Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШЛӘРНЕҢ ЯҢА 6ЕР ӘДӘБН ДОКУМЕНТЫ


Салават бәете
Агачай — казак, мин — казак, АгачаЙ менгән акбүз ат Инде лә китеп барабыз, Барасы юл бик озак.
Салават сугыш итәдер, Алладин өмет итәдер.
Салават сугыш иткәндә Алты йөз солдат бетәдер.
Җаек дигән жап-йар су — Сай жнрендә сөңге буйдайдыр. Урынбуркайнын ягасында Алтынлы тулар уйнайдыр.
Ике генә ротник
Йөгерде урам буена Салават дигән пулкииник Боерылды Мәскәү юлына.
Бөрмә-бөрмә кара ил)ер Болгадир Салават башында. Салаваткайны сорасацыэ — Падишаһ хәзрәт кашында.
Йелузән буе чыршылык, Чыршылык эче — яктылык. Салават белән Юлайга Юктыр гына һич яхшылык. Йелузән буе андызлык. Ай-Һай ла гына безнен аксызлык. Болай гына ансыз дәгел ирдетг, Ай-Һай гына безнен ялгызлык
йелузән буе бүтәкә. Инбәрсәнә. атын симерсен. Ыспай сөяк, нәзек бил. Кайчан тына кайгып килерсең.
Иеләдер белән боладыр. Яссы гына таунын саурында. Жефәк кенә кара чәчкенән Иәлмелтәйдер яссы яурында.
Кесәмдә лә сабыным — Энекәйгә илтеп биренез. Юсын да ла бетмәсен, Энекәй лә безне көтмәсен.
Салаваткайның билендә Алтын гына кылыч ялтырай. Салават торып сүз әйткәндә Гәвер урыс калгырай
Әдернә тарттым, ук аттым. Ьеләккәемә ышанып.
Яшь башларымдин яу яу лә дым — Бугәчәү картка ышанып
Сүзлек:
1) а г а ч a й — агакай, агай, ага. абый. Оригиналда <атачн> рәвешендә язылган.
2) казак — ирек даулап иуга чыккан кеше (борынгы тиркн сүз).
3) жап-йар — бу сүз ачык танылып жнтми.
4) ята — тирә-юнендә, янында, ягында
5) ту — байрак
6) ротник — гаскәри чин. Пулкинник — полковник, б о л г а д и р—брит адир (гаскәри чин)
7) илтер —бәрән тиресеннән тегелгән бүрек.
8) к а ш ы н д а — алдында, каршында
9) йелузән — Уралдагы бер елга исеме, <Перүзән> формасында әйтелә.
10) а н д ы з — үсемлек
11) бүтәкә — үсемлек.
12) йеләдербеләнбо ладыр — борынгы жырларда еш очрый торган позтик сурәт, үсемлек исемнәреннән булырга кирәк.
13) с а у ы р ы — сыргы.
14) й ә л м е л т ә й — жемелдн, ялтырап китә.
15) я у р ы н ы — инсәсе.
16) әдернә —жәя.
1773—1775 елларда Идел һәм Урал буйларын Пугачев җитәкчелегендәге, феодаль изелүгә каршы юнәлтелгән крестьяннар кузгалышы тетрәтеп узган. Үз заманында ук бу з\ р вакыйга төрле-төрле формаларда фольклорда да. язма әдәбиятта да чагылган. Бу әсәрләрнең беренчеләре хәтердән, тел-сөнләм традициясе буенча, икенчеләре — язма традиция буенча буыннан-буынга бирелеп, сакланып, халыкка үз тарихының данлы сәхифәләрен таныта килгәннәр.
Әмма, аянычка каршы, гыйлем ияләре боларга бик сон, күп гомер үтү сәбәпле инде хәтердән җуела, онытыла, югала башлагач кына игътибар иткәннәр. 1920—30 елларда халык теленнән шундый берничә әсәр язып алынган, атап әйткәндә, проф Газиз Гобәндуллпн тарафыннан Салават турында берничә жыр. язучы, галим Мөхәммәт Гали тарафыннан Пугачев турында берничә жыр («Пугачев патша бар диләр..») фән өчен теркәп калдырылган *.
Бу эпик жыр яки бәетләрдә халык үзе кичереп үткән тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә гомумиләштереп күрсәтә Патша ялчылары белән көрәшләрдә каһарманлыклар күрсәткән күп санлы татар егетләренә, оста җитәкчелек иткән гаскәр башлыкларына хас күркәм сыйфатлар бөтенесе бер генә эпик образга җыеп гәүдәләндерелгән Менә шундый җыелма эпик образ, эпик характер иясе итеп Пугачевның тугрылыклы юлдашы, кылычы белән дә, ялкынлы сүзе белән дә халык арасында шөһрәт казанган Салават Юлаев — башкорт халкының данлы улы алынуы бер дә гаҗәп түгел.
Мәгълүм булганча, башкорт халкының аңында, авыз иҗатында Салават гаять тирән эз калдырган. Халык хәтере Салаватка һәм аның юлдашларының батырлыгына багышланган уннарча тарнхи-героик җырларны саклап килгән. Салават турында башкортлар башкортча җырлаган булса, татарлар татарча җырлаган. Әмма татар иҗатында мондый әсәрләр башкорттан аермалы, үзгәрәк язмышка очраган: татар кебек борынгы язма традициягә ия булган, язма әдәбияты даими рәвештә фольклор белән дә тыгыз багланышта торган бер халыкта. Салават турындагы әсәрләр кулъязма китап дөньясына да тартылганнар Күңелдән генә әйтелеп йөргән жыр (йыру, жыру) яки бәет язмага теркәлгән, һәм китаби әдәбият әсәрләре белән бергә, кулдан-кулга күчерелеп таралган.
Салават турындагы татарча йыру яки бәетләрнең моңарчы'бары бер генә кулъязма күчермәсе мәгълүм иде Аны XIX гасыр урталарында Урал татарларының язма әдәбият һәм фольклорын җыйнау, тикшерү эше белән шөгыльләнгән Уфа галиме Руф Игнатьев безгә килеп җитмәгән иске бер татар кулъязма китабыннан оригинал язуынча күчереп алган, текстны русчага тәрҗемә иткән, әмма матбугатта бастыра алмый калган. Соңыннан бу күчермә Мәскәү профессоры А. Н. Максимов кулына кереп, ул төркн телләр белгече проф. Н. К. Дмитриевка тапшырган. Бу галим аны 1935 елда башкорт фольклор эпик традициясендәге жырлар белән бергә бастырып чыгарган’. Гарәп хәрефендәге оригинал тексты, русчага тәрҗемәсе белән бергә, бу басмада тәфсилле фәнни комментарийлар да бирелгәч. Н. К. Дмитриев кулъязма бәетнең яки йырунын поэтикасы, стиле белән халык хәтерендә йөргән җырларга якын булган хәлдә, тарнхн колоритны тулырак һәм төгәлрәк саклавын һәм шуның белән әһәмиятлерәк булуын беренче булып фәнни анализлап бирде.
Күптән түгел Салават турындагы татарча бәетнең яна бер күчермәсе, тагын да кызыграк. тулырак һәм әһәмиятлерәк бер варианты (версиясе) табылды. 12 строфалы бу әсәр гарәп теле синтаксисына караган «Шорухы Мисбах» исемле гарәпчә әсәр күчерелгән кулъязма китапның соңгы битенә (81 б кәгазь яки 162 бит) язылган 17 18 19. Бу китапны
17 Боларның текстлары: 1) Бәетләр. Төзүчесе X. Ярми. Казан. 1960 ел. 59 һәм 62 битләр; 2) Борынгы татар әдәбияты. Казан 1963 ел. 425 бит.
М. М. Билалов. Н. К Дмитриев. Башкирские песни о Салавате. Советский фольклор. Сборник статей и материалов. № 2—3. АН СССР. М. — Л., Рус телендә. 1935 ел. 294—295 Һәм 305—306 битләр. Безнең татар әдәбиятының төрле антология, хрестоматия һәм җыентыкларына бу бәетнең тексты менә шушы басмадан алынган. Кара: Татар халык нжаты. Казан 1954 ел. 336—337, 590 бит; Бәетләр. 60—61. 342 бит; Борынгы татар әдәбияты. 438—439 битләр.
19 Кулъязма Казан университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш кулъязмалары бүлегендә саклана (tapan фонды. № 1622 (2189).
а / /■,
^СЙг^УД'1/^ 'frjIcl^gUi tftpe-jLfyU
)Щ}&21&Ц<$>1>1 a^
Кулъязма кнтапиын «Салават бәете» язылган бите.
татар кешесе күчергән. Буш калган башка битләргә татарча көнкүреш хроник истәлекләре. борынгы китаплар исемлеге, догалар кебек төрле текстлар язып куелган Безне, әлбәттә, әлеге соңгы бит кызыксындыра, һәр строфа бер юлга сыйдырылган. Башында әсәрнен исеме ике төрле — «Салават бәете» һәм «Салават Яыруы» рәвешендә бирелгән. Мондый терминологик параллелизм, күрәсең, телдә генә түгел, язма хәлдә дә яши торган сюжетлы эпик әсәр белән бары телдә генә яши торган әсәрнен терминнары катгый билгеләнеп жнтмәүдән киләдер Дөресрәге, инде монда билгеләнү, ачыклануга таба борылуны күрәбез. Күптәннән бирле кулланылып килгән һәм һәр ике очрак өчен дә яраган «йыру» термины гына инде бу заманда канәгатьләндерми башлый. Бу «жыр» (яки «жыру») рәвешендә бары теллә генә яши торган әсәргә атама булып кала, язмага да беркетелә торган әсәргә исә «бәет» термины куела (бу термин китаби әдәбияттан алынган). Моңарчы билгеле кулъязмада (алда без аны Игнатьев-Максимов версиясе дип йөртәбез) жанр атамасы «йыру» рәвешендә генә бирелгән, әмма аны галимнәр танып житкер.мнчә, «Салават йыруы» дигәнне «Салават йәрмей» дип укып килгәннәр һәм, нәтиҗәдә, ул аңлаешсыз булып килгән («Татар халык нжаты»ндагы текстның исемен кара).
Хәер, хикмәт терминнарда — атамаларда түгел. Яна табылган кулъязма даталы булуы, күчерелгән вакыты һәм якынча төбәге дә билгеле булуы белән әһәмиятле. 80 б кәгазьдә һнжри исәбенчә 1199 елның шагъбан аена, безнеңчә 1785 елның июленә караган хроник истәлек бар. Бу—бер дата. Икенче датаны «Салават бәете»н күчергән кеше кулы белән арткы тышлыкның эченә язып куелган хроник истәлек ачып бирә: «Карга-
’Ибрн*
лыга киленле жомадил-әүвәлнең йегерме икенче көнендә, тарих мендәйнте йөз туксан икенче елның эчендә». диелгән анда. Күрәсең, бәетнең күчерелгән (яки теркәлгән) елы да нәкъ менә шхшы 1792 елдыр, төбәге исә Оренбург янындагы Сәгыйт (Каргалы) бистәседер. Нәкъ менә шушы төбәктәге татарларның Пугачев хәрәкәтенең иң кызган чорларына шаһит булганлыклары безгә тарихтан мәгълүм ич — бәетнең үзенең өченче строфасындагы мәгълүмат та безгә шуны раслый.
Кулъязманың тышкы кыяфәте — кәгазе, карасы, язу стиле дә бу күчермәнең шул заманныкы булуын аермачык күрсәтеп тора. Менә шушы хәл, ягъни булып үткән тарихи вакыйгага якынлык бу версиянең сыйфатында ачык сизелә' йыруны китапка теркәүче кешенең вакыйгаларны үз башыннан кичерүче, шаһиты, замандашы булуы бәет яки йырда конкрет чор рухының төгәл һәм тулырак чагылуына китергән. Шуңа күрә яңа табылган бәет Игнатьев-Максимов кулъязма версиясеннән эпик сюжетның эзлеклерәк бирелүе, эпик герой характерының тирәнтенрәк ачылуы белән аерылып тора. Алда без менә шушы ике версияне чагыштырып, икенче, ягъни яңа табылган бәетнең тарихи әдәби кыйммәтен билгеләмәкче булабыз.
Беренче бәеттә сюжет эпик геройның патша властьлары кулына төшкәннән сонгы хәлен, кичерешләрен гәүдәләндерү рәвешендә генә ачыла. Бәеттә булган ун строфаның барысы да шуны сурәтләүдән гыйбарәт. Яна табылган бәетнең баштагы дүрт строфасында исә без эпик геройның данлы һөж.үмнәре. изүчеләргә ут чәчеп йөргән чагы гәүдәләнүен күрәбез. Монда яуның театры — барган урыны (Җаек буе. Оренбург тирәсе) да. аның обстановкасы. динамикасы һәм герое да конкрет детальләр белән күрсәтелгән. Озын юл. акбүз ат. сөңге, кылыч, алтынлы ту (байрак) менә шуны күз алдына бастыралар Менә шушында геройның эпик характеры, каһарманлыгы борынгы татар эпик традициясенә хас гипербола алымы белән сурәтләнә (< Салават сугыш иткәндә алты йөз солдат бетәдер». 3 иче строфада) Эпик герой үзенең ныклыгын, каһарманлыгын ахыргача саклый Бу да беренче бәеттә күрелмәгән хәл. Аңарда кулы-аягы богауланган. Зинданга салынган Салават үткәндә кылган эшләре өчен үкенүче һәм яшь коючы бер кеше итеп, геройны эпиклыктан мәхрүм итә торган сентименталь ноталар куертып бирелгән (чагыштырып кара: «Борынгы татар әдәбияты», 438 — 439 бит) «Салават белән Юлай байның күз яшьләре агар су кебек» рәвешендәге сурәтләр бу бәетнең берничә строфасында бар.
Яна табылган бәеттә исә Салават хәтта кулы-аягы богаулы хәлдә дә үзенең эпик- героик характерын саклый, допрос атучы, каты жәза белән янаучы патша түрәләре алдында калтырап төшми, киресенчә—аларны калтырата (унберенче строфада- «Салаваткайның билендә алтын гына кылыч ялтыран. Салават торып сүз әйткәндә гәвер урыс калтыран»). Бу бәеттә геройның салкын канлылыгы, зинданда да аек фикер йөртү, үткәндәге эшләрдән дөрес хөкем чыгару, сабак алу сәләтен югалтмавы гәүдәләндерелгән. Бу ике бәеттә геройның үзенең үткән юлына, кылган эшенә мөнәсәбәте бер-берсеннән бөтенләй аерыла. Беренчесендә бу менә болай бирелгән:
Әдернә лә тартып ук атмаенча, Талды гына бәнем беләккәем. Яшь йөрәккәемә чыдый алмый Хур иттем лә сәне, энекәем.
Монда геройның кичерешләре дә аерым бер шәхеснең үзенең фаҗигале язмышы өчен генә рухи газаплануы, субъектив бер акт булып кабул ителә. Икенче бәетнең соңгы строфасында исә. сентиментальлекнең әсәре дә булмау белән бергә, бу язманың конкрет тарихи, социаль мәгънәсенә басым ясалган. Монда кузгалышларның юлбашчысы. үзен «Мин Петр Өченче падишаһ, Пит Фидрич» дип игълан иткән Пугачев шәхесенең телгә алынуы һәм эпик геройның үз авызыннан аңа мөнәсәбәтен белдерүе әнә шул конкрет тарнхилекне көчәйтә. Күп санлы документлар буенча безгә мәгълүм булганча. Пугачев татарларга үзен патша итеп таныта торган («белмәк вә нланмак өчен'») татарча манифестлар — өндәмәләр җибәреп, халыкны үзенә «тугыры ихлас вә ихласынча йөреп хезмәт вә чирү кыйлмак» ка чакырган иде һәм чынлап та күптәннән инде «мәрхәмәтле патша» өмете белән яшәгән халык арасында үзенә күп теләктәшләр талкан иде Бәеттә халыкның Пугачевка ихлас күңелдән самими ышануы эпик герой авызыннан бик төгәл, ышандырырлык нтеп әйтеп бирелгән;
Яшь башларымднн яу яуладым. Бүгәчәү картка ышанып
(Пугачевка инде «патша» дип түгел. бәлки гадәти бер кеше итеп карау, аны «карт» дип әбтү үзе үк азмы-күпме вакыйга булып үткәннән соң алынган сабакка ишарә ясый. Монда инде без хәтердән, сөйләү традициясеннән язып алынган «Пугачев патшаны күрсә идең, алларыннан буй бөгеп узса идең. Аргамак менеп, дан тотып. И<аек яуларында йврсә идең», бәетендәге романтик рухтан аермалы булган аеграк, реалистик хвкем йөртүне күрәбез )
Менә шундый аек хөкем, үткәндәге иҗтимагый вакыйгадан сабак алу. гыйбрәтен чыгару бәетнен җиденче строфасында да чагылып китә.
Пелүзән буе андызлык. Ай-Һай гына безнен айсызлык Болай гына ансыз дәгел ирдек Ай-Һай гына безнен ялгызлык.
Моны зинданда утырганда эпик герой әйтә булса кирәк. Шунысы кызык, безнең халык иҗатындагы кыска, дүрт юллык җырлар арасында да менә шушы җыр очрый. Әллә ни үзгәреш тә кичермәгән, ерак араларга җәелә алмаган «Иөрүзән» исеме шөһрәтле «Агыйдел» белән алыштырылган. Әмма ул хәзерге көндә ниндидер бер конкрет заман, жирлек, вакыйгага нисбәтле булмаган, аерым бер шәхеснең язмышына карап теләсә кайсы очракка да ярый торган гомуми мәгънәле бер әсәр буларак кабул ителә. Күрәсен. бу һәрвакыт шулай булмаган, элегрәк хәл башкачарак булган. 1792 иче елгы «Салават бәете» күчермәсендә бу җырда конкрет бер тарихи вакыйга белән бәйләнеп, шәхси язмыштан бигрәк социаль төсмер көчлерәк сизелә. Безнең халык иҗатының та. рнхи үсешен, жанрлар энолюниясен күз алдына китерү өчен гыйбрәтле хәл бу. дип уйлыйм мин. Ничек кенә булса да бер нәрсә ачык халык авыз ижагының язма рәвештә иртәрәк теркәлеп калган әсәрләрендә тарихилык көчлерәк саклана һәм андый күчермәләр фән өчен хәтер сөйләү традициясе саклый алмаган күп кенә сыйфат һәм мәгълүматларны алып килә. Яна табылган «Салават бәете», безнең карашыбызча, шуның ачык мисалы Вакыйгага якынрак заманда теркәлүе сәбәпле, анарда чор рухы икенче бер кулъязма күчермә — Игнатьев Максимов версиясенә караганда да төгәлрәк чагылган Шушы сыйфат бу күчермәнең тарихи-әдәби кыйммәтен билгели.
Әлбәттә. Пугачев һәм Салават турындагы әдәби әсәрләр безнен халык кичереп үткәй күп гасырлык катлаулы һәм озын тарихның бер эпизоды гына Халык тарихында андый зур иҗтимагый вакыйгалар, феодаль изелүгә, социаль явызлыкка каршы корал белән көрәшкә күтәрелүләр аз булмаган. Степан Разин күтәрелешеннән алып XIX гасырның 70—80 нче елларындагы татар крестьян кузгалышларына хәтле генә дә күпме күтәрелеш булган. Бу вакыйгаларның һәркайсысы халык авыз иҗатында да. китап әдәбиятында да тегеләйме-болаймы чагылмый калмаган Мондый вакыйгаларга актив катнашкан каләм ияләренең тырышлыгы белән тарих мәңгеләштереп калдырылган. Бо- ларның бер ишеләре ике-өч юллык хроник истәлек итеп язып куелса, икенчеләре «Мнръат-ел-вакыЙгат» (вакыйгалар көзгесе — калейдоскоп) рәвешендә зур. тәфсилле документаль-хроннкаль очерклар итеп теркәлгән. Булган хәлне сәнгатьчә гомумиләштерә торган әдәби әсәрләр (йыру. бәет һ. б) дә нжат ителгән һәм кулъязма китап эчен» язып куела торган булган Аянычка каршы, боларнын күбесенең булганлыгы, исеме мәгълүм булып та. җисемнәре — нөсхәләре сакланмаган Моның да иҗтимагый сәбәпләре бар: патша хөкү мәтенең азатлык фикерен һәм рухын даими рәвештә әзерлекләп торуы булган әсәрләрнең кулъязма күчермәләре күбәюгә, таралуга ирек куймаган, булган нөсхәләр дә туза, югала якн рәсми властьлар тарафыннан юк ителә торган. Ш на күрә, минемчә, бу төр әсәрләрнең бүгенге көндә гыйльми китапханә һәм архивларда саклана торганнарын барлау, өйрәнү, бастырып чыгару эшенә җитдирәк игътибар кирәк. Шулай булганда фән тагын да байый төшер иде.