Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәңге яшь талант
Менә ул мәйдан уртасына чыга һәм, тынлык урнашкач, акрын гына сейли башлый:
Ия төшеп башын, Керт-керт итеп басып. Нәни генә матур Чиләкләрен асып.
Кара, кара, кара!
Сара кайтып бара, Судан кайтып бара, Безнең җитез Сара!
Көянтәсе чуар, Чиләге дә чуар. Чуар чиләгендә Көмеш кебек су бар..,
Чирәм-паласта утыручы өти-әниләренең, әби-баба- ларының кочакларына сыенган тиктормас октябрятлар бу абыйның сүзләрен йотлыгып тыңлыйлар. Тик ара- тирә алар, үзләре дә сизмәстән, кычкырып җибәрәләр, яисә гөж килеп кул чаба башлыйлар.
Шагыйрьнең кәр авазы үсә бара:
дип, һич тә көтелмәгәнчә күңелле нәтиҗә ясап куя.
Котлап әнием бәйрәмен Мин челтәрләр бәйләдем. Үскәч әле, матур итеп, Мамык шәлләр бәйләрл-ен.
Бүген дә тик йөрмәдем: Үтүкләдем керләрен,
Үтүкләп куйдым бәйрәмгә Кия торган күлмәген...
Коймакларымны майладым. Самоварым кайнады.
Әни кайткач нишләр инде, Аңа эш тә калмады, —
— Тагын... тагын сөйләгез... — диләр аңа. Менә шагыйрь үзенең тыңлаучыларын табигать кочагына, нарат урманы уртасындагы Зәңгәр күлгә алып килә:
Лагерь үзе дә тып-тын хәзер. Бал кортларының безелдәп очулары ишетелеп китә. Шагыйрь, пионерлар арасындагы яшүсмер вожатыйларның уйчан йөзләрен күрептерме, кинәт икенче дулкынга күчә:
Зәп-зәңгәр тән. Зәңгәр күл өстендә Аккош кебек йөзә бер көймә.
Әллә кылга, әллә күлгә чиртеп Кемдер уйный моңлы бер көйгә...
шулай иркәләп ала да, тагын үзенекенә
Дуслар да бик. Пирог пешкән көнне Әбине дә дәшә бабушка.
Бәлеш пешкән көнне бабушканы Әби дәшми калмый бәлешкә...
Ул сөйли дә сөйли, ә без, пионерлар лагерена очрашуга килгән балалар язучылары, әле үзебезгә дә сөйләргә кирәклеген онытып, барча тыңлаучылар кебек үк:
— Тагын... тагын сөйләгез...— дип кабатлыйбыз.
Шагыйрь Бари Рәхмәт турында язарга утыргач, моннан ун ел чамасы элек булган менә шул вакыйга искә төште. Татар совет балалар әдәбиятында ул үзенә аерым бер урын алып тора. Аның гаять үзенчәлекле, шуңар күрә мин әйтер идем — тылсымлы шигырьләре дөньяга һәм тормышка сабыйларча гаҗәпләнеп карауга, көр күңеллелек- кә, тапкырлыкка, шатлыклы юморга һәм телебезнең мөмкинлекләреннән гаҗәп оста файдалана белүгә корылганнар.
«Балалар язучысы булып туарга кирәк», дигән иде Виссарион Белинский. Бари Рәхмәт моны бөтен иҗаты белән исбат иткән зур талант. Аның әле революциягә кадәр язылган беренче шигырьләрендә үк менә мондый сабыйларча ачышлар бар иде:
Эш күп икәнлеген белгән күк.
Җәй көне таң ата төннән үк.
(«Кадерле вакыт», 1916 ел.)
Ләкин Октябрь революциясенә кадәр чыккан журнал «Ак юл»ның егерме ай чамасы гына яшәп, 1916 елда бөтенләйгә ябылуы, күрәсең, Бари Рәхмәтнең күңелен шактый төшергәндер. Бары тик егерменче елларда гына «Кызыл Армия» газетасында аның зурлар өчен шигырьләре күренә башлый. Ул күп төрле темаларга байтак кына әсәрләр иҗат итә. Әмма аларның берсендә дә шагыйрьнең үз авазы ишетелми әле. Шуңа күрә булса кирәк, ул шактый озак вакыт язудан туктап тора. Ниһаять, күп эзләнүләр, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе аны яңадан балалар әдәбиятына китерә: 1949 елда «Укыйсым килә» һәм «Кем көчле» исемле беренче китаплары басылып чыга. Шуннан соң ул нәниләр өчен язуны ешайта. «Зәңгәр күл», «Туган илдә», «Нәниләр китабы», «Бакчада күңелле», «Сабан туенда», «Безнең җәй», «Кыш бабай», «Ялкау, иренчәк һәм кире», «Иң күңелле чак», «Шигырьләр», «Курчак батыр» исемле күңелле китаплар иҗат итә һәм ул балаларыбызның иң сөекле язучысы булып китә.
Менә шулай гаять зур энергия белән, нәкъ балаларча дәртләнеп язганда, шигъри осталыгы тәмам чәчәк атып җиткәндә, алтмыш яшь туларга өч кенә көн калгач, Бари Рәхмәтнең кинәт үлеп китүе бөтен әдәбиятыбыз өчен зур кайгы булды.
Бари Рәхмәт Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы барган көннәрдә, сәхнәгә чыгып халык алдында гаять зур уңыш белән үзенең шигырьләрен сөйләгән чакта, вафат булды. Аның күңелле поэзиясе, бәхет йолдызыдай, укучыларга шатлык чыганагы булып, әдәбият күгебездә мәңге балкып торыр.