ХЕЗМӘТЕНӘ КАРАП ХӨРМӘТЕ
Сания беравык кызның ничек эшләгәнен күзәтеп торды. Ахырда, түзмәде, кулына алган күнен урынына куеп, аның янына китте.
— Верочка җаным!—диде ул, борчылып. — Ташландыкларың бик күп чыга бит. Кара, күпме өелгән!..
Кыз дәшмәде, башын гына түбән иде: күп шул, бик күп! Моны Вера үзе дә белә. Нишләргә соң?..
— Әллә ничек кенә кисәсез, сез, Сания Сабировна, — диде кыз, ниһаять. — Ә миннән булмый, барып чыкмый...
— Булыр, булыр! — диде аңа Заһирова. — Синең кебек кызлар да булдырмагач... Чак кына уйлап эшләргә кирәк. Күнне кулыңа алгач, иң элек ничек кисәргә кирәклеген күңелеңнән чамала. Ә син аның урта бер җиреннән кисә башлагансың. Алай ярамый. Менә моннан, кырыйдан тотын. Я, хә
Смена ахыры якынлашып килә иде. Сания оеган гәүдәсен язарга теләп, тураеп басты. Цехтагыларга күз йөртеп чыкты. Шул вакыт аның күзләре Вера Васильева тирәсендәге ташландык күн өеменә төште: «Саксыз кылана кызый. Никадәр материалны әрәм иткән!»
зер үзең кисеп кара.
Кыз тырышып-тырышып Сания күрсәткәнчә кисә башлады Әмма аның хәрәкәтләрендә төгәллек, үз-үзенә ышаныч җитеп бетми иде әле.
— Хәзергә шулай дәвам ит. Эштән соң минем яныма килерсең. Үземнең ничек кискенлегемне күрсәтермен, — диде Сания һәм өстәп куйды: — Өеңә кайтырга ашыкмасаң, диюем.
Ашыгамы соң! Вера, әлбәттә, калачак. Тик өйрәтсеннәр генә.
Әнә, Факия Фатыйхова, Клавдия Капитонова, Рауза Хафизовалар хәзер ничек оста кисәләр. Кайчандыр аларга да Сания апа булышкан бит.
Вера эштән калып, Сания апасы белән якыннанрак танышкач, ул аның өлгерлегенә гаҗәпләнмичә булдыра алмады. Ничек җитешә диген барына да? Дүрт баласы да бар бит әле аның. Дөрес, олысы инде кияүдә. Ә калганнары ир балалар, барысы да укыйлар. Алары өстенә иренең дә сәламәтлеге әйбәт түгел, кайта да урынга ава. Җитмәсә Санияне смена тәмамлангач, Вера кебек яп-яшь кызлар да тоткарлый. Кемнең эше авырдан бара, ул аларның берсе өчен дә вакытын кызганмый.
Читтән караганда, кисү эше бик гади күренсә дә, аның да үз рәте, үз җае бар. Шуның рәтенә төшенеп, җаен белеп эшләгәндә генә бер ягыңа кирәкле күн товары өелә, ә икенче ягыңа аз гына булып ташландык җыела. Ә тәҗрибәсез кисүченең, киресенчә, ташландыклары тау-тау булып өелә, ә күн товары бик аз чыга. Менә шуны күргәч, Саниянең йөрәге түзми. Эшен ташлап, иптәше янына ашыга.
Әнә шулай, тормыш ямен, хезмәт тәмен иптәшләренә булышуда күрә Сания Заһирова. Уйлап-исәпләп карасаң, цехтагыларга аның ярдәме аз булмады, күп булды.
Бервакытны унты һәм мех итекләр өчен каеш кисү кешеләрнең тәмам үзәкләренә үтте. Бик вак, четерекле эш иде бу.
Абдулла Гыйниятуллин да «булмый», дип ташлап качты. Аңардан соң берсенең дә бу эшне аласы килмәде.
Нишләргә? Каешлар бик кирәк!..
Цехта җыелып киңәштеләр дә каешларны чиратлашып кисәргә дигән карарга килделәр. Ягъни, бер айда берсе, икенче айда икенчесе кисә...
Беренче булып Факия Фатыйхова белән Вера Богобцева үз чиратларын уздырдылар. Әмма икесе дә:
— Җүнсез эш икән бу! — дип сукрандылар.
Ә бит алар тәҗрибәсез эшчеләр түгел, бик оста кисүчеләр. Шулай да сменага 470 пар каеш бирә алмадылар, күннең яртысы чүпкә ташланды. Ул гынамы, киселгән каешның байтагын кире кайтардылар. Болар барысы да цехның хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм, беренче чиратта, кисүче кесәсенә суга торган нәрсәләр иде.
Ул көннәрдә Сания тынычлыгын тәмам җуйды. «Кайчанга кадәр бу эш бригаданы җәфалар?»—дип әрнеде ул эченнән.
Әмма кисү эшендә 20 елга якын тәҗрибәсе булса да, капыл гына бу эшне үз өстенә алырга батырчылык итмәде.
Көн арты көн үтте, ләкин каеш кисүдә алга китеш күренмәде.
Ниһаять, Саниянең түземлеге чигенә җитте.
— Кая әле, кызлар, булмаса, үзем эшләп карыйм,—дип, каеш кисәргә кереште.
Авыр, бик авыр булды беренче атналарда. Нормасын үти алмады, ташландык та күп чыкты. Шулай да Сания чигенмәде. «Моның ничек тә берәр җае булырга тиештер бит инде!..» — дип үзен юатырга тырышты, күнне төрлечә үлчәп, кискечләрне төрлечә куеп карады.
Шулай эзләнә, тырыша торгач, эш бераз җайлана башлагандай булды. Ниһаять, ул айлык планны үтәүгә иреште.
Үтәсен үтәде, әмма моның өчен никадәр көч, никадәр тырышлык куйганын ул үзе генә белде.
Ул арада чират пенсиягә чыгарга торган Нәфисә апа Хәбибуллинага җиткән иде.
— И-и, кызлар! Сез мине бу җәфалы эштән коткарсагыз иде! — дип үтенде ул цехтагылардан.
Кисүче хатын-кызлар: «Нишлибез?» дигән сымак, бер-берсенә караш-тылар. Әмма берсенең дә бу эшне үз өстенә аласы килмәде.
Ярар, Нәфисә апа,—диде Сания —Бу айда синең өчен үзем эшләрмен.
Икенче айда инде Заһирова эшне җиңелрәк башкарды. Шулай да каеш кисү шактый акрын бара иде әле. «Ничек итеп бу эшне тизләтергә? Моның өчен нинди юллар табарга?..»—Санияне әнә шундый сораулар борчыды.
Бервакыт ул кискечләр эленә торган урынга игътибар итте. Кискечләр уң якта эленеп торалар. Эшләгәндә аларны уң кул белән алып, сул кулга күчерергә кирәк. Кискәннән соң, яңадан уң кулга күчереп, элеп куясы. Смена буена биш йөзгә якын шундый хәрәкәт ясала, һәр хәрәкәткә 2 — 3 кенә секунд вакыт китсә дә, эш дәвамында байтакка җыела. Әгәр бу кискечләрнең урынын уң яктан сул якка күчерсәң?
Бу фикер башка кисүчеләргә дә ошады. Шулай эшләделәр дә. Бу яңалык барысына да җиңеллек китерде.
Икенче айда Сания нормасын арттырып үтәде. Күнгә дә азмы-күпме экономия ясады. Әлбәттә, элекке күнегелгән эш нәтиҗәлзсе белән ча-гыштырып булмый иде әле моны.
Элекке эшенә күчәргәме, юкмы?
Кисүче хатын-кызлар телләре белән әйтмәсәләр дә, күзләре белән:
— Үзең генә эшләсәңче, Сания! — дигән сымак үтенеп карыйлар. Заһированың йөрәге аңлый бу карашны. Бик яхшы аңлый.
— Әгәр бу эштә үзем генә калсам, сез каршы килмәссезме, кызлар? — диде ул бер көнне, уены-чыны белән.
— Кала гына күр, Сания! — дип шатланыштылар кисүчеләр.
— Карагыз аны, соңыннан, сорасагыз да бирмәм, — диде ул, елмаеп.
Шулай итеп Заһирова мәшәкатьле каеш кисү эшендә калды. Бу хезмәтне тизләтү һәм аны камилләштерү өстендә көн-төн баш ватты ул. «Тамчы таш яра», дип халык белми генә әйтмәгән. Уйлана торгач, тагын бер фикер туды аның башында. «Әгәр ике кискечне баш-башларыннан тоташтырсаң? Уртасыннан пычак сыярлык кына урын калдырсаң? Алай иткәндә каешны хәзерге кебек сыңарлап түгел, ә парлап кисәргә мөмкин булачак. Кискечләр арасында ташландык күн дә калмый».
Эштән соң ул технолог Сания Шакирова янына барып, үзенең уйлары белән уртаклашты.
— Бик яхшы фикер бу!—диде технолог. — Беренчедән, бу экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәчәк. Юк, синең эшеңдә генә түгел. Вак детальләр кисүдәге башка эш урыннарында да кулланырга мөмкин бу методны.
Саниянең бу тәкъдиме дә производствога кертелде. Аның эше тагын да җанлана төште. Айлык план системалы рәвештә арттырып үтәлә иде инде. Күнгә дә ул шактый экономия ясый башлады. Ә брак дигән нәрсә бөтенләй юкка чыкты. Хәзер Сания әзер продукцияне контрольсез, үз кләймәсен сугып кына тапшыра иде.
Тагын өч ел үтте. Тагын өч салкын кыш артта калды. Җир яшәргән, табигать җанланган язгы матур көннәрнең берсе иде. Көтмәгәндә кисү цехына производство берләшмәсе җитәкчеләре килеп керделәр. Алар- ның шулай кинәт кенә җыелышып килүләре эшчеләрнең күңеленә шом салды.
— Ни бар?.. Әллә брак-фәлән киткәнме?..
Цех начальнигы кешеләрне тиз генә үз янына чакырыл алды да:
— Иптәшләр!—диде ул тантаналы бер тавыш белән. — Бүген СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән безнең цех эшчесе Сания Сабировна Заһировага Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелде.
Бу хәбәрне ишетүгә, цехтагылар шатлыклы гөжләп алдылар. Беренче шатлык дулкыны үтүгә, цех начальнигы сүзен дәвам итте:
— Иптәш Заһирова безнең цехта эшләгән 18 еллык хезмәт дәверендә 5864 квадрат метр күнгә экономия ясады. Икенче төрле итеп әйт
кәндә, бу 26 мең пар күн итеге тегәргә җитәрлек материал! 7 еллык планны ул 5 ел 4 айда үтәде. Болардан тыш, үзегезнең күз алдыгызда, ул бик күп яшьләрне күн кисү осталыгына өйрәтте, бик кыйммәтле камилләштерү тәкъдимнәре кертте. Кыскасы, үзенең тырыш хезмәте белән илебез, халкыбыз каршында ул зур хөрмәт казанды.
Цехны алкышлар басты. Сания үзе исә аптырап, каушап калды. Тукта әле, ничек була инде бу?.. Герой булырлык нәрсә эшләде соң әле ул кадәрле? Гап-гади бер авыл кызы. Әле күптәнме кара бөдрә чәчләрен ике толымга үреп, зур күзләре белән һәрнәрсәгә кызыгып карый-карый Казан урамнарына беренче тапкыр аяк баскан иде. Бу 1934 елда иде бугай... Уйлап карасаң, шактый гомер үткән шул инде. 32 ел узып та киткән!
Әйе, әйе, моннан нәкъ 32 ел элек, 16 яшендә, ул менә шушы «Спартак» фабрикасына эшкә килде. Ә берничә елдан соң Вазыйх фабриканың капка төбендә биш көн рәттән аның чыгуын көтте. Фин сугышыннан кайткан чагы гына иде егетнең.
Ул чакта типсә тимер өзәрлек очучы-лейтенант иде Вазыйх. Аны үзе белән китәргә күндерде. Киев, Львов, Бессарабия... Ә бер елдан соң Ватан сугышы... Шул көнне үк Сания күкрәк баласын алып, юлга чыкты. Мең газаплар чигеп, ул көч-хәл белән үзенең туган авылы — Олы Мәң- гәргә кайтып төште. Аннан Казан... Яңадан «Спартак» фабрикасы. Шатлык һәм борчулар белән тулы хезмәт еллары...
Бер караганда әле генә булган кебек ул көннәр. Баксаң, күпме еллар узган, күпме сулар аккан... Ул чакта туплар шартлавы астында күкрәгенә кысып чапкан Люциясе хәзер үзе ана булды. Сания инде әби булырга да өлгерде. Кызык бит: әби һәм герой!.. Аның йөрәгенә көчле шатлык дулкыны килеп бәрелде. Шунда ук ул ташкынны ниндидер курку хисе алмаштырды. Уен эшмени? Герой бит!.. Иптәшләр аны тәбриклиләр, кочаклый, үбәләр... Цехның иң яшь эшчесе Валя Факиева аңа бик зур чәчәк бәйләме китереп тоттырды. Кай арада табып өлгергәннәр диген! Саниянең күзләренә яшь тыгылды. Юк, ул үзенең хезмәтенә шундый зур бәя көтмәгән иде.
Ул дулкынланып, иптәшләре каршына чыгып басты. Шатлыгының чиге юк иде. Партиягә, хөкүмәтебезгә һәм үзенең «Спартак» коллективына бик зур рәхмәтләр әйтте, киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә, бишьеллык планны дүрт елда үтәргә сүз бирде.
Смена бетүгә, Сания янына беренче булып Анастасия Бадретдинова килде.
— Котлыйм, Сания җаным, тагын бер тапкыр, — диде ул, аны култыклап.
— Рәхмәт, Настя апа, күңел әле һаман да ышанып җитми...
— Бик зур хөрмәт шул, Сания, бик зур шатлык. Кара, онытып торам икән. Минем дә шатлыгым бар бит әле! — Бадретдинова кулындагы хатны күрсәтте.—Улымнан. Барыгызга да сәлам әйткән. Цехны бик сагынам дип яза.
Бу Сания өчен дә шатлыклы хәбәр иде.
Армиягә хезмәт итәргә киткәндә, Настя апаның улы алар цехында кисүче булып эшләде. Бервакыт егет наянланып бозылып китте бит. Эштән дә иртәрәк китә, нормасын да үтәми, әнисен дә тыңламый башлады. Шуннан, цехта җыелып, кыздырдылар үзен. Шифасы тиде, егет рәтләнде.
Менә хәзер шул егет үз цехын сагына башлаган. Димәк, иптәшләренең сүзен дөрес аңлаган, димәк, коллективның яхшы, матур яклары күңеленә сеңеп калган.
— Әйтеп яз үзенә, кайтсын. Тул-туры үзебезгә кайтсын, — диде Сания. — Эш сөйгән кешегә хезмәте дә, хөрмәте дә җитәрлек бездә.
ГӨЛЛӘР ЧӘЧӘК АТА
Очерк
инем каршымда чәчәкләр. Бик матурлары бар: күзләрне ка-маштырырдай кызыллары да, йомшак җилдәй иркәләүче аклары да, карап туйгысыз зәңгәр һәм күкләре дә.
Мин аларга тыныч гына карый алмыйм. Алар күңел хатирәләрен уятып, мине узган еллар кочагына илтеп ташлыйлар, барыр көннәрне күз алдына китерәләр.
Менә, әле бүген дә, бөркелеп үскән чәчәкләргә карап утыра торгач, үземнең бер танышымны хәтерләдем. Юк, бүген генә түгел, мин аны һәр елны гөлләр чәчәк аткан чакта исемә төшөрәм. Чәчәкләр һәм кеше... Кеше һәм чәчәкләр...
Мин аның белән моннан 9 ел элек Әгерҗедә очрашкан идем. Аны һәр көн вокзал каршындагы бакчада күреп:
— Бу нинди армас хатын икән? — дип уйлый идем.
Куллары аның һәрчак балчыкка буялган, күлмәк итәкләре иртәнге чык белән юешләнгән була иде.
Бакчадагы гөлләр чәчәк ата башлагач, минем күңел гел шул якка тартыла башлады. Анда барган саен, бакчачы апа миңа үзенең гөлләргә булган мәхәббәте турында сөйли, үзенең шатлык һәм кайгыларын уртаклаша. Тора-бара минем үземә дә гөл «җене» кагылды. Вокзал медпункты каршындагы буш урынны чүп-чардан тазарттым да гөлләр утырттым. Бервакытны ул гөлләр чәчәк атты. И-и, шул чакта минем ничек шатлан- ганлыгымны белсәгез иде! Үзең утырткан гөлләр чәчәген күрү — чиксез зур шатлык һәм бәхет китерә икән ул кешегә.
Хәзер инде ул бакчачы апа Әгерҗедән китте. Тормыш дулкыннары мине дә икенче якка илтеп ташлады. Әмма мин анда үскән гөлләрнең орлыгын үзем белән алып киттем. Ел саен мин аларны утыртам. Ел саен алар чәчәк аталар, һәм ел саен алар әнә шул бакчачы апаны хәтергә төшерәләр. Әйе, аның сөйләгәннәре һәм Әгерҗедәге күренешләр барысы, барысы да бүгенгедәй хәтердә әле.
... Менә станциягә поезд килә. Пассажирлар вагоннарыннан ашыгып төшәләр дә, бакчага җиткәч, шундый матур, шундый нәфис чәчәкләрне күреп, туктап калалар. Күзләре очкынлана, йөзләре елмая.
Поездның туктап тору минутлары санаулы. Ә пассажирларның бакчадан аерыласылары килми. Мөгаен, чәчәкләр аларның да йөрәк түрендә яшеренеп яткан бик матур, бик кадерле хатирәләрен уята торгандыр.
Поезд китә. Перрон тынарга да өлгерми, киткәне урынына икенчесе, аннан өченчесе килә. Тәүлек буе хәрәкәт дәвам итә. Тәүлек буе бакча яны тынып тормый. Чәчәкләр кояшка ничек тартылсалар, кешеләр дә ул бакчага шулай тартылалар.
... Наталья Васильевна Кречетникова ул чәчәкләргә карап үзе ниләр уйлый торгандыр? Үзенең яшьлеге турында уйлыймы? Әллә Ватан сугышында һәлак булган кадерле ирен юксынамы? Я булмаса фетнәчеләр тарафыннан үтерелгән сөекле комсомолка апасын хәтерләп сагышланамы?..
Аның апасы да гөлләрне бик ярата иде шул. Чәчәкләргә карап, киләчәк тормышының матурлыгы турында хыяллана торган иде. Аның хыяллары тормышка ашты, чынбарлыкка әверелде. Тик үзе генә бүгенге матур тормышны күрә алмады. Качса да булыр иде. Качмады шул. Фетнәчеләр комсомолларны үтерә башлагач, ул үзе урамга атылып чыгып:
М
— Сез ялгышасыз, абзыйлар! — дип кычкырды. — Сезгә кем җир бирде? Кем ирек бирде? Совет власте бит! Әнә шул егетләр тырышлыгы бит! Сезне кулаклар алдыйлар. Алданмагыз!..
Әмма ул сүзен бетерә алмады. Каршында басып торган кулак аны сәнәккә элде.
Шуннан соң кечкенә Наташа, апасы утыртып калдырган гөлләргә карап, яшьләрен аз түкмәде, аз сызланмады.
Ул гөлләр ел саен шытып чыктылар. Ел саен бөреләнеп чәчәк аттылар. Ел саен Наташа аларны карап, тәрбияләп үстерде. Ул чәчәкләрдә революция өчен корбан булган сөекле апасын, һәм аның белән бергә һәлак булган унбер көрәшчене күргәндәй була иде.
Моңа инде кырык ел вакыт узды. Күп сулар акты, хәтсез җилләр исте. Наталья Васильевна белем алды, укытучы булды. Үзенең бөтен тормышын балалар тәрбияләүгә багышлады. Менә ике-өч елдан ялга, пенсиягә чыгарга тора. Ләкин йөрәгендәге хатирәләр онытылмады, чәчәкләргә булган мәхәббәте сүрелмәде. Тормышы ямьләнә, матурая барган саен чәчәкләргә булган мәхәббәте һаман үсә, һаман арта барды. Тормышның бүгенге яме, киләчәкнең матурлыгы әнә шул чәчәкләрдә чагылыш тапкандай булды. Җир йөзендә гөлләрнең күбрәк һәм төрлерәк булуын теләде ул.
... Әгерҗегә килгәч тә ул гөлләр үстерүен ташламады. Март башында ук инде аның кечкенә генә бүлмәсе ящиклар, чүлмәкләр белән тулды. Үзенә урын тарайды. Бөтен буш вакытын гөл үсентеләренә бирде. Көн саен аларга су сипте, күтәреп яктыга куйды, ә көннәр җылына башлагач, ишек алдына ташыды, кичләрен яңадан өйгә кертте. Аларны яшь баладай итеп карады, тәрбияләде. Мәктәп тирәсен гөлләргә күмәргә теләде ул. Балаларны чәчәкләр өзмәскә, аларны үстерергә, тәрбияләргә өйрәтте. Шул чәчәкләр белән бергә ул аларның күңелендә хезмәткә мәхәббәт уятырга тырышты.
Ләкин, гөл үсентеләрен парникларга күчереп утыртырга вакыт җиткәч, биология укытучысы:
— Минем рөхсәтемнән башка бер генә төп гөл дә утыртасы булма, парниклар яшелчәләр өчен кирәк. Кеше эшенә тыгылма, —дип аны кисәтеп куйды.
Наталья Васильевнаның иң кадерле, иң нечкә хисләре җәберләнде. Йөрәге сыкрап-сыкрап әрнеде. Ни өчен? Ни өчен?!. Мәктәп тирәсе чәчәкләргә күмелсә, начар булыр идемени?! Балаларның гөлләр үстерергә өйрәнүләре начар эшмени? Алар өчен үз хезмәтләренең беренче чәчәкләрен күрүдән дә зуррак шатлык бармыни?!
Ул гөл орлыкларын Мәскәүгә хәтле барып, зур кыенлыклар белән тапкан, үз акчасына сатып алып кайткан иде бит. Хәзер ул аларны кая куйсын?
Нигә соң ул, гөл үстерәм, дип шулкадәр борчыла, шулкадәр азаплана? Моның өчен биологларның башлары авыртсын, алар борчылсын. Әгәр аңа ирек бирмиләр икән, үзенең гөл үсентеләрен базарга да чыгарып сата ала бит ул.
Юк, юк! Гөл үсентеләрен ул сата алмый. Аның максаты — табыш алу түгел, ә чәчәкләр аша балалар күңелендә хезмәткә мәхәббәт ялкыны кабызу. Әйе, аның бөтен максаты шул!
Ә вакыт көтми. Ни мәшәкатьләр белән үстергән гөл үсентеләре, иркенлек, яктылык даулыйлар.
Наталья Васильевна, директор кабинетыннан чыккач, кайнар яшьләрен йота-йота, тимер юл станциясенә китте. Андагы ялангач перроннарны, ташландык бакчаларны күреп, күптәннән йөрәге әрнеп йөри иде аның.
Гөл утырту турында сүз чыккач, станция җитәкчеләренең авызлары колакларына җитте.
Менә бәхет! — диделәр алар. Ел саен бишәр йөз сумлык гөл үсен-теләре алып, бер генә елны да пассажирларга чәчәк күрсәткәннәре юк иде. Саклый, үстерә алмыйча алҗыйлар иде. Ә бу укытучы үзе утыртып, үзе үстереп бирергә риза. Чүп-чардан тазарта алса, әнә, рәхәтләнсен, бакчасы да, перроны да аның карамагында. Ала гына бирсен!
Станция җитәкчеләре шулай дип әйтсәләр дә, күңелләремнән ышанып ук җитмәделәр. Бер тиенсезгә шундый зур эшне кем башкарсын ди? Чәчәкләрнең нинди тәрбия сорауларын үз тәҗрибәләреннән чыгып, бераз гына булса да беләләр бит алар. Бер укытучы нәрсә эшли алсын?...
Ләкин Наталья Васильевна башлаган эшеннән чигенмәде. Иң башта ул укучылар арасыннан үзенә ярдәмчеләр эзләде. Чәчәк үстерүчеләр түгәрәге оештырды. 5 һәм 6 класс укучыларыннан Зоя Маркова, Нурия Алиева, Ира һәм Алик Усмановлар, Ганиева һәм Башаровалар гөлләр үстерергә аеруча теләктәшлек белдерделәр. Наталья Васильевна алар- ның ата-аналары белән дә сөйләште. Алар да каршы килмәделәр.
Җир әле йомшап та өлгермәгән иде. Ул Әгерҗедән өч чакрым читтә гөл туфрагы эзләп тапты. Аны, үзенең яшь дуслары белән, станциягә ташыды, эретте Өендәге гөл үсентеләрен шунда илтеп, күчереп утыртты. Аннан соң, күршедәге совхоз директорыннан рөхсәт алып, аларның парникларыннан файдаланды. Гөл утыртасы түтәлләрне эшкәртү җиңел булмады. Чәчәкләрнең төренә, төсенә, зурлыгына карап, тиешле тәртиптә утыртырга кирәк иде. Утыртып кына да эш бетми әле. Аларга иртә-кич су сибәргә, чүп үләннән тазартырга, сакларга, карарга да кирәк. 15 мең төп гөл үстерү уен эшмени! Бу үзе зур бер бакча дигән сүз бит.
Зур хезмәт һәрвакыт зур шатлык китерә. Бакчадагы гөлләр бөркелеп үстеләр, тирә-якны балкытып, шау чәчәкләр аттылар. Вокзал тирәсе Әгерҗенең иң матур, иң ямьле почмакларының берсенә әверелде Ул чәчәкләргә карап, яшь бакчачыларның шатлыклары эчләренә сыймады. Алар сикерештеләр, биеделәр. Ата-аналарын алып килеп:
— Менә без нинди бакча булдырдык! Карагыз, нинди чәчәкләр үс-тердек!— дип, аларны әле бер, әле икенче сукмактан алып кереп, күрсәтеп йөрделәр.
Станция җитәкчеләре дә бу уңышка шаккатканннар иде. Алар, чәчәк үстергән яшь бакчачыларга һәм Наталья Васильеөнага зур рәхмәт әйтеп, кыйммәтле бүләкләр бирделәр һәм барысын да Мәскәүгә экскурсиягә җибәреп кайтардылар.
Поезд көткән арада һәркем вакытын шушы бакчада, чәчәкләр арасында уздырырга ярата. Анда ул аларның яшь хуҗалары белән таныша, аларга рәхмәтләр белдерә. Вакыты булганы тәкъдимнәр дәфтәренә язып калдыра. Анда язылган рәхмәтләрнең саны ике йөздән артып китте. Ә күңелдән генә әйтелгәннәренең санын кем генә билгели алыр икән?!
Чәчәк үстерүчеләр үзләренең бакчаларын «Дуслык» бакчасы дип атадылар. Бу исем аның җисеменә туры килә иде. Чөнки ул бакчаны үстерүдә кемнәр генә катнашмады! Рус, татар, удмурт балалары, бертугандай дуслашып, иңгә-иң эшләделәр. Шунысы да бар: алар шушы бакча аркасында кемнәр белән генә дуслашмадылар! Бу дуслык хатлар аша әле дә дәвам итә
Ижевск, Свердловск, Сарапул, Рига, Владивосток һәм башка бик күп шәһәрләрдән хатлар килде. Аларның берсен дә яшь бакчачылар җавапсыз калдырмадылар. «Быел да Әгерҗе аша кайтам. Чәчәкләрегезне бик сагындым!» — дип язды аларга Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче матрос Мансур Хәсәнов.
Сызылып җәйге таң ата. Балкып кояш чыга. Кояш нурларына иркәләнеп, «Дуслык» бакчасындагы гөлләр уяна. Шул вакыт Наталья Василь- евнаның кулларын кысып, аңа кат-кат рәхмәтләр әйтәсе килә.
7. ,К. У, .4 5
В.