Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР КИТАПЛАРЫ


зма, басма суз — кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге фән һәм техниканың, әдәбият һәм телнең усе- шен. халыкларның үзара аралашуын куз алдына китерүе дә кыен. Басма сүз үткән белән бүгенгене, хәзерге белән киләчәкне бәйләүче күпер дә. Китапларда кешеләрнең күп гасырлар дәвамында тупланган бай тәҗрибәсе, күзәтүләре, ун һәм тойгылары, теләк һәм омтылышлары теркәлгән һәм теркәлә бара.
Авазларны хәрефләр белән билгеләргә өйрәнгәнче, китап барлыкка килгәнче, күп гасырлар үткән. Бары тик алфавит уйлап чыгарылганнан соң гына китап басу өчен шартлар туа.
Күчмә литер — шрифтлар кулланып китап басу XI йөздә Кытайда башлана. XIV гасырда инде бу ысул уйгурларда да билгеле була. Европа территориясендә литерлардан сүзләр җыеп басылган беренче китап 1445 елда чыга. Ул — Иоганн Гутенберг тарафыннан эшләнгән «Библия». Шуннан соң китап басу эше тиз арада бөтен Европага тарала.
Славян телләрендә китап басу эше XV гасырның ахырында барлыкка килә. 1564 елда Иван Федоров чыгарган «Апостол» беренче рус китабы санала.
Беренче гарәп литерлары XV гасырның уртасында Италиянең Генуя шәһәрендә эшләнә. Ләкин баштарак бу литерлар фәнни басмаларда гарәп язмаларыннан мисаллар китергәндә генә кулланыла. Гарәп хәрефләре белән басылган беренче китап та 1510 елда шушы Генуя шәһәрендә үк чыга. Алга таба гарәп шрифтлары белән китап басу эшенә Истамбул яһүдләре алына. Төрекләрдә гарәп хәрефләре белән китап басу эше XVIII гасырның беренче чирегендә генә башлана.
XVI—XVIII йөздә Италия һәм Төркиядә. XVIII—XIX йөзләрдә Һиндстан һәм Мисырда басылган китаплар татарлар арасында да киң таралган. Татар сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, хаҗга баручылар бу басмаларны Идел буена шактый күп алып кайта торган булганнар. Хәтта Казан. Оренбург һәм Уфа кебек шәһәрләрдә татар китаплары күпләп басыла башлагач та. Көнчыгыш илләреннән китаплар алып кайту тукталмаган. Татарлар арасында Көнчыгышта чыккан китапларның чагыштырмача киң таралуын күрсәтү өчен, бер-нке мисал китерик. Казан университеты китапханәсендә Әбү Гали Сннаның 1593 елда Италиядә гарәп телендә басылган «Канун фи тыйбб» исемле китабы саклана. Бу — бик сирәк очрый торган шәрыкчә басмаларның берсе. Шул ук китапханәдә Ван Кулиның 1727 елда Истамбулда чыккан ике томлык «Төрки-гарәпчә сүзлеге», күренекле гео>раф һәм библиограф Чәләбннең 1730 елда басылган «Җиһан- намәсе» һәм башка меңнәрчә Көнчыгыш басмалары бар. Университет китапханәсенә аларның күпчелеге Казан татарларының шәхси китап фондларыннан алынган.
Ә Россиянең үзендә гарәп хәрефләре белән китап басу эше кайчан башлана? Ул кайсы телдә булган? Беренче татар китабы кайчан, кайда, кем тарафыннан чыгарылган?
Башка халыкларның матбагачылык тарихын шактый яхшы белсәк тә. беренче татар басмасының кайчан чыгуы турында, кызганычка каршы, хәзерге көнгә хәтле тулы һәм төгәл мәгълүматыбыз юк. Дөрес, матбугат битләрендә, сирәк булса да. татар китабы тарихына карата әйтелгән фикерләр очрый. Шушы мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләр дә юк түгел. 1атарда матбагачылык тарихына караган беренче сүзне
Я
Риза Фәхретдин. Шиһап Ахмеров һәм ИсмэгыАл Рәмиевлэр әйтеп үттеләрБу хезмәтләрнең авторлары, беренче татар китаплары турында сейләгәндә. академик Б. Дорн хезмәтенә таянып эш итәләр20. Кызганычка каршы. Б. Дорн хезмәте дә. безнен татар галимнәренең хезмәтләрендәге мәгълүматлар да бүген инде шактый искергән.
Ул хезмәтләрдәге твгәлсезлекләргә тукталганчы, тагын бер мәсьәләне ачыкларга кирәк. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәһәре типографиясендә татар телендә басылган «Альгыш бетеки» исемле бер китап табылды. Бу — татар телендәге безгә билгеле китапларның иң өлкәне. Ләкин аны татар китабы дип атау, безнеңчә, дөрес булмас иде. Беренчедән, ул әрмән хәрефләре белән басылган. Шуның өстенә аны әрмән осталары эшләгән. Әрмәннәр өчен чыгарылган бу догалык татар халкына бөтенләй билгеле булмаган. Шулай да әлеге китап ни өчен татар телендә язылган сон? Төрле тарихи сәбәпләр аркасында. X! гасырдан башлап әрмәннәрнең бер өлеше төрки халыклар арасында яши башлый, ана теле, хәтта язма, эш теле итеп тә төрки телне кабул итә. шул телдә китаплар чыгара 21 22.
Әрмән филологы һәм тарихчысы М. Чямчян борынгы татар теркисе телендә әрмән хәрефләре белән китап басу Италиядә әле XVII—XVIII йөзләрдә дә дәвам итүен күрсәтеп үтә«.
Билгеле, безнең культурабыз өчен бу китапларның зур әһәмияте бар. Бу басмалар — борынгы татар телен, бигрәк тә хәзерге татар теле формалашуда зур роль уйнаган кыпчак телен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар. Ләкин, югарыда инде бер кат күрсәтеп үтелгәнчә, боларны татар китабы дип санау дөрес булмас иде.
Төрки телләрдә гарәп хәрефләре белән басылган беренче китаплар XVII гасырда ныга башлый. Безгә 1649 елда Италиядә чыккай бер басма билгеле. Ул—«Гарәпчә- төркичә лөгать». 1670 елда Италиядә аның тагын бер яңа басмасы чыга. Нигездә, борынгы төрки сүзләрен эченә алган бу «лөгать» китапларын барлык төрки халыклар өчен уртак басма дип карарга мөмкин. XVII йөздә төрки телдә болардан башка китаплар да чыккан булырга тиеш. Аларны ачыклау өчен Европа китапханәләрендә ныклап эзләнергә кирәк.
Югарыла исеме күрсәтелгән хезмәтендә Дорн беренче татар басмасының 1711 елда, икенчесенең 1722 елда дөньяга чыгуын яза. Ләкин аларның кайда, кайсы типографиядә басылулары турында бер сүз дә әйтми. Р. Фәхретдинов һәм Ш. Ахмеров исә, академик Б. Дорн күрсәткән бу беренче басмаларны телгә алсалар да. беренче тагар китабы итеп 1787 елда Петербургта чыккан «Коръән»не саныйлар. Инде И. Рәмиев фикеренчә. беренче татар китабы — Сәгыйт Хәлфиннең 1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә басылган «Татар әлифбасы»23
Академик Дорн хезмәтендә күрсәтелгән 1711 һәм 1722 елгы басмалар соңгы елларда гына табылдылар. Тагар галимнәре, әлбәттә, аларның үзләрен күрә алмаганнар. Шуңа да татар басмасы дип санамаганнар булса кирәк.
1711 елда чыккан беренче басманы бег Мәскәүдәге СССР Дәүләт тарих музее архивыннан гангык«. Иңе 175 см, буе 285 см зурлыгындагы бу басмада Петр 1 «Мани
' Р Фәхретдинов. Милли матбугатыбыз «Шура» журналы. 1908 ел. 8 сан. 231— 233 битләр. 10 сап. 324—326 битләр. 17 сан. 525- 527 битләр. 21 сти 673-675 битләр: Ш. Ахмср. Матбагачылык тарихы. Казан. 1909 ел. VIII. 70 бит: II Рәми. 1атард| басмачылык һәм китап чылык эше. «Яналиф» журналы. 1931 ел 8—9 саннар. 74—81 битләр. И. Рәмиев. Истәлекләр Тәтарч.ч басма с> з Кат .ч |%5 ел 31 бит.
21 Б. Дорччнын бу хезмәте i860 елда Саиктпетербургта чыккан ■ -M lnnges Asiatiques tlrtfs dir Bulletin de Г Academie Jmperiale des sciences de St. Pcterbuurg» исемле журналның 5 иче томында басылган.
<> Ф. Е. Корш. Каменец-Подольскне армяно-татарские документы Киевского центрального архива Журнал «Древности восточные Труды Восготк .ч комиссии Москоо- гкого археологического общества». т. 2. вып 2. М. Рус телендә <‘л'1 ел 135 Зчг
‘ М. Чямчян. История Армении, т. 3. Венеция. 178G год._ Әрмән ’етсчдэ 66-1 бччт.
» И. Рәмиев. Истәлекләр Татарча басма сүл. Казан 1965 сл 81 бит (И. Рәмиев китапның басылу елын пи өчендер 1774 дни күрсәткән).
* СССР Дәүләт тарих музее. Дашков архивы. Шифр Д/К я. 6 папка. 41. 4*. 43 саннар.
фест»ының' рус телендә чыккан текстына кушымта рәвешендә, әлеге «Маиифестжыц татарча кыскартылган тексты китерелгән. Петр I узенең бу «Манифест»ын, немец, француз, грек, латин телләрендә бастырып, илчеләр арасында тараткан. Патша Төркия белән сугышның сәбәпләре белән татарларны да таныштыруны кирәк тапкан икән. Без моны текстның беренче юлларындагы: «...без падишаһ Петер Алексеевич, урысның бойрыкчысы... белдерермез урысның мирзаларына вә татарларына...», — дигән сүзләрдән аңлыйбыз. «Манифест»ның татарча варианты: «Безнең меһеребез илән вирелде ЛТәскәүдә тарих бең йиеде йөз (ун) беренче йылында, февралендә», — дип тәмамлана.
Ләкин һәр басма китап булып санала алмый бит әле. Басма нын китап булып саналуы өчен аның литерлардан жыелып басылган булуы шарт. Югыйсә «ксилографии» китапларны да фәндә кабул ителгән китап төшенчәсенә кертсәң, рус кнтабы тарихын 1564 елда чыккан «Апостол»дан түгел, ә Киев Русе вакытында ук басылган «ксилографнк» китаплардан башларга туры килер иде.
1711 елда татарча чыккан әлеге басма исә бакыр пластинкага уеп язу юлы белән эшләнгән. Шуңа күрә аны китап дип атап булмый, ул гравюра ысулы белән эшләнгән басма гына булып кала. 1722 елга хәтле Россиядә гарәп литерлары бөтенләй булмый.
XVIII гасырның 20 елларында Иранда төрле чуалышлар башлана. Иран кул астында булган төньяк-көнчыгыш Кавказда рус сәүдәгәрләрен талау, кимсетү фактлары ешая. Астрахань губернаторыннан шул турыда хәбәр килгәч, Петр I, рус дәүләте интересларын яклау өчен, Персия походына әзерләнә башлый. Бу поход уңае белән ул тагын «Манифест» яза. Дөресрәге, аның кушуы буенча манифестны Дмитрий Кантемир яза . Петр I бу походка үзе белән типография дә алып чыга һәм типографияне оештыру, анда гарәп шрифтлары булдыру, «Маннфест»ны татарчага тәржемә итү һәм бастыру эшен Дм. Кангемнрга йөкли. Патша хәзрәтләренең 1722 ел 30 апрель указы белән, Мәскәүнең синодаль типографиясеннән бер станок, бер хәреф калыбы ясаучы мастер, бер хәреф жыючы, биш ярдәмче, шулай ук шрифт ясау өчен илле пот металл жнбәрелә. Россиядә гарәп шрифтлары булмау сәбәпле, хәрефләрнең рәсемен Кантемир үзе ясый, ул хәрефләрне кою өчен калып — пунсон эшләнә. 1722 елның 15 июлендә Астраханьда суднога урнаштырылган поход типографиясендә Персия походы уңае белән язылган манифест татар телендә аерым китап булып басылып чыга.
«Манифест» — 250 смх!50 см зурлыгындагы дүрт битле брошюрадан гыйбарәт. Китапчыкның 1,2 һәм 3 битләрендә татарча текст басылган. Басманың титул бите, тышлыгы юк. Исеме дә куелмаган. Текстның беренче сүзләреннән чәчәк сыман вензель— турга ясалган. Турга — шәрык кулъязмаларында киң кулланыла торган традицион алым. Бу факт Кантемирның көнчыгыш язма әдәбияты белән якын таныш булуын күрсәтә. Аның рәсемнәре буенча ясалган шрифтларның нәфислеге дә игътибарга лаек. Соңыннан XVIII—XIX йөзләрдә, Россиядә кулланылган гарәп шрифтларының рәсеме Кантемирныкыннан шактый түбән булуын күрәбез.
1722 елның 15 июлендә басылган менә шушы «Манифест»ны без Россиядә чыккан беренче татар китабы дип санау ягында торабыз3. Бу фикерне түбәндәге дәлилләр куәтли. Беренчедән, ул—литерлардан жыеп эшләнгән басма. Икенчедән, теле —татарча. татар теленең югары стиле. Билгеле булганча, бу стиль гади халык теленнән шактый нык аерыла. 1816 елда Карл Фукс: «Югары стиль (Карл Фукс ассызмасы) белән язу татар сүзләренә бернинди чама белмичә гарәп, фарсы, төрек сүзләре катнаштырудан гыйбарәт» дип язган иде.
«Манифест»ның теле белән танышу өчен бер-ике өзек карап үтик. Петр I нең титуллары саналып үтелгәннән соң, басмадагы төп текст түбәндәге сүзләр белән баш- 1 Манифест [или] Объявление о вероломном розрыве мира солтана турского Ахмета против его царского величества. По указу его величества выдан и 1711 года, февраля и 22 день М . Синодальная типография Рус телендә. 1711 ел.
• Дм Кантемир— 1711 елда үзе теләп Петр 1 гә хезмәткә күчкән Кырым татары. Кантемир заманының зур укымышлы кешеләреннән саналган Кантемирлар нәселенең шәжәрәсен язган Беер аның юрки. рус. фарсы, гарәп, грек, славян, итальян, молдаван, француз телләрен яхшы белүен күрсәтә.
«Манифест» рус телендә аерым басма булып чыкмаган.
* К. Фукс. Татарские училища. Газета «Казанские известия». Рус телендә 1816 ел. 16 сан. 19 январь. 34 бит.
’J'*? v*—j1-* A—^y
t_j—* '«-’j **■> ■• J
vldJls e'.i^L-jO ^/Ay ?***t?M *ЬЛу«^ «bdO-. «i^kcy CJVA yUita^, ^Uj JfUyz^. UKJ^J Уу od -»Лл.у J ^b-ij J..-ЛА
Jy&ijLK»rK>y JpC’bteTj <,.Ь«Ь^уа.^з,
J^ytjA уДл-Zki . b y'V*»cA*,*_L' v у tjUa>Uc.<'. —у 1^,114 jiai <_Uly \jfo w'y) yUy Л_^у«у jl«bl «Lvtt^
f?*®? ujbA-l» S^-AcUlj о?-%| o'-A-Cy *-»bjO
SLI,J*4a«e Abl^-l^ly аЫ^дч.ч I*'-’?IFJ *-■ 'JA1 cj^ r*^** cbol» JI I .b,kx JI— pjl—
Oy^A'T’ v •■.ь.лаз^^Ай.^1, d.kf*A —
^~>J Ч’1 'l A-’’>* *:~5 -7-VJ ”^vd—1~
O*JkJj-AA_^M «ib^byiAA ‘-/jI* VaV^'^* —.‘^5*5
(_,•-'cUJbi VIJ dpM ^jkiUo CLJJ'/J
a^jjbb jb)_b* улК>1х^ A^AJ ,_'Л‘1А^Л ^tal jjAr.U^1 jtot»if* М'Лл^ d'Wj’ vI-f+j-bj'Aay.-^J ol><Jlx е1~уУ»М <_>y<l>|
ot—(_|*—у •1_r*'*“" а«ЛмК»| ^jlyj.. UA4-1«л oJIjI evVs^Acj
}JLK« J JI A A—v* d tdaj-AA rtz^yJo'i. ._>yAj1
dtuu аяллфлл j^jLy-»UA *A»IJ Uyc jiA-yj^okb^fM) »_^Ь
JfjJyl cU^K^Iy аЩ_уЬи eJsjfy* kodl>
♦jWVr*^ J*5 O^-»JU
a^»*,ULuUobJ aJU*Aaa^ jU»1.4 Сук <-му
Qdlal y»l»J 3-J £кэ счЖ- AlyJ JUa.1^ 4.^*a JyS^y-Kc
A^yUUyyJ u^jl uky^T *A<k
ru
<Маинфест»нык беренче бите.
лана: «Шәүкәтле вә газаматлы [бөек] сәгадәтле вә мәһабәтле олы мөхәббимез [сөеклебез] вә кадими [күптәнге] дустымыз шаһ галиҗаһ [титуллы] хәзрәтләренең хөкемәтендә вә хезмәтендә улан [булган] гыйззәтле вә хөрмәтле сипаһсалариан [генераллары]»-.
Алга таба бу походның сәбәбе һәм максатлары санала. Басылу урыны һәм елы болай күрсәтелгән:
«Фи шәһре Ажтархан
сәнаи хазрәте Гайса бең йиде йөз йегерме ике иләк тәмүзыц [июльнең] унбишендә».
Ijaj
£*}j jjd-Jjb ЙААӘ l«j$
ojjjl ЗЛА»У'1_1|М<АЙ!|1Ь;(?Ә
<—<UJJ45О^|дг^14^.-orX-y j О1А*=м;
j-rOX# v<Aj| j»**d lejAaa»^ °J$
JIBUJ! uijlbj UXA
Cfcwlyai i_’jb Ф0|дГ~
4s») ft'Aij) у«| 1 Д-гМу^Г’
йЛч1^($£х»^ (jkyp-Mx: оду)
С/ХХДН A*>M
o’r^у-лДХл UJUAC) 44>~iy^ UMJIIS jA-iX,
Ц>Хь) ту-' u* ө Амх
мЦә
«Манифестының соңгы бите.
Күрәсез, текстта фарсы, гарәп сүзләре гаять күп. Аларның күбесе — борынгы татар теленең югары стилендә актив кулланылышта йөргән сүзләр.
Бу китапчык кем өчен чыгарылган? Кайсы халык арасында таратылган? «Манифестации эчтәлегеннән күренгәнчә, Петр I рус армиясе үтәчәк җирләрдә яшәүче халыкларны солдатлардан курыкмаска, үзләренең өйләрендә торырга, дошманга ярдәм итмәскә чакыра. «Манифест» җирле халыкларга бу походның сәбәпләрен алдан белдерүне, аңлатуны максат итеп куя. Документаль материаллардан күренгәнчә, «Манифест» Петр I нең приказы буенча, төньяк Кавказ Һәм Иделнең түбән агымында яшәүче халыклар арасында таратыла. Бу эш белән поручик Андрей Лопухин шөгыльләнә, апа ярдәмгә 15 татар солдаты да бирелә '. Тиражы 1000 данә (заманы өчен бу зур тираж) бу басма татарлар, ногайлар, балкарлар һәм кумыклар арасында таратыла. «Маннфест»ны татарчага кем тәрҗемә итүе, шрифтын, текстын кем җыюы әлегә ачыкланмаган.
Петр I нең свитасында татарлар да була һәм Персия походында 30 меңгә якын
1 Походный журнал (Петра I) 1722 года. Спб., Рус телендә. 1885 ел 51 бит.
татар солдаты катнаша '. Бу поход вакытында, юл унаениан. патша Болгарга туктала. Болгар хәрабәләрендәге 50 язманы (47 се гарәп. 3 се әрмән хәрефләре белән) күчертеп алдыра, ларны күчереп алучылар Персия походына катнашкан Ахун Кадер- мәмәт Сүнчәләев. Бистә тәрҗемәчесе Йосыф Ишбулатов һәм әрмән Иван Васильев булалар . Шул ук походта, яшерен советның өлкән тәрҗемәчесе булып. Тәфкилев тә катнаша . «Манифест»ның Персия походына катнашучы шушы тагарлар тарафыннан тәрҗемә ителүе һәм текстының да алар тарафыннан җыелуы мөмкин. Билгеле. Кантемир архивында бу турыда материаллар да булгандыр. Кызганычка каршы, поход типографиясе директоры Дм. Кантемирның кулъязмалары бу поход вакытында һәлак була.
Б. Дорн 1722 елны тагын бер татар китабы басылуын күрсәтә. Ләкин аның әлегә табылганы юк, эзләү дәвам итә. Бәхеткә каршы дип әйтикме. Б. Дорн бу басманын исемен дә язып калдырган: <Низамәт сәйәсийә хәрбийәдән улын гаскәр забатында улан аразнның әһәлисенә дәхи гаид улан бәгъзе мүәдәк хөләсәседср».
Бу <Низам> да Петр 1 иен Персия походы уңае белән басыла һәм Кантемир типо-графиясендә чыга. Аның кайда басылуы мәсьәләсендә шикләнмәскә мөмкин. Чөнки Петр I заманында Россиянең башка бер генә типографиясендә дә гарәп хәрефләре булмый. Петр I нең поход типографиясеннән сон. XVIII гасырның соңгы чирегенә хәтле Россиядә гарәп хәрефләре белән басылган башка китаплар чыгуы билгеле түгел. Бу чор арасында чыккан фәнни басмалардагы гарәп текстлары ксилография ысулы белән эшләнгән. 1723—1775 еллар арасында Россиягә килгән көнчыгыш илчеләренә һәм кунакларга гарәп тексты белән басылган «подносный лнст».тар басып бирү фактлары мәгълүм24 25. Россия Фәннәр академиясе типографиясе ачылгач (1729). анда гарәп шрифтлары да булдырыла. Ләкин китап басуда алар кулланылмаган булса кирәк. Моның шулай булуын исбатлау өчен бер мисал китерик. 1707 елда. Екатерина II Казанга килү уңае белән, Архирей дачасында зур тантана үткәрелә. Тантана вакытында сөйләнгән мәдхияләр 1769 елда Санктпстербургга аерым китап булып чыга Рус, грек, немец, француз телләрендә укылган мәдхияләр шул телләрнең графикасында һәм рус теленә тәрҗемә итеп басылганнар. Ә керәшен мәктәбендә укучы балаларның татар, чуваш, мари, мордва телләрендә сөйләгән сүзләре шул телләрдә, ләкин рус транскрипциясендә бирелгәннәр.
Түбәндә татарча текстны үзгәртмичә, ничек язылса шул килеш китереп үтәбез:
«Рахимне падьша хазретляри! Барча земягатляръ ичюнъ синь каярасень безъ курябезь узегне уэегь кызганъмаинче кюпъ кюпъ jepanpia юрненнъ карапъ юрисинъ. кшениндъ ни реушле турганнаганъ. Аней сенъ безнеке рахимне; сен куштыиь безне мякъ туптя укатмага. Без акаллы булсагиде, без белсадТе деннынъ ниреушле икәнне- дань, без укапь белдекъ деннынъ ниреушенъ сининъ рахимь инда. Ананъ ичюнъ санда тянънре джарлакасинъ».
Игътибар итегез: теле нихәтле аңлаешлы! Ә бу бит моннан 200 ел элекке татар халык теле, гади тел. (Бу текстның телен «Манифест» теле белән чагыштырып карагыз!)
Әгәр Россиядә гарәп шрифтлары куллану гамәлдә булса, үзен «бөтен телләр» мактавын яраткан Екатерина II татарча мәдхиянең текстын, әлбәттә, гарәп шрифтлары белән бирдерер иде. Алда күрербез: гарәп шрифтлары Россия типографияләрендә булдырылгач, патшадан түбәнрәк дәрәҗәле кешеләргә карата чыгарылган басмаларда да татарча текст гарәп шрифтлары белән бирелә башлый.
1 Голиков. Деяния Петра Великого. 2 е изд., т. 9 Спб., Рус телендә. 1838 ел. 147 бит.
2 10. Крачковский. Избранные сочинения, т. 5. М. — Л., Рус телендә. 1958 ел.
32 бит. „
25 Соңыннан Тәфкилев Россия илчесе итеп Персиягә җибәрелә, тора-бара генерал- майор дәрәҗәсе ала.
« А С. Твернтинова. Несколько слов к вопросу о первопечатанни арабским шрифтом в типографии Академии наук. «Очерки по истории русского востоковедения». Сборник 2 М.. Рус телендә. 1956 ел 416 биг.
» Духовная церемония, производившаяся во время в.чвождленнейшего присутствия | я Ими величества Великня Государыни поемудрейшня Монархини и попечительнен- шин матери Екатерины Вторым в Казане Спб. тип. Акад.-наук. Рус телендә. 1.69 ел.
XVIII йөз ахырларында Россия территориясе, төрки халыклар яшәгән жирләр хисабына, бик нык кинәя, Көнчыгыш илләре белән аралашу, сату-алу эшләре көчәя. Бу территорияләрдә яшәүче халыклар белән эш итү өчен, аларның телләрен белү ихтыяҗы туа. Шушы практик ихтыяҗдан чыгып, Россиянең уку йортларында төрки- татар, бигрәк тә татар телен өйрәнү зур урын ала башлый. XVIII йөзнең ахырында, XIX йөзнең башында Санктпетербург, Мәскәү, Одесса. Харьков, Дерпт, Самара, Астрахань. Казан, Тобольск һәм башка шәһәрләрнең гимназияләре, кадет корпуслары, духовное училншеләрендә татар теле өйрәтелә '. Көн тәртибенә дәреслекләр булдыру мәсьәләсе килеп баса. Һәм 1776 елда Санктпетербургның Фәннәр академиясе типо-графиясендә, француз теленнән тәрҗемә ителеп, төрек теле грамматикасы басылып чыга26 27. Шушы ук басма, яна тәрҗемәдә, 1777 елда Мәскәү университеты типографиясендә дә басыла. Петр I заманыннан соң, гарәп алфавиты белән язылган текстлар гарәп шрифтлары белән беренче мәртәбә шушы басмаларда чыгарыла. Димәк, шул чордан башлап Россия типографияләрендә китап басуда яңадан гарәп шрифтлары кулланыла башлый.
1776 елда Мәскәү университеты типографиясендә тагын бер китап басыла28. Биредә, патша тәхетенең варисы Павел Петрович өйләнү уңае белән, Мәскәү университетында үткәрелгән тантаналы кичәдә укылган мәдхияләр тупланган. Котлаулар латин, грек, рус, немец, итальян, француз, инглиз һәм татар телендә укылганнар һәм, шул телләрдә басылып, тәрҗемәләре рус телендә китерелгән. Татар телендәге мәдхияне Мәскәү университетының Академик гимназиясе укытучысы Арасланов укыган 29 30. Гарәп хәрефләре белән басылган татарча текст 3 бит һәм аның рус теленә тәрҗемәсе 2 битне тәшкил итә. Соңыннан Араслановның бу нотыгы, аерым бер китапчык итеп чыгарылып, татар мирзаларына да таратыла.
1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә Сәгыйт Хәлфиннең мәгълүм әлифбасы чыга. Бу басманың татарча исеме: «Әлнфбаи тагар дилинең әлифбиянең тәк- кыйкъ язылган хөрүфләре вә иҗекләре үтелмеш. Казан гимназияләренең остазы вә Адмирал кантурасынын тәрҗеманы Сәгыйд Хәлфә утълы илә вә Казан калгасындагы муллалар илә шул ук гимназиеләрдә каралмыш вә макталмыш».
XVIII гасыр ахырында, Мәскәү университеты белән чагыштырганда, Фәннәр академиясе типографиясендә гарәп хәрефләре белән басылган китаплар күбрәк чыккан. Болар арасыннан титул битләре, шулай ук текстлары бер үк вакытта госманлы төрек (гарәп шрифты белән) һәм рус телләрендә басылган «Трактат о торговле между Российскою нмпериею и Портою Оттоманскою, заключенный в Константинополе июня 10 го дня 1783 года» (1783 ел. 69 бит), «Тариф о сборе пошлин с привозимых и вывозимых из Константинополя Российскими купцами товаров, поставленный между Российскою нмпериею и Портою Оттоманскою сентября 5 го дня 1782 года» (1784 ел. 61 бит) исемле китапларны һәм төрле ярлыкларны күрсәтергә мөмкин.
1783 елда Екатерина шәхси типографияләр ачарга рөхсәт бирү турында указ чыгара. Шәхси типографияләрдә шәрык телләрендә дә китаплар басарга ирек бирелә. 1785 елда типография хуҗасы Шнор, чит ил эшләре коллегиясе белән төзелгән килешү буенча, үз типографиясендә гарәп, татар, фарсы, төрек, грузин телләрендә китаплар басарга рөхсәт ала. Россия Фәннәр академиясенең барлык шәрык шрифтлары һәм дүрт станогы, договор белән, Шнорга тапшырыла31. 1785 елдан алып XIX йөзнең 20 елларына кадәр Фәннәр академиясенең гарәп хәрефләре кулланып эшләнгән барлык
'НИ Веселовский. Сведения об официальном преподавании восточных языков в России. Спб.. Рус телендә. 1879—1880 ел. 98—256 битләр.
27 Ж. Б. Гольдерманн. Турецкая грамматика или краткий и легчайший способ к изучению турецкого языка с собранием нмян, глаголов, нужнейших к познанию речи и многих дружественных разговоров. Переведена с французского в Санктпетербурге 1/«о года при Артеллнрейском и имперском шляхетном кадетском корпусе (Спб 1 пои тип. имп. Академии наук, 1776. 228, 7 с. 2 л. табл. 8°. ‘ г ’ Исеме бик зур булу сәбәпле, кыскартып бирәбез: «Торжество по совершению
бракосочетания великого княза Павла Петровича...»
дэ 1855 ^|еВ190е8бн1т1СТО₽ИЯ и',пеРатоРского Московского университета. М„ Рус телен-
■ Полное собрание законов Российской империи. 1830 год. № 16048.
басмалары Шнор типографиясендә чыга. Бу типография бик тиз үса һәм яна ачылган типографияләрне шрифтлар белән тәэмин итә башлый. Мәсәлән, А. Н. Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» исемле атаклы әсәре Шнор типографиясеннән алынган шрифтлар һәм типография станында басыла '. 1800 елда Казанда ачылган Азия типографиясе дә Шнор типографиясе базасында оештырыла.
Шнор типографиясендә гарәп шрифтлары белән басылган беренче татарча китап: «...Русия империясендә валиәтләрнең низам вә тәртибе...» дип атала (күләме 247 бит). Китап рус телендә 1775 елда чыккан «...Учреждение для управления губерний Российская империи» исемле басманың тәрҗемәсе. Китап татар теленә Казан гимназиясенең тагар теле укытучысы Сәгыйт Хәлфин улы Исхак Хәлфин тарафыннан тәржемә ителгән32 33. Шушы законнар җыентыгын тәрҗемә иткән өчен, Екатерина И Исхак Хәлфинне 1000 сум акча белән бүләкләгән һәм аңа губерна секретаре дигән чин биргән. 1785 елда ук бу законнар Крым татарлары телендә дә басыла. Һәр басманың тиражы 2000 әр була. Китап бик тиз таралып беткән булса кирәк, Казан татарлары телендәге басмасы, 500 данә тираж белән, 1786 елда яңадан чыгарыла.
Бу китаплар да, Петр I заманында чыккан татарча басмалар кебек үк, югары стиль белән тәрҗемә ителгәннәр. Текстта гарәп, фарсы, борынгы терки теле элементлары шактый зур урын алып тора. Шушы үзенчәлегеннән чыгып булса кирәк, бу басмаларны әзербәйҗан китабы дип санаучылар да очрый 34 35. Икенче бер әзербәйҗан галиме В. Әфәндиев 1785 елгы басманы Россиянең «Закавказ өлкәләре турындагы административ, хокукый һәм хәрби положениеләрне эченә алган законнар җыентыгы» дип күрсәтеп үтте «.
Билгеле, бу китапта «Закавказ өлкәләре» турында бер сүз дә юк. Хәзерге Әзербәйҗан ССР территориясе Россия белән Иран арасындагы 1813 һәм 1828 елгы солых договорлары нигезендә Россиягә кушылды -'. Екатерина II Әзербәйҗан Россиягә кушылганчы ярты гасыр алдан бу территория белән идарә итү турында законнар чыгара алмаган, әлбәттә. А. Алиев һәм В. Әфәндневләрнең бу басманы әзербәйҗан китабы дип санаулары хата икәнлеген, аның татар китабы булуын белгечләр дә күрсәтеп үттеләр ®.
Культурабыз тарихының тиешенчә өйрәнелмәве, терки тел проблемасының хәл ителмәве менә шундый күңелсез күренешләргә китергәли. Мондый очраклар татар китабы тарихында гына түгел, татар әдәбияты, сәнгате, тарих өлкәләрендә дә соңгы елларда шактый еш күренә башлады.
1785 елда Шнор типографиясендә Исхак Хәлфин тәрҗемәсендә татарча тагын бер зур күләмле китап чыга. Ул губерналарның эчке эше белән җитәкчелек итүне эченә алган «Благочннинә яхуд поличә» исемле законнар җыентыгы. Татар телендәге зур күләмле бу басмалар Казан, Мәскәү, Ленинград китапханәләрендә шактый күп сакланган. Шнор типографиясендә хәреф җыючы, корректор, гарәп хәрефләренең рәсемнәрен ясаучы булып татарлар эшли. Сенатның указы белән, Шнор типографиясеннән Казан типографиясенә ике кеше дә җибәрелә. Алар корректор Хәмзә Мамышев һәм наборщик Гали Рәхмәтуллнн \
1783 елда ук шәхси типографияләр ачарга рөхсәт бирелгәч, ни өчен безнең бабаларыбыз да китап бастыруны оештырмаганнар соң? Әллә пагша цензоры В. Смир-
32 Русское книгопечатание до 1917 года (ч. 1.) 1564—1917, М., Рус телендә.
1964 ел. 195 бит.
34 II. И. Булич. Из первых лет Казанского университета. Спб. Рус телендә. 1904 ел, " 3 А Алиев. Азербайджанская книга, т 1. 1780—1920. Баку 1963 ел 3 бит.
« В. Эфендиев. История азербайджанской книги. «Дружба народов» журналы. 1964 ел. 3 сан. 264 бит.
35 БСЭ, 2 ое изд., т 1с 445; Советская историческая энциклопедия, т. 1. с 23/.
® А И. Веревкина и 3. А. Керимова. Библиография дореволюционной азербайджанской книги. «Сов. библиография» 1966 год Рус телендә. 2 (96) сан. 94 биг.
1 ТАССР Үзәк дәүләт архивы 977 фонд. 376 архив. 1820 ел. 1-кәгазь; шул ук фонд. 1023 архив. 1819 ел. 26 кәгазь.
иовның татар халкы культура белән кызыксынмый, үзләрен агарту өчен патша үзе ачып биргән типографиядән дә файдалана белми, дигән сүзләре дөресме? 1
Фактлар бу фикернең киресен күрсәтәләр. Татарларга басма китап XVI гасырдан бирле таныш иде. Югарыда без XVII—XIX гасырларда татарлар арасында Италиядә, шәрык илләрендә чыккан китапларның шактый киң таралуын күреп үткән идек. Татарларның Екатерина II гә язган хатларында, дини китаплар белән беррәттән, мәктәп- мәдрәсә өчен уку китаплары җитмәве, Төркиядәң алып кайгыла торган китапларның кыйммәтлеге күрсәтелә, «мөселманча» китап 6acapia рөхсәт сорала. Ләкин Екатерина II шәхси типографияләр тотарга рөхсәт бирүнең нәрсәгә китерүен бик тиз төшенә. Мәскәү университеты типографиясен арендага алган мәгърифәтче Н. И. Новиковны Екатерина II. самодержавиегә тәнкыйть сүзләре әйтелгән китаплар бастырган өчен, Шлиссельбург крепостена яба. Шәхси типографиясендә «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» исемле китап баскан өчен A. Н. Радищев сөргенгә җибәрелә. Шуның өстенә Көнбатыш Европада буржуаз революцион хәрәкәт башлана. Болардан коты очкан Әби патша, икенче указ чыгарып, барлык шәхси типографияләрне тыя.
Әлбәттә, ул татарларга да шәхси типография ачарга рөхсәт бирми. Шул ук вакытта хәйләкәр Әби патша татарларны беразга тынычландыру юлын да таба. 1787 елда . Шпор типографиясендә үз хисабына гарәп хәрефләре белән «Коръән»не бастырып чыгара. 477 битлек бу калын китап, бернинди үзгәрешсез диярлек. 1790. 1793, 1796 һәм 1798 елларда шул ук типографиядә яңадан чыгарыла. Екатерина II моны ислам диненә яки мөселманнарга мәхәббәтеннән эшләми, әлбәттә. Бу эше белән, берьяктан, ул, вакытлыча булса да, татар руханилары һәм байларының авызларын каплап тора. Икенчедән, «Коръән» сатудан зур файда күрә. Шуның өстенә академик Ю. Крачковский күрсәтүенчә, Әби патша «Корьән» бастыруны Теркингә каршы сугышта үзен мөселман халыкларын яклаучы итеп күрсәтү өчен дә файддлана2.
Ләкин татарлар «Коръән» белән генә канәгатьләнмәделәр. Мәктәп-мәдрәсәләр өчен уку китаплары кирәк иде. Типография ачуны сорап, үтенечләр пайтәхеткә агыла торды. Екатерина II үлгәч, тәхеткә Павел 1 утыра. Типографияләрне кысрыклау тагын да көчәя. Ул хәтта, Академия. Сенат, 1 нче кадет корпусы типографияләреннән кала, Петербургтагы барлык казенный типографияләрне яптыра3.
Ләкин 1799 елда Павел «Дини китаплар һәм догалыклар» бастыру өчен, Казанда «Азиат» типо| рафиясе ачарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була, һәм бер елдан соң бу турыда Сенатның 20823 номерлы Указы да чыга4.
Указдан күренгәнчә, типография ачуны сорап. Казан, Уфа. Оренбург һәм татарлар яши торган башка төбәкләрдән күп үтенечләр килгән. Петербургта кунак булганда Бохара әмире дә бу үтенечне куәтләгәч, башкалада патша хезмәтендәге татар мирзалары да поручательство биргәч кенә татарлар өчен махсус типография ачарга рөхсәт ителгән. Һәм Шпор типографиясе базасында оештырылган беренче татар типографиясен отставкадагы татар поручигы Г. Бурашев 5 1800 елда Казанга алып кайта. Казан гимназиясе каршында татар типографиясе эшли башлый. 1801 елда инде беренче китаплар чыгара. Бу шәхси типография түгел, ә казенный басмаханә иде. Ул 1829 елны университет типографиясенә кушыла. Казанда «Азиат» типографиясе ачылу белән, татар китап тарихының яңа сәхифәсе башлана.