Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тиен
акчабызга бер тиен Алып кайтты әтием.
Мин чикләвек бирергә Бик яратам тиенгә: Төшә дә куышыннан Җимне ала учымнан һәм, сөенә-сөенә, Аны ташый өенә. Өе аның наратта — Ул наратны ярата.
Ылыс, бөре аңа аш. Ике күзе асылташ, Чуклыдыр колаклары, Үткендер тырнаклары, Мамыктай йомшак йоны, Төймә кебек борыны, Койрыгы үзе чаклы... Кинәт җәеп кочакны Бер ботактан атыла, Икенчесенә куна. И оча ул канатсыз, Шаккатарсыз карап сөз.
«Тиен яши урманда. Алар күбәүләр анда. Ә бусы — кунакта, — ди,— Бик кадерләп сакла,—ди, _______________
Бер ялгызы бу тиен, Рәнҗетмә», — ди әтием.
Тукран
Т
укран агач тукылдата: «Тук, тук, тук!
Минем томшыктан нык
Юк, юк, юк!
томшык
Сер сынатмый бер дә томшык —
Тукмагым,
Чукып алам мин тук агач Кортларын.
Тукылдатмый мөмкин түгел
Торырга,
Яшәр өчен кирәк хезмәт
Кылырга.
Балаларым азык сорый
Шулай ук.
Тукылдатсам гына минем
Тамак тук».
Шулай итеп без тукран
Серен ачтык.
Саубуллаштык. Шактый ук
Ераклаштык.
Ә ул — урман күзәтчесе:
«Шык та шык...»
Ай-яй ничек чыдый икән
Бу томшык?!
Икмәк валчыгы
(Бурят халык әкияте)
Юлга чыга ике юлдаш — Бай белән ярлы. Бай тук була, ә ярлы ач — Буш була карыны.
Юл киселә бара торгач
Бер текә ярда.
Ашап ял итмичә булмас — Туктыйлар ялга.
Күмәч белән ашый берсе Маен, итләрен...
Суга манчый икенчесе Каткан икмәген.
Туйгач ярлы ашын төрә, Җыя янчыгын,
Шунда ялгыш җиргә төшерә Икмәк валчыгын.
Алырга дип иелгәндә, Киткәндәй качып, Тоттырмый бит бер дә генә —
Нури Арсланов
ВАЛЧЫКНЫ тотам дип ярлы Сикерә-йөгерә, Шулай итә-итә ярның Җитә төбенә.
Менә ул валчыкны өреп, Кадерләп ала...
Ә бай юлчы моны күреп Шаккатып кала.
«Таудан валчык кына ташлап Шулай төшәлгач,
Мин төшәрмен бигрәк ансат — Мин ташлыйм калач!»
Ди дә ата бер түгәрәк Калачны аска,
И китә шунда тәгәрәп Ул таштан-ташка.
Бай чаба калач артыннан.
Юл хәтәр, ай-яй!
Тукта, бу ни? Яр башыннан Мәтәлә бит бай...
Үз башына җитә үзе...
Әкият тә бетә.
Истә тот бабайлар сүзен: «Икмәкне рәнҗетмә!»
Өч дус
(Калмык, халык әкияте)
Бер көн Тоз, Камгак, Кабырга Туры килгәннәр бергә. Сүз биргәннәр дус булырга, Корганнар матур тирмә.
Бер вакыт, күкләр күкрәтеп, Яңгыр килгән далага, Яшенле телен күрсәтеп И тотынган яварга.
Кабырга әйткән:—Төнлекне Ябасы иде, дуслар.
Тоз әйткән: —Син бездән ипле, Камгак, яп әле, дус, бар.
Камгак:—Була ул!—дигән дә Тәгәрәп чыккан икән,— Кинәт шаян җил килгән дә Өргән дә алып киткән...
Тоз:—Үзем ябам, Кабырга, Борчылма, — дип әйткән ди. Чыгуы булган — яңгырда Эрегән дә беткән ди...
— Тоз да югалды лабаса, Миңа калды ябарга,
Болай булмый бит, су баса! — Дип чыккан ди Кабырга.
Ул чыгып төнлек бавына Тотынган гына икән. Карамыйча ай-ааена, Бер эт алган да киткән.
Сөякне капкан да ди эт И тотынган чабарга, Сөяктә ни сеңер, ни ит — Тапкан ризык кабарга.
Эт этлеген итә инде. Кабырга тыпырчынган... Менә җил авышкан кире, һәм Камгак килеп чыккан.
Кабырга кычкырган күреп:
— Ярдәм ит, дустым, беттем! Ә Камгак тәгәрәп килеп, Котын алган бит этнең.
Китүе булган бәрелеп, Эт шыңшып авызын ачкан: Камгакның куенына кереп Кабырга эттән качкан.
Тәгәрәп килеп җиткәннәр; Тирмәдә юк тоз гына... Эзлиләр алар бергәләп Бик кызгана-кызгана.
Чокырга җыелган судан Бер тавыш килә менә: «Әй, эзләмәгез, мин монда, Таптый күрмәгез генә! .»
Яңгыр туктаган, бераздан Су да кибеп өлгергән. Менә бер вакытны Тоз да Ишектән килеп кергән.
Шатланганнар өчесе дә
Исән калуларына, Шул матур тирмә эчендә Яши алуларына.
Күңелле дә соң бу җирдә Гөрләшеп гомер итмәк! Тату яшәүгә ни җитә? Дуслыкта бөтен хикмәт!