ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК
Автобиографик повесть
Сабыйлык дөньясында
1
якны-кулны. ботны-чатны, дигәндәй, малайларча, як-якка ташлап өйалдында йоклап яткан чагым. Бервакыт йокы аралый әнинең кытыршы кулы белән башымнан сыйпавын тойдым, ягымлы тавышын ишеттем:
— Тор инде, улым, тор, бик озак йокладың. Әнә Хәкимҗаннар әллә кайчан урамда инде..
Колагым ишетә, әмма күзем ник кенә ачылсын. Йокының татлы ширбәте бөтен тәнемә таралган да шундый рәхәт эчендә оетып яткыра, минем, бу рәхәтне качырмас өчен, хәтта кыймылдап кына да карыйсым килми.
Бераздан әни йомшак кына тагын бер дәшеп куйды. Минем дә инде йокым бераз ачыла башлады. Урамда ат пошкырганы ишетелде, арба кигиләрен чытырдатып, ниндидер бер юлаучы узды Ишек алдында, тыелып кына, «авыз эченнән» генә, бия «шыркылдап» куйды. Бу аның ашарга биргәндә үзенчә рәхмәт әйтүе. Нигә бу вакытта, көпә-көндез, ат өйдә икән?..
Торырга вакыт икәнен дә чамалыйм. Әмма ул чагында наянлыкны да белә башлаганмын инде, ахрысы. Шуның өстенә. бераз иркәләнәсем килебрәк тә ятам. Ник дисәң, олылар иртәдән кичкә кадәр гел аяк өстендә. гел эштә. Иркәләүләр алай еш эләкми торган иде.
Менә узып барышлый ачык ишектән лн тавышы колакка чалынды;
1 Әгәр бергииадар кыскартылып Сз&ьые
А
— Һи! Бу малай һаман тормыймыни әле? Нигә уятмыйсың? Белми ята ошай *. Бия ана колын алып кайтты бит!
Колын! Шуны гына ишетүем булды, ялт итеп сикереп торуым булды. Шулай булмыйча сон! Авыл малаеның иң мавыктыргыч, иң матур хыялларыннан берсе шул колын лабаса инде!
Ишек алдына йөгереп чыксам, шатлыгымнан телдән кала яздым. Әнә ул, әнә мин көткән колын! Үзе җирән, аркасыннан бармак иңлеге коңгырт тасма сузылып киткән, алгы аякларының балтырына тикле ак оек кигән. Таяк шикелле нечкә һәм озын, әмма хәлсез аякларын бик сәер итеп дүрт якка тырпайткан да имгән булып маташа.
Минем янда гына кулын артка куеп, колыннан күзен алмыйча, әти елмаеп тора. Ул да бик куанган.
— Безнең бия, — ди, — бер бик матур колын алып кайтасы килеп, күптән үк эзләнеп йөри башлаган иде инде.
— Ник элегрәк алып кайтмаган соң?
— һе, ансат кына сиңа! Мондый матуры еш очрыймыни аның? Менә кичә болынга кунарга төшкәч, шушы ак оеклысын туры китергән дә ияртеп үк кайтасы иткән...
Биягә минем шундук күңелем йомшап, карашым яхшырып китте. Болай югыйсә ул мине бик үк санламый да, янына җибәрмәгән чаклары да булгалын. Җитмәсә, бер күзенә ак төшкәнлектән, күрше малайлары үртәп җен ачуымны чыгаралар:
— Сезнең атыгызның бер күзе өшегән! — диләр.
Менә хәзер мин аларның авызларын ачарга да ирек бирмим. Өшегәнме? Өшегән булса да. колынның әнә нинднен алып кайткан!
Әмма кара бия минем шикелле йомшак күңелле булып чыкмады. Мин колынны аркасыннан сыйпамакчы булып «бәһ-бәһ» дип янына бара гына башлаган идем, бия, яман да ачуланып, колакларын шомартты. дәү сары тешләрен ыржайтып, ашардай булып башын миңа таба айкады.
Әти мине тиз генә үз янына тартып алды:
— Чү! Якын барасы булма! Ачуын китерәсең, — диде.
Берәр атнадан без бияне җиңелрәк эшләргә җиккәли дә башладык. Я урман аланыннан, аз гына салып, печән алып кайтабыз, я җиңелчә генә тегермәнгә барып киләбез. Безнең колын ул вакытта бик куркак иде әле. Берәрсе катырак кычкырып җибәрсә, я шакылдап капка ябылса, колын «дерт» итеп сискәнеп китә; юлга чыктыңмы, тәртәгә орынып кына йөри. Әгәр атлы кеше очраса, я берәр капкадан эт-мазар өреп чыкса, куркынып шундук анасының күкрәгенә сыена торган иде.
Өммикамал апай зәңгәр сатиннан муенча тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә кыңгырау да тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен кыңгырау шундый сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела.
Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көннең көн озын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Әүвәле башта күз тимәсен өченгә колынның маңгай чәченә артыш ботагыннан нәни генә тияк ясап тактым, ялына аллы-кызыллы чуклар бәйләдем.
Иртә тордыммы, иң беренче куанычым шул: икмәк йомшагы эләкте- рәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул. якын-тирәдә кеше күрүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора-бара акрынлап ияләнә башлады. «Бәһ-бәһ!» дип дәшүгә, колакларын торгызып, борылып карый торган булды. Бераздан кыйгачланып, матур гына уелып кергән борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары тагын да кыюлана төште. Көл төсле зәңгәрсу соры, хәтфә кисәге шикелле йом*
Белми ятканга охшый.
шак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде.
Хәзер инде ул миннән курыкмый. Ялларын, мангай чәчләрен сыйпаганда зәңгәрсу күзләрен әллә кайларга төбәп тын гына рәхәтләнеп тора иде.
Мин аңа, тизрәк үссен дип, өйдәгеләрдән яшереп кенә, апара эчер- тәм. жай килгән саен ипи сыныклары каптырам. Ике-өч айдан колыныбыз зерә дә чаяланып китте. Ул хәзер инде, элекке шикелле, тәртәгә ышкылып йөрми, эт өргәннән дә курыкмый Кая ул! Хәзер инде ул башын аска иеп. «алгы аякларым белән салып егам'> дигәндәй, яный- яный, пыр туздырып, этләрнең үзләрен куып йөри. Капка ачылдымы, иң элек ул чыгып чаба. Колынның, сабынлык җиңеллеге белән, койры- гын-ялын тузгытып, сикергәлән, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рәхәт була Әй бер заман муенын кәкрәйтеп, койрык чәнчеп, төп-төз тояклары белән тып-тып басып, юыртып китә, агач! Колаклар шәмәргән. күзләрендә ут! Бераз барган саен- «Кердегезме мине'» дигән сыман бөтен гәүдәсен катырып куйган килеш, әле бер якка борылып карый, әле икенче якка. Ул да түгел, дәү айгырлар шикелле, гайрәт белән борынын киереп, пошкырып куйган була. •: борынын күккә чөеп, алтын ялларын җилфердәтеп кешнәп җибәрә. Көмеш кыңгыраулар чыңлый диярсең!
Әти. яшькелт-зәңгәр күзләрен кыса төшеп, тавышсыз гына көлә:
— Әй, юеш танау, әй. кыланчык! — Аннары, дилбегәсен тартып, биягә чөңгереп куя.— На. әйдәсәнә, атлар-атламас ниямәрсә тыңлап барасың? Колыныңны мактаганнымы?.. Уңган мал булыр, боерган булса! Алдан да чаба, күкрәге дә киң, торыгы да озын .
Мин инде киләсе елга, колын тайдан кырыкмышка чыккач, аңа атланып Убырышный 1 һәм Мончалка дигән урман аланнарына ат ашатырга йөрүләр, анда барганда малайлар белән узышулар, җәйнең эссе көннәрендә зират астындагы тегермән буасында аны коендырып кайтулар турында да хыяллана башлаган идем. Әле ул гынамы? Язгы сабан туйларында, ялына кулъяулыклар тагып, мәйданга атланып чыгасың. Ул чагында инде аның каеш йөгәне дә булыр, йөгәнгә җиз тәңкәләр тезелгән булыр. Әти, кырыкмышны җигәргә өйрәтер өчен, кечкенә камыт белән кечкенә генә чана да әмәлләп бирер. Кем белә, ул вакытка кадәр, бәлки, төсен дә үзгәртер әле. Я кызгылт-җнрән булыр, я туры төскә керер...
Әмма көз көне, кырпак төшеп кар яуганны көткән бервакытта, колыным базарга барган җиреннән әйләнеп кайтмады. Мин аңа нидер булуын биянең авыл буенча кешни-кешпи кайтуыннан ук сизенгән идем. Ул ишек алдына кайтып кергәч тә тынычлана алмады. Бөтен көченә кешни дә. капкага таба борылып, колакларын торгызган хәлдә байтак вакыт тыңлап тора. Колыны җавап бирмәгәч, тагын кешни .
Минем «Колын кая?» диюемә берәү д.» җавап бирмәде. Әти. миңа аркасы белән торган хәлдә, атны тугаруын дәвам итте. Әтигә атның кешнәве дә ошамый иде бул а кирәк, аңа да кычкыргалап алды. Мин нидер булуын сизенеп еламсырын башлагач, түзмәде, дилбегә башын селкеп күрсәтте.
— Туктыйсыңмы син, юкмы3 Менә күп шыңшысаң!..
Әллә миңа кизәнде дилбегәсе белән, әллә язмышына. Ул вакытта мин бу икене аерып аңларлык түгел идем әле.
Сабый баланын күз яшен кояшлы яңгырга охшатырга була ЯВУЫН чынлап та ява, әмма тиз кибә Күрәсең, вакыт узу белән дөньяның бүтән борчулары баскандыр, колынсыз калу хәсрәте алай еллар буена
• У б ы р ы ш н ы й — алпавытларга гүлэнэ торган оброк сүзеннән килен чыкг.аа булса кирәк.
сузылмады. Тик шул вакытта кабынып калган якты өмет бик озак күңелне балкытып торды: кара байталыбыз жәйнен бер кояшлы иртә- сендә болыннан, теге чактагы шикелле, тагын бер матур колын ияртеп кайтмасмы икән?
Мин шул бәхетне яшүсмер чакка кадәр көттем.
II
Кышкы кичләрнең балалар өчен иң күңелле, ин куанычлы сәгате, ихтимал, шәфәкъ батканнан соң башланадыр. Су буйларына, тау битләренә— бөтен тирә-якка тын гына, йомшак кына кызгылт караңгылык инә. Шуа торган Кабак тавында казылмаларны да. калкулыкларны да аера алмый башлыйсың. Өйләрдә әллә кайчан ут алдылар.
Сон инде. сон. Кайтырга вакыт. Ат чишмәсендә сызгыра-сызгыра атын эчерткән иң соңгы егет тә бая ук менеп китте. Көмеш бизәкле зәңгәр чиләкләрен сайрата-сайрата чишмәдән су китерүче кызлар да туктады. Бик соң инде. Инде без генә, чана шуучы малайлар гына калдык. Аларнын да, уенга әлмәшләнеп, күзенә ак-кара күренми башлаганнары гына.
Иптәш малайларга:
— Әйдә, тагын бер генә! — дим мин.
— Әйдә!
Инде чәнәшкәнеңI арты да әллә кайчан каерылып төшкән. Итек белән бияләйләр дә гел боз гына. Бүтәнне әйткән дә юк. шуып төшкән саен егыла-мәтәлә торгач, чалбарларга тикле сыгып ташлардай булган. Кайткач орыш эләгәсен дә белеп торасың. Шулай да кайтып кына булмый бит. Булмый!
Талчыккан аякларны көч-хәл белән атлап, мышкылдап, чәнәшкәлә-ребезне тау башына сөйрибез. Әмма берсенең дә кайтыр исәбе юк.
— Тагын бер генә шуыйк инде!.. — диләр.
Ләкин ул тагын бер генә булып калмый, ике дә, өч тә, биш тә булып китә...
Кабак тавының өстенә үк менәсең дә, чәнәшкәңне аякларың белән этәреп кузгалып китәсен. Түбәнгәрәк төшкән саен чәнәшкәң һаман кызулый бара. Колакларыңда жил уйный, битенә зәһәрле салкын бәрә. Яр кырыенда утырган тәбәнәк баганалар, желт тә желт килеп, егылышып кына калалар. Рәхәт! Чәнәшкәң оча гына.
Менә син бер малайны уздың, менә икенчесен дә артта калдырдың. Син шул рәхәтнең муллыгына түзә алмыйча, алдагы малайны да узып китәчәгеңә нык ышанган хәлдә, ташып торган бер җилкенү белән кычкырып жибәрәсен:
— һәәә-й-йт! Кагы-ы-ыл!-
Шулай да ин кызыгы, үзенең рәхәте белән тыннарыңны буа торганы алда әле. Тауның буеннан-буена шулай б>ран уйнатып, сызгыртып шуып төшәсен-төшәсең дә. кинәт бер заман жирдән аерылып, очып китәсен! Инеш буендагы вак таллар, күпер төбендәге кар өемнәре аста кала, жин очларыңнан, изүләреннән, бишмәт итәгеңнән жил бәреп керә. Очу рәхәтеннән хәтта йөрәгең кысылып килә, күзләрең йомыла. Күзеңне ачканда син инде боз өстендәге тирән карга чумган буласың. Авызын-борының кар. муеныңа, жиң эчләренә кар тулган.
Синең артыңнан, куанычыннан кычкыра-кычкыра. чыелдый-чыелдый иптәшләрең коела баш тый. Кайсы, чәнәшкәсеннән атылып китеп, карга башы белән чума, кайсы-берсе өстеннән очып уза. иптәше өстенә барып төшә. Тик ничек кенә туры килгәндә дә үпкәләштән дә, ачуланыштан да түгел. Кая ул ачулану, кая ул үпкә-сапка! Бөтенесе уһылдый, көлә, кычкырып жибәрә. Берсе кар астына киткән сынар итеген, чәнәшкәсен
I Кечкенә чана.
тартып чыгара, бүтәне бүреген каккалый. Тыныбыз-көнебез бетеп, беребезне беребез бүлдерә-бүлдерә куанырга, мактанышырга тотынабыз:
— Күрдеңме: минем чәнәшкә кайларга очты!
— һи, менә мин ул! Минеке әнә кая барып төште!
— Ә мин «выжт» Ахунжан яныннан!
— Әйе! Синең тимерле булгач та!..
Бил тиңентен кар ерып, мышный-мышный текә ярдан күпер өстенә менәбез. Анда тагын да шул ук сүз:
— Тагын бер генә! Әйеме?
— Әйдә, әйдә!..
Тик өйалды баскычына аяк баскач кына искәрәсең: киез итекләрен бөгелми, баскан саен таеп китә, бишмәт итәкләре шакраеп каткан да як-якка тырпайган, берәр нәрсәгә бәрелүгә, калай шикелле шыңгырдап тора. Бияләйләр ишек тоткасын тота алмый. Бөтен өс-баш каткан, тик борын асты гына җепшек...
Баскычларны яман да шак-шак китереп, үзем белән бер көтү суык ияртеп, ишектән килеп керүгә иң элек яшь әтәч булып апай ташланды:
— Ә, кайттыңмы, эшем кешесе? Әле ярты төн дә җитмәгән ич, тагын азрак йөрисең калган!
Миндәге кайнарлык әле һаман да сүрелмәгән. Дәртле уенның әле генә татыган рәхәте, бөтен тәнемне биләп, үз алдына киләндереп. күңелләрне җилкендереп тора. Мин үземне, абый укыган китаптагы шикелле, әле генә сугышта булып чыккан, дошманны җиңеп, шәһәрләр алып кайткан батырдан бер дә ким хис итмим. Әйдә, бәйләнә бирсен...
Апай кеше бик чая тотынса да. әти белән әни алдында аның кул белән шаяра алмасын әллә каян белеп торам. Минем күз әни белән әтидә. Әни өс-башыма карап алды да башын чайкады, «атаң алдында күп боргаланма», дигәндәй ым кагып тизрәк чишенергә кушты. Әти мина юньләп карамый да, аның үз эше эш. Ул верстагы янында, бармак юанлыгы калын зәңгәр карандашы бетән, рамга ярасы такталарын сызгалый. Ара-тирә янында басып торган шәкерт абыйга берәр сүз әйтеп куя. Әһә, менә кечкенә абый да кайткан. Ул. миңа борылып
— Нихәл? — диде, бүрегемне чөйгә алып элде. Бу Хәмзә абыйның минем белән исәнләшүе дә, үзенә күрә минем хәлемне белешүе дә инде. Бу атнада минем әле аны беренче генә күрүем. Ул бүген кичкә таба гына Курса мәдрәсәсеннән ялга кайткан. Болай булгач, бүген кече атна икән, китап укый торган ккч.
Ләкин куанырга иртәрәк булган икән. Шунда апай, зур ачылган күзләре белән, шаккатып, минем бүген беренче генә тапкыр киеп чыккан өр-яңа киез итекләремә текәлеп, кычкырып куйды:
— Энекәем! Карагыз әле, күрегез әле бу тамашаны! Нишләттең ул итегеңне, ә?!
Каян гына күреп алды соң әле бу апай! Карасам, үзем дә шаккаттым. Итегемнең кунычлары ак килеш калса да, түбән ягы тоташ пычракка баткан, буялып, бозланып каткан. Нигә болай булуы шунда гына исемә төште.
Гыйбаш абыйдан алып кайтканнан соң мин, яна итегемне киеп, сөенче алырга дип күрше Хәкимҗаннарга кереп киттем. Башта ак өйләренә сугылдым. Хәкимҗанның бабасы пеләш Миңлебай түр якларында шөшлесе белән шак та шок суккалап чабата ясап утыра. Кашлары җимерелгән, такыр башын чабатасына игән. Ник ичмасам күңел өчен бер генә күтәрелеп карасын! Хәкимҗан, минем янга кермәкче булып, ишектән борынын гына суза башлаган иде, Миңлебай бер генә тамак кырды. Хәкимҗан шундук кирегә атылды.
Минлебан карт, көтеп-көтеп та башын күтәрмәгәч, аш өйләренә
кереп киттем. Тик анда да юлым уңмады. Бозау имезергә дип, аш өйләренә сыер керткәннәр икән. Ул аркылы баскан да уздырмый гына бит. Мин сыер койрыгы янында никадәр генә лышык-лышык борынымны тартып торсам да, итегемне анда да күрүче булмады...
Аннан чыккач, малайлар тавышын ишетеп, инеш буена йөгердем. Итегем шундый ак, шундый матур, андый итек бер генә малайда да юк!
Яннарына барып баскач, малайлар минем итекне күреп шаккаттылар:
— Ай-ай!—диделәр.
...Ул арада апайның шау-шуына әти дә борылып карады. Карандашын верстагына куйды. Аның урынына аршын аламы дип күзне мөлдерәтеп торганда, ул, сәкегә утырып, тезләренә таянды.
— Баттыңмыни? Мондый коры көнне андый пычракны каян эзләп таптың? Я! — диде.
Әтинең күзләренә карап булмый иде. Мин, башны иеп, сүзсез калдым.
— Я! Телеңне йоттыңмы әллә?
Нишләптер сүзем чыкмый башлады. Әтинең кулы верстактагы аршынга сузылган кебек күренгәч, ничектер, үзеннән-үзе, инеш буе. анда көлеп торучы Закир абый, аның көлгәндә ике катлылана торган сәер ирене күз алдыма килде.
— Закир абый...
— Нәрсә, «Закир абый?» Нишләтте Закир абыең?
Әтинең кулы аршынга сузылмаган икән, тавышы да ул кадәр үк рәхимсез түгел шикелле.
— Ни. Закир абый малайларны инеш өстеннән сикертеп уйнатты.
— Катмый калган турысыннанмы?
— Ие...
— Сикерделәрме соң?
— Ни. Нимҗан сикерде, ул шупырдап суга барып төшкәч, бүтәннәре курыктылар.
— Син курыкмадыңмы?
Башта мин дә курыктым анысы. Итекне дә кызгандым. Ялгыш кына суга төшсәң!.. Тик шунда олырак малайлар, һәммәсе бердәй, үчекләргә тотындылар:
— Үзе яңа итек кигән булган, үзе сикерергә дә курка!
— Әй, бигрәк йөрәксез малай икән бу Гомәр! '
— Тап-тар инеш! Шуңа да йөрәге җитми...
— һи, минем андый яңа итегем булса! — ди берсе, олтан салган итеген күрсәтә. — Минеке шикелле иске итек сикерәмени ул!
Аларга да әллә ни исем китмәде. Тик менә Закир абый сүзләре генә әллә нишләтеп җибәрде. Бер малай да сикермәгәч, ул, кулын селтәп, безнең яннан китә үк башлады:
— Әй, сездән буламыни ул? Андый батыр малайлар безнең очта бармыни соң! Җыен куркак, җыен тавык йөрәк!..
...Әти бармаклары белән верстагында тукылдап алды:
— Шуннан соң сикердең дә суга барып төштеңме?
Мин башымны гына идем. Малайларның егылышып көлүләрен дә әйтәсем килмәде. 1 г
Аларга көлке, ә мин тубык тиңентен суда. Мин еларга ук җитешкән илем инде. Закир абый тартып чыгарды. Аның ирене ике катлы булуы бигрәк тә шул чакта аермачык булып күземә чалынды.
— Кем басты итегеңне? — ди.
Мин. еламсырап:
— Гыйбаш абый... — дидем.
һк. юләр! Гыйбаш баскан итеккә су үтәмени? Бигрәк тә яңа чагында!..
.. Тау шуа башлагач, мин боларнын һәммәкиен дә оныткан идем инде.
Әти нигәдер мина түгел, апайга ачуланды.
— Ниямәрсә карап торасың? Чишендер! — диде.
Ill
Пәнҗешәмбе кичне, ашап-эчкәннән сон. без һәммәбез дә түр як сәкенең уртасына эленгән җиделе лампа тирәсенә җыела торган идек. Бүген лә шулай булды. Әти үзе түр башындагы ястыкта кырын ята. Ул күзләрен йомар-йоммас, бүтәннәрнең эшләре бетүен көтеп, тыныч кына ял итә.
Ята торгач ул абыйдан ничек укуы турында, мәдрәсә турында сорашырга тотына. Миңа алары кызык түгел. Мин, аягымны бөкләп, әтинең аяк очынарак килеп утырам да аның минем белән дә сөйләшүен көтә башлыйм. Мина аның әнә шулай олы гәүдәле, зур кеше булуы да. беләкләренең, бармак юанлыгы тамырлардан үрелгән шикелле, ничектер үз алдына сырлы-сырлы булып торуы ла бик ошый. Аның бармаклары юан. буынтыклы-буынтыклы. Әни бер вакытны: «Атаңның куллары корычтыр», дигән иле. Мина анын кулларының корычы нәкъ әнә шул туңмый да. пешми лә торган кин, калын уч төбендәдер, карандаш юанлыгы калакларны чыдырдатып суырып ала торган әнә шул ялты-рап. шомарып торган җәенке бармак битләрендәдер кебек күренә башлый.
Верстагы янында көне буе кисеп, юнып, ышкылап әллә никадәр эш эшләгәннән соң түр башындагы ястыкка кырын ятуы ана бик килешә иде.
Берәүнең лә атасы, безнең әти шикелле, аркасы сырлы урындыклар, рамнар, такта умарталар ясап, пыялалар куя белми. Мин әтигә тагын да якынрак шуышам.
Әти. бүтәннәр белән сөйләшә биреп, минем я башымнан сыйпап куя. я иңбашыма тиеп ала. Мин чын күңелдән ышана башлыйм әни дөрес әйтәдер, мөгаен, корычтыр аның куллары. Югыйсә, шул тикле кытыршы да. авыр ла булмаслар иде...
Кайбер күңеле күтәренкерәк кичләрне әти минем белән сөйләшкә- ләп тә алгалый. Шулай түшәмгә карап ята-ята да миңа таба борыла:
— Яле. шәкерт, син кем угылы?—дигән була.
— Мин — Бәшир угылы.
— Мм... Бәшир кем угылы?
— Бәшир Мостафа угылы.
— Аннары? .
— Аннарымы? Анын атасы Ибраһим, аныкы Шәфигулла...
— Я. я. арырак киткәч, тегеләй таба ничегрәк бара?
— Шәфигулланың атасы Идрис, аннары әллә кем. аннан да ары Сәмәкәй.
— Менә, менә, төбе-тамыры шул инде. Аның теге ягы бик ерак, караңгы. Ул чакларда бу тирә урман гына булган әле.
Әти бераз нидер уйланып ята.
— Дәү абыең язмады шул шәҗәрәне. Пи әйттем, һәмишә сузды. Тора-бара бөтенләй онытты. Шәкерт булгач, син дә онытырсың әле. Булмас сездән, булмас!
Минем әтине озаграк сөйләштерәсем килә. Шуның өстенә. узган ел гына бездән башка чыккан Вәли абый шикелле, алай тыңлаусыз-сан- сыз булып әтине борчырга да теләмим.
— Юк. онытмам. — дим мин. — Кызыл, зәңгәр, яшел карандашлар белән үсеп торган алмагач күк итеп ясарым.
Әти мине иңбашымнан сөеп ала. Мин бөтен күңелем белән анын
«улым» дип әйтүен көтәм. Ләкин нигәдер ул. бүтән әтиләр шикелле, алай дәшми... Нишләп икән? Уйлыйсы уйлары бик күпме. Әллә андый сүзне яратмыймы? . _
Әти минем үзе янында утыруымны бөтенләй онытты бугай. 1үшәмгә карап ята да, байтак вакыт узганнан сон. корырак калын тавышы белән тагын бер-ике сүз әйтә:
— Иртәгә ындырдан салам ташып куясы булыр.
Монысы абыйга. Җомгасын да жомга. кайтуын да бер генә көнгә кайткан. Шулай да көн буе сөрән сугып тик йөрисе түгел әле...
Абый, сәкегә менеп баскан килеш, китап шүрлегендә кыштырдап, нидер эзләп маташа иде. Ул кинәт, чырае бозылып, туктап калды. Күрәсең, аның шушы кайткан арала иптәшләре белән йөрисе, бераз гына булса да ирек ачасы килгән идедер... Әмма әти әти инде ул.
Абый бераз тынып торганнан сон. юаш кына:
— Ташыганы беттемени? — дип куя.
— Беткәнен көтеп терлекләрне ач тотаргамы?
Аннары әти почмак якка дәшә:
— Коймагыңны иртәрәк өлгерт! Көн кыска, җомгага чаклы ташып бетерергә кирәк!
Монысы әнигә.
Әни берни дә әйтми. Бу вакытта ул почмак яктагы чаршау артында дәү кызыл чүлмәккә коймак изеп маташа. Тагын күпмедер тыкырдатып ТУГЛЫЙ да чүлмәкне мич алдына, җылыга куя. Аннары тавык чүпләп бетермәстәй вак-төяк эшләрен тегесен тегеләй, монысын болай итә дә чаршауны тартып кече якны бөтенләй каплап куя. Җерли торган кабасын алып лампага якынрак, йөзлек буена килеп утыра.
Тик жерләргә һаман ашыкмый. Орчыгын тезләренә куеп озак кына абыйга карап торганнан соң, сузыла төшеп, аның аркасын капшарга тотына:
— Кара бу сөякләрне? Чыраең да бер дә калмаган, — ди. — Акшарлаган мич төсле.
Мин бер абыйга карыйм, бер мичкә.
— Авырттыңмы әллә?
Абый, китабыннан башын күтәрмичә, юаш кына:
— Ю-у-у-к,— дип суза да борынын тартып куя.
Әмма әни аңа ышанмый, күрәсең, аның матур гына борын канатлары селкенгәли башлый, юка иреннәре кысыла.
— Ашарыңа җитмәгәндер әле!
— Җитмәс! Бер буткалык калды да әле.
Кыш көне без түбән өйдә генә торабыз. (Югары өй бик искергән, аңа утын төткәреп булмый, ди өти.) Түбән өйнең тәрәзә төбе җир белән тигез булганга, ишек алдында уйнап йөрүче жәяүле буран койрыгы белән тәрәзәгә сыйпалып үтә. Кайвакыт, хәле бетеп, тәрәзә төбендә егылып та калгалый.
— Әнә буран да чыккан.— ди әни.— Саламны иртәгә кузгатмый- рак торыргамы әллә? Атнага бер килгән җомга инде ул. Хәмзә дә бер генә кичкә кайткан. Әкренләп ташылыр әле шунда, кечкенә чана белән.
Әти, кулларын баш аегына куйган килеш, түшәмгә текәлгән дә үз уйларына чумган Әллә ишетә ул әни сүзләрен, әллә юк. Аның йөзендә бер генә тамыры да тибрәнми.
IV
Ул вакытта инде апай ла, вак-төяк өй эшләрен бетереп, шул ук лампа яктысына килә. Ул киергесенең бер башын сәкегә куйган да икенче башын тез өсләренә җайлап, алсу төсле ситсыга чынаяк өстеме, нәрсәме. шундый кечкенәрәк бер чигү чигәргә тотына. Көндез тәрәзә янында мин анын шул алсу чүпрәккә карандаш белән тырышып-тырышып
чәчәк бизәкләре төшергәнен карап торганым бар. Менә хәзер апай, тамбур энәләрен шул карандаш эзләреннән йөртеп, дебеттән яшел, зәңгәр, бишни төсле зур-зур чәчәкләр чигә. Апайның кыска гына, кечкенә генә коңгырт бармаклары, бик килешле булып, тегеләй дә болай уйнап кына тора, энәләре бер батырган саен шарт та шорт килә. Аның бармагындагы көмеш балдагы, очкын чәчрәткәндәй, желт-желт итәләр. Күзләре озын кара керфекләре астында бөтенләй йомылып беткән шикелле. Чебен эзләре шикелле генә шул нечкә юлларны ничек күрә икән соң ул? Дебетенең күзәнәкләре ничек төшеп калмый да ничек чәчәген бозып җибәрми икән!
Ул яз көне, менә хәзерге шикелле, башын да күтәрмичә, айлар буе киндерләр, чүпләмле сөлгеләр суга, кыш буе намазлыклар, өстәл япкычлары, кулъяулыклар чигә, һәммәбезгә дә пирчәткәләр. оекбашлар бәйләп бирә. Мин аны. азрак усал булса да. кызганып куям. Менә шулай бер ирек ачмыйча, бөкресен чыгарып, көне-төне чигү чигеп утыру бик туйдыргандыр, ул бик арыгандыр шикелле тоела башлый. Кайчакларда әнн дә әйтә:
— Утырма көн-төн чүпләнеп! Күзеңне бетерерсең, сукыр калырсың! — ди.
— Котың чыкмасын, бернәрсә дә булмас,— ди апай.
Аннары шулай, башы белән киергесенә иелгән килеш, дәшмичә генә чигеп утыра да. бөкрәеп килгән аркасын турайтып, әнинең күзләренә карап тора башлый.— Соң нишлим? Өс-башыма ничек юнәтим? Әти жилкәсенә салынып ятыйммы? Өй тулы жирсез-иманасыз. Ул мескен ничек җиткерсен? Үзең беләсең ич...
Әни белә инде ул, белә. Икмәк салган саен әти аның колагына тукып кына тора:
— Эре иләктән илә, онны күп тотма.
Безнең өйдә әти белән абыйның гына жире бар. Хатын кешеләргә жир бирмиләр, ә мин жир өләшкәч туганлыктан, җирсез калганмын. Жирсез-иманасыз. Әни миңа карап авыр сулап алгалый. Бәлки, ул мине иманасыз булганга кызгануыдыр? Иманасыз...
Кайчагында шулай, жир азлыгы турында сүз чыккач, әти дә әйтеп куйгалый:
— Их. малай-малай! Бер генә атна элегрәк тусаң ни була соң? — ди.
Шундый вакытта миңа бик уңайсыз булып китә. Кеше алдында күл- мәксез-ыштансыз утырган шикелле...
Тик бүген апайның болан беркемгә дә сүз катмыйча, күтәрелеп карамыйча, мыштым гына утыруы бүтәннән булган икән...
Әнн орчыгын берничә мәртәбә зырылдатып алуга, апай аңа әллә ничек кенә итеп ым какты. Әни бераз тынып торганнан соң. бу әйткәннәре үзеннән-үзе телгә килгәндәй, ничектер шома гына итеп, күрше Ибраһим абзыйларның Кибәхужага кунакка китүләре турында әйтеп куйды. Кияүдәге кызлары бала тапкан икән дә. шуңа бәби ашы илтә киткәннәр.
— Менә бит гомер дигәнең! Мәймүнәне әйтүем, әле кайчан гына өреп очырырлык ләтчәдәй бер нечкә генә нәрсә иде. Ни арада китүе дә. ни арада бәби табуы. — Ул күз кырые белән генә әтигә карап алды, бармак очына төкергәләп. орчыгын тагын берәр зырылдатты. — Баягынак Мәликә аулак өй сакларга Өммнкамалны да чакыра кергән иде дә. Иптәш булыр дип...
Әти кеше кайвакытларны әнннең нигә шулай якын юлны ерак итеп, боргалап-сыргалап маташуын сизеп алуга, сүзне тынлап та бетермәс- тән, кырт кисә торган иде:
— Йөрисе түгел! — дип.
Тик бу юлы алай итмәде, апайга ничектер ягымлырак итеп карап куйды. Әтинең күңелен нәрсә йомшартты икән? Апайның «Кертм-.сән
дә жылап үлмәм әле!» дигән сыман сер бирмичә, үзенә күрә тәкәбберләнеп утырдымы? Әллә бик кыен чакларда апайдан үзенең дә акча алып торуы исенә төштеме? Ни әйтсәң дә, начар түгел бит. Ана салынып ятмый. Шул киндер сугулары, чигүләре белән үз өс-башын үзе карый.
Ни булса да болгандыр, әмма бу юлы әтинең тавышы кырыс ишетелмәде:
— Ярар, керсен...
Апай кеше әле шуннан соң да. ашыкмаган кыяфәт белән, оеравык тын утырды. Тик монысы әти әйткән сүзен кире алмагае дип. шигәюдән генә инде аның. «Кара нинди акайды, күзенә ак-кара күренми! Юньлегә шулай җилкенмидер бу!» дисә, җибәрмәсә нишләрсең?
Итәрсең апайны мондый мыштым! Мин аның аулак өйләрдәге тәңкә салыш, арка сугыш уеннарында, ут борчасы шикелле, уйнаклап кына йөрүен әллә ничә күргәнем бар...
Бераздан аны әни үзе кыстый башлады:
— Бар инде, кер! Кара аны. узынасы түгел! Иртә белән яктырганны көтеп ятма, эш күп.
V
Абый әллә кайчан ук әзер иде инде. Ул катыргы тышлы калын китапларны янына тезеп куйган да кыяр-кыймас кына әтигә карап алга- лый. Әти нәрсә укырга куша бит. Бәлки, ул аңа мәдрәсәдә атна буе укыган сабагын тыңлатыр, я. бәлкем, мулла абзыйлар шикелле, кычкырып коръән укырга кушар. Каян беләсең...
Узган ел җәй көне, рамазан аенда әти абыйга кичке намазга кергәч, тәбарәк укытырга маташкан иде бит. Янәсе, мужик кына булсак та без дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел. Мулла-мунтагай булмасак та. без дә коръән җырлата беләбез... Шуның өстенә, абыйның тавышьГ да матур гына икән. Әмма әти бу юлы муллаларның борынына чиертә алмады. Абый укырга җыенып, тамак кыргалап маташкан арада, тәбарәкне мәзин бабай үзе тәгәрәтеп җибәрмәсенме! Өйгә чыккач, әй эләкте абыйга шуның өчен.
— Булмый синнән, жебегән! — диде, төн буе орышып чыкты.
Бу юлы әти аңа китапның зәңгәр тышлысын укырга кушты.
Әни лампаның филтәсен бераз күтәрә төште, яулыгын артка чөеп бәйләде дә колак тирәсендәге чәч бөртекләрен арткарак сыпырып җибәрде. Кеше-кара керәсе юк. әнигә хәзер ул кадәр капланып бетмәсә дә ярый инде. Абый, мәдрәсәдәге шикелле, тезләнеп утырды да. китабының ике канатыннан ике кулы белән тотып, акрын гына укырга тотынды.
Тыштагы суык тәрәзәләргә бозлар катыра, бүрәнәләрне шарт та шорт китерә, аяк баскан саен, тышта кар шыгырдап килә. Ә без менә шулай, бәйрәм алды кичәсе итеп, җылы өйдә, якты лампа тирәсендә рәхәтләнеп китап укып утырабыз.
Миңа әнинең мичкә төшкән күләгәсен карап утыру китап тыңлауга караганда да кызыграк тоела. Әни үзе мич стенасында әллә нинди озын муенлы сәер хайванга атланган бик дәү кеше булып күренә. Аның тәкә башы хәтле орчыгы, үзеннән-үзе аикалып-чайкалып, әле ишеккә таба атыла, әле сәкегә таба. Шул әкәмәтне карап утыра торгач, ул шәүләләр бер дә чын түгелдер, әллә нинди күз буяудыр, я әкияттер кебек тоела башлый.
Утыра торгач, абыйның көйләп-көйләп китап укуы яңадан колакка килеп керә, Ул, аз гына атына биреп, укый да укый Өй эчендә моңарчы ишетелмәгән әллә нинди сәп-сәер ят сүзләр сибелә башлый. Дәгел дип куя, булган ди, сүз арасында һөд-һөд. дөл-дөл, аргамак, фиргавен дип җибәрә, тагын әллә ниләр тезеп китә.
Шунда минем Арча базарына баргач, кибет тәрәзәләрендә кызыктырып яткан төрле төстәге чуп-чуар уенчык әйберләр, кәгазьгә төшерелгән төрле сурәтләр к\з алдыма килә. Алар да. менә шушы сүзләр шикелле үк. ялтыравыклы, шундый ук әллә нинди сәп-сәер. шундый ук аңлашылмый торган ят нәрсәләр иде. Шунлыктандыр бәлки, алар бер колакка кереп алдылармы, һич онытыласылары килмичә, сагыз урынына авыз эчендә әвәләнә, чәйнәлә башлыйлар: һөд-һөд, дөл-дөл,... төр- җәгун...
Мин шунда, иртәгә урамга чыккач, ачуны китергән малайларның авызына китап сүзләре белән чәпәргә дип уйлап куйдым. Тотасың да:
— Әй, төрҗәгун! — дисең.
Озын сыйраклы икән, дөл-дөл кушасың. Ябык икән, анысын, аргамак дип үртисең. Аңгырарак булса, һөд-һөд булып китә...
Абыйның иңбашы аркылы, борынымны сузып, шул сүзләрнең чыккан урыннарын эзләр!ә тотындым. Кызык бит: ничек чыгалар икән ул сүзләр? Җентекләбрәк карый башлагач, китап бите өстендә, сукыр черки хәтле генә, кәкре-бөкре кара бөҗәкләр күренде. Озаграк карап торсаң. алар селкенгән шикелле тоела башлый.
Нәкъ шундый кызыклы нәтиҗәгә килгәндә генә абый «шалт» иттереп маңгайга чиертте. Алай да булмагач, әти күлмәк итәгеннән тартты:
— Тик кенә утырасыңмы син. юкмы? Күләткә! Кыбырсык!
Минем үпкәлисем килә башлады: карап торган өчен генә нигә шулкадәр ачуланырга?
Күтәрелеп карасам, шул арада әнинең дә. әтинең дә чырайлары, сөрем утырган лампа морҗасы төсле, караңгыланып та өлгергән. Әйтерсең, алар бик тә начар берәр эш эшләгәннәр дә бер усал кеше алар- ны шуның өчен әрли дә яный: «Мин сезне шулай итәрмен, болай итәрмен!» дип төрле куркыныч сүзләр белән куркыта. Әти. кашларын җимереп, карасына баткан. Әни әледән-әле уфылдап куя:
— И ходаем, бар икән күрәселәребез... — дип. күзләрен сөрткәли.
Әти белән әнинең бер начарлык та эшләмәүләрен мин яхшы беләм. Шунлыктан, китап аша андый куркыныч сүзләр белән янаучы ул явызга минем ачуым килә башлый. Икенче яктан, бу хәл миңа бик тә сәер тоела. Андый куркыта да, җылата да торган начар китап булгач, нигә укыйлар икән соң аны?
Ярый әле, әтинең башы җитте. Ул шундый хәтәр сүзләр такылдаган өчен, китапка байтак кына вакыт ачулы күзләре белән карап утырды да абыйга кулын селтәде:
—- Ярар, җитте!
Бу вакыт га инде минем башым яман да авыраеп, үзеннән-үзе аска таба тарта, күзләрем түзә алмаслык булып йомыла башлаган иде. Сип аны тырышып-тырышып ачасың, ә ул яңадан йомыла.
Шунда мин аркамда әнинең җылы кулын сизәм. колак төбендә аның күгәрчен гөрләгәндәй йомшак сүзен ишетәм:
— Карасана, күрмиләр дә торам икән ләбаса! Килеп үк җиткәннәр икән бит! Бүген бик күп эшләде шул бу дәү кеше, таулар шуды, кичләр утырды ..
Озак та үтми. мин. башым-аягым белән, иксез-чиксез һәм татлы малайлар йокысына чумам.
VI
Менә бервакыт уянып китсәм, өй эче тып-тын. Бөтенесе йоклаган. Тик мышнаган, борын сызгырган тавышлар гына ишетелә. Бер заман әнә шунда, йөзлек буенда гына, орчык зырылдаганны ишеткәндәй буласың. Үз колагыңа үзен ышана алмыйча, сәерсенеп, башыңны да күтәреп карыйсың, йөзлек буенда бер кеше дә юк әнинең кабасы ла
күренми. Ә орчык дигәнең, нәкъ кич утыргандагы кебек, ишетелер-нше- телмәс кенә тавыш чыгарып, зырылдый да зырылдый. Менә тамаша.
Курка-курка гына почмак якка карасам, имәнеп киттем. Мич алдыннан ут төсле бер күз чекерәеп миңа карап тора! Ул шундый якты, аның авырттыруына түзә алмыйча, күземне йомам. Әмма ул күз кабаклары аша да \ткәрә. Нинди утлы күз икән соң ул? Әгәр мичкә бичура кереп утырган булса? Чормада утырып туңгандыр да өйгә төшкәндер...
Ярыйсы ук шүрләсәм дә. әнине уятырга базмадым, «һи. куян йөрәк, һи. куркак җан». дисә, иртәгә апайларга әйтеп көлдерсә?
Шунда тәрәзәгә күзем төште. Нәкъ безнең лапас өстендә тулган ай эленеп тора. имеш. Әһә. ул күз әнә нәрсә шәүләсе икән! Мин. батырланып. юрганымны ачарак төштем, маңгайга бәреп чыккан тирләрне сөртеп алдым. Ишек алдындагы, лапас түбәсендәге кар өсте шул тикле якты, ул зәңгәрсу очкын булып, җем-җем итеп тора, күзне камаштыра. Минем хәзер үк ишек алдына чыгып китәсем, шул җемелдек кар өстеннән шыгыр-шагыр басып, йөгереп йөрисем килә башлады. Тик шунда келәт янындамы, кайдамы, нәрсәдер, бөтен ишек алдын яңгыратып, «шарт» итеп куйды. Анысы тынуга, аз гына торды да өй почмагы шартлады. Аннары әле өй стенасында, әле келәттә...
Ишек алды хәзер көндезге шикелле эчпошыргыч күңелсез түгел. Ул әкияттәге төсле серле булып, ниндидер тылсым дөньясы булып күренә. Беләм. анда, көндез күреп булмастай, әллә ниләр бардыр. Күктәге йолдызларның һәркайсы йодрык хәтле булып зәңгәр очкыннар чәчрәтеп тора. Айдагы теге кызый шулкадәр ачык күренә, лапас түбәсенә шундый якын тора, әйтерсең, хәзер иелер дә. көянтә-чиләген лапас кыегына элеп, үзе ишек алдында сикереп төшәр кебек.
Шулай да миңа ул кыз хәзер бик моңсу кебек күренде. Теге вакытта. үги анасының җәберләвенә түзә алмыйча, су алырга төшкән җиреннән айга менеп киткән китүен дә... Күрәсең, хәзер ямансулыйдыр. Бәлки. аның әле кире кайтасы да килә торгандыр. Ни әйтсәң дә, ай өсте җир йөзе түгелдер инде. Салкындыр, шыксыздыр. Әнә аның җирдәге иптәш кызлары, аулак өйләрдә бер-берсенә җырлар әйтешеп, шыпырт сүзләр сөйләп, уеннар уйнап рәхәтләнгәннән соң җылы өйләрдә, йомшак урыннарда ничек тәмле итеп йоклап яталар. Ә ул кызый әнә шул боз шикелле салкын ай өстендә көне-төне бер үзе. Әнә хәзер дә, яшьтәшләренең су юлларына карап, ничек моңаеп тора.
VII
Иртә белән мине өйдәге шау-шу уятты. Каяндыр, бик ерактан кәҗә бәтиенең кызганыч тавышы ишетелә, өйдәгеләр. бу тавышның каян килүен белә алмыйча, арлы-бирле сугылалар. Әни бер ягып җибәргән миче янына бара, бер олы якка йөгереп чыга.
— Ай аллам! —ди ул. — Көн бик суык булгач, җылы апара эчертеп чыгарырмын дип кенә керткән идем. Кая олакты соң? Җир йоттымы әллә үзен?!.
Мич башына да күз салдылар, верстак астыннан да карадылар. Юк кына бит кәҗә бәтие. Ә тавышы торган саен кызганычрак булып ишетелә. г 3
Бер заман әни. коты чыгып, мич каршысыннан читкә тайпылды.
— Әстәгъфирулла, тәүбә' Бу ниткән тамаша!..
Карасак, мичтә янып яткан утлы салам кисәкләре як-якка ТУЗГЫДЫ Шулар арасыннан, ямьсез тавыш белән акырып һәм пошкырып.мендәр хәтле ут төенчеге атылып чыкты. Ул башта мич алдыннан туп-туры минем өскә сикерде, сәкедән верстгкка очты, аннан идәнгә атылып туп-туры сулы ләгәнгә барып төште. Идән лач су булды, борыннарга* көйгән йон исе килеп бәрелде. н
Әни, каушавыннан, хәле бетеп, сәкегә ауды.
— Уф, йөрәгем! Аллаң гына орган хайван икәнсең. Тфү. тфү!..
Без, тыела алмыйча, тәгәрәшеп көләргә тотындык. Хәтта әтигә кадәр атына-атына көлде.
— Аһ, сине, шайтан токымы! Кара син аны! Үләсе түгел. Мич түренә җылынырга кергән дә, пешә башлагач, атылып чыкмасынмы!..
Иртәнге чәй вакытында бөтен сөйләгәнебез сап-сары булып көйгән шушы өтек кәҗә бәтие булды.
Ул әле һаман да тынычланып җитә алмый иде. Коты чыгып верстак артына поскан да, кечкенә генә тавыш чыкса да, дерт итеп сискәнеп куя, өзлексез койрыгын уйната, әледән-әле бик яман пошкырып ала иде.
Әти белән абый үз эшләренә киткәннән соң мин дә әлеге яңа киез итегемне эзләргә тотындым.
— Йөрисе түгел! —ди апай. — Күрмисеңмени тәрәзәләрне?
Әнинең дә чыгарасы килми икән;
— Өйдә генә уйнап тор әле, улым, — ди. — Урамга соңрак чыгарсың, җылына төшкәчрәк.
Оекбашымны тарткалап, яңадан сәке өстенә менеп киттем. Шырпы тартмаларыннан өйләр, келәтләр ясадым. Анысы туйдыргач, сәке өстен тау итеп шудым, сәкене тезләнеп тә, түш белән дә, мүкәләп тә, аркылыга да, буйга да уздым. Аннары сәке такталарындагы ботакларны саный торгач, иң кызык, иң серле урынга, чаршауның эчке ягындагы дәү генә ботак тишегенә килеп җиттем.
Их, хәзер яз көне булса! Яз көне шул тишеккә берәр нәрсә тыксаң, менә кайчан була тамаша! Ана каз, ачуланып, елан шикелле ысылдарга тотына. Белмичәрәк бармагыңны сузсаң, көт тә тор, өзә дә ала! Ана каз ояда утырганда үзен борчыганны шул тикле яратмый, син киткәннән соң да әллә нигә чаклы тынычлана алмыйча сукранып утыра.
Әгәр инде шул тишеккә тагын бер-ике атнадан, казның бәбиләре чыгар алдыннан, килеп карасаң, күзеңне ала алмыйча рәхәтләнеп карап торасың. Әй тырыша ул чакны ана каз! Ул үзенең җылы оясында гел кыштыр-кыштыр килә. Томшыгы белән күкәйләренең берсен боланга, икенчесен тегеләйгә әйләндереп-әйләндереп сала. Оясының кайбер төшләрен, үзеннән йолкып алган мамык белән мүкләп, тагын да җылыта төшә. Шул арада үзе шыпырт кына, үз алдына сөйләшкәндәй, пышылдап кына: «кыи-га-га, кыи-га-га» ди. Әни әйтә:
— Ул шулай туачак бәбкәләре белән сөйләшә, ул аларга: «Тизрәк чыгыгыз инде, минем үземә генә бик күңелсез», дип дәшә,—ди.
Менә бер заман, кояш югарырак кутәрелгәч, ата каз килеп өйалды ишеген тыкырдатырга тотына. Әмма күп вакытны әни аны орышып җибәрә.
— Кит моннан, юньсез! Бимазалап йөрисе түгел. Утырсын тыныч кына! — ди ул ана.
Шунда ата каз, башын салындырып, үпкәләгән кыяфәт белән лапаска таба китә. Тик әнинең күздән югалуы була, ул яңадан өйалды ишегенә килеп җитә.
Бу юлы инде ана каз да тавыш бирә. Шуны гына ишетүгә, ата каз. нишләргә белмичә, әй тотына баскан урынында тыпыр-тыпыр биергә! Үзе бии, үзе, бөтен ишек алдын яңгыратып, «кыйгак-кыйгак» дип кычкырып җибәрә. Шулчакны ата каз мина аерата матур булып күречә. Тик менә беләсе иде, нәрсә дип кычкыра икән ул?
— «Беразга ишек алдына чыгып кермисеңме? Бик күрәсем килде», дип әйтә ул ана, — ди әни.
Ата казы шулай бик кыстый башлагач, кайчакларны ана каз, оясының өстен салам белән япкандай итеп, бик ашыгып кына чыгып та кергәли. Алар шунда үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый- боргалый ишек алдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юынып та
алалар. Тик тышта нихәтле күнелле булса да. ана каз бер дә артык юанмый. йөгерә-йөгерә янадан оясына кереп утыра.
Икенче көнне ата каз тагын килеп җитә. Ана казның бүген дә бик чыгасы килә. Ул инде караңгыда утырудан туеп та беткән, бик ябыккан да.
— Сөяккә генә калды инде, мескенем,— ди әни.
Менә ул. чыкмакчы булып, оясыннан кузгала да башлый. Тик шул- чакны нәзек кенә «пип-пип» дигән тавышны ишетүе_ була, урамга чыгу кайгысын шундук онытып та җибәрә. Әй тотына кайгыртырга, әи кыштырдый, әй сөйләшә башлый ана каз! Бер әкәмәт инде. Томшыгы белән күкәенең кабыкларын китеп-китеп ала, нәни бәбкәсенә «кый-гый-гый» дип тавыш биреп, күкәйдән чыгарга булыша. Чыгып җитүенә ул аны борыны белән аркасыннан, тамак асларыннан сыйпагандай итә. шундук үзенең канаты астына, җылыга кертеп җибәрә. Ул тал бәбчеге төсле яшькелт мамыктан гына оешкан шул нәни бәбкәләренә бик ягымлы итеп, пышылдап кына көне буе казлар телендә ниләрдер сөйли, сөйләп сүзен бетерә алмый.
Тагын бер көннән карыйсың, берсеннән берсе матур нәни бәбкәләр, тупырдашып, идәнгә үк коела башлаган булалар. Менә кайчан кызык була ул почмак яктагы тишектән карап торуы!
Тик хәзергә ул кызыкларның берсе дә юк иде әле. Имән чикләвеген урталай кисеп ясаган бөтерчек, зырылдый торгач, сәке астына төшеп китте, шырпы тартмалары белән уйнау да, ишекле-түрле йөгереп йөрү дә — бөтенесе дә туйдырды.
Мин тагын әнигә сарылдым:
— Чыгыйм инде! Ялгыз гына уйнап буламыни!
Әни. яныма килеп, башымнан сыйпады:
— Бик тә суык бит, улым. Әнә, кара әле, бүген кояш та колакланып чыккан. Күрәсеңме?
Карасам, чынлап та шулай икән. Кара син. әй! Кояшның як-ягын- нан, кызгылт-сары булып, дәү-дәү колаклары тырпаеп тора. Әйтерсең, алар суыктан шулай утлы-кызыллы булып яналар.
Әни. минем күлмәк сәдәпләрен төймәләп, тәрәзәгә ишарә итә:
— Әнә андагы урманнарны күрдеңме? Суык бабай әнә нәрсәләр ясап киткән.
Алай икән шул. Без йоклаган арада тәрәзә пыяласына бик матур бизәкләр төшергәннәр. Монда эре яфраклы абага үләне дә бар. чыршы агачлары да. Яфракка да. чәчәккә дә. апайның чигүләренә дә охшаган тагын әллә нинди бизәкләр тезелеп киткән. Бер күз белән карыйсың, алар ут төсле кызыл, күк төсле зәңгәр, самовар төсле алтын булып күренәләр. Икенче күз белән карыйсың, тагын элеккечә көмеш төсле булып калалар.
Апай, җиңнәрен сызганып, самовар агартып маташа. Комга тидергән бармак очы белән самоварга басып бер борып алуы була, түгәрәк тәңкә ки леп чыга, тагын борып ала — тагын тәңкә. Бу тәңкәләр дә бик матур югыйсә. Бер яктан карыйсың, бер төсле җемелди, икенче якка чыгып карыйсың — икенче төсле. Шулай да мина тәрәзәдәге урманнар, гөлләп, чәчәкләр болардан матуррак кебек тоелды. Аларны мин апайга да күрсәттем:
— Апай, болар ничек булган?
Ул. комга буялган бармакларын тазарта-тазарта. бер миңа, бер тәрәзәгә карап торды да яңадан үз эшенә тотынды:
— йөдәтмә әле, — диде. Самоварын коендырды да тагын әйтеп куйды:—Үзе булган.
— Үзе ничек булган?
— Буласы килгәнгә... Син сорасын дип.
Аның урынына әни аңлатып бирде:
— Салкын жидләр ясап киткән аны. улым. Юеш тәрәзәгә салкын жилләр өргән дә шуннан чәчәкләр, агачлар килеп чыккан
Әни дөресен әйтә инде ул. Мин аңа да ышанам. Тик нигәдер минем ул матур бизәкләрне кичәге ай кызы ясап киткәндер, дип уйлыйсым килә. Безнең йокыдан уянганны көтеп-көтеп йөргәндер дә, айның баер вакыты җиткәч:
— «Бу юлы булмады инде, бу килүемдә күрә алмадым».—дип, сәлам хат урынына, шушыларны ясап киткәндер, йокыларыннан уянгач, карасыннар әле бер рәхәтләнеп, дигәндер... Минем хәтта ай кызының безнең ишек алдына төшеп тәрәзәгә тын өреп йөрүләренә кадәр күз алдыма килде.
Абый белән әти бер йөк салам алып кайттылар да икенчесенә киттеләр. Мин моны чана табаннарының тәрәзә яныннан узганда, салкыннан зарлангандай, яман да чыелдауларыннан шәйләп калдым.
Инде кояш та югарырак күтәрелде, тәрәзәдәге бизәкләрнең өске кырыйлары аз гына эри дә башлады. Шуннан сузылган ак ефәк бау төсле кояш яктысына песи кызыл борынын китереп куйды, теге, мичтән өтелеп чыккан кәжә бәтие корсагын җылытырга тотынды.
Тагын нишләргә икән, дип каранып тордым да. түрдәге сандык өс- тенә басып, китап киштәсенә үрелдем. Кичә абый укыган шикелле, ике канатыннан тотып, китап укып җибәрү миңа берни дә түгел. Ничек дисәң, кичә абыйның теге сәп-сәер сүзләрне кайсы китаптан чүпләвен яхшы хәтерләп калган идем.
Әлеге зәңгәрсу катыргы тышлы китапны киштәдән тартып төшерүем булды, кече яктан апай тагын чәчрәп чыкты:
— Әй, син. малай актыгы, кая тыгыласың? Кара син аны, тәһарәт- сез-нисез китап актарасың!
Ул минем кулдагы китапны тартып алып бер ягыннан ачып та карады.
— Җитмәсә тагын бнсмилласын кнрле-башлы тоткан! Кун хәзер үк урынына!
Әни аннан рәхәтләнеп көлде.
— Әй. сине, сине! — диде. — Үзен җиткән кыз. үзең шуны да белмисен! Малайларга нинди тәһарәт булсын? Була калса да, ул аларда күпмегә генә түзә алсын!..
Мине һаман да урамга чыгармыйлар иде әле.
Тагын нишләргә икән соң?
Сандугачны кем үтергән?
I
Кечкенә вакытта мин әти кешеләр һәммәсе дә кырыс холыклы, каты куллы булалар дип уйлый идем. Күрәсең, ул фикер минем башка әллә каян, читтән килеп кермәгәндер. Мин әтинең ачуланган вакытларда яшькелт-зәңгәр күзләренең усал итеп, куркытып каравын, кулларының каты һәм көчле булуын хәтерлим. (Бу кадәресен үз тәнемдә дә сынап караганым бар.)
Мин белә башлаган вакытларда әти илле яшьләр чамасындагы, киң жилкәле, таза гына бер кеше иде. Коңгырт кара чәчендә бер генә бөртек агы да юк. тавышы калын, вак кына тешләре, ап-ак булып, тезелеп кенә торалар Әмма шул матур тешләрнең җемелдәп яктырып китүе, әти кешенең иһаһайлап кычкырып көлүе, әллә индә бер генә, бик сирәк, бәйрәм-сәйрәмнәр дә генә булып, куандыра торган бик тансык вакыйга иде.
2. .К. У/ М S.
Ул йомшаклыкны, изелеп торуны, жебегәнлекне һич тә яратмады. Уңмаган, булдыксыз кешеләрне жене сөйми, андыилар белән алыш- биреш итәргә дә теләми, исәпләшми дә иде. Әтинең шул ук Хәмзә абыйны жәй көне печән өйгән вакытта: «Җебеп торасын, печәнне тиз генә эләктереп алмыйсың!» дип әвеслек өстеннән сугып төшергәне бар. Абый шактый ук биектән егылса да. әтинең моңа исе китмәде. Абый аягына торып басуга:
— Тиз бул! —дип кенә кычкырды.
Мин аның нинди генә кыен чакларда да зарланганын белмим. Ин каты авырган вакытында да ыңгырашканын ишетмәдем.
Кыш уртасының яман да котырынган көннәренең берсе иде. Тышта буран улый, өйдә моржалар үкерә. Тәрәзәләр шакыраеп каткан, бернәрсә күренми.
Менә караңгы да төште, кич булды. Өйдә ут алдылар. Әти һаман юк та юк.
Әни. күршеләргә кереп, сорашып та чыкты, һәммәсе кайтып беткәннәр Тик базар юлында әтине бер генә кеше дә күрмәгән. Әни минут саен ишек алдына, калка төпләренә чыгып керә. Еларга житешеп, нишләргә белмичә, уһылдарга, арлы-бирле сугылырга тотына:
— Ходаем, дөньяларның асты өстеиә килә, тыннар буыла. Күзләрне ачып булмый, ичмасам, бернәрсәләр генә дә күренми! Ниләр генә булды икән? Нишләп кайтмый икән?
Без. бала-чага, мәче балалары сыман, бер-беребезгә сыенып, сәке өстендәге ястык тирәсенә урнаштык. Тыштагы буран бер нечкә тавыш белән елый, бер бүре булып улый. Аның үкерүе күңелләргә шом сала, куркыта. Тышта, ишек алдында, әллә нәрсәләр, әллә кемнәр дию пәриедәй дулап, үкереп, бөтен нәрсәне кырып-жимереп пәриләр сыман. Хәтта абзардагы терлекләргә дә әллә ниләр булыр шикелле.
Буран дулый да дулый, әти һаман юк та юк. Көтә торгач, мин йоклап киткәнмен.
Ярты төннәр узган булыр, бервакыт ишек алдындагы тавышка уяндым. Күземне ачып жибәрсәм. ишектән, бөтен өйне тутырып, башта ургыла-ургыла салкын болыты бәреп керде, аннары шул болыт эчендә дәү бер гәүдә күренде. Әмма аның өсте-башы гел карга баткан, бите белән маңгае урынында тоташ боз гына иде. Кечкенә сеңелем куркуыннан чырылдап жибәрде. Әни. аһылдап, каушап, елый-елый, нәрсәләрдер чишәргә. ш\шы карлы-бозлы куркыныч өем эченнән әтине йолкып алырга кереште. Әтинең киемнәрен, бүрек белән итекләрен көчкә салдырдылар. сакал-мыегыиа, кашларына каткан бармак калынлык боз кисәкләрен ватып-натып алдылар Боларны карап тору гына да куркыныч иде. Аннары аны бик озак удылар, кайнар чәйләр, тагын әллә нәрсәләр эчерттеләр.
Әмма иртә белән мин торганда ул инде верстагы янында эшләп маташа иде.
Авыр тормышны, күрәсең, бераз гына булса да жиңеләйтергә ты-рышкандыр. Ул авылда берүзе диярлек бай гына яшелчә белән жимеш бакчасы үстерде, алма. чия. карлыган, кишер, суган, кәбестә кебекләрне үзе жнтештерде. Малай чакта, билгеле, моның авырлыгы безнең жил- кәгә дә төште. Иптәшләрең шау-гөр килеп )йнап йөргәндә, көтү кайткан вакыттан алып караңгы төшкәнче, кечкенә арбага җигелеп. сәгатьләр буе тау астыннан су ташып кара әле! Инеш шактый ук ерак, тау текә, мичкәләр авыр иде.
Әни. һәрвакыттагыча, абый белән мине кызганып, еш кына сүз дә салгалады:
— Җитеп торырмы әллә? Бик ардылар бугай!..
Әмма әтинең жавабы бик кыска булыр иде:
— Я. я! Эшләп ашасалар, тәмлерәк булыр?.
Зуррак булгач, минем әнигә сәер генә сорау биргәнем бар:
— Нигә син япь-яшь башың белән шундый каты куллы олы кешегә кияүгә чыктың? Синең энең, әти кияү булып баргач. «Безнең тәтәй янында нишләп сакаллы бабай утыра?» дип әйткән бит.
Әни. алдына караган килеш:
— Әйтте шул, — диде. — Моны ишеткәч, әни почмак якка кереп елап чыкты.
Әни үз уйларына чумып байтак кына сүзсез утырды
— Әйтмичә, әйтер дә шул. Элекке хатыны үлеп миңа өйләнгәндә атаңа кырык тулган иде. Сакаллы кеше. Өстәвенә, миннән зуррак ике җиткән кызы, бер егет улы бар.
— Бәлки, сине әби көчләп биргәндер?
Булыр аннан, булыр!
Әнинең анасы — Ерак әбинең бик үзсүзле, бөтенесен үз кулында йомарлап тотарга яратучы нык куллы үткен карчык булуын без. балалар. яхшы ук сизә идек. Асламчы карчык иде ул. Тезенә җиткән аллы- яшелле бикасап камзулын киеп, сатарга дип алып чыккан сөлге-тасты- малын, чиккән намазлыгын, дастар-фәләннәрен төенчеге белән баш өстенә куеп, ара-тирә безгә дә килеп чыккалый торган иде. Аның эше күп, вакыты аз, алыш-биреш итәсе бар. шунлыктан, ул бездә бер кичтән артык кунмый иде шикелле. Тик кадерле кунак булып түр башында гына утыруына карамастан, шул кыска вакыт эчендә дә. беребезнең эшен, икенчебезнең утыру-торуын. ашау-эчүен килештермичә, һәммәсен төзәтергә ярата, бөтенесен үз кубызына биетергә чамалый иде.
— Балаларыңа йомшак торасың, кысыбрак тотмыйсың! —дип әнигә дә эләккәләде.
Безнең әни. алдау-йолдау белән хәйләнең нәрсә икәнен белмичә, һәммәсен турыдан-туры ярып салучы чамасыз да беркатлы кеше иде.
— Юк. үзем риза булмасам, әни көчләп бирмәгән булыр иде. — диде әни. — Яучы җибәргәннән соң. атаң, миңа күренү өченме икән, белмим, киенеп-ясанып безнең урамнан узды. Мин аны койма ярыгыннан карап калдым. Түгәрәк сакаллы, чибәр генә кеше... Шуннан соң аллага тапшырдым шул аннары...
Минем һаман да бик үк ышанып җитәсем килми иде әле.
— Күрше авылда яратып йөргән бер егетең калган түгелме соң?
Әни, миисм якка ачулы караш ташлап, кырт кына яны белән борылды.
— Кайсы лыгырдый аны?.. Юк сүз ул. Булмаганны!.. — Аннары мина туп-туры карап кисәтеп тә куйды; — Сорашма миннән андый нәс- тэләрне. Яхшы түгел!
II
Биш-алты яшькә җиткәч, «әйберләр янында утырып торса да ярар*, дип җәй көннәрендә малайларны базарга алып йөргәли башлыйлар. Ул вакытта Арча базары дүшәмбе көн була торган иде.
Менә әни мине эңгер-меңгер вакытта ук уятты да камзулымны кидерде, аннары, бераз икеләнеп торды да. салкынчарак булып, җилләп тә торганга, бишмәтемне дә бирде. Башыма кәләпүшемне сылап куйды. Минем әле йокым туярга өлгермәгән, күзләрем ачыта, чирәмнең салкын чыгында аякларым чытая. Без киенеп маташканда ишек алды үртасын- да ат җиккән җнреннән әтинең ризасыз тавышы ишетелде;
— Кая. булдыгызмы анда?
Әни. минем кулыма бер телем ипи. бер шакмак шикәр тоттырып, арба янына китерде:
— Хәзер... Менә булдык та.
Әт1 бүреген басыбрак киеп, арбаның алдынарак утырды, мин — анын артына. Әни, капканы ике якка ачып, безгә хәерле юл теләп калды:
— Аллага тапшырдык! Исән-сау йөрегез.
Тау урысын1 узып. Каенсар үрен менгәндә Дәкүчәй алпавытның басуы өстеннән җиз поднос төсле салкын сары кояш күренә башлый. Тик ул җылытмый әле, шунлыктан мин чебиләгән ялан аякларымны саламга төребрәк утырам.
Ул арада аръяктан да. бирге яктан да чыга торгач, безнең шикелле базарчылар биш-алты ук булып китте. Шәбрәк атлы, хәллерәк хуҗалар ярлы-ябагай, я начаррак ат артыннан барырга хурлана да алга чык- макчы б. та. Бүтәннәрнең дә тузан йотып, артта сөйрәләселәре килми. Китә шуннан узыш, китә чабыш! Юл казылмалы, сикәлтәле. Арба үрле-кырлы килеп сикергәләргә тотына. Юка гына салам өстендә, арба белән бергә, мин дә берөзлексез калтырана, дерелди, сикергәлн башлыйм. Мин генә түгел, юл буендагы әремнәр, күпер баганалары дерелди, Каенсарның капка төбендә базарчыларны карап торучы апайларына. җиңгиләренә хәтле дер-дер киләләр шикелле. Эчкә кату чыга, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, хәтта күңелләр болгана башлый.
Тешләрне кысып, үрәчәгә, я астагы тактага ябышасың. Ләкин тәгәрмәчләр казылмага килеп төштеме, барыбер сине арбаның икенче кырыена ыргыта! Әти кинәт кенә атка сугып җибәрдеме, артка мәтәлеп китәсең. Әти кеше борылып бу хурлыкны күргәнче, берни булмагандай, яңадан р урынында утырган булырга кирәк. Шулай булмыйча, кемнең «җебегән!» дигән сүзне ишетәсе, я мыскыллы карашны күрәсе килсен!?
Ниһаять, менә Анбан, менә Казан суындагы тегермән буасының шаулап торган арыгы, менә Арчаның Кабак тавы. Ул биек тә. озын да. Кара бия арбаны көчкә генә сөйрәп менә. Тау астында тимерчеләр ат дагалый, тәгәрмәчкә шин тарта. Шунда ук тезелеп киткән салат заводларыннан бераз татлы да. азрак төче дә, шул ук вакытта кызарып пешкән ипи катысы исен /ә хәтерләтә торган салат исе аңкып тора. Арча кешеләре тәмле йорт сырасын менә шул салаттан пешерәләр инде.
Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяү- леләр белән әллә кайчан тулган. Шул кысынкылыкта әти. кайсын тәртә башы белән бәрдергәләп, кайсы-берсенең арбасын күчәр башы белән эләктергәләп, уртага керә дә атка печән салып аркалыгын төшерә.
Китәр алдыннан:
— Арбадан төшәсе булма! — ди. — Аны кара, йоклама!.. Мин хәзер киләм.
— Я. йокламыйм, карап кына утырам.
Әтинең эше бик күп. Буяучыдан киндер аласы, мал-туар базарында терлек бәяләрен белешәсе, тәрәзә рамына ярыр өчен я чыршы, я нарат такталары табасы, пыяла аласы, бакырчыда самовар борынын төзәттереп чыгасы, замазка ясарга киндер мае белән акбур аласы, әллә кемнәргә бурычын бирәсе, әллә кемнәрдән үзе биреп торганны сорыйсы бар...
Як-ягыңа карыйсың, исләрең китмәле! Әллә канларга хәтле ун-уп- биш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел гөмбәзле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгасы. Нинди
■Тау урысы — Березовка яки Арпаяз Яна саласы дигән күрше рус авылын шулай атыйлар иде.
генә арбалар, нинди генә атлар юк! Чем-кара, тимгел-тимгел тимер күк, алмачуар, кара-туры, арт санына кара бишмәт, түшенә ак алъяпкыч бөркәнгән төсле ала-кола... Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, я кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып бз- зар калачы ашый, кайсының кулында алма, я кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле.
Икенче якка карасам, янәшә арбадагы кызыл кәләпүшле малай яшел көпшәле агач мылтыктан шарт та шорт бөке аттырып утыра. Аннан да арырак берсе курай кычкырта, өченчесе сыбызгы сызгырта. Әмма нәни генә бер кыз ба танып авыз гармуны уйнатып утыруы барысыннан да бигрәк кызыктырды. Иреннәренә тидереп өрүе була, шул кечтеки генә нәрсә искитмәле матур тавышлар чыгара. Әле яшь әтәч кычкырган, әле үрмәкүч тозагына эләккән чебеннәр безелдәгән шикелле.
Әтинең «хәзер» дигәне байтак ук озакка сузылды. Як-ягымдагы бөтен күз күреме җирдә мыжгып, кайнап торган халык диңгезе дә. озак карый торгач, ардыра төште. Нәрсәләр генә, кемнәр генә күзгә чалынмый базарда! Кырыеннан саргылт төлке йоны тырпаеп торган мескен бүрекләр, кара, яшел, зәңгәр кырыйлы төрле картузлар, кызыл, зәңгәр, кара төсле хәтфә кәләпүшләр...
Кояш га югары ук менеп китте. Атлар, печәннәрен ашап бетергәннән соң. чебен белән кигәвен тешләүгә чыдый алмыйча, тып та тып тибенәләр, тынычсызланып башларын чайкый торгач, йөгәннәрен салып, күршеләре белән тешләшергә, чинашырга тотыналар.
Әтине көтә башлауга инде биш былтыр. Хәзер инде базар шау- шуына колаклар тонып бара. Ашыйсы да бик килә, эчәсе дә.
Утыра торгач, агач мылтыклар да онытыла, авыз гармуннары белән сыбызгы тавышы да колакка керми башлый. Ничектер, үзеннән-үзе, чаттагы йортка күз төшә. Аның ишеге өстенә ләү ак чәйнек белән чынаяк сурәте ясап куйганнар. Ачык тәрәзәдән кешеләрнең кызарып- бүртенеп ашап-эчеп утырулары күренә. Ул яктан, бик тәмле булып, борыннарны кытыклап, әле генә мичтән чыккан ак күмәч исе. майгл кыздырылган суганлы бәрәңге исе килә. Шул тәмле ризыкларны ашап утыруы нинди рәхәттер... Авыр сулап куясың да тагын читкә борыласың.
Әти киткән якка озак карап утыра торгач, баш. авыр нәрсә таккан шикелле, торган саен авырая башлый. Базарның гүләгән тавышы да акрын-акрын һаман тоныклана, басыла бара .
Менә бер заман колак төбендә генә әти тавышы ишетелә:
•— Әй, малай! Эрегәнсең бит! Әйберләреңне алып китсәләр!..
— Юк, әти, мин карап кына утырдым...
Әти мина күзен тутырып бер карап ала да, тире эчле мескен бүреген салып, кәләпүше белән башын җилләтергә тотына. Аннары өстендәге бишмәтенең, ул бишмәт эчендәге камзулының төймәләрен ычкындырып, күкрәк тирәләрен җилләтергә тотына. Көн эссе. Казаки генә кис.» дә бик җиткән дә бит. югыйсә. Бервакыт әни шулай дигәч, әги аны пыр туздырып орышып ташлады:
— Казакичан генә йөрергә син мине яшь-җилбәзәк дип белдеңмени?
Олы кешегә алай килешми икән шул ..
Әти, бераз җилләнгәннән соң. атның аркалыкларын күтәреп, йөгән тезгенен дугага бәйләде:
— Әйдә, Ләвәнтн кибетеннән пыяла белән буяу гына алыйк та, бакырчы белән буяучыга сугылгач, чәйгә керербез.
Ләвәнтидә алган бер әрҗә пыяланы әти. яны белән саламга утыртып. арбаның нәкъ урта бер җиренә, бер якка да аумастай итеп ныгытып бәйләгәч, буяучыга киттек.
Буяучының арбасы тулы зәңгәргә манган киндер. Алары ирләргә күлмәклек. Арада чәчәкле итеп манганнары да бар. Анысы алача. Буяучы агайның кулы беләгенә тикле зәп-зәнгәр. Ул әтидән бармак озынлыгы, урталай'ярылган тамгалы сөям кисәген ала да ш\ның киндер башына тагылган икенче яртысын эзләргә тотына. Тапканнан соң ике яртыны бергә куеп карый да киндерне әтигә суза: .
— Менә киндер. Мә, рәхәтлән!
Аннары бакырчыдан самоварны алып чыктык. Шуннан соң безнең эш бетә, ырып-ерып урамнан барганда бер авылдаш очрый да алар әти белән киңәшеп алалар.
— Бәшир, син чәйгә кемгә кермәкче? Тау башы Ивангамы, әллә сәгатьче Метригәме?
— Юк. аларга кермибез, — ди әти. — Аларга базарчы күп төшә. Бер тиенлек марҗага керик. Очсызгарак та килер, сырасы да тәмле була.
— Әйдә алайса. Аның самовары да зур, чәй эчкәнгә дә бер генә тиен ала.
Чәйгә кергәч, әти белән әлеге авылдаш, үзләре түргә узып, самовар янына утырдылар Аның малае белән безгә калын гына бер телем калач белән бер стакан йорт сырасы тоттырдылар. Без. чәйгә берәр тиен түләмәс өчен, өстәлгә якын да килмичә, ишек янында гына утырдык.
Кайткан вакытта мин инде арба төбендә үрле-кырлы сикерүдән дә. эчкә кату чыгудан да курыкмый идем. Чөнки әти. пыяланы ватмас өчен, атлатып кына кайта. «Базары уңган» атналарда аның чырае да ачык була. Арбаның үрәчәсенә жайлы гына итеп утыра да, әллә кайдагы еракларга караган килеш, авыз эченнән ниләрдер көйләп тә куйгалый. Ар а-тирә миңа борылып берәр жылы сүз дә әйткәли, аркадан сыйпаган чаклары да була...
Шундый вакытта әти миңа алай бик үк каты өрәкле кеше түгелдер шикелле дә тоела башлый. Аңа сыеныбрак утырасы, тагын берәр ягымлы сүз ишетәсе, һич булмаса. дилбегәне сорап алып, атны үзем тотып кайтасы, шулай итеп үземнең «дәү үскәнне», «эшкә ярый башлаганны» да күрсәтәсе килгәли. Тик әллә кыюлык житми, әллә бүтән берәр нәрсә тыеп тора, нидер «жибәреп» бетерми. Миңа ул турыда уйланып, омсы- нып кына калырга туры килә иде.
Ill
Менә әти озын себерке белән, зур-зур селтәнеп, ямь-яшел ишек аллы чирәмен, я урамны себереп йөри. Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән. Урам буендагы канәфер куакларының шау чәчәккә күмелеп, бөтен тнрә-якка хуш ис бөркеп утырган чаклары. Бу тирәдән узучы яшь җилбәзәк, бигрәк тә кызлар, канәфер чәчәгенең урам якка салынып торган зур-зур тәлгәшләренә сокланып, бу тирәдән аерылып китә алмыйлар. Узып киткән булалар да кыяр-кыймас кына яңадан әйләнеп киләләр 1 ыкрыкка кереп күренмәс булалар да бераздан, күзгә чалынмаска тырышып, тагын койма буена киләләр. Чәчәкне бик сорарлар иде, әти шунда, кыюлыклары җитми.
Канәфер шундый шау чәчәктә вакытларда, кайчакны безнең тирәгә аргы якның Мөхтн дигән акылга сайрак бер карт егете килеп чыккалый торган иде. Битен коңгырт сакал-мыек баскан, аягында ыштыр белән чабата, өстендә кулдан суккан ашъяулык төсле кызыл шакмаклы күлмәк. Ул кайчандыр кышкы буранда адашып аяк бармакларын өшеткән дә хәзер, әллә ничек, бик җайсыз итеп, алга таба йөгенеп, бер атлаган саен калкынып, аягының ярты табанына гына басып йөри. Шулай да үзе бик таза, жәй буе көтү көтә, чыбыркыны бик хәтәр шартлата.
Шул Мөхти әтинен урам себерә торгач бакча турысына килеп җитүен көтеп тора да балалар шикелле ялынырга тотына
— Карале, Бәшир абзый! Миңа шул чәчәгеңне кечтеки генә өзеп бирче, ә?
Әти егетне кире борып та жибәрми, бик ашыгып чәчәк чемнәрен дә сындыртмый. Себерүен һаман дәвам иттереп:
— Ниямәрсәгә кирәк соң чәчәк сина? — дигән була.
Мөхтинең йөзендә, елмаюны хәтерләтердәй, бер яктылык күренеп китә. Ул нәрсәдәндер уңайсызланган, оялган да шикелле. Кесәсеннән кечерәк бер шешә дә чыгара. Үзе, кыенсынып, читкә караган килеш, нигәдер бөкрәя төшеп кет-кет көләргә тотына:
— Әнә, кызлар ич, Бәшир абзый, кызлар! Без сина кияүгә чыгабыз, лиләр, хи-хи-хи. Тик первай башта туйга тикле син безгә шул чәчәктән ислемай ясап бир. дип йөдәтәләр, хи-хи-хи...
Әти, себерке сабына таянып, Мөхтигә карап тора башлый.
— Ярар, бирим инде алай бик кирәк булгач. Тик туеңа мине дә чакырырсыңмы икән сон?
Мөхти, куанычыннан нишләргә белмичә, кулларын уа-уа, баскан уры-нында тыпырдарга тотына.
— Чакырам, Бәшир абзый, жир йотсын, чакырам! Син түр башында булырсың
Әти, койма аша үрелеп, Мөхтигә өч-лүрт чем канәфер чәчәге өзеп бирә
Мөхти, чәчәкне йомарлап бүреге эченә тутырганнан сон, бик канәгать кыяфәттә үз ягына төшеп китә. Тыкрыкка керүе була, кычкырып җырлап жибәрүе була:
Яшел сабыным,
Зәнгәр сабыным. Улак башында, жанкаем...
Бер суза да, жырының кайтавазын ишетергә теләгәндәй, беравык тынлап бара. Аннары җан-фәрманга тагын шул ук җырны кабатлый.
Узган ел да шушы ук жыр иде, быел да шул ук. Аның сүзләре артмый да. кимеми дә. Шул жыр сабан туе кичендә кызлар уенында җырларга да ярын, басуда көтү артыннан йөргәндә дә.
Шунда яшь-жилбәзәктән берәрсе көлеп җибәрсә, андыйларны әти һич ошатмый иде
— Ниярсәгә тешеңне ыржайттың? Кем көлкерәктер бит әле — сипме, диванамы?
IV
Безнең урам буендагы агач бакчасына, әллә андагы яман да учарланып үскән шомырт агачына, әллә карт миләшкә, сандугач ияләнгән иде. Аны ел саен көтеп ала торган булдылар. Кичләрен сандугач сайравын якын-тирә күршеләр белән капка төбенә җыелып яратып тыңлыйлар. Әгәр берәр кичне сандугач моңы ишетелмнрәк торса, борчыла башлый торганнар иде.
Җәй башының бер иртәсен лә сандугачны үле хәлендә таптылар. Мнна, ялан аяклы пырдымсыз бер малайга, монда искитәрлек берни лә юк иде Бакчаларда, әвен тирәләрендә анлыйны азмы очраткан! Әмма әтинең зур гәүдәсе, сакаллы башы белән шушы кеп-кечкенә кошчыкның үле гәүдәсе өстенә иелүен, аны дәү куллары белән кадерләп тотуын күрүгә, мин сәерсенеп калдым.
— Кайсы имансызынын эше бу? — ди әти. — Кемгә дөнья тарайган? 11 нәләш! Муеннары сынгыры!
О’.зк кайгырышкан, уйлашканнан соң, сандугачны Әхәт дигән күрше егете үтергәндер дигән фикергә килделәр. Аларча моның нигезе дә бар
икән. Безнен апайның аулак өйләрдә, кичке уеннарда шул усал егег белән бергәрәк булуы, бер-берсенә ниндидер шыпырт сүзләр әйтүләре минем дә күзгә чалынганы бар. Моны әти белән әни дә беләләр, тик апайның бу эшен һич өнәмиләр икән. Ник дигәндә, әгәр эш зурга китә калса, апай шул йортсыз-җирсез батрак егеткә чыгып харап булмагае дип куркалар.
Менә шул Әхәт кичен апай белән сөйләшеп утырганда, сандугач тавышы боларга сөйләшергә уңайсызлаган да, янәсе, егет аны агач башыннан бәреп төшергән була. Әти шундук аны:
— һи, зимагур, кансыз! — дип. кат-кат сүгеп ташлады.
Әгәр Әхәт бу йортка тагын берәр тапкыр аяк басасы булса, әти аны уңлы-суллы яңакларга булды. Монысы мине сагайтты да. кызыктырып та куйды. Әти яңаклаганда Әхәт нишләр икән? Яшьрәк чагында әти суккач, аның бармак эзләре фәлән кешенең яңагында әллә ни көнгә кадәр кара көеп, күпереп йөргән, диләр бит.
Сандугачны шомырт төбенә әти үз кулы белән күмде, каберен учлары белән тигезләп куйды. Әхәтләр ягына йодрык күрсәтеп тагын бер янап алды:
— Бер килеп капмассыңмы әле, ристан! Мин сине!..
Әти лапас тирәсенә китеп күренмәс булуга, югары өйдән елардай булып апай килеп төште. Әнинең иңбашына ябышып:
— Нахак, нахак!—дип пышылдады. — Ходаем! Белмәгән, күрмәгән көйгә! Нишләп ул тисен? Ничек кулы барсын? Юк. юк! Килгәне дә юк, тигәне дә юк! Нахак бу! Нахак!..
Күреп торам, әни ышанырга да, ышанмаска да белмичә ике ут арасында калды.
— Тик торганда ник үлгән соң?
— Мин каян белим? Я карчыга типкәндер, я әҗәле җиткәндер...
Әни белән апай шуның белән баш ватып торганда, күрше кызлары мине, пышылдап, үз яннарына дәштеләр. Нигә бу хәтле әтәләнәләр, нигә бик ягымлы сүзләр әйтәләр? Юкка гына түгел икән. Койма ярыгыннан күзләрен елтыратып, берсен берсе бүлдереп юмаларга тотындылар:
— Гомәр җаным! — диләр болар —Шул тирәдән эзләп карасана: сандугачның канатымы, я булмаса. берәр каурыемы төшеп калмадымы икән?.. Бик тә кирәк иде. бик тә!
Мин моның сәбәбен соңыннан гына белдем: сандугач канаты—сөйдергеч икән! Әгәр сандугачның я каурые, я канаты белән егетнең берәр җирен сыйпасаң, ул егет кызны шул сулышта ук ярата башлый икән...
Язгы сабан туйлары
1
Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без. малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, мәдрәсәдән кайтышлый урам тутырып кар атышалар. Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләрең чагыла. Көн уртасында тып-тып түбәдән тамган көмеш тамчыларда яз кояшы чагылып китә, түбәдән ватылып төшкән боз кисәкләренең зыңгылдавында да күптән үк сагындырган яз авазы яңгырый.
Иртә белән чыксаң, тыкрык буендагы сәрби агачында боргалана- боргалана эшләкн сайрый:
— «Эшләкн, эшләки, эшләмәсәң хаста ки»,— ди. Җимеш бакча
сына, түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә. Ул көяз кошларның әле мамык бүрекләрен күпертеп, әле кызыл түшләрен киереп тәрәзә каршында боргаланулары сабан туе күлмәген күрсәтергә чыккан купшы кызлар көязлегенә охшамыймыни?
Алар артыннан озак та үтми, беркөнне йокыдан торуыңа, укалы муеннарын елтыратып, сыерчыклар кайтып төшкән була Алар ерак илләрдән кайта торгач, бик арыганнар, ябыгып беткәннәр Шулай да өйләренә кайту шатлыгыннан сайрамыйча түзә алмыйлар Чыгалар өйләрдән апайлар, җиңгиләр. бала-чагалар Китә куану, соклану. Кайсы карга тәгәрәп китә, кайсы:
— Авырлыкка җиңеллек! — дип сикергәләргә тотына.
Беркөнне карыйсың, мәчет янындагы мәйданда кар эреп беткән дә ашъяулык кадәр генә җир чыккан. Салкын кар суы ялан аякны өтеп- өтел ала. Соңыннан аягың чебилисен дә. моның өчен өйдәгеләрдән эләгәсең лә беләсең. Шулай да кайсы гына малайның, аяк киемен салып ыргытып, эссе табага баскандай, шул юеш. йомшак җир өстендә сикер* гәләгәне юк икән?..
Ә сабан туе һаман килә, һаман якыная бара.
Менә беркөнне, кичкә таба, тау астындагы тын инешкә кинәт әллә ни була. Ул. авыр эшкә тотынган сыман, уфылдый, көчәнергә керешә. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатыр-шотыр китереп ватып ыргыта да кабарынып, бүртенеп өскә бәреп чыга. Килеп чыга да. күрәсең, яз кояшы аның башын әйләндерә торгандыр, ул шунда котырына, тилерә башлый. Шашынудан кая барып бәреләсен белмичә, башта авыл уртасындагы күпергә, аннары зират янындагы тегермән буасына ташлана. Берни дә каршы тора алмый котырынган ташуга! Юлында нәрсә очрый, һәммәсен, сыер теле белән ялагайдай, сыпырып кына алып китә: карт өянкеләрне сындырып ыргыта, күпер төбендәге тау-тау тирес, кар. боз өемнәрен кубарып ала. иске мунчаларны, печән кибәннәрен агызып китә.
Шул кичтән башлап авыл тынлыгына яна аваз өстәлә: ташу шаулавы Иртән торып чыгасың — шаулый, төнен тыңлыйсың — шаулый. Китә шуннан салам яндырып ут көймәләре агызулар, китә су буенда чыр-чу килеп сикерешү, шаярышулар.
Ул арада инде түбәрәк урыннар бөтенләй ачылып, җир өсте ала- кола була, тик басу юллары гына эреп бетә алмыйча, боргаланган соры елан булып, сыртларын тырпайтып яталар. Сәрби агачларының ябышкак бөреләре буртеп чыга. Кыяр-кыймас кына борын төртә башлаган чирәмлектә малай-шалай сабан туе алдыннан көч сынашырга тотына. Бер мактанчыграгы икенчесенең каршысына басып, нәкъ әкият батырлары сыман:
— Алыштанмы, салыштанмы? — дигән була.
Каршы чыгасы малайның да сер бирәсе килми. Ыштанын күтәргә- ләп, я бүреген төзәтеп;
— Алыштан да булыр, салыштан да!.. — дип куя.
Бер-берсеиең биленнән кысып алалар да әй тотыналар әйләнергә. Әйтерсең, чын батырлар. Әле берсе алып карый, әле икенчесе...
Сабан туе дигәнебез юлдасын юлда инде. Шулай да килеп җитми әле. Әмма ул бер көн узган саен, гел якыная бара. Аның якынаюын кешеләр генә түгел, хәтта атлар да сизә. Яшь айгырлар, байталлар, чабыш атлары, аран тәрәзәләреннән башларын сузып, озак-озак кырлардан. болыннардан агылган җылымса яз һавасын исниләр. Исниләр дә дәртләнеп, дулкынланып кешнәргә тотыналар.
Мәйдан тотасы атларны бер эшкә дә җикми башлыйлар. Эчләре җыелып килсен, сулышлары иркен булсын өчен, аларга ипи белән солы гына аша галар. Койрыкларын кыска гына бәйләп, аякларын «кыздырырга» йөртәләр Алар басу юлы белән иртүк чыгып китәләр дә әллә
кайлардан әйләнеп, тирләп, тартылып, тез тинентен пычракка батып кайталар.
Чабыш атлары узып барганда без, уеннарны онытып, тып-тын кала идек. Шулар арасында кайсыдыр канатлы булса? Атның канатлылары да була ди бит. Болай карап торырга гел безнең сука атлары шикелле үк алар. Әмма андыйларның яшерен канаты була, имеш. Ул канатын оеркемгә дә, хәтта хуҗасына да күрсәтми икән. Тик төнлә йоклаганда гына иркенләп канатын җәеп сала, ди. Шуның өчен шул төнлә белән ат янына чыкканда ерактан ук тамак кыргалап, дәшкәләп, ничек тә тавыш биреп барырга кирәк. Югыйсә, кинәт өстенә барып чыксаң, ат канатын җыярга өлгерә алмыйча, гарипләнеп кала икән дә, аннан соң гомер буена мантымый, имеш ди.
Әнә, сөйлиләр бит. Әллә безнең авылның, әллә икенче авылның бер кешесе шулай дәшми-тынмый гына аранга барып кергән икән, атның нәкъ канатларын җәеп йоклап яткан чагы булган. Шунда аты телгә килеп әйткән, ди:
— И Сәйфетдин, Сәйфетдин, үз бәхетеңнең үзең кадерен белмәдең. Моннан соң гомергә дә юньле ат чырае күрмәссең, — дип. Үзе бераздан ук чирләп үлеп тә киткән, ди.
Канатлы ат, әкияттәге корчаңгы тай шикелле, күрер күзгә бик тә ябык, бер дә күз төшерерлек, кеше кызыгырлык булмый, имеш ди. Без, ике күзебезне дүрт итеп, шундыйрак атка текәләбез: шунысы түгелме икән, әллә менә монысымы икән?.. Ник дисәң, һәрбер малайның күңел түрендә мавыктыргыч бер яшерен уе бар: дәүрәк үскәч, ул шундый канатлы атка атланып, әллә канларга, икенче бер ямьле, матур дөньяга очасы бар кебегрәк сизенеп йөри...
һаман якыная сабан туе, менә килеп тә җитә. Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, төрле төскә буялган күкәйләре, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, эрбет чикләвекләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары, кыскасы, бөтен ша>-шуы һәм бизәкле, чүп-чуар төстәге төрле куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга сабан туе әнә шулай килә иде...
II
Иртәгә сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән! Көне б>е урамнан кайтып кергән юк, телең чыгардай булып арылган. Инде күзләрең дә йомылып, йоклап та барасың. Юк, кая ул! йоклыйм гына дигәндә, күрше малайларының сабан туена дип тектергән яңа күлмәкләре, камзуллары, я булмаса яңа кәләпүшләре күз алдына килә. Кайсысының кәләпүше чем-кара, кайсысының зәңгәр хәтфәдән. Чуклы кызыл кәләпүш булса, анысы инде бигрәк тә күзне кыздыра. Сузылып кына үзеңнең баш очына әзерләп куйган киемнәреңне капшап карыйсың да авыр сулап куясың.
— Йокла, улым, йокла, — ди әни. — Юып җибәргәченнән, хәзер синең кәләпүшең дә бер дә ичмасам яңадан ким түгел!
Өммикамал апай белән алар казанда иртәгә бала-чагага өләшәсе күкәйләрне, суган кабыгы салып, буяп маташалар.
Койма буеннан, чулпыларын чылтыратып, үзара көлешә-чыркылда- ша. кызлар узып бара. Баш очындагы тәрәзәдән язгы җылымса җирнең бераз гына татлырак, бераз гына ниндидер үлән исләрен дә хәтерләтә торган ягымлы исе бөркелә башлый да, шушы рәхәткә тирбәлеп, йоклап та китәсең.
Иртә белән шыгырдап ишек ачылган тавышка уяндым. Кая ул бүтән көннәрдәге шикелле ялкаулану, киерелеп-сузылып, иркәләнеп яту! Күлмәк белән чалбарны эләктереп, сикереп тә төштем, киенеп тә алдым.
Кичтән никадәр генә хәстәрләнеп ятсам да. барыбер сояга калганмын. Әни кемнәр беләндер сөйләшә, ишек янында кемнәрдер кыштырдый. Аларнын шәүләләре генә күренә. Ник дисән. әле тан яна беленеп килә. Бүтән көнне булса, болай караңгыда кармаланмаслар, ут алган булырлар иде. Әмма мин бүген юри ут кабызмыйлар дип уйлыйм. Чөнки әгәр яктыртсаң, сабан туе иртәләреидә генә була торган бу үзалдына бер моңсу мизгел юкка чыгар да балалар куанычының кайсы ягылыр китек булыр кебек иде.
Ул арала тагын бер төркем килеп керде. Әни күчтәнәчләрен ала да ишек янында шәүләләре генә шәпләнеп торган эреле-ваклы балалар каршысына килеп баса:
— И оланнар, сезне кем балалары дип кенә әйтим соң? —ди.
Тегеләрнең тыелып кына хихылдаулары ишетелә. Шаян гына балалар тавышы:
— Танымыйсыңмыни?— ди. — Бәдерниса белән Хәерниса, Халисә белән Мәликә ич без!
Әни бот чабып үкенергә тотына:
— Әй аллам, менә син! — ди. — Оятлы була язганмын лабаса! Туганнар икән бит сез!
Берсе артыннан берсе икешәр, өчәр, дүртәр булып керә торалар, күчтәнәч алып чыга торалар. Аларнын якынлыкларына карап, әни күбесенчә кызыл башлы тастымалдан әтмәлләгән кечкенә капчыкларына, я йомырка, я кызыл билле прәннек, я ак төш салып чыгара. Туган-тумача, кардәш-ыруга кергәндә үзеңә дә шундыйрак күчтәнәч бирәләр. Базар прәннеге алырга, я ак төш пешерергә хәленнән килми икән, төш дигәнне арыш оныннан да куырып куялар. Сабан туенда нинди генә күчтәнәч бирсәләр дә гаепләштән, үпкәләштән булмый. Хәзинәдә бары. Ни генә булса да ихлас күңелдән.
Шулай таң тишегеннән торып, күрше-күләнгә, аргы һәм бирге очтагы кардәш ыруга кереп-чыгып йөри торгач, кояш чыга, көн була. Апай пешергән бәйрәм коймагын аннан-моннан гына капкалап урамга ашыгасың.
Капка төпләре тулы бала-чага. Китә мактану, китә кәпәренү. Кем күпме йомырка җыйган, кызылы күпме дә, бишние күпме? Әчтерхан чикләвеге белән конфетлар кемнәргә эләккән? Мактанчыграк малайлар. көрәшчеләр кебек кыланып, күкәйләрен чарт та чорт маңгайларына бәреп ваталар да шундук мүкелдәтеп ашап та куялар. Маңгай кызара кызаруын, кайберсенең күбеп тә чыккалый. һи, аның ише генә! Сабан туе бит!..
Ул арада инде урам тагын ла җанлана төшә. Аллы-гөлле яна күлмәкләрен киеп, бидәр-бнләр эре чәчәкле чуар алъяпкычларын ябып капка төпләренә курчак шикелле кечкенә кызлар килеп чыга. Уникешәр бала итәкле зәңгәр, яшел, алсу күлмәк кигән купшы кызлар, кәз-кәз басып, чулпыларын чылтыр-чылтыр китереп каядыр йомыш белән баралар. Ак, зәңгәр, я алсу сатин күлмәк өстеннән җиңсез кара камзул киеп, кәләпүшләрен кыңгыр салган мут егетләр, гармунчыны ияртеп, каядыр үз юллары белән китәләр. Капка төбенә бәйрәмчә киенгән картлар чыгып баса.
Тагын бераздан урамнар атларының ял-койрыкларына кызыт чуклар таккан егетләр, яшүсмер малайлар белән тула. Алар йорттан- йортка кереп, шау-гөр килеп, йомырка жыеп йөриләр. Шул арада, гармун тартып, җырлап та җибәргәлиләр. Сабан туеның беренче көнендә шул йомырка белән мәйдан ачыла. Башта балалар көрәшә, аннары олылар тотына. Йөгерешәләр, чүлмәк ваталар, аркан тартышып уйныйлар. хәтта ат чабышлары да булып ала.
Әмма болар һәммәсе дә сабан туеның бнемилласы 1ына әле
Безнен Арча ягында сабан туеның каймагы, иң шау-шулы, иң күңелле өлеше, көрәш белән чабышларның да иң кәттәсе икенче көнне башлана.
III
Менә бер заман югары очтан, үзенең салпы колаклы, дәү корсаклы күк алашасына атланып, Гыйбаш абзый килеп чыга. Аның кулында озын гына ап-ак сөян колга. Бүген инде ул кичәге шикелле үзенең егетләре белән өй борынча кереп йөрми, юк. Бүген алар ике сабан туе арасында килен булып төшкән яшьләргә, җиткән кызларга гына туктыйлар.
Без, малайлар, койрыкларына тагылгандай, шушы атлылар артыннан теркелдибез. Алар чаба икән, без йөгерәбез, берәр йортның капка төбенә килеп туктыйлар икән, койма ярыкларына, киртәләргә сарылабыз.
Мин үзем, күбесенчә. Гыйбаш абзый тирәсендә бөтерелә идем. Зерә дә кәмит кеше ул Гыйбаш абзый. Кайчан гына булмасын, башына тузмый да, яңармый да торган шул ямьшәйгән ак киез эшләпәсен, өстенә ачык изүле зәңгәр киндер күлмәген кияр, аның өстеннән озын киндер алъяпкычын ябар. Аягында сабан туе хөрмәтенә әле беренче генә тапкыр киеп чыккан озын кунычлы ап-ак оек, яңа кәвеш кебек, баскан саен шыгырт-шыгырт итә торган өр-яңа чабата. Дәү битле, озын гына борынлы, түгәрәк сакаллы, борын эче белән тыңкышланып сөйләшүче аз сүзле, салмак кына бер пошынмас бәндә. Аның бүтәннәргә охшамаган юньле яклары да күп кенә. Сабан туенда йомырка белән сөлге- тастымалны, анысын инде — ташка тамга салган—һәр елны ул җыя. Җир бүлгәндә, печән өләшкәндә шобага белән сажин таяклары да аның кулында була. Тик аның белән генә бетми. Гыйбаш абзый, халыкка йөрергә якын да, җайлы да булсын дип, тау кырыйларын казып яна юл сала; кырын-ярын юлларны әледән-әле тигезләп тора, язын-көзен томалана башлаган чишмәләрне ул тазарта, «мал эчерергә дә кирәк, урак өстендә үзебезгә дә су якын булыр» дип, әллә кайлардагы басу түрләрендә яна чишмәләрне ул казып чыгара. Бу изге хезмәтләре өчен аңа рәхмәт яудыралар, аны бөтен авыл ярата.
Әмма олылар аның турында бүтәнчәрәк тә сөйлиләр. Имештер, шундый эшләр белән бик озак мавыккан көннәрдә Гыйбаш абзыйның хатыны еш кына тавыш күтәрә икән:
— «И. хода бәндәсе! Ягарыңа утының, ипи салырга оның юк. Кая йөрисең? Ни пычагыма дип бөтен көчеңне алабай койрыгы астына ташлыйсың!»— дип пыр туздыра, имеш.
Олылар, мыек астыннан гына елмайгалап, аның киез итекне бик оста басуы турында да сөйли торганнар иде. Гыйбаш абзый баскан итек, никадәр генә озак киелмәсен, берничек тә тузмый, дөресрәге, бөтенләй туза алмый, кешенең гомере буена җитә, ди. Тик шул ягы гына шәп үк түгел, диләр, бу баскан итекне киюче бик сирәк була икән. Ник дигәндә, Гыйбаш абзый йонны да алып кала, басып бирергә вәгъдә дә итә, тик басарга гына ашыкмый, имеш. Каймакларны аның вәгъдәсе хәтта әллә ничә елга сузыла, йонны чормада көяләр турап бетерә, ә итек дигәнең һаман басылмый да басылмый, ди. Шунысы кызык, аннан барыбер өмег өзмиләр, хәтта ачуланмыйлар да, тик, көяләргә азык итеп, яңа йон гына китерәләр икән.
Хәзер менә шул абзый, җиткән кызлар, яшь киленнәр саен туктый торгач, ялкау алашасына чөңгерә-чөңгерә, безнең капка төбенә килеп туктады.
Безнең апай - лге-тастымал сугуы, төрле йорт әйберләрен оста чигүе белән дан тоткан кыз булганлыктан, бүтәннәрдән уздырып, сабан туена ел саен берәр зат әйбер бүләк итә торган иде. Менә хә^ер дә
капка төбенә килеп бөялгән егетләр, атларын биетеп, тәрәзәгә карый- карый яман да телләренә салынырга тотындылар:
— Кая сон? Өммикамал өйдәме? Сөлгеләре чөйдәме?
— Егетләр! Бәшир абзый үзе чыккан, зурлаган!
— Зифа тәтәй, нихәлләр? Көттегезме? Бег килдек!
Әни, авызын каплый төшеп, елмаебрак өйалды ишегеннән карап тора иде. Атлы егетләр арасында Әхәтне күргәч, ул әтигә текәлеп сагаеп калды. Әхәт турында әйтеп куйган сүзе бар лабаса. Каты бәрелмәгәе! Әмма әтинең елмаюын күргәч, әни, йөзе ачылып, рәхмәт әйткән сыман башын игәләргә тотынды.
— Шуна сәерсенеп торам, —диде әти. — Яшь килен безгә төшмәде ич, әнә, күршедә! Монда ялгыш туктадыгыз түгелме?
Алдарак торган егетләр шаркылдап көлделәр.
— Ха, ха, ха! Инде дә, Бәшир абзый, хитри син! Бер дә ялгыш түгел, тач өстенә бастырдык.
— Елның елында шулай бит!
— Өммикамалның бүләге бөтен сабан туена ямь бирә!
— Кая соң үзе, ник чыкмый?
Апай әллә кайчан ук әзер иде. Ул шәл яулыгының бер почмагын авызына кабып, йөзен бераз яшеребрәк килеп чыкты. Бүләк итәсе чигү- ле ашъяулыгын, ике башыннан тотып, баш очына күтәрде. Куе яшел болын уртасында зур чәчәк түтәле, почмакларына тагын шундый аллы- кызыллы чәчәкләр үскән.
Моны күрүгә, егетләр, берсен берсе бүлдереп, бүләкне күкләргә чөеп мактарга тотындылар:
— Егетләр! Монда карагыз!
— Ай, ай, ай! Иллә дә зурладың, Өммикамал!
— Күзеңнең явын алырлык!
— Җепләре ефәктәндер моның, инәләре көмештер!
Кайсы-берсе шау-шу арасында:
— Бәрәкалла, ай рәхмәт!—дип кычкырып жибәрә.
— Бер урынына ун булсын, эшләрең гел ун булсын!
Апайның өстебашы матур, йөзендә шатлык уйный. Ул хәзер берәүдән дә битен яшермичә, мактаганга киләнеп, бөтенесенә елмаеп тора иде. Бәлки, ул арттарак басып торган Әхәт абыйга шулай елмайгандыр?..
Шулай шауладылар, гөрләделәр дә, атларын уйнатып, күрше йортка таба кузгалдылар. Бер шаяны килә-килешкэ:
— Егетләр! Тәрәзәдән кызыл башлы сөлге күренә, сөлге! — дип кычкырды.
Икенче берсе ана ышанмаган булды.
— Син соң каян беләсең? Әллә сөлге, әллә тастымал! Әллә уң ягы белән торган килен, әллә хәтәр төшләр күреп уянган!
— Кит аннан, нигә сөлге бирмәсен? Авызыңнан жил алсын! Әзәк иле хәтле Әзәк иленнән килепме? Фагыйлә шикелле уңган килен була торыпмы?
Өй эчендә ыгы да зыгы. Ба ia-чага, яшь жнлкенчәк баскыч төбенә, ишек алдына сибелә. Кызлар, чырык га чырык, тәрәзә тирәсендә бөтерелә башлый. Килен үзе, сабан туе бүләген әллә кайчан ук әзерләп куйган булса да, бераз каушый төшә. Шулай исемеңне бөтен урамга шаулатып, телләренә салынып торучы шул хәтле егет-җилән’ ир-ат кяршысына ничек оялмыйча чыгып басарга? Әмма чыкмыйча да булмый. һаман дәшәләр, һаман такылдыйлар
Менә, ниһаять, яшь килен, кызарынган йөзен яулык почмагы белән каплый төшеп, баскыч төбенә килеп чыга. Аның кулындагы кызыл башлы сөлгене күрү белән китә соклану, китә мактау, китә һай да һу!
— Егетләр, күрдегезме сез моны3 Сөлге! Сөлге!
— Әйтәм бит, Әзәк иленнән төшкән кыз сынатмас, сер бирмәс дип әйтеп! Тәки рас чыкты!
— һай рәхмәт, килен! Сер бирмәде килен, маладис! _
Яшь килен, күңеле күтәрелеп, үзе дә бер-ике сүз әйтеп куйды: .
— Сынатырга, без кемнән ким? Бездән генә калмаган, әби-бабай йоласы. Бәхетле егеткә насыйп булсын инде! Гаеп итмәгез!
— Нәрсә син тагын? Кая инде ул гаеп!
— Ул турыда тешеңне дә агартма! Нинди гәеп тә. нинди кыек ул?!
— Колганың башына эл, Гыйбаш абзый! Беренче килгән атка бу!
— Кайда да ярый! Хет батыр калганга бир, хет баш килгән атка!
— Әйе, әйе, гомерләре озын булсын, бала-чагалары мул, абзар тулы мал, авызлары бал да май булсын. Аллаһы әкбәр, амин!
Гыйбаш абзый үзе, гадәтенчә, бер сүз дә әйтми, тик аты өстендә авызын ерып, «әйе, әйе!» дигән сыман, сакалын гына селки, сөлгене колганың иң югары очына ук бәйләп куя да кат-кат битен сыпырырга тотына. Аннан соң тагын шаулап-җырлап, бөтен төркеме белән, икенче яшь килен йортына китеп баралар. Без — алар артыннан...
Әмма яшь киленнәр ул елны шактый ук күп төшкән, күрәсең, безнен түземлегебез озакка җитмәде. Күтәрелеп карасак, кояш әллә кая менеп киткән. Шуның өстенә, өздереп ашыйсы да килә икән, тик кызыкка мавыгып кына онытылып торган.
Капкадан керсәм, өй алдыннан үзенчә бик сәер генә итеп, көйләп- көйләп сөйләгән саңгырау гына ягымлы тавыш ишетелде. Кибәхужаның Җиһан тәтәй тавышы бит бу! Аның шикелле шулай мәзәк кенә көйләп, ике сүзнең берендә бик озын итеп «и-и-и» дип сузып сөйләүче бүтән беркем дә юк. Шул, шул!..
IV
Дөрес икән, табынның түрендә үк. аякларын бөкләп, Шиһаб җизни утыра Ап-ак күлмәк өстеннән җиңсез камзул кигән, башында зәңгәр кәләпүш, бармагында көмеш балдак. Матур да, бик көяз дә ул безнең җизни. Башка тегүчеләр кебек, ул да ак чырайлы кеше болай, тик хәзер, йөзе килгән бодай коймагы төсле, шактый ук кызара төшкән. Ник дисәң, әти янындагы бал чиреге яртыга гына калган Шиһаб җизни ике тезенә таянып тамагын кыргалады да, башын чайкый-чайкый, җырлап җибәрде:
Хәмер эчү хәрам диләр
Мөхәммәт өммәтенә.
Җырламас җиремнән жырлыйм Син бажай хөрмәтенә...
Аның янында минем әни шикелле үк озын буйлы, озынча чибәр йөзле, әмма аннан бераз яшьрәк тә, җитезрәк тә Җиһан тәтәй утыра. Мине күрүе булды, бөтен чырае кояштай яктырып та китте. Күз тирәләре бигрәк тә.
— Ай аллам, Гомәр түгелме соң бу, Гомәр үземе? И-и-и, ходаем, танымыйлар да торам, — дип башлады да тәтәй, әй китте берзаман матурлап! Әллә сөйли, әллә җырлый, әллә икесе дә бергә. Тик эреп кенә китмә! — Җизнәсе, күр әнә, бер генә кара монда, Гомәр кайтты ич, Гомәр! Карасана, егет булып җиткәнсең ич! Җизнәсе, әйтсәнә әле, урамда очраган булса, танымаган булыр идең бит, билләһи менә!
Кая инде ул! Әгәр, үземне генә очратса, Шиһаб җизни һич таныйсы түгел икән. Күрешми торган арада мин шул тиклеләр дә үскәнмен!..
Жизни миңа елмаебрак карап торды да кесәсеннән нидер эзләргә кереште. Башта ян кесәләренә кереп чыкты, аннары күкрәк кесәсенә. Тора-бара чалбар кесәсен дә актарды. Ниһаять, сәгать кесәсенә дә сузылды. Ләкин эзләгәнен таба алмагач, «Син нитмә, бер җаен табарбыз
әле анык!» дигән сыман итеп ым какты да янадан әти белән сөйләшә башлады.
Җизни Әтнә ягындагы Җүлби авылында язны язлап, тегүдән кайтып килә икән. Менә, әйләнеч булса да. безгә сугылырга булган. Күптән күрешкәннәре юк лабаса. Ә үзләре баҗайлар, баҗайларның да ниндиләре әле!
Җиһан тәтәй, мине сөйләштерә-сөйләштерә, чигүле читекләрен чы-тырдатып, әни янынарак килеп утырды:
— Каяле, килче әле яннарыма, бер сөйимче әле!
Аларның ул вакытга үз балалары юк иде шикелле. Бәлки, шунлыктандыр, бәлки, бик бала җанлы булгангадыр, Җиһан тәтәй һаман минем белән булаша, мине сөйләштерә иде.
— И-и-и, гомерләр, гомерләр! Әле кайчан гына бишек баласы иде. Кайчан гына әлли-бәлли, ди-ди, миләш сиртмәләрдә тирбәтеп киткән идем. Менә син, ходаем...
Җиһан тәтәй минем, арык атның оча сөяге шикелле, әллә кая турсаеп торган шыксыз калак сөякләремә кагылгалап, ябык аркамнан сыйпаштырып, сөяргә тотынды.
Дөресен генә әйткәндә, Җиһан тәтәйне мин үзем дә бик ярата идем. Аның әнә шулай үтә ягымлы булуы мина бик ошый, шулай бөтен барлыгы белән балкып, ничектер, бөтенләй чишелеп бетеп, чын күңелдән, үз итеп көлә белүе аның үзен дә сөйдерә иде.
Шулай сөйгәләл утыра торгач. Җиһан тәтәй кинәт кенә нидер исенә төшеп, кесәсен актарырга тотынды.
— Ай аллам, ходаем! Нәрсә күңелемне кытыклап, бимазалап тора дисәм! Онытып торам икән ләбаса! Кая әле сон. каяле!
Ул күлмәк кесәсенә тыгылды. Кулына күп булып ияреп чыга башлаган чуклы конфетларның байтагысын кире төртеп төшерде дә ике-өчлә- бен миңа сузды.
Табында сыйланырлык хәтсез генә тәмле әйберләр күзгә чалынды. Бик күп суган салып, өстенә мул гына борыч сибеп китергән бер коштабак калҗа белән түбәләмә бер таба кетердәвекле карабодай коймагы кызыктырып тора. Әмма минем эшләр бик тәҗел ‘ иде. Билгеле, миннән башка мәйдан да ачылмаячак, атлар да чабышка китмәячәк, көрәш тә башланмаячак... Шуның өстенә, ишек төбендә, борынын тартып. Хәкимҗан ашыктырып тора. Аннан-моннан гына капкаладым да тагын чыгып йөгердем.
V
Бакча артына йөгереп чыксак, аргы якның җил тегермәне янында — мәхшәр! Ындыр артларын, киндер җирләрен, тегермән тирәләрен — бөтенесен халык каплаган. Үзе чәчәкле болын өсте төсле чүп-чуар, әрле- бирле кузгалып, кырмыска оясыдай гел кайнап тора. Шул халык диңгезе өстендә иң күзгә бәрелгән нәрсә — озын колга, шул колга башында, бөтен дөньясына ямь биреп, корәшкә дәшеп җилфердәп торган аллы- гөлле сабан туе бүләкләре. Колга башындагы шул кызыл башлы сөлгеләр, тастымаллар, күлмәклек һәм чиккән дәстәрханнар: «Әйдәгез, тизрәк җыелыгыз инде!» дигәндәй һавада болганып, үзләренә дәшеп торалар. Бөтен халык — яше-карты — ишек алларына, бакча артларына чыгып карыйлар да:
— Әнә, мәйдан ачылган! —дип шул якка ашыга башлыйлар.
Хәкимҗан белән без дә киттек.
Хатыннар, кызлар, үзләренә зур бер төркем булып, җил тегермәне тирәсенә җыелганнар. Ул тирәләр — кып-кызыл да ямь-яшел. Гармуннарының колагына чиккән яулыклар бәйләгән гармунчы егетләр алар
Ашыгыч.
яныннан, кызларның йөрәкләренә ут салып, уйнап-җырлап узалар. Күрше авыллардан мәйдан тотарга килгән көрәшче егетләр дә күбрәк шул тирәдә чуала. Алар узып барганда, кызлар, күзләрен елтыратып, бер- берсенең кабыргаларына төртешәләр:
— «Әнә, әнә!» — дип пышылдап калалар.
Хәкимҗан белән без, бөтен мәйданны айкап бер әйләнеп чыкканнан сон, атлар янына килеп туктадык. Чабышка барасы атлар тирәсендә үз ыгы-зыгысы. Атлар түземсезләнеп башларын чайкыйлар. Атланып барасы малайлар, «бераз булса да җиңелрәк булыр» дип, аяк киемнәрен салып, оекчан гына калалар. Колакларына җил кермәсен өчен, башларына яулык бәйлиләр. Ат хуҗалары атларының йөгәнен рәтләп, ялларын тараган булалар, тынычсызланып сыйпаштыралар.
— Булыр, алла боерса, баш килерсез, ходай боерган булса, — диләр. Малайга аерата ягымлы булырга тырышып тәмле тел белән соңгы киңәшләрен бирәләр: — Чыккач ук бик каты кауламасаң да ярар, үз җаенарак куй. Хайван үзе чамалый ул. Аягың белән кысма, башына сукма, алан итмә, болай итмә, диләр. Малайның аркасыннан кагып:
— Алла насыйп итеп баш китерә алсаң, бүләктән эш калмас, рәнҗетмәм, — диләр.
Бер кырыйгарак чүгәләп, боларның һәммәсен күзәтеп утыручы олы кешеләрнең үз гәпләре бар:
— Быел атларны каян җибәрмәкчеләр икән? — ди берсе. — Нурма- данмы, әллә Мончалка башыннанмы?
— һә, таптың сүз! Мончалка башыннан буласы ди сиңа! Син нәрсә, кәҗә тәкәләрен чабыштырам дип белдеңме? Әнә нинди аргамаклар бар анда! Минҗан турысы үзе генә дә ни тора!
— һай, һай, мин әйтәм, суырылган да инде Минҗанның турысы. Нинди нечкәргән! Корсак ничек җыелып килгән!
— Әйе, сөлек тә сөлек, бу да сөлек инде!
— Аның каравы күкрәк киң, сулыш кнң! Корсак нечкә, күкрәк киң! Менәтерәк! Кара күкрәкне! Менә, бер колач!
— Байлыкта инде хикмәт. Икмәктә. Менә безнең үзебезгә дә такы- токы. Ә ул кыш буе аңа күпме солы, күпме икмәк ашаткандыр дисең!
— һе, солы, имеш! Бер ише атка солы ашатмагаең, әнә әлбә тугы- лап бир! Булмаганнан барыбер булмый ул. Нәсел дисәң, токымы шундый дисәң, әле анда тагын бер хәер.
— Әйе, шундый җиңел сөяклеләре була, канатланып кына оча диярсең.
Тагын шул серле сүзләр... Менә шул атлар арасында берәрсе канатлы булса, ә?! Күзләребез белән тагын чабыш атларының күкрәк тирәләрен, сырт өсләрен капшый башладык...
VI
Мәйдан уртасына озын буйлы, сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Өстендә кара казаки, аягында читек-кәвеш. Беркемгә дә сәлам дә бирмәде, берәүгә дә күз дә салмады, Гыйбаш абзыйга гына ым какты. Гыйбаш абзый:
— Күкрәк астына кермә, хәрәмләшмә! — ди-ди малайларны көрәштереп ята иде. Ул аяк чалып маташкан бер малайның туңкаеп чыккан арт ягына салмак кына итеп таягы белән сукты да староста янына килде.
— Маташма шул малай-шалай белән! — диде староста. — Олыларны көрәштерергә кирәк!..
— Соң, башларбыз, вакыт бар ич әле.
Гыйбаш абзый, таягы белән кешеләрнең аягына суга-суга, мәйданны киңәйтергә тотынды.
— Чиген, чиген! Күрмисезмени, кысып бетердегез! Нигә тораташ булып каттың? Киңәй, кинән, диләр!
Әрсезләнә, кысыла торгач, теләккә ирештек; көрәшчеләрнең кунадай киң җилкәләре. бер-берсенең иңбашына терәлеп кан чыгардай булып бүртенгән кызыл йөзләре безгә дә күренә башлады. Ул арада кайсыдыр «һайт!» дип кычкырып та җибәрде, һавада ике аяк айкалып та китте, аякларның хуҗасы «дөп» иттереп, барып та төште. Төште генәме әле? Бөтенләй тәгәрәп үк китте. Әллә ничә урыннан:
— Булды, булды!—дип аваз салдылар. — Шәп салды Айбан. мз- латчина! Сызгырып кына барып төште!..
Әмма икенче яктан бүтән төрле кычкыра башладылар
— Дөрес түгел, хәрәмләштеләр!
— Нәрсә лыкылдыйсың тагын?
— Хәрәмләшми, икесе дә Айбаннар бит! Күрмисезмени, яклашалар. Юри егылды ул. юри!
— Якадан, яңадан!
Жиңелүче егет, кулларын болгый-болгый, кызарынып-бүртенеп. нидер әйтергә тырышып караса да булдыра алмады, тыңламадылар, яңадан көрәшергә куштылар. Теге егет тагын бер атып бәрде.
Жиңүче егет, халыкның усал сүзенә ачуы килгәндәй, сөлгесен кулында бөтерә-бөтерә. күкрәк киереп мәйдан уртасында айкалырга тотынды.
Әмма озак көттермәделәр. Гәүдәгә базык кына, киң җилкәле бер егет чыкты. Өстендә сары күлмәк, изүләре чишек, куллары озын, әллә тагын тезләреннән үк узып торалар
— Кәче егете чыкты, Кәче! — диештеләр.
— Менә бу Айбанның сыртын сындыра да сындыра инде!
— һа! Сындырмаска. — диде Сарник Галнмжан. — күрмисеңмени? Крүчник ич ул! Ана нәрсә? Егерме потны уйнатып кына йөртә ул.
Солдат Мөхәммәтҗан кәкре башлы тимер таягына таянып, чүгәләп утырган килеш, Сарникка, җилкәсе аша. күз кырые белән генә карап алды:
— Арттыра төш! Минем егерме биш пот күтәргәнне күргәнем бар!
— һи! Бетте алай булганыннан Айбаның! Кая. сөякләрен тутырырга капчык алып килдеме икән соң?
Беркавым гөрләшеп, көлешеп алдылар.
Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Көрәшнең иң кызык сулышын — берәрсенең җирдән суырып алып күтәреп чөйгән вакытын күрмичә калмас өчен, бөтен дөньяларын онытып, берсен-берсе кысып, этә-төртә эчкә таба керә
Ләкин без барыбер күрми калдык. Халык «аһ» итеп бөтен мәйданы белән кузгалып кунганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде
Жиңүче егет, ашыкмыйча гына, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде Гыйбаш абзый аңа ике йомырка илтеп тоттырды Көрәшче аларны «чык» иттереп кенә берәм-берәм тешләренә бәреп алды да, башын артка ташлап, авызына агызды.
Кайсыдыр телен чартлатып кунды:
— Әй-ән таза бу. үләт еккыры! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!
— һе. таза булмаска ни! Яз буе ничә сарыкның башына җитмәгәндер дисең син аны!
Сарник Галимҗан, бакыр төсле кызыл башын кашыштыргалап. тагын әйтеп куйды.
— Без дә ашап карыйсы нде дә бит ул сарык итләрен. Безнең сарыклар көтүдән кайтмый йөдәтә шул. муеннары сынгыры!
Мөхәммәтҗан солдатка Сарникның бу сүзе дә ошамады.
— Әзерләп куйганнар, ди сина, тот капчыгынны! Синен шикелле авызын ачып күктән яуганны көтеп ятучы ачарбаклар белән дөнья тулгап.
Гыйбаш абзый, таягын бәрә-бәрә, борын эченнән мыгырданып узды:
— Синеке белән минеке кайтмас, Сарник! Юкка сузма нәфесеңне! Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. ди. Ишетмәдеңмени?
— Әйтәләр бит сезгә Кәчеләр крүчниктә акчаны күп эшли дип!
Сарник Галимҗанның теле бик кычыта иде, күрәсең, як-ягында утыручыларга борыла-борыла тагын сөйләнергә тотынды:
' — Беләсезме, ничек сыйлый алармы купислар? Әйтик, ярминкәгә- мазарга ашыкканда? Әйткән вакытта бушатырга алына икән крүчник, әйтә купис: менә сиңа бер чиләк аракы, менә сиңа сарык түшкәсе! Тыгына бир! Белдеңме? Ник юан булмасын ул муен?!.
Мөхәммәтҗан җизни тезләренә суга-суга рәхәтләнеп көлде:
— Ну, буш бугаз да инде син, Сарник! Күрше булсаң да әйтим. Синең бит ындыр артыннан да узганың юк! Алырсың эт авызыннан беленне! Ай саен ничә крүчник муенын сындыра, ничәсе арка умырка- сы чыгып егылып үлә. Менә анысын белмисең син. — Аннары ул. Кәче егетенә каршы көрәшкә чыгучы һаман да күренмәгәч, пошынып: — һи, эшмени бу? Кая соң безнең егетләр? — дип кычкырды.
Шуннан барысы берьюлы Әхәт абыйны димли башладылар:
— Я, чык инде, Әбделәхәт, хур итмә Яна саланы!
Әхәт абый, халыкның өндәвенә бөтенләй игътибар итмәгән кыяфәт белән, бер читтәрәк сөйләшеп тора иде. Халык бик төбәп кычкыра башлагач, ул кулын селтәде. Шуннан соң аны тагын да ныграк кыстый башладылар:
— Әйдә, нигә көттерәсең тагын!
— Я. я, зарыктырма халыкны, чын күңелдән әйтә бит, якын итеп!
Әхәт белән тыныша алмаган Кәлим дигән егет бар иде. Явыз телләр ул Әхәттән көнләшә, алар Өммикамал өчен ызгышалар дип тә чәйниләр. Кәлимнең теле көрмәкләнә башлаган, күзләре тегеләй дә болай тәгәри. Халык артына поскан җиреннән яшелле-күкле тавышы белән ул да кычкырды:
— Шүрли ул, шуңа чыкмый! Аның тез буыннары әттәхияткә1 китәргә тора.
Бер ишесе шаркылдап көлешеп алдылар, әмма Кәлим күбесенең ачуын гына китерде.
— Юкны шапылдамасана! Әдәм көлкесе! Әйтер сүзең булгач, кеше артына посып әйтмә, каршысына барып әйт!
— Син, Кәлим, кеше чәйнәгәнче, сагызыңны гына чәйнә!
— Аһ, алла, исең киткән икән! Егылсаң, марҗа астында яту түгел ич! Егылырсың да торырсың.
Кәче егете хәзер торып баскан иде инде. Ул Әхәт абыйга күз генә төшереп алды да, бер кулы белән биленә таянып, халык өстеннән әллә канларга карап тора башлады.
Мөхәммәтҗан җизни аңа карап торды да шап иттереп тезләренә сугып алды:
— Таза бит, шельма, аю күк! Менә дигән шахтер чыгасы үзеннән!
Күп кыстый торгач, Әхәт абый күнде. Өстендәге бишмәт кебек нәрсәсен кемгәдер ыргытты да ашыкмыйча гына мәйдан уртасына юнәлде. Әгәр дөрес әйтсәләр, безнең сандугачны бәреп төшерүче егет шушы була инде. Тик хәзер минем аңа ясмык кадәр генә дә ачуым юк иде. Кәче егетен ничек тә җиңдерәсем килә башлады. Безнең авылның мәйданы уртасында, корсагын киереп, «Мин кем?» дип масаеп тормасын әле.
Әттәхият — намаз укыганда тезләнү.
Әхәт абый Кәче егетенә караганда гәүдәгә бераз кәйрәк икән, буйга да кыскарак, муены да тегенеке шикелле юан түгел. Шулай да җилкәгә кип, бары белән нык кына күренә. Юка гына коңгырт-сары мыегы да, кәләпүше астыннан кабарып юрган бодай саламы төсле чәче дә килешле генә, күз карашы да батыр сымак.
Ул сөлгене кулына ашыкмыйча гына урады, урады да, теге егетнең билен алыр алдыннан, тегермән ягына карады. Безнең апай да күреп тормыймы икән дип, өметләнеп карагандыр инде. Мин Әхәт абыйның җиңүен чын күңелдән тели башладым. Әйдә, тик малайлар «җиз- нән» дип үртәсеннәр! Җизни булмаслык егетме әллә ул?!
Алыша гына башлаганнар иде, тагын тотынды халык гөжләргә. Әллә тегене «сала алмас» дип борчылудан гөжли, әллә «булдырыр әле безнең егет* дип ышанып гөжли. Шайтан белсен!
Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады:
— Бирмә билне, Әхәт, бирмә!
— Нык бас аякларны, жиргә сеңдереп!
— Менә шулай, менә шулай!
Әхәт абый аякларын киң жәеп, сыртын кабарткан да раван йөри1 тирбәлә-тнрбәлә. Кәче егете күтәреп алмакчы булып карый да, шуа китә тегенең кулы. Кемнәрдер көлеп тә җибәрде:
— һа-һа-һа! Тәтеми шул! Калҗасы симез!
— Аркасын майлап чыкканмы әллә югыйсә безнең Әбделәхәт!
Ул шулай салмак кына тирбәлгәләп йөрде, йөрде дә кинәт тегене бөтереп тә алды.
— һоп, һоп! Сал инде, Әхәт, сал! Чөеп җибәр!
Әмма Кәче егете дә уяу шул, каһәр. Ул моны чытырдатып кыскан килеш нәкъ өстенә генә килеп төште. Әхәт абый җирдән көчкә генә күтәрелде.
— Их, күкрәккә төште бит теге албасты! — диде берсе.
— Ай мескен, көм-күк булып күгәреп китте Әхәт, бичара.
Ул да түгел, Сарник Галимҗан кызыл башыннан кәләпүшен сыпырып алды да тамагы ертылырдай итеп чырыйлап җибәрде.
— Җәмәгать, юри өстенә төште, күкрәген сытыйм дип! Хәрәмли Кәче. хәрәмли! Нәрсә карап торасыз?
Әмма Мөхәммәтҗан солдат та, бүтәннәр дә аның авызын тиз томаладылар
— Юк ла инде, нәрсә чәрелдисең юкны? Оят кирәк әз генә!
— Үзе кычкырамыни ул? Балы кычкыра аның!
Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит! Гыибаш абзый. борчылып, башын чайкап куйды:
— Их, Әбделәхәткә кечтеки генә нт-ман кергән булсачы! Әллә кайчан алып чөйгән кеше инде ул Кәчене.
— һи! Батракка нт-май тагын! Әле авызы икмәккә туямы диген!
Шунда кешеләр артыннан тагын Кәлимнең калынлы-нечкәле тавышы ишетелде.
— Ник. ичмасам, булмастайга көчәнә! Арт ягы сыек икән, ник батырлар арасына кысыла?!
Кәлим сүзен әйтеп кенә бетерде, Әхәт абый «һоп!» дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та аллы. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә, Кече егете кулын күтәрде.
Кәлимне төрткәләп бөтенесе мәйдан уртасына ташландылар
— Ай. маладис, Әхәт туган! — диештеләр. — Ай куандырдың!
— Ура! Ура! — батырга! Бил бирмәде, сынатмады'
'Равам Йери — йөри бирә бер килеш
Кайсыдыр шаяртып бөтенесеннән дә ныграк кычкырды.
— Рәхмәтне Кәлимгә әйтегез! Ул ачуын китерде!
Бу шау-шу бәлкем бик озакка сузылган булыр иде. Төрле яктан:
— Атлар килә!—дип аваз салдылар.
VII
Без Хәкимҗан белән алгарак чыгарга маташкан арада, беренче ат тар гына юлдан выжлап узып та китте. Аннары башкалары. Менә иң арттан килүче ат та күренде. Ул, мескен, ап-ак күбеккә төшкән, аның кып-кызыл борын тишекләре баш сыярлык булып киңәйгән. Аңа атланган малай, уңга-сулга селтәнеп, җан-фәрманга һаман атның кабыргаларын «яра».
йодрыклары белән янап, малайга як-яктан кычкыра башладылар:
— Кыйнама хайванны, кибәкбаш, рәнҗетмә!
— Сугып төшерергә кирәк юньсезне!
— Ни пычагыма дип куасың? Арттан караганда барыбер син беренче килдең бит!
Аңа шаулап бер көлешеп алдылар.
Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгерешеп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы бер- ике аршын ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар.
— Улым солдаттан котылса дип нәзер әйткән идем, — ди берсе.
— Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем дә калмаган иде. Арттан килгән атка бүләк бирер идем дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын...
Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән.
Мөхәммәтҗан җизни, кәкре башлы таягына таянып, шушы хәлләрне карап торды да башын чайкап куйды.
— Их, безнең томаналык!—диде. — Томаналык, наданлык!..
Шчлай диде, эшләпәсен басыбрак киен, авылга кайтып китте. Сар- ник Галимҗан аның артыннан тешен ыржайтып калды.
— Әй, зимагурдан юньле сүз чыгамы соң? һе, суык аяк.
Хәкимҗан минем җиңемнән тартты.
— Җизни таш йөрәкле кеше икән. Арттан килгән атны бер тамчы да кызганмый...
Ул арада, һәммә халыкны борчуга салып, мәйданга хәвефле хәбәр таралды:
— Каенсар җирәне буйлаган!—дип кычкырдылар. — Малаен егып калдырган да авылына качкан!..
Бөтен мәйдан берьюлы кайгырыша башлады:
— Ай алла, малай нишләде икән, малай? Имгәнмәдеме икән?
— Кеше җибәрергә кирәк! Кая. староста нәрсә карый? Кем бара?
Кайсыдыр старостаны эзләп китте, кайсыдыр авылга ат җигәргә йөгерде.
Тик озак та үтмәде, мәйданның бер кырыеннан икенче кырыенача тынычландыргыч хәбәр таралды. Буйлаган атны иске зират янында тотып алганнар. Малай да исән калган, тик егылганда иңбашы гына бераз суелган булып чыкты.
Мәйдан бетүгә ал-кызыл, яшел, зәңгәрдән киенгән чоп-чуар кыз- хатыннар төркеменә ияреп, авылның урманга таба сузылып менгән югары очына, бормалы су буендагы Бәйдә болынына киттек.
Болын өстен әйткән дә юк, тау кырыйларына хәтле чоп-чуар. Яшьрәк киленнәр, апайлар, җиңгиләр, һәммәкие бала-чагалар белән, бас- кыч-баскыч булып, тау кырыена тезелгәннәр. Астагы яшьләр уены моннан. уч төбендәге кебек, аермачык күренә.
Мин Хәкимҗанны тауга түбән төртеп жнбәрдем дә, күңеллерәк булсын өчен, аның артыннан үзем дә тәгәрәп киттем.
Хәкимҗан миннән бер яшькә олырак булса да. шуның өстенә сөйләшмәве белән ачуны китерсә дә. ничектер без аның белән гел бергә уйный торган идек. Бәлки, ул үзенең әрсез түземлеге белән ошагандыр'* Берәрсеннән кыен ашыймы, дәүрәк малайлар аяк чалып егамы, аягына шырпы кадаламы, муен тамырына учлап тузан тутыралармы. Хәкимҗан беркайчан да еламас, тик челт-челт күзләрен генә йомар иде. Шуның өстенә тагын Хәкимҗан иптәш малайларына бүләк бирергә бик ярата иде. Ул миңа ниләр генә бирмәде, нинди тәмле ризыклар белән сыйламады! Анасы пешергән коймак, бөккән, бавырсак дисеңме, әбисе җыйган урман чикләвеге дисенме. Моның өчен бабасы пеләш Миңлебайның аны әллә ничә тапкыр кыйнаганы бар. Менә бүген дә әле ул мина бер чуклы конфет, ике-өч кызыл билле прәннек алып төшкән. Мин прәннекне ашаганда үзе. күзләрен мөлдерәтеп, минем авызга карап утырды. Әмма бер прәннекне үзенә сузгач, башын гына селекте.
Кыш буе шыгыр-шагыр кар ерып, борыннарны, колакларны туңдырып иза чиккәннән сон. салкынча бер хуш ис аңкытып яткан йоп-йо.м- шак шул дымсу җир өстендә, әле генә борын төртеп чыга башлаган яшь чирәмдә бер-берен белән әүмәкләшеп аунау үзе бер рәхәт иде.
Тәгәрәшеп төшүебезгә, кызлар белән егетләрнең нәкъ пар-пар булып тезелешеп торган урыннарына туры килдек. Кызык бит! Безнең апайлар монда, ничектер, үзгәреп, олысымакланып киткәннәр димме? Башка вакытта, бүтән урыннарда, өмәләрдә, урак өсләрендә, егетләр белән чырык та чырык килеп шаярышып туймыйлар, иһаһайлап көлеп җибәрәләр. Хәзер исә шундый да оялчан. шулкадәр кыюсыз булып кыланалар. исләрен китмәле! Авызларын шәльяулык почмагы белән каплаганнар да. оялып кына читкә карап баралар. Ә күзләре барыбер елтырый, куллары да егетләр кулында Баскан саен чылтыр-чылтыр чулпы тавышы ишетелә. Аргы баштагы чишмәгә хәтле шулай пар-пар булып салмак кына атлап баралар да шунда тезелешеп туктап калалар. Бу яктан икенче пар барып җиткәч, яңадан монда борылып кайталар. Кичке салкын төшә башлауга карамастан, өсләрендә юка күлмәк белән иңбашы күпертмәле бер алъяпкыч кына, әмма кулларында кыш өчен бәйләнгән йон пирчәткә. Әни әйтә, гадәте шундый, ди. Пирчәткәсез егетләр кулын тотсаң, әдәпсезлек була. ди.
Егетләр, кызлар тирәсендә буталып йөри торгач, әллә кайсының гына шәльяулыгы читеннән, очкын чәчрәгәндәй, бер сөрмәле күз сирпелеп китте. Карасам, үземнең апай! Мин моңарчы күрмәгән ниндидер зәңгәрле-яшелле яңа күлмәк кигән, аның баскыч-баскыч булып бик күп бала итәкләре тезелеп киткән, иңбашлары күпереп тора. Башында да ал чәчәкле өр-яңа зәңгәрсу шәльяулык.
Аның янында бая гына мәйдан тоткан Әхәт абый басып тора. Якын- тирәдән узган яшьләр һәммәсе аңа якын итеп елмаеп үтәләр Ә ул үзе кырыс чырайлы
Апай чнткәрәк борылды да нык кына минем аркама төртте.
— Нәрсә калган сиңа монда? — дип пышылдады. — Бар. йөрмә буталып! Ишетсен колагың, әни алдында тешеңне агартасы булсаң, бел аны!
һе. белмәссең бар! Белмичә генә кара! Кайткач тәгаен эләгә. Мин инде китеп барырга да җыенган идем. Хәкн? җанның тораташ булып катып торуына гаҗәпләнеп, туктап калдым. Ул Әхәтнең чалбар якасына шаккаткан икән Бер әкәмәт инде! Ул үзе зәңгәр төсле, үзе бик киң. Шундый кпн. Әхәтнең бөтен корсагын каплап тора. Шуның өстенә ана, бундан-буига. зреле-ваклы бик күп күн кесәләр тезелеп киткән, аннан нечкә көмеш чылбырлар да асылынып тора. Кая;: алды икән ул
аны? Батыр калганга бирделәрме әллә? Ул миңа бик ошады. Болайга киткәч, мин инде Әхәт абыйның жизни булуына да каршы түгел идем. Ул кесәләрдә ниләр генә булмас дисең?..
Безнең китә алмын торуыбызга апай борчыла ук башлады. Безгә иелеп хәтта пышын-пышын юмаларга тотынды:
— Барыгыз, җаннарым, әни янына менегез! Мин сезгә кайткач буяулы күкәй бирермен.
Әһә! Болайга киткәч, азрак наянланырга, бераз ялындырырга да була иде инде.
— Бик кирәге бар! Әле үзебез җыйганны да ашап бетермәгән. Әйе- ме, Хәкимҗан?
Хәкимҗан, минем сүземне ныгытуын белдергәндәй, борынын тартып куйды.
— Алайса, эрбет чикләвеге бирермен.
Монысына ни дип әйтергә өлгерми калдык. Әхәт абый әлеге мәзәк чалбарының бер кырыеннан дүрт-биш конфет чыгарды.
— Мәгез әле, энекәшләр! Ә-ә-әнә тегендә, тау башына менеп суырып карагыз да бик ошап китсә, тагын да килерсез. Булдымы?
IX
Бераздан без инде, икебез әнинең ике канаты астына сыенып, тау кабыргасында утыра идек. Әни кичке кояш яктысында берөзлексез шау- лап-гөрләп, төрле-төрле гармун көйләренә җырлаган кызыл-чуар болын өстенә карап тора-тора да хәйран булып башын чайкый:
— Ай-һай-һай, ни тикле халык! Нинди уеннар! — ди. Аның юка гына борын канатлары сәер генә булып сел кенгәл иләр, аксыл-зәнгәр күзләре тирәсенә ягымлы җыерчыклар җыела. Нәкъ Җиһан тәтәй йөзендәге төсле, нәкъ! Мин әнинең култык астына тагын да сыенарак төшәм. Аның үзенә генә, бик якын итеп, ниндидер матур сүзләр әйтәсе, я берәр күңелле нәрсә сөйлисе килә башлый.
Безнең янга күрше хатыны Гыйльми тәтәй килеп утыргач, тагын да күңеллерәк булып китте. Ул һәммәсен күреп, белеп тора икән.
— Кызларың кая басканнарын белмиләр! Егетләре янында аккошлар булып кына юргалыйлар! — Ул. авызын ерып, әнинең кабыргасына төртеп алды. — Миңзифа, карасана! Өммикамал да бер чибәрен эләктергән түгелме сон?
Әни, Гыйльми тәтәйнең бу сүзләрен өнәмәгән сыман, кашын җыерды:
— Шундадыр, шулайдыр. Кайда булсын тагын кыз бала? Җиткән кыз лабаса! Аллага шөкер, кылдый-былдый гәүдәле түгел. Буе-сыны — күз генә тимәсен, чибәрлеге тагын бар. Уңганлыгын әйтеп тә тормыйм. Быел кыш өстеннән, сөлге-тастымал сугып, өстен-башын да чын ярау итте.
Гыйльми түти «әйе. әйе!» дигән сыман башын гына игәләде.
Ул да түгел, әни авыл ягына шигәеп күз салды да урыныннан кузгала башлады.
— Ай-Һай, әллә кайтыйкмы икән, балалар? Бик күңелле дә күңел- лесен...
Гыйльми тәтәй аның кулыннан тартып кире утыртты.
— Бәшпр абзый кайтыр дип шулай кыбырсыйсың инде син. Кире борылып китмәс Бәширең, котың очмасын!
Әни, утырыр-утырмас:
— Карыны да ачып кайтыр... — диде.
— Сабан туе көнне берәү дә ач булмый.
— Үзенә генә күңелсез дә булыр...
— Күңелсез булса, менә монда, синең янына төшәр! Китче, кит!
Гомер буе якты дөньядан йөз чөереп, өтермәндәге шикелле бикләнеп ятмас кеше, усак яфрагыдай дерелдәп.
— Әйтергә ансат та бит...
— Ансатмы, түгелме, әзрәк үзенчә дә бул! Әнә, балаларың җитеп килә инде.
Әни, авыр сулап, кире утырды. Шундук, борчуларын онытып, болын өстенә текәлде.
— Әттә-тә, карагыз гына әле. карагыз, ничек бөтереләләр!
Болын уртасында түгәрәк уен башланган да ул шуннан күзен ала алмый икән.
Кызлар-егетләр, бер-берсенең кулларыннан тотышып, зур түгәрәк ясаганнар Менә уртада торган гармунчы янына ялт итеп бер егет килеп керде. Килеп керүе булды, әй китте бөтерелеп, китте спкерә-сикерә пыранлап, аягына күзләр дә иярми. Егет ашкына, аннан да битәр гармунчы ашкына. Әни Хәкимҗан белән мине култык астына тагын да ныграк кысты.
— Ай-һай-һай! Шул тикле дә өздереп салыр икән!
Кем белә, бәлки аның бу уеннарны күргәч, кыз чаклары исенә төшкәндер? Әнә бит, аның йөзе, Җиһан тәтәйнеке шикелле, яңадан матурланып. ачылып китте.
— Гыйльми түти! Монысы кем булды соң? Безнең авылныкына һич охшамаган.
Гыйльми түти үзе дә шул якныкы иде шикелле, ул чыннан да белә икән:
— Кем булсын. Әзәк илләре ич! Минем якташлар! Яна көй чыгарганнар дагын шуны биеп күрсәтәләр Әнә Кәчеләр белән Айбаннар дагын җырлап-уйнап әйләнделәр ич. Үнәрләрен күрсәтеп. Кайсы авылныкы шәбрәк чыга, шунысын отып та калалар... Шуннан бөтен илгә тарала.
Ул арада егетләрнең берсенә каршы зәнгәр күлмәкле, ал яулыклы, яшел алъяпкыч япкан бер кыз чыкты. Монысы Гыйльми түтигә аеруча ошады.
— һай. вактан да турый инде. әй. рәхмәт төшкере!
Бу кыз шундый җитез бөтерелә, шундый җиңел пырылдый, ул миңа абый ясап бирә торган салам курчак биюен хәтерләтте. Салам курчакларны подноска бастырып, аның кырыена суккалап торсаң, алар да берсе-берсенә әле якын ук килеп, әле ерагая төшеп, нәкъ әнә шулай бииләр.
Гыйльми түти, утырган җиреннән кулын чәбәкләп:
— Әйттер шуны, сиптер шуны!.. — диде. — Инде лә. инде лә! Аргы якның керәшен кызы бу. Кем генә соң әле. аты җиткере?..
— Әһә! Әйтәм җирле бик чая кылана. Безнең мөселман кызы тегелдер шул.
X
Инде, кояш баеп, эңгер-меңгер дә җитте. Бәйдә болынының урманга таба башында ястык тикле генә томан кисәкләре дә күренгәли, бераз салкын да төшә башлады.
Әмма болындагы уен, андагы биюләр, гармун тавышлары һаман кыза гына барды.
Менә бер заман тау кырыеннан, кычкыра-кычкыра балалар йөгерешкәне күренде:
— Качыгыз, кач! Мәчет картлары төшә!
Гыйльми түти ачуыннан шапылдатып тезләренә сукты
— Чәнчелеп кенә китте! Инде йөриләр дә соң шул карт үләтләр сару кайнатып! Ник муеннары гына сынмый шуларның чокыр-чакырда!
Карасак, тыкрыктан биш-алты чалмалы килеп чыкты. Ул да түгел, алар, атлый-йөгерә, таякларын болгый-болгый, яшьләр өстенә ташландылар. Аларга коточкыч каргау сүзләре яудырдылар.
— Каяле. бәдбәхетләр, имансызлар, мөртәтләр! Кара син аларны|| Монда җыелып азып-тузып яталар! Кая гармуннары? Ват шул иблис музыкасын, сытып ташла, дәхете калмасын!..
Китте чыр-чу, китте тавыш, йөгереш, качыш. Ләкин кая инде ул әлсерәгән мәчет картларына кылдый-былдый аяклары белән яшьләр артыннан җитү! Егетләр, минут эчендә инеш аркылы чыгып, аргы якның тау битенә сибелде. Кызлар, танытмас өчен битләрен каплап, кача-поса су буеннан шылдылар.
Картлар арасында староста да бар икән. Башында чалма, кулында яшел таяк. Анысы, сирәк сакалын сәлпәйтеп, тау кырыенда утыручы хатын-кызлар өстенә килә башлады. Килә-килешенә яман да хурларга, янарга тотынды:
— Сезгә ни калган? Ә? Ни битегез белән монда, шайтан уенын карап, язык җыеп утырасыз? Имансыз каласыгыз киләме? Ирләрегезгә хәрам буласыгыз киләме? Сыртларыгызны ярырга кирәк сезнең! Җәһәннәм кисәүләре, битсезләр, денсезләр!..
Әни бөтенләй каушап төште. Безне кулларыбыздан эләктереп алды да өскә таба әйдәргә тотынды.
— Харап кына булдык! Беттек! Әйдәгез тизрәк, әйдәгез! Әтиегезгә ишетелсә, нишләрбез? Ходаем, ни җаваплар бирербез!
Шунда Гыйльми түтинең батырлыгы бөтенесенең исен китәрде. Кау-шамады, нитмәде, старостаның каршысына ук килеп басты:
— Бер дә алай җайлы-җайсыз кешенең иманына тиясе түгел иде сиңа, Йосыф абзый, — ди-ди, ашыкмыйча гына итәкләрен каккаларга кереште. — Андый әшәке сүзләр белән мыскыл итәргә нишләгән без ул тикле? Патшага тел озайтканмы, динне хурлаганмы?! Я, нишләгән?
Безнен әти старостаны бервакытта да исеме белән атамыйча, я «закон» дип, я «сыбызгы борын» дип кенә йөртә иде. «Сыбызгы борын» агарынды, күгәренде. Хәтта читек-кәвешле аягы белән, гайрәтләнеп, җиргә тибеп алды:
— Ә. нәстә? Ничек? Кара син аны, ыштыр битне, кара оятсызны! Кара нәстә әйтә олы кешегә! Тының чыкмасын!
Бодайга киткәч, Гыйльми түти дә кыза башлады. Аның күзләре усалланды, бөтен кыяфәте, әллә ничек, батыраеп китте.
— Әйтмәскә, әллә телем юкмы минем? һе, олы кеше дигән була! Олы кеше булсаң, үзеңне олы тот! Үз урыныңда тор! Ат аягын дагалаганда бака да ботын кыстырган, ди. Ниемә дип җыеп төштең монда ул җыен мәчет өрәген! Ни пычагыма дип кысыласыз яшьләр эшенә? Сезгә монда ни калган?
Староста үз ачуына үзе буылып:
— ..Язык, хәрам, иблис уены!..—дип кепә кычкырырга өлгерде, Гыйльми түти, ана суларга да ирек бирмичә, яңадан элеп алып китте:
— Харап икән!.. Уйныйлар да җырлыйлар икән! Шуның өчен дә яшьләр ич алар! Аларның шундый чаклары. Менә сез бик уйнар идегез дәген, тәтеми шул, булдыра алмыйсыз! Әнә, аякларың кәкрәеп каткан, үзең дә, суга баткан таракан төсле, шәлперәеп төшкәнсең! Шуңа эчең тырныймы, шуна йокың кермиме? Юньле карт булсаң, үз гөнаһыңны үзең белеп, иманыңны яңартып, түр башында гына утырыр идең син!
Әни. коты чыгып, Гыйльми түтинең җиңеннән сөйрәргә тотынды:
— Аи аллам! Җитте сиңа, ходай хакы өчен тукта! Харап буласың бит! Башыңны баструкларда чертерләр!
Бу кызыкка күп булып җыйналган хатын-кызлар пырх-пырх көләргә тотындылар. Староста хурлануыннан ярылырга җитеште, нидер әйтергә җыенган сыман, авызын бер ачты, бер йомды.
— Теленә тилчә... Азгын, имансыз!.. Авызыңа шайтан төкергән! Бик нитсәң, патша кешесенә тел тидерсәң, арт сабагыңны укытам әле мин синең, белдеңме?
Моны ишеткәч, Гыйльми түти, йодрыкларын йомарлап, старостаның өстенә үк бара башлады:
— һе. шулай дисенме? Куркытмакчы буласыңмы?' Булдыра алмассың! Арт ягың юеш синең, арт ягын! Усаллыкка китсәме? Усаллыкка китсә, бугазыннан китереп буам мин синен! Авылдан кудырам мин сине! Беләм мин синең кай төшеннән китереп кысасын, беләм' Халыктан яшереп попларга авыл җирен саттың' Татар авылының башына ук китереп шул җиргә чиркәү салдырдың! Татар да түгел, урыс та түгел, паганый син, паганый. паганый! .
Старостаның күзләре акайды, ул тыны кысылып, бер авыз сүз әйтә алмыйча, арт ягына китереп типмәгәйләре дигәндәй, курка-курка түбәнгә таба чигенә башлады.
Гыйльми түти тау башында торып калды.
— Бар әйдә, бар! Исән чакта тай тизрәк. Тагын да өсти башласам, я паларич сугып кәкрәеп төшәрсең.
Якын-тирәгә җыелган хатын-кызлар, шаккатып, бот чабып. Гыйльми түтине кайгырта башладылар. Барысыннан да бигрәк безнең әни борчылды.
— И ходаем, телләреңне генә әйтер идем! Бигрәк тә каты бәрелдең! Белмисеңмени, бөтен түрәләр анда сыйлана, бөтенесе анын яклы <Патшага тел тидерде», дип Себергә жибәрттерсә, нихәлләр итәрсең?
Гыйльми түти шаркылдап көлде генә:
— һе, җибәртте, ди. менә, җибәртмичә! Миннән башка, азрак, ди. Себердә катыржан! Мин генә җитмим, ди! һе! Шуларга үземне үзем басымчак иттерәм менә!
Авыл башына менеп җиткәч, һәммәбез дә борылып карадык Әле генә шаулап торган күнеллелектән берни дә калмаган, болын өсте буп-« буш иле. Әни авыр сулап куйды
— И. әрәм генә иттеләр, бигрәк тә күңелле иде
— Кадалгырлары. — диде Гыйльми түти. — йөриләр ич шунда кан бозып. Жыен кара таракан Әле ярый, ичмасам, егетләр гармуннарын качырып өлгерделәр Әнә. тавышы да чыга башлады түгелме соң? .
Аның сүзен дөресләгәндәй, аргы якта егетләр гармун тартып җибәрделәр.
Чәңки-чәңки, чәңки җылан
I
Беркөнне урамга чыксак, куанычтан сикерешергә тотындык: авылга өч-дүрт йөк товар төяп кызыл малчылар килгән! Мәчет янындагы чирәмдә атларын тугарып, тәртәләрен югары күтәреп бәйләгәннәр дә мәш килеп арбаларын чишеп маташалар. Без, бөтен өеребез белән, шунда чаптык.
Арадан бер олырагы, аягына читек-кәвеш кигән кара мыеклысы, урам уртасына чыгып, кычкырырга тотынды:
— Әхмәт. Әхмәт!
Әхмәт безнең арада юк иде. Дәшүче булмагач, теге кеше бездән сорады:
— Малайлар, кая Әхмәт?
Шул арада олырак малайлар үзара пышылдашып алырга да өлгерделәр :
— Тургайлар Әхмәтен сорый Ел саен шул дәшеп йөри бит
— Менә быел йөрмирәк торсын әле!
Теге кеше яңадан дәште:
— Я. кая Әхмәтегез, нигә әйтмисез? Телегез юкмыни?
Кем турында сүз баруын яхшы белсәләр дә, малайлар белмәмешкә салыштылар. Шунда безнең якның иң алдакчы малае — Нимҗан алга- рак чыкты.
— Бездә Әхмәтләр ярты дистә. Кайсы Әхмәтне сорыйсың, абый?
— Теге шәп тавышлы, матур җырлый торган малай. Әй, аты җитке- ре, кем Әхмәте соң әле?
Мыеклыны байтак азаплаганнан соң, Нимҗан үзе әйтеп бирде:
— Тургайлар Әхмәтеме әллә?
— Соң сез аны белмәскә? Шул инде, шул!
Ннмҗан күзен дә йоммыйча алдый бирде.
— Әәә... Тургай Утарга утырмага китте. Әллә кайта, әллә чак кына кунак була...
Малайлар, авызларын каплап кына, көлешеп алдылар. Кара мыеклы борчуга төште:
— Кара син, әй, чәнчелеп киткере!..
Ул нидер мыгырдый-мыгырдый кар төсле ак яулык белән борын асларын, мыекларын, муеннарын сөртге-сөртте дә бармагы белән ишарәләп безне үз янына дәшеп алды. Без, җим салган урынга йөгерешкән кош-корт шикелле, этешә-төртешә шул кеше янына җыелдык. Тик ул безне куандырмады. Корсакларыбызга шапылдатып суга-суга, һәммә- безне бер карап әйләнде дә безнең ише кечерәкләрне:
— Батмый, бәләкәй! — Я булмаса:— Кечкенә — чебеш кенә!.. — диди, муеннарыбызга чперткәләп, читкә куып бетерде. Янында калган олырак малайларны, тамаклары ертылганчы, кычкыртып карады. Аңа ошаган малай зәңгәр күзле, дәү борынлы, сипкелле Ахун гына булып чыкты. Аның яше дә зуррак, тавышы да шәбрәк иде. Теге кеше, Ахунны атка атландырырга гына торганда, йөгерә-йөгерә тыны-көне бетеп Әхмәт үзе килеп чыкмасынмы! Мыеклы, безгә бармак янап, Ахунны к\ып җибәрде дә кыңгыраулы туры байталына Әхмәтне атландырды. Урам буйлап халык дәшәргә китте Әхмәт. Бераз гына бара да сузып- сузып кычкырып куя:
— Мә-чет яны-на кызыл малчы-лар килде. Та-вар алырга барыгыз!..
Без көтүебез белән аның артыннан киттек. Безнең кызыгуның, көн-ләшүебезнең чиге дә, чамасы ла юк иде. Шулай булмыйча, бәйрәм бит бу, бәйрәм! Шундый кыңгыраулы шәп атка атланып урам әйләнү үзс ни тора! Синең тавышыңны ишетүгә бөтенесе йөгереп чыга, бөтенесе күреп тора. «Кем малае кычкыра, фәлән малае кычкыра»!.. Бөтенесе синнән сорап калырга ашыга:
— Кемнәр килгән? Нәрсәләре бар?..
Аннан да бигрәк, бушка гына кычкыртмый, акча да бирә бит әлс. Әмма без өметне өзмәдек. Безнең һәркайсыбыз болар икенче килүдә хәбәр салучы булып үзе чыгарга дип адарынып куйды.
Тик безнең бу хыялыбыз озакка түзә алмады.
Менә Әхмәт, атын акрын гына атлата биреп, шулай сирәк-мирәк кычкыргалап барды да, түбән очка төшеп тегеләргә күренмәс булгач, бик моңлы итеп җырлап җибәрде:
Иртә генә торам, кырга чыгам. Ак куяннар эзлн, —тал тапмын. Өйләргә дә керәм, тышка чыгам. Ятим башкайларым ямь тапмый.
Моңарчы ялан аяк белән юл тузаны ерып, шаулашып барган малайлар берьюлы тындылар. Әхмәттән көнләшеп, юл буе аны үчекләп килгән Нимжанга тикле телсез калды. Әхмәтнең тавышы бик тә моңлы,
аның жыры тәннәрне чымырдатып куя иде. Узган ел Әхмәтнең анасын урман кискәндә агач басып үтерде. Дүрт бала өстенә килгән үги аналарын әниләр шәфкатьсез, миһербансыз дип, ятимнәрне соранырга куып чыгара дип әледәи-әле орышалар.
Әхмәт картлар шикелле бөкресен бүлтәйтеп, барды-барды да моңлы күзләрен зиратка төбәп тагын җырлап җибәрде;
Агыйделкәйләрнек ярларыннан
Агадыр ла сулар тавышсыз: Бар мнкән сон җирнсн күкрәгендә Яшәүчеләр моңсыз, сагышсыз.
Әхмәтнең җырлавын ишетеп капка төбенә чыккан хатын-кызлар, башларын иеп, күзләрен сөрткәлиләр:
— И нарасый, — диләр. — Инде дә үзәкләрне өзә, инде дә йөрәкләрне телгәли шул моңнары белән
— Өстен-башын гына кара син аның. Әнә ни хәлләргә төшергән баланы теге зобаный!..
Әхмәтнең өстендә әллә кайчан укып беткән иске киндер күлмәк, ыштан ертыгыннан тез башы күренеп тора. Башындагы кәләпүшенең әллә кайчан ук киярлеге калмаган.
Хәкимҗан, Әхмәтнең артыннан йөгереп барып, ана үз кәләпүшен сузды. Әхмәт атын туктатып аны киеп карады.
— Әйбәт, тәңкәләре дә бар. Миңа мондыйлар эләкми Башка да мач кына. — Әхмәт кәләпүшне бик озак әйләндергәләп торды да Хәкимҗанга кире сузды. — Ярамый. Бабаң кыйнар, эт итәр.
Без Әхмәтне тау башына кадәр озата бардык та кире борылдык. Хәзер беребезнең дә шаярасы килми иде.
II
Без кире кайтканда, йөкләрнең өстен ачып сатарга ук тотынганнар иде.
Ул андагы төрле ситсы товар, кием тышлыгы, яулыклар, чаршаулыклар! Тамаша инде. Ул төсләре. — күзеңнең явын алырлык Бөтен урамга, борыннарны кытыклап, бездә булмый торган бик тә хуш бер ис — кала исе таралды.
Җыела башлады хатын-кыз, яшь-җилбәзәк, карчык-коры. Кайсы күлмәклек караган була, кайсы кием тышлыгы сорый. Акчасы булмаганнары алъяпкыч итәгенә йомырка төяп килгәннәр
Арба саен перкәшшек. Ап-ак күлмәк өстеннән кара камзул киеп, кәләпүшләрен кыңгыр салганнар, алларында — ап-ак алъяпкыч. Аршыннары кулларында уйнап кына тора. Күкрәк кесәләрендә көмеш кайчылар Ситсының әле яшелен, әле бишниен. әле кызылын суырып алалар. Алалар да җәеп салып, әле куллары белән шапылдатып куялар, әле беләкләренә эләләр дә. кояшка ялтыратып, мактарга тотыналар. Берсе ошап бетми икән, икенче, өченче кибен тартып чыгаралар, апа һәм җиңгиләрнең ничек кенә булса да күңелләрен табарга, ничек кенә булса да яннарыннан җибәрмәскә тырышалар:
— Нәрсә тектереп җибәрәсез соң, Чибәркәйләр?—ди берсе. — Күлмәклек дисәгез, шундый-шундый ун төрле, унбиш төрле сатин бар, ситсы бар, ыштанлык дисен икән, кып-кызыл франсуз белән бурлат бар Алъяпкычка бидәр-бидәр чәчәк төшкән бишәр тиенлек кенә менә бу ситсы килешә. Кайсын үлчик, күпме үлчик?..
Икенчесе, арбасы алдында биеп торгандай, аягын алмаш-тилмәш басып уз җырын такмаклый:
— Их, тавары ла. тавары! — ди — Ефәк тә ефәк, бу да ефәк! Алып җибәрсәгезме, җиңгиләр! Алып җибәр, тегеп җибәр, күргәннәрнең күзе ут булсын! Күрмәгәннәрнең төшенә кереп йөдәтсен' Бүтәннәрне әйтмим
дә инде, хәләл җефетегез шаккатсын: «Тукта ле, мондый чибәр, мондый көяз минем җәмәгатемме сон? Aft-һай-һай!» дип бот чапсын.
Апайлар, җиңгиләр, авызларын каплый төшеп, тыйнак кына көлтәләп куялар. Кызлар, мәзәк сүзләргә пырх-пырх көлеп, берсе артына берсе качалар. Әллә алырга килгән алар, әллә купшы перкәшшекләрне күзләргә.
Апайларның берсе, өстә яткан ситсыга бармак очы белән генә төртеп. сорап куйган була:
— Ни бәя соң менә бусысы?
— Очсыз, җиңги җаныем, очсыз! Гупчи дә юк инде, шалкан бәясе! һи, бәясеннән торылмас. кем, җиңги, ул ягына калгач, килешербез! Күпме үлчик?.. Бисмиллаһн!..
Сатучы, ялт иттереп, ситсының очын аршын башына элеп тә ала...
Соравын сорыйлар, каравын да карыйлар, тик алырга гына ашыкмыйлар. _
— Бик аласы да бит кана, — ди безнең күрше Гыйльми түти.—■ Алмасын эт ялаган бит әле аның, мур кыргырысы.
— Мәй буе бер яңгыр төшкәне юк. Әнә анда игеннәр көеп бара. Нәрсә ашарбыз, кышны ничек чыгарбыз?
Перкәшшек, аршынын арлы-бирле уйнаткалап, юатмакчы булып та карый:
— Булыр, алла боерса, булыр! Яңгыры да булыр, игене дә. Әйдәле, үлчик әле! .
— Боерса шул әле, боерса! Әллә боера бит әле, әллә борып ташлый...
Шулай да арбалар тирәсендә хатын-кыз халкы гөж килә. Зарлан- галап, ялындыргалап булса да аз-маз үлчәткәлиләр.
П1
Ул да түгел. «Чишмә буенда яңгыр боткасы пешерәләр!» дигән хәбәр таралды. Без, һәрвакыт салынып төшеп мазалый торган киндер ыштаннарны күтәрә-күтәрә, бер-беребездән узышып тау астына тәгәрәдек.
Ул елның җәе бик коры килде. Олы кешеләр моңа байтактан бирле кайгырышып йөриләр иде инде. Капка төпләрендә, чишмәдә ат эчерткәндә нкс-өч кеше бергә очрадымы, сүз һаман шул турыда була. Яңгыр яумый. Корылык! Уфылдыйлар, телләрен чартлатып куялар. Кызу мич алды шикелле эссе бөркеп торган саргылт күккә карап, башларын чайкыйлар.
— Их-ма, нишләргә инде? Игеннәр көя башлады бит, — диләр.
— Боланга китсә, арыш тиен тырнагы тикле генә булып өлгерер. Ачка үләрбез микәнни?
— Сабаннарның да рәте-юне юк. Чыккан да каткан. Бодайны әйткән дә юк, әнә анда солы белән арпа да кашык буе гына.
— Бер килсә, килә бит, әй. Карабодайны да эссе сукты. Уф-уф-уф...
Корылык бер елны да ялгызы гына йөрми. Ул, үзенә ияртеп, хайван үләте, эч авырулары, балалар чире алып килә, коточкыч янгыннары белән авылларны кара күмергә әверелдерә иде.
Эссе көннәрне кайсы якта булса да берәр авыл өстеннән, шомлы булып, кап-кара төтен күтәрелгәнне күрәсең. Тора торгач, шул коточкыч төтен болыты эченнән, кызыл ялкыннары белән актарыла-актарыла кайнап, ургылып җанны өшеткеч янгын телләре бәреп чыга. Олы кешеләр ындыр артына җыелып башларын чайкыйлар, телләрен чартлаталар. Читтән торып күршеләрнең кайгысын уртаклашырга тотыналар.
— һай, мескеннәр! Харап кына булдылар! Бөтен авылы кырылды.
— Кая, бетте инде. Ун-унбиш елсыз аякка баса алмыйлар инде.
— Алла сакласын, башыңа киләсе каза булса, кызыл сыер әнә шулай ялый да ала...
Кайсыдыр: «Барып сүндерешергә кирәк иде». — дип карый. Ләкин икенче берсе: «Үзебездә ут чыкса, нихәл итәрбез?» — дип шом сала. Әле бик теләсәң дә барып буласы түгел икән. Тикшерә башлагач, насос суны аттырмый, мичкәләр дә коргаксып беткән булып чыга.
Шунда гына исләренә төшеп, бөтен авылда мунча яктырмый башлыйлар. Көндез икмәк салырга да ярамый. Морҗадан төтен чыкканны күрсә, дисәтник шундук килеп сүндерә, әгәр каршы килеп маташсалар, хәтта морҗаны да ишеп төшерә.
Шул көннәрдә мәчет картлары белән мулла яңгыр теләп, кырда дога кылып кайткан. Керәшен ягының побы, балаклы тәреләр белән чыгып, бик озак игеннәр арасында улап йөрде, диләр. Алай да яумагач, картлар борынгы гадәт буенча, яңгыр боткасы пешереп карарга булганнар. Әлеге шул Гыйбаш абзый инде. Үзе шикелле шундыйга һәвәс кешеләр белән халыктан ярмасын, тозын, дигәндәй, җыйган да зур казан белән тау астында яңгыр боткасы пешергән. Без. малай-шалай, кашыкларыбызны әзер тотып, ботка пешә башлаганчы ук казан тирәсен әйләндереп алган идек. Кем әрсезрәк, шуңа күбрәк эләкте.
Казан төбендәге касмакны кыра гына башлаганда, урамнан, чиләк күтәреп, тыны-көне беткән Нимҗан йөгереп төште.
— Малайлар, чүлмәчлеки! — дип кычкырды. Ләкин малайлар аңа ышанмадылар. Ник дигәндә, Нимҗанның авылда иң ялганчы малай булуын бөтен кеше белә. Ул ничектер бнк килештереп, бик яратып, алдауның тәмен белеп ялганлый иде. Бервакытны аның алтмыш яшьлек бабасын: «Апай үлеп ята. сине чакырганнар». — дип, сигез чакрымдагы Аибан авылына җибәргәне, «Әнине елан чаккан». — дип атасын әллә кайдагы Ушара тамагына йөгерткәне бар. Болар өчен аны бик нык кыйнаганнар. Әмма ул икенче көнне үк якадан ялганларга тотынган.
Безнең арадагы иң зур ла. иң усал да булган малайларның берсе-» аргы якның Шәйхел башта Нимҗанның үз башына су койды.
— Алдыйсың! — диде
— Валлаһи алдамыйм!
Нимҗанның башына өч чиләк салкын су коеп, антын өч тапкыр кабатлаганнан соң гына ышандык.
йөгердек өйләргә, алдык кем кечкенә чиләк, кем зур чүмеч, киттек чыгып очраган бер кешене коендырырга! Бала-чагамы ул. апа-җиңги- мс —барыбер Әмма кыз-кыркын, я үзебез шикеллерәкләр очраса, күңеллерәк инде анысы. Ул ишек алдына керсә, ишек алдына, өйгә керсә, артыннан өйгә кереп башыннан ук коендырасың. Китә чыр-чу. китә кагыну, кибенү, башлана юри генә орышу, тиргәү. Шунысы кызык, чыланган кеше никадәр генә кычкырмасын, нинди генә усал сүзләр әйтмәсен, аңа һич исләре китми. Ник дисәң, аның үзенең дә авызы ерылырга гына тора. Чөнки йоласы шундый, борын-борыннан. бабайлар заманыннан ук шулай килгән. Бу — бер-береңә ачулана торган чак түгел. Бөте-несендә бертөрле борчу. Бөтен илгә яңгыр кирәк, яңгыр! Шундый изге ният белән коендырган кешегә ничек ачуланасың? Ярамый, килешми. Аннары, кем белә? Бәлки, аның берәр .хикмәте дә бардыр? Борынгы бабайлар бер дә шулай мәгънәсезгә бер-бсрсел коендырып йөрделәрме икәннн?..
Баштарак кызыл малчылар тирәсендә чуалмыйлар иле әле. Күрәсең, башка авыл кешеләре дип яхшысынмаганнардыр. Әмма тора-бара егетләрдән кайсыдыр аларга да җитеште. Пөгереп барды да арба янында җыелып торучы кызларга бер чиләк су тондырмасынмы! Башлаганны гына кәгеп торганнар икән, аның артыннан икенчесе, өченчесе коендырды...
Кызып киткәч, күзгә ак-кара күренәмени? Перкәшшекләрнең үзләренә дә эләкте. Әллә ялгыш, әллә юри генә ачып салган малларына да бер-ике чиләк тондырдылар, теге кара мыек та коры калмады. Кузгалды тавыш! Сатучылар эссе табага бастылар. Әлеге мыек бигрәк тә каты ачуланды.
— Харап итәсез! Товарны бозасыз! — дип аһ та ваһ килеп, арбаларын капларга тотынды.
Карасак, алар янында бер генә кеше дә калмаган! Ул арада сатучыларның бер-икесе чиләкле малайлар артыннан йөгерде. Кара мыек безнең арттан китте. Үзе куа, үзе сүгенә:
— Хәерче токымы, ыштансыз йолкышлар! Тотыйм гына мин сезне, тотыйм гына!..
Кая инде ул андый мышкылдыкка безне куып җитү! Минем белән янәшә Миңниса исемле бер ялан аяклы кыз да йөгереп китте. Толым очындагы көмеш тәңкәләре чылтыр-чылтыр килә, үзе миңа карап чырык-чырык көлә. Шуның белән элдертәбез генә.
Теге кеше, терсәкләрен бик кызык тырпайтып, аякларын чатыйн- чотыйн атлап бик тырышып йөгерсә дә, барыбер артта калды. Өстәге урамга менеп житкәч, без Миңниса белән Хәкимжаннарнын мунчалары артына постык. Бу безгә бик тә көлке тоелды. Тагын пырхылдап алдык. Менә без нинди, янәсе! Олы кешегә дә тоттырмадык.
Бер-беребезнең өс-башыбызга күзебез төшүгә, тагын көлешергә тотындык. Ж.еп бөртегенә кадәр чыланганбыз! Күлмәкләр тәнгә сылашкан, ыштан балакларыннан тамчылар тамып тора.
Шушы кара тут йөзле, кара коңгырт чәчле бөтерчек кыз белән менә шулай яшеренеп тору нигәдер минем күңелемә бик хуш килде. Якын- тирәдә бер кеше дә булмаса да. мин ана шыпыртлап:
— Курыкмадыңмы? — дидем.
Яман бер серле эш турында сүз баргандай, ул да миңа шыпыртлап жавап бирде:
— Ичмасам, менә моның тикле генә дә курыкмадым! — Миңниса, чәнчә бармагының очын ясмык кадәр генә итеп чеметеп күрсәтте. — Әллә син курыктыңмы?
Мин, ул турыда хәтта авыз ачып сүз әйтүне дә ваклыкка санап, борынымны гына пошкырттым.
Сатучылар әллә кайчан үз эшләренә керешкәннәр булса кирәк. Чүл- мәчлекн дә сүрелгән булырга охшый. Ник дисәң, урамда тавыш-мазар тынган иде инде. Ә безнең шул мунча артында яшеренеп торган урыннан һаман да кузгаласы килми иде әле. Миңниса башын кырын салган да, ара-тнрә мутлык белән елмаеп, мина карап алгалый. Янәсе, менә бит ничек, икәү генә калдык... Мин шуннан аның да кузгаласы килмәвен снзәм. Миңа аның кояшта коңгырт төскә кергән түгәрәк кенә бите, колак яфрагында селкенгәләп торган кечкенә зәнгәр кашлы алкасы, кыска гына, йомры гына нәни бармаклары бик тә матур, бик тә сөйкемле шикелле күренә.
Шундук мин эчтән генә: «Нигә минем шундый сеңелем юк икән?» дип тә уйлап алдым. Әгәр Миңниса минем сеңелем булса, мин аны үз янымда гына йөртеп, малайлардан һич кыерсыттырмас идем. Әти биргән алманың да иң матурын, чиянең дә иң тәмлесен, кара кучкыллысын аңа бирер идем...
Мин, юмартланып китеп, Миннисага тагын да ниләрдер бирергә жыенганда — бүлдерделәр. Урам ягыннан мине кычкырып эзләп йөрүләре ишетелде.
(Дәвамы бар )