Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯЛӘР
Мәгълүм булганча, Габдулла Тукан исе-мендәге республика премияләре әдәбият, музыка, сынлы сәнгать һәм башкару эш- чәнлеге өлкәсендә идея эчтәлеге, сәнгать- лелеге ягыннан аеруча әһәмиятле әсәрләргә һәм хезмәтләргә бирелә. Ул әсәрләр хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә булышлык итәргә, социалистик реализм принципларына җавап бирергә һәм киң ясәмәгатьчелекнең ихтирамын казанган бу-лырга тиеш. Узган ел шагыйрь Хәсән Туфан һәм композитор Җәүдәт Фәйзи шушы зур бүләккә лаек булганнар нде.
КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының карары нигезендә Г. Тукай исемендәге республика премияләре комитеты түбәндәге составта расланды: ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары Р. Ю. Ярмөхәммәтова (пред-седатель). ТАССР культура министры Б. М. Гыйззәтуллнн (председатель урынбасары). республика Язучылар союзы прав- леннесе председателе Мирсәй Әмир. КПСС өлкә комитетының бүлек мөдирләре Н. А. Андрианов. М. X. Хәсәнов. ТАССР композиторлар союзы правлениесе предсе-дателе, СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов. язучы Тихон Журавлев. Казан дәүләт педагогия институты проректоры М. 3. Зәкиев, КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре В. С. Морозов. «Казан утлары» журналы редакторы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, СССР Фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институты директоры М. К- Мөхәррәмов. РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артистлары В. М. Павлова. X. И. Ура- знков. композитор. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Фәйзи, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Р. Д. Фәрхиев. шагыйрь Хәсән Туфан. ТАССР журналист- ..ар союзы правлениесе председателе Ш. X. Хамматов. РСФСРның халык һәм ТАССРның атказанган артисткасы Зөләйха Хнсмәтуллина. культура работниклары профсоюзының өлкә комитеты председателе Я С. Шәмсетдннов. РСФСР художниклар союзының Татарстан бүлеге правлениесе председателе. РСФСРның халык художнигы Харис Якупов.
Габдулла Тукай исемендәге республика премияләренә әсәрләр һәм хезмәтләр ТАССР Культура министрлыгы. Татарстан АССР Министрлар Советы янындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты. матбугат идарәсе, иҗат союзлары правлениеләре, Бөтенроссня театр һәм хор җәмгыятьләренең Татарстан бүлекләре, газета һәм журнал редколлегияләре, вузлар һәм җәмәгать оешмалары, хезмәт ияләре җыелышлары тарафыннан тәкъдим ителә. Бу — һәр елны 1 февральгә кадәр эшләнә.
Г. Тукай исемендәге республика премия-ләре комитетының карары 26 апрельдән дә соңга калмыйча матбугатта басыла.
Ел саен меңәр сум күләмендә ике премия билгеләнә.
Тукай премиясе алган кешеләргә «Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты» дигән исем бирелә, диплом, почетлы значок һәм белешмә тапшырыла.
Г. ИБРАҺИМОВ ЮБИЛЕЕ
Республикабызның авылларында, район-нарында һәм шәһәрләрендә, шулай ук ту-гандаш республикаларда татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның 80 еллык бәйрәме зур итеп, тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Галимҗан Ибраһи- мов юбилеена багышланган тантана кичәләре тугандаш Башкортстан республикасында— әдипнең туган авылы Солтанморатта башланып китте. Март урталарында республикабыз башкаласы Казан зур бәйрәм төсен алды.
Галимҗан Ибраһимов юбилеена катнашу өчен Казанга илебезнең төрле почмакларыннан куп кенә язучылар һәм фән эш- леклеләре. әдипнең көрәштәшләре һәм туганнары килде.
Алар арасында РСФСР язучылар союзы секретаре Франц Таурин, рус язучысы Виталии Василевский (Мәскәү). казакъ язучысы һәм галиме Сагынгалн Сентов, төркмән язучысы Ораз Акмамедов, үзбәк- станнан язучы һәм галим Гөлсем Мехам-
мәдова, язучы Вил Уразаев, башкорт шагыйре. филология фәннәре докторы Гыйлемдар Рамазанов, әзербәйҗан язучысы Алевия ханым Бабаева, башкорт язучысы Йосыф Гәрәй (Уфа), удмурт шагыйре Аркадий Клабуков, Мари язучылар союзы председателе, драматург Сергей Николаев, таҗик шагыйре һәм прозаигы Фатех Ниязи. Галимҗан Ибраһимовнын туганнарыннан Фәридә Рафикова. Мотаһар һәм Альберт Ибраһнмовлар һәм башка бик куп кунаклар бар иде.
13—14 мартта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында татар әдәбияты классигы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһн- мовның тууына 80 ел тулу уңае белән фәнни конференция ачылды Анда университет проректоры Ш Т. Хәбибуллин кереш суз әйтте. КПССнын Татарстан өлкә ком ите- тынын фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. филология фәннәре кандидаты М. X. Хәсәнов Г. Ибраһимовнын идея-ижат эволюциясе турында доклад ясады. Каза- гыстаннан шагыйрь һәм галим Сагынгали Сентов, башкорт язучысы Гыйлемдар Рамазанов. тарих фәннәре докторы М. К- Мө- хәррәмов. журналист У. И. Гыймадиев һәм башкалар әдип зшчәнлегенен төрле якла-рына кагылышлы белдерүләр белән чыктылар,
14 мартта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына әдәбият- сәнгать эшлеклеләре. тугандаш республикалардан килгән кунаклар, шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Алар татар әдәбияты классигы, күренекле революционер. галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовнын тууына 80 ел тулу датасын билгеләп үтәргә килгәннәр ндё.
Тантаналы кичәне кереш сүз белән Та-тарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев ачты. Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында филология фәннәре кандидаты М. X. Хәсәнов доклад ясады.
Мәскәүдән һәм тугандаш республика-лардан килгән кунаклар интернационалист әдип турындагы фикерләре белән уртак-лаштылар. Ахырдан сәнгать осталары көче белән зур концерт бирелде. Концертта Г Йбраһимов әсәрләреннән өзекләр баш-карылды. татар совет композиторларының «сырлары яңгырады.
15 мартта республикабызның җәмәгать-челеге вәкилләре, Казанга килгән кунаклар Казанның Архангел зиратындагы Г. Йбраһимов каберенә бардылар Татарстан язучылар союзы идарәсенең председателе М. Әмир Г. Йбраһимов нжатынын әһәмияте һәм бу кабернең табылу тарихы турында кыскзча сөйләде. Мәктәп укучылары, төрле оешма вәкилләре әдип каберенә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
16 мартта Мәскәүдә Язучыларның үзәк йортында Г. Йбраһимов иҗатына багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне РСФСР язучылар союзының секретаре Ф. Н. Таурин ачты. Әдипнең иҗаты турында кереш сузне Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф.
Вәлиев ясады.
Кичәдә М. Әмир. А. Шамов. С. Әдһә- мова. Г. Халит, И. Юзеев. Г. Гобәй, М. Файзуллина, С Сеитов (Казагыстан), О. Акмамедов (Төркмәнстан) Г. Мөхәммәдине (Самарканд I. Г. Уразан (Үзбәк- стан). !О Гәрәй (Башкортстан). В Давыдов (Чувашстан). А Клаб, ков (Удмуртия), Ф Ниязи (Таҗикстан) һәм зур төркем Мәскәү язучылары катнаштылар. Язучылар һәм Г. Ибраһимовнын замандашлары чыгышларыннэн сон. зур концерт булды.
Республикабызның В. И. Ленин исемендәге үзәк китапханәсендә Г Йбраһимов иҗатына багышланган әдәби кичә булды. Кичәдә язучылардан А. Шамов һәм И. Рәми катнаштылар.
Мехчылар культура сараенда булган Г. Йбраһимов кичәсендә язучылар Ф Хөсни. А. Шамов. С. Хәким һәм Г. Халит чыгыш ясадылар.
Мактама нефтьчеләр поселогының «Тө-зүче» клубында Г. Йбраһимов иҗатына багышланган әдәби кичәдә Әлмәт язучылары Г Ахунов. Ә. Маликов. Р. Төхфәтуллин пәм Г. Афзал катнаштылар.
II нче номерлы интернат мәктәптә үткән Г. Йбраһимов кичәсендә язучы Г. Бакиров һәм Л. Ихсанова чыгыш ясадылар.
РЕДАКЦИЯГӘ ТЕЛЕГРАММАЛАР
Төрки язучы-реалистлары арасында Га-лимҗан Йбраһимов гаять күренекле урын тота. Аның йөзендә татар прозасы хәзерге заман совет әдәбиятына сизелерлек өлеш кертте. Ибраһимовтан житдн тормышны жнтди өйрәнергә мөмкин Йбраһимов — татар халкы улы. һәм тагар халкы аның белән лаеклы горурлана ала.
Чыңгыз АПТМАТОВ. Ленин премиясе лауреаты.
Галимжан Ибраһимовны татар халкы, тагар интеллигенциясе ничек яратса, мин дә аны шулай яратам. Татар халкы, татар әдәбиятчылары белән беррәттән. мнн дә Галимҗаннан куп нәрсәләр өйрәндем. Татар әдәбиятының гына түгел. Урта Азия халыклары совет әдәбиятының үсешендә дә Галимҗанның тоткан урыны бик зур.
Үзе нсән чакта гына түгел, бүгенге яшьләр дә. вакыйганы ничек өйрәнү, ничек сюжет төзү, геройларга характер бирүдә Гал 1МЖ8НН8Н өйрәнәләр. Шуның өчен дә, уртак остазыбыз буларак. Галимжан гасыр дарча яшәр.
Дөньяга шундый талантны биргән татар халкына, татар халкы данын югары күтәр
гән Галнмжан Ибраһимовка сүнмәс шөһрәт!
Берли КЕРБАБАЕВ. төркмән әдибе. Ашхабад.
Бу көннәрдә күренекле язучы, татар әдәбияты классигы, мәшһүр тарихчы, филолог һәм жәмәгать эшлеклесе Галнмжан Ибраһимовныһ тууына 80 ел тулу юбилеен уздыруда катнашучыларга кушыла алуыбызга чиксез шатбыз.
Кайсы гына өлкәдә булмасын. Галим- жан Ибраһимов бөтен энергиясен һәм талант көчен тулысынча үз халкына хезмәт итүгә багышлады.
В. И. Ленин белән очрашып сөйләшүләре һәм ВЦИКта эшләве аны КПСС сафына китерде.
Совет власте өчен көрәш, социаль тигез-сезлеккә каршы протест һәм гуманизм идеяләре Галнмжан Ибраһимов әсәрләренең буеннан буена кызыл жеп булып сузыла.
Ижаты белән күп милләтле социалистик культураның бер сәхифәсен язган татар халкының данлы улы Галнмжан Ибра- һнмов турындагы якты истәлек гаделлек һәм гуманизм идеяләре Йөрәгенә якын булган һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр.
Юбилей тантанасы уңае белән зур художник һәм гражданин Г. Ибраһимов таланты алдында сезнең белән бергәләп баш иябез һәм чнксез горурланабыз.
Сәхи РӘХМӘТИ. Мәрьям РӘХМӘТИ. ГАЛЛӘМОВ, МОЗАФФАРОВА, Зәйнәб СӘГИДӘ, ЮНУСОВ. СУЛЕЙМАНОВА. АБЛАЗИННАР. ФӘ1ХУЛЛНН. АЛЬХАМОВА. АХМАРОВ,
Ташкент.
Тууына 80 ел тулу көнендә күренекле татар язучысы, жәмэгать эшлеклесе. большевик-революционер Галнмжан Ибраһимов- ныц якты истәлеген олылыйбыз.
Революцион көрәш буенча Ибраһимовның сафташы ШӘРИФ СҮНЧӘЛӘИ гаиләсе.
Мондый телеграммалар илебезнең башка почмакларыннан да күп килделәр.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ КОНСУЛЬТАЦИЯ БЮРОСЫНДА
Татарстан язучылары союзы идарәсе шагыйрь Илдар Юзеевне әдәби консультант итеп билгеләде. Яшь язучылар ү? әсәрләрен консультация алыр өчен түбәндәге адрес белән җибәрә алалар:
е. Казань.
ул. Баумана. 19.
Союз писателей, Литературному консультанту Илдару Юзееву.
21 мартта шагыйрь Рәшит Гәрәй һәм «Ялкын» журналының әдәбият бүлеге мөдире Тәүфыйк Камалиев Чаллы район газетасы редакциясе каршындагы әдәбият түгәрәгендә булдылар. Анда түгәрәк членнарының яңа әсәрләре укып тикшерелде, яшь авторлар1а киңәшләр бирелде Иң яхшы әсәрләр республика матбугатына тәкъдим ителде.
Я Җ. ЧАНЫШЕВКА — 75 ЯШЬ
Карт коммунист, актив җәмәгать эшлек-лесе, Бөек Октябрь вакыйгаларында гади көрәшче булып катнашучы, соңыннан үзенең зур һәм фидакарь хезмәтләре өчен генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән Якуб ага Чанышевка 75 яшь тулды. Шул уңай белән Татарстан АССРның Верховный Советы Я Ж- Чанышевны Почет грамотасы белән бүләкләде.
ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ ИЖ.АТ ОТЧЕТЫ
Юбилей елында илебезнең алдынгы театрлары Актерларның үзәк йортында мәскәүлеләр алдында отчет бирәләр. 23 мартта бу ижат клубының сәхнәсе Казаннан килгән кунакларга — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларына бирелде.
РСФСРның атказанган артисты Э. Крас-нянский. кичәне ачып, сонгы вакытларда татар театрының күп кенә кызыклы спектакльләр куйганлыгын әйтте. Г Камал исемендәге театрның баш режиссеры М. Сәлимжанэв коллективның ижат планнары белән таныштырды.
Бу кичне татар артистлары Н. Исәнбәт. Г. Камал, мәгълүм кыргыз язучысы Ч. Айтматов һәм башкаларның пьесалары буенча эшләнгән спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.
Якын арада Актерларның үзәк йортында башка союздаш һәм автономияле рес-публикаларның сәнгать осталары чыгыш ясаячак.
КАЗАН ТЕАТР ХУДОЖНИКЛАРЫ ЭШЛӘРЕ — БӨТЕНСОЮЗ КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ
Башкаланың Үзәк күргәзмәләр залында Октябрьның 50 еллык юбилеена багышланган зур күргәзмә булды. Биредә иле безнең театр художникларының иң яхшы эшләре куелды. Күргәзмәдә Татарстан художниклары да катнашты ТАССРнын халык художнигы мәрхүм П. Т Сперанский- нын «Түләк» операсына (Н. Жиһанов). ТАССРның халык художнигы Э. Б. Гельмс- нын «Катерина Измайлова» операсына
НАЗЫЙРОВ. ТЕРЕГУЛОВ, БУЛАТОВ. УРАЗАЕВ. СИ РАДЖИ. ХӨСӘЕНОВ. БИККУЛОВ, БАКИРОВ, ЛАТЫЙПОВА. ЯХИНА.
(Шостакович), һәм «Синең хакка» драматик
композициясенә (Р. Кутуй һәм Л Бикчәнтәен).
Тукай премиясе лауреаты Ә И. Гумашевнын
«Кара йөзләр» спектакленә (М. Гафури)
эшләнгән декорация эскизлары аеруча уңыш
казанды. Мәскәү театр һәм рәсем сәнгате
осталары Татарстан художниклары ижатына
югары бәя бирде.
ҮЗЕШЧӘН СӘНГАТЬ КӨЧЛӘРЕНЕҢ
РЕСПУБЛИКА СМОТРЫ
Республикабызда булып узган үзешчән
сәнгать коллективларының смотры уңышлы
төгәлләнде.
Сәхнә осталарының көрәш мәйданында 9
хор коллективы. 27 жыр. 16 инструменталь. 20
бию ансамбле һәм башка төрле номерлар
белән барлыгы ике мең кеше чыгыш ясады.
1И мартта иң көчле коллективлар Муса Җәлил
исемендәге татар дәүләт опера һәм балет
театры бинасында республикабыз хезмәт
ияләре каршында йомгаклау концерты белән
чыгыш ясадылар (концерт телевидение һәм
радио аша да тапшырылды).
Түбән Кама. Саба һәм Минзәлә район-
нарының берләштерелгән хор чыгышы. Казан
шәһәренең Урицкий исемендәге культура
йорты ансамбле башкарган «Тоткын» жыры.
Актаныш район коллективының чыгышы. Буа
район культура йортының «Сабан туе» дигән
хореографик күренеше. Чистай район
вәкилләренең биюе һ. 6. оик күп номерлар
тамашачыларга илебезнең үткән юллары һәм
бү!енге бәхетле тормышы турында сәнгать
теле белән сокландыргыч итеп сөйләп
бирделәр
Концертның финалында барлык кол-
лективлар бәйрәм тантанасын чагылдырган
бию башкардылар. Сәхнәдә 900 кешедән
торган зур ансамбль «Без синең белән.
Россия!» дигән жырны башкардылар. Хор
белән Лемир Джураев житәкчелек итте
Коллективларны әзерләүдә шулай ук ком-
позиторлардан Җ. Фәйзи. 3 Хәбибуллин, М.
Имашев. И. Хисамэв. А Батыршин. М. Латыйпов
һ. б. зур тырышлык куйдылар.
ӘДӘБИ АТНАЛАР. ОЧРАШУЛАР
Пермь өлкәсенең Барда районында 27
февральдән 4 мартка кадәр татар әдәбияты
атналыгы булды. Атналыкта язучылардан И.
Гази, А. Гыйләжев. Р. Ишморато- ва. М. Ногман.
Г Афзал һәм К Фәсәхов катнаштылар. Татар
язучылары әдәби кичәләр. укучылар
конференцияләре үткәрделәр. укучылар белән
очраштылар.
Татарстан язучылары союзы идарәсенең
председателе Мирсәй Әмир Мамадыш һәм
Бөгелмә районында булды, укучылар белән
очрашты.
«Казан утлары» журналының жаваплы
редакторы Рафаэль Мостафнн Германия
Демократик Республикасында һәм Көнбатыш
Берлинда булды, шагыйрь-көрәшче Муса
Җәлилнең соңгы көннәренә бәйләнешле
материаллар жыйды.
Арча китап кибетенең яшьләр клубы
ачылышында язучы Б Камалов һәм А. Сә-
ләхетдинов катнаштылар.
Ульяновск өлкәсе. Чардаклы районының
«Октябрьның 40 еллыгы» колхозында ялкынлы
көрәшче-шагыйрь Демьян Фәтхинең 60
еллыгына багышлан! ан әдәби кичә булды.
Кичәдә М. Хөсәен һәм Ә. Си- негулов
катнаштылар.
Шагыйрьләр И. Юэеев. Ш. Галиев.
Жозаиклар Г. Мөхәммәтшин. Б. Камалов ietu
районы культура университетының чираттагы
занятнесендә булдылар. Сүз бүгенге татар
әдәбияты турында барды. Авторлар укучылар
сорауларына жавап бирделәр, үз иҗат
планнары белән уртаклаштылар. яңа
әсәрләрен укыдылар.
Дербышкн поселогының 106 мәктәп уку-
чылары язучы Усман Бакиров һәм Сарьян
Хәсән белән очраштылар.