ШИГЫРЬЛӘР
Җанга якын урыннар
/1\ырларыма инеп, Уйларыма тулып. Хисләремне тарткан урын бар: Дулкынланып торган диңгез булып Тәрәзәмә карый уҗымнар.
Шул басуны ярган. Бормаланган.
Бабайлардан калган юл үткән.
Гомер-гомер
Кулы яргаланган Ач кешеләр ачы тир түккән.
Басу юлы.
Рәшә зәңгәрлеген
Чыклы таңда кемнәр таптаган!
Биштәр асып чыгып киткәннәрнең Кайсы кайткан.
Кайсы кайтмаган!?
Кан җирләрдә яттың, җанкаем, дип. Сине сагынып елыйм тан саен. дип. Кайтмый калганнарның моңын көйләп Юл буенда боега ак каен.
Ургып,
Кайнап торган сары ташу Җилгә шаулый, җилгә тирбәлә. Иңкүлекне инләп килгән басу Тәрәзәмә килеп терәлә.
Шул басуны ярып.
Боргаланып
Зур юл китә кырлар түренә.
Җирнең күккә тигән җиренә барып Шау чәчәкләр белән күмелә.
Әйләнеп кайт тизрәк, дускаем, дип, Мин көтәрмен сине көн саен, дип, Яшь егетләр киткән юлга карап Яшел яулык болгый ак каен.
Уңга-сулга авышып күләгәләр. Якты таплар йөгерә тоташтан. Басу артындагы әрәмәләр Агыйделгә барып тоташкан.
Басу юлы. Ашлык китеп бара, Яшел машинага төялеп. Апа-жиңги озак карап кала, Амбар ишегенә сөялеп.
Боегып калган камылларны тарап, Әремнәрне кагып җил исә.
Соры бушлык тәрәзәмә карап Оныттыра торган көн көтә
Күкне басып күксел болыт ята, Вак иләктән янгыр яудырып.
Киек казлар китә җылы якка. Тын күлләрнең ямен калдырып.
Басу юлы, Шыксыз спас керә. Лыч-лыч янгыр сибә көн саен. Өзеп-өзеп искән ачы җилдә Өзгәләнеп утыра ак каен.
Тәрәзәдән карыйм уҗымнарга: Яшь уҗымнар җилдә кипмәгән. Жанга якын булган урыннарга Кемнәр килеп. Кемнәр китмәгән!
Китабым
/Гиңәшчегә мохтаҗ көнемдә Сине кулыма алам
Минеке дә бит син. түгел дә, — Башка чыккан балам.
Син даннарда кундың кулыма Ак күгәрчен булып.
Гөлләр булып үстең болында Хыялымда туып.
Мин егылган, җиңгән мәйданда
Син көрәшем минем,
Төннәр буе лампа янганда Тамган яшем мннем.
Син йөрәк түрендә яралдың, Тән йокымны алдың
Син халыкка китеп таралдың, Ә мин карап калдым.
Юлларыңда язлар яшәрсен Якты хисләр өчен!
Ил өстендә яңгырап яшәрсен, Мннем көйле хөчем
Кичке моң
Фәридә Кудашевага
2)ашым кагып ыбыр-чыбыр эшләр белән.
Урам буйлап пычрак ерып кайтып киләм. Соры эңгер песи булып эчне тырный. Бүген мине бер нәрсә дә кызыктырмый.
Моңайганда кырыс оөнья юк-барыннан. Моң сибелде кичке авыл йоргларыннан. Моң снбелде кемеш тәңкә чәчкән кебек, Күңелләрне әллә кап дәшкән кебек.
Дәшкән кебек аяз күкле еракларга.
Нурлар элеп хушбуй исле куакларга. Яшерен янган хыялларым якын килеп. Күз алдымда дөрләп бара ялкын кебек.
Моң тарала ашкындырып, юагып та.
Болыннарны, су буйларын буйлатып та, Сандугачлы, тал-тирәкле Идел кебек;
Тын алуы рәхәт кебек, жинел кебек.
Туган телем
Т.рик таны.
Яулап алган якты иртә.
Кирәк икән кояшка да кулым жнтә.
Акыл кече йолдызларга очкан илдә Кеше түгел, машина да гелгә килә Халыкларга херлек биргән туган илем. Сине жырлап итәгенә башым идем Җырла диеп бирле миңа туган җирем. Тукай телен,
Такташ телен, Җәлил телен.
Шуны җуйсам, булам телсез бәрән генә. Бәрәннәргә җан азыгы әрәм генә Ялгашыма карап кына яшәү кала Шекер итеп силос белән бәрәңгегә
Ил тезүче
Алтын куллы оста үзем.
Җырым белән, сүзем белән якты йезем Онытсам мин туган телем —
бетә сүзем;
Якты көн дә кирәк түгел.
чыксын күзем!
Гөлҗимеш
(J ллә ялгыш,
Әллә язмыш кушып,
Баш калкытып дала уртасында. Айга чаклы үрелергә тырышып Бер гөлжимеш үсте юл чатында.
Килә иде анын ачык жилдә
Кояш нурын эчеп кен күрәсе.
Кояш шаһит;
Якты аяз кендә
Таптап китте арба тәгәрмәче.
Жиргә сыгылып төште зифа буе. Яшел каны тамды юл чагына Йөрәгендә ачу, нәфрәт тулы. Тагын басты юлнын уртасына
Өмет туды анын йөрәгендә, Хаклык килер, диде, золым бетәр. Шул вакытта яшел күлмәгенә Дегет сылап китте кара күчәр.
Ә гөлжимеш үксеп елап калды:
Кайда шәфкать җирдә?
Кайда хаклык?
Бөдрә башын чайкап уйга талды Янгыр явып китте.
Менә шатлык!
Ул су эчте.
Яшел күлмәгеннән
Дегет табын сөртте жиргә ятып Әкрен искән дала жилләреннән Дөнья хәлен белде.
Чәчәк атып,
Горурланып торды көчен сизеп, Тамырлары тармакланып үскән Кибеп калмас өчен жиргә сеңеп. Спорт кебек михнәт кирәк икән.
Аны тагын арба таптап үтте. Бу юлы ул фәкать иелеп торды. Дала буйлап көзге жилләр исте, Ә гөлжимеш рәхәт жиләс тойды.
Нужа күргән саен ныгый төшеп. Көчле тамырларын кадап жиргә, Иркә гөлләр сулган чама өшеп, Ул жимешен бирә ачы жилдә.