап, телен чартлатырга тотынды:
— Әт-тә-тә! Кем эше булды бу?
Бу җирне әле күптән түгел генә Миңзай дигән малай тырмалап киткән иде.
Әтинең иртәдән бирле ачылмаган чырае берьюлы яктырып китте:
— Кара син малай актыгын, ә!—диде, сакал очын сыйпаштырга- лап, тигез генә булып тезелеп киткән тырма эзләренә соклангандай, җир башында арлы-бирле йөргәли башлады. — һе! Эшен китергән бу. юеш борын! Мамык иткән бу җирне! Кара син, ә. ник бер генә кисәкле балчык калсын! Менә уңа да уңа инде монда иген!.. Тәгаен!
Миңзай җире бер башыннан икенче башына кадәр бик тигез итеп пөхтәләп, тарак белән тарап чыкканга охшый иде. Җир өстендә ник бер генә ат эзе, я аяк эзе калсын!
Мин тиз генә үз җиремә борылып карадым. Шунда миңа бик тә күңелсез булып китте. Җир өстендә ат башы тикле кантарлар турсаеп тора. Тырма бөтенләй сәлам бирмичә чи калдырып узган хрыннар да бар. Менә тамаша! Ничек күренмичә калганнар диген син!
Әти Миңзайны һаман мактый да мактый:
— Менә бу эш тек эш инде! Тырма эзләрен буйдан-буйга ничек кенә тездергән! Бур җебе белән сызганмыни!
Җир башын кара син, җир башын! Машина белән чикмән якасы каеган шикелле! Шундый да матур иттергән, юеш танау!
Мин тырмалаган җир торган саен сөйкемсезрәк булып күренә башлады. Минем хәзер үз җиремә карыйсым да килми иде. Шушы кара шайтан аркасында гына инде бу! Ул йөрде өшегән күзен акайтып, тегендә дә монда боргаланып!
Әмма никадәр генә атка сылтасам да. күңелнең бер төше үземнең дә гаеп барлыгын сиздереп тора. Көнчелек тә кытыклый башлады. Сүзем сүз! Барыбер Мнңзайныкы шикелле игеп тырмалап куям! Барыбер!
Төштән соң шулай тырмаладым да.
Дөрес, әти минем эшне алай ук үтереп мактамады Аның җир башыннан мыек астыннан гына елмаеп узуы да мина бик җиткән иде.
Ул көнне кич йокларга яткач күз алдында алай да. болай да килеп, гел тырмалаган җир әйләнеп торды. Тырма үрле-кырлы сикерә, тырма артыннан, келтер дә келгер килеп, очсыз-кырыйсыз вак балчык тасмасы, тнп-тигез тырма эзләре агыла.
Әлиф, би, ти, си...
I
Бер көнне нртә белән өч тиен сәдака, бер утын алып, янга китап- букчамны асыл, «гыйлем эстәргә» киттем. _
Мәзин өендәге шау-гөр урамга ук ишетелеп тора иде. Түбән өйнен эче тулы бала-чага, һәммәсе дә минем шикелле җиде-сигез яшьлекләр. Малае-кызы һәммәсе бергә тау шуып, боз өстендә кәшәтаяк 1 уйнап, жәен-көзен су буйларында, болыннарда, кырларда бозаулар, казлар көтеп, кайчакларны аерылмаслык дус булып, вакыты белән дөмбәсләшеп, бергә аунап үскән балалар. Хәзер аларның күбесенең кулында <Иман шарты», икенче ел укучы кызлар калынрак китап — «һәфтияк» тотканнар. Байтагысы йөзлек буена, анда сыймаганнары ян сәкегә тыгыз булып тезелешеп утырганнар да, ара-тирә китапларына карап алып, берсеннән-берсе уздырырга тырышкандай, кычкыра-кычкыра сабакларын кабатлыйлар.
Мин килеп керүгә, бер генә сулышка тынып калдылар. Кайсыларыдыр борынын тартып куйды. Кайсыдыр:
— Яна малай!—дип кычкырды.
Кыз балалар әле миңа, әле Миңнисага күзләрен елтыратып, бер- берсенен колагына иелделәр, кылчыкланып, чырык-чырык килделәр. Минниса, гүя янтавына энә кадагандай, «дерт» иттереп тәрәзәгә таба борылды. Минем дә исем китмәде. Үз эшем үземә житкән, бер жаным бизгәннән соң һич күрәсем килеп тормый иде әле.
Утынны аралыкка куеп, ишек янындарак бер урынга барып утырдым да югары өйдән абыстай төшкәнне көтә башладым.
Күп тә узмады, балалар, мине онытып, яңадан шауларга тотындылар. Ничектер, үзеннән-үзе, һич күрәсем килмәсә дә, Миңнисага карап алдым. Ул терсәге белән тәрәзәгә таянган да сабагын ятлаган була. Әмма кара күзләре китап өстеннән мина карап елтырый. Ул да түгел, мине бөтенләй күрмәгәнгә салышып, янындагы бер кечкенә кызга кычкыра-кычкыра сабагын өйрәтергә тотынды:
— Менә кара: монысы утыртып куйган казык төсле туп-туры тора. Менә шушысы үзе генә була әлиф. Шул казыкның башына кош кунган шикеллеме?
һи, мактанчык. Бик исем китә. Андыйларны гына мин үзем дә бе- ләм инде. Киндер букчадан өр-яңа «Иман шарты»н чыгарып, аның беренче битендәге бакчаларны, айлы манараларны карал утыра башладым. Ләкин никадәр генә тыңламаска тырышсам да, кырык тавыш арасыннан миңа аның тавышы гына ишетелә иде.
— Әлиф артындагысы нәрсә төслерәк? Аш табагы шикеллерәк. Анысы була би...
Теге бала, борынын тарта-тарта, бармак очы белән борчак тәгәрәткәндәй, хәрефне арлы-бирле өтеләргә тотына:
— Би...
Миннисага карамас өчен, Фатыйма түти төшәчәк баскычларны санарга тотындым. Бер. ике, өч, д\р1... Ул һаман төшмәде. Шуннан соң мин баскычларны югарыдан түбәнгә таба саный башладым. Бик озак көтә торгач, баскыч өстеннән башта читек башы күренде, аннары күлмәк итәкләре, аннары Фатыйма түти үзе. Озын буйлы, озынча ак йөзле, төз гәүдәле, дүрт-биш бала үстергән бер абыстай.
Түргә узганда мине дә күреп алды.
— Ә, яңа шәкерт килгән икән, — диде. 3
Хәзер>ечә хоккей була.
Сәке өстенә менеп, аягын бөкләп утырганнан сон. үз янына дәште. Минем өр-яңа китабымнан беренче биттәге беренче тыныш арасын күрсәтте.
— Менә шунда тикле укып килерсең. Белмәсәң, апаңнан сора, я абыеңнан...
«•Дәрес бирү» шуның белән бетеп тә куйды. Икенче көнне дә, өченче көнне дә дәресне шулай ук ала идек.
«Иман шарты»ннан башлыйсың да «Ясин»ны ятларга тотынасың. Аннары «һәфтияк»кә төшәсең. Ниләр генә тутырылмый шәкерт башына! Күзләреңне чытырдатып йомасың да. бүтән малайларның акыруларын ишетмәс өчен, колакларыңа бармакларың тыгып, ягларга тотынасың:
— ...Аллаһетәгалә бардыр, бердер, жирдә дә дәгелдер, күктә дә дә- гелдер, аста да, өстә дә. унда да, сулда да, артта да, алда да дәгелдер, үзе хактыр, мәңгедер...
Аллаһетәгаләнең кайдалыгын ничек кенә булса да чамалыйсым килеп башта түшәмгә, аннан идәнгә, уңга, сулга, алга, артка карадым. Зерә дә мәзәк! «Дәгелдер!» Тегендә дә, монда да дәгелдер. Бар жирдә дә «дәгел» булгач, айсам кайда була сон ул?..
Әллә нинди ятышмаган сәер сүзләр такылдап утыруым үземә үк көлке тоелды да көлеп җибәрдем. Фатыйма түти күзен чылт-чылт йомып, мина карап тора икән. Кинәт ачуланып китабымны тартып алды:
— Моны укыганда алай көлмиләр! Язык була! һе, тапкан көләр нәрсә! Әнә язган бит! Тагын сипа ни кирәк?..
Мин күзләремне чытырдатып йомдым да чайкала-чайкала яңадан кабатларга тотындым.
— ... бардыр, бердер, жамигъ җәһәттән мөнәззәһтер..,
II
Беркөнне шау-шу кызып кына җиткән бер вакытта, безнең янга Фагыйма түтинең кызы Маһибәдәр апай килеп төште. Күкрәк астыннан кулларын кушырып, идән уртасына басты да:
— Оланнар, җан кисәкләрем!—диде. — Тагын да шәбрәк кычкыра алмыйсызмы? Әле минем башларыма да капмады, колагым да саңгырауланмады. Акырыгыз, оланнар, ярыймы? Ныграк кычкырыгыз!
Без нишләргә белмичә туктап калдык. Әллә чынлап әйтә, әллә үчекли. Анык йокысы туймаганга охшый иде. Чәче чуалып, күзләре, кашлары өстенә таралган. Аягында да киез ката гына. Ул караңгы почмакка таба борылды да ап-ак кулы белән авызын каплый төшеп, күзләрен бөтенләй йомып бетереп, башта озак итеп искәнде, аннан соң терсәкләрен як-якка тырпайтып бик тәмле итеп киерелеп алды. Яулыгын артка чөйде, беләзекләрен салып тәрәзә төбенә куйды, шуннан соң ашыкмыйча гына почмактагы ләгән өстендә юынырга тотынды.
Мин аның бит юуын рәхәтләнеп карап утыра торган булдым. Безнен авыл кызлары арасында ул болай да бунга-сынга да. төскә-биткә дә ик чибәр кызлардан иде. Менә хәзер якыннан күргәч, тагын да сокландыра төште. Ничек аның беләкләре шулкадәр ап-ак, шулкадәр матур икән? Битен юганда анын нәни генә колак яфрагында фирәзә кашлы алкасы селкенә, ап-ак сабын күбегенә уралган куллары битләрен тегеләй дә, болай да сыйпап, иркәләргә тотыналар. Ул комганның суы беткәнче, пошкыра-пошкыра, озак итеп юына. Юынган саен биге тагын да алсулана, тагын да матурлана бара кебек иде.
Мәзин дә. анын остабикәсе дә мәҗлескә-мазарга киткән көнне безне А\аһибәдәр укыта иде.
Ул һәйбәт сабын исләре килеп торган матур кулларын, берсе өсте- нә икенчесен куеп, йөзлек буенда бераз гына тыңлап утыра да кузгалып китә.
— Җитте! Бүтәннәрегез иртәгә тыңлатырсыз. Әйдәгез!
Без, бетен өеребез белән, аның артыннан ишек алдына атылабыз. Кызлар мал-туар астыннан җыеп салам көлтәләргә тотына, малайларның кайсы кар көри, кайсы терлек астын тазарта. Маһибәдәр биленә таянып карап тора да ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрә:
— Кара нинди уңган балалар икәнсез! Менә монысы эш дисәң дә эш, ичмасам. Барыгыз, тизрәк таегыз. Минем эшләрем бар.
Кадимчә уку вакытыннан тагын кайбер нәрсәләр истә калган икән әле.
Язның бик матур бер кояшлы көне иде. Мин сабакка барырга чыккач, үзем дә белешмәстәи, нәкъ безнең турыда гына уйнап йөрүче иптәш малайларга кушылдым. Башта без чылтыр да чылтыр китереп, төнге суыкта ат эзләренә каткан пыяладай юка бозларны ватып йөрдек. Аннары яз кояшы койма буйларындагы карны челтәрләп ясаган матур куышларга сокландык. Стеналары, юка пыяладан койган кәрәз төсле, челтәр-челтәр. Бер карыйсың, ул челтәрләрдә алсу очкыннар уйный, икенче карыйсың, я зәңгәр, я бишни булып күренә. Аннары батыргычлар ясадык. Ул да түгел, чана эзләреннән челтерәп аккан яшь- келт-сары карлы-бозлы гөрләвекләргә күз төште. Тиз генә кереп уенчык су тегермәнен алып чыктым. Гөрләвеккә көйләп куюым булды, әй китте әйләнеп, чарыкларына күз дә иярми. Сабагы да онытылды, мәзин үзе дә. Мин генәмени!? Бөтен урам өсте, кояшның үзе шикелле киң күңеллелек белән елмаеп, шаулап-гөрләп тора Егетләр, кызлар ялан өс чыгып урамның бер ягыннан икенче ягына кар туплары атышалар. Барыбыз да шат, куанычның иге дә, чиге дә юк.
Уйный торгач, күтәрелеп карасам, каршымда дәү гәүдәсе белән әти басып тора.
— Аһ, дуңгыз малай! Сабагың нишли, ә?! — ди бу.
Букчаны эләктереп, мәзиннәргә йөгерсәм, сабак беткән, балалар әллә кайчан өйләренә таралганнар.
Кире борылырга дип кенә торганда, югары өй баскычыннан башта Гайнетдин абзыйның яшел үкчәле кыршылган читеге, аннары очлы сакалы килеп төште.
— Әәә, >йнап туйгач монда да сугылып чыгасы иттеңме? — диде ул. — Шулаймы? Кая әле!
Ул башта, мондый эшкә күптән үк күнеккән оста бармаклары белән, бик тырышып, тәмам җиренә җиткереп, колагымны борды. Аннан соң идән астына төртеп төшерде.
Идән астында бик караңгы, бик тынчу иде. Җылыйсы да килде. Шулай да җыламадым. Ничектер мәзингә дә ачу тотмадым. Үзем гаепле. Бая урамда гөрләвекләр янында уйнап йөрү рәхәте өчен мондый гына җәзага түзәргә кирәк булгандыр.
Озакламыйча безнең уку бүлмәсенә бозаулар, көтүе белән сарык бәрәннәре кереп тулды. Алар минем баш өстемдә сикерешә, тыпырдый, сөзешә башладылар. Анысына да исем китмәде. Тик бу ябылу бик озакка сузылгач кына кыбырсый башладым. Шулай озак утыртсалар, мин моннан котылганчы кояш сүреләчәк, гөрләвекләр акмый башлаячак бит!
Ул шулай булды да. Мин урамга чыкканда гөрләвекләрнең өсте чирап юка боз белән капланган иде.
Капкадан агылып чыксам, аз гына Миңнисага бәрелми калдым. Ул, аягы белән бозга типкәләгән булып, баганага сөялеп тора Миңа яны белән генә торып, көмеш кәгазьгә төрелгән бер нәрсә с>зды.
— Мә!
Мин кулымны суза башлагач, кире алдым.
.. Бакчада алма өлгергән вакыт иде. Минниса иптәш кызы белән байтак вакыт безнең койма буенда әйләнгәләсәләр дә. мин алар янына чыга алмадым. Әти мина эш кушкан иде. Бераздан әти өйгә кереп киткәч, мин аларның икесенә ике алма чыгарып бирдем. Минниса мин биргән алманы, ачылыгына йөзен чыта-чыта. шундук ашый да башлады. Аның иптәш кызы алмасын күлмәк итәге белән сөртеп ялтыратты да аны әле бер битенә, әле икенчесенә тидерде. Балалар беркатлылыгы белән, башын чайкый-чайкый куанырга, кызыктырырга тотынды:
— Әләли, әләли, минем алмам нинди матур! Мин өйгә алып кайтам! Әнигә күрсәтәм!
Минниса аның алдында сикергәләде дә:
— Кая әле? — дип. иптәш кызының алмасын тешләп тә алды — Әһә! Сиңа тәмлесен биргән икән. Баллысын Мә. әчесен ашап кара! — диде, үз алмасының калдыгын иптәш кызына сузды. Кызый аны алмады. елый-елый Миңнисаның иңенә ябышты. Миңниса иптәш кызының эченә типте. Аны акырып елаган хәлдә урамда калдырып, үзе өйләренә йөгерде.
Мин теге кызыйга бөтен алма чыгарып бирдем. Ул. күзләрен сөртә- снртә. акрын гына китеп тә барды. Әмма Миңнисаның бу явызлыгын һич оныта алмадым.
...Менә хәзер карасам, көмеш кәгазь эченнән хат башына чәчәкләр ясый торган кызыллы-зәнгәрле матур карандаш күренеп тора. Миңниса. минем икеләнүемне ошатмыйча, түземсезләнеп, карандашны тагын сузды:
— Мә инде!
Минем андый карандашым юк. малайларда күреп андыйга әллә кайчаннан бирле кызыгып йөри идем. Шулай да алырга кулым бармады.
— Юк! Кирәк түгел! Үзеңә булсын!
Миңнисаның йөзе кинәт бозылып китте, күзләре елтырап мине тишеп алырдай усал итеп карадылар.
— һи. шадра пәри!—диде. — Алмасан, тәтеми дә әле? Менә, мә!
Ул миңа телен чыгарып күрсәтте дә тыкрыкка таба йөгерергә тотынды. Мин аның артыннан җитеп, иңбашыннан эләктереп алуга. Миңниса шундый әшәке итеп чәрелдәде, андый тавышны ишетмәс өчен, әллә кайларга качарсың.
Шуннан сон без Минниса белән очрашканда, бер-беребезне күрмәскә тырышкандай, читкә борылып китә торган булдык.
Язгы кояшның эссесе, йомшак карлар белән бергә, безнең уку дәртен дә эретеп алып китә иде. Аз гына җир күренә башладымы, без инде, кырык сылтау табып, сабакка бармый калу ягын карыйбыз. Мин дә шулай бер көнне кайтып кердем дә китаплар букчасын шүрлеккә ыргыттым. Әни. эшеннән туктап, мина текәлде.
— Рәхмәт әйттеңме соң?
— Кемгә?
— Менә инде, остазларыңа!
Әйтелмәгән икән шул.
Әни беркавым башын чайкап торды:
— Кыш буе тырыштылар, гыйлем булсын, колагына юньле сүзләр керсен, диделәр. Син шуны оныттыңмыни’
Онытканмын икән шул .
Бәбде Бәҗвин
I
Ул көйне зпи мине көндәгедәй иртәрәк уятты.
— Тор, улым! Оныттыкмыни? Бүген мәдрәсәгә барасын бит, шәкерт булдың ич инде.
Минем, үзем дә сизмәстән, йокым берьюлы ачылып, күңелем күтәрелеп китте. Шәкерт булам бит, шәкерт!
Әти «хәлфәңә сәдака бирерсең» дип бакыр акча тоттырды. Әни, хәерле юл теләп, капкага тикле озата чыкты.
Урамга чыгып тыкрыкка күзем төшүгә, шунда йөгердем. Тамаша иде анда! Аргы якның Минзай исемле малай ялан аяк кар ерып менеп килә! Аның башында колаклары салынып төшкән куян бүрек, өстендә бишмәт, ә аягы ялангач. Ул инде чөгендер төсле булган Минзай артыннан бер төркем малай ияргән. Алар батырның бер алдына, бер артына чыгалар.
— Капкадан ук ялан аяк чыкты!—ди берсе.
— Туңамы, малай, дөресен әйт!
Минзай аңа борылып та карамый. Борынны чөйгән, кулын кесәсенә тыккан:
— Бик исем китә! Ичмасам, төкереп тә бирмим!
— Билләһи диген!
— Кит әле моннан! Салып егармын!
Малайлар шигәеп читкәрәк тайпылалар
Ышан Минзайга! Аның кулына эләксәң! Аннары Минзай болай да бик сәер малай иде. Аның кулыннан теләсә нинди эш килә. Ул мич чыгара, гармун уйный, ватылса, аны үзе үк төзәтә дә белә. Аның лапас түбәсендә, келтер-келтер килеп, Минзай үзе ясаган кечкенә жил тегермәне ашлык тартып утыра...
Минзай мәдрәсәгә якынлашуга, андагы шау-шу кинәт тынды. Малайлар йөгерешеп аның каршысына чыктылар. Кайсы Минзайның батырлыгына сокланып телен чартлата, кычкырып жибәрә, кайберләре көләргә тотынды:
— һа, һа, һа, чабатаңны кызганасыңмыни?
Мәдрәсәнең ишек төбенә килеп җиткәннән соң да сер бирмәде. Ул ак кар өстендә бик сәер булып бөрешеп торган кызыл аякларын кузгатып та карамыйча, әллә никадәр вакыт ишектән кермичә торды.
— Сүзем сүз! Кыш буе ялан аяк киләм. Менә күрерсез!
Мәдрәсәдә укуы күңеллерәк иде. Монда инде без коръән сүзләрен ятлаудан тыш, жәгьрафия дә укыдык. Беренче елны ук укырга-язарга, дүрт гамәлдән кайсы саннарга кадәрдер хисап эшләргә өйрәнә башладык.
Дөрес, ул хисап дигәннәре кызык кына укытыла иде. Хәлфәбез Зәбихулла абый, үзе кадим мәдрәсәсендә укыган кеше булганлыктан, яңача укытуны белеп җиткермичә, кайчакларны кадимен-җәдитен бергә бутап та башны әйләидергәләде. Менә дәрес башланганда хәлфә абый үзебез белән йөртелә торган кечкенә кара такталарны, грифель карандашларны хәзерләргә куша. Ангары ул, тәрәзә тирәсендә арлы- бирле йөреп, чыгарасы гамәлләрне әйтә башлый. Без, кара тактаны тезгә куеп, язарга тотынабыз.
— Әүвәл башта алдым фәләнчә баш куян тиресе, дип язасың. Берсе фәләнчә тиеннән бәһасе буладыр фәләнчә Янә алдым фәләнчә баш сыгыр тиресе...
Зәбихулла абый безнең кара тактага күз салга.тап әйләнә дә алга басып сорау бирә:
— /Кә.мгысе күпме була?
Шушы куян тиресе белән сыгыр тиресенең байтакка кадәр башларын әйләндердек. Алар, эт эчәгесе шикелле, хисапның һәр гамәле саен диярлек һаман ияреп йөрделәр. Сыгыр дигәннәре дә үзебезнең абзар тәрәзәсеннән башын сузып ашарына сорап мөгерәп торучы, әлеге шул гап-гади сыерларыбыз инде, югыйсә. Ләкин ул вакытта халык сөйләгәнчә генә язу килешмәгән, күрәсең, фәнчә булмаган. Шунлыктан без аны, әллә кайчаннан ук килгән гадәт буенча, үзенә күрә бераз сырлан- дырып, «мөгез» чыгарып, сыгыр дип, барысы дип кенә язасы урынга «жәмгысе» дип язарга тиеш идек.
Әмма минем иң яратканым туган тел белән жәгьрафия булып чыкты.
Менә бер көнне Зәбихулла абый. Арча базарыннан кайткач, түр стенага чиккән ашъяулык төслерәк яшелле-зәңгәрле матур кәгазьләр элеп куйды. Бөтен бүлмә ничектер берьюлы ямьләнеп китте. Без тәнәфес вакытына кадәр көч-хәл белән генә түзеп, аларның эре хәрефләрен укырга тотындык. Берсенә Аурупа харитасы4, икенчесенә Асия2 харитасы дип язылган иде.
Шул көннән башлап бу карталар минем өчен иң кызыклы, иң мавыктыргыч нәрсәгә әверелделәр. Нинди искиткеч яңалыклар, нинди серләр генә ачмады бала күңелендә ул яшелле-зәңгәрле матур карталар!
Ул вакытта безнең өчен жир яссы иде әле. Хәтта жирнең читенә барып житеп, кырыенда аягын салындырып утыручылар турында да ишетергә туры килгәләде. Әйе, жир яссы икән, аны кит балыгы күтәреп тора икән. Юк, алай түгел икән, жир үгез мөгезендә эленеп тора икән. Менә бит нинди тамаша!..
Әгәр үгезне кигәвен-мазар тешләсә? Шунда ул, безнең авыл үгезләре кебек, койрыгын чәнчеп, үкерә-үкерә жир тырнарга тотынса, аннан да хәтәррәге — ятып ауиый башласа? Кыскасы, ул турыда бөтенләй уйламау яхшырак иде...
Менә шушы жир безнең күз алдына беренче мәртәбә шар формасында булып килеп басты. Ул үзе искиткеч зур да, аның өсте гажәеп дәрәҗәдә төрле-төрле дә, урыны белән бик бай да, ярлы да икән. Адәм баласы аның өстенә меңнәрчә шәһәрләр салган, авыллар булып утырган, тимер юллар сузган.
Үз авылыңда, тәрәзәләре бозланып каткан кечерәк кенә тәбәнәк өйдә утырган килеш әллә каплардагы ят жнрләр белән, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әкияттәгедәй тылсымлы яңа илләр белән, ниндидер аңлашылмый торган телләрдә сөйләшүче ят халыклар белән танышу безнең өчен искиткеч, мавыктыргыч яңалык булды. Моңарчы дөнья, жир йөзе пичек күз алдына килә иде? Менә безнең авыл, аннары бүтән авыллар төзелеп киткән. Гел авыл да авыл, шәһәре дә зур авыл булып күз алдына килә. Аның аргы ягында да. бирге ягында да шулай бик ерак китәсең. Әллә йөз чакрым, әллә ике йөз чакрым. Шуннан аргысын күз алдына китереп тә булмый иде.
Безгә, моңарчы үз телебездән башканы белмәгән авыл балаларына, картадагы яңа сүзләр, яна исемнәр үзләре генә дә бик кызык та, серле кебек тә тоелды. Менә сиңа Алмания3, Энгелтерә4, Парие, Әлжә- заир5, Бәхер-Мөхит атласи’... Менә шул сәер сүзләрне кат-кат әйтә-
4 Еиропа картасы.
’ Асия — Азия.
’ А л мания — Германия.
• Энгелтерә — Англия.
’ Әлж ә з н н р — утраулар. Алжир шушы сүздән бззып алынган.
• Б ә х е р-М в х и т я гласи — Атлантнк океан.
әйтә, зәңгәр җеп булып сузылган Иделне кичеп, Мәскәү шәһәрен, Валдай сыртларын узасың. Алда сине мавыктыргыч яңалыклар көтә. Ниндидер Вилы.о, Рига, Данчиг дигән шәһәрләр аша Алманиягә, аннан Маншу 'ны чыгып Энгелтерә иленә, аннан да узып эссе чүлләргә, сах- раларга сәяхәткә чыгып китәсең. Синең алдыңда барган саен яңа илләр, яңа шәһәрләр, елгалар, күлләр ачыла бара, һәркаисының ниндидер искиткеч ягы, соклангыч яки куркыныч яклары бар. Кәгазь өстендәге сары һәм бигрәк тә кызыл урыннар, башы күкләргә тигән карлы таулар булып, зәңгәр урыннар дулкынланып торган диңгезләр булып җанлана. Шушы исемнәргә элегрәк укыган китаплардан истә калган төрле кызык һәм гыйбрәтле вакыйгалар өстәлеп китә. Балалык хыялы болардан ниләр генә тудырмый, нинди генә мавыктыргыч вакыйга һәм күренешләр күз алдына килеп басмый! Кеше башы кадәр татлы җимешләр үстерүче диңгез уртасындагы мәңге ямь-яшел, матур утраулар. Өсләренә ефәк белән елык-елык итеп кенә торган атлас киемнәр киеп йөрүче, энҗедәй ап-ак тешле, йолдыздан үткен күзле, кызыл, я кара тәнле һиндләр, гарәпләр, кытайлар, тагын әллә кемнәр, бөтенләй башка дөнья, башка тел халыклары. Зәңгәр диңгезләрдә аккош төсле генә йөзеп баручы ап-ак корабльләр, кыя ташлар арасында шул корабльләр кереп туктый торган зәңгәр сулы аулак күрфәзләр 5 6. Тутый кошлар белән маймыллар яши, арсланнар гына хөкем сөрә торган мәңге яшел калын урманнар. Хыялый бакча эчендә утырган тылсымлы сарайлар...
Ул заманда китапларның беренче битендә һәм төсле шәмаилләрдә бары тик хыялда гына яки төштә генә күренүе мөмкин булган соклангыч матур бакчалар, бай шәһәрләр, зиннәтле сарай сурәтләре бирелә торган иде. Ихтимал, география укыганда хыялны үстереп җибәрүгә әнә алар да ярдәм иткәндер.
Кайчак шулай карта өстендә илдән-илгә күчә-күчә, сәяхәтнең рәхәтенә бирелеп тәмам онытылып кына утырганда, хәлфәнең соравы яңгырый:
— Идел нәһре7 кайсы диңгезгә коя?
Яисә:
— Энгелтерә җир шарының кайсы кыйтгасендә?..8
Тик күңелгә ошаган мондый дәресләрне тиз үк тормыш миннән кызганды.
II
Укуымның өченче елында әти мине, сөеп укыган туган тел белән географиядән аерып, һич көтмәгәндә, күрше Каенсар авылының кадим мәдрәсәсенә9 илтеп ташлады. Мона әни дә, бөтен ой эче дә каршы иде. Кардәш-ыруларга кадәр борчылды. Нигә болай? Ни сәбәпле ун яшьлек малайны һәйбәт кенә укуыннан аерып, кеп-кечкенә бер авылның <укыр лампа шикелле генә төтәсләп утырган кадим мәдрәсәсенә илтергә? Ләкин нишлисең? Әти беркем белән дә исәпләшми иде.
Моның төп сәбәбе соңыннан гына ачылды. Әти элекке старостаны яңадан сайламаска өндәгән. Ул җәмәгать җыенында аның попларга илле сумга сатылып, авыл башына чиркәү салдыруын сөйләп биргән. Ләкин мулла белән мәзнй, алар тирәсендә яхшатланып, куштанланып йөрүче мөтәвәллиләр үзләре эчертеп килгән ялагайлар белән тавыш
5 Маншу — Ла-Манш.
3 К у р ф ә з — култык.
s Н ә һ е р — елга, дәрья.
8 Кыйтга — кисәк.
■Кадим мәдрәсәсе— бик исхечә. фәкать дин сабагы гына укытыла торган МӘК гәп.
кубарганнар, яңадан шул ук бозык кешене староста итеп калдырганнар.
— Ни жаным белән шулар кулына бала бирим? — диде әти — Малай надан калса калыр, тик мин аларга ялыначак түгел.
Әти тәкәббер кеше иде, ул үзенең дошманнарына баш имәде. Әмма моның бетен авырлыгы минем өскә төште.
Каенсар мәдрәсәсе гали авыл мунчасыннан аз гына зуррак иде. Шуның шәп-шәрә идәнендә аркылы да, торкылы да утырган егермеләп малай. Кайсы бишмәт кигән, кайсы күлмәкчән. Без иртән яктыра башлауга килеп утырабыз да, күзләребезне түшәмгә, я стенага терәп, башкалар тавышын ишетмәс өчен колакларыбызны томалап, нигә кирәк булуларын да, нәрсә икәнлекләрен дә белмәгән китап сүзләрен ятларга тотынабыз.
Бер-ике айдан ук минем Каенсарга йөрисем килми башлады. Үзебезнең авыл мәдрәсәсендә жәгърафия белән туган тел укулар рәхәт кенә булган икән. Жомга көннәрне береннән-бере кызганыч бәетләр күчереп язу, я булмаса, карта буйлап әллә нинди чит-ят җирләргә ил гизәргә чыгып китүләр кая инде ул хәзер! Тик моны әтигә ничек әйтергә? Ничек аннан кайтырга рөхсәт алырга?.
Шула бер жай чыкмасмы дип, мин, жомга көн авылга кайткач, әтинең верстагы тирәсендә кайнаша торган булдым.
Безнең өйгә килеп керүгә, борынга коры йомычка исе. түшәмгә киптерергә куйган чыршы, нарат такталардан сагыз исе, төрле буяу Һәм замазка исе килеп бәрелә Стенада әллә ничә төрле пычкы, өтерге, стамеска һәм эреле-ваклы бораулар тезелеп киткән. Ишек янына зәңгәрсу ак төскә буялган төрле тәрәзә рамнары эленгән. Әтинең тәрәзә буена көйләнгән верстагында көне буе бертуктаусыз кисеп, ярып, ышкылап, шомартып һәм каңэйләп төрле әйберләр ясавын, аларны буявын карап утыру үзе бер рәхәт. Нарат белән чыршы безнең өйгә калын такта булып керәләр, якты тәрәзә булып чыгалар, бүрәнә башы булып керәләр, такта умарта булып чыгалар Верстак астында аунап яткан төрле-төрле шакмакларның исәбе-саны юк Теләсәң, өй салып уйна, телисең икән, берәр уенчык яса. Тик кадакка тидереп әтинең коралларын гына бозма.
Бу кайтуымда әтинең аргы як Мостафага урындыклар ясаган вакыты туры килде. Аның бу эшкә бик дәртләнеп тотынуын һәммәбез дә күреп йөри идек. Урындык ясыйсы каенны ул әллә кайдагы ерак урманнан түбә жирдә үскәне, могылсызы 10 булсын дип үзе сайлап алып кайтты. Аны күләгә урында өстен каплап үз көенә елдан артык киптерде Хәзер аның ул каены эшләгәндә коры сөяк шикелле кетердәп тора.
Урындыкның аяклары матур булып тышка таба дугайланып чыккан. аркасы, утырырга жайлы булсын дип, бөгелмәле итеп, артка таба авышрак итеп эшләнгән. Хәзер ул шушы беренче урындыгының аратасын матурлап маташа. Аның янында эреле-ваклы өтергеләр, безләр, стамескалар. Әти шул коралларның әле берсе, әле икенчесе белән аратаның өч җиренә ниндидер бизәкләр уя: уртага дәүне, баш-башларына кечерәкләрне.
Өйдәгеләрнең берсе керә, берсе чыга. Кече якның чаршавы артында ара-тирә көйсезләнеп кечкенә сеңел шыңшын Әни күгәрчен шикелле гөрләп аны юатырга тотына. Бер мәлне, абзардагы аналарының тавышын ишетеп, идәндә сикергәлән йөргән бәтиләр кычкыра башлый Тик әти боларның берсен дә ишетми. Ул әлеге бизәкләрне һаман кыра, түгәрәкли, матурлый.
Менә ул аратаны ераккарак куеп карады да тузаннарын өргәләп миңа да күрсәтте:
10 Могыл — чирләшкә каенмын кәүсәсеннән бүлтәеп чыккан авыру урыны.
— Яле, ниярсәгә охшаган?
Әтинең күңеле күтәренке, чырае ачык булу минем өчен дә күңелле иде. Я. бәлкем, әле Каенсар турында да әйтеп булыр?
— Чәчәккә! — дидем.
— НННДИРНӘ?
— Кечтеки генә гөнбагыш башына да охшаган. Тик күбрәк акчәчәккә. Әнә теге теш сызлаганда кайнатып эчә торганына.
Әти авыз эченнән «мм...» ди-ди, әлеге чәчәкләрне башта пыяла чите белән кырды, аннары кытыршы кәгазь белән шомартты да бик озак, ялтыраганчы тула кисәге белән ышкыды.
Чәчәкле аратаны урынына беркетеп кенә тора иде, ишек алдында сәлам биргән тавыш ишетелде. Әти, өстенә тунын салып, кунакны каршы алырга чыгып китте.
— Бәгаләйкүм әссәлам!
Мостафа бай икән. Ул бәрән тунын чишеп кенә җибәрде дә, бүреген верстак өстенә куеп, урындыкны карарга тотынды. Башта утырып карады, аннары «дык» иттереп каты гына идәнгә куйды. Иң соңыннан баш түбән әйләндереп, аякларын югары күтәртте.
— Кайчан бетереп бирәсең? — диде.
Чәчәкләрне күрмәгәнгә әтинең ачуы килде.
— Анысы ниэшкә тагын? — диде бай. — Мин ул төшенә аркамны терәп утырам. Беләсең ич, минем артымда күзем юк.
— Син курмәсәң, бүтәннәр күрер. Болан матуррак чыга ич. Бөтен өенә ямь биреп торыр. Унар тиен өстәсәң...
Мостафа, бармакларын бөккәләп, исәпләргә кереште.
■— Биш кәррә уның — илле, янә илле дә тагын егерме.
— Нибары сум егерме тиен генә!
— һе! Нибары! Ике пот он ич ул! Язгы бер пот көз баенда ике пот булып балалап кайта! Беләсеңме син шуны! Булмый. Кыйбатка төшә.
Ул да түгел, әти урындыкны ишек янына тотып атты. Мич буенда юкә себеркесе ашап торган бәтиләр, дәррәү кубып, почмак якка ташландылар. Мәче, пырсылдап, мич башына очты.
Тик әти урындыкны шундук кире алды да верстак өстенә бастырып, балаларны иркәләгәндәй, аның аркасын, аякларын, чәчәкле аратасын сыйпарга кереште.
— Күрмисенме әллә! Күз өстендә кашы бит ул моның! Ә син нәрсә дисең? Әйдә, күзе булса, кашы ни пычагыма кирәк димәкче буласын! Ашны пешерүен пешер, тик тоз салмасаң да батар, дисең. Булмый шунсыз, булмый! Канатсыз кош, тавышсыз сандугач килеп чыга!
Мостафа урыныннан торып, төймәләрен эләктерергә тотынды.
— Башта нәрсә карадың? Әйтеп сөйләшәләр аны! Можыт, мин Арча осталарына кушарга исәп тотар идем.
Әтинең никадәр ачуы килсә дә, аратаны сыйпаштырганда чырае яктырып киткәли иде.
— Эшли башлагач килеп чыкты бит, үзеннән-үзе, көтмәгәндә. Баш яктырып китте дә шулай...
— Булмый! Монысы да сиңа муеннан инде. Кем эшләтә? Мостафа бай эшләтә! Даны ни тора! Эш белән күмәрләр үзеңне. Менә күрерсең!
— Поты бер тиен! Минем кем булуымны кулларым әйтә, эшләгән әйберләрем кычкырып тора! Син каян карыйсын бу якты дөньяга? Мин ясаган тәрәзәдән карыйсың! Каян керә сиңа көн яктысы?.. Менә шул шул. Барыбер әрәм итмим. Үземчә эшлим, бушлай эшлим! Муенына так ун тиенеңне!
Әти Мостафа чыгып киткәннән соң да озак сукранды.
— Карун, туңбаш, мәлесез, күзең чыкмагандыр бит күрмәскә!
Верстагындагы коралларының берсен алып, берсен куеп озак кына эшенә тотына алмыйча азапланды да, әнигә дәште:
— Сиңәйтәм! Итеңне мулрак сал. Бүген минем ни...
Аш өлгерер алдыннан мина Мөхәммәтҗан җизнине дәшеп кайтырга кушты.
III
— Ә, шәкерт, нихәл? — диде җизни. — Иртәгә тагын китәсеңме?
Аның тавышы бик ягымлы кебек ишетелде. Мин шундук Каенсар турында аңарга әйтергә кирәк дип уйлап алдым.
— Барырга кирәк тә...
Җизни кызыл чуар итегенең сыңарын гына кигән килеш туктап калды.
— Шуннан?..
— Барасы килми.
— Ничек алай?
— Анда күңелсез. Җәгърафия дә укытмыйлар, туган телне дә. Гел күрми сабак11 кына.
Җизни, башын чайкап, урыныннан ук торды
— Менә, менә, әйтә.м бит! Ул туң башларның бөтен белгәне шул — җыен кирәкмәгән чүп-чар белән баланын миен черетү! Әлисә2 ничек була соң инде? Авылга кайтам дисеңмени?
Мин шуны гына көтәм дә бит инде!
— Дим дә... Әти кайтармас шул.
— Бабаймы? Ул да төшенмәсә, бүтәннәргә ни сан?
Мөхәммәтҗан җизни әтинең беренче хатыныннан туган иң олы кызының ире: карасу-кызгылт йөзле, коңгырт күзле чандыр гына кеше. Яшьрәк чагында ул әллә кайда, бик еракларда күмер казыган. Кич утырырга килгәч, шахта төбендә ничек мүкәләп йөрүләре, кәйлә белән ничек күмер чабулары турында сөйләгәне бар. Иң кызганычы җир астында күмер ташучы атлар була иде. Алар шунда сукыраялар икән... Хәзер инде җизни авылда гына яши. Ул. аркасына такта кыстырган сыман, муенын бер якка бора алмый, читкә карыйсы булса, бөтен гәүдәсе белән борыла, йөргәндә бөгелми-сыгылмыйча үрә катып кына йөри.
Җизни муенына ике койрыклы солдат башлыгы элде.
— Я. барып карыйк әлисә.
Ул күмердән алып кайткан шахтер лампасын кабызганда мин үземне чак кына тыеп калдым. Бу кызык лампаны шул тикле үзем тотып кайтасым килде! Шулай булмыйча, ул бит нинди җилдә дә сүнми, керосины түгелми, кая бәрсәң дә ватылмый. Мондый лампа бөтен авылга бер генә, ул да безнең җизнидә генә. Җизни моны сизде, ахрысы, лампаны минем бишмәт изүенә эләктерде.
— Җир астында менә шулай түшкә элеп йөри торган идек. — диде. Минем куануыма бик рәхәтләнеп карап торды.
Урамга чыккач, мин лампаны төрле якка анкап-чайкап карадым. «Юри генә» капка баганасына бәрелдем Ичмасам, кымшанмады да. Ул чагында мин үземне чын шахтердан бер дә ким хис итмәдем. Тик бу вакытны урамда малайлар гына юк иде.
Кояш та баеды, караңгы да төште. Мин узган ел бергә укыган Шәрикләрем 3 белән күрешеп өйгә әйләнеп кайтканчы йолдызлар көтүе бөтен күк йөзенә таралырга да өлгерде. Ә өйдә һаман шул мин чыгып киткәндәгечә. Табындагы әче бал чиреге һаман шул башланган килеш кенә тора, әти, кашларын җимереп, тәрәзәгә карап утыра. Мөхәммәт
11 Күрми сабак — күнеллән ятлыйсы сабак.
’ Элис» — алайса.
а Ш ә р и к — сабак!аш, бергә укыган иптәшләр.
җан жизни дә шул килгәндәге төсле үк төссез чырайлы. Тик аның куллары белән күзләре генә уйный. Ул кулларын әле верстакка куя, әле йодрыгы белән тезләренә суга.
— Менә син старостаны яратмыйсың, — ди ул. — Дөрес, әй! Ул сатлык жан, карак, кеше хакын ашаучы. Тик менә, бабай, үзең чамалыйсыңдырмы, юктырмы, кайчакны син дә бит аның җырын җырлыйсын!
Әтинең чырае ук бозылды.
— Булмас!—диде әти. — Синең авызың ниярсә әйткәнне колагың ишетәме? Болайга китсә, мин кунагым дип тә тормам!..
Кече яктан, бик борчылып, әни чыгып җитте.
— Карагыз әле! Бу нинди сәер бәндәләр булдыгыз әле сез! Өч- дүрт көн күрешми торсалар, сагынышалар. Бергә килделәрме, тыныша алмыйлар. Син дә инде! Кунакка күсәк күтәрмәс кеше!
Жизни куллары белән ишарәләп:
— Хәзер, хәзер! — диде. — Әйтеп кенә биримче. Беләсезме, кичә староста ничек котырынды! Мәдрәсәгә кереп бөтен кеше алдында оныгының хисап дәфтәрен ерткалап ыргытты. Ник дисезме? «Сез. җәдитләр! Минем баламны нигә тәре ясарга өйрәтәсез? Аллага шөкер, мин хак мөселман», — дип акырына. Ни әйтеп карады хәлфә. «Бу бит тәре түгел, кушу галәмәте, ди. Моны урыслар гына түгел, нимесләр дә. гарәпләр. төрекләр, тагын әллә кайсы мөселманнар да шулай яза» Юк, ышанмый гына бит туңбаш! һаман шул бер кирелек инде: «Без — мөселман, дин укытыгыз, кадимчә укытыгыз»...
Әти аны ярты сүздә бүлдерде:
— Барыбер син мине староста белән бутама! Ул кем дә, мин кем. ә? Төкерә ул синең динеңә! Ана мәчет картлары белән байлар алдында языгын юарга кирәк. Менә нигә дин дип, кадим дип кычкыра староста. Бер ай элек ул ук җәмәгать җыенында җәдитне яклап җикеренде.
Җизни, көлемсерәп, тез башына сукты.
— Икесе дә бер тиен, ике чабата бер кием...
Әти чиреклене җилтерәтеп алып икесенең дә тустаганына бал койды.
— Сине кунакка дәшкән мин җүләр! Синең белән сөйләшеп утыру үзе үк язык та бит инде, әллә нишләп куып чыгара алмыйм. Мә, эч, зимагур!
Тустаганын әйләндереп салды да кашык очына эләктереп кенә берничә бавырсак капты.
— Менә син торасың да дингә каныгасың. Дин сабагы укытма, дөнья гыйлемен өйрәт, дисең. Әйт әле. дөнья гыйлеме ни пычагыма ярый? Бу фани дөньяда безгә ни рәхәт бар? Беләсең ич, безнең татарга кая сутылсаң да юл ябык. Зур укырга алмыйлар, юньле эшкә куймыйлар. Зерәгә әрәм үтә гомерләр.
— Иске мәдрәсәдә унар-унбишәр ел чүбек чәйнәү әрәм гомер түгелмени? Аннан чыккан шәкерт нәрсәгә ярый?
— Аннан, ичмасам, гыйлем булып чыга. Намаз-нияз укырга өйрәнә. Аның, ичмаса, өмете була. Кем белә, бәлки җәннәткә эләгеп куяр?!
— Теге дөньяга хәтле бусында көн итәсе бар бит әле. Шул дин аркасында шулай надан калдык та инде без. Шуның аркасында шундый ярлы, бетәшкән.
— Туктале, зимагур, нигә дин синең шул тикле бугазыңа сөяк булып кадалды? Әллә ул сине әйбер урларга, я булмаса, кеше хакына керергә өйрәтәме?
— Өйрәтми анысы өйрәтүен.
— Әллә аракы эч, тәмәке тарт дип көчлиме?
— Юк.
— Я. бәлкем, дин китаплары кеше үтерергә котырталардыр?
— Инде, инде! Андамыни эш? Котыртмый инде, юк!
— Юк шул менә, һа, һа! Үз телен белән үк әйтеп салдың! Син шуны искәрмисеңмени, зимагур: борынгы китаплар сиңа, хәзерге жә- дит китаплары шикелле, «ат чаба, арба-чана» 12 гына түгел инде ул. Авыл кешесе андыйны гына укымыйча да белә. Дин китапларында, беләсеңме, нинди хикмәтле, нинди гыйбрәтле сүзләр очрый! Синең белән без андыйны ун ел утырсак та уйлап чыгара алмыйбыз. Белдеңме шуны?
— Я, я! Нинди соң алар? Минем шушы иләс-миләс башка да берәрсе кереп калмасмы икән?
— Беләсең килсә, дин китабы жанга азык бирә, чын кеше булырга ейрәтә, күңелгә мәгънәле оеткы сала. Начар булма, яхшы бул, шакшы йөрмә, ару йөр, ди ул. Ишетәсеңме? Ялганлама, урлама, кешене хурлама, танавыңны күкләргә чөймә дип тә әйткәли Туганнарыңны якын ит, ата-анана мәрхәмәтле, шәфкатьле бул дип әйтә. Кем әйтә-* Дин китабы әйтә! Я, сөйләп кара, акыллы баш! Кайсы жәдит китабыннан табарсың икән шундый алтын сүзләрне?!
Әти, жиңгән кыяфәт белән жизнигә күз ташлап, тустаганнарны тутырды да үзенекен аударып та куйды. Жизни, тустаганын тотып үрә каткан килеш, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай, күзен челт- челт йомгалап. беравык ишек өстенә текәлеп торды.
— Әһ-һә! Менә мин сине сыртың белән салам хәзер!—дип тустаганын авызына каплады.
Әти, мыекларын сыпыргалап, көлде генә.
— Күккә төкермә, күкрәгеңә төшәр.
Мөхәммәтжан солдат малай чагында үзе дә мәдрәсәдә укыган, аның өстенә күмердә русча да бераз маташтырган дип әйтәләр. Ул миңа күз кысып алды да яңадан әтинең башын әйләндерергә кереште
— Бабай, син кичләрен малайларыңнан укыта торган китапларны шулай мактыйсың инде, әйеме?
— Соң мактамаска, саваплы китаплар булгач..
— Инде! Минем үземнең дә тыңлап утырганым бар. Бәдвам. Бакырган, Йосыф белән Зөләйха Арада Яна Кисекбаш та, Сак-сок бәете дә, суга баткан Гайшә дә бар иде сыман.
— Андыйлары да укыла инде
— Йосыф белән Зөләйха да саваплы инде, ә?1
Әти, нәрсәдәндер шикләнгән сыман, жизнигә сәерсенебрәк карап алды.
— Булмыйча, пәйгамбәрләр турында ич ул.
Жизни, шап иттереп, тезләренә сугып алды.
— Әлисә, бабай, патша хатыны Зөләйханың Посыф дигән чибәр егеткә гыйшык тотуы да бик саваплы инде, ә? Шулаймы? Мисыр хатыннарының бу егетне күрүгә, бөтен дөньяларын онытып, пычак белән бармакларын турый башлаулары ничек тагын? Анысында күпме икән савап?!
Әти эшнең болайга борылуына сәерсенеп карап торды да жизнигә бармак янады.
— Кара син зимагурны, ә! Кайсы яктан тез астына суктырды!
Жизни, әлеге ишек өстенә, күзләрен челт-челт йомып текәләп торды- торды да шуннан тапкан уйларын сынап карагандай, бармак битләрен уарга тотынды.
— Менә шул шул! Савапта гынамыни эш! Сиңа жан азыгы биргән, чын кеше булырга өйрәткән шул акыллы сүзләрне алла сүзе, пәйгамбәр сүзе дип беләсеңмени?
— Сүзе хикмәтле булгач, кем әйтсә дә барыбер түгелмени?
Җизни тагын чуар итегенә сугып алды.
12 5л еллардагы кайбер дәреслекләрдә шүндый күнекмәләр очрый нде.
— Түгел! Муллалар «кара халык—кара сарык» дип, «мажик» дип мыскыллап йөрткән халык сүзләре алар. Тау астыннан атылып чыккан чишмә шикелле, китап юлларыннан халык акылы бәреп чыга!
Әти тустаганын бер ала, бер куя, нигәдер уңайсызлангандай кузгал- галап утыра иде. Җизни балын эчеп йөзен чытты. «Беткән баш — беткән!» дигәндәй кулын селтәде.
— Мин күмердә бик күп халыклар белән бергә эшләдем. Тик бездәге кадимче картлар ише кире беткән томана башларны беркайда да очратмадым. Аларны кеше итәр өчен кемнәрнең башы Себер китми! Халыкка дөнья гыйльмен өйрәтик, башына аң кертик, дигән кешеләрне патша бит төрмәгә яба, катыр җибәрә! Аңгыра баш булмасалар, ник шуны аңламыйлар? Аларны укымышлы кешеләр юньлегә өндиләр. «Әйдә, кояшка чык, сиңа монда әйбәтрәк булыр», — диләр. Алар нәрсә ди? «Юк, мин шушы пычрак сазда быкырдарга да риза. Тик оҗмахлы гына булыйм. Бөтен өметем җәннәттә», — ди. Әзерләп куйганнар, ди анда сиңа!
Җизни авыз эченнән ниндидер хәтәр сүзләр мыгырдап, «тефү» диде.
Әти, өйдәгеләргә борылып, тамак кырып алды.
— Ярар. Мөхәммәтҗан, — диде. — Ташка эссене шәп тондырдың. Языгы үз башыңа. Төш инде ләүкәдән. Башыңа эссе кабуы бар.
Мин уянганда төннең кайвакытлары булгандыр, чамалавы кыен иде. Бал чирекнең төбендә генә калган, табакта ит тә бик аз күренә иде инде. Әти терсәкләре белән верстакка таянып, күзләре белән аксыл тәрәзәләргә текәлгән. Аның тавышы баягы кебек кырыс ишетелми, ул хәзер җизнигә эчен бушата иде шикелле. Җизнинең йөзенә бераз җан кергән, ул, үрә каткан гәүдәсен селкеткәләп, ара-тирә «Инде! Инде!» дип куйгалый.
— Төшеңдә бастырылганың бармы синең? Тының буыла, җаның тамак төбеңә килеп җитә. Шундый кыса сине, әйтерсең, күкрәгеңә тегермән ташы бастырганнар. Менә, менә буылдым, беттем дип торасың.
— Инде! Инде! Күмердә була андый, порода җимерелеп забойда бикләнеп калганда!
— . Бер елны менә шундыйрак чагында күрше авылның карт хәзрәт килеп чыкты. «Алай өметеңне өзмә, Бәшир, өметсез шайтан, ди бу. Хода тәгалә үз бәндәләрен онытмый, ул һәр даим бәла-казадан җолып алырга әзер тора. Менәтерәк шундый киңәш: урыс патшасы чукындырып бетергәнчегә тикле төрек җиренә күчеп котылырга кирәк. Симет- тән фәләнчә йорт китә, Максабаш белән Шыңардан. Кибәхуҗа белән Казакълардан фәләнчә. Алдап бераз акча биреп куйсаң...»
Әйтүе ансат та бит, кузгалуы читен. Туган-үскән җир, үз туфрагың. Гомер буе атаң-бабаңның күз яшен, маңгай тирен сеңдергән җир. Әллә тагын да түзәргәме? Я, бәлкем, еллар җиңеләеп китәр, я, бәлкем, патша күңеленә алласы рәхим-шәфкать салыр...
— Салмый, салмый! Көтмә юкны, көтмә!
Әни мыштым гына чаршау артында тыңлап утырган җиреннән әтинең аркасына тиеп алды:
— Самоварны яңартыйммы әллә?
— һи, яңартмыйча! Әле башлыйбыз гына ич!..
Әти бераз тынып торды да тагын сөйләп китте:
— Нишлисең? Суздым ун сумны. Байраклар егермешәр, утызар сум бирде. Безнең авылдан гына да йөз сумнан артык җыелды. Инде көтәбез. Менә хәбәр киләсе дә җыенып төреккә чыгып китәбез. Анда баргач инде, янәсе, җир дә мул буласы, тамак та тук, өс тә бөтен буласы.
— Инде! Тот капчыгыңны! Җыен юләр, җыен караңгы!
— Бер ел узды — хәбәр юк. Хәбәр дә юк, хәзрәт тә юк. Куыш таяк эченә яшергән хатлар җибәреп, сорашып та карадык. Юк, онытылды төрек. Шулай ике-өч елдан тагын бер килеп чыкты бу.
— Кая соң, мин әйтәм. хәзрәт, кайчангарак кузгалабыз? Булмаса. акчаны кайтарасыңмы әллә? Карасам, хәзрәтем ичмасам, күзен дә йоммый.
— һи, Бәшир, — ди бу,— акчаң өчен хафаланма! Бик изге юлга киг- те синең акчаң, дин юлына!
— Менә сиңа, мә!
— ...Чүгәләде дә бу: «Яле, бер дога!» —диде. Аллаһе әкбәр минем акча. Беләсеңме, ун сумга нинди шәп ат алып булыр иде ул елларны! Менә дигәнне, ажгырып торганны!
Әти, тустаганны авызына каплап, яңадан коеп куйды.
— Юк дөньяда дөрес кеше, бер генә кеше дә юк!
Әллә уяндым, әллә төшем булды, бераздан тагын сөйләшүләрен ишетә башладым. Таң әтәче дә колакка чалынды. Аның тавышы нәкъ әни йөзендәге алсу чаршау шәүләсе төсле бераз моңсу да, таң алды яктылыгы төсле сагышлы да, өметле дә кебек иде.
IV
Озак та үтмәде, әти миңа яңадан үзебезнең мәдрәсәдә укырга рөхсәт итте. Туган телдә уку да. иптәш малайлар да шулкадәр сагындырган, кая ул узган еллардагы кебек эленке-салынкы йөрүләр, кая ул ялкаулану!
Бәлки, безнең мәдрәсәгә кергән кайбер яңалыклар да күңелне күтәреп җибәргәндер?
Язга таба, бер базар көнне, без мәдрәсәдә котырынып уйнап ятканда, кайсыдыр:
— Кайткан! — дип кычкырып җибәрде. Без аңыбызга килгәндә, Зәбихулла хәлфә, кыска гына муенын якасы эченә яшереп, ишектән үк килеп кергән иде. Киез катасын мич артына салып, читегенең кунычын тарткалады да кәләпүшен төзәтеп түргә барып утырды Әмма без аның түгәрәк көрәнсу йөзенең ара-тирә яктыргалап китүеннән, вак кына ап- ак тешләренең күренгәләп куюыннан базардан ниндидер шатлык алып кайтуын чамалаган идек инде. Хәлфә күкрәк кесәсеннән өр-яңа бер китап чыгарды:
— Кем укый? — диде.
— Мин! Мин! — дигән тавышлар төрле яктан ишетелсә дә. ул китапны миңа сузды. Шатлыктан кулларым дерелдәп китте. Әмма ул шигырьне укый башлагач, әллә нигә, тагын да каушыйрак төштем.
И туган тел, н матур тел, әткәм әнкәмнен теле!
Дөньяда куп нәрсә белдем син туган тел аркылы...
Ике юлын укуга әллә ни булды. Нигә икәнен үзем дә белмәстән, әсәрләнеп туктап калдым Бик газиз булып, әти белән әни куз алдына килде Мәдрәсәдәге тынлыкка сәерсенеп як-ягыма карадым. Зәбихулла абый, кысык күзләрен елтыр-елтыр тәгәрәтеп, әле беребезгә карый, әле икенчебезгә. Иптәш малайларым авызларын ачып, минем кулдагы китапка текәлгәннәр. Мин шулай иләс-миләс торганда кабыргама төртеп колагыма пышылдадылар:
— Укы инде, укы!
Болай төрле яктан дәртләндереп торганны күргәч, мин тагын да батырланыбрак тотындым:
Ин элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Бу шигырьне миңа тагын бер кат, аннан соң тагын бер кат укыттылар Аннары без аны пәнҗешәмбе көн, җомга ялына таралыр алдыннан, бөтен мәдрәсә белән бергә кычкырып укый торган булдык. Бу шигырьнең бик ансат кына, сүзләренең мәгънәсенә юш килеп кенә тора торган көй сы.маны да бар иде. Шигырь көйләгән калынлы-нечкәле балалар тавышы ишетелә башлауга, чишмәгә төшеп баручы хатын-кызлар, әбиләр, бабайлар мәдрәсә янына туктыйлар. Без аның саен дәртләнәрәк Төшеп, кычкырыбрак әйтә башлыйбыз.
Бет мәдрәсәдән чыкканда, әбиләр, күзләрен сөрткәләп, безнең аркадан сөеп калалар иде.
— И рәхмәт төшкерләре! Әнә нинди әйбәт мөнәҗәт әйтәләр, күңелләрне әллә нишләтеп җибәрә, — диләр.
Мәдрәсәдә, билгеле, ара-тирә сүз дә тигәләде. сирәк-мирәк кенә булса да почмакка тезләнергә дә туры килгәләде. Әмма әгәр дә син сабагыңны белсәң, дәресләреңне яхшы әзерләп килсәң, шул ук кырыс холыклы хәлфәнең йөзе яктырып, вак кына тешләре күренеп китә. Ул синең тырышып укуыңа ихлас күңелдән куанып, дәфтәреңнең кырыена я «тәхсин», я «афәрин» дип куя иде.
Ничек кенә булмасын, дүрт-биш кенә тәрәзәле шушы кечкенә иске бина үзендә укып чыгучылар күңелендә онытылмаслык истәлек калдыра иде Әнә анда бик үк оста да укытмасыннар, әнә анда яшь гомернең байтак вакыты кирәкмәгән дин сафсатасын чәйнәүгә дә әрәм булсын. Шулай да монда син беренче тапкыр белем ишеген ачып кердең. Ул иске бина сине үз телеңдә укырга-язарга өйрәтте, күңелеңә һәйбәт тойгылар сеңдереп, күпме яхшы теләкләр уятты Бәбде бәҗвиннән ' башлап географик атамаларга кадәр — барлык белеп чыкканнарың гомер буе синең тормышыңны баетып, аңа ямь биреп килде.
Шуны алдан сизеп булса кирәк, язгы каникул җиткәч, без, шәкертләр. булган кадәр бәйрәмчәрәк киенеп килеп, тәгътил 2 мәҗлесендә хор белән саубуллашу шигыре көйли идек:
Тәгътил дигән хәбәрләр йөрәкләргә салдылар, Тукталабыз мәктәптән, Мәктәп җаным, әлвидаг3.
Кулга каләм тоттырдың, Безгә өмет йоттырдың. Фикер, зиһен арттырдың, Мәк гәп җаным, әлвидаг.
Элекке шәкерт малайлар, егет булып җиткәннән соң, солдатка, я эш эзләп читкә китеп барганда шул тәбәнәк иске бина белән дә саубуллашалар. Читтән кайтканда. Каенсар үрен менгәч, күзләре белән туган өйләрен эзләгәндә, мескен генә булып посып утырган шул кечкенә йортка да ягымлы караш ташлыйлар иде.
(Дәвамы бар.)