БАЛАЛАРЫМ, ГАЗИЗЛӘРЕМ!
Безнен төзелеш конторасының баш бухгалтеры Ибраев үз эшенә бик бирелгән кеше булып чыкты. Әйтте — эшләде. «Була», — дидеме — син «булмас» дип шикләнеп йөргән нәрсә дә була. «Булмый».— дидеме, ул соравың белән кабат якын да йөрмә. Тупас кеше түгел ул. Ихлас сөйләшә. «Булмый», — дигәндә, ни өчен булмаганын төпченә башласаң, ул дәлилләр китереп аңлатыр да сине ышандырып чыгарыр. Бактың исә, аның «була» дигәндә дә, «булмый» дигәндә дә төп таянычы — ышандыру көче икән.
Ибраевның әлеге шул ышандыру көче дигән сәләте гомерне страховать итү турындагы соңгы җыелышта аеруча ачык күренде. Бу мәсьәләне караганда, әлбәттә, исәп-хисап, акча эшләренә иң якын мөнәсәбәттә булган кеше — бухгалтер димче-докладчы итеп билгеләнгән иде.
Ул сүз сөйләп озак вәгазьләп тормады, туп-туры мисалларга күчте:
— Галимә апай, бишенче каттан сезнең башыгызга кирпеч төште ди: шап! Тын да ала алмыйсыз...
— Тәүбә, әстәгъфирулла! — диде Галимә апай, коты очып, ярдәм сорагандай, тирә-яктагыларга ялварып карады.
— Әйе, әйе, — дип тагы да житдирәк дәвам итте бухгалтер. — Ну, кирпеч кенә үгерә дә алмасын, ди. Алайса, бер тонналы тимер балка — гөрес! Җыештырып җирләргә әгъзагызның бер кисәге дә калмады... Әгәр дә ки сезнең гомерегез страховкаланган булса, ирегез, балаларыгыз, шатланышып барып, каерып страховка акчасын алыр, күмү рас* ходлары күренми дә калыр...
— Аб-ба-а, сез, Ибраев агай, бигрәк...—дип сүз кыстырды сварщик Галләм.
— Юк. юк, һичбер алдау юк, барысы да законлы, — дип, аңа карап сүзен ялгады докладчы. — Менә, Галләм энем, син, ай-һай, хәтәр эштә
Фәрит Исәнгулов
БАЛАЛАРЫМ, ГАЗИЗЛӘРЕМ!
Хикәя
эшлисең. Иртәгә, очкын чәчрәп, тома сукыр калдың, ди. Страховкаң булса, әлбәттә, сумманы тоташ түгел, бер өлешен аласың. Ул да бер кесә акча. Төкерми дә рәхәтләнеп типтереп яшисең. Ә инде сукыраеп кына калмыйча, сварка миеңне тишеп, өтеп чыкса, тулысымча аласың. Вәт бит ул ничек!
Җыелыш бүлмәсе аһ-уһтан гүләп алды.
Төсе тәмам качкан бер жинги күтәрелде:
— Юл йөргәндә бер-бер хәл булса, ни рәвешле?
— Ә-ә, — дип үтә канәгатьләнү белән сөйләп алып китте Ибраев.— нәкъ өстенә бастыгыз, сеңелем! Сезнең ирегез шофер бит әле? Ерак командировкада. Әнә, тышта нинди коточкыч буран котыра! — Ул йөзенә шомлы төс чыгарды. — Ирегез яланда адашкан. Машинасы баткан. Ул инде баранкасына ябышып туңып утырган. Ә китәр алдыннан гомерен страховать итәргә уена да килмәгән. Балаларыгызны какъ таякка атландырып китте бит, мәлгунь, дуңгыз! Андый ирнең ирлеге — ташка үлчим!.. Сеңелем, ичмасам, үзен жәһәтрәк страховать ителә күр. Балаларыгыз үксез-ятим калгач, нишләрләр?!
Озынга сузмый гына әйткәндә, Ибраев җыелыш барышында һәрбе- ребезнең — я үзен, я бичәсен, я ирен үтереп, бер дә булмаса гарипләндереп чыкты.
Миңа — конторада эшләп утырган жиремнән — инфаркт! Аһ та итә алмый калдым.
Ташбулат краннан егылып төшкән! Ыһ итеп кенә өлгергән.
Гайнисламнын кайтуына, бичәсе газ белән агуланып, фани дөньяны куйган!
Сыңар аяклы библиотекаребыз Сафуан, китап киштәсе авып, икенче аягыннан да язган. Хезмәт хакына, кечкенә булса да инвалидлык пенсиясенә өстәмә страховой акчасы алып, төкерми дә, авызын ерып урамда йөри.
Безнең бичәләр, сөенешеп, страховой кассага йөгерешәләр!.. һ. б. һ. б.
— Ә балаларны страховать итәләрме? — дип сорадым мин.
— Әлбәттә, — дип, әсәрләнеп, тирләрен сөртә-сөртә тезеп алып китте Ибраев. — Күптән кирәк иде. Балалар өчен Яна ел бәйрәме — иң куркыныч чор! Әйтик, менә бүген син эшкә киткәч, балаларың елка утларын яндырганнар да... Гөлт! Сөякләре дә калмагандыр... Әгәр аларны элегрәк страховать иткән булсагыз.
Ибраев минем белән бер йортта тора. Аның гаиләсе нәкъ безнен квартираның өстендә яши
Минем ачу кабара башлады:
— Я, я, Ибраев, юк шом салма әле күңелгә. Безнең елкада шәмнәр югын үзең күрдең бит...
Мин елканың үз балаларымның гомеренә зыян китерә алмавын әйткәч, Ибраев, аерата төпченеп, шунда ук икенче афәт эзләп тапты
— Соң дөньяда бүтән хәвеф-хәтәр беткәнмени? Әйтик, син киткәч тә, түшәмең җимерелеп төшкәндер дә... Лып! һәм ике балан урынын да — ике юеш урын... — Ул, «авызыңны яптыммы» дигән төсле, тантаналы елмаеп, миңа карады.
Тәнем, чынлап та, эсселе-суыклы булып китте.
— Юкны юрамачы әле! Түшәмгә кагыла күрмә. Минем түшәмнең үзегезнең идәнегез булуын да онытма... Ул җимерелсә, үз балаларың соң?..
Шуны әйтеп тә бетерә алмадым, — Ибраевка мәет төсе керде. Ул, трибунада торган көе, елан чаккан шикелле, «һай-й!» итеп акырып җибәрде дә пальтосыз, бүрексез, урамга чыгып йөгерде:
— Балаларым!.. Газизләрем!..