БАЗАР ТАВЫГЫ
Әйткәндәй, бөтен бәлане бичә тудырды. Шуннан башланды эш. Ма-газиннарда йөреп кайтты да бу:
— Магазинга тавык китергәннәр, әллә аласы инде, — дигән булды.
— Кит әле, магазин тавыгы да булдымы тавык!
— Алай димә, Вәли. Кеше бик ала. Өреп тутырган кебек, шундый симезләре бар.
— Булмас, булмас. Куй, юкны сөйләмә, — дип, мин каршы төштем. — Магазинга килгән тавыкның ни тәме дә, ни яме дигәндәй. Менә базардан алсаң, ичмасам, другой хәл. Магазин тавыгына исем киткәне юк.
Бичә дә усал шул:
— Тәтесә китәр иде әле, бик тәтеми шул, — ди.
Шулай сүз артыннан сүз чыгып, үзара әрепләшә торгач, ачуым килде. «Кайда, — дим бичәгә, — бир акча. Базарга барам да тавыкның менә дигәнен алып кайтам».
Хәзер инде тавык итен ашыйсы килү, чынлап та, минем уй-фикерне биләп алды. Симез тавыкның өреле шулпасында пешкән тәмле токмач минем күз алдыма килеп баскандай булды.
Әйдә, булышмыйсың дип теңкәне корыта иде, бичәгә бер ярдәм дэ булыр, дигән булып, урамда йөгереп уйнап йөргән алты яшьлек кызымны иярттем дә, тавык алып кайтырга дин, базарга киттем.
Юл уңаеннан азык магазинына керсәм, анда ни, әлеге шул минем бичә авыз суын корытып мактаган тавыкларны 'саталар иде.
— һ-һи-и... — Эчтән генә көлеп куйдым. — Шушы нәмәгә исе китә диген халыкның, ә?!
Дөрес, ул көн атна уртасы булу сәбәпле базар әллә ни рәтле түгел иде. Тавык эзләп ары сугылдым, бире сугылдым — тик юк кына бит эзләгәнем.
— Вәт син агай, — мин әйтәм, — ризыкка язмадымы икән ни...
Шулай бит ул: бер нәрсә эшләргә теләп, аны эшли алмасан, яки берәр нәрсә ашарга теләп, аны тапмасаң, ачу килүчән. Андый чакта үчләшеп әнә шул әйбереңне булдырырга, ничек кенә булса да табарга тырышасың. Ул көнне, күрәсең, минем белән дә әнә шундыйрак хәл булды. Тик менә, хәерчегә жил каршы дигәндәй, бөтен базарны айкап эзләсәм дә, һичбер тавык әсәре күренмәде. Уңмаган юлга чыкканмын икән, каһәрең, дип авыз эченнән генә мыгырданып, кайтыр якка борылган идем, кыз минем жиңнән тотып тарткалый башлады.
— Әти, әнә бер тавык, — дип сул якка төртеп күрсәтте.
Вәзих
Исхаков
БАЗАР
ТАВЫГЫ
ХиКдЯ
Бардык. Карадык. Ботинка сала торган тартмага салган бәләкәй генә тавык иде ул. «Әһә-ә,— дип уйлап алдым мин. — Чебеш тавык икән...» Сездән яшереп торып булмый инде, мона кадәр өйгә бөтен азык-төлекне бичә ташый торган иде. Әле бүген базарга ЧЫГУЫМ да аның белән бәхәсләшүдән генә бит. Күп уйлап тормадым, тәвәккәлләп сорадым:
Тавыкны ни хакка бирәсен. агай?
Буш хак, энекәш. буш хак — диде тавык сатучы агай.— Нибары 2 сум 50 тиен сорап торам. '
— Шушы бәп-бәләкәй нәрсәгәме?
— Бәләкәй булса ни, тавык бит ул...
— Ике сум!
— Юк. ул хакка гына бирә алмыйм.
— Бирмәсәң...
Без инде әзрәк кенә булса да базар гадәтен беләбез. Монда сина магазин түгел — сораганны биреп торырга! Юри генә борылдым да китә башладым.
— Кара әле, энекәш, — дип тавык сатучы агай артымнан килә башлады, — мә, ал!
Шунда ике берлекне чыгардым да агайга суздым. Тавыкны кызга тоттырдым
— Бәй, нигә бик җиңел бу?
— Җиңел, дип ни. тавык сыер түгел — әллә ни тартмый инде ул...
Без кузгала башлагач: •
— Энекәш, — диде бу агай миңа каршы төшеп, — тавыкка дога кылып калырмын, янә бер ун тиен өстә инде.
Аны-моны уйлап тормастан, ул сораган ун тиенне дә бирдем. Ни булса да базар тавыгы әле, магазинга китергән, әллә кем муенын борып ыргыткан нәрсә түгел, дип кешеләргә сиздерми генә, эчтән генә кинәнеп тә куйдым.
Кыз юл буе тавык белән уйнап кайтты: әле саргаеп беткән кикригеннән тота, әле борынын кыса.
—• Кара аны, очырып җибәрә күрмә, — дим аңа.
— Юк. әти, очмый ул. — ди кыз. — Аның аягы бәйләнгән.
Өйгә кайткач, кыз тавыкны ташлаган да кухняга кереп киткән. Әллә ялгыз калудан файдаланып, әллә инде берәр нәрсәдән куркып, тавыгыбыз кыймылдый башлый. Ләкин үзе утырган тартмадан да чыга алмый, бахыр.
Ванна бүлмәсенә кереп тавыкны суйдым да бичәгә бирдем
— Бик юаш тавык, ахрысы. — дим аңа. — суйганда «ыһ» та итмәде
— Авыру тавык бит бу!—ди хатын —Шушы вакытта андый арык тавык буламыни?
Ул да булмады, үзебезнең өлкән яшьтәге бер апаебыз килеп керде.
— Әйдүк, апай. — дидем аны каршылап.— авызың бәхетле икән, әле генә менә тавык суеп торам.
Тавыкны пешекләп, тазартуны апай үз өстенә алды.
— Үз гомеремдә мин бик күп тавык асраган кеше. — диде ул. — Алар белән минем башым-күзем тонып беткән инде.
Әмма тавыкны кулга алуы булды, апаем шунда ук күңелемне сүрелдерде дә ташлады.
— Кит моннан, дивана, бу тавыкмыни, хәшәрәт бнт!..
— Вәли алып кайтты аны,—дип бичә дә тизрәк бәлане минем ескә аударырга ашыкты
— Кит. кит, тәүбәкәем. Шушы да тавык буламы?
Әмма хәтәре алдарак булган икән. Тавыкны ярып җибәрсәләр... Тәүбә, тәүбә! Аның эченнән чыккан нәрсәләрне күргән кеше гомер буе тавык ите ашамас иде. Чын. Ул да булса мин чебеш дип алган тавык, узган елдан бирле авырып, бавыры шешеп, ите корып беткән бер нәрсә икән.
— Л1агазиннан гына алган булсаң, — ди апаем. — Анда мондый үләксә китермиләр.
— Син аны әйтәсең әле, апай. — дип сүзгә керешә бичәм. Ике сум түләгәне җитмәгән, дога кылып калырмын дигәнгә ышанып, ун тиенне яңадан өстәп биргән әле ул.
— Өлкән яшьтәге кеше булгач, бирдем тагы...—дидем мин, акланырга тырышып.
— Догасы корсын, үләргә аяк сузган тавыгын базарга алып чыккан кешесен әйтер идем! Оятсыз.
— Безнең Вәлигә шул кирәк ул, — хатын авыз ерып миннән көләргә тотынды. — Гомере буена магазиннан алганны яратмый — гел генә әрләшә иде. Мактаганы базар була торган ие, әйдә пешерик, базар тавыгы бит—ашасын үзе...
Ләкин ул тавыкны ашамадым мин. Чыгарып ыргыттым һәм менә шул көннән соң хатын магазиннан ни алып кайтса, шуңа бик ризамы н.
— Ярый, — мин әйтәм, — магазинга ни килсә, безгә шул ярый. Тик менә килеп кенә торсын инде...