Логотип Казан Утлары
Очерк

МОГҖИЗА ТУДЫРУЧЫЛАР


ЧЫГЫШ.
ГАЛИМНЕҢ БОРЧЫЛУЫ.
ГХар ишекләр берьюлы ачылып киттеләр. Уннан да. сулдан да. төркем-төр- *“^кем булып. карангыга кешеләр чыкты. Берәүләр, баскыч янында ук туктап, тәмәке кабыздылар да сөйләшеп калдылар, икенчеләре, бинадан ерак түгел генә көтеп торган машиналарына утырып, китеп бардылар, өченчеләре, ашыкмыйча гына урам буйлап жәяү атладылар. Халыкнын күплеге һәм карангы урамнарның машиналар, кешеләр тавышыннан жанланып китүе үзе генә дә кинәшмәнең зур, мөһим булганын сиздереп тора иде.
Карангыга күзе ияләшмәгәнгәме. Вахитов, адашкан кешедәй, тирә-ягына каранга- лап торды. Аңардан ерак та түгел, кемнәрдер әле һаман сөйләшәләр иде. «Пыяла», «труба» дигән сүзләр ишетелгәч: «Киңәшмәнең дәвамы».— дип уйлап алды Вахитов, сигаретын алып кабызды, ирексездән аларның сүзләренә колак салды.
— Ул пыяла труба дигәнен, барып чыкса, кызыклы нәрсә.— ди берсе. Икенчесе шактый кызып, гайрәтләнеп сөйләп китте:
— Безнең нефтьчеләр кулына эләксә, пыяла трубаң түгел, корычын да чыдамый ич! Җыен тузга язмаган сүзләр галимнәрдән чыга!
Көлештеләр дә. бер-берсе белән хушлашып, таралыштылар.
Вахитов та кайту ягына таба борылды. Арган да. кирәгеннән артык борчылган да иде. Юк. әле генә галимнәр адресына әйтелгән сүзләрдән түгел. Андый ачы сүзләрне галимнәргә шактый еш ишетергә туры килә. Сонгы вакытларда уздырылган киңәшмәләрдән, җыелышлардан, утырышлардан арды ул. Бигрәк тә күбәеп китте бит. Ай саен диярлек совнархоз уздыра. Ике атна саен нефть берләшмәсе үткәрә. Атна саен горком ясый. Нигә ерак китәргә, үзләренең нефть фәнни-тикшеренү институтында да китәрлек ул кыелышлар, фәнни совет утырышлары, бюролар, летучкалар. Ә галимгә гыйльми эш белән кайчан шөгыльләнергә кала? Кайчан ул докторлык диссертациясен тәмамларга, үзенең фәнни хезмәтен кайчан бирергә тиеш? Менә ун ел буена инде һәр киңәшмәдә диярлек парафиннан котылу чаралары турында, нефтьчеләрнең дә. галимнәрнең дә теңкәләрен корыткан парафин турында сүз бара. Нинди генә явызлыклар эшләмәде, нинди генә мәшәкатьләр тудырмады ул. Трубаларга юшкын булып утыра торган парафиннан котылу өчен ниләр генә уйлап танмадылар да. ниләр генә эшләп карамадылар. Нефгь юлларын төрле кул кыргычлары белән дә. оча торган, үрмәли торган кыргычлар белән дә. «керпе»ләр белән дә чистартып карадылар — парафинның сылануы сылану. Скважинага автомат кыргычлар көйләделәр, ләкин трубаларга утыра торган каһәр төшкән парафиннан котыла алмадылар.
КИҢӘШМӘ. «ТУЗГА ЯЗМАГАН» НЕФТЬЧЕЛӘР ШИКЛӘНӘЛӘР.
Бүгенге киңәшмә дә парафин проблемасына багышланган иде. Аның белән көрәш мәсьәләсе бигрәк тә шушы бер-ике ел эчендә ин мөһим мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Скважиналар, еллар үтү белән, әкренләп фонтанлаудан туктадылар. нәтиҗәдә, нефтьтәге парафин трубаларга тагын да әрсезләнебрәк утыра башлады.
Парафинга каршы көрәшнең яңарак, уңайлырак ысулларын уйлап табуны Бөгелмә галимнәренә — нефть фәнни-тикшеренү институты сотрудникларына тапшырдылар.
Киңәшмәдә Вахитов залдагыларның күзләре үзенә текәлгәнен яхшы тойды. Чөнки кем-кем. ул —Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары - кннәшмәдәгеләргә күңел юатырлык, куанычлы бер сүз әйтергә тиеш иде. һәм. сүз алып, ул трибунага күтәрелде. Искеләрне искә төшермәде, озак сөйләмәде.
— Парафиннан котылу юлы бары тик бер генә, — диде ул. — Трубага аның утыруын гомумән булдырмау.
— Ә ничек? — дин төрле яктан шунда ук сорау ташладылар.
— Нефть трубаларының эчен пыяла белән каплатырга кирәк.
Зал җанланып китте. Кайсыларыдыр бер почмакта гөр килеп көлештеләр, аргы башта шау-шу кузгалды. Сизеп торды Вахитов: институт директоры Ерониниаи кала, президиумда утыручы олы ук абзыйлар да бу сүзнең җитдилегенә шикләнәләр иде.
Әллә чыннан да Вахитов тузга язмаганрак сүз ычкындырып куйдымы? Татарстанның нефть осталары, авюритстлы агайлар җыелган шундый зур кинәшмәнсн биек трибунасына басып, тумаган яңалык турында кычкырырга иртәрәк түгел ндеме икән?
ТРОНОВ ПЫЯЛАГА ГАШЫЙК ПЫЯЛА — СУКСАҢ УАЛА.
ЙОМГАК очын эзлеп МАКСУТОВ ЮЛГА ЧЫГА.
Иртән Вахитовның иң беренче теләге институтның фәнни сотрудникларын күреп, кичәге киңәшмәдәге хәлләр турында сөйләшү иде. Ул башта институт директоры Еро- нни янына керде, аның белән туп-туры лабораториягә. Тронов янына китте. Галимнәр хыялый халык. Төн чыкканчы әллә никадәр яңалыклар ачылган, әллә нинди газаплы серләр чишелгәндер кебек. Белеп булмый, пыяла дигәнеңнең, бәлки, көтелмәгән яңа сыйфатлары табылгандыр... Василии Алексеевич белә: пыяла кинәшмәдәгеләр уйлаганча, Вахитовның фантазиясе генә түгел, ул институт галимнәренең бердәнбер өметенә әйләнеп бара иле инде. Институтның өлкән фәнни сотруднигы Валентин Петрович Тронов айлар буе парафинны өнәми торган материаллар эзләде. Сынау өчен скважинага корыч та, бакыр да, алюминий да төшереп карады — парафин аларга да ябышты. Төрле пластмассалар, полиэтилен, фторопласт, капрон, нейлон кебек материаллар да скважина эчендә булып чыктылар — парафин аларны да «үэ итте*. Хәтта алтынга да сылана икән парафин. Бары тнк пыяланы гына сөйми булып чыкты ул.
Алар лабораториягә кергәндә. Тропов, бөдрә чәче яртылаш коелган башын аска иеп. төрле-төрле пыяла пластинкалар арасында казынып утыра нде. Айлар б<е бер үк нәрсә белән мавыгу аны инде ялыктырган булса кирәк, ул керүчеләр белән теләр- тсләмәс кенә исәнләште. Аларның иәрсә сорыйсыларын инде ул алдан ук белә иде.
— Кызганычка каршы, бер нәрсә белән дә шатландыра алмыйм. — диде Тронов һәм пыяла пластинканы алып урыныннан торды. — Бары тнк пыяла гына парафинны этәреп җибәрергә сәләтле. Безгә, минемчә, пыяла тирәсендә генә биергә кирәк...
Вахитов көрсенеп алды:
— Әйе. пыяла... Тик. суксаң уала— — Ул. ачынып, кичәге киңәшмәне, нефтьчеләрнең урамда сөйләшеп торуларын исенә төшерде. Дөрес әйттеләр: алар кулына эләксә, пыялаң түгел, корычың да чыдамый...
Алга килеп баскан проблема бер Вахитов белән Еронинны гына түгел, бөтен институт сотрудникларын аякка бастырды, һәрберсенең диярлек гыйльми эшләре, яза торган диссертацияләре, нефтьтә нинди дә булса мәсьәләне хәл итү буенча алган темалары булуга карамастан, пыяла күбесен гашыйк итте, ләкин әле йомгакның очы күренми нде. Уйланалар, киңәшәләр, бәхәсләшәләр... Бичара пыялага чамасыз күп таләпләр куела: ул бик тиз эресен дә. труба эченә дә бик яхшы сылансын! Тимер кебек чыдам.
корыч кебек нык булсын! Суыкта ярылмасын, кызуда чатнамасын! Әйбәт киселсен дә. яхшы тишелсен дә! Әмма әлегә андый пыяланың дөньяда барлыгын берәүнең дә ишеткәне. күргәне юк иде.
Техник фәннәр кандидаты Максутов та нефть һәм газ кудыру буенча зур фәнни эшләрен бер читкә куеп, могҗизалы пыяланы эзләргә кереште. Туймазы шәһәрендә булды — пыяла заводын карап кайтты. Нефтьчеләргә ярашлы пыяла анда да юк. медицина таләпләренә җавап бирсә, алар өчен шул җитә икән. Төрле техник журналлар, белешмәләр, китаплар актарынып утырырга, пыяла эретү, ябыштыру технологияләрен укырга гадәтләнеп китте Максутов. Пыяла сүзе чыккан бер генә газета мәкаләсен дә калдырмый хәтта.
Пыяла турында берәр яңалыкка юлыкмаммы дип. иске журналлар караштырып утыра торгач, бер көйне Максутовның күзе кечкенә генә хәбәргә төште. Мәскәүдәге пыяла фәнни-тикшеренү институты сотрудникларының вак кристаллы, үтә каты, нык пыяла уйлап табулары турында язылган иде анда.
«Таптым!» — дип кычкырып җибәрүдән аны тыйнаклыгы гына тотып калды. Шулкадәр күтәреп мактаганнар пыяланы. «Каты корычтан да катырак», дип язганнар. Исеме дә бик хикмәтле: «Ситалл» дип атала икән. Исемен теләсә ни дип атасыннар, әмма бу хәбәр Максутовны һавага чөйгәндәй итте. Журналны тотып ул шунда ук нефть бүлеге начальнигы Геннадий Васильевич Кострюков бүлмәсенә йөгерде.
Геннадий Васильевич белән алар тиз генә аскы катка, Вахитов янына төшеп киттеләр.
Вахитов, көндәгечә, докторлык диссертациясе белән мәшгуль иде. Инде төрле сынаулар. экспериментлар артта калган, үзенең берничә еллык хезмәтен кәгазьгә төшерәсе, бастырып Гыйльми советка тапшырасы гына бар. Диссертация яклап, техник фәннәр докторы буласы килүдән генә ашыкмый ул. Ромашкино нефть чыганагында күп төрле «кара алтын» мәйданнары бар. һәр мәйданда нефть берничә катлам булып ята. Нефть катламына суны, сукыр рәвештә, теләсә никадәр җибәрәләр. Вахитовның бу хезмәте нефть ятмаларының чикләрен билгеләүдә, һәр катламга су кудыруны төгәл белергә ярдәм итәр иде. Ә менә диссертацияне тәмамларга һаман вакыт тими, күңелне көн саен туып торган яна проблемалар борчый. Шуларның иң зурысы хәзер: пыяла мәсьәләсе. Пыяла затыннан булган кремний җир шарының сиксән процентын тәшкил итә бит! Димәк. Тронов дөрес юлга төшкән. Ул әйткәнчә, пыяла тирәсендә биергә кирәк.
Максутов белән Кострюковның яңа сортлы пыяла турында хәбәр алып керүе Вахитовның күңеленә хуш килде. Алар, бергәләп. Еронин бүлмәсенә керделәр.
— Сина бүгеннән үк Мәскәүгә китәргә кирәк булыр,— диде Еронин Максутовка, хәбәрне укып чыккач. — Бүгеннән үк!
СЕМАФОР. ХИКМӘТЛЕ КӨПШӘ.
Вагонның салкын тәрәзәсенә борыныңны терәп, юл буендагы барлык нәрсәләрне күзәтеп, семафорларны санап кайтудан да рәхәт нәрсә бар микән! Гел кинодагы кебек: кадр артыннан кадр алышынып кына тора. Менә, әле генә күз алдында ерактагы тауларга кадәр сузылган яшел болын иде. Ул болын зур бер авыл белән тоташты. Авылны таш юл кисә, анда семафор. Авылның теге башында куаклар. Алар да артта калды, инде поезд урман эченнән чаба. Поезд, гүя агачларны аудара-аудара, урманны ярып бара. Тәмәке кабызган арада инде тагын пейзаж алышынган: аста кечкенә елга, елгада вак кына көймәләр, кечкенә генә кешеләр. Семафор. Поезд ниндидер тау арасында. Өскә ишелердәй булып торган зур-зур ташлар чалынып кала. Менә стрелкачы будкасы. ишек төбендә сары флагын күтәргән бер хатын-кыз. Тагын семафор... Димәк, поезд ниндидер разъездга яки станциягә якынлаша...
Семафорларны күргән саен. Максутов үзенең бала чагын, әти-әнисе белән Урта Азиягә барган чагын искә төшерә. Тугыз яшь иде аңа ул вакытта. Сугыш башланыр алдыннан туган авылы — Мөслимнән киттеләр алар. Иң беренче откан сүзе дә «семафор» булды бит анын. Семафорның нәрсә икәнен соңыннан гына белде ул. Кешенсн
тормышы да нәкъ шушы поезд кебек гел алга чаба, анын юлында да бик күп, бик күп семафорлар тора икән...
Яңа урынга килеп, ике ел тору белән сугыш башланды. Әтисе фронтка китте, шуннан кире кайтмады. Әнисе ерак җирләрдә оч бала белән утырып калды. Бнк тә кыен, авыр иде яшәве. Рәфкать ач-ялангач укыды, дәрестә башы әйләнде, күзләреннән зәң- тәрле-яшелле утлар күренә иде. Ләкин ни вчсндер алар Рәфкатькә еракта күренгән семафорлар булып ялтырадылар. Ниһаять, уи класс тәмам. Ул, гомерендә икенче мәртәбә поездга утырып, ерак юлга чыга. Кесәдә — рус теленнән дүртле, калган фәннәрдән бишле булган аттестат, хыялда — Мәскәү, нефть институты, алда — семафорлар, семафорлар...
Студентлар Рәфкатьне тормышта сирәк очрый торган бәхетле кешеләрнең берсе днп саныйлар иде. Имеш, ул экзаменнарны уңышлы гына тапшырып, ансат кына институтка керде, җил-давылсыз стипендия алып, җиңел генә укыды. Дәүләт имтиханнарында да аңа «бәхетле» билетлар гына чыкты, институтын кызыл диплом белән бетерде. «Кызыл диплом»ның нинди тырышлыклар хакына, йокысыз тоннәр бәясенә тишкәнен ул үзе генә белә.
Рәфкать эшкә китәргә җыенып йяри иде инде. Ул нефть инженеры булып эшләү өчен туган Татарстанына кайтачак. Алда —тагын семафорлар... Йөзләгән алар, мең- Л.31 ән...
Көтмәгәндә аны деканатка чакырдылар, аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр.
Аспирантураны тәмамлап, ул Богелмәгә, яңа гына ачылган Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтына кайтты. Күңелендә — яклаячак диссертация, чемоданында -- шул эш буенча китап-дәфтәрләре иде. Хәзер дә шул ук чемодан, ә эчендә...
Мәскәүдән Максутов пыяла алып кайтмый. Чемодан эчендә — эче пыялаланды- рылган кечкенә тимер квпшә. Максутов инде аны зурайтып, нефть трубалары итеп күрә. Бәлки, бу нәрсә дә киләчәк ечен якты семафордыр?
Максутоаның Мәскәүгә пыяла ечен китеп, аннан ниндидер хикмәтле кепшә алып кайтуы институт сотрудникларында шактый кызыксындыру тудырды. Үрнәк өчен алып кайткан бармак калынлыгы кепшә кулдан-кулга күчеп йөрде.
ЯҢА КЕШЕ. БУШКА ТАМГАН ТИР БӨРТЕКЛӘРЕ.
ПЫЯЛА КЫЙНАУДАН КУРЫКМЫИ.
Еронин алдагы көннәр ечен эш планы төзү белән мәшгуль. Иң беренче итеп ул «Донбасска. Константиновка пыяла заводына барырга, трубаларны пыялаландыру технологиясен өйрәнеп кайтырга», дип язып куйды. Максутов алып кайткан кечкенә трубаларның эчен шунда пыялаландыралар икән. «Икенче. Институт каршында яна лаборатория ачарга, мичләр, приборлар һәм башка җиһазлар табарга Өченче Сынауларны башларга!..» Дүртле санын куйды да уйга калды. Кешеләр кирәк. Моны инде план төзеп кенә табып булмый. Галимнәрнең яңа идеалларын тормышка ашыруда ярдәм итәрдәй инженер-техник кадрлар кирәк.
Шулай уйланып утырганда ишек шакыдылар.
— Керегез.
Зур гәүдәле бу кешене Еронннның кайдадыр күргәне бар иде.
— Утырыгыз, — диде исәнләшкәннең сонында. янындагы урындыкларның берсенә күрсәтеп.
Керүче тартынып торучылардан түгел иде. баш түбәсендә генә калган чәчләрен сыпыра-сыпыра. түргә барып утырды.
— Мин Губарев булам, Яков Федорович. Сезгә эшкә килергә исәп.
— Инженермы?
— Инженер.
Башка вакытта булса. Василий Алексеевич инженерларга алай ук шаккатмас иде. Ана инде инженерлар гына түгел, эш сорап байтак кына галимнәрнең дә мөрәҗәгать иткәннәре бар. Ә менә хәзер ул гади бер инженерның бүлмәгә килеп керүенә шатланып бетә алмады.
— Промыселданмы, буровойданмы?
— Бөгелмә аракы заводыннан.
Еронин, нәрсә әйтергә белмәгәндәй, карангалап алды, ашыгып-ашыгып кәгазьләрен актарырга кереште. <Аракы заводыннан... Менә сиңа инженер», дип уйлап алды ул. Тукта, Еронин аның турында ишеткәне бар иде кебек. Тик кайда? Ничек итеп?
— Сезне, әлбәттә, аннан нн өчен китүем кызыксындырадыр, — диде Губарев. Еро- ннннын шикле карашын сизеп алып. — Андый сорауны бер сез генә бирмисез... Чөнки аракы заводында озак еллар эшләдем бит... Сораучыларга мин шаярып: «Башыма аракы исе ярамый».— дип жавап бирәм. Әмма миңа аракы белән эш итәргә туры килмәде. Машиналар, механизмнар төзәтү иде минем һөнәрем...
Яков Федорович көрсенеп тә. зарланып та андагы хәлләрне сөйләп китте. Соңгы елларда, башка аракы заводларындагы кебек үк. Бөгелмә аракы заводы да чимал җитештерүдән аксый башлаган. План үтәлмәгән, машиналар тик торган, искергән, тузган. Барысы да директор белән баш инженер өстенә— Жиһазларны яңарту, запас частьлар табу өчен бик күп чапкан Губарев. Аның саен тиргәгәннәр генә. Тегесен- монысын юнәлтү өчен хәтта аңа спирт та тоттырып җибәргәннәр.
— Заводым өчен тырыштым. — диде Губарев ачынып, — гаепле генә булып калдым...
Әйе, Еронин бу турыда ишеткән иде шул. Инженерның яшермичә, ачыктан-ачык сөйләве Еронинда ышаныч уятты.
һәм Губаревны институтка эшкә алып ялгышмадылар. Нефть тирәсендә белеме бик сай булса да. тәҗрибәле инженерларда гына була торган практик сәләте белән ул алар дөньясына бик тиз кереп китте. Эшли башлавының беренче көннәрендә үк аны. пыялаландыру ысулын карап, өйрәнеп кайту өчен Донбасска җибәрделәр. Әйдә, сынау срогын шунда уздырсын, үзенең кемлеген күрсәтсен, янәсе. Өйрәнеп, аннан да бик тиз кайтып килде ул. Лаборатория өчен электр миче табуга, аны урнаштыруга, көйләүгә бнк күп көч куйды. Ул кыру станогы янына басып болтын, гайкасын да ясый, слесарь да булып ала. электр эшенә дә керешеп китә.
Бу көннәрне Еронин да. Кострюков белән Максутов та лабораториядән чыкмадылар. Хәтта Вахитов та. докторлык диссертациясен ташлап, лабораториягә бикләнде. Кайсының иягеннән, кайсының борын очыннан тир тама. Бөтенесенең дә күзләре мичтә, өч метр гына озынлыгындагы нефть трубасында. Шунысы барып чыкса да шат булырлар иде. ләкин, нигәдер пыялаланмый гына. Икенче трубаны мичкә тыгалар — тагын юк. Аннан: «Таптык бит җибәрер кешене!» — дигән сыман, барысы берьюлы акаеп карыйлар.
Бу трубалар үзенең биредәге язмышын хәл итәсен аңлаган бичара Губарев нишләргә белми, кызара, бүртенә, ничәнче тапкыр инде галимнәргә аңлатмакчы булып маташа:
— Шушылай инде, нәкъ шушылай: трубаны аласын. Анын эченә кечерәк диаметрлы пыяла көпшә тыгасын. Анын ике башы да ябыштырылган, ягъни томаланган булыр. Трубаны янып торган мичкә саласың. Ул кыза, пыяла эреп киңәя дә, трубаның стенасына берегә. Шулай инде, нәкъ шулай—
Тагын нәкъ Губарев сөйләгәнчә эшләп карыйлар — чыкмый Труба эчендәге пыяла я куыкланып кала, я сырланып-сырланып ката.
Галимнәр тәмам түземлекләрен җуеп баралар. Вахитов лаборатория буйлап йөренә башлый. Кострюков бер читкә китеп тәмәке тартырга керешә. Еронин тәрәзә янына килеп, тир катыра.
— Бәлки нечкә трубаларда гына мөмкинлер? — дип нәтиҗә ясый ул.
Максутов белән Губарев мич яныннан китмиләр, әледән-әле температура режимын алыштырып, трубаларны әйләндергәләп, сынауны дәвам итәләр. Чия кебек кызарган бу труба да мичтән алына.
Труба өстенә чәчләре коела башлаган, агарган һәм агара төшкән башлар иелә. Коела башлаганы Еронннныкы. Баш түбәсендә чәче утрау кебек калганы Губаревныкы. Агара башлаганы Вахнтов белән Максутовныкы. Сирәкләнгән коңгырт чәч Кострюковныкы. Чак суыну белән, куллар берьюлы диярлек идәндә яткан трубага үреләләр. Аны беренче булып түземсез Вахитов ала, күзен труба көпшәсенә куя.
— Булган! — дип кычкырып җибәрә ул.
Әйе, булган. Нәкъ алар хыялланганча — труба эче көзге кебек ялтырап тора.
Инде лабораторнядәгеләр бу кадәр назлы трубалар белән эш нтү мәсьәләсендә генә борчылалар. Беренчедән, юлда шоферларның дангыр-донгыр килеп керүләрен тыярга, икенчедән, нефтьчеләрнең бәрә-суга эшләүләренә чик куярга кирәк булыр, диләр. Белмим, мичтән чыккан трубаларга галимнәр үзләре дә кагылырга курыккач, инструкцияләр генә ярдәм итәр микән?
Бракка чыккан трубаларның пыяласын кубарып яңадан мичкә кертергә кирәк иде. Труба эчендәге пыяланы коеп тяшерергә исәпләп. Губарев кулына чүкеч алды, суккалый башлады. Ләкин бу ни хәл — пыяла кубарга уйламый да.
— Кара син аны!
Гайрәтен күрсәтергә исәпләп, чүкечкә Максутов ябыша. Колакны тындырып металл чыңлый, әмма пыяланың трубадан аерылырга исәбе юк.
— Я әйтегез, бу нәрсә инде?
Кувалда алып, трубаны чиратлап тукмыйлар, янып тешәләр. әмма назлы дигән пыяла урынында нык утыра бирә.
— Егетләр, бу бит квтелмәгән хәл! — дип кычкыра Кострюков.
Ахырда, трубаны мичтә кыздырып, эченә салкын су җибәрделәр. Пыяла чатнады, аны бәрә-бәрә коеп твшерделәр. Пыяланың ныклыгына, озын гомерлегенә шик калмады.
МАКСУТОВ ҖИЛКЕНӘ. ТОРМЫШ САБАГЫ. ҖИДЕ КАТ ҮЛЧӘГӘННӘН СОҢ.
Пыялаландырган трубаларның беренче данәләре чыгу белән үк. аларны скважиналарда сыныйсы килү дәртеинәи Максутов үзе дә мич кебек эчтән яна башлады. Шушы очар метрлы трубалардан булса ла. җыеп колонна тезисе иде. аны нефть катламына тешерәсе иде. Моның ечен кимендә меңгә якын труба ясарга кирәк. Ләкин Еронин да. Кострюков та. Вахитов та ашыкмыйлар тесле. Бәлки алар: «Без трубаның беренче үрнәкләрен күрсәттек, калганын нефтьчеләр үзләре дәвам итсеннәр». — димәкче булалардыр?
Ахырда, эш бетәр алдыннан Максутов Кострюков янына керде. Яшь галимнең болай түземсезләнеп йерүен нефть бүлеге начальнигы бик яхшы тешенә иде. «Җиде тапкыр үлчә, бер гапкыр кис». — дигән бик матур мәкальне оныта Максутов. Элек Кострюковның үзенә дә галимнәр яңалык кертүдә әкрен кыймылдыйлар тесле күренә иде. Гомер узган саен, тәҗрибәсе арта барган саен уйлап, үлчәп эш итәргә кирәклеген аңлады ул. Вакытлы проблемалар, бүгенге кон ечен генә яраклы эшләр белән мавыгып нефтьчеләр дә. галимнәр үзләре дә влк-теяккә күпме кач. акча сарыф иттеләр. Шушы парафин мәсьәләсен генә алып карыйк. Трубага утырган парафинны кыруны башта тимер чыбыкка кыргыч асып кул чыгырларына кейләделәр. һәр скважинага киткән кеч 1800 метр тирәнлектәге коедан чиләк белән су чыгаруга тигез иде. Аннан кыргычны күтәртү электрга җайлаштырылды. Скважина саен электр линияләре үткәрелде. будкалар салынды. Эштән бушатылган операторлар урынына электриклар артты. Берничә елдан скважиналарны читтән торып идарә итүгә күчтеләр. Диспетчер пунктлары тезелде, скважиналарга кабельләр суздылар. Штат, кимү урынына, тагын артты. Хәзер инде промыселларга диспетчерлар, радио һәм телефон белән эш итүчеләр дә кирәк иде. Бу ысул да үзен акламады. Линиядә чыбык озелүләр. шуның нәтиҗәсендә скважиналарның эше туктап тору, нефть баклары тулып ташу кебек хәлләр күбәйде. Телемеханик системага күчтеләр, һәр промыселны бу система белән идарә нтү ечен гаҗәп кыйммәтле һәм катлаулы аппаратуралар, приборлар белән җиһазлау, һәр скважина саен телевизион мачталар кую. ннженер-техниклар тоту меңнәргә теште. Ә соңыннан үзен акламады — телемеханик система бер типта булганлыктан, алар барлык промыселларда да бер үк дулкында эшли булып чыкты. Шуның нәтиҗәсендә скважиналардан килгән сигналлар да бутала, ялган мәгълүматлар бирә.
Нефтьчеләр дә. аларның заказларын үтәүче галимнәр дә күл еллар буенча ялгыш юлдан бардылар. Бетен эш парафин утыруны бетерүгә түгел, ә утырган парафинны кырдырып чыгаруга багышланды.
Шушыларны Максутовнын исенә гошергәннән соң:
— Әле трубаларның юлы озын, — диде Кострюков. — Аны барлык режимнарда сы« нарга кирәк!
Сынарга да сынарга!
Институтта Геннадий Васильевичның нефть эшендә тәжрибәсе башкаларга караганда зуррак.
Максутов аның биографиясен дә яхшы белә. Кострюков сугышка кадәр үк Мәскәү нефть институтында
укыган. Фашистларның бомбалары башкалага тешә башлаганда, ул дүртенче курста була. Үзе теләп
коммунистик батальонга языла һәм Мәскәүне сакларга китә. Аларны хәрәкәттәге армиягә кушып
жнбәрәләр. Орудие командиры була ул, ике тапкыр яралана. Институтны бары тик 1950 елда гына тә-
мамлый, шул елны аспирантурага керә. «Галимлек карьерасын миңа Мәскәүдә, нефть институтында ук
башлап жнбәрергә мвмкинлек бар иде, — дип сөйләгәне бар Геннадий Васильевичның. — Тик мине практик
эш тартты». Аспирантураны бетерү белән ул Леннногорск промыселларының берсендә өлкән инженер,
аннан промысел мөдире, Татарстан нефть берләшмәсендә бүлек мөдире булып эшли.
Геннадий Васильевичның шуннан соңгы биографиясен инде Максутов үзе дә күреп белә. Максутов
бирегә килгәндә, Кострюков фәнни-тнкшеренү институтында нефть бүлеге начальнигы иде. Ашыкмый,
хәрәкәтләрен чамалап кына эшли, сүзләрен үлчәп кенә сөйли торган бу галим егетнең игътибарын шунда
ук үзенә тартты. Галим булудан бигрәк, аңарда җитәкче сыйфатлары күзгә бәрелеп тора иде.
Яңалыкны скважиналарда сынау өчен жилкенеп торса да, Максутов Кострюков белән килеште.
Дөрестән дә, трубаларның скважинага төшкәнен күргәнче әле бик күп айлар көтәргә язган икән. Бу яңалыкка
чамасыз куп таләпләр куелды: трубаларны кисеп карадылар, тишеп карадылар, юнып карадылар. Берсенә
дә бирешми торган булып чыкты пыялаланган труба. Скважинага ялгап төшерү өчен сырлар салдылар —
анда да карышмады. Сварка аппаратын алып килделәр. Бу трубаларны эретеп ялгарга да була икән.
Монысын инде хыялга бай кеше — Вахитов та көтмәгән иде. Пыяланың газаплары шушының белән тәмам,
дип уйлаган иде инде Максутов, ләкин трубаларны тагын Мәскәү лабораторияләренең берсенә
җибәрделәр. Аларны анда өзеп тә, изеп тә. яньчеп тә караганнар — бөтенесе нормада булып чыккан. Аннан
йөз илле-ике йөз метр трубаны җир өстендәге нефть юлына ялгап, парафинга каршы торышын өч-дүрт ай
буена тикшерделәр — нәтиҗә яхшы!
— Менә хәзер инде скважинага төшерергә дә мөмкин, — диде Кострюков.
ТУГАН КӨН. ФАКЕЛЛАР ҺАМАН ЯНА. ГАЛИМНӘРНЕҢ ФАҖИГАСЕ. МЕҢ ЯМАУЛЫ СКВАЖИНА.
Бөгелмәдән 50—60 километрлар ара булса да, Максутов скважинага нефтьчеләрдән алда килеп җитте.
Машинадан төшеп, скважина тирәсен әйләнеп чыкты, әйберләрне барлады. Эш урынында бөтен нәрсә әзер
иде инде. Мачта куелган, трубаларны төшерү инструментлары килгән, үзләре ясаган өчәр метрлы трубалар,
әрдәнә кебек, штабельләргә өелгән.
Сынау өчен галимнәрнең менә шушы, әллә кайда ерактагы, «Лениногорскнефть» идарәсенең 4 нче
промыселы скважинасын сайлап алулары тикмәгә түгел иде. Бу 1711 нче номерлы скважина парафин
утыруы белән дан тоткан, операторларны иза чиктергән, каргаулы бер скважина икән. Аңа тәүлек саен ике-
өч тапкыр парафин кыргыч төшергәннәр. Бүгеннән, 1962 елның 27 августыннан башлап, бу скважина
парафиА утырмый торган беренче скважина булып нефть тарихына кереп калачак. Өчәр метрлы
трубалардан ялганган мең ямаулы скважина.
Бу көн яңа скважина туган көн генә түгел бит әле. 27 август көнне Рәфкатьнең дә дөньяга килгән көне.
Аңа бүген утыз яшь.
Рәфкать, балаларча җиңеллек белән йөгереп китеп, калку урынга килеп бастЫ. авызын зур ачып
иртәнге саф һаваны сулап торды. Аңа утыз яшь! Юк, утыз ел гомер узганга һич тә әле ышанасы килми. Ул
әле үзен һаман да япь-яшь малай дип хис итә» Менә хәзер ул туфлиләрен, оекларын салып ыргытыр да,
шушы чирәм өстеннән ялан аяк йөгереп китәр иде. Күпме йөгерә алыр иде икән? Әнә тегендәге Камы-
Исмәгыйль авылы янындагы тауларга кадәр барып җитә алыр идеме икән? Юк, әнә теге басу дагы камыл
шунда ук аякларын тырный башлар, табаннарына корыган үлән сабаклары кадалыр—
Әйе, ана утыз яшь. Хәзер инде аның берсе еч. икенчесе биш яшьлек ике кызы бар. Ул эшкә киткәндә,
алар икесе дә. ауный-тәгәрн. рәхәт йокыда калдылар. Туган кене белән котларга дип кичкә хәтле көтәрләр
ииде әтиләрен... Әниләре хәзер бәйрәм табынына тегене-моны алу вчен кибеткә чыгарга әзерләнәдер—
Эшне мөмкин кадәр ашыктырырга кирәк булыр— Нигә сон әле нефтьчеләр һаман юк?
Тәмле уйларыннан арынып. Максутов инде хәзер борчылып карана башлады. Юллар буш. вахта
машиналары күренми иде әле. Ә кырда, кая гына күз ташлама, скважиналар, факеллар, скважиналар,
факеллар... Бу тирәләрдә инде ун-унбиш елдан бирле нефть чыга, шул дәвердән бирле скважиналарда газ
яна. Димәк, тәүлек саен меңләгән метрлар ефәк, йөзләгән тонна каучук, пластмасса, тагын әллә нинди
кыйммәтле байлыклар жилгә оча. Ни өчен без шулай көч, тир белән табылган табигый хәзинәне әрәм-
шәрәм итәбез? Нн өчен шушы кадәр байлыкны файдаланырга кулыбыздан килми? Әнә ерак та түгел.
Минлебай газ-бензин заводы күренә. Скважиналардагы бөтен газны суырып, эшкәртеп торасы урында,
аның ишек алдында ук жәһәннәм төсле факел яна. Кабул итеп, эшкәртеп өлгерә алмаган чнмал.
Татарстанда ул бердәнбер завод, мондагы газның уннан бер өлешен алырга да көче жнтми.
Кырларда үкереп янган газ утларын күргән саен. Максуговнын эче әрнн. Бер аның гынамы! Хәтта
тәжрибә алырга чит илдән килгән дусларыбыз да аны күреп борчылалар, моның өчен сезне балаларыгыз
гафу итмәс, диләр.
Нәрсә дип әйтергә белми көрсенәсең генә. Бораулау, нефть чыгару темплары промышленность
предприятиеләре салу темпларын узып китте, диләр. Мондый жавап бит бары үз -үзеңне тынычландыру
өчен генә. Ә нн өчен промышленностьның бер өлкәсен уздырып жибәрергә дә. икенчесен артта
калдырырга?
Монда инде галимнәр түгел, төзүчеләр һәм нефтьчеләр үзләре гаепле. Галимнәр газны саклап
калуның күп төрле юлларын күрсәттеләр. Газны теләсә нинди жнр асты куышына да. янадан нефть
катламына да кудырырга була. Ниһаять, аны. нефть белән бергә, труба аша ерактагы берәр заводка
озатырга да мөмкин. Моннан берничә ел алек үк. Максутов газ белән нефтьнең бер трубадан хәрәкәт итә
алуын фәнни һәм тәжрибә юлы белән исбат иткән иде. Ләкин әле һаман бу ысул практикада ныклы урын
тапканы юк.
Институтта, үз бүлмәсендә фәнни эшләр белән шөгыльләнеп утырганда. Рәфкать Әхметовнч болар
турында ничектер онытып тора. Алда төрле сызымнар, проектлар, эскизлар, ә күңел менә-менә туам дигән
яңалык белән тулган була. Хыяллар, канатланып, бер урыннан икенчесенә оча. Күз алдында булачак
яңалыгыңның күләгәсе уйный башлый. Ул әкренләп укмаша, төсен, формасын ала. Син инде аны я берәр
могжизалы машина, я бер хикмәтле прибор, я әллә нинди агрегат итеп күрә башлыйсың. Куллар
узләреннән-үзләре карандашка үрелә... Карандаш алдыңдагы кәгазь бнтен чуарларга тотына... Менә шул
көннән ииде тынычлыгыңны жуясын. Иокы кача.
Күп айлар үтә. Ннһаять. борчулы. мәшәкатьле көннәрнең жнмеше әзер. Ачыш ларың өчен сиңа
югарыдан авторлык таныклыгы жибәрәләр. Баш ватып утырганың өчен әжерен дә аласын Дусларын синең
кулыңны кыса, коллегаларың уңышлар теләп котлый.
Шунысы аяныч, бу. син уйлаганча, жимеш түгел икән әле. ә һаман чәчкә генә. Сыналган, эшкә яраклы
днп табылган, хәтта макталган нәрсәң производствога жит- кәч. үзенә юл яра алмый. Уйлап табучы, галим
кеше үзенең ижат җимешен татыйсы килеп идарәләрнең, промыселларның, контораларның ишек юлын
таптый башлый, һәркайда ачык йөз белән каршы алалар, авторның яңалыгы тиздән, якын көннәрдә эшкә
ашырылачагына ышандырып, кул кысып, озатып калалар. Айлар бер-бер артлы үтә тора. Автор, ниһаять,
бу эштән суына, кул селти. Аның күңелен икенче бер нәрсә тырный башлый һәм ул кабат үзенең өстәленә
килә, карандашына үрелә—
Вахнтопның да. Кострюковның да. Максутовның үзенең дә нефть өлкәсенә керт кән байтак хезмәте,
әле бүген дә урын таба алмыйча, һавада асылынып тора.
Кырык эшен калдырып. Максутовның бирегә, скважинага килү сәбәбе дә әнә шундый борчулардан
иде. Нефтьчеләрнең эшен күзәтергә, кирәк икән чыбыркылап та торыр-т исәбе. Ә бу галимнәр эшеме?..
Скважинага нефтьчеләр килде. Эшкә зур дәрт белән тотындылар алар. Дөньяда беренче .мәртәбә
жир тирәнлегенә пыяла эчле трубалар төшә башлагач. Максутов инде бу якалыкның барып чыгасына чын -
чынлап ышанды. «Димәк, бүген туган көн итеп, яя» скважина хөрмәтенә дә бокал күтәрергә мөмкин», —
диде ул, эченнән генә сөенеп.—Ике туган көн бергә!».
«БАЛЫК БИРСӘҢ БӘЙЛӘП БИР...» ИНЖЕНЕР ГУБАРЕВ МИЧЕ. ТАГЫН СӘФӘРГӘ.
1711 нче скважинаның даны тирә-якка бик тиз таралды. Скважина утырган Камы- Исмәгыйль авылы
кырына икенче көнне ук. төркем-төркем булып, газета хәбәрчеләре ябырылды, промысел, берләшмә,
совнархоз башлыклары килде, шәһәр һәм район хужа- лары жыелды. Яка скважина турында газеталар,
радиолар шауладылар, журналларда яздылар. Әле жентекләп сынау үтәргә дә өлгермәгән трубаларның
хәле, торышы, ничек ясалуы турында сорап институтка хатлар ява башлады. Кайсылары инде үзләренә яна
трубаларның үрнәген жибәрүне дә үтенделәр.
Моны күреп, ишетеп тору галимнәргә дә күңелле иде. Менә инде ничәнче атна тоташтан скважина
кешесез-нисез, парафин кыргыч автоматтан башка эшли. Операторлар аның янына әллә нигә бер генә,
мондый жиңел хезмәткә күнеп бетмәгәнгә, галимнәргә ышанмаганнан гына килеп карыйлар.
— Бу әле эшнең башы гына. — диде Еронин. үзе янына бүлмәгә жыелган институт
сотрудникларына. — Безгә хәзер трубаларны кимендә алтышар метрлы итеп эшләү ягын карарга кирәк.
— Нинди карау инде тагын? — дип. ризасызланып кашларын жыерды Максутов. — Ясадык,
күрсәттек...
— «Балык бирсәң бәйләп бир. башын-күзен чәйнәп бир». — дигәннәрме әле? Менә шулай.
Нефтьчеләрнең берәр метрлы труба белән мәшәкатьләнәселәре килми.
Алты метрлы труба... Бу инде Максутовка гына түгел, Кострюковка да чамасыз рак кебек тоелды. Кыска
трубалар сынмый да, бөгелми дә... Ә озынга китсә?.. Белмим, чыдамаслар, пыяласы чатнап, коелып бетәр...
— Ә озын мичләр каян табабыз? — дип, кннәт кенә сорап, барысын да аптырашка калдырды
Кострюков. — Андый мичләрнең әле промышленностьта гомумән булганы юк.
Вахитов йөренергә тотынды, шып туктады да башын өскә күтәрде.
— Ә утка чыдам кирпечләрдән ясасак? Газ миче!
— Дөрес! —дип кычкырды Губарев. — Үзем чыгарам мичне!
— Булдыра аласынмы?
һәр эшне булдыра алуына масаеп киткән Губарев нык торды:
— Нәрсәсе бар аның? Кирпечне аласын да тезәсең!
— Әйдә алайса!
Промышленность сынаулары өчен бинаны нефтьчеләр Лениногорск шәһәрендәге бер иске
мастерскойдан бирделәр. Тар иде ул. тәбәнәк, кысрык иде, шулай да галимнәр өчен лаборатория,
нефтьчеләр өчен цех булырга ярап тора иде. Әгәр эшләр уңайга китсә. Лениногорск нефтьчеләре моннан
тәүлек саен 120 метр труба алачаклар.
Губарев алъяпкыч киеп алган, терсәгеннән балчыкка батып мич чыгара. Балчык аның колакларына
чәчрәгән, борын очына ябышкан. Аның як-ягында Максутов белән Кострюков. Бер читтә Вахитов чүгәләгән,
күзлек астыннан гына, песи кебек. Губарев* ның эшен күзәтә.
Син чын мичче икән ләбаса! — дип, Губаревның салпы ягына салам кыстырыл куя ул.
— Как же! — Яков Федорович бер генә сүз әйтә дә калагы белән балчык измәсен алып кирпечкә
чәпи. Максутов белән Кострюков артка чигенәләр.
— Начар кәсеп түгел, — ди Кострюков. өстенә чәчрәгән балчыкны кага-кага.
— Аның урынында булсам, мин институтта трубалар белән интегеп тә йөрмәс идем. — дип төрттерә
Максутов.
Ниһаять, мич салынып та бетте. Ана монтажчылар газ трубасы керттеләр. Губа
рев мичкә yr ягып җибәрде. Газ. тәмуг утыдай, дөрләп яна башлады. Мич өстеннән, кирпеч ярыкларыннан
төтен катыш газ бәреп чыкты.
— Зинһар, сүндерегез! — дип, бер почмакта төтенгә тончыккан Вахитов кычкыра. Максутов белән
Кострюков. яшьләренә тыгылып, ишек янында күзләрен уалар...
Губарев, нишләргә белми мич тирәли әйләнеп йөри, кулындагы калагы белән төтен чыккан бер жнргә
измә алып чәпи.
— Ничек болай булды сон әле бу? Нәрсә булды бу мичкә? —дип сөйләнә.
— Итекче пешекче булырга маташкач, шулай инде ул.— ди Кострюков, күзләрен сөртеп. — Ташла,
әйткәч, ташла!
Губарев ничек кенә тырышмасын, газ мичендә эшләргә насыйп булмады. Бу явыз мич турында
ишетеп, икенче көнне үк газчылар килеп җитте. Мичне яраксызга чыгардылар. Ул да булмады, янгын
инспекторлары күренде. Акт төзеделәр, мичкә пломба салып киттеләр. Алар артыннан бинага санитария-
гигиена врачлары керде. Кая вентиляция. имеш, кая санитария кагыйдәләре. Чак кына штраф салмадылар.
«Гортехнад- зор> дигән усал бер оешманын вәкилләре дә булды. Тагын сорау: «Кем рөхсәте белән мич
салдыгыз да. кайда проектыгыз, кем раслаган?» Тагын акт. Мең бәла белән кот ылдылар галимнәр.
«Губарев миче» үзен акламагач:
— Мина. ахры. Новосибирскига очарга туры килер. — диде Максутов. — Электр мичләренең зурысын.
бәлки, шуннан табып булыр-
Бөгелмә — Казан — Новосибирск маршруты белән Максутов тагын сәфәргә чыгып китте.
АЛАР ХӘЗЕР КҮБӘҮ. БӘХЕТСЕЗЛЕК БӘХЕТ КИТЕРДЕ.
Кысрык һәм караңгы сарайның эче гөр килеп тора. Мотор тавышы, металл чыңы, кешеләрнең
кычкырып сөйләшүләре — барысы бергә буталган. Максутов алып кайткан яна мичләрне сыныйлар.
Биредә һәр көн диярлек кунып-төнсп ята торган Губарев. Кострюков. Максутов өстенә. эшне карау
өчен Бөгелмәдән Еронии үзе дә. аның урынбасары Вахитов та килгән. Галимнәр семьясына тагын өч
студент килеп кушылды: Жәләев. Ахунов. Фунин. Аларны инде студент дип әйтүе дә кыен — өчесе дә бүтен-
иртәгә читтән торып нефть институтын тәмамлыйлар. Хәзер фәнни-тикшеренү институтында инженерлар,
техниклар булып исәпләнәләр. Алар трубаларны пыялаландыруда галимнәргә ярдәм итәчәкләр. «Тар
җиргә тана башы», дигәндәй, яна ысулны өйрәнергә жибәрелгән эшчеләр дә шушы бинада практика үтәләр.
Лаборатория эчендә борылыр урын да юк.
Бу сарайны нефтьчеләр цех дип йөртсәләр, галимнәр өчен әлегә ул лаборатория. Чөнки монда
куелган мичләрне, механизмнарны камилләштерү, трубаларны сынау дәвам итә.
Лаборатория эче тулы кеше булса да. берәү дә артык түгел. Һәркем үзенә эш тапкан. һәркем нәрсә
белән булса да мәшгуль. Кострюков белән Губарев бер почмакта тимер пычкысы белән пыялаланган
трубаларны боҗраларга тураклыйлар — төрле- төрле тәжрибәләр ясап, бичара трубаларның «җанын
алалар».
Максутов, мактау сүзе көткәндәй, вакыт-вакыт директорга борылып карый, ләкин Василий
Алексеевич, ни өчендер, дәшми, кызган трубаларга карап утыра бирә. Нәрсәдән риза түгел сон ул?
Скважинага төшерелгән трубалар үзләрен акладылар: менә өч ай инде бернинди парафин утырмый. Өч
метрлы трубалар урынына алты метрлы итеп чыгара башладылар. Начар түгел. Ә бит зур мичләр табу,
аларны көйләү бик ансат булмады. Максутов күпме җәфалар чигеп Новосибирскига барды, җиһазлар
институтында булды, андагы мичләрне өйрәнде Аннан Бийскнга. электр мичләре исый торган заводка китте,
мен бәлаләр белән мичләр табып кайтты. Корыч чыныктыру өчен ясалган махсус мичләрне җайлау,
урнаштыру уен эш түгел иде. Аларны үзгәртә- үзгәртә генә дә биш-алты вариантка җиттеләр. Нигә канәгать
түгел ул. Василий Алексеевич?
— Беләсеңме. Рәфкать Әхмегович. — диде ул. ниһаять. Максутовка карамыйча гына. — Шушы цех
үрнәгендә Леннноюрскнда зур завод салыначак. Нефтьчеләр трубаларны бөтен көенә пыялаландырып
бирүне сорыйлар...
». ,К. *•* в-
— Унике метр озынлыгындамы? — дип гаҗәпләнде Максутов, урыныннан торып. — Мөмкин
булмаган нәрсә! Фантазия!
— Минемчә, труба озынлыгындагы мичләр булдырсак, мөмкин.
Максутов андый озынлыктагы мичләрне эзләп карады инде. Юк, андый мичләр ясалмый.
— Мөмкин.— диде Максутов. — тик, кайсы завод безнең өчен генә андый мичләр җитештерүне
өстенә алыр икән?
Сөйләшеп торганда очраклы хәл килеп чыкмаса, белмим, трубаларны кисмичә, бөтен көенә
пыялаландыру кайчанга кадәр фантазия дип исәпләнгән булыр иде икән? Кинәт трубаның бер башы суына
башлады. Карасалар, мичнең түрендә спираль янып чыккан.
Хәл бик җитди иде. Эш тукталу куркынычы туды. Галимнәр барысы да мич янына җыелдылар.
— Кайдан табарга була мондый спиральләрне?
— Бары тик үзенең заводыннан гына, — диде Максутов, кәефе төшеп. Юк кына нәрсә өчен яңадан
да аның ерак җирләргә. Бнйскига кадәр китәсе килми иде.
Барысының да күзләре — һаман мичтә, исән калган спиральдә. Ниндидер өмет чаткысы чәчеп, яна әле
ул, мичкә дә, күңелгә дә җылылык биреп тора. Галимнәр, сүзсез генә, бер трубаны тәгәрәтеп китерәләр,
эченә пыяла көпшәне тыгалар, эш юктан, аптыраганнан гына аны мичкә этеп кертәләр. Трубаның бер башы
кыза, аны әкренләп алга күчерә баралар. Менә трубаның бар җире дә ут аша узып бетте. Алдылар, суыт-
тылар. Максутов теләмичә генә, труба эченә күз салды.
— Булган, җәмәгать!
Моңа башта берәү дә ышанмый торды. Шулай да Вахитов күзен труба башына кунмый түзә алмады.
— Чынлап та булган! — дип гаҗәпләнде ул. — Кара инде, бәхетсезлек бәхет китерде!
Труба эченә берәм-берәм барысы да карап алгач, иркенләп сулап куйдылар.
— Тулысы белән мич эченә тыгуның кирәге юк икән моны! Кискәләмичә, бөтен көенә дә шушы
мичтә пыялаландырырга мөмкин икән!
НЕФТЬЧЕЛӘР ТРУБА ДАУЛЫЙ. БӨГЕЛМӘДӘН ЧЫККАН ЧАТКЫЛАР.
Бүгенге җыелыш нефтьчеләрнең ел йомгакларына багышланса да. үзләренең чакырылуыннан чыгып.
Вахитов галимнәргә карата да сүз буласын сизенгән иде. Әнә. чишенергә дә өлгермәгән Максутов белән
Кострюковны нефтьчеләр чолгап та алганнар иде. Максутов, аларның әле берсенә, әле икенчесенә таба
борылып, кулларын селти-селтн нәрсәдер исбат итә.
Галим кеше, әнә шулай, гомер буе исбат итә инде ул. Эше барып чыкса да, барып чыкмаса да,
җилкәсеннән йөк төшми.
«Бик үк кыерсытып куймасыннар тагын үзләренә, — дигән сыман, Вахитов алар янына килде.
— Өченче ел ннде янына барганыбыз юк! Дөньяның рәхәте! — дип, берәү кычкы- рып-кычкырып
Максутовка скважинасын мактый иде. Үзе шунда ук аны тиргәргә дә кереште:
Нигә ул трубаларны граммлап кына өләшәсез? Күбрәк итеп чыгарырга кулыгыздан килмимени?
Дөньяда пыяла беткәнме әллә?
Вахитов аны таныды —бу кеше иң беренче пыяла төшерелгән 1711 нче скважинаның мастеры Иван
Ермолов иде — «мең ямаулы» скважина хуҗасы.
Тагын кемнәрдер ул эшкә бернинди катнашы булмаган Максутовтан ялына-ялына трубалар сорарга
керештеләр:
— Миңа бер генә скважиналык булса да... Парафин белән интегәбез... җәфа чигәбез...
Кострюков белән Максутов икәүләп аңлатып карыйлар: цех кечкенә, мөмкинлек шундый... Ун көнгә бер
генә скважинаны тәэмин итә алабыз... Әнә. югарыдан сорагыз, завод салуны ашыктырсыннар... Әмма
нефтьчеләрнең үз сүзләре сүз.
Вахитов 1960 елнын карангы көзендә булган киңәшмәне исенә төшерде. Әле пыялалы труба түгел,
аның пыяласы да табылмаган вакытта институтта туган яңа идеяне сөйләр өчен трибунага менгән иде бит
ул. Ничек батырчылыгы җиткәндер. Бер уйлаганда, тумаган тайның билен сындыру кебек булды инде.
Көлделәр, шаулаштылар, тузга язмаган сүз. хыял дип атадылар...
Бүген фәнни-тикшеренү институтының бу продукциясен бөтен нефтьчеләр хупладылар.
Пыялаландырылган трубалар хәзер лаборатория рамкаларыннан чыгып, ил буенча сәяхәт итә. Татарстан
промыселларында беренче мәртәбә дөнья күргән трубалар, бүгенге көндә көньякка таба атлап, Оренбург
далаларына, Мангышлак ярым атавына, карт Бакуга, илебезнең иң җылы урыны булган Ашхабадка кадәр
барып җиттеләр. Әнә. стенага аның схемасын да элеп куйганнар. Бу трубалар Советлар Союзының барлык
почмакларына таралган. Төньякка таба бер чаткы китеп, Пермь шәһәренә, көнчыгышта — Уфага. Төмәнгә
барып тоташа. Бер чаткы Волга буенча Куй- бышевка, Саратовка. Волгоградка юнәлә. Бөгелмәдән чыккан
укларның очлары башкаладагы Халык казанышлары күргәзмәсенә, Украинага, Балтик диңгезе буйларына
киткән — алар үзләрендә трубаларны пыялаландыру буенча яңа цехлар, заводлар сала башлаганнар.
Безнең грубалар, хәтта илебез чикләрен үтеп чыгып. Чехословакнягә, Польшага барып кергәннәр. Дуслык
килешүе буенча, безнең проект белән, аларда да зур-зур заводлар төзелә икән.
Гомумән, галимнәргә карата нефтьчеләрнең хәзер йөзләре ачык, ихтирамнары зур.
Звонок булып, залга кереп утыргач та. Вахитов моны бик яхшы тонды, трибунадан үзләренә әйтелгән
җылы сүзләрдәй сон. горурланып, әле янындагы Максутовка, әле Кострюков белән Губаревка
караштыргалап алды. Әйе. пыялаландырган трубалар Татарстан промыселларында 1ына да бер ел эчендә
4 миллион сумлык файда биргәннәр, 4 миллион киловатт-сәгать электр энергиясенә экономия ясаганнар.
Шуның шаһите булып хәзер «пыялага гашыйк» |алимнәрнсц барысының да күкрәкләрендә медальләр
ялтырый. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе трубалар пыялаландырудагы уңышлары
өчен Бөгелмә нефть фәнни-тикшеренү институтына беренче дәрәҗәдәге диплом, Бронин белән
Максутовны алтын медаль, Кострюков белән Губаревны көмеш, ә Вахитов белән Ахуновны бронза
медальләр белән бүләкләгән иде. Бүген алар беренче тапкыр үзләренең бу кадерле бүләкләрен тагып кил -
гәннәр.
Вахитов, җае чыкса, бу җыелышта нефть галимнәренең эшләре, уңышлары турын- дарак сөйләргә
днп килгән иде. ләкин ул бу уйларыннан бик тиз кайтты. Мактанудан файда юк. Әнә, чыгыш ясаучы
нефтьчеләр труба таләп итәләр. Лениногорскида салына башлаган трубалар пыялаландыру заводы —
тәүлек саен бер скважинаны тәэмин итә алырлык предприятие әле һаман сафка керми. Нефтьчеләр план
буенча 1966 елда ук инде 60.000 метр пыялаландырган труба алырга тиеш булганнар икән, яртысы да үтәл-
мәгән. Татарстан промыселларында бүгеннән үк меңләгән скважиналарны пыялаландырган трубалар
белән алыштырырга кирәк. Кул көче белән парафиннан арындырыла торган скважиналар саны гына да дүрт
йөздән узып китә. Мондый вакытта уңышларга бирелеп, тынычланып утырырга мөмкннме?
Сүз алып, әнә шундый фикерләр белән трибунага күтәрелде Вахитов. Ә нефтьчеләр аны алкышлап
каршы алдылар—