Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮТӘРЕЛДЕК

Күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимовның зур осталык белән әйтелгән шушы тәгъбире Бөек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгына әзерлек барган бу көннәрдә языла торган бии күп мәкаләләрнең һәм хезмәтләрнең исемнәрен бизәрлек. Әгәр Совет властеның беренче елларында, төгәлрәк итеп әйткәндә 1922 елда. «Кызыл чәчәкләр» повестен бөек әдип әнә шул сүзләр белән башлап киткән икән һәм Россиядә социалистик революция булуны, авылда беренче комсомол ячейкалары, беренче клублар, беренче драмтүгәрәкләр оештырылуны «түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелү- дип атаган икән, безгә, алтмышынчы-җитмешенче еллар югарылыгына менеп җитү бәхетенә ирешкән буын кешеләренә, бу тәгъбир бигрәк тә тәңгәл туры килә.
Октябрь кояшы Җир шарының алтыдан бер өлешенә үзенең тәүге алсу нурларын сибә башлаган вакытта без нем идек һәм хәзер кем булдык? Ни өчен безгә шулай түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелергә туры килде? Совет властеның 50 еллык юбилеена әзерләнгән бу көннәрдә әлеге сораулар, уй-фикерләр кемнең генә башына килмәс икән?! Зйе. чыннан да. без кем идек? Хәзер кем булдык? Бөек Октябрь безгә нәрсаләр бирде, тагын ниләр эшлисебез бар?
Рус мәмләкәтендә үги баладай яшәгән вак милләтләр арасында безнең хәлебез дә шәптән түгел иде. Экономикабызны, тормыш-көнкүрешебезне әйтеп тә тормастан, башка халыклар кебек үк. рухи яктан да без нык кимсетелгән, кыерсытылган идек. Дөрес. татар халкының бай тарихы да. мең ел белән исәпләнгән матур әдәбияты, үз алфавиты, үз мәптөк-мәдрасәләре. үз әлифбалары, дәреслекләре дә. ныгып, аякка басып нилэ торган театры да бар иде. Шунлыктан безгә культурабызга нигез салуны, башка күп кенә үксезләр шикелле, бары Бөек Октябрьдан соң гына башлап китәргә туры килмәде, смма теге яки бу милләтнең культура дәрәҗәсен болар гына тулы- сынча билгеләп җиткермиләр, культура төшенчәсе, югарыда саналганнардан тыш та. бик күп нәрсәләрне уз эченә ала әле.
Бер генә минутка үткәннәребезгә борылып карыйк. Бөек пролетар революциясенә чаклы безнең профессиональ композиторларыбыз, көй чыгару осталарыбыз, яисә опера һәм балет театрыбыз, профессиональ җырчыларыбыз, махсус хор коллективларыбыз булганмы? Булмаган. Инде килик сынлы сәнгатькә. Революциягә кадәр безнең профессиональ рәссамнарыбыз, аларның кулга алып күрсәтерлек әсәрләре, уз милләтебезнең тормыш-ненкүрешен чагылдырган картиналары бар идеме? Тагын шул ук җавап: юн иде! Бу юнәлештә бездә тик беренче һәм бик зәгыйфь адымнар гына ясала иде.
совет властеның еллыгына
БУЛГАН ЗАМАННАР. БЕЗГӘ ҖЫРЛАРГА ДА ЯРАМАГАН...
Бер нәрсә дә юнтан бар булмый, һәр нәрсәнең билгеле бер алшартлары, үзэлгар- ләре була. Згәр без. урамдагы асфальт астыннан борынлап чыннан үлән яки агач үсентесен нүреп. гаҗәпкә калабыз икән, тептәнрәк уйлап карасаң, монда әллә ни могҗиза юк. Шушы урында кайчандыр әлеге үсемлекнең орлыгы яки тамыры күмелеп калган. Әнә шул үзэлгәр. яңа көч. яңа дәрт белән асфальтны тишеп, юлындагы киртәләрне ватып-җимереп. үзенә юл сала. Яктылыкка, яшәү мөхитенә омтыла. Татар халкының профессиональ музыка һәм сынлы сәнгате белән дә зш шулайрак тора.
Иң элек музыка сәнгатебезгә тукталыйк. Ерактагы бабаларыбыз, аларның ата- бабалары да җыр-музыка яратканнар. Аларның табигатенә салынган композиторлык орлыгы, эчке һәм тышкы сәбәпләр аркасында, ул чакларда да күңелләрдән тышка бәреп чыга торган булган, әнә шулай яңа квйләр. яңа җырлар туа торган.
Халык ул көйләрне туйларда, бәйрәмнәрдә, бала тирбәткәндә, авыр тормыштан гаҗиз булып, күңелен бушатканда җырлаган. Нотаның әле нәрсә икәнен дә белмәгән заманнарда бу көйләрне нем санлаган? Шул ук халык. Ул көйләр һәм аларның җырлары авыздан-авызга. бабадан атага, атадан балага ишетелеп (билгеле, иң шәпләре, йөрәкләрне уеп керг.п урнашканнары), бер буыннан икенчесенә күчеп килгән.
Тик шунысы кызганыч, халыкның гаять бай иҗат җимеше безнең көннәргә тулы- сынча килеп җитә алмаган. Аларның күпчелеге, вакытында нотага салынмаганлык- тан. юкка чыккан, онытылган.
Татар халык җырларын җыю-туплау һәм өйрәнү эше бездә шактый соңга калып башланган. Бу юнәлештәге беренче адымнар XIX йөз башларына туры килә. Башлангыч тәҗрибәле И. Добровольский ясый. Ул Астрахань татарларының кейләрен туплап. 1816 —1818 елларда аларны бастырып чыгара1.
Шул ун йөзнең кырыгынчы елларында. Петроградтан Идел буена концерт куярга килгәндә, композитор Карл Шуберт та татар көйләрен язып ала. Соңыннан, шул язмалары нигезендә, татар көйләрен ул кыллы музыка кораллары өчен эшкәртә. Бу — безнең көйләребезне эшнәртә башлауның беренче тәҗрибәсе. XIX гасырның ахырында В. А. Мошков һәм С. Г. Рыбаков Идел-Кама бассейны халыкларының музыкаль иҗаты һәм Урал мөселманнарының музыкасы һәм җырлары турында махсус гыйльми хезмәтләр белән чыгыш ясыйлар.
Шул ук XIX гасырда бу эшкә татарлар үзләре дә тартыла башлый. XIX гасырның күренекле галиме Ш. Мәрҗани. татарлардан беренче буларак, музыканың тарихын, аның әһәмиятен язып чыга. Ул болай ди: ’ Музыкадан төп максат — төрле тавыш һәм көйләрне бер-берсенә яраштырып күркәм һәм матур итеп төзү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына этәрү. Көйләрнең кайберләре шатландыра, кайберләре кайгыга төшерә, кайберләре көлдерә, җанландыра һәм биетә. Бишектәге бала хуш авазга юанып елаудан туктый һәм игътибарын шул авазны тыңлауга юнәлдерә».
Бөек мәгърифәтче Каюм бабаның фикерләре дә бик нызык. Мәгълүм булганча, ул үзенең Фэвэкиһелҗөләса -ның утызынчы бүлеген музыканың әһәмиятен аңлатуга багышлый. Каюм Насыйри музыканың әһәмияте турында язып кына калмый, халык җырларын җыя. аларны өйрәнә, беренче буларак, рус теленә тәрҗемә итү эшенә дә керешә.
1869 елда Г. Ваһапов ' Җырулар китабы бастырып чыгара. Бу кечкенә китапка 300 дән артык кыска җыр тупланган. Мөгаллим Гайса Еникеев. 1883 елдан башлап, 50 ел буена диярлек татар-башнорт көйләрен җыеп килә. Ул 150 гә якын көй туплый. Аңа көйләрне нотага салуда профессор А. И. Оводов ярдәм күрсәтә. Фольклорчы Гыйлаҗетдин Сайфуллин татар көйләрен җыю белән генә чикләнми, аларны «Стелла» дигән музыка коралында һәм граммофонда уйнату өчен пластинкаларга язу белән дә шөгыльләнә. Гариф Минкин татар көйләрен пластинкага 1890 елларда яза башлый.
Мәгълүм ни. XX йөзнең башларында, бигрәк тә 1905—1907 елгы революция уңае белән, Россиядә революцион-демократик хәрәкәтнең көчәюе татар халкының
М. Нягьмәтжанов. Татар халык көйләрен җыю һәм өйрәнү мәсьәләләре. «Совет әдәбияты» 1964 ел. 3 сан. • '
талантлы улларының бер-бер артлы тарих сәхнәсенә чыгуларына этәргеч ясый. Алар безнең санаигы нәфисәбезне профессиональ дәрәҗәгә кутәрү буенча зур кайгырту* чанлын һәм эшчәнлек күрсәтәләр.
Реакцион карашлы мулла-ишаннар исә үз чиратында җыр җырлауны, гармун уйнауны олы генаһ. язык эш дип такылдауларын дәеам иттерәләр. Аларча. музыка да, җыр да хәрам иде. Г. Ибраһимовның Яшь йөрәкләр > романында Зыяның әнисе Зөләйха остабикә музыка турында менә ничек фикер йөртә:
«...Музыка тарту — барыбер, уйнаш итеп тотылу, ат урлап кыйналу, урамда җырлап йөрү кебек үн. Музыканы инде һичбер вакыт адәм рәтле кеше уйнамый. Алар бар да азгыннар, тәүфыйксызлар була. Әнә, егетләр белән тотылып, аты-чабы чыккан Бәдрелхәят, әнә, атасын ач тотып, тапкан айчасын эчеп бетерә торган Тимеркәй, тагы шундый эштән чыккан, тәүфыйкларыннан язган егетләр — менә бит музыканың әһелләре нем?»
Муллалар һәм урядниклар хакимлегендәге - кара татар авылы' гына түгел, хәтта мәдрәсә шәкертләре дә музыкадан, күңел ачу. җырлау-биюдән мәхрүм ителгәннәр иде. "Ул чакларда җырлау, гармун, скрипка, мандолина шикелле музыка коралларыннан файдалану, уйнау-көлү. — дип хәтерли элеккеге Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Габдрахман ага Вәлитов. — дин ягыннан бидгать (ярамаган эш) исәпләнгәнлектән. аларны тотуга рохсәт юк иде. Аңа карамастан, күзәтчеләр юклыктан файдаланып, яшерен-пошырын уйнаштыра идек... Мәдрәсәнең түрәләре булмаганда, хор белән дә җырлый идек. Шундый кысынкы шартларда җырлап җибәрү — дөньяда әле шундый күңелле нәрсәләр дә барлыгын иснә төшерә иде .
Юк, халык, аеруча яшьләр бирешмәгәннәр. Качып-посып булса да кызлар кубыз тарта, аулак өйләргә, каз омәләренә җыелып, гармун уйный, егетләр, мунчага качып яки ат белән нуна баргач, төннәрен музыка уйнап үткәргәннәр. Сабан туйларында, җыеннарда, солдатка ниткән вакытта да яшьләр гармун уйный торган булганнар.
Менә шушы шартларда татарның алдынгы эшлеклеләре халык иҗатын яклап чыгалар, аны пропагандалау юнәлешендә нынлы эш җәелдерәләр Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал. Фатих Әмирхан. Шәйхэадә Бабич кебек әдипләребез һәм шагыйрьләребез. Фатих Кәрими. Харис Фәйзи (Щәүдәт Фәйзинең әтисе). Заһит Нурнин, Шаһит Әхмәдиев кебек эшлеклеләребез һәм журналистларыбыз бу мәсьәлә турында набат-набат язалар. 190Б елда Г. Тукай безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, яңадан- яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайрелэргә мохтаҗ, дип ачынып чыга. 1910 елның 15 апрелендә бәен шагыйрь "Шәрык клубы нда «Халык әдәбияты» дигән мәшһүр лекциясен укый; «Халык җырлары чын үзебезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек, сарт иебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм... Кечкенәдән үн күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә. мин соң... туган телебезне сөймән кеби бер олуг нигъмәткә малин була алыр идеммени?» ', ди һәм ленциясен мәшһүр «Туган тел- шигыре белән тәмамлый.
Әгәр «Туган тел» шигыренең матбугатта әлеге лекциядән соңрак нүреиүен һәм аңа бер яңа куплет өстәлүен искә алсак, шагыйрь лекциясендәге фикерләрен раслау өчен аны махсус рәвештә язмадымы икән, дигән фикер туа.
Габдулла Тукай халык җырларына зур өмет баглый һәм халык җырлары безнең мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачак, дип әйтә.
Шуннан берникадәр соңрак, бөек норифейларыбызның икенчесе Галимҗан Ибраһимов та шул ук мәсьәлане күтәреп чыга. 1915 елда Аң нәшрияты санаигы нәфисә сөючеләргә Альбом чыгара. Сөенле әдип шул * Альбом ■ мөнәсәбәте белән бер-ике сүз яза. Бер-ике сүз» генә дип исемләнсә дә. ул шактый зур мәкалә. Күренекле язучы үзенең хезмәтендә татар халкының әле һаман да профессиональ композиторлары. рәссамнары, архитенторлары, һәйкәлчеләре булмауга зур борчылу белдерә.
-Ашказар вә Тәфтиләү ияләре русның Чайковскийлары, полякның Шопеннары була алмаган икән — моның өчен табигатькә түгел, тарихка, язмышка үпкәләргә маҗмүрбез. — ди ул. — Теләгән гөлнең тууы өчен орлык кына җитми, аның яхшы 1 Г. Тукай. 4 тимликныц 2 томы. 274 бмт.
чәчәкләр дә күренә.
Музыка белән дә, хода насыйп итсә, шул хәл булачак. Музыка хәрәмдерме, юк* тырмы — хәзер аны тикшермиләр. Халык киң бер һоҗүм белән музыкага ташланды, аңар гомуми мәел, гомуми дәрт: яшь кызлар, яшь егетләр эчендә музыка корал* ларыннан берсен белүне үзенә идеал итмәгәннәр сирәк табылачак. Бу гомуми дәрт, бу гомуми мәел — туачак композитор өчен суларга һава, тамыр җәяргә туфрактыр».
Туачак композитор! Бөек әдип татар халкының язучылары гына түгел, бәлки тиз- Г.ән үзенең көйләрен нотага сала алучы, үз көен үзе уйный белүче профессиональ композиторлары да булачагы турында хыяллана.
Заманалар үзгәрү белән надан, миләре натып беткән фанатик муллалар инде халыкны дин сереме белән куркытып тора алмый башлыйлар, халык музыкага омтыла. 1905 елдан татар театры эшләп килә. 1904 елда Казан музыка училищесы ачыла. Татарлардан бу мәктәпкә кереп укучылар булмаса да, аның беркадәр йогынтысы тими калмый. Скрипкачы Гали Зайнин, пианиначы Заһидулла Яруллин, гармунчы Фәйзулла Туишев, җырчы Фәттах Латыйпов, музыка эшлеклесе Солтан Габәши — профессиональ музыка тудыру өлкәсендә беренче карлыгачлар булалар. 1910 елда ачылган «Шәрык клубы » да халык арасында музыка пропагандасы алып бара. Укытучы Гайса Еникеев, музыка остасы Гыйлаҗетдин Сайфуллин кебек һәвәскәрләр башлаган эшне башка бик куп инициаторлар дәвам иттерәләр. Шундыйларның берсе Гатаулла
Исхакый дигән укытучы була. Ул гәрсу пута. Хатын-кыз — табигать фонында: арткы планда зәңгәрсу
туфракка чачелуе, вакытында яңгыр вә кояш тиюе, таш белән, фәлән белән басылып калмавы шарт. Безнең халыкның табигатенә чәчелгән музыка истигьдадлары — орлыклары шул шартлар булмаганнан гөл булып усә алмый калганнар, чәчәк ату, җимеш бируне хәтергә дә китереп булмый инде» '.
Галимҗан Ибраһимов Россиягә һәм рус мәмләкәтендәге халыкларга XX йөз җиленең шифалы тәэсирен яхшы тоя, ул безнең культурабызның үсеш тенденциясен дөрес бәяли һәм зур ышаныч белән финерен түбәндәгечә дәвам иттерә: «Каплап яткан таш соңгы елларда ярылды, һәм шуның белән санаигы нәфисәнең иң садәсе булган әдәбият баш күтәрде — халык эчендә булган иҗат вә сәнгать орлыклары яңа шагыйрьләр, хикәячеләр кыяфәтендә тәҗәссем итә, үсә башлады, яфрак атты, инде
1913—1916 елларда, нота һәм мандолинага мөгаллимсез ейрәнүчелэр өчен, ике кисәктән торган «Нота дәфтәре» бастырып чыгара. Бу инде, музыкадан татарча бэренче әлифба буларак, моңа хәтле әйтелгән идеяләрне материаллаштырып, халыкка җиткерүдә җитди бер адым иде. Чыннан да җәмәгатьчелекнең мондый «Әлифба»га сусаган булуы авторның икенче <Дәфтар>гә язган сүз башыннан да күренә. Ул анда Дәфтәр»нең беренче кисәге яхшы каршы алынуы, музыка сөючеләрнең икенче кисәген дә чыгаруны сораулары турында әйтә.
< Нота дәфтәре»нең беренче ки-табында, тышлыкта мандолина тоткан хатын-кыз рәсеме. Аның башында налфан, бармагында — йөзек, беләгендә — беләзек. Өстендә яңача тегелгән алсу күлмәк, билендә зәң-
1 «Альбом». «Ак» наширы 1915 ел.
’ Г Ибраһимов биредә 1905—07 елгы уяну, азатлык хәрәкәтенә ишарә ясый.
буржуаз-демократик революция тудырган
«Нота дәфтәрежең тышлыгы.
нүк йөзе, таулар, алдарак — каеннар, ә иң алда — рәшәткәле култыкса. Ханым кулындагы мандолинаның бер башы аның чәченә, икенчесе әлеге култыксага тиеп тора.
Тышлыкның икенче битендә 'Дәфтәр нең эчтәлеге китерелә, укучыларга «Берике сүз» әйтелә. Автор «Дәфтәр нең максатын болай билгели: -Бу нота дәфтәре, музыкадан һичбер гыйлеме булмаган кешеләргә карап, һәм көйләрне нотага алырга өйрәнү максаты белән язылганлыктан, мөмкин кадәр көйләремезнең садә вә җиңел уйнала торганнарын күрсәттем. Асыл максадым иптәшләремә, мөгаллим ярдәменнән башка, нота гыйлемен һәм мандолина уенын белдерүдер-.
«Нота дәфтәремнең беренче кисәгенә 25 ләп, икенче кисәгенә 30 га янын көй кертелгән. Алар белән танышу авторның көйләр сайлауда шактый талымлы булуы турында сөйли. Анда Аяныч фәкыйрь», 'Икмәк беткән». Бала Мишкин . 'Езн дөнья», -Икенче садә \ - Колаксыз Зариф», «Таш тугай». Татардыр бабам» (М. Га- фури сүзләре), Биби Асма». Оренбург-, •Зиләйлүк», Бәйрәм бүген-. Тотса мәснәүләр якаң» (Г. Тукай сүзләре). -Күгәрчен», «Порховой Фатих», «Нарасый бала . «Поляк-, -Эйхәйлүк». -Алтын-көмеш», -Салкын чишмә». -Сакмар-. «Кара урман . «Тәфкилеф >. - Ашка зар». - Әллүни , «Зәйнәп» (башкортча), -һаман» (башкортча бию көе). «Тагын бер һаман-, Русча төрмә көе һәм башкалар бар...
Әнә шулай бер-бер артлы, әмма акрынлык белән, профессиональ музыкага таба адымнар ясала.
Халкыбызның табигатенә салынган санаигы нәфисәнең орлыклары тишелеп чыксын өчен һәм чәчәк атсын өчен. Галимҗан Ибраһимов әйткәнчә, әле «ярылган ташны- юлдан алып ташларга кирәк иде. Моны Бөек Октябрь революциясе эшләде.
Заһидулла Яруллин белән Солтан Габэшиләр күтәрә башлаган профессиональлек байрагын татар халкының талантлы улы Салих Сәйдәшев тотып алды һәм ышанычлы адымнар белән алга алып нитте. Безнең халкыбызның музыка өлкәсендәге бәхете шунда: Салих Сәйдәшев тирәсенә, Нәҗип Җиһанов. Җәүдәт Фәйзи. Мансур Мозаффа- ров, Александр Ключарев. Фәрит Яруллин. Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров. Хөснулла Вәлиуллин һ. б. небен бер төркем гаҗәп талантлы композиторлар тупланды. Алар хәзер дә профессиональлек байрагын югары тоталар һәм яңадан-яңа ссәрлэр белән безне шатландыралар.
Совет власте елларында татар музыкасы жанр һәм форма ягыннан бик нык баеды. Халык җырлары белән беррэттән, опера, балет, музыкаль комедия, симфония, романс кебек бин күп яңа жанрлар һәм формалар барлыкка нилдө.
Сания (1925), Эшче- (1930) операларының аяклары җиңел булды. Хәзер безнең дистәдән артын опера һәм балетыбыз бар. - Шүрәле». «Алтын чәч». «Муса»* ларның даны үз мәмләкәтебез чикләренә генә сыймады, башка илләргә дә таралды. Хәзер безнең филармониябез, җыр һәм бию ансамблебез, халык иҗаты йортыбыз, опера һәм балет театрыбыз, симфоник оркестрыбыз һәм башка бик күп музыкаль коллективларыбыз бар.
Без бу уңышларыбызның бөеклеген ерактагы үткәнебез белән чагыштырып караганда гына бөтен тулылыгы белән тоябыз, тик шул чакта гына без уңышларыбызны күз алдыбызга китерә һәм без кем идек дигән сорауга, менә кем булдык, дип, горурлык белән җавап бирә алабыз.
(Ахыры киләсе санда.)