ШӘЙХЗАДӘ БАБИЧ
Күренекле язучыбыз Нәкый ага Исәнбәт зур фәнни хезмәт тегә т- ләп килә
Хезмәттә татар һәм башкорт әдәбиятларының классик шагыйре Шәйхзадә Бабич
поэзиясе тикшерелә. Октябрь революциясе елларында Башкортстан җирендәге
иҗтимагый тормыш, әдәби хәрәкәт яктыртыла.
Редакция Нәкый ага хезмәтенең кайбер бүлекләре белән укучыларны да
таныштырып барырга булды. Журналыбызның бу санында әлеге хезмәттән
алынган беренче мәкалә бирелә.
Шәйхзадә Бабичны беренче һәм икенче
мәртәбә күргәндә
ин Шәйхзадә Бабичны гомеремдә өч мәртәбә күрдем. Бу күрүләремнең барын бергә
җыйсаң, ихтимал, ечесе бер сәгатькә дә тулмас, шулай да бу очрашулар минем ечен бик
зур мәгънәле һәм тирән эз калдырган булып чыктылар.
Беренчесе, моннан 54 ел элек, бик бала чагымда, минем ечен һич кетелмәгән бервакытта булды.
1913 елның март башлары иде бу. Ул чагында Өфедә Кузнецк дигән урамда, бер катлы агач ейләр
арасында, «Хәсәния» дигән таш мәдрәсә бар иде. Күз алдыгызга китерегез: тар гына агач баскычтан
йортның икенче катына менелә. Ишекне ачып керүгә бер якта мич, каршы стена буенда есте-әстенә өеп
куелган кыска аяклы, озын буйлы парталар. Шунда камэул-түбәтәйле малай шәкертләр. Аннан үтеп
каршы ишектән шундый ук икенче бүлмәгә, ансыннан да үтеп өченчесенә керәсең. Бу түр бүлмә
дәресханә дип атала. Анда лишкадәмрәк шәкертләр торалар.
Монысына килеп керүгә бераз караңгы. Бары тик түгәрәк, биек калай мич белән шкаф арасыннан
төшкән яктылык сызыгы гына сине бүлмә уртасына китереп кертә. Бер кенне шул яктылык сызыгы
буйлап бүлмәгә буй җиткән ике егет килеп керә. Алар уртадагы әлеге калай мич янына басып, бүлмәгә
бер күз салып алгач, һич тә исләре китмәгән кыяфәттә генә шул мич янына ук как идәнгә утыралар.
(Мәдрәсәдә утыргыч юк)
Ис китәргә монда бит алар өчен әллә ни ят нәрсә юк, бар да ул заман өчен табигый күренеш: күз
алларында биек кенә бер бүлмә. Идәндә стена буйлап җәелгән киез-келәмнәр, алар естендә кыска
аяклы тәбәнәк өстәлләр. Ул өстәлләрнең түр башларында өелгән китаплар. Бүлмәнең иң түр почмагы,
билгеле инде, казый һәм пишкадәмнәр урыны. Ләкин бүген анда беркем дә юк. Башка өстәлләр
тирәсендә дә бер-ике шәкерт кенә күренә. Бүген ял көне — җом-а көн итеп, күрәсең, аларның күбесе
калага-нигә чыгып киткәннәр. Әнә икенче түр почмакта, тәбәнәк өстәл янында аяк бөкләп ябык кына
бер малай шәкерт утыра. Түбәтәйчән, камзулчан... Кулында каләм. Өстәл астыннан дәфтәрен чыгарып
алдына сала да бик тәмләп шул дәфтәр битләренә текәле.
М
Бу малай — мин идем.
Баштарак мин мич янында утырган ул егетләргә карап-карап алсам да, тынычлап утыруларын
күргәч, аларга артык күзем төшмәде. Азмыни монда андый кереп чыгучылар! Берәүнең ата-анасы яки
агай-энесе килер, берәүләр болай эш юктан үтешли 'енә кызык өчен күреп чыгыйм әле дип керер...
Мәдрәсә ич ул. Ишеге һәркемгә ачык, Рәхим ит, кара да утыра бир.
Билгеле, ул яңа кергән абыйлар мине дә күрәләрдер. Алар мине бу шәкерт дәрес әзерли дип
беләләр булыр. Бик яхшы, тик шулай дип белсеннәр. Ләкин минем очен җомга көннең бар рәхәте иң
эләк шушылай кешесез генә калып, аулаклап утыру. Менә бүген дә мин яңагыма таянып, алдымдагы
шигырьләремне эчемнән генә укыйм. Яратам шуларны Дөньяда шуларны яңадан бер кат күздән-
күңелдән кичерүдән, кайбер юлларын тагын да матуррак итеп «чыгару»дан да ләззәтле эш юк. Чөнки
болар бит минем үз шигырьләрем...
Күпме шулай утырганмындыр, ләкин, никтер, кинәт кенә шунда ялт итеп мич ягына бер күз
салдым. Карасам, анда әлеге ике кешем дә миңа карап утыралар. Берсе аның чандыр, җитмәсә,
шадрамы шунда. Башында очлы бүрек. Әмма шул бүрек астыннан чыгып торган эур-зур колаклары
күзгә ташлана. Юкарак кына пальтодан иде. ахрысы. Үзе ул, бүгенге кебек хәтеремдә, тезләнеп утырган,
озын гәүдәсе алгарак яткан, иреннәрен кыскан, үткен һәм җитди күзләрен батырып һаман миңа карый.
Икенчесе аякларын бөкләп, җәелә төшеп утырган. Аның йөзе киң, яңаклары чыгынкы, карасу чырайлы.
Аксыл сары бишмәттән. Ул казакъ я'*и башкорт булырга кирәк. Тирмәдә утырган кебек, бик җайлап
утыра, хәтта бере бпмайган да кебек. Ул да миңа караган.
Минем шулай үз-үзем белән кәефләнеп утыруым аларга дь елеп киттеме, белмим нидәндер, кинәт
мин уңайсызландым. Кеше әйбере белән тылган кебек тиз генә алдымдагы дәфтәремне җыйнап, өстәл
астына тыкмакчы б дым. Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл булды. Минем нишләмәкчө булуымны кү
белән, тегә тезләнеп утырган озын буйлысы, аягына да басмады, идәннән үрмәләг ул-аякларьн алга
бер-ике генә атты да шундук минем каршыма ук килеп утырды. Өстәл аша сузылып кулымдагы
дәфтәремнең бер башыннан тотты:
— Тукта, нәрсә язасың? Шигырьме? — ди. — Безгә дә күрсәт әле...
Казакъ кыяфәтлесе дә килеп җиткән. Елмаеп аның янында утыра.
Менә кирәк булса! Бу кешеләр, ахры, миңа төбәп килгәннәр. Шигы|?' е дип тә сорый, әллә болар
мине шигырь чыгаручы малай дип ишетеп, үземне күр: ‘ килгән кешеләрме?..
Мин дәфтәремне аңа суздым:
— Әйе. шигырь, — дидем бугай.
Ул дәфтәрне алды, тиз-тиз битләрен ачкалаг. күз ташлап чыкты.
— Тагы бармы?
— Бар...
Булмыймы соң миндә...
Өстәл астында, чынаяклар артында, иң кадерле почмакта гына яшереп са 'ан шигырь
дәфтәрләремне берәм-берәм чыгарып алдына куя барам. Исемнәре п н- да: «Башкортлар өчен чиккән
ah-вә хәсрәтләрем», «Күңел кояшы», «Яшьлек &- ремдә»...
Тегем ашыгып-ашыгып карый.
— Шигырь генә чыгарасыңмы?
— Юк, менә көлке журналлар да чыгарам. Менә «Балта», менә монысы «baflflt Минем бер романым
да бар.
Какча егет бер дә көлми, киресенчә, тагын да җитдирәк кызыксынган кыяфәт б' лән миңа карады:
— Роман да дисең? Кайда ул? Я әле, я? Күрик.
Шулай диде, ахры. Мин уңайсызланам: чүкечне атыйлар. Мин аны шул исемдә җәйләрен Үзе- H.
И.
' Балда дип бездә авыр безнең
авылда чыгара идем.
— Роман дип, ул ни... язылып бетмәгән әле. Йөз бит чамасы гына. Башкортлар тормышыннан,
— дип нәрсәдер мыгырдандым.
— Каяле, кая, диләр. Ахырында аны да чыгарам. Ачып-ачып карыйлар. Шулай «бар малымны»
алларына чыгарып куйгач, мин дә хәзер иркенләп карасыннар дигән кебек, тордым да читкәрәк киттем.
Күңел түзәме соң! Күрше бүлмәгә чыктым. Аяыз җырылган инде, җыеп та алып булмый. Ничек инде—
Шундый дәү кешеләр сине шагыйрь дип ишетеп эзләп килсеннәр әле... Шатлыгым эчемә сыймый.
Малай чак бит. Аягымны кая басканымны да белмим. Чабам, ахры... Мин шулай бүлмәләрдә җилтерәп
бер әйләнеп чыгарга да елгермәдем. дәресханә ишегендә бер шәкертнең башы-кулы күренде: «Әйдә,
тиз бул, тегеләр чакыра»,—дип изәде.
Мин тагын анда кердем, алар янына килдем. Әлеге чандыр йөзле, зур колаклысы бу юлы коңгырт
күзләрен мөлаем елмайтып кызык кына итеп миңа карады:
— Син, ди, бу дәфтәрләреңне миңа биреп җибәр, мин анда яхшылап укырмын. Курыкма, без
«Галия- шәкертләре...
Мин үз шигырьләремә бу кадәр илтифат күргәч, күңелләрем тәмам эреп киткен- гәме, бер нәрсә
дә уйлап тормыйча:
— Ярый, ярый,— гына дим. — «Галияпнекеләр булгач...
Ул бар дәфтәрләремне йомарлап куенына тыкты да урыныннан торды:
— Сау булып торыгыз, — диде, ахры. Кулын бирде. Тегесе дә. Менә чыгып та киттеләр.
Минем тирәгә шәкертләр җыелды. Зәки абзый да кайтып җитте. Тиз-тиэ вакыйганы аңа сөйлә'
бирдем.
— «Галия»некел>р? Кемнәр ди соң алар!
— Белмим.
— Кайсы (йныфта укучылар! Сорадыңмы?
— Юк...
— Шәп әнсең! Бәләкәй чагыңнан бирле чыгарып килгән шигырьләрең... Ярый ла яхшы ке -әр
булып китереп бирсәләр. Ә китермәсәләр!..
Алай икән. Мин, ачык авыз, үземнең оригинал әсәрләремнең бердәнбер данәләрен биреп
җибәргәнмен. Кемнәр икәнлекләрен дә сорашмыйча! Куанычымнан ансы хәтеремә дә килмәгән. Хәер,
хәтеремә килгән булса да исемнәрен сорарга кыймаган булыр идем. Мин нәрсә! Ундүрт яшьлек малай,
алар дәү шәкертләр. «Галиявнег 13р... Шулай да күңел киресенә ышанмый. Китерерләр, китерерләр...
Китүп анә бер атна үтте, ике дә үтте. Шигырьләр һаман кайтмый. Март бетте, апрель . керде. Менә
инде бер айдан артык була. Зәки абзый мине шелтәли:
— Ә темме! — ди. — Икенче акыллырак булырсың.
Ике- > бер олы шәкерт тә аңа кушыла:
— л «Галия» жуликларына ышану... Ай-Һай, белмим шул. Без өйдә булсак, алай гына >еп
җибәртмәгән булыр идек. Моның малайлыгыннан файдаланып... Чынлап та 6i Апаң бармы, бар. миңа
бирәсеңме?» дигән кебек, җүләр саттырып, кешенең үзе арган бар шигырен ал да кит, имеш! Әле
җитмәсә, үз исемнәрен куеп бастыр та чыгарырлар-
шлэргә? Барыл сорап эзләп караргамы! «Галия» бит— Мин аның тирәсенә якын ба< та
караганым юк. Көләрләр... Минем эч сыза. Дәшмирәк лышын-пышын йөри ба дым, Ул да булмады, бер
матур яз көнне дәресханәгә бер шәкерт ахылдап ча п керде:
— Чык, сине тышта бер абый чакыра...
— Кем! Кем!
Минем йөрәк жу итеп китте. «Тегенме әллә! Тиэ-тиэ күтәрмәдән тешәм, Тышта « «ш. Карасам, кара
юка пальтодан теге какча, озын егет. Башын югары күтәргән. ! ж һәм төз генә баскан да тора Юлдан бер
читтәрәк... Дәшми. Бу икенче очрашуы- Г >|эда ул миңа бераз горур һәм һавалы сыман күренде.
Мин якынлагач, ул да шунда миңа табан бер атлап куйды. Йөзендә дә җитди гьтибар күренде.
Куеныннан төргәге белән теге дәфтәрләрне чыгарды:
13 Зәки абзый — минем бертуган агам, югарырак сыйныфта укучы.
— Мене дәфтәрләрен Барысы да шушында. — дип миңа сузды. — Яхшы, яз шулай. Сау бул!
Елмая төшеп кулымны кысты, бер генә кат селкеп куйды. Тез һәм җитез атлап, алдына караган
хәлдә ян капкага борылды. Китте...
Дәфтәрләрне алып, баскычтан очып менгәндәй мендем, өстемнән тау теште. Ке- рә-керөшке
дәфтәрләрне күтәрә биреп, Зәки абзыйга кычкырдым:
— Менә, китермәсләр дигән идең!
— Барысы дамы?
— Барысы да.
— Нәрсә әйтте?
—- Ә ул™ ул артык сөйләшеп тормады.
— Шигырьләрең турында... Бер сүз дә әйтмәдемени соң?
— Юк...
— Ай буе тоткан, укыган... Хет күңел өчен бер сүз әйтсен иде малайга™
Чынлап та, бу абый кешем бераз сәеррәк булып чыкты әллә? Алганда бик яхшы иде, икәүләшеп
читтән күзәтеп тордылар, яныма да килеп утырдылар. Ә тапшырганда... Чык тышка, мә сиңа
дэфтәрләренне. Исән бул!.. Әллә шигырьләремне яратмаган булдымы? И, ул кеше үзе соң шигырь
дигәннең тәмен, мәгънәсен беләме икән әле? Ярый әле шунсы бәхет: югалттым дип курыккан
шигырьләрем үземә кайтты™
Мин дәфтәрләремне өстәлгә салып, бит-битләп ачып карый башладым. Бар да урыннарындамы?
Тукта, чү! Монда бер язулы пучтаяай кәгазь1 бите килеп чыкты. Карасам, анда шигырь белән шундый
юллар язылган:
«Яшә, Нәкый!
Мин снне тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәт Нәкый.
Бик шат улдым, мәмнүн улдым мин сиңа, рәхмәт, Нәкый!
Мин өметлемен сиңа, истикъбалың ларлакъ2 синең:
һәм булачак (инша алла] мәртәбәң «чарлакъ» синең!
Ихтирам илә кардәшеңеэ UI. Бабичев>»
Э-м-м, өйтәм шул™ Күрәсең, бу «Галия» шәкерте үзе дә шагыйрь булып чыкты. Әллә ул берәр
яшерен шагыйрь микән? Мин бер дә мондый фамилияне матбугатта очратканым юк. Ә шигыре нинди
шома, зур шагыйрьләр кебек оста итеп, килештереп язылган. Миңа нинди зур теләкләр белдергән!..
Миңа, ялан аяк тузанда ат булып чапкан бер малайга!.. Ул минем шигырьләремне яраткан! Минем өчен
моннан да зур бер мәкяфәт булырмы?
Әйе бит әле, ул тышта басып торганда да ниндидер һавалы, өстен бер кыяфәттә башын күтәреп
тора иде. Шагыйрь һәм шулай булырга тиеш тә. Ул бит күңеле, хыялы белән югарылыкларда йөзүче
зат. Ул үзе шагыйрь булган өчен дә шулай дөньяга сер бирмәс, кимсенмәс кыяфәттә басып торган. Тик
дәфтәрләремне биргәндә генә миңа мөлаем карап, үзенең тиң күрүен сиздереп куйды. Күрдеңме... Аз
сөйләште, әмма күп мәгънә аңлатты...
Шул ук кәгазьдә Бабичның бу шигыре астына икенче кул белен болай дип язылган иде:
«Мөхтәрәм Нәкый әфәнде!
Без, казакъ кардәшеңез Әхмәд Мамитов, дәхи сезнең еәламәтлекеңезне теләиәк - тә вә киләчәктә
бик зур емиддәмез.
Ә. Мамитов».
Кардәш, туган казакъ халкының бер вәкиленнән минем кебек өйрәнчек татар шәкертенә өметле
караш, җылы сүз.
һем шуннан ике ел да үтмәде, Бабичның исеме һәр җирдә ишетелә, әсәрләре басыла башлады.
(Мин дә шул елларда бастыра башладым.) Казанда мин язышкан «Аң» журналы идарәсе Бабичның
«Газазил» поэмасын соратып алып һәм алдан игъ-
1 Элек хат язу өчен тотылган кечерәк битле махсус матур кәгазь шулай дип атала иде.
•'Истикъбалың парлакъ — перспективаң якты балкып тора.
лан ител бастырып чыгарды (15 иче ел). Бабич? Әдәбият мәйданымда бу исемме «үргәч, шунда гына
кинәт минем хәтергә теге чакны «Хәсәния» мәдрәсәсенә килеп, мине эзләп табып, шигырьләремне
укыган әлеге озын, ябык «Галия» шәкерте иске теште. Аның миңа багышлап язган кәгазен, шигырен
яңадан табып алып ухыл карадым: Ш. Бабичев! Менә ул кем! Миңа киң иҗат мәйданына башл ап
юллама биргән кеше зур талантлы шагыйрь Шәйхзадә Бабич үзе булган икән! -14
Шәйхэадә Бабич белән бу очрашуыбызга тегәлрәк тукталуым һәм ул чагындагы үз кәеф хәлемә
дә урын бирүем бу вакыйганың минем ечен әһәмиятле булып кына калмыйча, аннан да бигрәк
Бабичның үзен һәм аның иҗтиһатым тесмерләү ягыннан характерлы булуы ечен икәнлеге укучыга
шаять аңлашыла торгандыр дип уйлыйм. Чонки бу вакыйга, минемчә, Бабичны яңа бер яктай ачарга
ярдәм ите. Төптәнрәк уйлаганда, бу булган хәлнең тармхи яктан да, шулай ук б езнең бүгенге заман ечен
дә гыйбрәтле ягы һәм мәгънәсе бар. Менки Бабичның мине эзләп килүе ул чагында аның Өфөдә үзенә
шагыйрьләр даирәсе табалмаганы ечен түгел, алар анда җитәрлек табыла иде. Иң элек ул укыган
«Галия» мәдрәсәсе үзе яшь шагыйрьләр учагы иде. (Ярмәкиләр, Ибраһим Башмаковлар, Гыйзетдин
Исәнбирдиниәр, Ходаяровлар һәм башкалар.) Шунда ук мәдрәсә күршесендә генә классик
шагыйрьләрдән Гафури, Сәгыйт Рәмиев яши, арырак Сүнчәләй һәм башкалар бар иде. Өфенең үзендә
татар матбугаты һәм матбагалар бар иде. Билгеле, Бабич шулар арасында кайнап үсә һәм «Галияане
үзе дә кайната иде. Шулай булса да, ул кайдадыр Сабир хәзрәт мәдрәсәсе «Хәсәния»дә шигырь язып
ятучы тагын бәр малай шәкерт бар икәнен ишетә. Андый шәкертләр һеркайда беткәнмени? Ләкин, юк,
Шәйхзадә андый түгел. Ул үзенең казакъ шәригән ияртеп, гомердә аяк басмаган «Хәсәния»гә килә, мич
янында как идәнгә тезләнеп утырып, зур чыдамлык белән, шул малайны читтән күзәтеп утыра, әсәр-
ләре белән дә естән-нидән генә танышып китми, бәлки җентекләп уку әчем үзенә ала, укый,
тапшырырга тагын үзе күтәреп алып килә. Ул гына да түгел, шул малайның балаларча хыял җимеше
булган шигырьләрендә өмет һәм шигърият чаткысы күргәч, ага булып, аиы якты иҗади киләчәккә,
уңышларга чакырыл, рухландыручы шигырь языл кулына тоттыра...
Хуш, шуннан нәрсә чыга, диярсез.
Гадәттә Шәйхзадәне талантлы, ләкин шаталак, юләр сымак, уен-көлкеле, җиңел кеше итеп күрергә
яраталар. Кемгә ничек булгандыр һәм кемдә нинди тәэсир калдыргандыр, ләкин мин күргән Шәйхзадә
андый кеше түгел иде. Мин аны татар һәм башкортлар ечен әдәбият тудыру юлында чынлап янып
кәрәшүче, аңа бу эшне беркем дә тапшырмаган булса да, үзенчә, әдәбият кадрларын үстерү артыннан
йәрүче кеше итеп күрәм. Әнә шул юлга үзе җәяүләп тәшкәи, мәдрәсәдән мәдрәсәгә йери, үсмер балалар
арасыннан еметле яшь каләмнәр эзли, шундый шәкерт табылса, аның күңеленә рух әрә һәм
язучылыгына юлламалар бирә. Болай үзе карап торышка сатир кыяфәтле булса да, ул, халык
мифологиясендәге легендар Хезерильяс кебек, ниндидер изге җанлы, бик җитди кеше булып
күңелемдә калган. Мин моны иң элек үземә карата булган шушы менәсәбәтеннән алып әйтә алам.
Әйе. Ул чагында Язучылар союзы да булмаган, әгъзалык билетлары бирү дә юк, язучылар
алдында да. хәзергә кебек, әсәрләрен бастыру өчен планга кертү яки кәгазь табу кайгысы гына тормый
һәм начальник каршына гына түгел, бай абзый каршына барырга кирәк. Алай да нәкъ шундый
сыйнфый һәм милли изелүләр заманында да әдәбиятыбыз һәм аның кадрлары ечен чынлап янучы
Шәйхэадә кебек дәртле агалар булган. Алар үзләре фәкыйрь шәкерттән булсалар да, кече энеләрен
үстәрү кайгысын чиккәннәр. Шуның аркасында бездә һеркайда диярлек үзешчән юл белән әдәби
хәрәкәт туып үсеп, алга барып торган. Язучылар туып, әдәбиятыбыз, каты реакцияләргә бирешмичә,
үзенә юл ярып үсеп барган. Яки, икенче төрле әйтсек, милли иэөлү булса, аңа каршы милли уяну,
азатлык хәрәкәте до булган.
Әйе. Шәйхзадә Бабич ул, билгеле, үткен һәм зур талантлы шагыйрь, көчле сатирик, декламатор.
Шуның өстене ул әдәби үзешчән түгәрәкләр, хәрәкәтләр оеш-ы-
14 Шәйхзадә Бабич Һәм казакъ Әхмәд Мамитовларның бу кулъязмалары әле дә үземдә саклана.
»•
1 Дарелмөгаллимат — мөгаллимәләр педучилищесы. Анда да бу вакыт җәйге куррлар булып,
Өфенең үзеннән һәм үз өязеннән җыелучылар өчен иде, ахрысы.
ручы, яшьләрне үстерүче, изге йөрәкле, ярдәмчел ага иде. Ул әдәбият бакчасында үзен чәчәк дип кенә
түгел, бакчачы дип тә белгән кеше. Шундый кешелекле, халык чан сыйфатлары белән гуманист
шагыйрь Шәйхзадә тагын да зуррак ихтирамга лаеклы, җитди әдәби педагог булып та минем күз
алдымда тора.
Бабичны өченче кат күргәндә
18 нче ел... Тын гына матур бер җәйге кич. Алдыгызда ике катлы гүзәл таш бина тора. Тәрәзәдә
утлар. Эчтән уен да җыр, музыка тавышлары яңгырый. Бу сезгә Өфе- нең «Госмания» мәдрәсәсе
булыр. Бүген монда курста укучы мөгаллим-мөгаллимә- ләрнең ял кичәсе бара.
Ул вакытлар Өфегә һәр җәйне диярлек Урал-Себердән, Идел-Камалардан укытучылар җыела.
Революция булгач, элекке хокуксыз мөгаллим-мөгаллимәләрне, шәкертләрне тиз-тиз курстан үткәреп,
аттестацияләр бирергә кирәк булып чыккан. Шунлыктан Өфе җәй көннәрендә бик җанлы була, үзен
азат, ирекле, бәйсез тоючы яшьләр белән шау килеп кайнап тора иде.
Без «Госмания»гә керергә торганда, кемдер шунда: «Беләсезме, бүген Дарел - мөгаллиматта да
вечер икән», — дип әйтә салды.
Дарелмөгаллиматмы? һуу... ул Дарелмөгаллимат дигәнеңӘллә шунда барабызмы?
— Монда, үзебездә, атна саен булабыз. Әйдәгез анда киттек.
Берничә курсант чынлап та шунда китәргә булды. Аларга ияреп мин дә Дарел - мөгаллиматны
күрергә киттем. Ул шактый ерак, толчокка таба бер урамда булып чыкты. Башта безгә әллә кайдан ерак
бер шау-гөр ишетелеп торды. Барган саен гөрелте көчәя, җанлырак була бара. Менә уен, җыр
тавышлары ачык аерыла башлады. Без казарма кебек зур-зур тәрәзәле, ике катлы якты бер агач бина
турысына килеп чыктык. Бөтен тәрәзә-ишекләр шар ачык, бөтен шәһәргә гарасат! Бер кемнең бер
кемдә эше юк!.. Ә кемнән сорап торырга? Заманы шундый! Эчкә керәбез. Баскычыннан менәр хәл юк,
кая карама кызлар. Бар да бәйрәмчә киенгән. Бар да тыгызлыктан, бөркүдән янган-пешкән, өскә дә,
аска да кеше агыла. Мин дә бер янга сугылам. Бер агым мине үргә таба агызып алып менеп бара. Мин
инде өске катта. Урта бүлмәдә шау-гөр, кискен тавышлар, уеннар бара. Аяк төртеп тукталыр урын юк.
Мин тынычрак почмак эзләп каядыр ян ишеккә сугылам. Боларда да егетләр аз икән, бүлмә тулган
кызлар... Җайсызрак булса да, биредә бер яктарак басып торып халыкны карарга була.
Аякка ныгытыл басып алырга да өлгермәдем, тагын этәреш башланды. Арттан бер егет
терсәкләре белән юл ера: «Бабич килгән, Бабич!» — ди, залга ашыга. Шул уңайга мине дә бер якка
кагып янымнан теге егет, аның артыннан кызлар тештә. Ишек юлы буылды. «Бабич» та «Бабич!». Бар
да бер-берсен узарга тырышып шунда агыла. Барысын да кузгаткан бу сүз мине дә эләктереп ала. Бу
сүз миңа үзенә бертөрле тәэсир итә. Бер сүзне дә критикасыз кабул итәргә өйрәнмәгән минем акыл
тәүдә моңа да ышанасы килми: — Бабич дисең? Шәйхзадәме? Аны хәзер Оренбур- дамы, кайда диләр
бит... Башкорт хәрәкәтенә кушылган. Ай-Һай, ялгышмыйсызмы? Монда «Госманиямдәге курста тагын
икенче бер яшь Бабич бар. Ул да бик яхшы декламатор. Шуны әйтәләр булыр, дим. Үзем шулай
сөйләнәм, үзем халыктан калышмыйм, кушылып шул якка агам. Чыннан да Бабич булса, миңа аны
күрмичә калырга ярамый. Тирәмдә куанычлы, кызу тавышлар көчәя бара:
— Шәйхзадә, Шәйхзадә! Әнә үзен кызлар түгәрәккә эләктереп алдылар. Әнә өйләнә...
Залда Рим лапасы уены бара. Уртада партадан ясалган биек тәхеттә балкып бик мәһабәт бер кыз
белән папа утыра. Түгәрәк җырлый, әйләнә. Аяк очына басып үрелеп тә карыйм, Бабичны табалмыйм.
Тәхеттәге кыз кул чапты, түгәрәк туктады. Кыз;
— Шәйхзадэ Бабич әфәнде!—дип боерды. Уртага бер гаскәри кеше чыкты. Бабич?.. Шунда гына
мин аны яхшылап күрә һәм таный алдым. Хәтерем ялгышмаса, аның бу вакыттагы сурәте күңелемдә
шушы рәвештәрәк калган:
Өстендә таушалганрак кугелҗем-көрән гимнастерка. Ялан баш. Чәче кыска итеп алынган. Билендә
киң сары каеш. Наган. Ярым галифе чалбар, итекләре дә сары төстә иде бугай.
Ләкин ул хәзер мин моннан биш ел элек мәдрәсәдә күргән егет Шәйхзадэ түгел: ул башын элеккечә
бәйсез, югары тотмый, нәрсәгәдер гаепле сыман, нәрсә белэн- дер килешкән кебек, бераз аска игән;
маңгае, белмим, аны ут шәүләсе шулай күрсәтәдерме, никтер, саргылт булып күренә. Буе да мин элек
күргәнчә озын түгел, бераз кечерәйгән. Ихтимал, теге вакыт мин аны тәү күргәндә, үзем кечкенә
булганга, ул миңа артык озын күренгәндер?.. Иңсә-җилкәләр дә элеккечә бик үк тез түгел, бераз
чыгынкы сыман. Шул ук вакыт чырае бүген миңа, никтер, уйчан, хәтта бераз боек күренде
Ул да түгел, аның бу бөкрәя төшеп торышында ниндидер, нәрсәгәдер күнгәнлек, тәкъдиренәме
баш салганлык, фатализм бар кебек иде. Бабичның үзе белән дә, шигырьләре һәм аның ашкынулы
шагыйрьлек рухы белән дә бу, ничектер, бергә сыешмый торган ят хәл иде.
Кыз аңа декламация сөйләргә кушты. Мин хәзер бөтен игътибарым белән Бабичка текәлдем.
Чөнки Бабич гаҗәп оста декламатор булып дан тота, миңа, үзем дә шагыйрь булган кешегә, аның
декламация сөйләвен менә хәзер үз күзләрем белән күреп, үз колакларым белән ишетү көтелмәгән
бәхет!
Куштылар — күнде. Менә ул башлады. Котбетдин бабайның үлгәч кабердә Мән- кир-Нәкиргә ничек
җавап бирүен сөйли. Ләкин ничек сөйли! Иң элек ул үзенең как ча, ләкин бик тере хәрәкәтчән йөзенә
кырыс һәм төксе бер кыяфәт чыгарды. Бер ягындарак басып торучы кемгәдер кашларын җыерып
чытык кына карады да күкрәктән чыккан калын, ләкин эчке бер рухи тавыш белән аның үзенә генә бер
хәбәр сөйләгән кебек болай дип сөйләп китте:
«Безнең авылда Котбетдин дигән бер бабай бар иде, син аны үзең дә күргәнең бар бугай? Шул
үлеп китте бит. Бик яхшы кеше иде, мәрхүм. Җиназасын илтеп күмдек, җирләдек. Мине кабер башында
аның теге дөньяда гүр фәрештәләренә ничек җавап бирүен тыңларга калдырдылар...» Шулай диде дә
кисәк кенә ияк кагыл, башын алга селкеп куйды, калын иреннәрен алга очлайтып кысып япты. Шуның
белән йөзе бик җитди тартылып китте. Кырыйдагы баягы кешегә тагын бик җитди карап алды. Бабич
булып түгел, кайдадыр шул вакыйганы сөйләүче авыл агае булып карап алды. Менә һич тә көтелмәгән
бер метаморфоза! Ничек соң бу? Әле генә Шәйхзадэ иде, хәзер синең алдыңда чынлап та кыямәт
хәлләрен үз күзе белән күргән бер агай тора. Түгәрәктәгеләр бу кыяфәткә карап түзә алмыйча эче катып
көлә башлады. Ләкин Бабичның келү-елмаю ихтималы юк, әле ул кисәк кенә башын аска кага, әле ул
үтергеч җитди бер кыяфәт белән туп-туры синең күзләреңә батырып карый, тагын алгы сүзенә күчә.
Уен эш түгел, кеше сиңа теге дәнья хәлләрен сөйли...
«...Юк, Менкир фәрештә туктамый, тагын тегеңәр үзенең кабер соравын яудыра:
— Хак боерыгын тоттыңмы? — ди.
— Ат койрыгын? Тоттым, — диде Котбетдин бабай.—Менә кайчагында ат койрыгын тигәнәк
сырып ала. Тотмыйча хәлең юк. Бүтәнчә ничек тазартасың аны?»
Тагын repp... иткән көлеш. Шуның белән бергә, Бабич тамашачыны кулдан да ычкындырмый,
аңа паузаларда гына көләргә ирек биреп, үз тезгенендә тота.
Күрәсең, бу Шәйхзадэ декламатор буларак, үзен башка бер сурәттә (образда) итеп күреп кенә
калмыйча, бәлки каршындагы тамашачыларны да шул хикәяне кандадыр хәзер башка бер җирдә
тыңлаучы агай сурәтендә күрә, ягъни, аларны да үз хыял кече белән икенчегә әверелдерә... Монда ике
катлы метаморфоза килеп чыга: сөйләүче Бабич та, аны тыңлаучы син дә башка бер ят кешегә
әверелдегез... Шартлы оәвоштә үзегезне шулай дип хис итәргә тиешсез.
Шәйхзадэнең сөйләгәндә кыяфәтенә бик тиз кырыс яки көлке тесләр бирә белүе- кс карап,
кайбер җитдирәк кешеләр аны «бала-анчы», «клоун» дип тә язып чыккан
нар иде. Әлбәттә, шик та юк. Шәйхзадә гаять тә кечле мимик, артист. Шулай булса да ул үз иҗатында
нигездә шагыйрь-сатирик булганлыктан, аның бу йез байлыгы рухи иҗат байлыгына һич тә каршы
килми, киресенчә, бик туры килә. Ләкин Шәйхзадәнең шигырь уку остасы булып китуе кемнән дә булса
күреп яки ияреп эшләнгән бер эш түгел. Ул бернинди дә театр мәктәпләре күрмәгән. Бу тик аның үзенең
нечкә мимикаларга гаять бай булган сизгер йезен, тембрга бай яңгыравыклы тавышын үзлегеннән
файдалана белүгә корылган осталык. Шуның белән бергә аның карап торуга шыксыз йөзе гаять зур
рухи байлыгын, эчке матурлыгын ачып, тамашачыда зур мәхәббәт казана . Аның бар осталыгы үзендә
булган табигый сәләтләрен, үз талантын үзе ачу һәм шуны үзе үстерү юлы белән табылган. Шунлыктан
да аның декламаторлыгы беркайда да күренмәгәнчә үзенчәлекле. Бу аның үз табышы, үз табигый бай-
лыгы, бу үзешчән һәм ирекле, иҗади казаныш. Инде аның, мин күреп үткәнчә, үзен генә түгел,
тыңлаучыларны да сурәткә әйләндереп, ике кат әверелеш тудыра алуына килсәк, бу аның хыял -фаразг
көче гаять актив булганын, аның пластик һәм эластик табигате шуңа бик тиз җайланучан булганын
күрсәтә торган бер факт дияргә кирәк. Берәүләр моны көлү-көлдерү, балаганчылык диләр икән — Дия
бирсеннәр. Халык күңелен күтәрә торган сау көлдереш иҗат итү үзе генә дә зур мактауга лаеклы. Әмма
инде халкыбызның әдәби сөйләм һәм шигырь телен үзлегеннән бу рәвештә сәнгатьчә үстерә һәм
тамашачыда эстетик яңа тойгылар, яңа фикерләр тәрбия итә белүе өчен, халыкның Бабичны аеруча
тәкъдир итүе бигрәк тә бушка түгел булып чыкты. Халык дигәннән монда тамашачы-публика һәм аның
зәвыгы хакында гына түгел, Бабичны шагыйрь итеп тә яраткан киң халык турында бергә алып әйтелә
б у сүз.
Менә ул сөйләп бетте, гер итеп кул чабу китте. Кемдер аңа хәрби фуражкасын сузды. Ул аны
кигәндә, йөзендә, күзендә елмаю сыман бер үткен нәрсә чагылып үтте. Ләкин үз-үзеннән бик үк
канәгать калмаган булса кирәк, йөзе тагын җитдиләнде. Ул сыгылып, теге папа янындагы кызга нидер
аңлата, ләкин халык аңа яңадан кул чаба, тегене сөйлә, моны сөйлә, мандолин! — дип з:15 16<аз биреп
кычкыра башладылар. Минем янымдагы баягы кызу егет кулларын югары күтәреп бик каты чаба, ■
бисс!» дип кычкыра, үзе шул араны миңа аның хакында тиз-тиз хәбәрләр әйтергә ашыга:
— Бүген әле ул бераз ни... ниерәк сөйләде Ул монда Өфедән үтеп барышлый поезддан гына
менгән, ди, китә, ди, каядыр Мияс ягына, ди. Күрәсе кешеләрем бар иде, шуңа сагынып кереп чыгуым
дип әйтә, ди. Ашыга. Сагынмыйча соң... Дарелме- галлимат аның үз йорты кебек бит.
Эш бу егет әйткәнчәме-түгелме, ләкин бу вакыт Бабич чыннан да янындагыларга карап, нәрсәдер
әйтеп, ике кулын учлап күтәреп саубуллашу аңлатты. Йөзе тагын уйчанланды, иңсәсе чыга төште. Юк,
тагын бер мәртәбә күрәм, Шәйхэадә мин моннан биш ел элек «Хәсәния» мәдрәсәсендә күргәнчә түгел.
Анда теге яшьлек һавалыгы, бәйсеэлеге юк; ничектер, ул нәрсәгәдер җигелгән кебек күренә иде.
Хәер, ул миңа бу кыяфәте белән бераз ят булып тоелса, мин дә хәзер аңа моннан биш ел алекке
малай Нәкый булып күренә алмас идем, шәт.
-4
Өфедә