Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИРӘН ҺӘМ ТУРЫ СҮЗЛЕ ТӘНКЫЙТЬ ӨЧЕН’


зган елда әдәби тәнкыйтебез тагын да жанлана төште, сизгеррәк, үткенрәк һәм уйчанрак төс алды, әдәби-эстетик фикернең тирәнәя, хәрәкәтчәнрәк һәм сугышчанрак була баруы, һичшиксез, әдәбият һәм сәнгать алдына куелган бүгенге таләпләр белән дә, фикерләү колачын кысып торган һәртөрле киртәләрнең аудары- луы белән дә бәйле. Әдәбиятыбызның офыклары киңәя килә, кеше тормышын тирән итеп, бөтен матурлыклары һәм катлау- лылыгы белән сурәтләү, кешенең рухи дөньясына үтеп керү тенденциясе көчәя, жанрлар яңара һәм байый бара икән, тәнкыйть тә үсә. үзенә әдәбиятның жанлы практикасыннан торган саен баерак азык ала. Соңгы елларда әдәби тәнкыйтьнең, торгынлыктан чыгып, жанланып-тармакла- нып үсә башлавы шул шартларга бәйле. Узган ел басылып чыккан әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеменә караган әсәрләрне барлаганда, күзгә ташланган беренче нәрсә нәкъ менә тәнкыйть әсәрләренең төрләре һәм тематикасы арту булды.
1966 елда без татар совет әдәбият белеменә өлеш булып керерлек монументаль монографияләрне дә. күренекле яЗучылары-
1 Доклад кыскартып басыла. бызның индивидуаль нжат йөзләрен ачуга багышланган әдәби портретларны да. полемик кайнарлык белән сугарылган мәкаләләрне дә, язучыларның яңа чыккан әсәрләренә карата язылган рецензия һәм китап күзәтүләрне дә. теге яки бу жанрның торышын күзәткән докладларны да, әдәби мирасыбыз турында зур кайгырту белән сугарылган төпле хезмәтләрне дә байтак таба алабыз.
Узган ел укучы кулына кергән хезмәтләр арасыннан ин элек өч әсәрне билгеләп үтәсе килә. Болар: филология фәннәре докторы М. Гайнуллинның «Татарская литература и публицистика начала XX века». Г. Халитның «Тукай и его современники» һәм И Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» исемле монографик хезмәтләре. Өч хезмәт тә иң бай һәм кызыклы чорны — әдәбиятыбызның XX йөз башындагы барышын анализлауга багышланган. Куанып әйтергә мөмкин: бу хезмәтләр тагар совет әдәбият белеменең Г. Ибраһнмов. Г. Нигъ- мәтиләрдән килә торган сызыгын — соңгы елларда X. Госман. Г. Кашшаф монографияләрендә гәүдәләнгән колачлы һәм жен- текле өйрәнүне — дәвам иттерәләр һәм тулыландыралар.
М. Гайнуллин хезмәте А. Сайганов, Б Гыйззәт. Ш. Хамматов иптәшләр мәкаләсендә: «татар әдәбиятын һәм журна
У
листикасын өйрәнүдә җитди хезмәт»дип бәяләнде. Мәкалә авторлары, хаклы рәвештә. хезмәтнең бай фактик материалга, күп төрле чыганакларга таянып язылган булуын, әсәрдә татар әдәбиятының һәм журналистикасының үсеше илдә барган иҗ- тнмагый вакыйгалар белән бәйләп өйрәнелүен күрсәтеп үттеләр. М. Гайнуллин хезмәтендә моңа кадәр күләгәдә калып килгән бик куп язучыларның, журналистларның Һәм сәнгать кешеләренең эшчәнлеге яктыртыла. әдәби һәм ижтимагый вакыйгаларга бәя бирелә. Фактик материалның байлыгы өстенә, китапта байтак мәсьәләләргә карата кызыклы күзәтүләр ясала, куп кенә бә-хәсле мәсьәләләр кузгатыла. Мәсәлән. Ту-кайның музыка белән кызыксынуын, аның <Евгений Онегин» романы характерында зур әсәр язарга ниятләнеп йөрүен күрсәткән дәлилләр бик кызыклы. Туканның С. Рәмиев. Г Ибраһимов кебек әдипләр белән мөнәсәбәтен ачуда да әһәмиятле фикерләр әйтелә. Нәжнп Думавн эшчәнлеге һәм поэзиясе турында язылган бүлекчәне мин әдәби осталык серләренә үтеп керүнең әйбәт үрнәге дип санар идем. Н. Думави ижаты еллар буе тискәре яктан гына бәяләнеп килде, монарчы язылган кайбер хезмәтләрдә хәтта Думавн беренче империалистик сугышны яклау позициясендә торды, кебегрәк фикер әйтелә һәм дәлил итеп шагыйрьнең «Сугыш тәэссораты» исемле шигыре китерелә иле. М. Гайнуллин башка фикер әйтә. «Шигырьнең икенче кисәгенә нигезләнеп. — ди ул. — тәнкыйтьчеләр Ду- мавнны сугышка өндәүдә гаепләп килделәр. Ләкин, игътибар белән укыганда, ул юлларның ирония белән сугарылуын искәртү кыен түгел» (265 бит).
Ирония Н. Думали шигырьләрендә, чыннан да, зур урын алып тора, һәм шагыйрьнең иҗатын өйрәнгәндә бу моментка игътибар нтәргә кирәк.
Хезмәттәге аерым кимчелекләр дә гыйбрәтле. Аларнын күбесе югарыда без телгә алган рецензияләрдә дә күрсәтелә. Өстәп шуны гына әйтәсе килә: әдәби процесс хезмәттә. башлыча, иҗтнмагый-тематик. социаль-политик яктан анализлана, ә әдәби- эстетик, осталык-поэтика ягы. әдәбиятның эчке сыйфат үсеше жентекләп каралмый.
Г. Халит — күп һәм нәтиҗәле эшли торган тәнкыйтьчеләребезнең берсе. Моннан нке-өч ел элек ул Тукай турында татарча китап биргән иле. Узган ел исә «Тукай һәм аның замандашлары» исемле китабы рус телендә басылып чыкты.
Монографиядә. Тукай поэзиясенә бәйләп, күп әдәбн-тсоретнк мәсьәләләр куела. Болар: реализм һәм романтизм арасындагы мөнәсәбәт. Тукай һәм көнчыгыш әдәбияты. Тукпй һәм рус әдәбияты. Тукайның көнбатыш һәм көнчыгыш әдәби традицияләренә бәйләнеше һәм мөнәсәбәте. Тукайның нова-торлыгы нәрсәдән гыйбарәт. Тукай һәм ох ранка һ. б һ. б.
Г. Халитның Тукай чорын өйрәнүгә ба-гышланган бу яңа хезмәте татар совет
1 «Советская Татария» газетасы. 1967 ел. 11 январь. әдәбият белемендә соңгы елларда күзәтелә башлаган матур үзенчәлекне — әдәбият тарихын проблематик планда өйрәнү тенденциясен тагын да көчәйтә. Бу инде шагыйрьнең тормыш һәм иҗат хроникасы да, шагыйрь иҗатына тематик күзәтү дә түгел. Тукай ижаты бөтен татар поэзиясенең фонына куеп, поэзиянең гомуми барышына бәйләп анализлана һәм халык шагыйренең тагар поэзиясе үсешендәге урынын билгеләү поэзиянең үткәне, бүгене һәм киләчәге белән бәйләп карала. Шунлыктан Тукай нжаты турында монарчы әйтелгән фикерләр дә Г. Халит хезмәтендә яна яңгыраш ала. шагыйрь ижатының моңарчы ачылмаган сыйфатлары эзлекле һәм тирән яктыртыла.
Шунысы аеруча куанычлы: тәнкыйтьченең анализы салкын канлы «академизм» белән өртелгән «саф фәнни трактат» түгел, бәлки полемик кайнарлык белән сугарылган уйлану һәм эзләнүләрдән гыйбарәт, һәм ул публицистик мәкалә якн очерк шикелле үк жиңел укыла. Шул ук вакытта хезмәттә фәнни дәлилләү ягы да жнтәрлек. Бөтен күзәтүләр, бөтен дәлилләр бер төп мәсьәләне чишүгә хезмәт итә. Тукай ничек Тукай булды, ни өчен Тукай булды, поэзиясенең кайсы сыйфатлары белән халык тавышына әверелде һәм татар поэзиясенең байрагы булып күтәрелде? Хезмәт тулысы белән әнә шул сорауларга жавап бирү рәвешендә язылган.
Г. Халит хезмәтендә кузгатылган мәсьәләләр турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Кызганычка каршы, хезмәткә детальләп тукталырга безнең вакытыбыз юк Шулай да тагын бер генә мәсьәләгә күз ташлап үтәсе килә. Татар шигырен үстерүдә Тукай керткән яңалыклар турында сөйләп, тәнкыйтьче кызыклы күзәтүләр ясый. Ә. Исхак. Ә. Фәйзи. X. Госман. М. Хамраев кебек белгечләр белән бәхәскә кереп, ул «Тукай шигыренең нигезендә гарәп-фар- сы гарузы ята» дигән фикер белән дә. «Тукай шигыре төрки жнрлектә генә үсте» дигән фикер белән дә килешми. Халит фн- керенчә. «гаруз элементлары һәм төрки шигырь, үзенчәлекле кушылу кичереп, ва-кытлар үтү белән, төрки якның өстенлек алуы җирлегендә үсеп» киткән һәм «Тукай моңа рус поэзиясе һәм татар халык җырлары үлчәүләренең дә элементарын» берләштергән. Без биредә Г. Халит фикеренең бөтен дәлилләрен дә китерә алмыйбыз, әлбәттә. Ләкин, схематик планда караудан ук. Г Халит концепциясендә Тукай шигырь төзелешен анын барлык чыганакларыннан эзләү һәм татар шигырь төзелешенә Тукай керткән яналыкны төрле яклап билгеләргә омтылу ачык күренсә кнрәк.
И Нуруллннның «XX йө| башы татар әдәбияты» исемле хезмәте. Г. Халит китабы төсле үк. эзлекле бер концепциягә нигезләнеп язылган. «XX йөз башы татар әдәбияты. — ди үзенең бу хезмәтендә Н Нуруллин. — мәгърифәтчелек реализмы кысаларына сыеша алмыйча, алга, критик реализмга омтыла, реакция һәм яңа революцион күтәрелеш дәверендә критик реализм төп методка әверелә, чәчәк ата». Минем кара
шымча. И- Нуруллин чорларга биргән ха-рактеристикасында да, аерым язучыларның иҗатына караган монографик бүлекләрд дә шушыңа якын бер төп концепцияне үстерә һәм анализлый бара. Нуруллин хезмәте вуз студентлары һәм укытучылар өчен бик файдалы кулланма булыр, дип ышанырга мөмкин. Китапның кыска вакыт зчендә сатылып бетуе дә шуны раслый.
XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә багышланган бу җитди хезмәтләр һәркайсы аерым тукталып, киң күзәтүләр ясауга лаек. Г. Халит һәм И. Нуруллин китапларында. мәсәлән. XX йөз башы әдәбиятының нинди шартларда, ни рәвешле яңа методны — критик реализмны үзләштерүе Г. Тукай. Г. Ибраһимов. Ш. Камал. Ф. Әмирхан кебек аерым язучыларның ижатын конкрет өйрәнү җирлегендә раслана, критик реализмның прогрессив романтизм казанышлары белән үрелеп китүе һәм баюы күрсәтелә. Бик кызыклы һәм кирәкле бу мәсьәләләр И. Нуруллин китабында аеруча тулы яктыртылган.
Соңгы еллар әдәбият белемендә бер мөһим үзенчәлек бар: бу — вулыар социало- гизм догмаларын кире кагу. Хәзер телгә алынган хезмәтләр дә әдәби фактларны бәяләүдә шушы юлдан баралар һәм Тукай, Ф. Әмирхан. Дәрдмәнд. С. Рәмиев кебек атаклы язучыларыбыз иҗатын чын фәнни объективлык белән анализлыйлар. Моңарчы язылган хезмәтләрдә XX йөз башында иҗат эше алып барган күп кенә язучылар һәм тәнкыйтьчеләр күләгәдә калып килде. Бу хәл әдәби атмосфераны тулы күзаллауга комачаулый иде. Хәзерге хезмәтләр исә икенче һәм өченче дәрәҗәдәге язучыларны да игътибарга ала. алариың әдәби хәрәкәттәге урынын истән чыгармый. Бу да. минемчә. уңай казаныш.
Әйе. XX йөз башы әдәбиятын өйрәнүгә караган төпле хезмәтләребез хәзер байтак. Әмма совет чоры татар әдәбиятын яктыртуга багышланган хезмәтләр һич кенә дә җитәрлек түгел. Дөрес, узган елда Н. Юзеевның «Традицияләр яңарганда», 3. Усманованың «Гадел Кутуй». Р Нурул- линаның «Һәрвакыт сафта» дигән китаплары чыкты.
3. Усманова һәм Р. Нуруллинаның Гадел Кутуй ижатын һәм тормышын яктыртуга багышланган хезмәтләрен, тулаем алганда, хуплап каршыларга кирәктер. Башка күренекле язучыларыбыз турында да шундый характердагы китаплар тизрәк язылсын иде. Аерым алганда. Кәрим Тиичурин. Хәсән Туфан. Әмирхан Еники. Сибгат Хәким. Ибраһим Гази. Әхмәт Фәйзи. Шәйхи Маннур. Фатих Хөсни, Афзал Шамов. Гариф Гобәй. Габдрахман Әпсәләмов кебек язучыларыбыз иҗатын, аларнын индивидуаль иҗат үзенчәлекләрен укучыга төшендерерлек кечерәк күләмле булса да монографияләргә бик мохтаҗ без. Башка халыкларда мондый язучылар иҗаты әллә кайчан зур-зур монографияләрдә өйрәнелде инде.
Дөрес. Р. Мостафинның «Литературные портреты» дигән китабы һәм шундагы очеркларның ук «Казан утлары» журналында татарча басылган вариантлары бу бушлыкны тутыруга беркадәр өлеш булды.
Р. Мостафинның ижат портретлары — икеләнмичә әйтергә мөмкин матур тел белән, чын мәгънәсендә очерк итеп язылганнар. Аеруча С. Хәким һәм X. Туфан ту- рындагылары җылы тәэсир калдыра. I. Әп-сәләмов турындагы очеркта ул вакыт-ва- кыт кыенлык кичерә төсле. Очеркның татарча варианты белән русчасы арасында кайбер әсәрләрне бәяләүдә аерма булу да шуны күрсәтә.
Шуны да әйтик, әдәби портретлар жанрын 'безгә тагын да үстерергә һәм актив-лаштырырга кирәк. «Казан утлары» журналы бу жанрга аерым рубрика ачып дөрес эшли. Әле күләмле монографияләр язылмаган чакта, бу жанрның әһәмияте, кирәклеге аерата зур. Ләкин теләк рәвешендә бер нәрсәне әйтәсе килә: иҗат портреты дигәч тә, ул язучының иҗат йөзен бизәп-буяп күрсәтү, яисә бары уңай якларын гына ачудан гыйбарәт булмасын, беркадәр ижат үзенчәлекләренә, үсү юлындагы кытыршылыкларга да күз салсын иде.
Н. Юзеевның «Традицияләр яңарганда» дигән китабы үзенә аерымрак бер урын алып тора. Автор анда сугыштан соңгы татар поэзиясенең кайбер үзенчәлекләрен, үсеш тенденцияләрен билгеләү максатын куйган. Бүгенге әдәбиятыбызның барышын анализлауга багышланган мондый типтагы хезмәтләр безгә бик кирәк.
Н. Юзеев китабында берничә момент аерым игътибарга лаек. Беренчедән, автор сугыштан соңгы татар совет поэзиясен үсештә карын һәм, шушы юлдагы уңай моментларны гына күрсәтеп калмыйча, кимчелекләргә дә куз сала. Икенчедән, шагыйрьләрнең иҗатын бәяләгәндә, ул аларның индивидуаль сыйфатларын да билгеләргә омтыла Өченчедән. «Тормыш каршылыклары. әдәби конфликт һәм характер» дигән бүлектә поэмаларга ясалган анализ үзенең конкретлыгы белән әйбәт тәэсир калдыра. Бездә нәкъ менә бүгенге язучыла- рыбызның әсәрләрен дәлилле итеп, эченә кереп анализлау җитми дә.
Тәнкыйтьчеләребез, әдәби хәрәкәтнең бүгенге торышын тикшергәндә, эстетик-теоретик фикерләүнең соңгы казанышларын истә тотарга, шуларга таянып эшләргә, бүгенге әдәби вакыйгаларны системалаштырып, проблематик планда анализларга омтылалар. Н. Юзеевның яңа китабы — шуның матур мисалы. Безгә бу тенденцияне якларга һәм аңа хәрәкәт мәйданын киңрәк ачарга кирәк. Хәзер, яңа романнар һәм повестьлар, шигырь җыентыклары, шигъри романнар мәйданга килеп торган чорда, әдәбиятыбызның яңа казанышларын укучыга төшендерү тәнкыйтьтәй башка мөмкин түгел. Тәнкыйтькә күбрәк мәйдан таләп итү белән бергә, аның алдына куелган бурычларның да артуын әйтергә кирәк. Әдәби тәнкыйть әсәрләре бездә әле һаман башлыча язучы һәм белгечләр өчен генә языла. Укучыны күздә тотып язылган тән-кыйть әсәрләре юк дәрәҗәсендә. Ә бит тәнкыйть әсәре киң катлау әдәбият сөючеләргә аңлаешлы да, кызыклы да булырга
тиеш. Тәнкыйть теленең әдәби әсәр теле кебек үк җанлы һәм шигъри булуы сорала хәзер. И. Нуруллннныц «Образлар дөньясында», Р. Мосгафииның «әдәби портрег- лар»ында шушыңа омтылыш ясалган иде. Безга моны дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк.
Инде Н. Юзеев кигабы турындагы сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. Күп кенә унай. мактауга лаек яклары булу белән бергә, бу кнтапта, минем карашымча, аерым кимчелекләр дә юк түгел. Барыннан да элек китаптагы төп мәсьәлә — традицияләрнең ни рәвешле яңаруы мәсьәләсе ачылып җитми төсле. Н. Юзеев «Традиция белән бәйләнешнең бердәнбер чарасы — аны дәвам итү, үстерү. Ә традицияне баету, дәвам итү үзеннән-үзе новаторлыкка илтә», (8 бит) дигән тезис куя. Беренчедән, монда, «традицияне баету» дигән гэшснчәнең чикләре билгеләнмәү, аның нидән гыйбарәт икәнен дәлилләмәү аркасында, ачыклык җитми. Чыннан да. традиция, конкрег алганда, нәрсә соң ул? Традицияне баету, дигәне нәрсәдән гыйбарәт? Традицияләр күп бит. Икенчедән, «традицияне баету үзеннән-үзе новаторлыкка илтә» дигән тезис та ачык ук түгел, минемчә. Традицияне төрлечә баетырга мөмкин. Бездә бу төшенчәләр әлегә хәтле ниндидер абстракт бернәрсәгә охшабрак кала бирә. Н. Юзеев та аны ачыклап бетерә алмаган. Дөрес, хикмәтле шигырьләр, робагыйлар традициясен сөйләгәндә, ул максатына шактый якыная да. Ләкин менә, мәсәлән, поэзиягә Хәсән Туфан яисә Снбгат Хәким китергән яңалык нәрсәдән гыйбарәт? — кебек зуррак сорауларга ул җавап биреп бетерми.
Хезмәттә «романтизм», «романтик форма». «романтик шартлылык» кебек терминнар куп кулланыла, ләкин бу төшенчәләрне куллануда эзлеклелек җитми төсле. Шунлыктан, күрәсең, хезмәтенең 71 битендә Н. Юзеев «тормыш вакыйгаларын реалистик гадилегендә тасвирлаудан романтизмга. шартлылыкка күчеп китү дә очрый» дип, поэзиядә кимчелек күрсә. 78—79 битләрдә шагыйрьләрне «шигъри шартлылык» куллануда кыю булмаган өчен гаепли. Бу каршылыклы фикер X. Туфан иҗатын бәяләүдә дә күренә. «Элек. — ди тәнкыйтьче. — X. Туфан реалистик планда яза иде. хәзер үзе романтик шагыйрьләр рәтенә басты». Ә миңа калса, киресенчә, егерменче елларда X. Туфанда романтик киеренкелек нык сизелсә. хәзер чын мәгънәсендә социалистик реализмга хас сурәтләү көчле. Кнтапта ана-лизлана торган әсәрләр белән мавыгып кнтүләр. конкрег мисалларны үз концепциясенә яраштырырга тырышулар да сизелә. X. Туфанның «Караком ягында» шигырен романтик итеп күрсәтү өчен. Н. Юзеев аны шагыйрьнең ин яхшы әсәрләреннән берсе сыйфатында анализлый. Хәлбуки. X. Туфан мондый «шартлы» шигырьләреннән бигрәк, ягымлы, тирән хисле, драматизмлы шигырь-ләре белән көчле бит.
С. Хәкимнең «Языгыз, жнр уллары» поэмасына хезмәттә тирән анализ ясалган, ләкин лнрик-фәлсәфи поэма бүгенге поэма үсешендә төп урынны алып торырга тиеш» дигән караш нәтиҗәсендә. С. Хәкимнең нигездә әйбәт бу поэмасында очраган кимчелек — сюжетны характер ачу белән бәйләүнең җитмәве — киресенчә. уңай момент итеп күрсәтелә. Болар — Н. Юзеев китабының бәхәсле яклары. Әмма, тулаем алганда, хезмәт, һичшиксез. уңай бәягә лаек. Ул — безнең тәнкыйтьнең бүгенге әләбн процесс турында җитди уйлана башлавын күрсәтүче бер үрнәк.
2
Узган ел ике зур әдәби бәхәс барды. Аларның берсенә—*Г. Тукай. М. Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе» дигән конкрет темага караганына — бик әйбәт йомгак та ясалды. Н. Юзеевның йомгаклау җыелышындагы доклады һәм Н. Исәнбәт. С Хәким. X. Госмач кебек олы язучыларның һәм әдәбият белгечләренең анда ясаган чыгышлары, ниһаять. «Социалистик Татарстан» газетасында соңыннан басып чыгарылган бер битлек йомгак әдәби бәхәсне нәтиҗәсез калдырмастыр
Н. Юзеев бу дискуссияне йомгаклау җые-лышында тулы һәм ^чтәлекле доклад ясады. Соңыннан ул «Социалистик Татарстан» газетасында (8 январь. 19һ7 ел саны) «Тра-дицияләр дәвам итә. байый һәм яңара» дигән исем астында гомуми йомгак итеп басылып та чыкты. Тәнкыйтьче биредә «Традицияләр яңарганда» китабында әйтелеп бетмәгән кайбер фикерләрен ачыклаган, тулыландырган, диясе килә.
Традиция, днбез. Нәрсә соң ул? Тукай традициясе дигәннән нәрсә аңларга? Бик гадиләштереп кенә җавап биргәндә, без «Тукай традициясе» төшенчәсен, мөгаен, искиткеч шигъри көч. сугышчанлык һәм үткенлек, халык язмышын үз язмышың итеп карау. тематиканың чикләнмәгән колачы, жанр, форма һәм сурәтләрнең тематик колачка бәрабәр киплеге, хис байлыгы. дип формалаштыра алыр идек. Җәлил традициясе безгә батырлык һәм ихтыяр көче белән сугарылган лирик герой хисләренең чын табнгыйлек белән гәүдәләнде- релүе. яңа хисләрнең яңа шигъри алымнарда җырлануы булып аңлашылыр иде. Тукай һәм Җәлил безгә идея югарылыгы, шигъри ялкынлылык, заман белән бәйләнеш үрнәген, чын ватанчылык, искиткеч фидакарьлек. олы гуманизм һәм интернационализм. язмыш һәм шәхес, зур тормыш һәм лирик герой мөнәсәбәтенең аерылгысыз булуы үрнәген, халыкчанлык тантанасын мирас итеп калдырдылар, һәм без Тукай һәм Җәлил традицияләре турында сөйләгәндә нәкъ шул моментларны калку итеп куярга тиешбез дә. Әмма дискуссия барышында бу моментларга җитәрлек басым ясалмады, бүгенге поэзиябез әсәрләрен шушы яктылыкта бәяләү азрак булды.
Дискуссия барышында традиция төшенчәсен аңлауда берничә төрле караш барлыгы беленле. Берәүләр аны «гражданлык мотивларында», -тормышка актив катнашуда» күрсә, икенчеләре «классик шигырьгә туры булуда», өченчеләре, кире:снчә.
шигырьне әледән-әле яңартып торуда һ. б. күрделәр. Ләкин «гражданлык мотивлары» мәсьәләсе дискуссия вакытында йомша* рак янгырады. Бәхәстә төп урынны шигырь төзелешенә бәйләнешле мәсьәләләр алды. Бу — дискуссиянең кимчелеге һәм ул йомгаклау җыелышында дөрес күрсәтелде.
Шагыйрь М. Шабаев әлеге бәхәс уңае белән язылган «Ак шигырь белән ирекле шигырь «үгиләрме» исемле мәкаләсендә ак шигырь белән ирекле шигырьне «үги итәләр», ә бит ул безнең поэзиябездә Такташлардан, Туфаннардан ук килә, дип белдерә һәм акка кара белән: «рифмасыз ирекле шигырь ритмиканы яңарта һәм баета, интонацион мөмкинлекләрен арттыра», дип яза.
М. Шабаев, дәлил итеп. Такташның: «укучы ненормальный шаблоннан ялыкты. Бүгенгене ялангач җырлаудан туйды», дигән сүзләрен китерә. Хәлбуки, Такташның: «халык шаблоннан ялыкты» дигән сүзләре һич 1ә «ритмика яңарту һәм баету» максаты белән әйтелмәгән. Бәлки, «социаль заказны турыдан-туры үзләре ала алмый, башкаларга сукыр рәвештә ияреп баручы», «чәйнәп биргән буенча эшләүче» шагыйрьләргә каршы юнәлдерелгән. (Такташ. «Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр». 1953 ел. 233 бит.)
Сүз уцаенда шуны әйтеп үтик: дискуссия барышында татар совет поэзиясенең титан-нары булган Һ. Такташ һәм Ф. Кәрим исемнәре аз искә алынды. Ә бит бу ике шагыйрь иҗатындагы казанышлардан башка поэзиябездәге уңай традицияләрне тулы итеп күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Шулай ук без аларның әдәби-теоретик фикер үсешенә керткән өлешләрен дә онытып барабыз. Такташ мәкаләләрендә, мәсәлән, дискуссиядә күтәрелгән бик күп мәсьәләләргә ачык һәм үткен җаваплар бар. Такташны тынлап карыйк:
«Шагыйрьнең кыйммәте нәни бер идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки бөек идеяләрне җиңел, гади рәвештә өч- дүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда» («Ничек үсәбез» дигән мәкалә).
«Партиясез» һәм партияле шигырьләр ту-рында» исемле мәкаләсендә ул «безнең әдә-биятыбызда булган авыру якларның» берсен шигырьдәге оригинальлекне шигырьнең юлларын «кызыклы» итеп бүлгәләп, төрле фигуралар ясап төзүдә дип белү, яңа риф-малар белән генә бизәүне яңа форма, ори-гиналь шигырь дип аңлауда күрә.
«Зур бер фикерне, аның зурлыгын югалтмый. җиңел рәвештә әйтә алу — бу шагыйрьнең талангы булуын, әйтергә телә>ән фикерен әтрафлы рәвештә белүен һәм ялангач формага түгел, бүгенге теләкләргә хезмәт итәргә те.тәвен күрсәтә («Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр». 261 бит).
Безнең күп шагыйрьләребезгә, һәм бигрәк тә форма белән мавыгучы яшьләргә Такташның бу фикерләрен кабат кайтып өйрәнү кирәк түгелме икән? Такташ һәр мәкаләсендә шагыйрьләрдән чын халыкчанлык таләп итә. Ләкин дискуссия барышында бу категория, кызганычка каршы, аз телгә алынды. Халыкчанлык — абстракт категория түгел. Халыкчанлык таләп итү — безнең бүге.чге әсәрләребез яратып укыламы, үз итеп, көндәлек юлдаш итеп кабул ителәме? дигән сорауга уңай җавап бирерлек әсәр язуны таләп итү дигән сүз. Бездә бүгенге әсәрләребезне бәяләүгә шушы яктан якын килү җитенкерәми төсле.
Икенче бәхәс зурында берничә сүз. Бәхәс И. Нуруллннның «Шагыйрьне өйрәнү юлында» («Казан утлары» журналы. 1966 сл. 3 сан) дигән мәкаләсе белән башланып китте. Бәхәстә Тукай иҗатын өйрәнүгә караган мәкаләләр белән Ш. Байчура («Инәсеннән җебенә кадәр». 7 сан). X. Госман («Татар поэзиясе тарихында Тукайның урыны». 10 сап). М. Гайнуллин («Дөреслекне төгәл яктыргыйк»), Р. Нәфнгов («Г. Тукай биографиясен өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре») һәм Г. Халит («Бер бәхәс уңае белән») иптәшләр катнашты. «Социалистик Татарстан» газетасында К. Фассез һәм М. Абдрахмановның И. Нуруллинга каршы мәкаләсе басылды. Соңыннан «Казан утлары» журналының редакцион мәкаләсе бирелде. Бу бәхәс кирәк идеме, юкмы? Вакытлы идеме, түгелме?..
И. Нуруллннның әлеге мәкаләдә уздырган төп фикерләре түбәндә, еләрдән гыйбарәт:
«Тукайны шагыйрь итеп өйрәнү, поэзиясенең «серенә төшенүже әйтеп тә тормас- тан, иҗатының идея юнәлеше, шагыйрьнең фикер иясе буларак үзенчәлеге дә безгә бик үк ачык түгел икән әле» (12*1 бит). Моның сәбәбе, ди автор, шагыйрь иҗатындагы каршылыкларны шомартып күрсәтүдән. алдап корылган концепцияләргә яраштырырга тырышудан килә. Кыскасы, объективлык җитми. Мәкаләсен ул: «нәтиҗәгә карап факт җыюны ташларга вакыт. Фактлар үзләре нәтиҗәгә китерсен. Фән яхшы мәгънәсендәге объективлыкка, дөреслеккә корылырга тиеш», дигән сүзләр белән тә* мамлый (137 бит). М. Гайнуллин Нуруллин кузгаткан бәхәскә катнашып, түбәндәгеләрне яза:
«Бөек шагыйребезнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә аның күпкырлы баи иҗаг мирасын бәяләү һәм өйрәнүдәге ялгышларны һәм кимчелекләрне төзәтергә омтылу—табигый һәм кирәкле эш» (124 бит).
Соң алай булгач, И. Нуруллин мәкаләсен штыкка алу кирәк идеме?!. Мин И. Нуруллин әдәби мирасыбызны бәяләүдә фәнни объективлык булырга тиеш, дигән әһәмиятле мәсьәлә күтәрде, һәм. бәхәс вакыт-ва- кыт сабырлык рамкаларыннан чыгып, урынсыз каты сүзләр ыргыту белән аралашыр китсә дә, мәгълүм файда китерде, дип саныйм. Әлеге мәкаләгә кискен каршы чыккан Р. Нәфнгов һәм М. Гайнуллнннар да, күп кенә моментларда Нуруллин белән килешүгә якын торган Г. Халит та һәм башка иптәшләр дә Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнүнең яңа аспектларын ачыкладылар, кызыклы яна фактлар ки-терделәр, ачыклаулар ясадылар. «Казан ут-лары» журналының 1967 елгы беренче санын бер укучы: «И. Нуруллннның «Шагыйрьне өйрәнү юлында^ исемле мәкаләсен журналда тәкъдим итү белән, редакция бик үк зур ялгыш ясамаган» дип яза һәм
«Тукай шәхесен өйрәнү буенча кыйммәтле фикерләр әйтелгән» мәкаләләр чыгуы яңа фактлар китерелү шуны раслый, дип белдерә.
Соң ни өчен бәхәс артык кискен төс алды? Минемчә, монда ике сәбәп бар: беренчедән. И. Нуруллин үзе кайбер кечкенәрәк мәсьәләләрне күпертебрәк куйды һәм вакытсызрак чыгыш ясады. Икенчедән, кайбер иптәшләр, тәнкыйтьнең аз гына чеметеп алуын да артык авыртулы кабул итеп, орылып-бәрелү юлынарак бастылар. Тәнкыйть иптәшләрчә булырга, сабыр һәм теләктәш булырга тиеш. Безгә тәнкыйть итүнең этик нормаларын үзләшгерергә вакыт инде. Юк. мин тәнкыйть тешсез булырга тиеш дигән караштан ерак торам. Тәнкыйть үткен һәм принципиаль булырга тиеш. Ләкин тәнкыйть сабырсызланып кычкырынудан ерак торырга тиеш.
Бу бәхәс тә. «Казан утлары» журналында узган ел басылып чыккан башка мәкаләләр һәм хезмәтләр дә әдәби мирасыбызны тирән фәннилек белән өйрәнергә чакыралар. Әдәби мирасыбызны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр арасында кызыклы һәм бик әһәмиятле әйберләр бар. Мин алар рәтенә барыннан да элек X. Госманның «Идел буе Гөлстан»ына 575 ел тулу уңае белән язган «Ерак гасырларның шигъри авазы» дигән мәкаләсен, Г. Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимов, М. Җәлил. Г. Кариев юбилейлары уңае белән басылган байтак мәкаләләрне һәм шул исәптән истәлекләрне дә кертер идем. Г. Халитның «Бәхәсле һәм бәхәссез хакыйкатьләр». Н. Исәнбәтнең «Бер татар авылының моннан йөз ел элек язылган җыр-койлэрс». М. Госманның «Олы мирас». «Яна табылган әдәби, тарихи истәлекләр». М. Мәһдиевнең «Солтан Рахман- колыйның ижаг ашчәнлеге» исемле мәкаләләре дә шулар рәтенә керә. Шакир Авиловның «Борынгы әдәбиятыбызны өйрәнүнең өлгергән проблемалары» дигән мәкаләсе, борынгы татар әдәбиятының этапларын билгеләүдә шактый бәхәсле фикерләр кузгатуына карамастан, шулай ук игътибарга лаек. Күренеп тора: үткәндәге бай әдәби мираска әһәмият бирү көчәеп бара һәм без моны хупларга тиеш.
3
Үткәндәге әдәби мирасны өйрәнү кирәк. Сүз дә юк. Ләкин бүгенге әдәбиятыбыз казанышларын бәяләүгә дә игътибар киме-мәсен иле. Бу бигрәк тә хәзер — Октябрьның илле еллык байрәменә якынлашкан көннәрдә мөһим Тәнкыйтьнең тәнкыйть булуы нәкъ менә бүгенге әдәбият күренешләрен дөрес һәм вакытында бәяләүдә, уңай күренешнең уңай ягын, тискәре күренеш- нен тискәрелеген укучыга һәм язучыга төшендерүдә күренә дә. «Казан утлары» журналының 12 нче санын ачып, аннан 19Ы> елда чыккан тәнкыйть мәкаләләренең исемлеген карасак, шактый пошынып калырбыз. Анда 111 Маннапопнып «Әнвәр Давыдов Поэтикасы». Ф Хатнповның «Ихтыярсыз геройлар һәм кырыс дөреслек» исемле мәкаләләреннән башка әйбер юк. диярлек.
Дөрес. «1965 ел әдәби ел йомгаклары», «Язучының ижат портреты». «Язучы три-бунасы» һәм «Шагыйрь турында шагыйрь» дигән рубрикалар астында бнрелеп барган тагын берничә әйбер бар. Кайбер мәкаләләр әйбәт кенә язылган.
А. Гыйләжевнең «Өч аршын жир» повесте турында Ф. Хатипов язган мәкаләдә, мәсәлән, әсәргә шактый тирән анализ ясалган. Әсәрдә сурәтләнгән төп герой белән әсәрнең проблемасы һәм аны чишү үзенчәлекләре мөнәсәбәтен теоретик планда карап. Ф. Хатипов кызыклы күзәтүләр ясый. Әмма мәкаләдә үткәрелгән бер тенденция белән — тормышта таралу җирлеге чикләнгән герой-ларны сурәтләүче әсәрләрне тулаем яклау тенденциясе белән — килешеп бетәсе килми. Ф. Хатипов турыдан-туры мондый тезис куя: «Язучы биредә, без күрергә күнеккән, кискен бәрелеш-конфликтларга катнашучы, шуның белән әсәр сюжетына киеренкелек бнрүче һәм. димәк, шактый отышлы саналган типны алмаган. «Икенче төрле әйткәндә. — дип дәвам итә тәнкыйтьче. — язучы аңлы рәвештә эффектлы, мавыктыргыч вакыйгаларны кирәксенмичә, геройның эчке дөньясын яктыртуны мәгъкуль тапкан» («Казан утлары» журналы. 19Ь5 ел. 9 сан. 117 бит).
Аннары, «нигездә уңайны яктыртырга чакырып, тискәрене гәүдәләндерүгә каршы чыгучыларны» тәнкыйтьләп. Ф. Хатипов: «Әгәр язучы тискәре образ тудыра икән, ул бөтен жәмгыятьнең типик хәлен күрсәтергә дәгъва игә. дип уйлый тар», «әсәрдә сурәтләнгән бөтен образ-тнпларның да го- мумилек дәрәжәсе. типның таралу мәйданы бердәй тигез түгел», дип белдерә (123 бит).
Минем карашымча, бу тезисларда берничә төгәлсезлек бар. Беренчедән, әсәрдә су-рәтләнгән нинди генә герой да бәрелеш- конфлнктта катнашмыйча кала алмый һәм. гомумән, конфликттан башка әсәр була алмый. Биредә конфликтның характеры, үзенчәлеге турында гына сүз барырга мөмкин. Аннары, бу тезис белән барсак, «Өч аршын жир» повестенда конфликт юк. дип танырга тиеш булыр идек.
Икенчелән, «язучы менә шундый геройны сурәтләүне мәгъкуль тапкан» дигән төсле фикер лә берьяклы, минемчә. Язучы мәгъкуль тапса, шул жнткән. язучы мәгъкуль тапкан образ дөрес сурәтләнгән була, дигән кебегрәк фикер кала. Образ типик булсын өчен, язучы мәгъкуль табу гына жнтми бит. Язучы «тормышта булуы ихтимал булганны сурәтләү» өлгесе белән эш итә. Теге яки бу типның характеры язучы ихтыяры белән генә билгеләнми.
Өченчедән, язучы тискәре образ тудыра нкән, ул әле жәмгыятьнең типик хәлен күрсәтү түгел, дигән фикер дә сәер тәэсир калдыра. Тискәре образ да. уңай образ да жәмгыять белән бәйле, һәм. димәк, җәмгыять хәленнән килеп чыга. Әгәр образ тип дәрәҗәсенә килеп Җитсә. аның гомумилек дәрәжәсе дә югары була. Тип нжат итү— гомумиләштерү дигән сүз.
Шушындый каршылыклы тезислар ярдәмендә тәнкыйтьче «Өч аршын жир» әсәренең һәр ягы жнткән. уңай, дип күрсәтергә
омтыла, аны «Агыйдел», «Уч төбендә йөрәк», «Җәмилә» кебек әсәрләр белән рәттән куярга тели. Хәлбуки, ул әсәрләрнең үзәгенә, ничек кенә карама, тормышның кискен конфликтлары, җәмгыятебезнең алдынгы кешеләре куелган бит. «Өч аршын җир» повестеның да максаты, минем карашымча, Мирвәлинең үз эчендәге хәлне anyia кайтып калмый, бәлки шушы герой язмышы аша җәмгыятебезнең киң фонын, үсә баруын күрсәтүдән гыйбарәт. Әмма нәкъ шушы моментта язучы саранлык күрсәтә, иҗтимагый фонны тоныграк сурәтли. Шуның аркасында А. Гыйләҗев Мирвәлинең эчке көрәшен генә сурәтләргә алынган, дигән кебегрәк тәэсир кала. Әгәр автор аңлы рәвештә Мирвәлинең рухи кичерешләрен генә сурәтләүгә алынса һәм аны кызгандырырга тырышса, без А. Гыйләҗевнс. һичшиксез. тәнкыйтьләр идек. Бәхеткә каршы, А. Гыйләҗев андый тар максат куймаган.
Тәнкыйть әдәбиятыбызның идея һәм ху-дожество сафлыгы сагында горырга, үткен күзле, актив һәм таләпчән булырга бурычлы. Хәлбуки, әдәби тәнкыйтебез күреп бетермәгән әйберләр күп кала әле. Әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтьнең кайбер тармаклары бик сүлпән үсә. 1965 елгы тәнкыйть турында сөйләгәндә Ф. Миңнуллин «Бездә әдәбият теориясе буенча хезмәтләр юк», дип бик урынлы зарланган иде. Чыннан да, мәктәпләр өчен дә. вузлар өчен дә, яшь язучылар өчен дә үтә кирәкле «Әдәбият теориясе» бүгенгә кадәр күтәрелмәгән чирәм булып ята. Чаралар күрергә вакыттыр инде.
Әдәби тәнкыйть аерым жанрларга аз игътибар итә. Мәсәлән, драматургиябез турында мәкаләләр бик аз. (Бу өлкәдә Бәян Гыйззәттән башка тәнкыйтьче эшләми.) «Социалистик Татарстан» битләрендәге бәхәстә катнашып язылган мәкаләсендә Н. Фәттах:
«Кайберәүләр әдәбиятка килеп кергәндә дә үзләре турында бер сүз ишетмиләр, «чыгып киткәндә» дә ишетмиләр», дигән нде. Әйе, күп китаплар чыга, әсәрләр басыла, ләкин аларның бик аз өлеше генә тәнкыйть сүзе ишетә.
Кайбер әсәрләргә һәм җыентыкларга үз вакытында ук тәнкыйтьче күзе төшү сорала. әмма бу эшләнми. Мәсәлән, Н. Фәттахның «Артта калган юллар» дигән озын хикәясе чыкканга инде елдан артты. Ул әсәрдә язучы «сугыш елларында, шәхес культы нәтиҗәсендә, кеше язмыш нркенә ташланган иде» дигән позициядән торып, геройларын гадәттән тыш пассив һәм бәхетсез итеп сурәтли. Сурәтләү принцибы хәтта критик реализм принципларыннан да артка — на-турализмга таба чигенгән төсле. Мин бөтен җитдилек белән әйтәм: сугыш чоры никадәр генә авыр булмасын, мохтаҗлык ничек кенә көчле булмасын, кешеләребез олы күңелле кешеләр булып калды, «үз сыныгын да башкаларга бүлеп каптыручылар» аз булмады. «Артта калган юллар» хикәясендә һәм кайбер башка әсәрләрдә сурәтләнгән председатель образлары кулаклардан да яман буяулар белән сыйфатлана, «I аире табигый» булып чыга түгелме соң? Тәнкыйть бу хакта ләм-мим сүз әйтмәде.
Соңгы араларда яшь шагыйрьләр турында күп языла, ләкин берсенә дә «син сайларга тиешле юл — менә бусы» дигән характерда аның төп уңышын күрсәтү җитми. «Казан утлары» журналында «яңачарак» язган яшьләргә ташлама ясау, аларны «сөеп-сыйпап» йөртү тенденциясе сизелә. Мәсәлән, анда Р. Фәйзуллнннык бик йомшак шигырьләре дә дөнья күрә. «Иңемә кулларын орынгач» дигән шигырьне күрсәтергә мөмкин. (1966 ел. 7 сан.)
Анда мондый юллар бар:
«Өстәлдәге агач ручка яфрак ярды, урындык аяклары сөенешеп үзара
пышылдаштылар (такмак язучы шагыйрьдән акыллырак
булып күренделәр алар бу минутта). 11. б.
Гипербола алымы шигырьдә карикатурага әверелгән.
Шушылай иркәләбрәк йөрткәнгә күрә, күп кенә яшь язучылар тәнкыйтькә колак салмый торган булып үсәләр. Бездә, гомумән, тәнкыйтькә колак салу җитми. «Эт өрер, бүре йөрер» диебрәк карау гадәте яши.
Икенче караш та тәнкыйть үсешенә кире тәэсир итә: «чебен тисә чер итәр» дигәндәй, тәнкыйть аз гына гел тигезсә, ул мәкалә яки рецензия авторына кырын күз белән карау, хәтта сәлам бирмәүгә кадәр барып җитәбез. Тәнкыйтькә мондый мөнәсәбәт бетсен иде.
Тәнкыйтебезнең уңай казанышларын күреп, аңа ярдәм итеп торырга, тәнкыйть хезмәтләрен вакытында бастыру чараларын күрергә кирәк. Бигрәк тә оператив тәнкыйть ярдәмгә мохтаҗ. Югыйсә бик әйбәт, үткен мәкаләләр, китап итеп җыеп чыгарылмыйча, газета-журнал битләрендә югалып кала. Бездә оператив рәвештә тәнкыйть җыентыклары чыгаруга ирешәсе иде.
Тәнкыйть үзе дә олы күңелле, дусларча таләпчән һәм сизгер булырга тиеш, әлбәттә. Аннан шулай ук зур активлык таләп ителә. Ләкин безнең тәнкыйтьчеләр сүлпәнрәк эш-лиләр. Дөрес, X. Госман. X. Хәйри. Г. Халит кебек өлкән тәнкыйтьчеләр, Р. Моста- фин. Ф. Мусин кебек яшь буын тәнкыйтьчеләребез матбугатта еш күренә. Ләкин бу гына аз. Әдәби тәнкыйтьтә язучылар үзләре дә активрак катнашсын иде.
Үсеп килүче яшь тәнкыйтьчеләр исемлегенең бик ярлы булуы да безне борчырга тиеш.