СКЕТЧЛАР
В. Монасыйпов
СУЙДЫЛАР
Скетч
КАТНАШАЛАР:
Хужа Ху ж и е в и ч — ферма мөдире.
Сания — анын хатыны.
С а н и я — кош караучы кыз.
Бадри — колхозчы.
Кошчылык фермасы Әтәчләр кычкыра. Тавыклар кытаклый. Сания, кәрзин өстендә утырып, нәрсәдер яза.
Сания. Ике сигезен уналты... алты да жиле була унөч, янә унтугыз. Шулай итеп күпме була? Ике мен дә тугыз йөз унбиш. Әйбәт’ Бер атнадан квартал планы үтәлә дигән сүз! Тавыкларга рәхмәт, күз генә тия күрмәсен.... (Сәхнә артында «Сания, Сания!» дигән аваз.) Нәрсә бар? Мин монда ич!
Б ә д р и керә.
Нәрсә шул хәтле бугаз ертасың, әллә төлке күрденме?
Бәдри. Ниткән төлке, ди. Мөдир йомышы белән килдем. Менә укып бак, сиңа бирергә кушты (Кәгазь суза.)
Сания (кәгазьне укый). Нишләп төлке дисең, төлкенең үзеннән хат алып килгәнсең бит.
Бәдри. Яле. яле. кычкырып укы.
Сания (укый). «Сания! Немедленно Бәдридән әйбәтрәк ике тавыкны суйдыр» .. Кара син аны. тапкан Әндри казнасын! «Янә, шуңа өстәп, ике дистә йомырка да биреп жибәр. Хужа Хуҗиевич». {Ачу катыш көлә.) Тот капчыгыңны, иптәш мөдир. (Кәгазьне ертып ташламакчы була.)
Бәдри. Тукта, жүләрләнмә! (Кәгазьне тартып ала.) Мөдир агаң белән алай шутить итмә!
Сания. Әйттем ич: миндә аның атасының малы да юк. Әндри казнасы да юк. Тавык суйдыр, имеш, йомырка биреп жибәр, имеш.
Бәдри. Холкын беләсең ич инде, шаяртуны бер дә яратмый. Так што, карышып тору файдасызга гына булыр дим.
Сания. Үзе кайда соң хәзер? Кәнсәдәме? Валлаһи, менә барып тузгытып кайтам үзен!
Бәдри. Күл буена төшеп китте. Председательләр белән. Кунак ит* мәкче буладыр, күрәсең. Хәер, анда безнең ни эшебез бар. Безнең ише* гә хужа кешенең әмерен жиренә житкереп үтәсәк, шул җиткән.
Сания. Син, пажалыста, житкер. Ә мин җиткермим әле.
Бәдри. Алай димә. Сания. Таяк ике башлы бит ул. Шап иттереп үзеңә кундыруы бар. Бел шуны!
Сания. Белмәгән кая, белом. И син. пажалыста, Бәдри. йомырка шикелле, тавыкны өйрәтеп маташма.
Б әд р и. Гафу ит! Мин синең кебек урта белемле түгел, надан кеше, булганы алты класс. Акыл сатмыйм, сатарга да теләмим. Сак бул. диюем генә. Киңәш йөзеннән. Мөдир бит председательнең уң кулы. Безнең башлык. Ни эшләгәнен беләдер инде. Үзе суйдыра икән, үзе үк соңыннан списать итү ягын да карар.
Сания. Төлке исәбенәме?
Бә д р и. Анысы минем эш түгел. Ярар, Сания, җитте, күп сүз — юк сүз, ди. (Пәке чыгара ) Кая, күрсәт: кайсыларын тотарга?
Сания (каршысына басып). Тотмый тор әле. яме! Телисең икән, әнә мөдирнең үз йортыннан барып тот! Тавыклары бик күп, күркә кебек симезләр... Туктале, туктале! (Серле елмаеп ) Каяле, Бәдрн, бир әле монда записканы!
Бәдри. Нәрсәгә ул? Бирмим, бирмим! Ертып ташларгамы?
С а н и я. Курыкма, ертмыйм
Бәдри (суза). Зинһар, ерта күрмә! Хуҗа Хуҗиевич аннары тереләй тотып ашар!..
Сания Бәдринең колагына нидер пышылдый Кәгазьгә бармагы белән төртеп, нәрсәдер аңлата. Бәдрн икеләнеп тора
Сания. Нәрсә шүрләп калдың? Мин сине егет дип йөрим тагын, ә син арыш ипие...
Бәдри. Арышмы-бодаймы—тикшереп тормас Хуҗа Хуҗиевич
Сания Аптырагансың икән. Белмәдем, диярсең. Ялгышканмын, диярсең. Бетте-китте! Нәрсә куркып торырга. Ә инде соңыннан гауга чыга калса, гаепне үз өстемә алырмын. Үзем шулай өйрәттем, диярмен. Бар, бар, кушканны эшлә! Хуҗа кешене интектермә! Дүрт күзләп көтә булыр!
Бәдри (көрсенеп). Ну, Сания! Ялгыз башымнан колак кактырасың бит! (Чыгып китә.)
Пәрдә ябыла Ук яктан зур гына төенчек күтәргән Бодри керә.
Бәдри. Сания! Сания, дим!
Сания (ишектә). Әү, җаныем!
Бәдрн (төенчеккә ымлап) Килештердем. Сания Ике тавык, егерме күкәй. Үзе каядыр чыккан иде, үскән кызына бирдем записканы. (Көлә ) Дәресен туктатып, тавыкларны тотышып йөрде Шундый җитез кызчык!
Сани я Молодец. Бәдри! Элдерт тизрәк давай Хуҗа янына! Сыйла үзләрен һәйбәтләп кенә. Тавык шулпасы бик тә шифалы була ул. (КӨЛӘ.)
Бәдри. Аллага тапшырдым, Сания! (Икесе ике якка китәләр.) Пәрдә ачыла Сания белән ферма мөднре күренә.
Мөд и р (тешләрен казый-казый). Рәхмәт, Сания, хөрмәтен өчен. Зур рәхмәт. Кунаклар алдында хур итмәдең
С а н и я Нинди хөрмәт турында сөйлисез соң’ һич аңламыйм.
Мөд и р (шаяртып). Кара, кара, белмәмешкә салынып маташа. Тавыкларың өчен рәхмәт, йомыркалар өчен
Сания. Аңлашылырлык итеп сөйләшегез, зинһар. Нинди тавык та нинди йомырка?
Мөдир (авызындагы шырпысын төкереп) Обыкновенный тавык, икс гэпилс, кызыл кикрикле.
С а н и я. Беренче тапкыр ишетүем
Мөдир (сагая төшеп). Постой, постой! Бәдри синең яныңда булдымы?
Сания. Кайсы Бәдри? Белмим, күргәнем дә юк
Поса-поса Бәдрн керә. Яшеренә.
Меди р. Как то-есть? Мин бит аны синең янына записка тоттырып җибәргән идем ләбаса.
Сания Килеп җитмәгәндер...
Мөди р. Ничек килеп җитмәсен, ди...
Сәхнә артында шау-шу. «Кая ул. килмешәк!» дигән тавыш.
Чү! Минем хатын тавышы ич бу!
Сания. Әйе шул. Сания апа тавышы. Сезне эзли, ахры.
Уклау тоткан Сания керә.
Сания (зәһәр). Ә. менә кайда икәнсең. (Уклау белән кизәнә Мөдир сәхнә буйлап кача.) Үз тавыкларыңны суеп ашатып, председательгә ярарга тырышасыңмы? Үз хатыныңа запискалар язып яткан була! Имеш, фәлән тавыкны суй. имеш, фәлән дистә йомырка өлгерт, имеш...
Мөдир. Кичер, карчык, мин биноват түгел, Бәдри гаепле! Записка- ны бутаган. (Саниягә ишәраләп.) Аңа дип язган идем. Валлаһи, дим!..
Сания (тыңламыйча). Аңгыра бәрән! Аңгыра сарык! Сиңа колхоз тавыгы беткәнмени! У, юньсез, нинди һәйбәт тавыкларымны харап иттең! Менә мин сиңа, хәзер! (Кизәнә.)
Мөдир (башын тотып). Ай. уй. ой! Суйдылар! Пычаксыз суйдылар! (Чыгып кача, артыннан хатыны куа китә.)
Бәдри (яшеренгән җиреннән чыгып). Ну, эләгә икән Хуҗа Хуҗие- вичка уклауның калын башы!
Сания. Әйдә, эләксен! Сабак булыр!
НӘКЪ ҮЗЕ
Скетч
КАТНАШАЛАР:
.4 8 Д И р.
Әби.
Бабай.
Егет.
Кабинет. Өстәл янында мөдир утыра Кулында карандаш Ул телефонда сөйләшә.
Мөдир. Сәхибҗамаловны бир әле, җан кисәгем... Сәхибҗамалов! Я. эшләр кай тирәдә? Ал да гөл түгел дисеңме? Ал да гөл итәргә кирәк, әйе. Нәрсә? Әйе. запчасть. «Беларусь» тракторы өчен. Давай инде, сузма. җәһәтрәк. Минераль ашлама мәсьәләсе дә хәл ителмәгән әле. Хәл кылу белән үк шалтырат. Көтәм! (Трубканы куюга, телефон шалтырый.) Тыңлыйм. Миңлегәрәевме бу? Синдә нәрсә иде әле? Әһә. күп еллык үлән. Ничек дисең? Хәзер бер секунд, күз генә төшереп алыйм. (Алдындагы кәгазьгә иелә.) Әйе. ялгышмагансың. Башың эшли, мала- дис. Тагын нәрсәң калды әле синең? Тавыклар азыгымы? Булдымы соң? Булдыр син аны, тизрәк булдыр! (Трубканы куя.)
Әби керә.
Ә б и. Исәнме, балакаем?
Мөдир. Хуш киләсең, әбекәем! Әйдүк! (Кулъяулыгы белән янәшә урындыкны сөрткәли ) Ничек дип җырлыйлар әле? Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыма (Көлә.)
Әби. Рәхмәт, улым, рәхмәт. (Утыра) Балаларыңның игелеген күрергә насыйп булсын.
Мөдир. Карап-караг торам да үзенә, шатланып бетә алмыйм. Бер
дә бирешмисен, ә? Синен яшьтәге карчыклар таякка таянып йөри, ә син прә.ме маладис.
Әби (көрсенеп) Кая инде ул миңа маладис булу Бөтен җирем ватык
Мөдир. Билең чәнчиме әллә? Врачка күренергә кирәк, сәламәтлек бит ул—зур байлык.
Әби Хак сүз, балам, хак. Мин теге .. әлеге дә баягы йомыш белән килгән идем. Юллап җибәрсәң, диюем. Унтугызынчы тапкыр килүем, югыйсә...
Мөдир. Ансыз булмый шул, әбекәем. Кирәк булса, туксан тугыз тапкыр да киләсең аны Аннары һәр эшнең үз тәртибе бар. Картлар әйтмешли, һәр эш җае белән, ботка пешә мае белән. Сабыр ит, әбекәем. Сабыр төбе сары алтын. Гаризаң, хәтерем ялгышмаса, Галәви Иваныч- та булырга тиеш.
Әби. Кайсы Галәви? Ничәнче комнатта утыра? Әллә кереп чыгыйммы?
Мөдир. Кереп йөрмә. Командировкада ул. Унбиш көнсез булмас.
Ә б и. Кайткач керермен инде алайса.
Мөдир. Кереп йөрисе юк, әбекәем Зур кешенең эше күп була аның. Синең гаризаң барыбер безнең бүлеккә әйләнеп кайтачак. Әйләнеп кайту белән үк лично үзем сине чакыртып алырмын .
Ә б и. Теге вакытта да шулай дигән идең диюен .
Мөдир. Заманасы шундый бит, әбекәй. Бүген —болай. иртәгә — тегеләй. Ләкин аңа карап кына борчылма, бер җае чыгар әле, чыкмын калмас.
Әби (торып) Шулай итеп, миңа кайчан килергә боерасың?
Мөдир (көлемсерәп). Безнең контора казарма түгел, әбекәй. Боермыйбыз без Үтенеп сорыйбыз Рәхим итеп, килеп чык бер ике-өч атнадан соң. Аннары күз күрер.
Ә б и. Рәхмәт инде, балам, җылы сүзләрең өчен. Хуш!
Мөдир (ишеккә кадәр озата) Хуш, әбекәй, хуш! (Өстәл янына килеп утыра, трубканы ала ) Кәрнмбеков! Язып куй әле шунда берәр төшкә. «Кеше үртәүче маймыл» Әйе, маймыл Сине һәр якшәмбе зоопаркка йөри диләр, белергә тиешсең син ул хайваннзмны. Тәк. Киттек дәлше. «Көньякта үсә торган җимеш агачы». Син нәрсә ихахайлана- сың? Шаяртма! Коньяк түгел, көн як!
Бабай керә.
Бабай (ишек янында таптанып) Керергә ярыйдыр бит’
М ө д и р. Нәрсә аны сорап торырга! Кер, давай, кер! Түргә уз!
Бабай. Рәхмәт.
Меди р. Утырып җибәр, бабай. Хәл җый, аякларың талгандыр.
Баба й. Тала шул. Коридорыгызның очына чыкканчы...
Мөдир Түбәтәеңне дә сал. башларың тирләгәндер. Җилли торсын.
Б а б а й (түбәтәен салып). Менә, теге кәгазьнең яңа күчермәсен алып килүем (суза).
Мөдир (кәгазьне алып). Эһем, эһем Да. Имзалар җитешми икән, бабай, ягъни визалар. Сиңа беренче чиратта Галәви Иваныч янына кереп чыгарга кирәк, аннары Казбек Нариманович янына, аннары Аюхан Соломонович янына... Шуннан соң гына мина Аңладыңмы?
Баба й. Гафу ит. аңлап җиткерәлмәдем. Узган айда үзең әйтеп чыгарган идең бит: «Яна ай тууга туп-туры лично үземә кил», дип Бик тә сөенеп килгән идем, булмады болай булгач ..
Мөдир. Нишлим соң, бабакаем. Тәртибе шундый Картлар әйтмешли, һәр эшнең җае бар. ботканың да мае бар Сабыр ит, бабакаем, сабыр төбе — сары алтын...
Бабай (күңелсезләнеп). һай, ул төпкә житкәнче, сакалым саргаер. (Ишеккә таба юнәлә.)
Мөдир (бабайны култыклап). Син, бабакай, күңелеңә авыр алма инде. яме. Тәртибе шундый бит...
Бабай. Ярар, ярар, исән бул. (Чыга.)
Мөдир (артыннан). Хуш иттек, бабакаем! (Телефон шалтырый.) Да. мин. Кандала агулый торган дару? Тәк. Дүрт хәрефтән дисеңме? Дөрес, бернинди ялгыш юк. Маладис, Сәхибжамалов! Булдыргансың. Ярый. Покага телефон янында утырып тор.. Кирәксәң, шалтыратырмын. (Трубканы куя. .янә ала.) Миңлегәрәев? Ник шалтыратмыйсың? Шалтыратырга гына тора идем дисеңме? Я, тыңлыйм. Әһә. Димәк, канның йөрешен тизләтә торган эчемлек булдымы? Булды. Австралия эте булдымы? Булды Робинзонның ярдәмчесе булдымьР Булды. Чүлдә яшәүче елан булдымы? Булды. Әйбәт, бик әйбәт. Тыңла, тагын бер задание сиңа. Монысы соңгысы, әйе. Игътибар белән, дикъкать белән тыңла. «■Үз эшенә формаль карый торган, канцелярия шартлары турында чиктән тыш кайгыртучы кеше». Хәрефләр санымы? Хәзер саныйм. Бер. ике, өч, дүрт, биш, алты, жиде, сигез!..
Егет керә.
Егет. Исәнмесез.
Мөдир (баш ия, утырырга ишарә ясый) Карале, Кәримбеков силен янындамы? Бир әле... Я, нинди уңышлар? Җимеш агачы нишли? Абрикос дисеңме? Дөрес. Кеше үртәүче маймыл? Әһә. эзлисең пока. Ну. эзлә. Ярый, анысын әйтеп торма, соңыннан әйтерсең. Чөнки минем янда иптәш посетитель бар. Кешене зряга тилмертмик, әйе. (Трубканы куя.) Сәлам, егеткәем! Ни йомыш? Ник утырмыйсың, утыр. Тартынма алай!
Егет. Рәхмәт, утырып сөйләшсәк бик озакка китәр, мин дилбегә буе лыгырдарга яратмыйм. Әйттем-бетте!
Мөдир. Менә ничек? Гажәп. просто удивительно Шул яшьтән нервларыңны тота алмагач, тора-бара нишләрсең? Яшьли әрәм булуын бар Сакланырга кирәк.
Егет. Ярар, иптәш мөдир, дипломатияне читкә куеп тофыйк. Иң элек миңа шуны әйтеп бирегез: ни өчен минем әбине мыскыл итәсез?
Мөдир. Как то-есть? Сез мине кем белән булса да бутыйсыз түгелме?
Егет. Бутый, ди. Әбием барысын да сөйләп бирде инде. Адәм мәсхәрәсе! Унтугызынчы тапкыр килә бит кабинетыгызга! Җитмеш ике яшь бит ана, җитмеш ике! Җитмәсә аяклары ревматизм. Ә сез аны, чебен кугандай, куасыз да чыгарасыз.
Мөдир (ачулана төшеп). Гафу ит, егеткәем, монда сан-эпидстан- ция юк. әйе. һәм без монда кеше куу өчен куелмаган. Посетительны куып чыгару — безнең стиль түгел, әйе! Аннары шунысын да әйтим, егеткәем, речевой аппаратыңны ипләбрәк ач, яме! Разный тузга язма- ганнарны сөйләү егет кешегә бер дә килешми... (Телефон шалтырый.) Кем? Миңлегәрәев? Соң, акыллым. язып ал дидем ич. Шуны да исеңдә тотмагач! Кабат тыңла булмаса. Укыйм: «Үз эшенә формаль карый торган, канцелярия шартлары турында чиктән тыш кайгыртучы кеше». Булдымы? Действуй! (Трубканы куя.) Вәт шул. егеткәем. Кулымнан килгәнен эшләдем, киңәшемне жәлләмәдем. Әбиеңә сәлам әйт, килеп чыксын минем яныма... Киләсе атнада ук. Аннары күз күрер...
Егет (бүлдереп). Бюрократ сез! (Чыгып китә.)
Мөдир (җанланып). Нәрсә? Нәрсә, диде? Бюрократ, дидеме? (Кроссвордка иелә). Яле. яле. санап карыйк. Бю-ро-крат! Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, жиде, сигез! Кара син аны, туры килә бит, ә? Нәкъ үзе!
Пәрдә.