ГАБДЕЛРӘҮФ НИЯЗБАЕВ
(188 1—1 920)
Рәсеменә игътибар итегез! Калын кашлар, очлары тырпаеп-күтәрелеп киткән куе. кара
мыек, кискен, хәтта артык кырыс караучан күзләр... Эчке бер сизенү белән әйтергә мөмкин:
тормышта ул үтә тәвәккәл һәм принципиаль кешеләрдән исәпләнгәндер. Бу кеше — күренекле
жәмәгать эшлеклесе һәм драматург Габделрәүф Ниязбаев. Төрле сәбәпләр аркасында, аның
исеме озак вакытлар онытылып торды.
Габделрәүф Ниязбаев Оренбург өл-
кәсенең Сәет бистәсендә (Оренбург Кар- галысы) Хәкимбай Ниязбаев исемле крестьян
гаиләсендә 1881 елның 3 декабрендә туа. Авыл мәктәбендә берничә ел укыганнан соң,
Казанга килеп, «Татарская учительская школа»га керә. Г. Ниязбаевның, бу мәктәпнең
алдынгы укучылары белән бергә, революцион хәрәкәткә катнашуы билгеле. Ул күре некле
большевик Хөсәен Ямашев белән якын мөнәсәбәттә була *.
Беренче рус революциясе бастырылганнан сон, Г. Ниязбаев Урта Азиядә укытучылык
итә. Ә Бөек Октябрь социалистик революциясе жиңгәч, мәгариф органнарына эшкә күчә,
байтак вакытлар Башкортстан мәгариф комис-
сариатында укыту эшләре буенча инспектор
б улып эшли.
Шул ук вакытта Ниязбаев әдәби
ижат эше белән дә шөгыльләнә. Аның
«Беренче таң», «Борадәран Галнмовлар» («Көчле вә көчсезләр»), «Кызыл пстигъбаль өчен
көрәш», «Гөлбостан» һәм «Кара көннәр» исемле драмалар язуы мәгълүм. «Кызыл истнгъбаль
өчен көрәш» драмасы 1919—1920 елларда артистка Анненкова-Беряар тарафыннан русчага
да тәржемә ителә.
Г. Ниязбаевның «Борадәран Галнмовлар» исемле дүрт пәрдәле драмасы сәхнәгә
беренче кат 1918 елның маенда «Кариев идарәсендәге татар театры» тарафыннан куела г.
«Кояш» газетасы спектакльдә жырчы һәм биючеләр тарафыннан авыл жырла- ры һәм
биюләре башкарылачагы турында яза. Бу — «Борадәран Галимовлар» драмасында музыкаль
номерлар байтак булган дигән сүз. Хәбәр өлкән буын артистларының истәлекләре белән дә
раслана.
Бездә Г. Ниязбаевның «Беренче таң» исемле драмасының кулдан күчерелгән нөс хәсе
бар. Тышлыгына «Уральск шәһәренең гублнты тарафыннан 1924 елның 9 маенда сәхнәгә
куярга рөхсәт бирелде», дигән печать сугылган.
«Беренче таң» драмасы 1905—1907 еллар хәрәкәтендә актив катнашкан татар ре-
волюционерлары тормышына багышланган. Драмада революционер Гарнф Алмаев исеме
белән Г. Коләхмегов образы сурәтләнә дип әйтергә була. Хикмәт Гариф белән
Тэныклыкнын русча тексты
ОРЕНБУРГСКОЕ ОБЩЕСТВО 0 ө в а П0ПЕЧЕН1Я ОБЪ УЧАЩИХСЯ МУСУЛЬМАНАХЪ
Г. Коләхметов биографияләрендә охшаш моментлар булуда гына да түгел. Гарифның бик күп
сыйфатлары (үткен фикере, революцион рухы, пафосы, якты киләчәккә зур ышанычы) Г.
Коләхметовны нык хәтерләтә, Г. Коләхметов характерына туры килә. Үзенең темасы, социаль
тирәнлеге, геронк пафосы белән «Беренче таң» драмасы рево люциянең беренче елларында
язылган әсәрләрнең яхшыларыннан санала. Бу пьесасы белән Г Ниязбаев татар совет
драматургиясенә революцион романтика пафосын алып килде. Композицион яктан йомшаграк
эшләнүенә, кайбер образларының схематиграк булуына карамастан, бу пьеса революцион
театр репертуарында зур роль уйнады, тамашачылар тарафыннан яратылып каралды.
Ниязбаевның бу әсәренә бәя биреп, шагыйрь Мирзанов болай дигән иде:
«Беренче таң» пьесасы Рәүф иптәш Ниязбаевның иң матур, иң нәфис вә иң көчле
әсәрләргә дә мөхәррирнең көчле бер талантка малнк икәне ялтырап ята. Шулай ук
мөхәррирнең һәр әсәрендә тормышның якты һәм ямьсез, караңгы якларын күрәсең, һәр
әсәрендә музыка, жыр. нәфәсәт. шигъри моназараларда, шуның белән бәрабәр хәятнын
коточкыч упкыннарын вәкәһкәһә ватык арган тавышларын ишетәсең дә. мөхәррир хыял күгенең
бер ягын та ал. кызыл нур бәйләме уйнаганда, икенче ягында күк күкрәп яшен яшьнәгәнен
күрәсең...».
1 нче Армиянең сәяси бүлегенә Г. Ниязбаев тарафыннан бирелгән йөкләмәгә караганда.
автор беренче рус революциясе темасына «Кызыл истигъбаль өчен көрәш» исемле биш
пәрдәлек һәм эшчеләр тормышыннан «Кара көннәр» исемле дүрт пәрдәлек драмалар язып
тапшырган. Моның өчен сәяси бүлек Ннязбаевка алты мең сум акча да биргән.
Г. Ниязбаевның тормыш һәм ижатына карата материалларны барлыйсы һәм тик шерәсе
бар әле. Ләкин материалларның табылган кадәресеннән дә Ниязбаевның Октябрь социалистик
революциясеннән сон татар совет драматургиясенә нигез ташы салучыларның берсе
булганлыгы ачык күренә.