Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНДАЛЫЙНЫҢ БИЛГЕСЕЗ ПОЭМАЛАРЫ


Габдепҗаббар Кандалый әсәрләрен матбугатта беренче мәртәбә Каюм Насыйри чыгарган иде.
Аның әсәрләрен беркадәре җыеп тәртипкә салу, шулардай чыгып шагыйрьнең катлаулы иҗатына
гыйльми дәрес бәя бирү исә бары совет чорында гына мемкин булды.
Шулай да Г. Кандалый иҗаты канәгатьләнерлек дәрәҗәдә әйрәнелгән дип әйтеп булмый әле.
Шагыйрьнең 1960 елда чыккан җыентыгына язган кереш мәкаләсендә профессор X. Госман Кандалый
турында без аз беләбез, »эзләнү дәвам итәргә тиеш, шагыйрьнең әле без белмәгән әсәрләре табылыр»,
— дип язган иде. Галимнең сүзләре дәрескә чыкты: күптән түгел Кандалыйиың моңарчы билгесез ике
зур поэмасы табылды. Шулай. Азия халыклары институтының Ленинград бүлегендә каталоглар карап
утырганда, игътибарны бер карточкадагы: «Рисаләт-әл-иршад. Габделҗәббар Болгари», дигән сүзләр
җәлеп итте. Кызыксынып китеп, китапны сооатып алдым.
Болай карап торуга кечерәк кенә кулъязма ул, һәр ике ягы да язылган 46 кәгазь— 92 бит. Узган
гасырдан бирле В-318 номеры белән институтта сакланып яткан бу китапта Габделҗәббар
Кандалыйиың моңарчы билгесез ике поэмасы бирелгән. Берсе «Рисаләт-әл-иршад». ягъни нәсихәтләр
китабы (1 а — 33 б битләр). Икенчесе исеме билгесез поэма — кыГсса (34 а — 46 б битләр).
Поэманың Кандалый әсәрләре булуы хакында текстта ук әйтелгән. «Бетебдер Габделҗәббар,
Нәсихәт һәрбере — на-җар» ', диелә бер урында. Моннан тыш әсәрләрдә авторның «Я Габделҗәббар»,
«Әй фәкыйрь Габделҗәббар, аңла сәх аны...». «Бу фәкыйре Габделҗаббари, зәгыйфь, бине
Габделмәҗид Болгари, нәхиф»17 18 19 (1 б, 32 б, 45 б, 34 а битләр) кебек уз-узенә морәҗәгать итүләре дә
еш очрый.
Габделҗаббарның әтисе чыннан да Габделмәҗит исемле булган (кара: Г. Кандалый. Шигырьләр.
Казан. 1960 ел. 4, 7 битләр). Соңгы цитатадан исә әтисе Габделмәҗитнең «Болгари» дигән псевдоним -
нисәбәсе булуы да ачыклана. Каталог тезүчеләр, күрәсең, <Болгари« псевдонимын шагыйрьнең үзенә
карый дип уйлаганнар һәм шуннан чыгып карточкага «Габделҗәббар Болгари» дип язганнар.
Текстта автор исеме куелмаган хәлдә дә (бәхеткә ул бар), бу әсәрләрнең Г. Кан- двлыйныкы
игәнлеген исбатлау артык кыен булмас иде. Кандалыйны башка шагыйрьләр белән бутавы читен бит!
Шагыйрь иҗаты белән якыннан таныш укучылар моны алда китерелгән шигырь үрнәкләреннән дә
күрерләр, шуңа да атрибуция мәсьәләләренә артык тукталмыйча, поэмаларның үзләренә күчәбез.
«Рисаләт-әл-иршад» поэмасының эчтәлеген, характерын әсәрнең йомгак елешендә автор үзе
болай аңлата:
Нәсаих 20 21 әйләдем, әй яр,
Синең ечен язып эшгар, Кабул итеп дотып юл кар * Ерак(к)а китмәгел,
ная. Нәсихәтләр сиңа хуб бад’, Боның исеменә идарсең яд Атап
«Рисаләт-әл-иршад», Язылган ошбу дүрт пая. (33 б бит)
Әйе, безнең алда дидактик әсәр. Ләкин моны борынгы татар әдәбиятында шак тый киң таралган
суфичылык дидактизмы белән бер үк нәрсә дип уйлау дәрес булмас иде. Дини мотивлардан
файдаланып, укучысын «теге донья» белән иисәткәләсэ до. биредә беренче планга деньяви таләпләр
куелган: укырга, укып белемле бу лырга: наданлыи-җәһаләттән котылыр'а; аң-белем бу деньяда да.
«тегесендәпдә кирок. Фикер бчк ачык ейтелә:
1 Н а-җар — боерык түгел.
18 Нәхиф — кечсеэ, хәлсез («мескен» мәгънәсендә).
•’ Нәсаих — нәсихәтләр.
'Юл кар — юл кара (рифма очеи кыскарткан).
21 Хуб бад—яхшы (файдалы) булсын.
Гыйлемлек хәслидә’ улгыл, Җәһаләтдин үзең йолгыл; Ничек улса
җәһәд кылгыл, Ки, зинһар, калмагыл надан!
Җәһаләтлек яманлыкдыр. Бере аның наданлыкдыр, Болардин һич
яман юкдыр, Гизәрсең гәр зәмине-асман г.
Менә шундый гомуми таләпләр куйгач, укучысын үз фикерләренә тагын да ныграк ышандыру
ечен, автор шактый кызык алымнар белән эш итә. Ул кеше гомерен сабыйлык, егетлек, ирлек, картлык,
үлем килү кебек дәверләргә бүлә һәм һәр дәвердә кеше ничек яшәргә тиеш иде, ләкин чынлыкта
ничегрәк яши икәнлеген образлар ярдәмендә сурәтләп бирә. Фикерләрен тагын бер фокуска җыеп,
замандашларын аң-белемле булырга, күңел-иманны пакьларга енди. Сабый чак әрәм узмасын һәм
киләчәктә үкенмәс ечен яшьлектә укырга кирәк (2 6). Ә укымасаң, ди автор, хәлең «җаһилләр локмасын
капмак», ягъни «урак урмак, печән чапмак» булыр, башың михнәттә гизәр (таныш мотивлар — элекке
мәгълүм әсәрләрендә дә шагыйрь хезмәткә шулай түбәнсетеп карый!]
Егетлек чагыңа да ышанып гафил булып ятма, ди шагыйрь, ченки ул да бик тиз узачак:
Егетлек йил кеби үткәй,
Карылык физ-заман йиткәй, Бакып күр, халеңне ниткәй, Фасадатда үтеп
рузгяр3.
(4 а.)
Ә картлыгың — гомерен йомгагы; бармы шул турыда уйлап, тәүбә иткәнең, яки берәр изге эш
эшләгәнең! (21 а].
Поэмада «Егетлек вакытындагы нәсихәтләр вә вәгазьләр», «Кызларга улган нәси- хәтләр вә
вәгазьләр». «Яман хатыннар бәяны вә ирен рәнҗетүчеләр», «Явызлар берлә сохбәт итмәслек», «Җан
алынган вакытлар вә әҗәл килгәне» исемле, шулай ук бозык уйлылык, кеше хакын ашау, кеше белән
кешечә була белү шикелле темаларга багышланган егермедән артык бүлек бар. Алар арасына
кертелгән автор чигенешләре дә байтак кына, һәрхәлдә, кешенең, доньяга килеп, нинди дәверләр узуы,
«теге дөньяда» нәрсәләр күрү ихтималлары һәммәсе эзлекле рәвештә, җентекләп бәян ителгән.
Дөнья һәм ахирәт мотивларын болай үреп, кеше алдына «гыйбрәт көзгесе» кую, аны белем-
мәгьрифәткә, саф әхлакка, туры иманга һәм гаделлеккә өндәү — дөнья әдәбиятында шактый очрый
торган алым. Дантеның «Илаһи комедияисен алыгыз. Безгә Иран әдәбиятыннан кергән «Җөмҗөмә
солтан» поэмасына игътибар итегез. Кыскасы, дини сюжетлар, илаһи мотивлар белән файдаланып, бу
«фани дөньяны» төзәтергә омтылу — феодализм идеологиясе хакимлек сөргән чорлардагы шагыйрь-
ләргә, әдипләргә бик хас бер күренеш. Биредә мәсьәлә алымда түгел, ә максатта. Максатны кем
нәрсәдә күргән — бу инде икенче проблема...
Югарыда китерелгән өзекләрдән дә Кандалыйга хас сыйфатлар ачык күренә. Аның поэтик
алымнарын, татар шигырендә ул тудырган яңа элементларны күрсәтерлек мисаллар «Рисалә»дә күп
кенә:
Иген икмәк вирер икмәк, —
(2 6)
Сабыйлык төш кеби улыр, Егетлек кеш кеби улыр, Карылык буш-тәһи
улыр...
(2 б)
Хәмакать4 арканын чолгап, Йөгердең дөньяны болгап.
(22 а.)
Болар әстенә Кандалыйның халык иҗатыннан файдаланган образлары да шактый. Шул ук
вакытта поэманың теле шактый чуар, архаик сүзләр белән тулы булуын да билгеләп узарга кирәк. Бу
беркадәре аңлашыла да: «Рисаләт-әл-иршад» — китап теле белән таныш мәдрәсә шәкертләренә
махсус адресланып язылган дидактик әсәр,
1 Гыйлемлек хәслидә — гыйлем эзләү юлында.
’ Җирне, күкне гизсәң дә (биредә: үрле-кырлы сикерсәң дә мәгънәсендә).
' Бозыклыкта көннәр үтеп.
• Хәмакать — ахмаклык, тинтәклек.
CG/уi~L^j?' C i <-3
Cl
Ifjrb^QLyyj. '£'&'&•&'
’(—t^-' >>■ '
- (j^k -Уҗ22 23^ ЙЙ^Лг
Кулъязманың 33 б — 34 а битләре.
Беренче урында уку-мәгърифәт мәсьәләләрен куеп, башка сюжетларны анарга буйсындыру шуны
күрсәтә. «Рисаләпдәге дини мотивларны да шуннан чыгып аңларга кирәк. Шагыйрьнең интим
лирикасына, полемик рухтагы социаль шигырьләренә день- явилык, бунтарьлык, дини тотнаксызлык
хас булып, бу хәл иҗтимагый фикер үсеше белән тошендерелсә, махсус дидактик әсәрләрдәге
чикләнгәнлекләр дә Кандалын- мулла, Кандалыи-модәрриснең үз җәмгыятендә тоткан урыны, бурычы
белән аңлатылырга тиешле.
«Рисалә» турында сүзне бетерүдән элек, бер шобһәне дә ейтәсе килә. Фикеребезчә, бу әсәрнең
башыннан берничә строфасы югалган булырга тиеш. Гадәттә, шәрык китапларында, шул исәптән татар
кулъязмаларында да текст, кагыйдә буларак. беренче кәгазьнең икенче — эчке битеннән башлана.
Безнең кулъязмада исә беренче кәгазьнең тышкы «а» битеннән ук:
Хода рәсуле Мехәммәд һидаять шәмсе ул әхмәд... —
дип, текст башланып китә. Фасыл башы да, традицион «бисмиллапда юк. Менә шуңа күрә, беренче
кәгазь озелеп тәшеп, аның белән бергә кереш элештәге алланы мактауга багышланган юллары да
югалган дип уйларга момкин.
Кулъязмадагы икенче әсәр исә тагы да күбрәк зыян күргән. Текст нибары 13 кәгазьдә [26 биттә)
сакланып калган. Әсәрнең яртысыннан зуррак икенче олеше югалган булырга тиеш. Бик кызганыч,
чонки бу «Рисалә» кебек дидактик поэма гына түгел, бәлки күп дәрәҗәдә катлаулы фәлсәфи дастан.
Сюжеттан яңа сюжетлар үстерү шикелле күп тармаклы композиция, реаль вакыйгаларга риваятьләрне
үреп бирү, аралап автор чигенешләрен кертү һәм гомумән эпик әсәрләргә хас салмак тон бу әсәрнең
эчтәлеге, күләме турында нык уйларга мәҗбүр итә.
Керештән бер озек китерик:
Хәмәдлә тәслиядин фарыйг улдым *, Максадым
сейләмәгә шарыйг * улдым; Бәгъзе яран
фәкыйре, бәгъзе нас 3 Әйләделәр бу гарибдин
илтимас *4
1 Мәгънәсе: мактау белән тыныч торудан азат булдым.
3 Шарыйг булу — юл башлаучы булу.
’Нас — кешеләр.
23 Илтимас — үтенеч.
' Мәгънәсе: Тыңлаучыларның күңеле хуш булыр иде.
■' К ө т е б — китаплар.
1 Кәсир — күп.
‘ Мәгънәсе «Әй туган, шан-шәрәфнө. югары дәрәҗәне ташла, һәм үзең теләп шаһларга якынлыктан
кач, (чөнки) солтаннарга якынлык—җанга бәла, андый бәладән котыл».
•C^'^^fffjd'e^
-£X> с/Л^А^Г
^(ьй?^'"
с>/,'р#Ж
'^.<JV'C-Ai(.y"t
«Бер китабэт кыйссалардин эйлэгел, һәр на гаҗаибдин улса сейлагел,
Терки улсын ул китабате шэриф, Самигың деле улыр ирде лэтиф» ‘.
Бу фәкыйре Габделҗаббари зәгыйфь, Бине Габделмәҗид Болгари,
нәхиф, Күрде кыйссадин бу фәкыйрь күп көтаб - Деләюр язмага аны
җәмгъ итеп, Нә ишетдем һәм күрдем бән фәкыйрь Язаем яхшы-
ямандин кәсир -.
(34а.)
Шушы беренче юлларны укып та Кандалыйның нинди зур әсәргә тотынганлыгын беркадәре
шәйләргә мамкин. Борынгы дәвер татар поэзиясе һәм шәрык әдәбияты традицияләренең үстерелеше
турында да фикер йертеп була.
Әсәрдә борынгы Бәлх солтаны Ибраһимның, хакыйкать эзләү максаты белән, байлыгын, милкен
ташлап, ил гизеп китүе, күп манзаралардан соң хакимлеге белән танылган гарәп хәлифе Һарун әр-
Рәшид белән очрашуы, фәлсәфи мәсьәләләр буенча бәхәсләшүе, аннары тагын әллә нихәтле
манзаралар кичерә-кичерә Иәмән мәмләкәтенә барып чыгуы, үзе кебек үк «хакыйкать эзләүче»
дәрвишләр белән очрашып йөрүләре сурәтләнә. Шунысы игьтибарга лаек, биредә «тәгьлим каеды
илән» Болгар җиреннән чыккан берәү дә очрый.
Вакыйгалар, югарыда искәртелгәнчә, авторның фәлсәфи чигенешләре — «мөнәҗәтләр» белән дә
бизәкләнә. Кызганычка каршы, әсәрнең азагы югалган. Шулай да, шагыйрьнең төп фәлсәфәләреннән
берсе, уебызча:
Әй, берадәр, тәрке гыйзз вә җаһ ит, һәм сакынгыл — тәрке карбе шаһ ит;
Карбе солтан уладыр җанга бәла, Улмагыл боның белән сән мөбтәля *, —
дигән, фикер тирәсендә оеша сыман (43 а). Чөнки Ибраһимның власть һәм байлыктан баш тартуы.
Һарун әр-Рәшид, тәкәббер казый һәм башкалар белән әңгәмә-бәхәсләре шул фикер тирәсендә йөри.
Пәйгамбәрләр тормышына мөрәҗәгать итүе белән дә автор шундый ук социаль һәм фәлсәфи
карашларын үткәрергә чара эзли сыман. Мәсәлән, Ибраһим тәкәббер казый белән бәхәсләшеп: әгәр
мал-мөлкәтле кеше генә ихтирамга лаек икән, борынгы пәйгамбәрләргә «яр улыр ирде ки Фиргавен вә
Карун», — ди (40 а). Дөрес, мондый мотивлар шәрык халыклары әдәбиятларында оч раштырганын.
Ләкин безнең өчен аларның Кандалый аңы аша нинди төскә төрелеп, нинди тенденция белән чыгуын
билгеләү әһәмиятле булыр иде. Биредә дә тарихи конкретлыкны исәпкә алып, тарихи эволюцияне,
аның сәбәпләрен эзләргә кирәк. Әсәр өзек килеш кенә булса да, анда фикер йөртерлек материал бар,
һәм ул Кандалый узган катлаулы иҗат юлын дәверләргә бүлеп киң планда өйрәнер өчен
әдәбиятчыларыбызга шактый зур мөмкинлекләр бирә. Без биредә кулъязма турында хәбәр итү белән
генә чикләндек.
Ниһаять, соңгы мәсьәләгә тукталыйк. Яңа табылган кульязманың кәгазендә «1816» — ел дигән су
билгесе (филигрань) бар. Димәк, кәгазь фабрикадан чыгып, кулъязма булып өлгергәнче 3—4 ел узып
китсә дә, бу нөсхә 1820 елдан да соң күчерелмәгән дип исәпләргә кирәк. Ә Г. Кандалый 1787 елны туган,
ягъни күчермә язылган чорда аңар 20—23 яшь тирәсе була. Шулай итеп, безнең алда яшь, мәгәр, чын
шигъри осталык биеклегенә ирешмәсә дә, танылып өлгергән («илтимас әй* л ә ү»! | Кандалыйның зур
күләмле әсәрләре икән. Бу хәл яңа кульязманың әһәмиятен бермә-бер арттыра.
Кулъязма күчермәме, әллә автографмы дигән сорауның куелуы да бик ихтимал. Кандалыйның
яшь чагындагы почеркын (ә почерк үзгәрүчән була) белмәвем сә> бәппе, хәзергә бер тәгаен фикер
әйтеп булмас. Автограф табылган булса — бик кызыклы: ләкин мин аның гади шәкертләрнең берсе
эшләгән күчермә булуын теләр идем (орфографиядәге кайбер характерлы хаталар шулай уйларга
мөмкинлек бирә). Автограф булган хәлдә, хикмәтле очрак лык кына ярдәм итмәсә, әсәрнең башка нөс-
хәләрен табуга ышаныч аз; күчермә булса, киләчәк эзләнүләргә өмет багларга урын кала. Ә
бабаларыбыз шәкерт чакларында, гәрчә зур белемгә куллары җитмәсә дә, китап күчереп язарга бик
яратканнар. Шаять бу әсәр дә бер генә нөсхәдә калмагандыр. Яшь Кандалый үзе дә шушы ике поэманы
язуы белән генә чикләнмәгәндер дип ышанасы килә.