Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРГАЛУДА ТАТАР ТУЕ


уй дигән нәрсә ул егет өйләндерү һәм кыз бирүгә бәйләнгән бик борыннан килгән халык йоласы. Элек туй ясамыйча егет белән кызны кушмаганнар. Туй ата-ана өчен дә. өйләнешкән яшьләр өчен дә зарури бер бәйрәм-тантана булган. Шушы туйдан егет белән кызның бергәләп тора башлаулары, семья корулары, гомер итүләре башланып киткән, һзм бу туй тантанасы һәркемнең йерәгендә, картайган көненә кадәр, онытылмас матур бер хатирә булып сайланган.
Ләкин туйлар, иле-ягына карап, электән килгән гореф-гадәтләргә бәйләнеп, төрле җирдә төрлечәрәк узган. Биредә исә сүз элекке Уфа губернасы (хәзерге Башкортстан- дагы) Яңа Каргалы 1 авылында үтнәрелә торган туй тәртипләре турында барачак. Каргалы туйларының, билгеле, үзләренә генә хас яклары бар. Иң элек шуны әйтергә кирәк, бу авылда яшәүче кешеләр 18 гасырның ахырларында Тамбов губернасыннан Башнортстан җиренә килеп утыралар. Аларның тамырлары бик ерактан башлана, алар кайчандыр Алтын урда заманнарында гаскәри хезмәт кешеләре булалар һәм билгеле бер өстенлек (привилегия) белән файдаланалар. Ләкин соңыннан. Казан ханлыгы бетерелгәч, гади крестьяннарга әйләнеп калалар. Шулай да алар үзләренең борыннан нилган ыру традицияләрен нык санлыйлар һәм бу нәрсә аларның туйларында да ачык чагыла. Мәсәлән. Каргалы нешеләре баштарак читтән кыз алмыйлар, читкә кыз бирмиләр иде. Тин күп еллар узгач кына алар, бу традицияне бозып, тирә-як авылның исемлерәк нешеләре белән туганлаша башлыйлар. Гадәттә алар кыз биргәндә яки кыз алганда, туганлаша торган кешенең байлыгыннан бигрәк, аның нәсел затын тикшерәләр. Кеше халык арасында яхшы исәптә йөриме, акылы-әхлагы ничек, көнкүреше бөтенме. — башлыча менә шулар белән кызыксыналар. Аннары алар егетне бик ирта өйләндерергә яки кызны бик яшьли бирергә дә
Т
ашынмаганнар. Шулай ук кыз баланы яратмаган кешесенә бервакытта да көчләп бирмәгәннәр.
Инде туйның үзенә күчик.
Киңәш салмасы
Ир баласы үсеп җиткән ата-ана башта үзара киңәш коралар. Гадәттә сүзне бу турыда ана кеше башлый: «Картым, улыбызны башлы-күзле итәр вакыт җитте, әллә быел кузгалабызмы?» — ди. Әгәр картының хуҗалык хәлләре шушы елда туй күтәрерлек булмаса. ул быелга сабыр итеп торырга кирәк, дип әйтә. Инде хәле җитәрлек
1 Оренбург Каргалысы белән бутамас өчен бу авылны «Бәләкәй Каргзлысы> дип тә йөрткәннәр.
булса, ризалыгын белдереп, кем кызын сорау турында сүз ача. Шушы хакта алар бер гена түгел, берничә тапкыр үзара сөйләшеп алалар. Ана кеше кемнәрдә җиткән кыз-лар барын белеп тора һәм аның күз тотыбрак торганы да булырга мөмкин.
Ләкин кыз сайлау һәм туй ясау мәсьәләсе ике арада гына хәл ителеп бетми. Моның өчен якын туганнарны чанырып, бер киңәш мәҗлесе уздыралар. Бу. бердән, туганнар фикере белән хисаплашу йөзеннән эшләнсә, икенчедән, аларның туйга натнаша алуларын белү өчен дә кирәк була. Чөнки зур туйны якын туганнар да кү-тәрешергә тиеш. Менә шул мәҗлес «Киңәш салмасы» дип атала. Шушы мәҗлестә инде кемнең кызын сорап карау мәсьәләсе тәмам хәл ителә һәм туган тиешле берәр олырак, дәрәҗәлерәк кеше башкода итеп билгеләнә.
Башкода гадәттә, җибәрүче кешенең атын җигеп, кыз өенә бара. Башкода килү инде кызның ата-анасы ечен зур вакыйга: кызларын рәсми рәвештә кемгәдер сорау дигән сүз. Шуңа күрә башкода нилүе кыз ягы өчен бөтенләй көтелмәгән вакыйга булырга тиеш түгел.
Сүз салу
Менә шуның өчен дә башкода җибәрер алдыннан кыз ягына сүз салу, икенче төрле итеп әйтсәк, аларның кылларын тартып карау була. Бу эш егет ягыннан берәр хатын-кыз өстенә йөкләнә. Ул кызның анасын җае белән туры китереп бик сакланып кына: «Сезгә фәлән кешеләр ниятләп торалар», дигән мәгънәдәрәк сүз сала. Бу үзенә күрә нечкә эш. Шул сәбәпле кызның әнисе дә серен ачып бетермичә бик әдәп белән генә: «Рәхим итсеннәр, ризык эшен белеп булмый», дигән рәвештәрәк җавап кайтара.
Шулай итеп кыз ягы башкода килесен алдан белеп тора, аны әзерләнебрәк көтәләр.
Башкода
Беренче килүендә ул яучы итеп җибәрүчеләрнең сәламнәрен тапшыра, хәл-әхвәл сораша, изге теләкләрен белдерә һәм килүнең максатын сан. ихлас сүзләр белән әйбәт- лгп кенә аңлата. Ул. мәсәлән, «кызыгызны сорарга килдем», дип әйтми, ә «әманәтегезне фәләннәргә тапшырмассызмы», дигән төслерәк итеп әйтә. Чынлап та Каргалыда буй җиткән кызларны кемгәдер тапшырылачак әманәт ител карыйлар иде. «Җиткән кыз ул — әманәт» яки «җиткән кыз ата йортында кунак нына», дип әйтә торганнар иде.
Хуҗалар, ягъни кызның әти-әнисе. сәлам өчен рәхмәтләрен белдереп, башкоданы яхшы гына чәйләп, озак кына сөйләшкәннән соң, «уйлашырбыз», дигән сүзне әйтеп һәм сәлам әйтергә кушып, озаталар. Башкода яңадан найчан киләсен билгеләп китә. Гадәттә күбрәк атна кич көнен (пәнҗешәмбе көнне) сайлыйлар.
Башкоданың икенче килүенә инде нызның әти-әнисе әйтер сүзләрен әзерләп торалар. Әгәр бирмәскә булсалар: «Кызыбыз яшь әле, быелга сабыр итәбез», дигән кебен сәбәп табып, җайлап нына башкоданы кире боралар. Инде бирергә булсалар, моны аңлатыр өчен, «ил йоласы» дип,
әдәп белән генә мәһәр турында суз ачалар. Үзләре тарафыннан күпме нәрсә салачакларын әйтәләр.
Башкода кайтып шуларны егет ягына җиткерә. Анда киңәшәләр, уйлашалар. Егет ягы мәһәргә күнсә, башкода өченче баруында «вәгъдә» алып кайта.
Кайчак егет ягы мәһәрне киметүне сорый. Яучы берничг< мәртәбә бара. (Мондый чакта авылда: Мәһәргә күнмәгәннәр >. дигән сүз дә тарала.) Ләкин шулай да мәһәр өчен генә зшне бозмыйлар, ничек тә килешәләр. Гомумән мәһәр турында сөйләшкәндә ат сатулашкан кебек сатулашмыйлар. Барысы да тыныч, тату эшләнә. Монда башкоданың да роле бик зур: димче буларак ул үзенең акыллы киңәше, тәмле сүзе белән һәр ике якны көйләргә, килештерергә тырыша.
Тагын шуны өстәп әйтергә кирәк: башкода йөрү дәверендә кызның ата-аналары егет ягын һәрьяклап тикшерәләр. Хәлле кешеләрме, бала-чагалары бик ишле түгелме
(чөнни кыз ишле семьяга беренче килен булып барс», аның естенэ эш-мэшэкать күп төшәчәк), кайната-кайнана буласы кешеләрнең холыклары ничек, башка якыннары ниндирәк кешеләр, — менә болар барысы да исәпкә алына. Иң меһиме: ипле һәм тепле кешеләр булсын. Менә шуннан чыгып, кайчагында ярлы гына егеткә яхшы тор-мышлы кешечең кызын биргән кебек, ярлы гына семьяның кызын хәлле йортка да алалар иде. Ягъни, «ару суны читкә түкмиләр».
Аңлатма- Мәһәр— кыз аталары ягыннан егет ягына Йөкләнә торган салым Аны «мәһәр салу» дип йөртәләр. Мәһәргә, туйны күтәрү өчен кирәк булган нәрсәләр белән бергә, кызның киләчәк тормышы өчен кирәкле әйберләр дә керә. Әйтик, кызга 4— > күлмәклек, ука белән әйләндергән бәрхет камзол, тун яки бишмәт, шәл (кышкы яки җәйге), бөркәнчек, шәльяулык, укалы калфак, читек-ката, түшәк, ястык, юрган, сандык; туй расходлары өчен 30—50 сум акча, ярты пот бал. бер кадак чәй. куш каз. күпмедер ит-май Билгеле, бу бик чама белән генә әйтелгән урта хәлле кешеләрнең мәһәре, моңа егетнең кыз куенына кергән чакта илтә торган бүлекләре керми.
Егет, кыз арасы
Ата-аналар киңәшеп, башнода җибәреп шундый зур эш башлаганда, егет белән ныз берни белми торалармы? Юн. алар үз тирәләрендәге хәрәнәтне сизәләр. Сизү генә түгел, егетнең, башнода җибәргәнче, теләге дә билгеле була. Аның ризалыгын алмыйча торып эшне башламыйлар. Кыз белән ата-ана арасында исә мондый ачык сөйләшү булмый. Кызга сиздерәләр, ләкин ризалыгын турыдан-туры сорамыйлар. Әгәр кыз дәшмәсә, шул риза санала. Инде риза түгел икән, ул янын җиңгәсе яки апасы аша әнисенә «бирмәсеннәр» дигән сүзне ишеттерә, һәм шушы бер сүз җитә: кызны көчләп бирмиләр.
Әмма егет белән кыз бер-бсрсен күреп беләләрме соң? Дөрес, ул ерак заманда егетләр белән нызларның ачынтан-ачык танышып, күрешеп йөрүләре булмаган. Ләкин бер авылда яшәгәч, алар бер-берсен күрмичә дә тормаганнар. Егетләр, кызлар кич утырганда, тәрәзәгә йөриләр, каз өмәләрендә яки тау уеннарында яиыннанрак күзәтәләр, кыскасы, яйләнәчәк егет белән чыгачак ныз иүпме-азмы бер-берсон күргән-белгән булалар.
Хәтта мондый хәл дә була: бер егетне читтән өйләндерергә уйлагач, башкода җибәрер алдыннан егет ат менеп, кырык чакрымдагы авылга төн эчендә барып, кыз-ны тәрәзәдән генә күзләп тә кайта.
Башкода нилөп, ике арада вәгъдәләшү булганын әйттек инде. Моны кызны ярәшеп кую диләр. Ярәшелгәннән соң кыз эти-әнисе күзенә, бигрәк тә атасына, күрснерга ояла. Мондый чакта аны берәр якыны үзенә нунакка алып китә. Кияү буласы егат, кызның немдэ кунанта утырганын белеп, төннәрен шул өйнең тәрәзәсенә барып йөри. Зур тыйнаклык белән ул буласы кәләшен нүзәтэ һәм үзе дә аңа күренә. Шуның белән ул үзенең кызны бик яратып, бик теләп өйләнергә йөрүен белдерә. Җае килсә, әкрен генә җырлап та бирә:
Карлыганнан кара күз генән.
Бөрлегәннән нурлы ЙӨЗ генән. Бөрлегәннән нурлы Йөзларенне Күреп туймый ике күз генам.
Кыз, үз нәүбәтендә, пәрдә төшереп начмаса да. тыйнаксыз булып күренмәс очен, егеткә игътибарын ачынтан-ачык белдермәскә тырыша. Ул нинди генә хәлдә дә үзенең кыз горурлыгын, кыз оялчанлыгын санлый. Дөресен әйтергә нирәк. заманында Каргалы кызлары арасында бу горур тыйнаклык, бу гыйффәтле оялчанлык бик көчле иде.
Әлбәттә, егетнең ейга, кыз янына, керүе турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әнә шулай күләгә төсле тәрәзәдән генә күренеп һәм ярәшелгән кызын ут яктысында гына күреп китә ул. Әгәр тәрәзәгә килмәсә — бу бик зур нгътибарсызлыктан, мокытлыктан санала.
Билге
Билге дип сүз куешканнан соң ныз ягыннан егетнең ата-анасына бирелә торган бүләккә әйтәләр. (Авылда: «Сүз куешканнар, билгегә баралар икән», дип сөйлиләр.^ Бу вәгъдә билгесен бирү ине якның туганлашып китүен күрсәтү һәм ныгыту өчен эшләнә. Билгене алырга башкода һәм теп кода (егетнең атасы) хатыннары белән парлап баралар. Билге бирнәсе итеп кодага күлмәк яки чиккән намазлык, кодагыйга яулык яки шәльяулык, башкодага тастымал, аның хатынына яулык куялар. Кияү ечен перчатка биреп җибәрәләр.
Билге алышканнан соң ике семья туйга чаклы гомумән йөрешмиләр, ашна-фәлән- гә чакырышмыйлар. Зчтән генә кардәшлек җылысын санлап, очрашканда үзләрен ярым рәсми рәвештә тоталар.
Яраш туе
Билге алганнан соң, егет ягы яраш туй үткәрүне сорый. Гадәттә яраш туй хәлле кешеләр арасында гына була. Бер сыйланып, бал эчеп, яңадан бер туганлыкны раслау ечен эшләнә.
Кыз ягы кайчак яраш туен үткәрергә теләр-теләмәс кенә ризалыгын бирә, чөнки «яраш туй — ярты туй» дигән сүз. Тагын бирнәләр бирергә кирәк, якын туганнар катнашы белән аш-су кузгатырга кирәк. — расходы, мәшәкате күп була. Ләкин бу сатулашып эшләнә торган эш түгел, егет ягы сорагач, туйны барыбер ясамыйча калмыйлар.
Яраш туена башкода хатыны белән, төп кода белән кодагый һәм аларның якын бер туганы ялгызы гына килә.
Аларга яраш туй бирнәләре итеп кода белән кодагыйга берәр күлмәклек, башкодага күлмәк, хатынына яулык, ялгыз кодага тастымал бирәләр. Кияүгә тапшырыр өчен куш күлмәк-ыштан, ике тастымал куялар һәм бу бирнәләрнең барысын да зур ашъяулыкка төреп биреп җибәрәләр.
Яраш туйны да кыз ягы, зур туй кебек итеп, янын агай-энеләре белән бергәләп күтәрә. Төп йортта, баллар әчетеп, зур мәҗлес үткәрелә, аннары агай-энесе кодалар-ны чиратлап ашка йөртәләр.
Инде ике гаилә арасында кодалашу дәвере үтте — билге дә бирелде, яраш туй да үткәрелде. Хәзер зур туйга әзерләнергә кирәк. Каргалыда зур туй берничә айдан, хәтта бер елдан соң була. Шул вакыт эчендә егет ягы мәһәргә кергән нәрсәләрне хәстәрли, ә кыз ягы кызның приданын төгәлләүне ашыктыра.
Кыз тирәсе
Кыз баланың приданын бик иртә әзерли башлыйлар. Ул заманда бөтен нәрсә диярлек һәр өйдә кулдан эшләнгән. Кызлар үз куллары белән йонын язганнар, җебен эрләгәннәр, киндерен сукканнар, агартканнар, манганнар, чиккәннәр, теккәннәр... Кызның бөтенлеге
барысыннан элек әнисенең һәм үзенең уңганлыгына, хәстәрлегенә бик нык бәйләнгән. Шуңа күрә кыз бала 14—15 яшеннән стан артына киндер сугарга утыра торган була.
Кыз тирәсе дигәнебез — әнә шул үзенең приданы өчен әзерләнгән әйберләре инде. Моңа түбәндәге нәрсәләр керә (сүз урта хәлле кешенең кызы турында бара): нунак өен бизәр өчен киң кылычта гарыслап суккан озын кашага, чүпләм сөлгеләр, көндәлек бит сөрткеч тастымаллар, аяк тастымаллары, түр өйне икегә бүләрлек зур чүпләм чаршау, тагын бер шакмаклап суккан кечерәк чаршау, зур сәкенең бер башыннан икенче башына җитәрлек көреле чүпләм һәм шакмаклап суккан ашъяулыклар, өй бизәр өчен тотыла торган чиккән ашъяулыклар, тагын көн дә җәяр өчен вак ашъяулыклар (40 тастымал, 30 ашъяулык белән киткән кызлар була иде), аннары кыз
урыны өчен чиккән япма, чиккән мендәр тышлары, киндердән түшәк-ястык сүрүләре (ястык тышы ситсадан яки сатиннан тегелә), шакмаклап суккан түшәк җәймәләре, кунаклар алдына сузып сала торган озын салфеткалар, читен каймалап суккан вак салфеткалар, аслап тегелгән, сатинга чиккән намазлыклар һәм бер ак киез белән үзләре суккан бизәкле йон палас. Болар өстенә сатып алынган ак яки җиз самовар белән поднос, җиз таз белән җиз комган һәм аш. чәй савыт-сабалары, шуларның барысы янына тагын яшел сандык. Ул замандагы тормышта сандык иң кирәкле йорт җиһазыннан санала иде. Кызның бөтен әзерләгән әйберләре шул сандыкка җыела бара, шул сандыкта саклана, һәм шул сандык кыз артыннан ияреп тә китә.
Ләкин кызның әзерләгән нәрсәләре болар белән генә бетми әле. Югарыда без «билге» һәм «яраш туй > вакытында кодаларга бирелгән, кияүгә җибәрелгән бүләкләрне күрдек инде. Ә зур туй вакытында күпме килен бирнәсе өләшенәчәк! Кияү егетләренә йон перчаткалар, оеклар, бияләйләр, әбиләргә күкрәкчәләр, су юлын күрсәтүче кызларга яулыклар, кулъяулыклар, хәтта җәймә ертучы малайга бирелә торган бияләйгә чаклы барысы да алдан исәпләнеп, әзерләнеп куела... «Киткән кыздан кисәү агачы да курка ", ди халык. Ягъни ул. бу кыз мине дә алып нитмәгәе, дип куркып тера имеш!
Әлбәттә, бу чаклы әйберне җитештерү-әзерләү гаять күп көч һәм вакыт сорый. Шуңа күрә җиткән кызны өй эшләреннән ничек тә бушатырга тырышалар. Ул. бичара. ныш буе җеп эрли, яз башыннан печәнгә чаклы станда ниндер суга, кунанка барган җирендә чигү чигә, озын кичләр утырып һаман ни дә булса бәйли, тегә... Әнә шулай әзерләнә китәсе кызның приданы.
Ярәшелгән кызның хәле тагы да катлаулырак. Зше-мәшәкате никадәр күп булса да, ул һаман килер әле» дигән өмет белән төн йокламыйча егетен көтә. Ике яшьнең йөрәкләре кузгалган, уйлары-куңелләре белән бер-берсенә омтылып кына торалар. Егет тә ныз тәрәзәсе төбенә барып бер әйләнмичә тыныч йоклый алмый. Кышны төи булса, егет әтәчләр кычкырганчы, туңып беткәнче тәрәзә төбендә «әйләнә». Бер-бөр- сенең шәүләләрен генә күреп налсалар да. алар шат. алар бәхетле.
Күрешү, сөйләшү мөмкин булмаса да. алар арасында элемтә җепләре сузыла. Егет вакыт-вакыт кызга күчтәнәч, бүләк китерә. Кыз да әзерләп куйган перчаткасын, чиккән кулъяулыгын, берәр төрле тәмле ашын (мәсәлән, чәкчәген) егеткә чыгара. Бу алыш-бирешне гадәттә кыз ягыннан берәр якын җиңгәсе яки сеңелесе башнара. Тәрәзә аша ымлашканнан соң, уңган җиңгәсе тиз генә чыгып, кызның бүләген тапшыра һәм егетнең найнар сәламе белән бергә хуш исле сабынын, конфет-перәннеклә- рен ала керә.
Әгәр никах туена вакыт ерак булса, кыз ягы егет йортына күчтәнәч җибәрә. Аны да якын туганнардан берәр хатын-кыз илтеп тапшыра. Егет ягы күчтәнәч китерүчене бик әйбәтләп сыйлап, алып килгән ашъяулыгына бүләкләр төреп озата.
Срок (вакыт билгеләү) туе
«Башланган эш — беткән эш», ди мәкаль. Инде ярәшелгән кыз белән егетне никахлап, зур туй ясап кушарга кирәк. Моның өчен егет ягыннан шул ук башкода, кыз ягына барып, срок туе үткәрүне сорый. Срок дигән сүз — зур туйның көнен билгеләү дигән сүз. Менә шушы көнне билгеләү өчен махсус очрашу үткәрелә.
Срок туена егет ягы вәгъдә иткән мәһәрен китерә һәм килешенгән акчасын тапшыра. Мәһәр тәмам әзер булмыйча торып, срок туе үткәрелми. Бу туйга егет ягын-нан ике-өч пар кунак катнаша. Төп кода зур аш-сый белән килә.
Шушы очрашу вакытында, әйткәнебезчә, зур туйның көне билгеләнә. Аннары ике яктан да зур туйга ничәшәр пар кода катнашуы турында сөйләшү була. Бу үзенә нүрә шантый мөһим мәсьәлә, чөнки ике яктан да туйга катнашучылар туйны күтәрешергә дә тиешләр.
Егет ягыннан туйга баручылар — «кодалар > дип. ә кыз ягыннан озата килүчеләр — «җиңгәләр дип атала. Әлбәттә, алар барысы да парлы-парлы була (кызны озатучылар: «Ңиңгәли бардык», дип сөйлиләр). Ике яктан да катнашучыларның саны тигез булырга тиеш.
Шулай итеп срок куела, ягъни зур туйның йене тэгаен билгеләнә. Хәзер инде ныз йортында кызу эш башлана. Хәер, кыз йортында гына түгел, туйны күтәрүче якын агай-эненең өйләрендә дә шул ук хәл: мичкә-мичкә бал куела, сарык-тәкәләр суела, казылыклар тутырыла. Туй күтәрү уен зш түгел. «Туй — ике атыңның берсен суй», диләр абзыйлар. Шулай булса да туйны бик яхшы әзерләнеп, теләп, көтеп каршы алалар. һәркемнең туе авыл эчендә зур вакыйга, шатлыклы бер бәйрәм булып санала.
Ястыкчылар
Срок туе үтү белән кыз өенә «ястыкчылар» җыелалар. Болар — китәсе кызның ахирәтләре һәм якын туганнарының кызлары. Алар кызга булышалар, кызның әйберләрен өлгертешәләр. Чаршавын, түшәк-ястыгын, мендәрләрен, нием-салымнарын әзерләп куялар, кияүгә дигән күлмәк-ыштаннарны, нода белән кодагыйга дигән күлмәкләрне тегәләр, өләшенәчәк бирнәләрне дә әзерләшәләр. Кыскасы, килен булачак кызны ястыкка илтеп җиткергәнче гел аның янында булып, аңа ярдәмләшеп торалар. Шуңа күрә аларны «ястыкчы кызлар» дип атыйлар да.
Чыбылдыкка һәм чәкчәккә чакыру
Туйга берничә генә көн калгач, кызлар белән яшь киленнәрне чыбылдыкка чакыралар. Бу — күмәкләшеп чыбылдык тегү. Олырак хатыннар чыбылдыкны кисәләр, яшь киленнәр һәм ястыкчы кызлар аны тегәләр.
Шул ук көнне кыз чәкчәге дә пешерелә. Ата-анасы тигез ике уңган кызга чәкчәк камырын басарга кушалар. Алар икесе берьюлы, бер үк вакытта йомыркаларны бер савытка сугып сыталар, икесе кашыкларын кара-наршы йөртеп кабарталар, аннары камырны икәүләп дүрт кулдан басалар. (Болай эшләтү булачак семьяга бердәмлек, татулык теләү өчен, имеш.)
Камыр әзер булгач, аны берничә кыз уа, берничә кыз кисә, ә бер-ике хатын казан янында пешереп тора. Пешкән чәкчәкне подноска баллап катыралар, өстен төрлө монпаси белән бизиләр.
Бу чәкчәк, башка туй ашлары белән бергә, ныз артыннан бара. Аны корбан иөн- не килен чәкчәге итеп табынга чыгаралар. Бу зур чәкчәктән башка тагын бер кечерәк чәкчәк тә ясап катыралар. Бусы килен төшкән көннең иртәсенде, ягъни әйбер чыккан көнне, беренче чәйгә, кыз балы белән бергә, кыз чәкчәге итеп куела.
Кайсыбер туйларда зур чәкчәкне җиләк кагына төреп илтәләр. Бу инде кызның уңганлыгын һәм әнисенең тырышлыгын күрсатә торган нәрсә һәм моны туй кунак-лары күрмичә, мактап үтмичә калмыйлар.
Катлама пешерү
Кыз ягында чәкчәккә җыелсалар, егет ягында «катлама» га җыелалар. Шулай ук җиткән кызлар, яшь киленнәрне чакырып, катлама пешерәләр. («Катлама» дигәннәре чәкчәк камыры кебек үк йомыркага баскан
камырны җәймә итеп җәйгәннән соң, тасма-тасма сырлап кисеп һәм урап, кызган майда пешерелгән нәрсә була.)
Бу катламаларны махсус тартмага салып, туй ашлары белән бергә кыз йортына илтәләр. Аннары төп кодагыйны (егет анасын) никах тыңларга килеп алалар. Ул кызны озата киләчәк һәрбер җиңгә башына берәр бөккән (ачы камырдан уртасына тәмле әйбер кыстырып пешерелгән ашамлык) өстенә катлама куеп алып бара. Никахтан соң кодагый кайтып китә.
Катламага килгән кызлар, эшләре бетәрәк, яшерен генә камыр ясап, шуның белән егет анасын, егетнең үзен һәм бер-берсен буяшалар. Янәсе, килен ягымлы булсын. Шулай итеп бер шау-гөр килеп, шаярып-уйнап апалар.
Аннары, беренче катламаларны казанга салган чакта, егет анасын биетәләр. Монысының да ырымы бар: катламалар уңышлы пешсен һәм килен дә уңган булып чыксын!
Чыбылдыкка, чәкчәккә, шулай ук катламага җыюлар барысы да туй тартиплз- ренэ кера. Болар зарури равешта үткәрелә торган туй низамнары.
Туйга әзерләнүнең мәшәкатен санап бетереп булмый. Күпме азык-төлек әзерләнә, күпме ашлар пешерелә. Шуның өстене кыз йортында кызны әзерләсәләр, егет йортында кияүне әзерлиләр. Акда да баштанаяк киендерәләр. Кода белән кодагый дз үзләренә яңа күлмәкләр, бишмәтләр, туннар тектерәләр. «Туй сылтавы белән тун беткән» ди мәкаль.
Кыз төшерү
Кияү керасе урынны аерым йортта, җай булса, ак келаттэ әзерләп куллар. Туй көнне шул урынга кызны бетен әйберләре белән нүчералар. Чыбылдык корылып, яшьләрнең урыны кабартылып куелган була. Менә шушы күчерүне Ныз төшерү» - дип әйтәләр.
Кызның туып-үскән өеннән, әти-өнисеннән аерылуы әнә шул «төшү«дан башлана. Ныз күңеле тулып елый, ястыкчы кызлар да елашалар. Алар кызны киендереп, кияү куенына керергә әзерлиләр. Шул чакта махсус җырлар җырлыйлар — моны борын «ныз чыңлавы» дип әйтә торганнар иде. Бер генә җырын китәрик:
Каргалыкай буе киртләч-кнртләч. Киртләчләре бетәр кар кнткәч. Ир балалар кайта хезмәт иткәч. Кыз балалар кайтмый бер киткәч.
Кияү егетләре
Кыз янында ястыкчылар булган шикелле, егет янында да кияү егетләре була. Алар кияүнең якын туганнарыннан, күбрәк, өйләнмәгән егетләр булалар. Алар туй киткәнче гел егет янында булып, аңа һәртөрле хезмәт күрсәтәләр, аннары кияүне кыз куенына озата баралар. Гомумән, туйда аларның күп ярдәмнәре тия. Кыз йортында кияү бүләкләрен күренешкә алар чыгаралар. Кияү йортында аш бирешеп, аш чыгарышып торалар. Щиңгә-кодаларны барып алалар һәм илтеп куялар. Мәҗлесләрне җыр- лап-биеп җанландыручылар да алар булалар.
Туй көне
Бу нөнне ике йорт та умарта күчедәй гүләп тора. Берсендә туйны каршы алырга якын кардәш-ыру, нинах мәҗлесенә чакырылган кунаклар җыела. Капка төбендә — бала-чагалар.
Иненче йортның ишек алдына туйга баручыларның чыңгыраулар тагып, парлап җиккән атлары тула. Атларын кыргычлап, ялтыратып, ялларын тарап, тәңкәле каеш сбруйлар бөлан җигәләр. Читән тарантасларның артларына салындырып палас җәяләр. кабартып мендәрләр салалар. Атлар башларын чайкаган саен, кыңгырау тавышлары чыңлап куя. Капка төбенә бала-чагалар, күрше-тирә җыела.
Менә кучерда утыручы егетләр атларын ишен төбенә
китерәләр. Беренче атка башкода хатыны белән, икенче атка төп кода ялгызы менеп утыра. Башка кодалар, туганлык якынлыгына һәм яшьләренә карап, калган атларга утырышалар.
Туй кузгала. Атлар, напкадан чыгу белән, бик кызу чаптырып китәләр, авыл өстен кыңгырау тавышлары яңгыратып җибәрә. Иң арттан ялгыз ат җиккән аш арбасы чаба (безнең авылда соңга калып йөргән кешене < аш арбасы» дип көлеп әйтү дә бар).
1 Ләкин бу сүзнең асыл мәгънәсе бу очракта, минемчә, «бетүгә» түгел, ә «булдыруга» кайтып кзлл. Ягъни «тун бетертү». «йорт бетертү» —ул яңа-яхшы кием тектерү тәм яна «и ялг.’рту ДИГӘН суз булырга тиеш.
-'Кыз төшерү — ки леп төшерү түгел әле Килен төшерү дип кызны кияү уз
Капка, пойма буйларына туйны нарап калыр өчен хатын-кызлар, бала-чагалар йегерешеп киләләр. Юлда очраган агайлар сәлам биреп, Хәерле сәгатьтә!- дип кала-лар. Әнә шулай, бөтен халыкны аякка бастырып, бөтен авылны шаулатып туй китә.
Туй китнәндә, озатучылардан бер карт азан әйтеп кала. Аннары барысы да өйгә кереп чәй эчәләр дә үзләренә таралышалар. Кайбер хатыннар гына кодагый (егетнең әнисе) янында налып, аңа киенергә, әзерләнергә булышалар: тиздән аны никах тыңларга килеп алачаклар.
Шулай ук кияү дә, үзенең кияү егетләре белән, «никах укылды» дигән хәбәрне көтеп, өендә утыра. Кайчагында кияү туй белән бергә үк тә китә, ләкин, кагыйдә буларак, ул никах укылганнан соң гына барырга тиеш. Алар өчен иркен тарантаска бик чибәрләп җигелгән, ныңгыраулы тройна ишек төбендә әзер булып тора. Кияү егетләре кияүне урталарына утыртып алып китәләр.
Кыз йортында иң элек капка төбендәге бала-чагалар: «Туй килә... Туй килә!» дип шаулаша башлыйлар. Шул арада, инде берсе артыннан берсе выжлатып, пар атлар капкадан килеп тә керәләр. Атлар баскыч төбенә килеп туктый торалар, кода-кодагыйлар арбадан тешә баралар, кучерда утыручылар ишек алдын уратып, атларын кире алып китә торалар.
Кызның якыннарыннан: ирләр — кодаларны, хатыннар — кодачаларны: «Хуш килдегез, рәхим итегез!» дип. каршы алалар. Ишекләрне киң ачып, иң алдан төп коданы, аннан башкоданы үткәрәләр, алар артыннан, дәрәҗәләренә карап, калганнарын өйгә алып керәләр. Ирләрне ирләр ягына, хатыннарны — хатыннар ягына кертәләр. Ирләр хатыннар белән бергә утырмыйлар.
Кунаклар урнашып беткәч, никах уку башлана. Никахны укыр алдыннан, хәзрәт, кыздан ризалык сорар өчен, ике шаһит җибәрә. Алар кыз утырган җиргә барып, үзенә күренмичә генә, кычкырып: «Ризамы?» — дип сорыйлар. Кыз үз теле белән «риза» сүзен ишеттерә. Шаһитлар хәзрәт янына кайтып, кызның ризалыгын «әшһә- де» дигән гарәп сүзе белән әйтергә тиешләр. (Кайчагында гарәпчә әйтә белмәгән шаһитлар көлке хәлгә дә калгалыйлар. Мәсәлән, бер шаһит «әшһәде» диясе урынга «дәшмәде, хәзрәт!» дип әйтеп ташлаган.)
Шаһитлар аркылы кызның ризалыгын алгач, хәзрәт әүвәл егет атасыннан: «Фәлән агай, улыгыз Фәләнгә, Фәлән агайның Фәлән исемле кызын хәләл җефетлеккә алдыгызмы?» — дип сорый. Егет атасы: «Алдым, хәзрәт», — дип җавап бирә. Аннары шул ук сорауны кыз атасына: «Бирдегезме?» — дип кабатлый. Кызның атасы да: «Бирдем, хәзрәт», — дип җавап кайтара. Шуннан соң гына никах укыла.
Әгәр кызның яки егетнең әтисе булмаса, «алдым-бирдемга» ата урынына якын ага тиешле бер өлкән кеше утыра. Моны «алдым-бирдем»гә утыру диләр.
Никах укылу белән, махсус куелган кеше ат чаптырып барып, кияүгә хәбәр итә. Хәбәрне алгач та. кияү һәм кияү егетләре әзер җигүле тройкага утырып, кыз йортына китәләр. Алар кыз урнашкан өй яки келәт алдына килеп
туктыйлар. Алдан бер кияү егете, аның артыннан нияү һәм башкалар тарантастан яшьләрчә җиңел генә сикерешеп төшәләр. Кияүнең кулында төрле бүләкләр салган кечкенә сандыгы була.
Аларны кызның якыннарыннан егетләр, яшь ирләр каршы ала. Кияү һәм кияү егетләре, шул төшкән тәртиптә кулга-кул тотынышып, ак келәткә керәләр. Анда кияү өчен баллар белән өстәл әзерләнгән була. Җитезрәк кияү шул арада чыбылдык эченә нереп, нәләше белән күрешеп тә чыга. Аннары өстәл тирәсенә утырышалар. Ләкин кияү бер тамчы да эчми. Кияүнең эчүе зур гаептән санала, чөнки изге эшне эчеп башларга ярамый.
Кыз урыны чаршау белән бүленеп куелган. Чаршау эчендәге яшьләр өчен әзерләнгән ятар урынга чыбылдык норылган. Кыз менә шул чыбылдык эчендә утырып тора.
Кияү егетләре бераз ашап-эчкәннән соң, кияүгә изге теләкләр теләп, чыгып китәләр. Кияү ялгыз гына кала. Табын караучы хатын да кияү белән кызга гына чәй әзерләп һәм саубуллашып чыгып нитә. Кыз кияве янына чыга.
Бу вакытта ястыкчы кызлар, кияү атларына утырып, авылны әйләнәләр.
Нунан еендэ никах мәҗлесе дәвам итә. Бу мәҗлес, билгеле, эчкесез генә үтә. Теп йортның ашларын ашаганнан соң. туй белән килгән кода ашларын ■ чыгаралар. Бу ашларны зур подносларга өеп, күрекле итеп әүвәл олы табынга куялар. Олы табын нирәк кадәр генә алып кала да, башкасын поднослары белән кире кайтара. Шул ук килош ашларны хатыннар табынына кертәләр, аннары кечерәк табыннарга бүлеп* бүлеп бирәләр. Кода ашын берәү да авыз итмичә калмаска тиеш. Бу ашларны авыз иткәндә, һәркем яшьләргә бәхетле тормыш, тигез гомер тели.
Нинах мәҗлесеннән соң, кода-кодачаларны кыз ягыннан туй күтәрүчеләрнең бер- инесе үзләренә кунакка алып китә. Ирләр бер йортка, хатыннар икенче йортка баралар. Бу мәҗлесләр инде эчке белән, җырлашып, күңел ачып утырулар белән уза. Шулай итеп, кодалар ине-өч квн буена кызны озата барачак җиңгәләрдә кунак бу-лып йөриләр. Кодаларга кияү егетләре дә кушылалар. Ләкин алар һәр көнне иртәнге чәйгә кияү янына җыелалар.
Бу туй мәҗлесләрендә хуҗалар, хуҗаның якыннары аягүрә басып, мактау җырлары җырлап, кодаларны сыйлыйлар. Олылар алдында такмаклап җырлауны килештермәгәннәр, күбрәк озын көйләргә җырлаганнар:
Синең генә. кода, атларың,
Алдан җибәр җирән чаптарын.
Бәхетең бар. кода, дәүләтең бар.
Рахәт кенә яшәр чакларың.
Кызыл гына төлке кырлар күрке.
Камчат та гына бүрек ир күрке. Камчат та гына бүрек ирләр күрке — Сез кодакайлар түр күрке.
Каргалыкай буе түтәл-түтәл.
Түтәленнән былбыл кош үтәр. Бу дөньялар бездән үтәр китәр, Тату яшәүләргә ни җитәр.
Ахырдан кушымтасын җырлап куялар:
Атлый-йөгерә килә күк юрга.
Хәерле гомер бирсен куп елга. Атлап барыйк үрне менгәнче. Ташлашмаек гүргә кергәнче.
Гомумән, бу мәҗлесләрдә бик матур нөйләр (мәсәлән, башкорттан копгән «Ялан- яркәй”. «Снбай», «Ашназар >, шулай ук Каргалының үзәндә чыккан «Шәйсолтан» нөйләре) һәм бик мәгьнәле җырлар җырлана. Җырлашудан башка нара-наршы тап- ныр. җор сүзләр әйтешүләр була.
Кыскасы, мәҗлесләр гаять җанлы, күңелле уза.
Коймак чыгару
Беренче ничтән соң, иртән иртүк кияү белән кызны мунча кертәләр. Мунча махсус алар өчен ботон шартын җиткереп, бик чиста итеп әзерләнгән була. Кияү белән ныз керәсе мунчаны бик санлыйлар. Бу эштә, ягьни яшьләргә һәртөрле хезмәт күрсәтү эшендә, нызның иң якыннарыннан тәҗрибәле бор хатын йөри. Кияү берөнчв кичнең урынына, беренче мунчага бүләкләр сала — болар барысы да шул хатынга тия.
Мунчадан соң кияү белән ныз үзләре генә ашап-зчеп алалар. Бераздан алар янына нияү егетләре киләләр. Яңадан чәй әзерләнә. Менә шул чәй табынына төп йорт-ның килене булса — килене песиеннән, икенче җиткән кызлары булса — шул кыз
1 Әлеге арбада килгән ашлар: дүрт күмәч, нке төче күмәч, катламалар, ике каз. илчылмкляп ..шык билдәмәсе.
исеменнән коймак белән бер чирек бап чыгарып куялар. Нияү һәм кияү егетләре коймакны капкалагач, бүләк итеп нвмеш тәңкәләр салалар.
Беренче коймактан соң, ястыкчы кызларның коймаклары чыга башлый, һәр кызның исемен атап, бу Фәләннән дип куялар. Аларга да көмеш тәңкәләр салалар. Шуның өстенә әле ястыкчы кызларга кияү, кәләш куенына нергәндә, сабын, исле май, көзге кебек бүләкләр дә өләшә.
Коймак чыгару икенче көнне дә кабатлана, чөнки барлык кызлар да коймакларын беренче көндә генә чыгарып бетерә алмыйлар.
Күренеш
Туйның шул ук иненчө көнендә нияүне кызның әти-өниое һәм башка янын туганнары белән күрештерәләр. Моңа бик тантаналы төс бирелә.
Түр өйдә кызның әти-әнисе һәм якыннары - күренешкә утыралар*. Кияү егетләрен ияртеп кияү керә. Ул бабасы һәм әбисе белән, кулларын үбеп, күрешә. Аларга беренче тапкыр атакай , һәм "анакай » дип дәшә. Аннары кызның калган туганнары белән күрешеп чыга. Шуннан соң кияү егетләре поднос белән һәркемгә аерым-аерым күренеш бүләкләре чыгаралар. Кызның әти-әнисе, бүләкне алган чакта, үзләреннән, яшьләргә атап. сыер, сарык, тана небек аяклы мал вәгьдә итәләр. Башкалар шунда ук бүләк өстенә акча салалар. Аннары картлар нияү белән кызга тату, бәхотлв тормыш, тигез гомер, иминлек-саулык теләп дога нылалар.
Күренештән соң кияү яңадан кыз янына кайта. Кияү егетләре башка кодаларга ияреп ашка йөриләр. Кияү мәҗлесләргә йөрми, кыз янында гына сыйланып ята.
Кыз ягыннан туйны иүтәрешүчеләргә кунак булып йөрү, ниһаять, тәмамлана. Кодалар һәм кодачалар төп йортка кайталар. Монда соңгы мәҗлес үтнәрелә. Бу мәҗ-лес мул сый-хөрмәт һәм эчке белән бик җанлы уза. Кодалар күбрәк аерылышу җырларын җырлыйлар. Мәҗлес барышында башкода, мәсәлән, мондый җыр җырлап, кузгалыр сәгать җиткәнен белдерә:
Кикрикүк әтәч — күк әтәч Кычкырыр да вакыт житте инде. Ашадык-эчтек. сәрхүш булдык. Китәр вакытлар да житте инде.
Шуннан башкода кыз атасына мөрәҗәгать итеп: «Фәлән кода, фатихаңны бир, җибәрәсе кешеләреңне әзерлә*, ди. Кыз атасы кемнәрне җиңгә итеп җибәрәчәген, аларның әзер булуларын әйтеп бирә. Башкода: «Кабул итәбез, рәхим итсеннәр!» ди.
Шушы сөйләшүдән соң, нызмача кодалар, җырлаша-җырлаша. шау-гөр килеп, нитәргә кузгалалар. Бу вакытта аларның кыңгыраулы пар атлары ишек төбенә килеп тунтаган була.
Ниһаять, кызны кияү йортына озатуның соңгы әзерлекләре башлана. Кыз янына озата баручы җиңгәләр җыела, алар, берсеннән-берсе белдеклерәк булып, кызга төрле киңәшләрен бирәләр, үгетләрен әйтәләр.
Кызның әти-әнисе белән саубуллашуы
Бераздан нияү яткан урынга ата-ана кереп, кызлары белән саубуллашалар. Хәер- догаларын. изге теләкләрен әйтәләр. Кыз әтисе белән әнисенең кулларын үбеп сау-буллаша. Барысы да елашалар.
Ата-ана саубуллашып чыгып киткәч тә, хатыннар кызның урынын җыеп төйниләр. нияү егетләре чыбылдыкны чишеп алалар. (Кияү йортына баргач, бу чыбылдыкны җиңгәләр яңадан корып куялар.)
Башкодадан кузгалырга әмер булгач, кодалар тезелеп торган атларга утырышалар.
Кызны чыгаруда аерым тәртип саклана: алдан кияү кызны җитәкләп чыгара, алар артыннан җиңгәләр тотынышып чыгалар. Келәт ишеге төбенә китергән тройкага кызны күтәреп утырталар, аның янына кияве утыра, кучерга кияү егетләре менәләр.
Ниһаять, кыңгырау тавышлары белән авылны яңгыратып, туй кузгала. Алдан башкода, аның артыннан тепкода. аларга калганнары иярәләр. Кияү атлары арттан бара. Иң артта — кыз әйберләрен твягэн арба.
Туй китте, азан әйтелде... Озатучылар өйгә кереп ашый-зчәләр дә хуҗаларга җылы, юату сүзләрен әйтеп таралышалар.
Килен төшерү
Туй шау-rep ни леп кияү йортына барып керә. Кияү егетләренең берәрсе шулчак- та мылтыктан атып җибәрә. Кияү атларын ишен төбенә китереп туктаталар. Киез җәйгән җиргә киленне бертуган агасы яки кияве күтәреп төшерә. Кызның бите шәл белән капланган, тик күзләре генә ачык калдырылган була.
Киленне тарантастан төшерүгә, найнана алдан әзерләп куйган баллы суны аның естенә бөркә. Моны «ширбәт сибү» диләр, һәм аның үз ырымы бар: килен ширбәт кебен һәркемгә ягымлы, сөйкемле булсын!
Шул ук вакытта кияү арбасыннан мичәүдәге атны тугарып, килен алдыннан үткәрәләр. Килен ат колагына сөлге зла. Бу сөлге өчен кияү егетләре тартышалар, кем җиңсә, сөлге шуңар була.
Шуннан соң кияү киленне җитәкләп алдан, алар артыннан җитәкләшкән җиңгәләр өйгә керәләр. Башта киленне казан янында туктаталар. Анда кияүнең сеңеллә-реннән ике кыз киленне баллы май белән каршы алалар. Иң элек кияү катлама кисәге белән баллы майны эләктереп, бер үзе каба, бер кәләшенә каптыра. Алардан соң шунда булган кияү егетләре, җиңгәләр майны кабалар.
Бу йоланы да үтәгәч, киленне казан яныннан махсус билгеләнгән урынга озаталар. Анда җиңгали килгән хатыннар чыбылдыкны корып, киленнең урын-җирен җәеп куялар. Кияү егетләре кызның сандыгын һәм башка әйберләрен кертәләр.
Килен төште. Кодаларның урыннары алмашынды. Инде кызны җиңгәли озата килгән кодалар түргә менделәр. Кияү йортында беренче зур мәҗлес. Хуҗалар, аягүрә торып, җиңгәләрне җырлый-җырлый сыйлыйлар. Шундый ук мактау җырлары, уен- көлке. тапныр-җор сүзләр.
Бу мәҗлестән соң, кияү ягыннан туй күтәрүчеләр җиңгәләрне үзләренә кунакка йөртәләр.
Киленнең беренче иртәсе
Яшьләрне, бик иртә, кеше аягы кузгалганчы, мунча нертеп, чәй эчерәләр. Бу эшне кияү ягыннан бик ышанычлы берәр хатын үти.
Бу иртәдә кыз кияү куенына кергәндә кигән киемнәрен
яшь килен киеменә алыштыра. Башына чөеп яулык бәйли, аның өстеннән бөркәнчек, бөркәнчек өстеннән шәл ябына, биленә альяпкыч бәйли. Бераздан килен төшкән җиргә егетнең әнисе, ягьни найнана килә. Яшь килен аның белән чөгенеп. кулын үбеп күрешә. Бу — аларның беренче күрешүләре, кияү дә шунда була. Найнана изге теләкләрен әйткәннән соң, яшьләрнең урыннарын котлап, урын естенә борынгы тәңкәләр сала. Аннары киленне ияртеп, аш өенә алып нитә.
Ниленгә. беренче эш итеп, токмач басарга кушалар. Беренче җәймәне ир баладан ерттыралар. Килен балага бүләк итеп бияләй яки перчатка бирә.
Бу иртәдә яшь килен янында гел кыз-кыркын булып тора. Алар килөнгә гаять ягымлылык күрсәтеп, һәр эшендә булышырга, һәр теләген үтәргә әзер торалар. Җыйнаулашып. киленгә «су юлы» күрсәтергә баралар. Килөн аларның барысына да бүләк
Әйбер чыгару
Шул ук көнне кияү йортына ике яктан да туйга катнашучы кодалар һам җиңгә- лар җыелалар. (Җиңгәләрне кияү белан кияү егетләре туй атларында барып алалар.) Җыелудан максат — кыз артыннан килгән әйберләрне (приданны) карау, шуңа күра бу көнне < әйбер чыккан көн» дип йөртәләр.
Җиңгә хатыннар килү белән, кыз әйберләрен чыгара башлыйлар. Чаршавын коралар, сөлгеләрен озын бауга эләләр, ашъяулыкларын өстәлгә кат-кат җәяләр, чиккән намазлыкларын, озын салфеткаларын һәм бүтән барлык сункан-чикнән әйберләрен бер урынга өеп куялар. Кыскасы, киленнең үзе белан алып килгән бөтен нәрсәсе шунда матур, бай булып күренергә тиеш. Шуңа күра аның самовар, поднос, савыт- саба. таз-номган кебек җиһаз әйберләрен дә чыгарып куялар.
Җыелган туганнар һәм башка кунаклар бу әйберләрне бик дикъкать белән күздән кичерәләр. Чөнки яшь ниленнең төзеклеге, хәстәрлеге шул чакта күренә. Шуңа чанлы кыз әйберләре сср булып саклана, алдан бу хакта шауламыйлар.
Әйберләрне караганнан соң. < килен чәе» әзерлиләр. Бу чәйгә җиңгәләр үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрен куялар. Кызның кечерәк чәкчәген дә шушы чәйгә чыгаралар. (Зур чәкчәге «Корбан көн ашы» дип аталган соңгы мәҗлестә чыгарыла.)
Көннең калган вакытын җиңгә-кодалар кияү ягына чиратлап кунакка йөриләр, һәр өйдә бал эчеп, җырлашып, күңел ачып утыралар. Биредә шуны әйтеп нитәргә кирәк: Каргалыда туй мәҗлесләренә аракы чыгарылмый иде. Аракы булса да, аны яшьрәк кешеләргә, күрсәтмичә генә, чамалап эчерәләр. Өлнәннәр исә бары бал гына эчәләр, ә колмаклап куйган бал әчкелтем-татлы һәм бик үткер була. Гомумән, Каргалы туйларында бервакытта да аяктан егылганчы эчү юк, шуңа күрә ызгышу, сугышу кебек ямьсез күренешләр һич булмый иде.
Кияү йортында икенче иртә—корбан кен
Бу көнне кияү йортында үткәрелә торган мәҗлес «Корбан ашы» дип йөртелә. Ни өчен «Корбан ашы>? Әйтүе читен, чөнки корбан-мазар чалуның булганы билгеле түгел.
«Корбан көн» мәҗлесе бик зур була, аңа туйга катнашкан һәм катнашмаган барлык кардәш-ыру, күрше-күлән чакырыла. Муллалар да чакырыла, шул сәбәпле, мәҗлес бернинди эчкесез, рәсми төстә, тантаналы итеп үткәрелә.
Шушы мәҗлестә кыз ягыннан килгән ашларны һәм бирнәләрне чыгаралар. Ашлар шул көнне генә кыз өеннән махсус арбада китерелә.
Башта төп хуҗаның ашларын ашаталар, аннары подносларга өеп кыз ашларын чыгаралар (тураган инмән, ит, каз, казылыклар), һәрбер кунак кирәгенчә алып кап-каннан соң, подносларны нире кайтаралар. Башка табыннарга бирәләр.
Иң ахырдан зур подноска өеп, катырып эшләнгән «Кыз
чәкчәге» чыга (< Килен чәкчәге» дип тә әйтәләр), һәркем, чәкчәкне авыз иткәннән соң, акча сала, тин кайбер карчыклар гына: «Бездән фатиха», дип куялар.
Шул рәвешчә ашларны авыз иттергәч, кызның бирнәләрен чыгара башлыйлар. Бирнәләрне дә подноска өеп. кемгә нәрсә икәнен әйтеп чыгаралар. Теп кода белән кодагыйга (кияүнең әтисе белән әнисенә) дигән бирнәләр аерым подноста була.
Бирнәләргә нәрсәләр керә? Кайнатага, мәсәлән, пар күлмән-ыштан, нзмазлык, тастымал... Кайнанага — ука изүле күлмәк, шәльяулык, күкрәкчә. Башкодага — үзенә һәм хатынына — берәр күлмәк. Кияүнең башка туганнарына, якынлык дәрәҗәсенә карап, я күлмәк, я намазлык, я яулык бирәләр. Сеңелләре булса, аларны да бирнәсез калдырмыйлар.
Кияүнең үзенә исә аерым чиккән букча белән дүрт күлмәк, ике ыштан, пар тастымал, намазлык, перчатка һәм алка-йөзек куялар.
Бирнәгә каршы ата-ана мал әйтә, башкалар акча салалар. Күрсәтелгән бирнәләрне кодаларга шунда ук биреп тә җибәрәләр.
■‘Корбан ашы» әнә шулай уза. Бу мәҗлестән соң, кыз ягыннан җиңгәли килгән кодаларны, кияү ягыннан чакырырга өлгермәгән кешеләр булса, шулар үзләренә
нунакна алып китәләр. Чакырырга тившло кешеләрнең барысында да булып чыккач, кунаклар барысы да теп йортка кайталар. Анда, кубесекчә твнла белән, иң соңгы эчне мәҗлесе була. Соңгы сыйлашулар, соңгы җырлашулар... Ә ишек тебенда инде пар атлар җиңгәләрне өйләренә илтеп куярга көтеп торалар.
Шуның белән рәсми туй тәмамлана. Ләкин туйның койрыгы һаман дәвам итә әле.
Килен мунчасы
Туй кайтып киткәч, икенче көнне, кияү ягыннан туйны күтәрүчеләрнең барысын да парлап-парлап килен мунчасына чакыралар. Шулай ук туйда катнашмаган якын нарт-корыларны да килен мунчасыннан калдырмыйлар.
Безнең татарларда мунчага чакыру, гомумән, зур сыйдан санала. Бу очракта исә мунчага чакыру яшь киленнең кияве туганнарына хөрмәтен һәм туй күтәрешкән өчен рәхмәтен белдерү йөзеннән эшләнә.
Шәл салдыру
Бераз вакыттан соң. кияү үзенең егет дусларын, яшь кәләше белән таныштырыр өчен, кунакка чакыра. Менә шушы мәҗлесне «Шәл салдыру туе» дип атыйлар. Ни өчен «Шәл салдыру»?.. Хикмәт шунда: яшь килен кияү йортында күпмедер вакыт бөркәнчек өстеннән шәл ябынып йөри. Кунанка килгән егетләр килен әйләнәсендә күмәкләшеп бииләр һәм шул чакта киленнең башыннан шәлен таяк белән эләктереп алалар. Килен үзе егетләр биегән чакта уртада чөгенган килеш басып тора.
Шушы туйда кияү дә үзенең егет чагы белән саубуллаша.
Кода төшерү
Укучы күргәндер инде: кызның әти-әнисе кияү йортына зур туй белән бергә кил* ми. Алар, нызлары белән саубуллашып, үз өйләрендә калалар.
Инде туйлар үтеп, нияү ягы бераз хәл алгач, кызның әти-әнисен чакыралар. Менә шушы — «Кода төшерү» була.
Беренче килүендә кода-кодагый, туйдагы шикелле үк. ашлар белән киләләр. Кода янына мөхтәрәм олкән кешеләрне кунанка дәшәләр. Мәҗлес үткәрелә, кода ашы чыгарыла. Аннары коданы ашка йөртәләр. Гадәттә, бу мәҗлесләр ике көн дәвам итә.
Туйның койрыгы да бетте дияргә ярый. Тик кайбер аңлатмалар гына бирәсе калды.
Кыз килен булып төшкәч, сез «чөгенү» дигән сүз очрата башладыгыз. Нәрсә соң ул чөгенү? Бу — русча әйтсәк, реверанс, ягьни тез чүгеп күрешү була. (Күрешкән чакта уң аякны алгарак атлап, сул аякны аз гына артка калдырып, чегенеп алалар )
Каргалыда киленнәр буын-буыннаи кияү ягы белән чегенеп күрешәләр. Аларның болай күрешүләре үз кызлары үсеп җиткәнчегә кадәр бара.
Чөгенүнең билгеле бер тәртипләре бар: мәсәлән, килен кеше киявенең берәр кардәшенә кунанка барса, бусагадан кергәндә, өч тапкыр чегенеп ала. Берсе —
кергәч тә, өй нигезенә, икенчесе — бер атлап, хуҗалар хөрмәтенә, өченчесе — тагын атлап, түрдәге картлар хөрмәтенә чөгенә.
Кеше белән исәнләшкәндә, бер генә чегенеп ала. Кул бирү юк.
Килен йөргән җирендә олы ирләр яки карчыклар очратса, аларга да хөрмәт йөзеннән чегенеп уза. Моның кадерен бик беләләр, ирләр: «Рәхмәт, килен, исән бул!», нарчыклар исә: «Рәхмәт, нилен, үзең дә олы кеше бул!» дип налалар.
Каргалыда туйлар әнә шулай уза иде. Бер нөе тыныч, кызыксыз гына аккан авыл тормышын ул туйлар җанландырып җибәрә, бәйрәм төсен кертә һәм кешеләр хәтерендә озак вакытлар сөйләнә торган бер якты, матур истәлек булып кала иде. Мин үзем дә яшь чагымда андый туйларны шактый күп нүрдем. Хәзер инде бу рәвешчә туй итүләр күптән бетте, ләкин, халыкның бик борыннан килгән зур бер йоласы булганга күрә, мин аны. белгәнем кадәренчә, тулы, дөрес итеп язып калдыруны кирәк