Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙОКЫСЫЗ ТӨН


аты җил кузгалды, ургылып Җәйге бакчага килеп кер ае. агач һәм куак башларындагы кар бүрекләрен очыртып төшерде. аллеялардагы көртләрне кузгатып, кар бөртекләрен өерә- өерә. Фонтанка аша себереп алып китте Пантелеймон урамындагы фонарь да җилдә тибрәлә һәм тар гына фонарь яктысы чиркәү стенасы буйлап йөгергәли. андагы борынгы славян хәрефләре белән чуарлап язылган «Бу храм император Бөек Петр патшалык иткән вакытта салынды» дигән сүзләрне яктыртып-яктыртып ала иле.
Изге Пантелеймон чиркәве чаң суга башлады, чаң тавышына аш бүлмәсендәге сәгать сугуы кушылды.
Надежда Константиновна кулына кысып тоткан булавкасын китаптан алды да сәгать сукканны тынлый башлады.
— Сигез... тугыз... ун... — дип пышылдап санады. — Сәгать ун. Ильич озакламый кайтып җитәргә тиеш.
Аның бармаклары яңадан китап битендәге хәрефләр өстендә кызу- кызу йөрергә тотынды, Ул китап битенә булавка очы белән генә чәнчеп ала. шулай итеп юл артыннан юлны тиешенчә «эшкәртә» бара, күрә карау зур күзләре булавкага текәлеп караган. Тышы бизәкле бу матур китапны иптәшләр кулларына алгач та. аның битләрен яктыга куеп карап чыгарлар һәм булавка белән чак кына беленерлек итеп төрткеләр тишелгән хәрефләрне күчереп алырлар. Ул хәрефләрне махсус шифр таблицасы буенча тезеп куйганнан соң, Ленинның: узган 1905 елның көрәш тәҗрибәләрен өйрәнергә, кирәк табылган урында яңадан подпольега күчәргә, алдагы яңа көрәш-сугышларга әзерләнергә, дигән наказын укырлар.
Шул вакыт ишекне шакыдылар.
Надежда Константиновна булавкасын тиз генә кофтасына кадады да. иягенә таянып, «укуга» чумды.
— Керегез!
Ишектән, яны белән борылыбрак, хуҗа хатын килеп керде һәм, ялагай елмаеп, мичтән ис чыкмыймы дип. самоварым яңа гына кайнап чыкты — квартирантка чәй эчәргә теләмиме? — дип сораган булды.
— Рәхмәт, — диде Надежда Константиновна. — Иремнең кайтканын көтәм әле. Ул дуслары янына преферанс уннарга киткән иде.
Хуҗа хатын морҗа капкачы яхшы ябылганмы дип тикшергән булды һәм кызыксынып китапка күз салды.
— «Испания королевасының муенсасы». — дип. китапның исемен укыды. — Бик кызыклы китап ахры, мина да укып торырга бирмәссез микән? — диде.
Юк. кызганычка каршы, квартирантка китапны бирә алмый икән, аны иртәгә иртүк таныш бер хатынга кире кайтарырга кирәк, шуңа күрә бүген укып бетерергә ашыгам, ди
К
Хужа хатын:
— Бик кызганыч! — дип. тирән сулап куйды. Шулай да чыгып китәргә жыенмады Анын эче поша иде. күрәсен. бераз ләчтит сатып утырырга да исәбе юк түгел иде бугай. — Сезнең. Прасковья Евгеньевна, фамилиягез бик матур .. Онегина Ә исемегез бик гади — Прасковья.
Надежда Константиновна аның сүзен жөпләп:
— Әйе шул. — дип тиз генә жавап кайтарды.
— Полицейский сөйләп торды әле, — диде хужа хатын. — анын учас-тогына бу Онегина дигән хатын каян килеп чыкты икән? — дип, пристав үзе кызыксына икән, ди.
Надежда Константиновна, мондый паспорт белән озак яшәп булмас. ахры. дип. борчуга төште.. Прасковья Онегина .. Мина шундый сәер яигырый торган исем-фамилияле паспорт юнәтергә иптәшләрдән кайсының башына килгәндер.. Менә бит хәзер бу төпченүчән хатын аның белән ничек кызыксына, бигрәк хәтәр..
Хужа хатын тагын нәрсәдер сорамакчы булды, тик әңгәмә барып чыкмасын аңлады, күрәсен, бүлмәдән, кергәндәге кебек, яны белән тавыш-тынсыз гына чыгып китте.
Надежда Константиновна янадан үз эшенә кереште.
Хат язылып бетте. Китапны күзенә якын ук китереп, ул һәр битен жентекләп тикшерде, юлларны капшап карады Әйбәт эшләнгән, булавка очы белән чәнчеп язылган битләрне охранка күрә алмас. Надежда Константиновна бу төгәлләнгән эшне ридикюленә салып куйды.
Хәзер инде яна килгән почтаны карап, укып чыгарга кирәк. Ул. озын итеп тегелгән постау юбкасы кесәсеннән хатларны алып, һәркан- сын игътибар белән укып чыкты. Кайбер урыннарын Ильич өчен дип ятлап алды, бала чагындагы кебек, күзләрен йомып, иреннәрен кыймылдатып, яттан өйрәнде.
Арадан бер хат аеруча анын игътибарын жәлеп итте Язылу вакыты— «1906 елнын феврале». — шулай дип астына сызып куелган. Бу — шартлы билге Хатта яшерен язу бар «Тагын кофтаны үтүкләргә туры килә инде», дни елмаеп куйды Надежда Константиновна, хатларның укылганнарын сул кесәсенә, укыл.маганнарын ун кесәсенә яшерде
Ярдәмчел хужа хатын үтүккә күмерне узе салды, коры чыра яндырып, үтүкне мич юллыгына куйды.
— Сез ишеттегезме: безнен порттан әле генә икс курсистканы кулга алдылар... — диде ул; шундый күңелсез хәлне шатланган тавыш белән әйтте.—Социалист кисәкләре! Кара син оятсызларны, ә! Дөнья болгатып ятучы шундыйларның барысын да тизрәк бетереп ташласыннар иде. аннары, ичмасам, безгә, намуслы кешеләргә, тынычрак яшәргә мөмкин булыр иде.
— Аннан безгә жинсл булыр микән сон? — диде Надежда Константиновна һәм үтүк тишегенә каты гына өрә башлады
— Ышаныгыз, мадам, анысына шикләнмәскә мөмкин!
Надежда Константиновна түгәрәк тишекләреннән утлы күмер күренеп торган үтүкне алды ла суынып барган самоварлап бер чынаяк чәй агызды һәм. хужа хатынга хәерле йокы теләп, үз бүлмәсенә кереп китте
Ишекнең келәсен элде. Ип элек Ильичның съездга карата әзерләгән за.меткаларын яшерергә кирәк иде. Жандармнарның бирегә дә килеп чыгулары мөмкин, ә ул кыйммәтле кулъязманы ничек кенә булса да саклап калырга кирәк..
Хатларны шифрлау өчен, кулъязмаларны саклау өчен аның ридикюлендә һәрвакыт берничә китап була Шундый «саклау урынын» алар китап төпләүче бер партияле иптәш белән бергәләп унлап тапканнар иде.
Надежда Константиновна инглиз язучысы Свифтның «Гулливер ли-
липутлар илендә» исемле китабын алды, тышлыгының алтынланган кп- ленкорын саклык белән генә кубарып, ике арадагы калын катыргыны тартып чыгарды. Шул катыргы урынына Ленинның кулъязмасын урнаштырды. коленкорны яңадан җилем белән ябыштырды һәм шуннан соң китапны ридикюленә яшерде. Кулъязма хәзер ышанычлы җирдә иде.
Өстәлгә сөлге җәйде, шуның өстенә хатны куйды, аны кулы белән тигезләде дә хат өстенә җай гына итеп кызу үтүк басты. Үтүк белән шулай берничә тапкыр басты, һәм. ниһаять, хат юллары арасыннан чак күренә торган кызгылт-көрән нокталар сыман шифрлар ләйда булды.
«Бу яшертен шифрны ачу өчен нинди ачкыч кирәк икән? Язылу вакыты астына дулкынлы сызык сызылган... Ә, әйе!.. «Тау башлары төнге караңгылыкта йокыга талган».
Надежда Константиновна — партия Үзәк Комитеты секретаре. Ул күп оешмалар белән элемтә тота һәм аңа бик күп нәрсәне: уннарча төрле шифр ачкычларын, яшерен язу рецептларын, яшерен очрашу квартираларының бик күп адресларын, парольләрне, псевдонимнарны .. бик күп нәрсәләрне белергә кирәк, белергә генә түгел, боларныц барысын да беркая язмыйча хәтердә сакларга кирәк, югыйсә, кәгазь дигән нәрсә белән тотылуың бар.
Менә иптәшләр Себердән язалар. Анда, сөргендәгеләргә, бер бер артлы авыр, күңелсез хәбәрләр килеп тора икән. Мәскәүдәге декабрь восстаниесе җиңелүгә дучар булган. Нижний Новгородта. Пермьда эшчеләр восстаниесе бастырылган. «Новороссийск республикасы» бетерелгән. Революция дулкыннары Себергә дә барып җиткән, ләкин анда да эшчеләрнең восстаниеләре мәрхәмәтсез рәвештә бастырылган. «Димәк, революция тәмам җимерелгән? Бөтенесе югалган? Ә партия яшиме соң?» —дип сорыйлар иптәшләр.
Кешеләрнең перспективаны югалтуларын, ә аннан да куркынычрагы— җиңүгә булган ышанычны югалтуларын Надежда Константиновна аңлый. Аларга кичекмәстән җавап язып җибәрергә кирәк. Хуҗа хатынга күренеп торсын өчен ул кара тасма белән каймаланган соры кофтасын үтүкли, үзе җавап хаты турында уйлана...
Хат бик озын булып чыкты. Тыштан караганда ул гади, юк-бар сүзләрдән генә гыйбарәт бер хат кебек күренә, һәм цензура ана һич тә игътибар итмәячәк иде. Әмма юл араларына күренми торган махсус кара белән бик күп нәрсә язылган... Революция бетмәгән, ул дәвам итә. Пролетариат корал ташламаган, авылларда крестьяннарның баш күтәрүләре дәвам итә. армиядә дә тыныч түгел, бигрәк тә — флотта. Партия үзенең эшен дәвам иттерә. Партия яши, эшли һәм ул һәлак була алмый. Беркайчан да! Кояшны сүндерерлек көч булмаган кебек, пролетариат партиясен юкка чыгарырлык көч тә дөньяда юк. Эшчеләр сыйныфының эшне ахырына кадәр җиткерә алырлык революцион сәләте барлыгына Ильич һич шикләнми...
Аш бүлмәсендәге сәгать бер тапкыр сукты Надежда Константинов- наның йөрәге кысылып китте. «Күпме булыр бу? Беренче яртымы? Берме? Икенче яртымы? Беренче ярты гынадыр?» — дип үзен тынычландырырга тырышты ул. Бүген Ильичның меньшевиклар белән бик каты бәрелешү көне. Тикшереләсе мәсьәлә бик җитди: ничек итеп мужикны революциягә тартырга5 Эшчеләр сыйныфы крестьяннарны үз артыннан ияртә аламы?
Бу бәрелешкә Владимир Ильич көне буе диярлек әзерләнде Алар төнге унбердән дә соңга калмыйча таралырга тиешләр иде. ә ул һаман юк әле. Мөгаен, шымчылар тагын аның эзенә төшкәннәрдер һәм ул, шундый хәтәр «койрык»тан котылу өчен, урамнар буйлап тик әйләнеп йөри торгандыр...
«Кайтыр, менә-менә кайтып житәр». Надежда Константиновна асылмалы лампаны түбәнгәрәк төшерде, утны сүндерде: аның йокламый утыруын хужа хатын белмәсен, төнлә тәрәзә яктырып тормаска тиеш.
Карангы күктән кар коя да коя, урамга ак юрган яба.
Надежда Константиновна, күзләрен йомып, чынлап торган тынлыкка колак салып, тәрәзә яңагына таянып тора...
Менә тәрәзә төбеннән, кар шыгырдатып, кызу-кызу кемдер узды. Надежда Константиновна күзләрен ачмады — юк. бу ул түгел, аның аяк атлавы түгел. Аның йөрешен, атлавын ул мең кеше арасыннан да аера.
Күңеленә кинәт: «Ә бит Володя жылы пиджак кимичә генә чыгып киткән иде». — дигән уй килде. Гардероб ишеген, шыгырдамасын дип. сак кына ачты да караңгыда капшанып карады. Куллары мамыктай йомшак йонга кагылды, сыпырып карады.— бу жилетны ул ана моннан ике ел элек Женевада сатып алган иде. «Ничек мин аны жилетсыз чыгарып җибәрдем соң? Тышта шундый салкын», — дип, үкенеп куйды.
Аның башында шундый хәвефле уйлар чуала, йөрәге борчылып тибә иде.
«Юк, болай ярамый, бүтән нәрсәләр, шатлыклы нәрсәләр турында уйларга кирәк».
Моннан сигез ел элек ул, әнкәсе белән, Шушенскоега, Владимир Ильич янына, сөргендә аның белән бергәләп үз срогын да тутырырга дип киткән иде. Гаять дулкынланган иде ул. Барыннан да бигрәк — очрашуның беренче минутларыннан курыккан иде. Аңа бүләккә дип яшел абажурлы лампа алган иде, аны. юлда ватыла күрмәсен дип бик куркып, саклап алып барган иде. Алты мен чакрым юл буе шул лампаны кулыннан төшермәгән иде.
Май аеның кояшлы бер көнендә озын юлның сонгы чакрымнары да артта калды. Килеп җиттеләр. Көймәле арбадан ул. кулына ш\ 1 лампаны тоткан килеш, тантаналы рәвештә төшеп җиргә басты. Тирә- яктагы өйләрнең тәрәзәләре ачылып китте, һәм алардан кешеләр баш ларын сузып, кызыксынып карый башладылар. Бары тик Зыряновлар ненеи тәрәзәләре генә ябык иде. Барысын да белеп торучы малайлар Владимир Ильичның ауга чыгып киткәнлеген һәм кич соң гына кайтачагын әйттеләр.
Владимир Ильичның нәкъ әнә шул моментта өйдә булмавы аяныч ндс. Боларның барысы өчен Енисей елгасы гаепле иде. әлбәттә: аның, бозлары күтәрелеп, дингез булып жәелеп киткән чагы иде һәм шул елганы кичеп чыгу өчен, алар, әнкәсе белән, суның ярларына төшеп утыруын көтәргә мәжбүр булганнар нде
Владимир Ильич кич белән генә ашыгып кайтып керде, ишекне киң итеп ачты да. почмакка өеп куелган әйберләргә карап, тукталып калды.
Надежда Константиновна такта белән генә бүленгән икенче якта тын да алмыйча басып тора нде. Ул монда артык түзеп тора алмады. Ильич янына чыкты Владимир Ильич чиксез шатланып: «Надюша!» — дип пышылдады .
Стенадагы сәгать биш тапкыр сукты. Вакыт иртәнге биш иде инде. Шулай ук кулга атындымы икәнни? Көтәргә, түземлек белән көтәргә кирәк, дип. Надежда Константиновна яңадан хатирәләргә бирелде.
Икенче көнне кич Шушенскоеда сөргендәге бөтен компания җыелды. Оскар Энгберг. Проминский һәм аларнын күп санлы семья членнары ... Владимир Ильич яшел абажурлы лампаны кабызып җибәрде, үзе шуңа гел карап-карап ала иде.
Надежда Константиновна Питер турында сөйләде Аннары жырлап утырдылар Владимир Ильич Надежда Константнновнаның шигырь укуын үтенде. Адам Мицкевичның бала чактан ук таныш булган шигырьләре ул кичне гажәп яхшы яңгырадылар
Эйд», дуслар, кулны кулга тотышыйк! һәм жир шарын безнең сафлар урасын. Бердәм булсын теләкләр һәм фикерләр. Кыю җырлар көр тавышка җырлансын Кузгалыр жнр. яңгырар жыр — без аны Яна юллан йөретербез моннан соң...'
Чиркәү чан суга.
Ана кушылып, аш бүлмәсендәге сәгать суга.
Надежда Константиновна Ильич барырдай барлык очрашу кварти-раларын. кунып чыгу урыннарын күз алдына китереп чыга. Аларнын Һәркайсы Ильичның кайда икәнлеген хәбәр итәрләр иде. Димәк...
Юк ла, юк! —дип. ул күңелсез уйларын башыннан чыгарып ташларга теләде. — Юкка борчылам мин Шулап тоткарланып калган чаклары аз буламыни... Менә кайтып керер дә. Мартовның, Данның дәлилләрен ничек итеп җимергәнлеген, мәсьәлә тавышка куелганда күтәрелгән кулларны ничек кычкырып санап торуын һәм үз резолюциясенең күпчелек тавыш алуын күреп ничек шатланганын — барысын да тәфсилле итеп сөйләп бирер».
Бүлмәгә әкренләп иртәнге салкын яктылык керә башлады, барлык әйбергә тонык-соры төс иңде. Тышта дворникның көрәк белән шалтырап эшләп йөрүе ишетелде. Атлы трамвайның беренче звоноклары яңгырап китте. Квартира эчендә дә хәрәкәт башланды. Буяулы идәнгә кухарканың ялан аяк басып йөрүе, самоварны шалтыратып, әвәрә килүе ишетелде. Хуҗа хатын бала-чагаларын ни өчендер тирги, иртәнгә хас исләр — самовар кабызганда яндырган чыра исе. аяк киемен чистарткан май исе. сабын исләре — бөтен квартирага тарала иде.
Надежда Константиновна бүлмә буйлап йөренде, абайламастан көзгегә күзе төште һәм кашларын җыерды: йокысыз үткән бу бер төн эчендә ул ябыгып киткән, агарынган иде. «Болай ярамый», — дип, үз- үзен шелтәләп алды ул һәм юынырга чыкты. Салкын су сафландырып, рәхәтләндереп жибәрә бит.
«Сәгать тугызга чаклы көтәм дә аннары Книповичларга барам, нишләргә кирәген киңәшәм», — дигән карарга килде ул. Өстен күгелҗем төтен сыман элпә каплаган салкын чәйне йотлыгып эчте дә, дәфтәрдән бер бит кәгазь ертып алып, кара савыты төбенә каләме белән төртә-төртә, язасы сүзе турында бераз уйланып утырды.
Ачык, пөхтә хәрефләр белән: «Дус хатыныма киттем, уникедән соң кайтырмын», — дип язды. Төнлә яшерен хат язган булавкасын кофтасыннан алып, язуны шуның белән челтәр пәрдәгә беркетеп куйды. Бу, шулай, күпне тикшерүчән хуҗа хатын өчен генә эшләнә. Надежда Константиновна аклый: Ильич монда кайтып кермәячәк инде.
Тәрәзәгә тыштан кар белән бәрәләр. Бер, ике, өч. Кемдер бик төз бәрә.
— Кем булыр бу? Үзе микәнни? — дип үз алдына пышылдады Надежда Константиновна һәм, адымнарын көчкә тыеп, тышкы ишекне ачарга чыкты.
Тышта бик салкын ахры, тимер келә бармакларны көйдереп ала, ул аны ача алмый азапланды.
— Хәзер, хәзер. — диде, бармакларын салкын тимергә өшетеп.
Ниһаять, келәне ычкындырып, ишекне ачып җибәрде Бусагада буена караганда бик озын куртка, башына колакчынлы бүрек кигән бер малай басып тора иде, җилкәсенә, таякка элеп, буш капчык аскан иде.
Малай, зур кара күзләрен ялтыратып:
— Иске-москы алабыз, шурум-бурум җыябыз, — дип, ятлап алган сүзләрен кабатлады. Надежда Константиновнаның борчулы кыяфәтен
күреп: — Хәтерләмисезмени? — дип сорады ул. — Мян — Ромка, карчыга баласы. Мин сезне беләм, сез Күчмә музейда эшлисез.
— Тс-с-с!.. — дип, Надежда Константиновна бармагын иреннәренә куйды. — Әйдә, бүлмәгә кер.
Ромка, итекләрендәге карны кагып, Надежда Константиновнага иярде.
— Мин сине. Роман, күрү белән таныдым. Берәр нәрсә булдымы әллә? — диде Надежда Константиновна, йөзенә чыккан куркуын яшерә алмыйча.
— Борчылмагыз, — диде Ромка, чак ишетелерлек тавыш белән.— Ефим абын ул-бу юк дип әйтергә кушты. Сезгә хат та бар. Киез итек эчендә, хәзер чыгарам, — дип. малай зур киез итекләрен салды һәм: — Менә, — дип, бераз бөгәрләнгән жылымса конверт сузды
Надежда Константиновна суыктан һәм дулкынланудан һаман әле калтырап торган бармаклары белән конвертның кырыен ертты да аннан бер бит кәгазь кисәге тартып чыгарды.
Хөрмәтле Прасковья Евгеньевна. — дип язылган иде айда. — Безлә һавалар бик начарланып китте. Аякларны өшетмәс өчен, яна киез итекләр сатып алырга туры килде. Сезнең сәламәтлегегез турында бик борчылабыз. Бүген безгә килегез, көтәбез. Акка зәңгәр бизәк төшерелгән хрусталь вазаны да алып килегез .» Акка зәңгәр биз .к төшерелгән хрусталь ваза... — дип кабатлады Надежда Константиновна һәм шатлыктан күзләре ялтырап китте.
«Нинди бәхет, ул исән, кулга алынмаган. Эзәрлекләүләр бик хәтәр булган. Финляндиягә качып яшеренергә туры килгән. Менә «Ваза» Дачасында көтә», — дип уйлады Надежда Константиновна
— Рәхмәт, дускай, рәхмәт. — дин, малайның кулларын кысты.— Бирегә ничек килеп җитә алдың син? Артыңда «койрык мазар > сизмәдеңме?
— Сез нәрсә? Әллә мине кечкенә дип беләсезме? — диде Ромка.— «Койрык» белән мин бирегә килеп тә тормас идем.
Надежда Константиновна сумкасыннан «Испания королевасының муенсасы» дигән китапны чыгарды
— Моны Ефим Петровичка тапшыр, хәзер үк Ә менә монысын үзенә ал, — дип, Ромкага чәчәкләр, рәсемнәр белән бизәлгән кызыл тышлы китап сузды. Аның тышына, алтынланган түгәрәк эченә, зур хәрефләр белән «Жюль Верн әсәре. Серле утрау» дип язылган иде.
Ромка китап битләрен ачкалап карады да аны күкрәгенә кысты— китапның рәсемнәре бик күп икән һәм барысы да бик кызыклы рәсемнәр икән!
— Кызыклымы? — дип сорады.
— Бик кызыклы ки ran. Бала чагымда мин, анардан аерыла алмыйча. рәттән ике тапкыр укып чыккан илем. — диде Надежда Константиновна һәм бүләкнең малайга охшавына бик канәгать булып калды
— Моны миңа бөтенләйгә бирәсезме? — диде Ромка, шулай буласын өмет итеп.
— Әйе, әйе, әлбәттә.
Малай ике китапны да саклык белән генә куен эченә салды.
— Рәхмәт. Мин чаптым, —диде ул кинәт ашыгып.
— Үзеңә рәхмәт. — диде Надежда Константиновна. — Ефим Петровичка миннән сәлам тапшыр, аңа әйт, вазаны мин бу ген үк илтермен.
Ромка китте. Надежда Константиновна Владимир Ильичның йон жилетын, үзенең кара тасма белән каелган соргылт кофтасын һәм тагын башка вак-төякләрне юл сумкасына тутырды.
«Менә безнең барлык мал-мөлкәтебез шунда. Әйбәт’ Әйберләр кешене бер хрынга бәйләп тота».— дип уйланды ул
Надежда Константиновна поезддан Куоккала станциясендә төште. Ап-ак карда күзне камаштырырлык булып кояш нурлары чагыла. Карлы кыр буйлап урманга чаклы ак тасма сыман сукмак сузылган. Урман эче тып-тын. Агач башларыннан жем-жем итеп бәс коела. Агачларның инде жылына башлаган кәүсәләре төбендә чокырлар хасил булган, болары инде яз якынлашу галәмәтләре.
Урман эчендә, зур ябалдашлы наратлар астында сыенып утырган кечерәк кенә агач йорт бүген аеруча матур булып күренә: манаралы веранда өстендәге кар бүрек һәм кәрнизләрдән тәрәзәләргә асылынып төшкән кар өемнәре бу йортка әкияттәгедәй гажәеп төс биреп тора иде.
Надежда Константиновнаны Владимир Ильич тәрәзәдәй үк күреп алды һәм аны каршы алырга чыкты.
— Ниһаять, килдең! Син бик дулкынлангансың, борчылгансыңдыр, бөтенләй йокламагансыңдыр? — дип, борчылып сорашты ул.
— Юк. юк. үлеп йокладым, — дип жавап кайтарды Надежда Кон-стантиновна.-- Пртә белән мине Ромка килеп уятты, Ефим Петровичтан хат китерде. Миңа бөтенесе билгеле. — Өйдән ишетелгән тавышларга колак салып-— Синдә халык жыелган дамыни инде? — дип сорады.
— Әйе. Съездга тактик платформа әзерлибез. Әйдә, керик, син дә безгә булышырсың.
Надежда Константиновна сумкасыннан Свифт китабын чыгарды:
— Синең заметкаларын менә шушында.
— Гулливер эчендә?!. Нәкъ кирәк вакытында килеп житте.
Владимир Ильич Надежда Константиновнаны аш бүлмәсенә алып керде.
Ул, үзен сиздермәскә тырышып, почмактагы бер буш урындыкка шыпырт кына барып утырган иде. ләкин шунда ук аны иптәшләр чолгап алдылар, шау-гөр килеп сәламли-тәбрнкли башладылар.
Ул игътибар үзәгендә булуны бер дә яратмый иде, уңайсызланып калды һәм үзенең шундый оялчан булуына ачуы да килде, шуңа күрә тагы да каушый төште. Аны бу хәлдән Владимир Ильич коткарды.
— Ярый, дәвам итик.— дип. ул иптәшләрне үз янына чакырды.
Владимир Ильич өстәл яныннан торды да маңгаен, башын сыпырып алды һәм. кулын күтәреп, илһамланып сөйләп китте:
— Эшчеләр сыйныфы артыннан халыкларның киң массасы күтәрелә, һәм бу көч буржуаз-демократик революцияне тулы җиңүгә илтеп жит- керер, ә шуннан соң эшчеләр, ярлы крестьяннар белән бергәләп, көнбатышта социалистик переворот эпохасын башлап җибәрерләр. Ничек?— дип бәхетле бер көлү белән көлеп жибәрде ул. — Уйлап кына карагыз, иптәшләр, хәзерге күңелсез тынлык — давыл алды тынлыгы гына бит ул. Әйе, контрреволюция тантана итә. Әмма бу тантананың гомере кыска. Бөтен дөнья өстенә алсу таң җәелә. Пролетар революция булачак һәм ул җиңәчәк, һичшиксез, җиңәчәк, иптәшләр...— Я. я.— дип. шатланып шаулаша башлаган иптәшләрен туктатты ул. — Бераз хыялга бирелдек, әйбәт хыялландык, ә хәзер, ягез, безнең чираттагы революцияне тикшереп карыйк. Дәүләт Думасын без парламент дип түгел, полиция канцеляриясе итеп таныйбыз һәм ул сайлаулар кәмитенә катнашуны кискен рәвештә кире кагабыз. Бу мәсьәлә буенча да безгә меньшевиклар белән якалашырга туры киләчәк...
Монда җыелган Питер эшчеләре гади эскәтер җәелгән зур аш өстәле тирәсенә утырышканнар, һәркайсының алдында — язып тутырылган дәфтәр Берләштерү съездына әзерлекнең иң кызу чагы бу. Эшчеләр сыйныфының эш-хәрәкәткә керешү өчен бердәм программалы — большевистик программалы — бердәм партиясе булырга тиеш.