УЛЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР
Мөгез
Минем улым инде бик зур булды. Аңа хәзер ике яшь тә ике ай һәм фәлән көн! Ул безнең күз алдында үсә бара, һөнәрләрен арттыра бара, әледән-әле шуклыклар уйлап чыгара, исне китәрә...
Яз җитү белән мин улымны авылга кайтарып куйдым. Кайтуның беренче көнендә үк мин аны ишек алдына алып чыктым да шундагы барлык кош-корт һәм мал-туар «халкы» белән таныштыра башладым.
Сыерны аның әле беренче мәртәбә күрүе. Шуңа күрә ул сыерга бик озаклап, исе китеп карап торды.
— Менә, улым, бу сыер дип атала,—дидем мин аңа. — Сыер безгә сет бирә. Сөтне ул әнә теге җилененә җыя... Әнә аның да күзләре бар, борыны, колаклары бар. Әнә теге, башындагы очлы шома нәрсә мөгез дип атала.
Икенче көнне мин иртүк улым белән тышка чыктым. Чыксак, кызыл сыер башын чиләккә тыккан да, чиләк бавын шалтырата-шалтырата, нидер ашап тора. Улым кичәге танышын күрде дә шатланып кычкырып җибәрде:
— Мөгез ашый! — диде.
Җиләк
Җәй азаклары иде. Беркөнне кичкә таба без улым белән икәүләп ындыр артына, басу ягына чыгып киттек. Җир башындагы кечкенә болын инде чабып алынган иде. Шулай да чыршы төпләрендә, түмгәк тирәләрендә куе үлән торып калган иде. Без улым белән шул үләннәр арасыннан хуш исле чәчәкләр җыйдык, Тукай бабайның бала белән күбәләк турындагы шигъри юлларын такмакладык.
Шулай чәчкә җыеп йөргәндә чыршы ботагы астында бер зу-ур җиләк күреп алдым. Җәйнең бу вакытында шундый эре, шундый кып-кызыл җиләк табу үзе бер бәхет.
— Карале, улым, җиләк! — дидем мин, куанып.
Улым миннән дә ныграк куанды. Нечкә генә, йомшак кына бармаклары белән җиләкне шундук шырт итеп өзеп алды да уймак кадәр генә учына йомды.
— Аша, улым. Куяннар аны сиңа дип калдырганнар,—дидем мин.
Шуннан соң без ары китеп бардык. Бераз йөрдек тә өйгә таба борылдык. Мин улымны кулга күтәрдем.
Кайта торгач, улым кинәт көйсезләнә башлады. Җиргә тешәргә сорый бу.
— Нәрсә булды, ник төшәсең? — дидем мин.
— Төсәм! — диде улым, шыңшып. — Зиләкне югалттым... ©ннөгө алып кайта толган зиләкне югалттым!
Бака
Беркөнне мин улым белән Җәлилне, ягъни улымның күршедәге яшьтәшен иярттем дә авыл яныннан гына ага торган елга буена китеп бардым. Елга дигәч тә, аны алай елга дип әйтерлек тә түгел сай гына, тар гына. Шулай да без чишендек тә су керә башладык.
Бераздан мин балаларның икесен дә түбәнгерәк, суның тирәнрәк төшенә алып киттем. Күрәсең, безнең якынлашканны сизенеп, шул чак яр читеннән суга бака сикерде. Улым баканың суга чумганын күреп калды, туктады да гаҗәпләнеп карап тора башлады.
Озакламый без өйгә кайтып киттек.
Икенче көнне төштән соң көтмәгәндә улым юкка чыкты. Күршеләргә кергән идем, Җәлил дә өйдә юк. Мин бетен җирнең астын-өскә ките-
pen балаларны эзләргә тотындым. Ләкин, никадәр генә эзләсәм дә, бер җирдән дә таба алмадым. Бераздан ничектер күңелгә килде: туктале, елга буена китмәделәр микән болар, дидем дә ашыгып шунда йегердем.
Барсам, Җәлил белән улым икәүләп яр астыннан менеп киләләр! Үзләре нидер Сәйләнәләр, үзләре ашыккан булалар. Икесе дә анадан тума шәп-шәрә — күлмәк-ыштаннарын кулларына тотканнар, чыланып, пычранып беткәннәр.
Балаларның елга буена качып китүләре һәм чак-чак кына суга батып үлми калулары ул көнне безнең өчен бик зур әакыйга булды.
Шушы вакыйгадан соң берничә көн үткәч, мин җайлап кына улымнан:
— Ник бардыгыз анда елга буена? — дип сорадым.
— Без, эттә, суга баткан баканы эзләлгә балдык, — Диде улым.
Баганалар
Бер кичне улым белән урам йөрергә чыктык. Улым урам читендәге электр баганаларын күрде дә, исе кител:
— Баганалал нинди зул булып үскән! — диде.
Мичне аударам!
Мин ике куллап мичкә тотындым да, шаяртып:
— Мичне аударам! — дидем.
Плитә янында торган улым чыркылдап кычкырып җибәрде:
— Аудалма! Сөтне түгәсең! — диде.
Карасам, плитә өстене аның өчен сөт җылытырга куйганнар икән.
Авылдан кайтканда
Көзгә таба, поездга утырып, Казанга кайтып барабыз. Шулай бара торгач, улым ниндидер гаҗәп нәрсә күреп алды.
— Калале! — диде бу кисәк кенә.
Мин ул күрсәткән якка әйләнеп карадым. Карасам, каршыда улым кебек бер кечкенә кызый басып тора. Аның нәрсәсенә гаҗәпләнде икән соң? Ике куллап тоткан зур, алсу алмасына микәнни? Күрәсең, шуңадыр.
Чыннан да, минем икенче якка борылуым булды, улым кинәт минем җиңнән тартты.
— Алманы капты! — диде, коты алынып.
Күп тә үтмәде, тагын кычкырып җибәрде.
— Ашый башлады! — диде һәм... еларга ук кереште.