Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЗАМАН


Маңгайга тирән генә бер сыр өс- *’*тәп, гагын бер ел узды Бер кеше гомеренә телгә алып сөйләрдәй үзгәреш бирмәгән үткән гасырлар өчен бу. бәлки, күп вакыт та түгелдер, әмма квн саен зур ачышлар, тетрәүләр, дөнья күләм вакыйгалар булып торган безнсн заманда бер ел нык сизелә
Узган ел — Партиянең XXII) съезды елы Кешсләрнен үзара мөнәсәбәтендә. халык бе-ләк партия мөнәсәбәтендә ленинчыл норма-ларның гамәлгә кайтарылып, совет демо-кратиясенең тагын да ныграк эзгә салынуы елы Съезд барган коннәрдә мина Мәскәү- дә булырга туры килгән иде Башкаланың үзәк проспектларында беренче номерлы партбилеттан Ильич рәсеме карап тора, гүя, Ленин бабай үзе съезлнын эшен тикшереп, барлап, күзәтеп бара кебек идс Күнел- ләргә Ленин күбрәк килә икән — бу инде яхшылыкка!
1966 ел—яңа бишьеллыкның беренче елы. Үзәк Комитет безгә Совет власте елларында моңарчы әле беркайчан да ирешелмәгәи- чә күп иген уңышы җыеп алынганны хәбәр итте. ЛАонда мин тагын бер тойгымны белдерми уза алмыйм. Партия зур уңыш турындагы мәгълүматны бернинди соклану- мазарсыз, гап-гадн хакыйкать итеп әйтеп бирде. Димәк, партия безне ирешкән уныш- ларыбызга сабыр-тыйнаграк карарга өйрә-
Узтан елда ил хәзинәсенә безнен республика керткән өлеш тә байтак Татарстан !9(>6 елда дәүләт амбарына 58 млн пот ашлык салды, нефть диңгезенә 84 млн тонна нефть китереп кушты. Түбән Кама химия ■ игантына яңа бер магистраль юл килеп ялганды, Казан оргсннтез заводының яна чираты эшли башлады . Республикабыз хезмәт ияләренең ирешкән уңышы — саный башласаң күп ул.
Ә без. язучылар, узган елда нинди уныш- лар>а ирештек?
Проза дигән йөк агыбыз күмәк көшелгә нәрсә төяп китерде бодаймы, арпамы, әллә солы кибәгеме?
1966 ел, образлы итеп әйткәндә, прозаиклар өчен күзне күккә тетәп. янгыр көтеп утырган явымсыз ел булмады 311 лап хнкәя. 7 повесть һәм ике роман — бу инде аз түгел Ә сыйфат ягы ничек? Менә шул хакта без бүген күзгә-күа карап, ачыктан-ачык сөйләшергә тиешбез
СЮЖЕТ КОРУ - ОСТ АЛ ЫК
«Онытылмас еллар» романыныи икенче китабында без акка кара белән язылган «Беттек дигән сүзне укыган идек. Ләкин бу авторның хәйләсе булган икән. «Казан ут- лары»нын узгсн елгы 3 — 4 саннарында П Газиның «Канатланыр чак» исемле 8 табаклар күләмендәге яңа повесте басылды, һәм менә без элекке танышыбыз белән тагын очраштык. Чанага кырын ята төшеп. Галиулла абзагызның улы. сызылып кына кара мыек чыккан Хәлим бара. Дстдомнар үткән, югары уку йортын тәмамлаган, үскән, ныгыган яшь егет. Рәхәт тә соң малай чактан ук белгән дустыңны кабат очрату! Әсәрнең беренче битләреннән үк автор укучы жилкәсенә дәү генә бер таш бзетырып куя. Хәлим Галиуллин обком вәкиле булып, «бөккәннәрне» турайтырга бара. Димәк, без чамалап алдык, бу утызынчы еллар, күмәкләшү еллары булырга тиеш.
«Канатланыр чак» өч төп сыйфаты белән аеруча хәтердә кала Береьчесе — материал-ның гаять күп һәм кызыклы булуы Икенчесе — гелиен юморга, төргмә сүзгә, усаллыкка бай булуы. Өченчесе — сюжетның шактый ук таркау, оешмаган булуы белән
Авторның нняге бик әйбәт Ул Татарстан тарихындагы зур бер дәверне хроникаль тәртиптә, безгә ганыш Хәлим биографиясе аша хикәяләп бирергә тели. Повестьта нэпманнар Казаны да, галстук урынына кашык тагып йөрүче футуристлар да, Татарстан татарларга гына булсын днп лаф оручы Дәүләтъяров та. Бншбалганың текстиль комбинаты да, Польшада безнең илчене үтерү вакыйгалары да, авыл ярлыларының күп тавышлы, ярсулы дәгьваләре дә, «мировой рвәлүгеә» дә — барысы ла бар. Тик болар бер повестька ничек сыеп беткәннәр?
Хәлим чанага кырын ятып авылга бара дигән илек Юл озын Вакыт күп Чана бара да бара, Хәлим уйлый да уйлый Ул үзенең институтка килеп кергәнен искә төшерә. Футуристлар анын уена кайчандыр бергә укыган яшьлек дусты Кафия белән бәйле рәвештә килеп керәләр Текстиль комбинатына Хәлим жәмәгать эше белән барып чыга һәм Галимә исемле бик чибәр бер кыз белән таныша Менә шунда инде әсәрнең сюжет жебе берннчәгә бүленеп, тармаклана. чәбәләнә башлый. Әсәрнең беренче бит
ләрендә үк куелган төп вакыйга — Хәлим* нең «бөгелгәнне» турайтырга баруы—тора- бара онытыла Ннк дигәндә, Хәлим утырган атлы чана повестьның буеннан-буена диярлек бара, шуның естәвенә юлда баручы әлеге чана композициясе эченә тагын берничә «чана» кнлеп керә. Хәлим моннан дүрт-биш еллар элек, чанага утырып, авыл ларга чыкканын искә төшерә. Укучы аптырый башлый: кайсы чана сон әле бу? Әсәрмен башында ук. кагылмалы юлдан чыгып китеп, «бөгелгәнне» турайтырга баручы чанамы, әллә бөтенләй бүтән чанамы?
Бераздан без кыенлык белән булса да аң-лыйбыз. юк. бу әле башка «чана» икән Менә. ниһаять, беренче чана тиешле урынына барып житә Бөгелгәнне турайткан чакта авыл халкы Хәлимне һәм тагын бер бэкре уполномоченныйны чанага җигеп йөри. Сүз дә юк, бик зур осталык белән, чын сәнгатьчә тасвирланган бүлек 6v. Ләкин шушы бер күренеш өчен укучыны бәген повесть буена зарыктырып, көттереп тоту үзен-үзе аклый ала микән?.
Әгәр сюжет әнә шул хикмәтле «чанага гына» корылган булса, әсәр бик ялыктыргыч булыр иде Повестьның композициясендә Кафия бар. Хәлимнен ана мөнәсәбәте бар. Укучыны үз тирәсендә Кафия тотып тора. Дөресен әйтим, миңа калса, «Канатланыр чак»нын төп герое Хәлим түгел, Кафия Әсәрнең ин колоритлы, иң җанлы образы әнә шул кыз Ул — тынгысыз, ул — эзләнүче кеше. Ул футуристлар артыннан да китеп карый, ул Хәлимдә дә мәхәббәтенә җавап эзли, гражданнар сугышы герое колаксыз Хәйри белән дә дуслаша Ул яңа дөньяны аңларга гели, янача семья корырга тели. Юнгштурм формасындагы рабфакның күн картузларын киеп йөрүче бу кызның йөрәгендә искелеккә каршы көрәш романтикасы дөрли. Ә бит нэпманнар Казаны, футуристлар Казаны, «долой стыд!» Казаны, еллар үткәннән соң безгә бик аңлаешлы булып тоелса да. Кафияләргә аңлашылмаган ул. Батыр йөрәкле, эчкерсез бу бала, халык эше белән авылларга чыгып йөргәндә, утка ыргытылып һәлак була. Кыскасы, автор тудырган Кафия, аның ихтыярына гына буйсынмыйча, үз ирке белән беренче планга килеп чыга Кафиянен гөп герой икәнен, сюжет җебенең, вакыйгаларның гел шул тирәдә тупланырга тиеш булганын азактан- рак автор үзе дә сизеп ала. Хәлимнең күз камаштырыр дәрәҗәдә чибәр кыз Галимәгә өйләнүен, аларның инде балалары булуын ашыгыч кына бер эпизодта сөйләп-сурәт- ләп китә дә (пьесаларда моны сәхнә артында булган эш диләр), соңгы бүлектә безне Кафия каберенә алып килә Дөресрәге. Кафия кабере дип өзеп кенә әйтүе дә кыен әле моны Туганнар кабере бу. күмәкләшү елларында һәлак булган каһарманнар кабере Аларның инде исемнәре дә җуелып бара, тик халык күңеле генә аларны һаман җуймый. булганын-булмаганын өстәп, үзеннән кушып, әкнят-хыял итеп яшәтә
«Канатланыр чак» повестен укып чыкканнан соң Американын мәшһүр язучысы, мәрхүм Эрнест Хемингуэй сүзләре искә төшә.
«Тормышта чын-чынлап булып узганнардан чыгып, һәм чынбарлыкнын үзендә ни булса, шуна таянып, янә дә шуларга үзең белгәннәрне һәм берничек тә белә алмаган- нарны кушып, хыял ярдәмендә чынлыкның үзеннән дә чынрак булган янаны иҗат итәсең Син ул яңага җан өрәсең Әгәр дә үз эшеңне яхшы башкарсаң, җан өреп кенә калмыйсың, бәлки аңа мәңгелеккә юл ачасын Менә ни белән рухланып язасын»
«Канатланыр чак» повестенда, минемчә, «чын-чынлап булып узганнар» күп, чынбар-лыкның үзенә таяну да зур. ләкин «чынлыкның үзеннән дә чынрак булган яңаны иҗат итү» җитәрлекме икән? Минемчә, ул — Кафия образында яхшы ук төсмерләнә башлый, тик сюжет җепләре чәбәләнеп бетү, йокымсыраулы истәлекләр белән, чибәр кыз Галимә күләгәсе белән күмелү сәбәпле, автор иҗат иткән, автор жан өрергә теләгән яңаны без күңелдә зур тәэсир калдырырдай дәрәҗәдә төеп җиткерә алмыйбыз
«Канатланыр чакжын теле әйбәт булуы турында әйткән идем И. Газиның тел-су- рәтләү чараларына оста булуы мин ачкан хакыйкать түгел. «Катя Сорокина» повестеннан башлап ук инде ул тел остасы— юморист булып саналып килә «Канатланыр чак» та буеннан-буена юмор белән коендырылган; геройлар язмышындагы иң авыр вакытлар да авыр тойгы калдырмый. тормышчан үткен, бераз чеметтереп, әчеттереп тә ала торган юмор аларга карата теләктәшлекне көчәйтә. Бу әсәрдә авторның теле тагын да халыкчанрак, гадирәк була баруын аеруча шатлыклы хәл дип санарга кирәк
Былтыр язылып, дөнья күргән әсәрләрдән Г Минскийнын «Яшенле янгыр» повесте тагын да элеккерәк заманны — беренче империалистик сугыш һәм революция алды елларын тасвирлый Татарстаннан шактый еракта — Астраханьда яшәүче татар балыкчыларының һәм эшчеләренең, рус туганнары белән бергә, революцион көрәшкә күтәрелүләре бу повестьта шактый ук үзенчәлекле итеп, шул якларның табигате халыкның сөйләү телендәге бизәкләре белән тыгыз бәйләп күрсәтелә. Кырыс реализм белән маҗара элементлары да бергә кушылып, әсәрнең мавыктыру коче тагын да арта төшә Тик шуны әйтергә кирәк. «Яшенле яңгыр» повестенда көчле сурәтләү чаралары белән бергә, бөтенләй көчсез. зәгыйфь алымнарның да янәшә яшн алуына хәйран каласың
«Завод морҗалары сөременә баткан бистә таны күп көннәрдә шулай кояшсыз башлана иде»
Игътибар итегез! Автор нибары бер җөмлә белән нинди зур. колачлы картина тудыра алган Инде менә икенче җөмлә:
«Петя га Хәйдәрне очратып эчке дөньясына үтеп карауны (?) Норен заводы слесаре Андрей кушт ы.»
Бу җөмләнең исә әдәбилеге бик шикле «Эчке дөньясына үтеп карау» — таушалып беткән шаблон булса, Петя. Хәйдәр. Норен, Андрей кебек исемнәрнең
бер-бер артлы килүе исә җөмләнең аһән- лелеген. музыкаль агышын юкка чыгара
«Баржалар астына эшчеләр яшүсмер <i агыннан керәләр дә, картаеп эшкә ярамас хәл-гә ж и т к ә ч... чыгалар».
Бу җөмлә шулай ук автормын зур гому-миләштерүләр ясый алу осталыгын әйтеп тора, ягъни ул нибары бер жөмлә белән баржа телләрен мүкләүче эшчеләрнен биографиясен бирә ала Шуннан ерак та түгел, муеныңны сындырырдай җөмлә: «_.Г оспитальләрдә оештырылган инициатив группаларыннан берсе н ен җитәкчесе слесарь Андрейга Хәйдәр белән шөгыльләнүме (?) тапшырды».
«Яшенле янгыр» да осталык белән при-митивлык бергә яши Әгәр шунын примитив-лыгы алып ташланып, осталыгы 1ына калса, әсәр бик нык отар иде.
ТУГАН ИЛ ТОЙГЫСЫ
Узган елда «Казан утлары»нда басылган һәм авторның аерым җыентыгына да кергән икенче бер әсәр — Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» повесте
«Әйтелмәгән васыять»нен сюжеты гади, мин әйтер идем, хәтта гап-гади Акъәби. башкорт карчыгы, үлем түшәгенә ята Уфадан зур урыннарда эшләүче балалары кайтып, аны үз яннарына алып тәрбиялиләр һәм ул. безнең Акъәбиебез. үлеп китә Бары шул тына Без басып йорн торган җир кебек, без сулаган һава, без эчкән су кебек үк гади һәм чын сюжет бу Без хәтта монда сюжет бармы-юкмы дип тә уйлап тормыйбыз Автор артыннан барабыз да барабыз. Ә менә Еннки-художник «чын-барлыкның үзеннән чынрак» дөнья төзеп, ана җан өрә. һәм аның рухланып, илһамланып эшләве, нәрсә хакына язуы укучыларга бик яхшы аңлашыла.
Туган ил тойгысы, туган жир тойгысы, туган тел тойгысы Һәрбер халыкның бо- рын-борыннан килә торган үз гореф-гадәтләре. үз йолалары бар Аларнын бер ише- Се ннде, бәлки, искерә дә төшкәндер, инде онытылып та бара торганнардыр Әмма бәйсез-горур яшәү, күңелдә тирән моң һәм шигърият саклау, чаялык, батырлык, Тукай әйткән «без сугышта юлбарыстан көч- лебез. без тынычта аттан артык эшлибез» кебек гадәт-сыйфатларның үлүе дә. искерүе дә мөмкин түгел Әнә шуларны яклап күтәрелә Әмирхан-художннк һәм ул үз эшен, моңарчы язган барлык әсәрләрендәге кебек, гаять зур җаваплылык тоеп, барлык осталыгын, күңел җылысын салып бячгклрган
Алыгыз нксез-чнксез башкорт даласын
«Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-сш кына селкеп, акрын гына кыптырдап, бик тырышып, һәм бик кабаланып йв1срә кебек алар Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш. дала киң. җир җылыкай. шаян җилкәй биттән Соя- Рәхәт, һәй. рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгерен уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын. буш, моңсу башкорт даласында!»
Хисе, эпик зурлыгы ягыннан сонгы елларда безнең әдәбиятта сирәк очраган пейзаж бу Ләкин бу соклангыч пейзаж автор өчен үзмаксат түгел, анын табигатькә мөкиббән китеп утыруы да түгел; ныклабрак уйласаң — бу Акъәбинен дала белән саубуллашуы. 'Зур музыкаль әсәрчең эчке пружинасын кереш музыка ачып биргән шикелле. Еники даласы да «Әйтелмәгән васыять» нең З“ке моңын, аһәңен әзерли
Дала белән янәшә бирелгән йөз яшәр Миңлебай картның уйлары әүвәлге белән бүгенгенең контрастлыгын тоярга ярдәм итә Былтыр микән, өченче елмы, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның мона исе китә «Кара син аны Бүрене самолеттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр. бик күптән ннде. ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән. сөлектәй яшь айгырга атланып. далага чыгып китә иде дә. йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм 10—15 чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде Менә бу, ичмасам, бүре сугу иде! Ә хәзер һавалан агып йөриләр, имеш! Моның ни кызыгы да. нн комарлыгы бар? Юк. әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә. үз кулына ни кала?!»
Монысы дөньядан китеп барган өлкән кешенең драмасы, сагышы Шушы ук сагышны Акъбикә әби дә кичерә. Авырып, үлем түшәгенә яткач, ул үткән гомерен, балаларын, балаларының балаларын күңеленнән барлап чыга. Өфедәге олы улы Суфиян инде хәзер отставкага чыккан полковник: кызы Гөлбикә фәнни институтлап- ның берсендә гыйльми эштә; кияве нсә аның җаваплы зур урында утыра Барысы зур кеше булып беткәннәр: кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач «Борын заманда бер ат а-а надан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр» Сүз дә юк. бәхетле аның балалары Тик менә шул бик бәхетле балалар Акъ- әбидән ераклаша шикелле Вакыт юк дип зарланалар, ә бактың исә. хатыннарын, балаларын төяп, үз машиналарында Кырымга барып ял итәләр.
Акъәби ач та. ялангач ат түгел, шөкер, аңа акчасын җибәреп торалар. Тик... ата- анага, туган-үскән җиргә хөрмәт юк. Юк хөрмәт, ни хәл итәсең...
Өзгәләнеп васыятен әйтергә тели карчык. «_ Суфиян улым. Гөлбикә кызым, база-кайларым' — дип әйтәсе килә анын. — ...Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз. хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез! Ләкин сезне менә без. Сәлимҗан белән Акъбикә дигән гали баш
корт кешеләре, дөньяга китердек Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде,—сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк. аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, ин зур. иң соңгы васыятем сезгә!» Ләкин Акъәбине берәү дә тыңламый «Һай, әсәй, юкка борчылма әле енн, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма»,— диләр, һәм безнең чнета күңелле, эчкерсез Акъ- әбиебез изге васыятен әйтә алмаган килеш үлеп тә китә.
Юк, үлеп китә дип әйтергә ашыкмыйк Әгәр ул кызлары Гөлбикәдә яткан килеш, җылы түшәге өстендә, үз җаена гына үлеп китсә, бер хәер иде. Югары белемнәр алган, «илгә файдалы кешеләр» булган балакайлар, карчыкның соңгы көннәрен, әҗәлен үзләрендә күрергә теләмичә, больницага илтеп салалар Хәтта мөселманча күмегез, дигән сүзен дә тыңламыйча, табутка салып күмәләр.
Менә шүл бер генә деталь белән дә Әмирхан Еники укымышлы Гөлбикәләрнең, полковник Суфияннарның туган-үскән авылга. сине тудырган ата-анага ихтирамы ни дәрәҗәдә икәнен оста гына әйтеп бирә Күкелдә тагын дала образы җанлана Ул бик киң дә. ул бик буш га һәм моңсу да, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә
Әсәрдә шагыйрь образы бар Автор аның иссм-фамилиясен дә атап әйтми, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге кеше дип кенә атый Димәк, әдәби кануннар буенча, гомумиләштерүгә тулы ирек куя
Акъәбине. аның тойгыларын, аның өметләрен аңлаучы каладагы бердәнбер кеше — әнә шул шагыйрь Шагыйрь образы халыкның тел байлыгына, йолаларына, гореф-гадәтләренә фәлсәфилек кертә, аларны җыйный
«— Акъәби! Акъаби! — ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә. — Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел?
— Минем исемем Акъбикә. — ди карчык. көтелмәгән сорауга бераз пошынып. — Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде. кияүгә чыккач. Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...
— Димәк, син гомерең буе ак кеше булгансың икән Ак күңелле, пакь куңелле кеше . Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде.
— Ни сөйлисең син. улым, синең үз әсә- ен бардыр бит?!
— Юк шул. юк Күптән оҗмахта инде ул... Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, ә менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул!»
Монда киная белән әйтелгән нке зур мәгънә ята: автор, бердән. Акъәбинең асыл мәгънәсен ачып бирүе белән халыкның ак һәм пакь күңелле икәнен расласа, икенчедән. шагыйрьнең «әсәй кирәк» дигәне, мәгънәви әнигә, ягъни нәсел-нәсәпне онытмауга кайтып кала.
«Әйтелмәгән васыять» һәм мәгънә тирәнлеге. һәм тәэсир көче, сәнгатьчә бөтен- жыйнак булуы ягыннан узган елда иҗат ителгән хикәя-повестьларыбызның иң көч- лесе, яна. катлаулы заманның драматик күренешләренә бәя бирә торганы.
Ләкин «Әйтелмәгән васыять»кә карата, басылып чыгуына бер ел вакыт узса да. матбугатта әле бәя бирелгәне юк. Әле сөй-ләгәннәр минем үз фикерем генә Аннары әдәби әсәрнен никадәр халыкчан, яшәүчән булуын вакыт узгач кына беләсең. Кайсы әсәр совет кешеләренә коммунизм төзүдә күбрәк булыша — аны билгеләү аерым язучылар кулында түгел, чикләнмәгән ул хокук — халык кулында, җәмгыять кулында, партия кулында.
ӘТИЛӘРЕБЕЗ ЮЛЫННАН
Узган елгы дүртенче повесть — Хәсән Сарьянның «Әткәм һөнәре».
Прозада Хәсән Сарьян инде биш-алты ел күренеп килә Дәфтәр калынлыгы ике китап та чыгарып карады, тик әле ул укучылар теленә дә. язучылар теленә дә керә алмаган иде Тормышта без аның балта остасы икәнен белә, холкында крәстиян агайга хас кайбер сәеррәк гадәтләре барлыгын да шәйләп йөри идек, ләкин күңелдәген яшерми әйтсәк, аның әйбәт повесть язачагына бик үк ышанып җитми идек.
«Әткәм һөнәре» безнең прогнозны челпәрәмә китерде Алынган тормыш материалы белән дә. тел-сурәтләү чараларының сәнгатьчә тәэсирле, чын һәм төгәл булуы белән дә бу әсәр татар совет әдәбиятының бүгенге уңыпмы әсәрләре рәтенә килеп баса
Повестьның кыскача эчтәлеге болай: Әбел-Гаяз армиядән кайтып төшә Аңа эш кирәк Әтисе балта остасы булган Кораллары сандыкта ята Абыйсы Кави — менә дигән балта остасы Олы туганы Локман— авылда бер оста. Тагын ни кирәк? Солдат гимнастеркасын салып ташлап, яшьтиләр, дус-ншләр белән, кайту шатлыгын ду килеп бер бәйрәм итеп алырга да — балтага тотынырга. Ләкин заманасы бүтән шул — солдатта малайның борынына машина исе кереп кайткан Председательдән ул машина даулый, колхозда шуннан бүтән эшкә һич риза түгел. Ә бүгенгә генә машина юк. Әнә шул машина көткән арада Әбел-Гаяз. абыйсы Локман белән бергә ялланып. шабашкага чыгып керә — Нух исемле бер комсыз бәндәгә йорт салып бирә.
Менә шушы бер йорт салуга бәйле рәвештә әсәрнең барлык геройлары ачылып, ачыкланып бетәләр.
Иң элек Локман карт Эшне сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән кеше бу Сез аның беренче көнне Нух белән сөйләшүенә генә игътибар итегез.
Локман карыйсын карап, сорыйсы хакын, күпме төшәсенә хәтле исәпләп бетергәч, сүз башлый:
«— Кичә күңелең төшмәсен дип әйтмәгән идем. Нух. хәзер әйтим инде Менәвын- нан икегез дә түшәмне карагыз әле. Күрәсеңме. ничек кысканнар: такта араларыннан пычкы гына йөрткәннәр—такта читләрен пычкы ничек талаган, ә? Иске чабата кебек чачакланып тора! Бүтәнгә бик башлы бит соң син. Нух апай ЛХоңа нишләп башың
житмәде? Закрой тарттырырга кирәк иде бит'
Нух. алдануын исенә төшергән Локман картка әдәпсез бер суз әйтте һәм:
— Осталары да шунын кебек иде анын. — дип өстәп куйды
— Хәзер аларның барысы да шунын кебек, апай, элгәреге урыс осталары юк шул инде хәзер. Менә алар эшли торган иде, байткә! Әл-ләл-ләл-лә! Коеп кына куялар иде! Ул корал-инструментларын күрсәгез, ушын китәр иде, дурак! Ә хәзергеләрнен ние бар? Балтасы да пычкысы Алары да туң тимер Шуларны тота да хәзерге «оста», агач-ташны аннан талап, моннан талап, өн салып йврн...>
Бәләкәй генә бер езек укыдык Локманның теле дә, дөнья! а карашы да, уз һөнәренең остасы икәне дә аермачык ярылып ята Мондый кешеләр ышандыра, алар турында кубрәк беләсе кплу тойгысы уяна
Русларда «крепкая писательская рука» дигән тәгъбир бар. Әнә шул нык кул. ышанычлы язучы каләме сизелә монда
Локманның бер кимчелеге бар ул инди-видуалист 1әм акча колы Кәефе бик киткән чакта, Гаяз әйтә ана- карт башын белән. акча дни кешегә ялланып йөрмәсәң булмыймыни, ичмасам, әзрәк ял итәр идең, ди Локманның җавап кыска: эшсез торсам, уләм мин, ди
<Бик эшлисен килсә, әйдә колхозга. Бир һөнәреңне яшьләргә, ичмасам, даны икенче булыр Ичмасам, картлык көнеңдә: «Акча сугып йөри»,— дип әйтмәсләр
Локман көрсенеп куйды
— Әгәр инәй мәрхум терелеп, мине яңадан тапса, мин гел син кушканча эшләрмен»
Әдәби образның төгәллеген, бөтенлеген шуннан яхшырак күз алдына китереп булмый Югыйсә, кайбер тәҗрибәсез прозаиклар Локманны бик гиз генә төзәлү юлына бастыра алган булырлар нде
«Әткәм һөнәре»ндә истә калырдай образлар бер Локман гына түгел Тракторда эшләгәндә салкын тидереп, үпкәсе авырып киткән Таһиржан — изге күңелле егет; чамадан тыш аек акыллы, кырыс табигатьле председатель Сәйдәшев; ту рысын-турыга ярып сала торган балта остасы Кави, тилгән тырнагына эләгеп тыпырчынучы Халидә, баянчы кыз Земфирә. тормышны колачлап, көрәп, үзенеке генә итеп яшәргә омтылучы комсыз Нух Әлбәттә. нг< уңышлыгы ӘбелГаяз Гаделсезлекләр анын күңелен жәрәхәтлн ала. төчелек, кемгәдер ярашу аның табигатенә бөтенләй чит; юк-барга ул жебеп тә төшми, авыл агаен- ча практик акылы да үзе белән булган, сөйкемле егет ул Кыскасы, Гаяз — гаделлеге, эш яратуы, уйлый һәм уйлана белүе белән безнең заманның типик бер яшь кешесе булып күз алдына баса
Автор бер генә урында бу образның үсү логикасына хыянәт итә: Халидә ашханә мөдире Зәкневглң котылу өчен акча сорый Мәкерле Зәкиев юкны бар итеп, кыз өстснә акча өйгән, хәзер шуны түли алмас днб- рәк. Халидәне үзенеке игмәкче Гаделсезлекне жен урынына күрүче Гаяз мөдирнең тузанын очырмыйча, аның явыз тыгын ачмыйча туктамас иде. ә Сарьян Әбел-Гаязнын хәләл күкрәк көче белән тапкан 250 сум акчасын биреп, йолып алмакчы була Халидәне Әсәрнең тагын бер кимчелеге бар: автор ахырга таба ашыга төшкән, повестьны, карандаш очлагандай, кичәтрәк очлап куйган. Геройлар язмышын ахыргача алып чыгып бетермәгән Шул сәбәпле бик зур мөмкинлеге булган Гаяз дулкынландыргыч зур герой дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән
Шулай да Хәсән Сарьян бу повестьта үзен тапка!!, ул үз тавышы, үз моңы белән сайрый. Сүзне кат-кат үлчәп, төгәлен генә, нәкъ кирәклесен генә язарга омтыла Әсәрнең бик күп өлешендә ул моңа ирешкән
«БЕРӘҮ» ИНДИВИДУАЛИЗМ ЧИРЕ ЙОККАН ӘСӘРМЕ?
Узган ел басылып чыккан әсәрләрнең, минемчә, иң сөендерә торган төп сыйфатлары — гамьссз-бигараф булмаулары Заманның катлаулы күренешләрен анларга һәм заман агымына бәя бирергә омтылу без әле тикшергән әсәрләрдә ярылып ята
Аяз Гыйлаҗевнсң «Берәү» исемле повестенда исә ул сыйфат бигрәк тә нык күзгә ташлана Аяз. гомумән, соңгы елларда язган пьесалары белән дә, повестьлары белән дә тормышка актив катнашучы, чуар һәм тынгысыз җанлы язучы булып танылып килә Ун ел буена драматургиядә кыйналу, ниһаять уңышка ирешә бару анын прозаик әсәрләрендә дә сюжет-композниияне мавык- тыргыч-кызыклы итеп кора белүгә китерде. Ә бит беркем! ә дә сер түгел: үткен сюжетлы әсәр бер сулышта укыла, димәк, автор күтәргән мәсьәлә укучыга да кайнар килеш барып житә
1958 ел Уттай урак өстендә пожар чыгып. авылның сигез өе чатырдап янып бетә Тугызынчысын басудан кайткан трактор ишеп төшерә Кичен идарәгә җыелалар Урманга кытлык булган бу якларда тугыз кешене ничек өйле итәргә?
«Нигә тугыз? — дип каршы чыга Гыйльми Салихы, — Маһибәдәр карчыкка йорт кирәкми. калада яшәүче малае Исхак алып китсен анасын»
Гыйльми Салихының ни өчен болай сөйләнүе колхозчыларга ачык: аңа Маһибәдәр карчыкның кара туфраклы әйбәт бакча урыны кнрәк Шушы конфликтка бәйле рәвештә автор зур вакыйгаларны актарып ташлый Сугыш чорын, сугыштан соңгы авылны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне эзлекле рәвештә, психологик мотнвировка- тары белән гулы бер дөнья итеп гәүдәләндерә
Заманында «тайный милиция» булып торган Гыйльми Салихы кешеләрнең каннарына тоз салган Колхоз председателе чагында басу өстендә тырмачы малайларны камчы белән яру дисеңме, авыру хатыннарны урын өстеннән типкәләп төшереп эшкә куу дисеңме — берсе дә калмаган Маһибәдәрнең улы Исхак та Гыйльми Салихыннан аз җәфа чикми Әнә шулай ике кешенең бәрелешендә туган avp бер вакыйга авылның бнк күп кешеләрен үз тирәсенә җыйнап ала
Минем ишетүемчә. бер тикшерү вакытында «Берәү*не индивидуализм чире кагылган әсәр итеп бәяләгәннәр, имеш. Бу — минем өчен бик сәер Индивидуализм, гадәттә. чит ил язучыларына әйтелә торган бәя. Коточкыч пессимизмга бирелгән, үзен чолгап алган мөхит белән, җәмгыять белән алыш-бнреше булмыйча, уз эчендә генә казынучы геройларга карата әйтелә ич бу суз. «Берәу» ана ни өчен лаек булды? Исеме берәү булганы өченме? Кайсы герой индивидуалист монда? Нурулламы? Бер кулсыз. бер аяксыз, сынар күзле бу кеше ни гомерләр каравылда тора, сугыш чорында Белоруссиядә партизанлык итеп. Кызыл Йолдыз ордены алып кайта. Әллә Исхак индивидуалистмы? Үсмер килеш сугыш елында күпме эш башкара, институт тәмамлап чыга, җәмгыять турында тирәнтен уйлый белә.
«Берәу» — кайнар темперамент белән язылган әсәр. Матурны матур дип. ямьсез- не ямьсез дип. уз исеме белән атап, бөтен тавышка кычкырып әйтеп биргән әсәр «Ка- лын-калын болытлар агылып, йолдызларны сундсреп-каплап йөриләр... Сугыш быел гына тынган Сугыш куптарып төрле якларга сибеп ташлаган кешеләр үз урыннарына урнашып бетмәгәннәр Нервлар сон дәрәҗәдә киерелгәннәр, йөзләр борчулы, тегендә дә, монда да урын өчен, кайнар су өчен ызгышып-талашып китәләр Алама җиңнәрен селкеп, хәерчеләр йөри Бер почмакта лач-лоч төкеренеп, карга сугалар; талаш, кычкырыш, ызгыш..»
Күзләрне иркәли, күңеллләрне рәхәтләндерә торган күренеш түгел бу Сугыштан сонгы әнә Ш) 1 күренешләр булмасын өчен Нуруллалар. Хәерлебанатлар.' Исхак һәм Маһибәдәр карчыклар күпме тир түгәләр, күпме күңел хисен сарыф итәләр Совет кешссенен бөеклеге дә әнә шунда бит авырлыкны җинә белүдә. Фашизм афәте китергән ачлыкны, хәрабәләрне генә түгел, кешеләр арасына шәхес культы китереп керткән ин әшәке, ин вәх-ши чирне — бер-беренә ышанмау чирен дә җинәргә кирәк булды ич әле безгә.
Ярым гарип Нурулланың, сынар күзле, сынар куллы, сыңар аяклы Нурулланың фәлсәфәсе җаннарны тетрәтердәй көчле Сугыштан сонгы беренче көннәрдә, басуларны баскан шайтан таякларына карап, ул менә нәрсәләр сөйли:
* — Төнлә уянам да тынлап ятам Әгәренки тәмуг дигән нәрсә булса, анын жиле дә шулай шаулыйдыр дип уйлыйм. Коточкыч бит! Җиргә ятып жылыйсыларым килә Көз бит. көз .. Кыр тулы чүмәлә, кибән, ындыр тулы эскерт, ишек аллары тулы көшел. келәтләр тулы икмәк була торган иде. Көз җитә башласа, тәрәзәмне япмый идем мин... Һай. бу басулар!.. Кыр янында яшисем килеп, шушы Имәнле очыннан күчмәдем дә мин... Һай. бу кырлар! Аларны адәм төсенә керткәнче чиең чыгар әле. Һай. бу кырларның туфраклары... Шундый бер чакта йөрәксенеп агроном булырга йөрисен икән, молодецтан башка сүз юк сина. Вәйт. Их. егәрлегем булса, мин.. Кыр тутырып бодай чәчәр идем. Офыктан офыкка бодай кыры булсын иде... Җир иркәләгәнне шулкадәр ярата бит ул... Назлы бит ул! Аны ятим итәргә ярамый. Исхак».
Җиргә теш-тырнагы белән ябышкан, җирнең ямен, бодай көшелләренең муллыгын җаны-тәне белән тоя белгән, шушы оптимист кешене ничек индивидуалист дисең? Бердәнбер кызы, багалмасыдай Саниясе бомба төшеп юлда һәлак булганнан сон да тешләрен шыгырдатып чыдый, яши ул «Сизәсеңдер. Хәерлебанат апаң жылый Күрәсеңме икән, көн дә җылый Җылагач җиңелрәктер ана. мөгаен Ир кеше җылын алмый шул. — Нурулла ябык, сөякчел кара йодрыгы белән күкрәген төя — Бөтен хәсрәте менә монда аның, җыя да җыя ир кеше Җыелган хәсрәт, озак түгелмәгән су кебек ачый да ачый. зәһәрләнә, йөрәк маен кимерүче агуга әйләнә Тик аннан котылырга кирәк . Ир кеше бер тапкыр җылый һәм шуны гомер буе хәтерендә тота Җыла- ганын оныткан ир — ир түгел ул . Ир кешенең күз яше алтын бәясе тора »
Татар әдәбиятында бик акыллы булып, остарып йорүче картлар күбәйгән иде. ләкин аларның сүзләре инде, жил-яңгырлар- дан каралып беткән салам кебек, төссез иде. күңелгә ятышсыз иде, менә безнең ул картларга яна сулыш өстәп, зирәк һәм шигъри күңелле Нурулла килде.
«Берәү» повестеның ахырында төп геройның — Исхакның моңсу уйлары бар. Бәлки, шуңа карап кайбер иптәшләр бу повестьны индивидуализм чире йоккан әсәр дип әйтергә телиләрдер? Ләкин бу бит Исхакның үз эченә бикләнеп, дөньядан туеп калуы түгел, җәмгыятьтәге үз урынын эзләве Ин зур сердәше Хәерлебанат карчык та. әнисе Маһибәдәр дә анар авылга бу кайтуында караңгырак чырай күрсәтәләр һәм бу табигый. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. агроном белеме алган яшь. таза егетнең шәһәрдә кангырап йөрүенә гомерләре иген эшендә үткән бу кешеләрнең кәефе китмимени? Әсәрнең ин азагында килеп кергән тагын «берәү» бар Яшен ялтыраганда ялан аякларын салындырып яр өстендә утыручы Сания ул Туктале. Исхакның сөйгән кызы да Сания иде түгелме? Әйе шул Ләкин бу икенче Сания — 1943 елда туган ялгыз Сания Берәүләр аңардан өлкәнрәк, икенчеләре бик бәләкәй, үзе генә йөри бу Сания: яшен яктыларына, су чылтырауларына гашыйк булган бу бала беренче Санияне бик хәтерләтә Әсәр бу ике яшь кешенең алга таба тормыш сукмагыннан икәүләп китәчәкләренә зур өмет, зур киная белән тәмамлана
1966 елда татар прозасына җитди сүз алып килгән әсәрләр — менә шушы повестьлар Болардан кала тагын ике повесть бар. Берсе — Г Гобәйнең «Коръән серләре», икенчесе С Тажетдииовның «Үлемнән яшәүгә» повесте Икесе дә кирәкле, халык тарафыннан укыла торган әсәрләр Әмма икесе лә специфик әсәрләр булганлыктан, мин аларга озак тукталмыйм «Коръән серләре» — публицистика, темпераментлы, үткен тел белән язылган, дин йортының нигез ташларын берәм-берәм сүтеп ташлый. «Үлемнән яшәүгә» — документаль повесть.
сугыш чорының дәһшәтле бер документы, Нәбн Дәүлн повесте кебек үк. үз укучысын табар дип ышанам Ин авыр шартларда да совет кешесенең зур булып, олы булып калуын раслый бу повесть.
ЮЛЛАРНЫҢ ТӨРЛЕСЕ БУЛА...
Мәхмүт Хәсәновнын узган ел басылып чыккан яңа романы «Юллар, юллар > дип атала. Хәсәновны без «Яна горнзонт>. «Урман шаулый». «Кыюлар юлы» повестьлары һәм «Саф җилләр» романы буенча беләбез Холкы дуамал булган кебек.' әсәрләрендәге дуамаллык, тигез түгеллек тә Хәсәновка бер генә мәртәбә әйтелмәде «Ашыгасын, кабаланасын. җиренә җиткереп язмыйсын».—дип өлкән язучылар ана кат-кат әйттеләр. Шуңа күрә М. Хәсәновнын яна романын мин эчке бер каушау, каләмдәш иптәшебез өчен зур бер борчылу белән кулга алдым Дөресен әйгим. производство бүлекләре, җыелышлар минем борчылуымны расладылар Мәхмүт Хәсәнов. Азнакайда ун сл чамасы яшәсә дә. нефтьчеләр тормышын әдәби әсәрнең җаны итеп алыр дәрәҗәдә белми, романда юл төзүчеләр эше күз алдына килердәй чын һәм аңлаешлы нтеп тә. образлы итеп тә бирелмәгән Мәхмүтне моның өчен тиргәргә кирәк
Әмма М Хәсәнов романының күрер күзгә үк унышлы булган, өмет уята торган икенче бер ягы бар Хәйрүш Исмаевның һәм Варис Исламовның язмышлары бар бу әсәрдә Хәйрүшнсң төрмәдән котылып, намуслы тормыш юлына аяк басуы эзлекле рәвештә, сәнгать чаралары белән ачып бирелгән булса. Варис, партия һәм профсоюз җитәкчесе буларак, кешечә гади һәм тирәнтен уйлый белүче игеп тасвирлана Менә шушы ике язмыш безне үз тирәләрендә тотып торалар, алар турында язганда авторның теле дә җанга ятышлырак, образлы һәм төгәлрәк булып китә
Сарьян Хәсән повестенда без авторның үзе белгән, күңеле аша кичергән балга остасы һөнәренең әсәрдә дә гаять җанлы, чын булып чыгуын әйткән идек М Хәсәнов романында да урман шавы, су буйлары. күмер яндыручы Мннзаһнр карт, аның ихлас күңелле кызы Миләүшә, балык тоту Һәм киек кошлар аулау күренешләре сәнгатьчә матур һәм кызыклы язылганнар Ул бүлекләрне укыганны сизми лә каласын Ә менә юллар салу трестының эше шактый ук күңелсез, хәтта максатсыз диярлек Автор бу тирәләрдә ни әйтергә теләгәнен үзе дә белми Бу бүлекләрне төрле чәнечкеле сүзләр, юк-бар авыз ерулар белән тутыра Бирелә тел дә төссезрәк, кешеләр дә схематиграк
Әмма бу романны роман иткән юллар образы бар Коры сүз белән генә әйтелгән обрат түгел ул. Хәйрүш аркылы, партия җитәкчесе Варис Исламов аркылы, комсыз ана Сәрия түти аркылы ышандыргыч итеп бирелгән юллар образы Юлларның төрлесе була, дип әйтергә гели автор бар туры юл. бар кыек юл Никадәр генә сикәлтәләр. казылмалар аша булмасын. Варис белән Хәйрүшнеп юллары — мавыктыргыч, кояшлы юл Спекулянт Сәриянең һәм явыз түрә Яруллнннын юл тары әйләнгеч, өметсез. караңгы юллар Җыйнап кына әйткән-дә. Мәхмүт Хәсәновнын романында кимче-лекләр бар. романның суын сыгарга, бәлки. кайбер бүлекләрен бөтенләй сызып ташларга да кирәк булгандыр Әмма юллар образындагы кешеләр аны чын итәләр, шулар хакына романның басылып чыгуын хупларга, моны М Хәсәноаның алга таба үсеше дип карарга кирәк
ХИКӘЯЛӘР ТУРЫНДА
«Казан утлары»нда. «Азат хатын» журналында һәм газеталарда 30 лап хикәя басылып чыкканын әйткән идек Сан ягы ярыйсы гыча булса да. күңелдә җуелмас эз калдырырдай, әдәбият дөньясында вакыйга булырдай «гениальный» хикәяләр күренми.
Булганнар арасыннан әйбәтләре кайгы дигәндә. И. Газиның «Тургай картаямы икән?», Р. Төхфәтуллннның «Алсу болытлар». Г. Әпсәләмовның «Поши баласы». И Салаховның «Колагнр». Г Мохәммәт- шинның «Хөсәен абзый». С Сабироанын «Капитаннар» хикәяләрен күрсәтергә була
Рафаил Төхфәгуллнннын балалар күңеле аша зурлар дөньясын бирә белә торган матур бер сыйфаты бар Ьыттыр басылган «Алсу болытлар» хикәясе дә шундый. Аягы сынып больницага эләккән Илдус исемле малай аркылы Әлмәт кешеләренең тормышын, бер-берсенә мөнәсәбәтен, хезмәтен бнк самими итеп бирә алган автор.
И Салахов «Колагнр» хикәясендә казакъ даласын, казакъ халкының матур йолаларын, шигъри күңелен, шул дөньяны бик белеп, бик яратып сурәтләгән.
Диңгезеннән байтак ваәыт аерылып торган Сафа Сабировның бер табак күләмендәге «Капитаннар» хикәясен бастыруы— шулай ук игътибарга лаек. Гәрчә әхлак мәсьәләләренә багышлан! ан булса да, авторның диңгезче җаны Иделнең кичке сулышын. төнге серлелеген әйләнеп уза алмаган. Җылы итеп, лирик буяулар белән тасвирлаган. Тик капитан Әсәдуллин белән җилбәзәк хатын Зәйтүнәнең тәртипләренә карага авторның ачык позициясе җитеп бетми
Газиз Мөхәммәтшинның «Иван муллалары». «Изге Галиәкбәрләре» уенчык кебег- рәк тоела иде. «Хөсәен абзый» хикәясе кызыклы характер бирүе белән әйбәт тәэсир калдыра Тик вакыйгасына күрә күләме зуррак, азакка таба бераз ялыктыра башлый
Узган елгы хикәяләрнең күбесе бик кыска. өч-дүрт кенә битле. И Газиның «Тургай картаямы икән?» ди!әң хикәясе кечкенә генә күләмдә, табигый юмор хисен саклап, өч характер бирә алуы беләк уңышлы, кыска һәм оста язу ягыннан яшьләргә үрнәк Капка баганасын свяп торучы Шәйхәттәр карт. Идел камышыдай зифа Гөлҗиһан карчык, район түрәләрен җайлап-майлап йөрүче председатель .Мөхип — болар җыйнак, төгәл язылган характерлар.
Фатих Хөсни «Сабан туе» исемле юмористик хикәясендә бәйрәм ыгы-зыгысын, елларның иминлеген, халык күңеленең көрлеген һәм Арча ягы кешеләренең кунакчыллыгын. көлке-мазарны күп катыштырып. жанлы итеп сурәтли Хикәя: «Бу мнн. «Ьатих Хөсни сабан туе!» — дип, бер чакрымнан кычкырып тора
Радик Фәнзовның «Әниемнең куллары» исемле өч-дүрт кенә битле хикәя-нәсере дә әйбәт тәэсир калдыра Әни кешеләрне олылау. ярату сизелә бу парчада.
< Казан утлары» яшь шагыйрьләрне көл- тәсс-көлтәсе белән бастырып чыгара. Ә менә яшь прозаикларга журналда урын бик чамалап, үлчәп кенә бирелә. Узган елны башлап язучы авторлардан Альберт Хәсә- новның ике хикәясе («Гомер иткән нигез». «Яшь наратлар») һәм Мәдинә Маликова- нын «Кыр ягы» исемле бер табаклар чамасындагы хикәясе басылды. Альбертның теле-теше бар. хикәяне чамалый, тоя белә, кызыклы сюжетлар таба, тик хәзергә әле үз сүзе, менә бу бары тик минеке генә дигән үз тавышы, дөньяны үзенчә генә тоя белүе юк. Яшь хикәяче Мәдинә Малнкова- ның беренче хикәяләре ясалмарак иде. «Казан утлары»нда басылган «Кыр ягы» хикәясе ышандыра, колхозга жәйге эшкә килгән студентка кыз Дилбәр һәм аның күңел дөньясы аша авыл кешеләре сөйкемле булып истә калалар Моннан бер генә нәтиҗә ясап була, беренче башлаганда берәү дә таң калдырырдай хикәя язмый, прозаик бик авыр туа. авыр үсә. яшьләргә ышанырга, яшьләр белән иренмичә эшләргә кирәк
Икенче бер журналда — «Азат хатын»да басылып чыккан хикәяләрне күздән кичергәч. редакциянең әле хикәяләр сайлап алу буенча ныгып җиткән үз тенденциясе юк дигән тәэсир кала Моның өчен журналны гаепләп тә булмый: сайлар өчен хикәяләрнең күп булуы кнрәк бит Хәзергә әле андый мөмкинчелек юк, редакция үз агымына килеп кергән әсәрләрне, ә күп очракта язучылардан ялынып сорап алган әсәрләрне баса Узган елны «Азат хатын» журналында чыккан хикәяләрнең иң уңышлысы, минемчә. Социалистик Хезмәт Герое, колхоз председателе Зәйнәп Садыйкова хикәяләре Диләрә Зөбәерова язмаларында бирелгән бу хикәяләрдә тормыш бар. бүгенге колхоз авылы кешеләренең матур күңеле, жор табигате бар. халыкчан тел бар. Гомумән. авыл кешеләре бик самими булып ачыла Бәлки шул юнәлештә эшләү, тор-мышның үз эченнән килгән чын хикәяләрен табу «Азат хатын»ның хикәяләр сайлаудагы үз принцибы, үз традициясе була алыр.
«Азат хатын»ның уңышлы хикәяләре итеп тагын Л Ихсанованың «Кара урманда бер төи». И. Салаховнын «Төн кызы», И Нуруллиниың «Башкала белән саубуллашканда» хикәяләрен күрсәтергә булыр иде Редгкциянен зур әсәрләрдән өзекләр бирә баруын да хупларга кирәк 260 мең тиражы булган журнал татар әдәбиятының яна әсәрләрен пропагандалауда зур эш эшли ала, билгеле.
Шулай да безнең әдәбн-ижтимагый жур-налларыбыз хикәя кебек иң кирәкле, ин нәфис, ин кыен жанрда эшләүче авторларны тиешенчә тарта белмиләр әле Мәскәү журналларының күбесе ел саен ин яхшы хикәяләргә бүләк биреп баруны күптән оештырды инде. «Казан утлары». «Чаян». «Азат хатын». «Ялкын» журналларына да кызыксындыру чараларына керешергә вакыт җитте шикелле.
КӨРӘШЧЕГӘ МӘЙДАН КИРӘК
Менә без 1966 елда басылып чыккан проза әсәрләрен күздән үткәрдек. Алар бездә нинди фикерләр уяталар? Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк, татар прозасы елдан-ел үсә. егәрләнә, психологик тирәнәя Моннан сн- гез-ун еллар элек съезд трибуналарыннан безнең геройларыбыз уйлый һәм уйлана белми дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Бүгенге әсәрләрдә геройлар тормыш фәлсәфәсенә төшенергә теләп, шундый күп эзләнәләр һәм шундый күп уйлыйлар. аларның ул уйлары таррак карашлы кайбер иптәшләргә хәтта ошап та җитмәве мөмкин Үсү. тирәнәю, заманның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрү кырыкта- гылар исәбенә бара Әле күптән түгел генә яшь язучылар саналып йөргән унлап исем бүгенге көндә татар прозасының байрагын күтәреп барырдай дәрәҗәгә килеп җиттеләр. Без Галимҗан Ибраһимовтан. Фатих Әмирханнан. Шәриф Камалдан өйрәндек Без бүгенге күренекле азучыларыбыз А Шамов, К Нәҗми, Г. Баширов, И. Гази. М. Эмир, Г Әпсәләмов. Ә Еники. Ф. Хөснидән өйрәнәбез Һәм өлкән язучыларыбыз горурлана алалар, сугыштан соң алар тәрбияләгән буын татар әдәбиятына яхшы сортлы, татлы җимешләрен мул итеп бирә башлады. Соңгы ун елда язылган һәм за-маныбызның иң актуаль мәсьәләләрен кү-тәргән әсәрләрне алып карагыз: «Авылдашым Нәби». «Йолдызым». «Тамчылар ни сөйли?» — Рафаил Төхфәтуллин; «Сезнеңчә ничек?». «Бала күңеле далада», «Артта калган юллар» — Нурихан Фәттах; «Өч аршын җир». «Зәй энҗеләре». «Берәү» — Аяз Гыйләҗев; «Кояш көн дә чыга». «Гомер ике килми» — Эдуард Касыймов; «Мәхәббәт сагышы» — Шәриф Хөсәенов Узган елны шулар сафына «Әткәм һөнәре» белән Хәсән Сарьян килеп кушылды. Шушы ук исемлеккә Мәхмүт Хәсәнов. Газиз Мө- хәммәтшин, Барлас Камаловның да керергә хаклары бик бар. Тик аларга берничә теләк телисе килә: Газиз Мохәммәтшин, ваемсызлыгын бетереп, заманның җитдирәк проблемаларын күтәрсен, Барлас Камал актнврак иҗат итсен. Мәхмүт Хәсәнов. ки-ресенчә. сәнгатьчә эшләү бәрабәренә, темпын киметә төшсен иде.
Мин ничектер шулай кызыксынып, татар прозасының беренче әсәрләреннән башлап бүгенге көнгә чаклы басылган роман һәм повестьларны санап каралым. Заһир Бнги- ев романнарыннан башлап 1953 елга тикле барлыгы 100 повесть һәм роман басылып чыккан Бу — 80 ел чамасы вакыт эчендә. Ә 1953 елдан узган елга чаклы арада, ни-
бары унеч ел эчендә, шулай ук 100 гә якын повесть һәм роман басылган Димәк, татар язучысының активлыгы, язу культурасы үсә дигән сүз. Ләкин тынычланырга бик нртә әле 1965 елда мина Нальчик шәһәрендә бүгенге проза турында сөйләшү өчен чакырылган зур гына киңәшмәдә бу-лырга туры килде Әле революциягә кадәр прозалары бөтенләй диярлек булмаган Тоньяк Кавказ халыклары үзләреннән шундый күп язучылар үстереп чыгарганнар, бөтен Союзга чыгардай әллә нихәтле по- весть-романнар иҗат иткәннәр. Мин ул әсәрләрнең байтагы белән танышып га чыга алдым Якача язылган бик үзенчәлекле әсәрләр алар
Шул уңай белән һәм, бүгенге җыелыштан файдаланып, тагын берничә фикеремне әйтми кала алмыйм Сугыштан соңгы яшь прозаиклар буыны үсеп җитте, җитди һәм актив яза. Анысы, әлбәттә, бик сөенечле Әмма кырыктагылардан сон килә торган яшь прозаиклар бармы? Юк бит Яна гына борын төртеп чыккан, бнк каушап һәм бик капшанып хына атлый торган берничә бөртек егетебез бар. Минемчә, моның һәм объектив. һәм субъектив сәбәпләре бар.
Объектив сәбәбе икәү: беренчедән, бүгенге башлап язучы прозаикларны чын туганлык. каләмдәшлек тойгысы белән барлау- җитми Икенчесе, башлап язучыларга басылырга урын юк. Мәрхүм Гали Хуҗи к Идел» альманахын кузгатып, 3—4 номер чыгарып калган иде Нинди гаҗәеп җан-лылык башланган иде яшьләр арасында! Яки «Үсү юлын» алыгыз Безнең кайсыбыз «Үсү юлында» чыкмады? Рафаил да. Аяз да, Нурихан да. бүтәннәр дә әдәбиятның зур юлына шуннан чыгып киттеләр ләбаса!
Әдәби әсәргә карата таләп язучының башлип якн очлап язуына карап куелмый днп, нихәтле генә матур сүзләр сөйләмик, беренче әсәр ул беренче әсәр инде һәм анарда тәҗрибәсезлек тулып ята Безнең заманның атаклы язучысы Михаил Шо-лохов та: язучы никадәр талантлы булса да. аның беренче әсәре, күп очракта урга кул булудан узмый дигән иде Ә «Казан утлары» андый әсәрләргә урынны бик аз бнрә. Без солидный журнал, без җитлекмәгән әсәрне баса алмыйбыз, ди. Ә кайда җитлегергә тиеш сон яшь язучы?
Бөтен тавышка кычкырып эйтәм—көрәшчегә мәйдан кирәк булган кебек, яшь язучыларга әсәрләрен бастырырга мәйдан кирәк! Яшьләрнең үз журналы кирәк!
Бездә сугыштан сон бик матур бер гадәт бар иде: ел саен диярлек яшь һәм башлап язучыларның конференцияләре уздырыла иде Хәзер без конференцияләрне семинарлар белән алыштырдык Янәсе, семинар күбрәк файда бнрә. яшь автор өлкән язучылардан турыдан-туры киңәш ала. иркенләбрәк сөйләшә Ләкин без мәсьәләнең икенче бер ягын онытабыз: конференциягә килгән яшьләр, бәйрәм хисе тоеп, күмәк ташкыннан канатланып кайтып китәләр, үзләре турында сүзне барлык иптәшләре алдында ишетәләр иде Семинарга килгән ялгыз автор «Дом пичәт»нен соры стеналары арасында кангырап кына йөри бит ул!
8. ,К. У 5
Хикмәт менә нәрсәдә Ел саен дип әйтмим, язучылар съезды арасында, ягъни дүрт елга бер мәртәбә булса да. яшь язучыларның конференциясен җыйнарга кирәктер, ахрысы... Канат куярга кирәктер яшьләргә.
ЗАМАН ТӨШЕНЧӘСЕ
Кече яшьтән үк безнең күңелебезгә бер сүз кереп урнаша. Ул — революция Кызыл галстуклы малай чагында ул безгә октябрь бәйрәме булып, ал байраклар күтәреп, урамнардан узган демонстрация булып тоела. Тора-бара без аның канлы көрәшләрен. азатлык хакына башларын салган батырларын китаплардан укып беләбез. Ләкнн революция ул статистик бер нәрсә түгел. Гражданнар сугышы, илне күмәкләштерү. бишьеллык гигантлары төзү. Бөек Ватан сугышында Совет халкының данлы җиңүе, һәм. ниһаять, дөньяны таң калдырган космос эрасы — болар барысы революциянең үсүе, камилләшүе.
Логик яктан, уй-фикер йөртү ягыннан караганда, без заман төшенчәсен әнә шулай революциянең үсүе белән бәйләп аңлыйбыз Ләкин бит язучы логик категорияләр белән генә эш итми Ул хисләр дөньясына. кешенең психологиясенә үтеп керә, ул үз чорынын тавышын, ритмын тотып алырга, замандашларының ниндирәк дулкында яшәүләрен әдәби-эстетнк төшенчәләр белән әйтеп бирергә, «хисләргә исем табарга» омтыла.
Себер тайгасыннан кулына Колчакка каршы күсәк тоткан партизан күтәрелде Ул моны батырлык эшлим днп эшләмәде. Утызынчы елларда авыл агае күмәк хуҗалыкка кушылам дип кулын күтәрде Ул шулай ук батырлык эшлим дип уйламады. Бөек Ватан сугышында бөтен Россия соры шинель киле Ул чакта за безнең ил ха-лыклары батырлык эшлибез днп уйламадылар Ә төптәнрәк карасаң — боларның барысы батырлык иде Партизан илне ак генераллар афәтеннән коткарды Крестьян агай колхозга керәм дип күтәргән кулы белән бер кишәрлек җирен, атын зур көчкә әйләндерде Соры шинельле Россия бөтен дөньяны фашизм чирүеннән йолып калды.
Әнә шул бөек борылыш елларының бор- чулы дулкыны иң әүвәл кайсы язучының җаныннан уза. кайсы язучы аның әйдәүче көчләрен беренче булып тотып ала — шул новатор Утызынчы еллар хакында язылган әсәрләр хәзер тагар әдәбиятында аз түгел. Ләкин шулар арасыннан без нн элек Такташны һәм аның «Киләчәккә хат- лар»ын искә төшерәбез Үз эчендә яшәгән «шайтанны», каршылыклы икс «мин»не җинә алмыйча азапланган Мохтар карт образын Такташ ачып бирде. Димәк, ул чорныц борчулы дулкыны нн элек Такташ җаны аша узган
«Матур туганда». «Агыйдел». «Язгы жилләр». «Онытылмас еллар», «Тукай», «Тапшырылмаган хатлар». «Алтын йолдыз». «Намус», «Җәяүле кеше сукмагы», «Язгы авазлар» кебек әсәрләрне әйткәндә,
аларның авторларын тагып йөртү дә мәҗбүри түгел Укучылар шундук үзләре әйтеп бирәчәкләр. Совет властеның 50 елы эчендә илебез халыклары тормышында булган үсеш-үзгәрешләрне. бая әйткәнемчә, борчу- лы дулкынны зур һәм колачлы итеп чагылдырган бу әсәрләр татар совет прозасында, олы юл баганалары кебек, ерактан ук күренеп торалар
Әгәр 1966 елда нжат ителгән проза әсәрләрен күңелебездән шушы әсәрләр янына куеп карасак, ихтимал, аларның берсе дә бу сафны тулыландыра алмаслар Димәк, безтә әдәбиятның зур юлы, магистраль юлы турында һичкайчан онытырга ярамый
«Правда» газетасы күптән түгел редакция исеменнән язылган мәкаләсендә ике 3УР журналның заманнан артта калуларын әйтеп узды. Партиянең әдәбнят-сәнгать хакындагы элеккерәк документларында күбесенчә әдәби әсәрләрне:) идея ягы күздә тотыла иде Соңгы документ «Новый мир» журналы безнең тормышыбызның төп пафосын дөрес яктыртмый, караш ы якларны тына эзли, ә «Октябрь» журналы редакциясе әдәби-эстетик кыйммәте түбән булган төссез әсәрләрне күккә күтәрә дип кисәтте.
Без моны дөрес аңлый һәм дөрес нәти- жә ясый белергә тиешбез Чөнки милли әдәбиятлар практикасында кирәкмәгән ябырылулар. үзәктән әйтелгән фикергә көчәнә-көчәнә иллюстрация эзләү, тартып китерү фактлары да булмады түгел
Татар совет әдәбияты, минемчә, жиргә. халыкка бик якын торган әдәбият Халык интереслары, эш кешеләренең уй-тойгыла- ры белән, хезмәт батырлары белән рухланып яши торган әдәбият Тик безгә, язучыларга. тормышның эченә тирәнрәк чумарга, заманга лаеклы әсәрләр тудыру турында кайгыртырга кнрәк
Маңгайга тирән генә бер сыр өстәп, иске әдәби ел узып китте Яна әдәби ел башлана гына әле Алда — нефть мәйданнары. төзелеш эстакадалары, кызыклы очрашулар һәм кеше күңеле Кайгы-хәсрәтне, моң-сагышны. шатлык-сөенсчләоне дә сыйдыра ала торган кеше күңеле!
Безне язу өстәлләре көтә Каләмнәр кү-гәрмәсен, кәгазьләр саргаймасын, илһам чишмәләре кипмәсен!