ШИГЫРЬЛӘР
Пушкин Одессада
И дел бозы кузгалмаган иде, Шәрә иде әле һәр агач, Алмагачлар монда чәчәк аткан, Кошлар туен котлый сандугач.
Таң яктыра. Диңгез исләремә Куе кызыл нурлар коела.
Алар мина Бишенче ел аккан Кан шәүләсе булып тоела...
Кичә кичен Казан бакчасында
Булган идем Тукай янында, Бүген таңда Пушкин каршы алды Одессада, диңгез ярында.
Саумы, Пушкин, таңга карыйсыңмы?
Сулыйсыңмы диңгез һавасын?
Нинди уйлар бүген кичерәсең, Нинди хисләр белән янасың?
Күзәтәмсең Ватан йерәгемең
Диңгездә дә дәртле типкәнен, Корабларның Куба ярларына Дуслык йөге алып киткәнен?
Беләсеңдер, ерак туганнарның —
Вьетнамның утта янганын, Күрәсеңдер, безнең кәрваннарның Шунда ярдәм юлы салганын?
Төзәлдеме, Пушкин, яраларың?
Син дә бит бу диңгез портында Ватаныңны зурлап яшәгәнсең Дөрләп янган сугыш утында.
Партизан!—дип, курыккандыр фашист, һәйкәлеңне төндә күргәндә.
Үч алгандыр синнән, Россияне Җиңәлмыйча шашып йөргәндә.
Күпме генә дошман котырмасын,
Күпме генә сиңа атмасын, Син дошманнан өстен булып, илнең Яклап калдың алтын капкасын!
Данко
/1 шь солдат ята җирне кочаклап, Нидер сөйләнеп, аңын югалтып.
Кара «юлбарыс» яна якында. Сөрем таратып, төтенгә батып.
Әйе, «юлбарыс» яна тончыгып, Ишләре урман артында улый. Ә егет инде башкаларын да Куып баргандай әлсерәп сулый.
Саташа егет, әйтерсең, бүген
Идел янында чирәмдә ята, Иркәли сыман майның кояшы, Алмагач аңа чәчәкләр ата.
Ишетә кебек сандугач җырын, Сандугач сайрый, канатын кага... Кинәт кузгалып атлый башлый ул Ңемелдәп торган Иделгә таба.
— Хальт! — дигән тавыш, автомат уты Туктата аны барыр юлыннан.
Күкрәк канына кушылып ага Кайнар каннары аяк-кулыннан...
Таш багана күк басып тора да Кулын күтәреп, карап еракка.
Йөрәген тотып кинәт баһадир Ава яңадан салкын туфракка.
Бинокль белән карый командир, Карый солдаты егылган җиргә. Туплар тавышы, танклар уты, Ур-р-ра1—авазы кушыла бергә.
Безнең танклар, безнең солдатлар Егет янына тауга менәләр.
Канлы гәүдәсен танкка салып, Кара урманга бәреп керәләр.
Шомлы, дәһшәтле кара урманның Висла ягына ачыла юлы.
Кабердә кала йолдыз балкытып, Яңа бер Данко — чал Идел улы.
Крейсерда сандугач
Рәис» Билаловага
Б алтикны болыт каплаган,
Җил усалланып ер», Дулкыннар шашкан аюлар Көтүедәй үкерә.
Исе дә китми җилләрнең Бу давыллы җырына Адмирал катеры бара Киров крейсерына.
Ак аюлар үкерешә: Алам, дип, кочагыма.
Ә катер алар өстеннән Кош кебек оча гына.
Оча ул язгы бакчага Омтылгандай рухланып, һәм сыена крейсерның Янына ук тукталып.
Туплары тыныч корабның Брезент кием кигәннәр.
Без баскан саен ялтырап, Чыңлый корыч идәннәр.
Тулды матрослар корабның Астагы зур залына.
Идел сәламен китердек Без диңгез дусларына.
Көз түгел, кораб эчендә Бүген яз чәчәк ата. Кубрик бакчага әйләнеп, Сандугачлар сайрата.
Сәйдәшевның сандугачы Сайрый монда моңланып, Аннары Алябьев җырын Тыңлыйлар таңга калып.
Чыңласын дип һәр тамчымда
Яз һәм дуслык җырлары, Кул чабуларга кушыла Балтикның дулкыннары.
Катер китә. Батыр кораб Безне озатып кала.
Яңа язлар дауларгамы, Ул үзе дә кузгала.