ШИГЫРЬЛӘР
Әйдә, тамсын
М. Б. га
^/\итмеш яшькә җитү уен түгел, Аны син бик яхшы беләсең, Элеп кенә келәт келәсен Ята торган җылы куен түгел. Тик шулай да, бик телисең икән Гомернең шул көнен күрергә. Яшьләреңнең хәтта санын онытып Абына-сөренә һаман йәрергә, Комсыз җанның
һаман да бик килә Гомер арканнарын ишәсе, Кичелмәгән юллар кичәсе, Эчелмәгән сулар эчәсе.
Әйдә, туган,
атлыйк әле без. Соңгы шәмнәр балкып янсыннар. Оҗмахына җитмәсәк җитмәбез. Тәмуглары артта калсыннар!.. Әйдә, тамсын маңгай тирләребез, Атлаганда хезмәт үрләрен. Әйтмәсеннәр иде киләчәктә «Таптылар, — дип, — ансат гүрләрен».
/965.
Кайгыртам
Лайгыртмаска киңәш бирәсең сии
Бер шелтәләп, я бар үпкәләп.
Телләреңнең тебен аңлыймын мим, Тик шулай да китә күпкәрәк.
Безнең көннәр ансат узмадылар,
Билләр биртенделәр кайгыдан,
Шул кайгылар
килер буын өчен
Әтрәк калсын диел кайгыртам!..
Боз безләре ясап керфекләрен, Бөркелдереп зәһәрле үтләрен — Кемнәр шулай чәнчеп баккандыр?!
Усал куллар салган яраларны Дәваларга таптым чараларны,— Бик килеште халкым мәхәббәте.
Тик юк икән әле дару җирдә, һәм дәвалап булмый икән бер дә — Дуслар теле салган җәрәхәтне...
Карт бөркет
/"""асырлар җиленнән чарпаланган Урал тавының текә кыясында, Гомере юлда узган юлчы сыман, Карт бер беркет утыра оясында...
Әйтерсең, ул аның җеен эзли, Тырнакларын карый сертеп-сөртеп. Борынының катылыгын сыный. Чакма ташка ала тертеп-төртеп...
Канатларын җилпеп-җилпеп карый, Сирәгәйгән чылгыйларын саный.
Гүя тәненең ертыкларын ямый, Укмашкан йоннарын тарый-тарый...
Еракта күкрәгән шартлаулардан Сискәнә дә тирән уйга кала.
Күзләре чагылгач яшеннәрдән, Болытларны уеп, карап ала.
Гүя тәүге ашкынудан ярсып Бәхет таңы көтә керфек какмый. Каурыйларның какшавына бакмый, һаман да очарга мизгел саклый.»
1966.
ч4 к сакалын селкә-селкә, Маңгай тирен сөртә-сөртә, Бик китереп кенә шартын; Фуганкасын чыжылдатып, Йомычкасын бызылдатып Такта шомарта картым.
Ашар ашын ашап беткән. Эчәр суын күптән эчкән, Серенҗегән бер карт булгач;
Уйладым мин:
ипләп кенә, Үз буена тиңләп кенә, Ясый дип ләхтенә капкач.
Ә ул баксаң онытып кышны Ялан кулга тоткан ышкы.
Эш җыры шыңгырый йортта. Балаларча зәвыкланып, Язның тәүге көнен сагынып Оя ясый сыерчыкка...
Б ик чемчешеп үткәч үзәгемә, Сабырлыгым беткәч түгәремә — Йөрәгемне ачып карадым. Ышанмыйча торам күзләремә, Чыгалмадым санап исәбенә — Андагы ук, энә, яраның...
Нинди тешләр аны талагандыр! Нинди телләр энә кадагандыр! Кемнәр агулы ук аткандыр;
Юлда барганда
^•Язмагандыр инде безгә бу җирдә Буш кул белән юлда рәхәт йерергә. Барсак-кайтсак тау аркалап аркага Иәк ташыйбыз, дөя кебек, гомергә!»
Юлчыларның ишеткәч шул моң-зарыч, Бушатасым килде йөктән кулларын. Бик аласым килде михнәт тауларын, һәм чишәсем килде биштәр бауларын.
Өлгермәдем тик шулай эшләргә мин, (Белми калдым бу минут нишләргә мин). Тик шулай да кычкырдым бар тавышка Ишеттереп юлдагы кешеләргә мин:
«Атлаганда гомернең зур юлында Булмаса йек аркаңда һәм кулыңда. Юлчы түгел син, тик юлның тузаны, Юлчыларга иң җайсызлый торганы!
Күкрәгеңдә йөрәгеңне тетрәтеп Ялкын йөге йөртмәсәң син дөрләтеп. Ул чагында юк, һич юлдаш түгелсең. Кабынмаска мәңге сүнгән күмерсең!
Булмаса уй диңгезләре башыңда, Аркалап алмвсаң максат тауларын, Юлчы түгел син заман сукмагында. Бәлки язмыш җиленең бер камгагы!II
Жир-җиһанны шаулатып ил кәрваны Кешелек язына киң юл ярганда. — Буш кул белән юлга чыккан һәр бәнд» Юлчы, йөкче түгел безнең кәрванда!» 1966.
Кала икән
Төс ташласа егәр яшь аргамак, Авыклардан чабып бәйгеде.
Бер селкенсә туган җирдә аунап Аргамакка тагын төс керә;
Атлан да чап иртән бәйгегә!
Авыр икән, әгәр бер ешансә Ераклардан чапкан чаптарың. Кала икән өзелеп сагынырга Бәйгеләрдә ярсып чапканын, Жилдәй җитез, чая чакларын!
II Камгак