Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Якташлар
/Лигурь өчен тарих битләреннән Батырларның исемен эзлемим. Якташларым, нефть табучылар. Шигыремдә дэшәм сезгә мин. Сез чыгарган җылы җир сулышы Яна хәзер һәрбер калада. Прәметейлар безнең якта яши, Прометейлар —сезнең арада.
Яши алмыйм шунсыз О зач персам, ялыктыра башлый Болыннар да, матур урман да. Сандугачлар хәтта туйдыра бит Бертуктаусыз сайрап торганда.
Йолдызларның нуры кими кебек Озак йерсәм якты тоннәрдә. Һәрвакытта алда торса әгәр, Ямьсезләнә кебек гөлләр дә.
Тиз туйсам да кайбер нәрсәләрдән. Бер нәрсәгә артык комсыз мин — Кешеләрдән һич тә туя алмыйм. Яши алмыйм бер дә шунсыз мин.
^А^илкәмдәге авырлыкны салган идем Ак каенга, чыдамады, төште сыгылып. Биргән идем аны аккан болытларга Кутәралмый яңгыр булып яуды болыт.
Аннан инде бөтен булган борчуларны Яшермичә сиңа сөйләп бирдем, әнкәм. Хәйран калдым, син күтәрдең, сыгылмадың. Бар нәрсәдән көчле икән синең җилкәң.
Башыңны күтәр әле ^Уфраклар җиргә таралган. Яфраклар җирдә оча;
Йөзләрең нигә каралган!
Эчләрең нигә поша!
Төймәләреңне чишкәнсең. Күлмәгең тармы әллә! Күкрәкләреңә сыймаслык Хәсрәтең бармы әллә!
Өзелгән яфрак шикелле Бәрелеп-сугылма син. Башыма кайгы килде дип. Тормыштан суынма син.
Кайгылар алар вакытлы: Килер дә китәр әле. Каршыңа шатлык килмиме! Башыңны күтәр әле.
Туган авылым
Т авылым минем — бер планета. Мин иярчен — шунда әйләнәм.
Ахры, әнкәм мине табу белән Кендегемнән җиргә бәйләгән.
Бераз күрми торсам, ашыгып кайтам. Әйтерсең лә миисез >ш туктый.
Беләм юкса, миннән башка да һич Сабаннарда терән тутыкмый.
Болыннарда һаман яшел үлән. Бакчаларда пешә алмалар.
Басуларда һаман үсә иген. Тик ел саен үсә яңалар.
Белсәм дә мин шулай икәнлеген Кайтып-килеп йорим — әйләнәм.
Ахры, әни мине кендегемнән Шушы туган җиргә бәйләгән.