ЯЗМЫШ ШУКЛЫГЫ
Жинсез свитердан гына калган доненгнын итсез калак сөякләре килешсез тырпаеп тора иде. Бер башлагач, хатын свитерга да бәйләнергә тотынды:
— Хәзер үк бусын да. бөтен өстен-башынны алыштыр. Үзеңне тәртипкә китер. Тиз генә менә бу щетинанпы кырып алганда да ярар иде.
Юк. кайда монда җорлык белән генә котылып калырга! Монда ачыктан-ачык ниндидер көтелмәгән бер вакыйга өлгереп килүе күз алдында. ә көтелмәгән вакыйга Ризвановны һәрвакыт уйга калдыра, шиккә төшерә, вәсвәсәгә батыра иде.
— һич югы әйтеп сөйләш. Гайшә. Нишләргә кушасын син мина? Ягъни сакалны-мыекны кыргач, өсне-башны алыштыргач, ни булачак дигән сүзем?
Бу — нәкъ шул Гайшә ханым көткән минут иле булса кирәк. Хатын сынын бераз турайтты, тантаналы-горур кыяфәт алды һәм. һич кабаланмыйча, шул ук вакытта икеләнергә урын да калдырмаслык итеп әйтеп салды:
— Безнең Рөстәм бүген үзенең кызын, синең белән минем булачак киленебезне алып кайтам дип китте.
— To-есть ничек? Мин аңлап җитмәдем. Бөтенләйгәме?
Рнзвановның кинәт аптырабрак калганлыгы тавышына, төсенә бәреп чыкты, дөресен әйткәндә, мондый хәбәрне ишетергә ул бөтенләй әзер түгел, бу турыда уйлаганы да. башына китергәне дә юк иде. Хатыны аңарга ярдәмгә килергә ашыкты.
— Котың очмасын, хәзергә әле бөтенләйгә түгел. Безгә күрсәтәсе килә булса кирәк. Шул уңайдан кыз да безне күреп китсен ди торгандыр.
— Нишләп куркыйм, ди. Алып кайта бирсен, күрсәтә бирсен .. Тик әле болай гына... Малай гына дип йөри идем бит әле мин аны .. Үзе шулай дидеме? Синең коткың белән эшләнгән эш кенә түгелме? Ай-Һай! Кызу тоталар хәзерге яшьләр эшне, кызу тоталар.
Әлеге шул калак сөякләрен калкытып күрсәтә торган җиңсез свитердан килеш, нәрсәгә барып тотынырга һәм ни дип әйтергә белмичә, өстәл тирәли бераз йөренгәннән соң, ул чыгып киткән Гайшә ханымны янадан чакырып кертте.
— Кара әле, Гайшә, — дип башлады, бу юлы инде батыррак тавыш белән.— әллә, мин әйтәм. аяк астыннан килеп чыккан бу ыгы-зыгыны миннән башка гына уздырып җибәрәсезме? Беләсең минем нинди вакыт икәнлеген... һәм, гомумән, килен сайлау эшендә мин үземне бик профан кешедер дип уйлыйм.
Ләкин аның бу тырышлыклары нәтиҗә бирмәде. Гайшә ханым үз дигәнендә нык тора, мондый тантаналы эштән картын читтә калдырырга һич риза булырдай күренми иде.
Алайга киткәч, хәер, Ризванов та сынатмаска булды. Тиз генә са- кал-мыекны кырып атгы. Өстен-башын алыштырды. Хәтта берара меланхолиягә бирелеп:
— Шулай картаеп та барабыз микәнни без? Картаябыздыр шул. малаең шундый эшләр артыннан йөри башлагач, — дип үзалдына сөйләнеп тә алды. Аннары бер сәбәпсезгә хатыны янына кухняга чыгып, нидер әйтергә җыенып та әйтмичә, янә борылып керле. Залдагы өстәлгә—кардай ак ашъяулык җәелеп әзерләнеп куелган табынга күз төшерде. «Берәр вино-мазар куяргамы икән соң? Әллә ул чаклысы килешмәсме?» дип уйлап торды, нинди дә булса бер карарга килә алмады, бу чаклысын ук хатыныннан сорауны шулай ук килештерми иде. Кыскасы, һич көтмәгәндә килеп чыккан бу ыгы-зыгы фәннәр докторлыгына диссертация яклау алдында торган үтә җитди Ризвановны яхшы \к чыгырыннан чыгарып ташлаган иде.
Бер караганда, сәбәбе дә юк түгел моның: әнә бит. һич уйламаганда малае үсеп җиткән, кыз күрсәтергә дип йөри, имеш Бәлки, аптырарга түгел, шатланырга кирәктер бу эшкә. Димәк, аның малае цивилизациянең читенә үк барып чыккан шыр сыйрак түгел икән, әти-әни- се белән исәпләшә, аларның киңәшен көтә, имеш. Ләкин шул ук вакытта Хәнәфи Ризвановны уйланырга мәҗбүр иткән икенче сәбәп тә юк түгел, нинди киңәш бирергә икән соң мондый вакытта? һәм гомумән үзен ничек тотарга тиеш булыр икән ул? Бирерсең бер киңәш, ә соңыннан үз киңәшең үз башына бәла булып килеп төшсә? Бигрәк ап-тырата торганы тагы шул: моңарчы бит ул малаен бар дип тә белмәде. Бөтенесен Гайшә ханым кайгыртты. Гайшә ханым улының өсте-башы турында уйлады, мәктәпкә — ата-аналар җыелышына чакырсалар. Гайшә ханым чапты. Ә әти кеше, доцент Хәнәфи Ризванов, акча эшләп китергәч — минем шул җиткән, дигән төслерәк бер карашта йөрде. Соңга таба малай анасын да артык борчымыйча һәм. кайбер бутлыксыз иркә җаннар кебек, блат эзләп таныш-белешләренен ишекләрен кагарга мәҗбүр итмичә, югары уку йортына керде, азмыйча-тузмыйча укыды, әле хәзер дә менә, дүртенче курс студенты булгач та. һич гарьләнмичә. малай чактагы кебек, кинога барыр өчен әнисеннән акча килеп сорый... Кыскасы, акыллы малай, башлы малай булып чыкты кебек аларның Рөстәмнәре. Ләкин, нәкъ менә шушы хакыйкатьне аңлый барган саен. Хәнәфи Ризванов үзендә беркадәр уңайсызлану хисе тоя. Уйлана. Уйларының очына чыга алмый. Мона хәтле үз акылы белән йөреп торган егет нишләп соң әле бүген генә әтисеннән акыл сорый? Монда анын берәр яшертен үпкәсе, кинаяләп әйтергә җыйналган дәгъвасы ятмыймы?
Хәнәфи Ризванов, үз-үзеннән качарга теләгән кебек, яңадан кабинетына керле, шүрлекләрдәге китапларның әле берсен, әле икенчесен алып, актарып карады, ләкин берсеннән дә үзенең бу минуттагы рухи халәтен аңлатырлык киңәш сүзе яки. алай-болай җае чыгып, әйтергә туры килсә, яшьләргә ачык кына әйтеп бирерлек кулай цитата тапмады.
— Кара әле. Гайшә ханым. — дип куйды ул кинәт, гадәттәгечә үтә нәзакәтлелек күрсәтергә тырышып. — бәлки, син мине бу мәшәкатьтән коткарырсың, ә? Мин сиңа ышанам, әгәр ни... теге килен булачак кеше сипа ошаса, мина, шәт, ошар. Минем кичектерергә һич ярамый торган бик важный бер эшем бар икән.
Ләкин әти кеше китеп өлгерә алмалы, ишектә звонок зыңлады һәм шаулап сөйләшә-сөйләшә яшьләр килеп керде.
I!
Ике кеше дип чамалап көткәннәре өчәү булып чыкты. Егет бетән кыз икәүдән-икәү генә күренергә яхшысынмаганнар булса кирәк, кызлары икәү, икесе дә Рөстәм белән бер курста укучы студенткалар булып чыкты.
— Таныш булыгыз, дүрт елдан бирле минем белән бергә укучылар.— дип таныштырды Рөстәм
Картлар икесе дә берлән таркалып калдылар. Гайшә ханымны яшен тизлегендә «Боларнын кайсысы икән?» дигән кызыксыну биләп алды. Шулай да ул. әтәп саклап, гөрли алганча гөрләргә, ачык чырайлы булырга, нәзакәтлелек күрсәтергә тырыша иде. Ә Ризвановка килгән тә. анын турында ни дип әйтергә дә мөмкин түгел, кызлар ишектә күренүгә. ул сәер бер хәлдә калды битеннән алсу-кызыллык йөгереп узды, курыккандай кинәт артка чигенде, шундук үзен кулга алырга тырышып, сүз кыстырырга маташты, теле әйләнмәде, сүз урынына билгесез бер ымлыклар гына килеп чыкты.
— Әйттем ич мин. картлар үзләре югалып калмаса, безгә югалып калырга урын юк, дип...
Бу минутта ип айнык һәм ин сүзчән кеше—яшь Ризванов үзе иде. Ул, кызларның әле берсе, әле икенчесе каршына килеп, ничек тә булса өлгерлек күрсәтергә тырыша: кулларындагы әйберләрен алып куя. тиз генә зал ишеген ачып, кунакларны залга чакыра, гөрли алганча гөрли, гөрләве барып чыкмаса. яшьләрчә тәкәллефсезлек белән берәр таушалган шуклык әйтүдән дә тартынмый иде.
Яшьләрнең үзара ыгы-зыгы килүеннән файдаланып, тизрәк кабинетына кереп, күздән югалырга ашыкты карт Ризванов. Әмма бу тан- таналы-тынгысыз минутта Гайшә ханымның да ялгыз гына каласы килми иде булса кирәк.
— Син. әтисе, һич югы кунакларны табынга утырткач тотыныр идең эшеңә, юкса бу яшь-жилкенчәк арасында ялгызым гына югалып калуым бар минем. — дигән булып, иренә каршы төште.
— Каушама, әни. әтине алыштырырга монда мин калам. — дип. тагын бер гөрләп алды Рөстәм. Егетнең бу минуттагы күтәренкелеге картлар арасындагы каударлануны кунакларга сиздермичә күмеп калдырырга бик тә житәрлек иде һәм, гомумән, үтә ачыктан-ачык иде ул бу минутта.— мин генә житмәсәм, менә Муся... Юк, ялгыш.ычкындырдым. .Мөнәвәрә бар.
һәм ул. кызларның икесенә берьюлы мөрәҗәгать итеп, ярым шуклык. ярым кисәтү белән, аларның исенә төшереп узуны кирәк тапты:
— Җае чыкканда, комментарий бирә китим, безнең бу өйдә жиме- реп булмый торган ике табу бар: берсе — бездә кешеләрнең исемнәрен бозып әйтү категорически тыелган. Икенчесе — бездә самообслуживание, кадерле кунаклар. Кыстатып торыш юк. Кайда нәрсә кулга төшерә аласың, шунда ук кап та йот. Шулай бит, әни?
— Кеше ышандырырсың юк-бар сүзләрең белән. — дип. «ычкынып киткән» малаен тизрәк урынына утыртырга ашыкты Гайшә ханым. Шулай да ул. табынга ваза белән алма китереп куйган арада, ялгыш кына күзе төшкәндәй итеп. Мөнәвәрә атлы кызга игътибар беләнрәк карап узмыйча кала алмады. «Әллә шушысымы икән?» дип уйлап кунды күңеленнән. Малаеның бу кыз тирәсендә үтә тырышлык күрсәтеп бөтерелүе шулай уйларга да нигез калдыра иде, әлбәттә. Хәер. Гайшә ханымга табышмак корып озак баш ватарга туры килмәде, табынга утыруга. Рөстәм, мона чаклы анарда һич күрелмәгән уенчаклык белән, алдын-артын уйлап тормастан, тезеп китте:
— Менә бу Мөнәвәрә атлы кызда, әни, гажәеп бер чир кузгалган. Төнлә йокысыннан уянып әнисен сагынып елап утыра, имеш. Врачлар аңарга общежитиедә торуны категорически тыйганнар Врачлардан да бигрәк комендантка барып ишетелгән. Ә комендантлары бик алама нәрсә: кирәкми мина елак кыз, дип куйган мәсьәләне. Кая барсын ул хәзер? Институтны бетерергә күп калмады, әллә, мин әйтәм, бездә генә торсынмы укып бетергәнче? Елап тик ятсын безнең теге бакчага карый торган кечкенә бүлмәбездә.
— Без ничек карарбыз бит әле? Җибәрербезме икән соң? — дип, шуклыкка каршы шуклык белән арага керергә маташты кызларның икенчесе. Бу икенчесе, Клара атлы кыз. үзен гомумән бик иркен тота, жае чыкканда сүзгә кесәгә кереп тормый, тик менә алманы гына тиешенчә танып жнгкерми икән, кызыл дип алданып, ин каты әнис алмага сузылды да инде хәзер шуны ничек бетерергә белмичә азаплана, үзе бертуктаусыз сөйләнә, шул башлаган әче алмасын бетерсә, әле тагын да күбрәк сөйләнер кебек күренә иде. Үзен шулай артык хөр тотып, юкны-барны күп сөйләвеннән һәм шуңа ук алма таный белмәвен дә кушып, Гайшә ханым эченнән генә үзенчә хөкем чыгарырга да өлгерде:
«Юк, бусы түгелдер, Рөстәмнең башын-күзен әйләндерә алмас бусы. 1 \ геллер».
Аның каравы кызларның икенчесе, Мөнәвәрә атлысы, аз сүзле булуы, тыйнаклыгы һәм, дөньяга бүген генә килгән кеше кебек, оялчан- лыгы. ризыкка кыяр-кыймас кына сузылуы, барыннан да бигрәк, бөтен торышыннан, үзен тотышыннан бөркелеп торган самимилеге белән Гайшә ханымны яхшы ук җитди уйландырган иде. «Авызыннан сүзен ала алмыйча теккән корыр, әгәр бусы киленен булса», — дип уйлап куйды ханым бер яктан. Шул ук вакытта: «Бөтенесе эчендәдер әле. хәзергә соңга калып чыккан каз бәбкәсе кебек читтә генә чүгеп торса да»,— дип тә шикләнә иде.
Әмма кызның бер ягы аны һич искәрмәсез һәм тоташы белән үзенә жәлеп итте: бу — кызның күз карашы иде. Нәрсәдер моңлы, яшертен серле, бер үк вакытта назлап та. өркетеп тә ала торган тылсымлы ут бар иде аның күз карашында Бичара ана нишләсен, үзен тыеп торырга, ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска бик тырышса да, үзенә-үзе әйтмичә булдыра алмый: әйе, ул риза, ул бу сөйкемле кызны үз баласы итеп өйләренә алырга башы-аягы белән риза, тик менә малаеның бик ерык авызланып сөйләнеп утыруын гына ошатып җиткерми — «Уен гына түгелме икән аларнын бу йөрүләре?»
Өстәл яныннан кузгалышып, кунаклар китәргә җыенгач, игътибар итте Гайшә ханым: бу Мөнәвәрә дигәне буйга артык зур да түгел икән. Бик алай күзгә ташлана торган җире дә юк. хәтта яшенә караганда бераз бала сымаграк та күренә икән. Шулай ла чыгып киткән чакта, әлеге теге мөлаем карашын сирпел, кыяр-кыймас кына.
— Хушыгыз, Гайшә апа ., зинһар, гаепләп калмагыз, — дигән берничә сүз белән Гайшә ханымның күңелен бөтенләй эретеп китте кызый.
Юк, Гайшә ханым бу мәсьәләне болай гына уздырып җибәрер дәрәҗәдә түгел иде. Шунлыктан, кунаклар китеп, карты күренү белән, шелтәле итеп:
— Бик килеште инде шулай... балалар кебек кешедән качып калу,— дип ирен тиргәп алды. Ләкин бу сәгатьләрдә, әле өйдә яшьләрнең шау- шулы өне сакланган һәм үз күңеле билгесез сөенеч тоеп рәхәтлек кичергән бу бәхетле сәгатьләрдә ул — ана кеше—үпкә саклап озак тора алмады. Табынны җыеп, анысын ары. монысын бире куйганнан сон, күңелен кытыклап торган зур сүзне тизрәк бүлешергә теләп, иренең кабинетына барып керде, һәм чын-чынлап аптырап калды: ире Хәнәфи 1’нзваиов, әле генә «Эшем күп!» дип өтәләнгән кеше, бер нәрсә дә эшләмичә, үтә нык таркалып, кулларын күкрәгенә кушырып утырган хәлдә, тәмам оеп калган иде.
Аяк тавышыннан кинәт сискәнеп куйды ул . Ә инде хатыны әле күптән түгел генә чыгып киткән кунаклар, аларнын ошап-ошамаулары турында сүз кузгаткач, күкерт кебек кабынып китүен үзе дә сизмәде.
— Үз мәшәкатьләрем дә муеннан... Зинһар, башымны катырмагыз юк-бар сүзләрегез белән.
Гадәттә үзен рамкада тота белә торган үтә интеллигент һәм бик тә нәзакәтле иренең кинәт болай ташып чыгуы Гайшә ханымның башына суккан кебек булды. Ләкин бу ташып чыгуның сәбәпләрен ул әлегә белми иде. Ә сәбәпләрен белмәү, үз нәүбәтендә, аны бигрәк тә борчый иде.
ill
Малайлары Рөстәм, мәсьәләне икенче көнне үк кабаттан яңартырга ашыкмаса да. олыларның фикерләрен ишетергә бик тели, җае чыкканда, читләтеп-читләтеп кенә булса ла, әнисеннән бу турыда сорашкалап та куйгалый иде. Җәяләр эчендә шуны да әйтергә мөмкин, ул гомумән күп эшен әнисе аша эшли. Кинога акча кирәк булса, —әни. Костюмы
туза башлаганны сизсә, алдан ук әнисенең исенә төшерә. Сонга рак калып кайтасы булса, ишек ачарга шулай ук әни кирәк. Әтисен ул, әллә артык зурлаганлыктан, әллә тегенең эшкә чумган бер кеше булуын чстә тотып, бик сирәк борчый, хәтта — хәзерге күзлектән караганда бераз ятрак та яңгырый — аңардан чак-чак кына өркә дә иде булса кирәк.
— Теге икесен ошатмаган булсагыз, тагы икене алып килеп күрсәтә алам, безнен институтта кызлар күп. — дип, шаярткан булып, суз кузгатты ул бер көнне. Малайның әлеге эшне онытмаганлыгы, онытырга жыенмавы, олыларның фикерен ишетәсе килгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Ә менә Гайшә ханым аңарга ачык кына берни дә әйтә алмый, ачык әйтә алмавының сәбәбе — хәзергә кадәр бу турыда картыннан үзенең ачык бер җавап ала алганы юк иде. Хатыны алай-болай кыек атып туры тидерергә маташа башладымы, Ризвановның сүзе гел бер:
— Ул турыда уйларга вакыт тигәне юк, кычытмаган җиреңне кашырга ашыкма. — белән бетерә килә иде. Хәзергә олылар фикерен көтеп тыныч кына йөргән яки шулай күренергә тырышкан Рөсгәм көннәрнең берендә, бу юлы инде һич искәртүсез, әлеге теге «каз бәбкәсе» Мөнәвәрә белән янә кайтып керде. Хәер, кызыклы хәл. егетнең әнисенә Мөнәвәрә бу юлы бик алай «каз бәбкәсе» булып күренмәде. Беренче күрүендә ялгышканмы, хәзер күзләре саташтырамы, бәлки, өстенә кигән күлмәге үзгәртебрәк җибәргәндер, бу юлы кыз Гайшә ханымга ничектер үскән сыманрак булып күренде. Теге вакыттагы артык оялчан- лыгы. йомыклыгы да югалган, кыскасы, гап-гади җәйге күлмәктән, берничек тә кырлаиып-сырланып тормыйча килеп керде дә самими генә итеп күреште һәм әлеге шул талгын-моңсу карашын бер сирпеп куйды. Бөтенесе әнә шул булды. Шул арада әни кеше улы Рөстәмгә дә күз төшереп аллы. Бу юлы аның Рөстәме дә ничектер үзгәргән, теге вакыттагы кебек күп сүзле түгел, теленә ни килсә шуны атып тормый, басынкы, әмма ничектер яктырып, эчке балку белән балкып киткән сыман күренә, ихтимал, кыз белән искәртүсез генә кайтып керү, әнисе алдында уңайсызланып басып тору аны шулай тыйнак иткәндер. Бик үк кычкырып әйтергә ярамый торган йомышы булган икән әнисендә: бераз читкәрәк алып китте дә әнисеннән кинога акча сорады. Кошелок- иын шундук ачыла башлавын күреп, шулай да гадәттәге шуклыгына бирелмичә кала алмады:
— Син инде, әни, бу юлы ике билетлык итеп бир безгә. Өстәвенә берәр морожныйлык та зыян итмәс.
Бирмичә кара әнә шулай сораганнан соң! һәм әни кеше, сокланып, рәхәтләнеп, аларның артыннан карап калды. Ишектән озатканнан соң, тәрәзәдән карап торды. Кара әле аларның китеп барышларын! Кул очларыннан гына тотынышканнар, иңнәре икесенеке бер тигезлектә диярлек тирбәлә, ничек тигез итеп, җинел итеп, бер тактка баскандай атлыйлар! Күз генә тия күрмәсен... Хәзер инде Гайшә ханымга аларның йөзләре түгел, җилкәләре генә күренә. Ләкин барыбер, һич икеләнмичә әйтә ала Гайшә ханым- урамдагы барлык башка җилкәләр арасында әнә ул ике җилкә тигезрәк, килешлерәк. Бирелеп карый торгач, янә бер кабат ышангандай булды әни кеше: юк, алай кеше күзенә күренмәслек кечкенә түгел икән ул кыз, кыскасы, бөтен җире үз урынында. «Бусагабызга баса икән, әйдә, төкле аягы белән бассын!»
Шул кичне, урынга ятар алдыннан, картының эшем кешесе булмый- чарак торган бер минутын тотып, янә шул турыда сүз кузгатты Гайшә ханым:
— Бүген тагы икесе бергә кайтканнар иде, — дип башлады ул. кем турында сүз барганлыгы үзеннән-үзе аңлашылган кебек итеп. — Үзеңнең яшь чагыңны хәтерлә, эчеңдә ни бар. бөтенесен селкеп йөрдеңме
икән? Ул балалар турында безгә ныклабрак уйларга вакыттыр. Хәнәфи. Тизлән институтны бетерәчәкләр, кайсын кая җибәреп бетергәнче әллә алар бу турыда уйламыйлардыр дисенме?
— .Мин генә тун йөрәк.. Мин генә балалар язмышы турында бер дә кайгыртмыйм инде алайса.
Бу — Хәнәфи Рнзвановның хатыны сүзенә каршы килүе дә. анарга кушылуы да түгел, бу. әгәр шулай әйтергә яраса, карангы почмакка карап бер уфылдау, анык үзенә бик мәгълүм булып та. үзеннән башка берәүгә дә. хәтта хатыны Гайшә ханым алдында да чишелмәгән чияләнгән бер төенне ничек чишәргә белмичә өзгәләнүе иде. Әмма эчтән өзгәләнү белән генә бу четерекле хәлдән котылып булмаячагын, гаилә китереп куйган әлеге мәсьәләне озак җавапсыз калдырырга мөмкин түгеллекне, калдырып булмаячакмы сонгы көннәрдә Ризванов үзе дә сизенеп йөри башлаган иде инде.
У— Син мина, әнисе, һич югы бер атна форсат бир, — дип куйды ул, бу ю пл -үтд^җитди итеп. һәм. ир белән хатын арасында бу чаклы киеренке җитдилекне ошатып җиткермичә булса кирәк, үзенчә шаярту кыстырып, йомшартырга маташты: — Дипломатия өлкәсендә булса, мондый чәбәләнгән эшкә бер генә атна сорамаслар иде. .Мин шул беркатлы. ничә әйтсәң дә. Мужиктан азган доцент.
Автор искәрмәсе.
Хәзер сүзне Хәнәфи Ризаановка бирик Сөйләү өчен түгел, аның уй-лануларын, аның гыйбрәтле эчке монологын, үзе белән үзе сөйләшүен тыңлау өчен.
Яшерен-батырын түгел, кеше үз гомерендә яхшылыкны да. яманлыкны да эшли, болар турында икенче берәүгә сөйләгәндә, ул аларның яхшыларын күпертә төшеп, яманнарын киметеп җибәрә, киметеп җибәрүе дә мөмкин, дигән сүзебез. Әмма узганы турында үзе белән үзе сөйләшкәндә кеше мондый «тартып җиткермәүләр»не яки. киресенчә, артык «тырышып тартуларны» ясый алмый, үзенә-үзе ялганлый аямый. Шулай икән, нигә безгә Хәнәфи Ризвановның үзен генә калдырып, аңарга узганнары турында иркенләп бер уйланырга ирек бирмәскә? Хәтта моның, без сөйләгәнгә караганда, кызыграк булып чыгуы да мөмкин ич!
IV
«...Кадалып кына киткере, кайдан каткып чыкты соң әле бу «гордиев узел»? Онытылган иде бит. җиде кат җир астында калган кебек булган иде. Хәер, нигә сон әле мин. чигә чәчләрем агара башлаган карт ишәк, доцент Хәнәфи Ризванов, андый юк нәрсәләргә игътибар итеп, баш ватып утырам? Шул гына калган иде. Докгорскийны яклау өчен бәген игътибарны туплар бер вакытта. Бәлки, әле бу гади бер охшашлык кынадыр? Бәлки, бөтенләй ул түгелдер, мин унлаган кешенен кеме дә түгелтер? Азмыни бу дөньяда шундый охшашлыклар, саташулар, шул нигездә килеп туган маҗаралар, хикмәтләр... Язучылар, сю-жетка аптырап йөрүчеләр, шуның белән тамак туйдыручылар азыгы. Яза бирсеннәр, чуарлый бирсеннәр кәгазьне... Ә син, Хәнәфи, эш кешесе. тиздән. . булачак профессор. Баш ватма юк белән.
Ә шулаймы сон? Юк нәрсәме сон? Теге чакта да син, тәвә кошыдай, башыңны комга тыгып калдың. Турысын гына әйткән гә, куркаклык күрсәттең, качып калдың, егег кешедән сорала торган бер генә адым да, бер генә тәвәккәллек тә ясамадың. Ә нишләп куркаклык3 Бәлки, ул вакытта мни ипле анардан суынган ук булганмындыр? Артык бәйләнчеккә әйләнә башлаган иде. шулай түгелме? Төс тә салды, кирәк-кирәк* мә- вакытта күренеп, өйгә дә килеп йөри башлады.
Шулаймы? Шулай булдымы сон? Хаталанмыйсынмы, Хәнәфи Ризванов? Үзенә үзен ялганлау килешми, барысын да төптән уйла, һич югы егерме биш елдан сон, инде ул эшләр узгач, үзен әйтмешли, инде син зур кеше булгач, объектив була бел, дөреслекне әйтә, хакыйкатьнең күзенә карый бел.
Ә шулаймы? Объектив булыргамы, дөрес булыргамы? Алайса, дөресе аның менә шушы: матур иде ул, акыллы иде, үзен тота белә иде, чибәр кызларга килешә торган дәрәҗәдә чак-чак кына тәкәббер дә иде. Менә бусын инде һич арттырусыз-киметүсез әйтәм, аның белән булганда мин, әлбәттә, бәхетле... бәхетлерәк булачак идем. Хәзер лә, Гайшә белән дә мин үземне төшеп калган кеше дип санамыйм, әмма Маһирә белән һичшиксез икенчерәк булган булыр иде. Ничек булган булыр иде? Анысын әйтә алмыйм. Бәлки, фәкыйрьрәк тә булган булыр идек. Менә .мондый өч бүлмәле квартирабыз, импортный мебелебез, шәһәр читендәге дачабыз, доцент дигән дәрәҗәле исемебез, бәлки, булмас иде. Ләкин күңелне һәрвакыт нурландырып, җылытып, гел яхшылыкка, яктылыкка өндәп, бер үк вакытта гел тынгысызлап, минем обыватель икәнлегемне гел искә төшереп торучы гадел хөке.мдарым-аллам булган булыр иде. Ә хәзер минем ул юк, юк.
Тагын да чишелебрәк ташларгамы? Ничек булган, ни белән беткән— барысын да искә төшерергәме? Әмма татлы да, ләззәтле дә, шигъриятле дә сон бу! Бер үк вакытта, ай, газаплы, әрнүле, җан көеге бер эш йөклисен син үзенә, Хәнәфи Ризванов.
Нәрсә булса—шул. Баштан икән—баштан. Моны бит үзем генә беләм, үземә генә сөйлим. Аннан кемгә зыян? Я булмаса кемгә файда?
...Утыз бишенче ел иде, җәй башы иде. хәтерлим, дымык кына җәйге кич иде. Безнең пединститутта чыгарыш кичәсе булды. Ул вакытта пединститут үзенең элекке бинасында, паркта иде. Парк, җәй башы, чыгарыш кичәсе, яшьлек. Кыскасы, күңелнең урыныннан купшуы өчен бөтен шартлар җитәрлек иле. Менә шунда, минем әни ягыннан кардәш тиешле кыз туганым, медфак студенткасы Фирдәвес, үзен чакырганга иптәш кызын да ияртеп, безнең институтка килеп керде.
— Менә бу Маһирә булыр, минем подругам, ләкин алдана күрмә, нәнә абый, минем кебек ачык авызлардан түгел, — дип, шундук характеристикасын да биреп, саклыкка да чакырып, мине ул кыз белән таныштырды. Мин, әлбәттә. Фирдәвеснең ул сүзләренә әллә ни игътибар итмәдем. Дөньяга җинел караучы һәм, гомумән, тормышны гел болын өстендә очып йөрү диебрәк аңлаучы бу күбәләк кыз — Фирдә- вескәй-кара күзкәй — андый җәйге кичтә ничек кенә очынмас та, нәрсәләр генә сөйләмәс. Мин генә түгел, Маһирә дә игътибар итмәде кебек анын ул сүзләренә. Маһирә дип таныштырган ул кыз кулының очын гына сузып минем белән күреште, андый вакытта әйтелә торган гади генә бер-ике сүз әйтте бугай, нәрсә дип әйткәнен мин, әлбәттә, ишетмәдем, шул арада бу, «Шушымыни инде Фирдәвеснең бик һушы китеп сөйләгәне!» дигән кебек итеп, маңгай астыннан гына диярлек мина бер карап алды. Бәлки, бернинди мәгънә салып та түгелдер — кешегә кеше карамый буламыни! Әмма мин үзем шунда ук мәгънә салып өлгердем бу карашка. «Бу кыз белән, һичшиксез, танцевать итәчәкмен бүген!» дип, үземә үзем бик ышанып, уйлап куйдым мин эчемнән. Әмма ләкин мин дигәнчә булмады. Кичәнең рәсми өлешендә һәм концертында утырганнан сон, Маһирәбез кайтып китәргә булган. Бер заман минем янга Фпрдәвес-очкалак йөгереп килеп җитте:
— Нәнә абый, җан кисәгем, — ди бу, тыны бетеп, —теге Маһирәм минем, «гадкий хтёнок», танецка калмыйча кайтып китәргә җыена.
Мин бераз танцевать итмичә китә алмыйм, әти килеп итәгемнән тартса да китмәс идем. Будь рыцарем, абый җаным, озатып куй шул елакны.
Шулай итеп, минем ул Маһирә атлы кыз белән биергә дигән планым барып чыкмады. Бик үк теләп бул м аса да. мин сенелемә ризалы; бирдем. Дөресен әйткәндә, килгән-килгән. минем үземнең дә чак кына аякларның тузанын кагып китәсем килә иде.
«Әйдә, кайдан килеп кая китмәгән, сеңел сүзен тыңлап, бер озатып куям икән, савабы әрвахларга булыр», — дип. беркадәр тәкәбберлек күрсәтебрәк, кызга хезмәтемне тәкъдим итсәм, ни колагым белән ишетим. бу «гадкий утёнок» минем рыцарьлыктан баш тарта, һәм. әйтергә кирәк, чын-чынлап. Имештер, ул кайгыр юлны үзе дә бик яхшы белә һәм хәзергә, аллага шөкер, бернидән дә курыкмый. Ягъни мина, институт бетереп чыккан яшь филологка, өстендә өр-яна бостон костюмы утырып торган егеткә һәм шул бостон костюмлы иңбашына кош бастырып куйсаң, кошны тотып торырлык кавалерга шулай ди. Мактанып әйтүем түгел, хәер, бер караганда мактансам да җирендә, ул чагында мин хәзерге кебек тиле сөяк һәм акыллы расчет капчыгы түгел идем, кызларга нинди лә булса тәкъдим ясап, тәкъдимемнең кире кагылуын һич хәтерләмим. Ә бу «гадкий утёнок», төнге эңгердә, исе дә китмичә, шәһәрнең бер читеннән икенче читенә олагырга әзер торучы Болак арты кызы, минем тәкъдимемне кире какты. Әле җитмәсә, мыскыл иткән кебек. авызының чите белән генә көлеп куйды. Юк. мыскыл иткән кебек түгел, ул сүзне болан, аптыраганнан әйттем. Мыскыл итеп түгел, ничектер ялварып, моңлы һәм коткылы итеп бер карап куйды бу миңа. Арттырып яки киметеп әйтергә гөнаһысыннан куркам, мине берьюлы куырып алгандай булды ул шул карашы белән. Минем бөтен тәкәбберлегем минуты-секунды белән юкка чыкты, мин әрсезләнеп, үчегеп, үземне үзем белештермичә, сагызланырга тотындым: янәсе, озатам булгач озатам!
Хәер, озак ялындырмады. Турысын гына әйткәндә, егетләр тирәсендә кырык төрлегә бөгелеп-сыгылып, үзенең бәясен күтәртергә маташучы кәҗә бәрәне түгел иде ул. Соңыннан да. ныклабрак танышып китеп, очрашкалый башлагач та мин аның алай «тычканлы-мәчеле» уйнаганын белмим. Әйтте икән «барам» дни. өстенә таш яусын, бара. Бармаска икән, димәк, бармаска — кабат-кабат әйтеп телеңне дә талдырма. Сүз уңаеннан тагын бер әйбәт сыйфаты искә төшә — башка хатын-кызлар кебек, чүпрәккә исе китми торган иде. Мин аның чук кебек киенеп чыккан чакларын да күргәләдем, гадәти генә өс-баш белән дә килеп чыккалый и те. Хәер, минем дә төрле чак булгандыр. Ләкин бервакытта да ул моны сүз итеп телгә алып тормады Мин аның «Менә яна күлмәк алдым. Килешәме?» дип. кыланып, иңбашларын сикерткәләп торганын хәтерләмим. Хәер, нәрсә кисә, шул килешә иде үзенә — соңыннан булса да әйтим.
Болар гынамы сон! Боларын әле күз алдына килгәннән әйтеп узуым. Кыскасы, үзе шулай чандыр гына булса да башлы кыз, үзен тота белә торган кыз иде. Күрәсең, әти-әннләреннән кергән булса кирәк. Әтисе аның яшьтәй үк байларда приказчик булып йөреп, шунда аз-маз газета. китап күреп, революция алдыннан һәм революция елларында эшчеләр хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәткән, үзе ише приказчиклар арасында аз-маз агитация эше алып барган, унҗиденче елда партиягә кергән. НЭП елларында, ул чактагы катлаулы сәясәтне аңлап җитмичә, сөрлеккәләгән, ләкин соңыннан якадан үзенең яраткан эшенә —ХӘҮ-Ю системасына кайтып, совет сәүдәсе өлкәсендә тыйнак кына эшләп килүЧе намуслы бер совет эшчесе иде. Әйтсә, туры әйтә торган иде. Ү< тирәсендәге кешеләрне дә шулай пакь ител күрергә теләве, беркатлы-лыгы, яна төр комсызлыкны күреп җиткерә алмавы башына җитте булса кирәк, шунарга. бәлки, туры сүзле булуы да килеп кушылгандыр.
Хәер, бу турыда мин әле алда тукталырмын, хәзергә суз атисе турында түгел, кызы Маһирә турында. Дөресрәге, кыз белән беренче танышуым, аны беренче мәртәбә өйләренә озатып куюым турында. Үзегез беләсез, бу эшнең уставы юк, кем ничек булдыра ала — шулай эшли. Әйтергә кирәк, без култыклашып бармадык. Беренче өне. беренче сүзләре беләч үк Маһирә мине ничектер өркетеп өлгергән иде инде. Тротуарның икебез ике читеннән диярлек барабыз, сүз ничектер ялганып китми, бәйләнешсез сүзләр дә ычкынгалый булса кирәк, һәм шунда кинәт, бер дә уйламаган бервакытта, Маһирә миңа:
— Сез Фирдәвескә бер дә охшамагансыз, Фирдәвес сезнең бик кыланчык. Бертуган сеңелегезме соң ул сезнең? — дигән сорауны биреп куймасынмы! Моны әйткәндә ул йөзен чак кына миңа таба борды, якынлашарак төште. Без якты урамнан бара идек, мин аны беренче мәртәбә аермачык әнә шунда күрдем Иңеннән яртылаш салынып төшкән жәйге юка шарфы аның тыңлаусыз калын чәчен, әлбәттә, каплый алмаган, шулай ук озын керфекләре дә күзләрен каплый алмаган, ул ачык, рәхимле, ничектер мөлдерәп карый һәм шул мөлдерәмә күзләрендә чак-чак кына ятсыну да бар кебек иде. «Син, егет, барасың инде баруын... тик белеп бар. бернинди дә мәгънә чыкмаячак синең бу штиблет туздырып йөрүләреңнән», — дигән кебек күренде анын бу карашы. Әмма теге: «Сез Фирдәвескә бер дә охшамагансыз. Фирдәвес сезнең бик кыланчык», — дигән сүзләре, ул сүзләрне әйткән вакытта тавышының жылы-йомшак яңгыравы минем жаныма кереп урнашкан иде инде.
Тагы шул: капка төпләренә кайтып житкәч бу, һич көтелмәгән кыюлык белән; «Утырып торыйк бераз, киче бик әйбәт», — дип, капка төпләрендәге эскәмиядән урын күрсәтте. Утырдык. Утыргач, нәрсә турында булса да сөйләшмичә дә калмаганбыз, ләкин нәрсә турында сөйләткәнебезне һич хәтерләмим. Мин тоташым белән анын, янымда утыручы ул кырыс кызның, ул сөйкемле кызның тәэсире астында исереп калган идем. Әлбәттә, ул вакытта мин инде бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, кызлар халкын аз-маз күргәләгәнем бар, «кызлар янында гел исереп кенә утырсаң, алар сине мәми авызга саныйлар» дигән ялган теорияне дә белә идем. Шулармын барысын да искә алын булса кирәк, бер заман мин, үзем дә рәтләп сизмәстән, тегенең кулларына сузылганмын. Бары тик сузылганмын гына. Маһирәгә шул житә калды, утырган урыныннан кинәт сикереп торды, чак кына янгарак тайпылды һәм, сүзләрен өзек-өзек итеп, икеләнергә һич тә урып калдырмаслык ачык итеп, ярып салды:
— Шушының белән точка, егет. Беренче очрашуда ук кулын тик тота алмаган кеше белән сон...
Ул сүзен әйтеп бетермәде, әйтел бетергән булса, бәлки, күңелне алай тырнамаган да булыр иде. һәм минем әйткәнне дә көтмичә, хәтта артына әйләнеп тә карамыйча, капкаларыннан кереп китте.
v
Юк, мин «точка» куя алмадым бу эшкә. Киресенчә. Җәйге кичтә булган шул беренче очрашудан соң, мин Маһирәләр ягына гел омтылам. аны гел күрәсем килә башлады. Нәрсәсе, кай ягы өчен тартылганымны әйтә алмыйм, әмма күңел гел шул якны каера иде. Фирдәвес сенелкәш артыннан бер мәртәбә кинога барырга тәкъдим дә ясатып караган идем, батмады. Маһирә, нәрсәнедер сылтау итеп, минем чакыруымны кире какты. Хәер, минем дә гел аны гына уйлап торырга ва .ытым юк. яна гына аспирантурага калдырылган яшь филолог, сизеп йөрлм. өмет белән карыйлар, көтәләр, ашыктыралар. Менә минимумны тапшырырга да әкренләп кандидатлык диссертациясе турында уйлый
башларга, әкренләп кеше арасына керә барырга кирәк. Барып чыкса әгәр, тешкә йомшак кына бер тема да бар. заманына күрә бик отышлы булыр дип уйлыйм: «Сонгы ун еллар эчендә матур әдәбиятта Сталин образының чагылышы». Кафедра үзе тәкъдим итеп тора, кыскасы. көннең калагы. Ә материалга әллә кая барасы түгел, шагыйрьләр аның исемен тәсбих урынына тартып торган чак.
Шулай да. эш арасында булса да. Маһирә дә искә төшкәләп тора иле. каһәр. Бер кичне шулай, шәһәр комсомол активы /кыелышында, ку земә күренәме дип торам, моны очратам Тәнәфес вакыты иде. коридорда озак кына сөйләшеп йөрдек. Сүз күбрәк шул көнге эшләр, доклад, чыгышлар турында барды. Бер сүзе шулай да хәтердә калган. «Мина ошамый, күп сөйлибез, яшьләр тормышына эчкәрәк үтеп керергә куркабызмы дип әйтим, әллә тешебез үтмиме?»
Шунда ук ул: «Ахры, мин китәрмендер», — дип тә куйды. Ничектер, бик күзгә карап әйтте бу «китәрмендер»не. минем ничек каравымны белергә тырышкан кебек әйтте. .Мин нәрсә дияргә дә өлгерми калдым, тәнәфес беткәнлекне белдереп, звонок яңгырады. Без аерылдык.
Ләкин кыз китмәгән иде, җыелыштан чыгышлый мин аны тагын очраттым. Бу юлы ул күңеллерәк күренә иде. хәер, шундук мин моның сәбәбен дә белеп алдым: /кыелышның вакытында бетүе өчен икән!
— Ярты төнгә хәтле сузарлар дип курыккан идем, ярый, вакытында яба белделәр, башлары хоть шуңа житте,— диде ул. гадәттәгечә, лущел ирония белән, һәм шуннан соң ук. урамга чыгу белән, бик үз иткәндәй, һәрхәлдә, минем каршы килмәслегемә алдан ук ышангандай итеп:
— Өстән явып тормый, әллә мине озатып куясыңмы. Хәнәфи абый, — дип тәкъдим ясады Мин, озатырга бик үк исем китеп торма- ганлыкны сиздереп, авыз эчемнән нидер мыгырдандым, ләкин соныннан булса да икърар итмичә булдыра алмыйм: исем киткән иде. шайтан алгыры' Кызпын бүген шулай ачыклыгына, эчкерсезлегенә, күңелендә ни бар — шуны сөйләп торуына, барыннан да бигрәк, үзе башлап озатып куяр! а әйтүенә исем киткән иде...
Озатканга карап, әлбәттә, әллә нәрсә булмады. Әлеге шул капка Төбендәге эскәмиядә чак кына утырып тору, берсе бетмичә икенчесе башланып китә торган өзек-төтек сүзләр... һәм иң ахырда уйландыра торган бер сүзе булды:
— Син. Хәнәфи абый, безгә килгәлә. Минем әти белән әни гаепчән кешеләр түгел, вакытың булганда тот та килеп чык. Аягың тартса, дим. әлбәттә.
Аягымнан да бигрәк күңелем тартты бугай... Күрәсең, ул чагында миндә әле яшьлек сафлыгы бетеп жнтмәгән булгандыр. Иң хәтәре: күңелгә кереп өлгергән иде ул кыз. Шуңарга бераз үземне күрсәтергә теләү дә килеп кушылгандыр: уен-муен түгел, аспирантурага калдырылган егет, өстә дә шома гына, галстугым да әйбәт утыра. «И-н-и... нәрсә булса — шул», — дидем бер көнне. Атнамы, ун көнме узгач. — ә ул миңа ел булып тоелды, — киеиеп-ясанып тәвәккәлләдем, киттем мин боларга.
Кызның әтисе Җаббар агайга тап булдым. Төпченә торган кеше түгел икән, ул яктан җиңел котылдым. Кызлары авылга киткән икән, «менә-менә кайтыр дип көтеп торабыз» диделәр. Кыз турында шуның белән сүз бетте. Дөресрәге, мина шулай кебегрәк тоелды. Әмма Җаббар агай, беренче күргән ят кешедән тегене-моны бик бөртекләп сорашырга яхшысынмаса да. шулай да кызларын сорашып килгән яшь аспирантны тиз генә озатып җибәрүне килештермәде булса кирәк. Хатынына җәлт кенә берәр стакан кайнар чәй ясап китерергә әйтеп, үзе мина кайтыр юлны вакытлыча онытып торырга кушты. (Ул шактый ук җор телле карт булып чыкты, җорлыгы вакыт взкыт ирония белән д*
аралашкалый иде.) Аның белән сөйләшеп утыру күңелсез булмаса да, шулай да. дөресен әйтим, мин үземне бик уңайсыз сиздем ул минутларда. Бер яктан, бу ике олы кешенең мине болай ачык чырай белән бик үз итеп, шул ук вакытта һичбер тәкәллефсез каршы алулары миңа тел белән әйтеп булмый торган эчке тынычлык бирә, мин үземне ми- нуттан-.минутка бу йортка якыная барган кебек хис итә идем. Икенче яктан, сыный караган күз карашларын (ә мин ул хистән һич аерыла алмадым) һәрвакыт үзеңнең җилкәңдә тоеп тору яхшы ук читен иде.
Баштан ук минем авыздан «диссертация» дигән сүз ычкыну башыма бәла булып төште. Берьюлы барысы турында сораша башларга яхшысынмыйча утырган Жаббар картка бу тема сүз ялгап җибәрү өчен бер этәргеч булды. Миңа чигенергә урын калмаган, ул турыда сөйләргә иртәрәк булуын үзем белеп торганым хәлдә, мин. ачыктаи-ачык хле- стаковлык күрсәтеп, шапырынырга, тумаган тайга атланып, билен сындырырга өлгергән идем инде... Шул ук вакытта, бу турыда сүз кузгалу безнең карашларыбызны ачыкларга азмы-күпме ярдәм дә итте.
— Юлбашчы темасы отышлы тема инде болай. хәзерге яшьләр әтәч белән тутый кошны аера беләләр, — дип куйды карт, сүзләренә бераз ирония сала төшеп. Ләкин әйтелмәгәне күбрәк, әйтелмичә калганы аның күзләрендә, тавышында, калын кашларының кинәт бер дерг итеп тартылып куюында иде. Эш болайга киткәч, мин дә, әлбәттә, баш селкеп кенә утырмадым.
— Шулаен шулайдыр да.. Ләкин, үзем сизеп торам, ныклап ук тотынырга нәрсәдер җитми.
— Әллә тәвәккәллек җитеп бетмиме? — дип, шаяртып куйды карт һәм шундук җитдиләнеп, үзен-үзе төзәтеп узарга ашыкты: — Яшьлектә төрле чак була, яна эштән өркебрәк тә каласын кайвакыт.
Ул арада түгәрәк ак подноска куеп безгә куе итеп ясалган кайнар чәй китерделәр. Чәй китерүче Маһирәнең әнкәсе иде, аның кай җирендәдер кызы да ияреп йөргән кебек иде — охшашлык, уртаклык күренә, шул ук вакытта әни кешедән картлык, өшәнгәнлек тә бик сизелә иде.
— Тәвәккәл — таш ярган, сайлаган икәнсез, җиң сызганып тотыныгыз,—дип, бүленеп калган әңгәмәне яңадан ялгап алып китте Жаббар агай Чәйне авызына китерде, кабып карады, авызы пешәрдәй күренгәч, алдына кире куйды. Әмма күңеленә килгән уйны кире куеп тору читен иде булса кирәк, менә ул. миңа сөйләүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләнгән кебек, авыз эченнән генә мыгырданырга тотынды:
— Теге «нәрсәдер җитми» дигән сүзегез колакка кереп калды. Шул турыда уйлап алдым әле мин дә. — Жаббар абзый чал башын кинәт турайтып, сынагандай миңа бер карап куйды, аның күзләрендә моңарчы күренмәгән очкын күреп алдым мин.— Ә кем белә, бәлки, халыкка булган мәхәббәт җитеп бетми торгандыр? Ә халыксыз юлбашчы — канатсыз кош. ишкәксез көймә, яумыйча узган болыт ул. Уйлаганыгыз бармы сезнең шул хакта?
.Минем ул турыда уйлаганым юк һәм, дөресен әйтим, уйларга кирәк дип санаганым да юк иде. Шунлыктан, каршыда утыручы чал чәчле ул карт алдында ничектер аптырабрак калдым. Аптырабрак һәм икеләнебрәк: турысын гына әйткәндә, кирәкме икән ул турыда алай нечкәләп уйлап торулар? Әгәр дә, әйтик, сүз минем турыда бара икән, минем темам кафедра җитәкчеләре тарафыннан уйланачак, төрле яклап үлчәнәчәк, аларныкы, үз чиратында, алардан өстәрәк торучылар тарафыннан уйлана торгандыр һәм. үзем практикага йөргән база мәктәбендәге бер укытучы әйтмешли, «һәм шулай ук алга таба». Карт буын инде ул шулай, төрлесен уйларга, шикләнергә, вәсвәсәләнергә өйрәнгән. һәр кеше шулай үзенчә уйлый, үзенчә йөри, үзенчә план кора башласа, нинди башбаштаклыклар килеп тумас та нинди анархияләр баш калкытмас.
Шундыйрак карашта идем мин ул минутта, һәм ул карашымны үзгәртергә яки аның нинди дә булса кимчелекләрен эзләргә җыенмый да идем. Әмма хөрмәткә лаек олы кешенең уйланып һәм миннән җавап көтеп әйткән сүзләрен игътибарсыз калдыру, шулай ук. килешмәс кебек иде. Шунда мин, үзем дә сизмәстән, судан коры чыгу юлын таптым.
— Хафаланмагыз юкка, хөрмәтле Җаббар абзый, — дидем мин, тавышымны мөмкин чаклы нык тотарга тырышып.— заманага аеграк күз белән караганда, искитәрлек берни дә юк. Көймәбез ишкәксез калса. моторны ходка җибәрербез. Мотор заманы хәзер, ишкәк заманы түгел.
— Сез шулай уйлыйсызмы? — дип сорау белән җавап кайтарды карт, мина игътибар беләнрәк тагын бер карап алып. Беравык сакалын авызына кабып тынып утырды. Минем һава яңгыратып ярып салган егетләрски җавабым белән килештеме ул, әллә килешмәдеме? Үзара гына әйткәндә, минем анда эшем юк. Бәхәскә кермичә һәм эрелек саклау йөзеннән, мөмкин чаклы азрак сүзле булырга тырышып бераз утырдым да китеп бардым. Ахыр чиктә, мина карт үзе түгел, аның кызы кирәк һәм мин ул кызны, ниһаять, кулга төшерәчәгемә бик нык ышанган кеше. Шулай икән, карт буын үзенең катып калган иске фәлсәфәсе, шик-шөбһәләре белән ник шунда чәнчелеп китми...
Мин шулай уйлыйм... дөресрәге, шулай уйларга тырыша идем. Ләкин шул ук вакытта, бигрәк тә Җаббар абзыйларда булып кайтканнан бирле, кандадыр күңел түремдә вакыт-вакыт икеләнүле сораулар да кузгала- чынлап га. шулаймы, безгә ясап күрсәткәнчә барамы соң бу дөнья? Мин Җаббар картка шикләнеп карыйм, үз чиратында, Җаббар карт миңа салам-торхан диебрәк караса? Аннары тагын... нишләп мин үзем лә уйламаска тиеш? Кем әйтте? Бөтен эшне һәм бөтен кешеләр өчен нишләп әле ул «югарыдагы» бер кеше генә уйларга тиеш, ди?
«— Тьфү-тьфү! — дим мин кеше юк чагында як-ягыма төкеренеп.— Минем эшемме? Мин нишләтә алам? Шулай төзелгән. Шулай бара. Кыскасы, син үзеңнең кандидатлык диссертацияң өчен теманы дөрес сайларга торасың, Хәнәфи Ризванов!»
Картларның әйтүенә караганда. Маһирә инде авылдан кайткан да булыр! а тиеш. Күрәсе иде ул шайтан кызны. Тагы нинди кирелекләре артып кайтты икән? Әһә, берсен менә күрсәтергә дә өлгерде. Фирдәвес артыннан, кинога барырга чакырып, кош теледәй генә кәгазь бирдер* гәп идем, «кош телем»нең артына бик тә пөхтә итеп һәм, филолог кеше белән фольклор телендә сөй тәшеп, болай дип язып җибәргән: «Безнең авылда энә җеп артыннан түгел, җеп үзе энә артыннан йөри. Сүзем шул, Маһирәне бик сагынган булсагыз, үзегез килегез. Мин өйдә юкта килгәнсез ич. Хәзер ник ярамын?» дигән.
Уйланыбрак калдым. Баруын бик барасы, Маһирә тәкәбберне дә күрәсем килә, кай ягы беләкдер әтисе карт та ошады. Ләкин, шул ук вакытта, ул өндә, ул гаиләдә хөкем сөрүче хөрлектән, башка килә торган төрле көфер уйлардан да куркам. Әйтүен әйтеп үк бегермәсә дә. шулай да кинаяләреннән, ярым ымлыклардан, вакыт-вакыт калын кашларының тартылып куелуыннан ук сиздем: карт бүтән кешеләр ун таганча, мин яки мин белгән кешеләр уйлаганча уйламый. Ул әле, бичара бәндә, дөньяга үз карашын саклап калырга азаплана булса кирәк. Никадәр саташу, картлык кирелеге. Кемгә кирәк аның үзенчә уйлавы да һәм үзенчә уйлавы белән ул нәрсә кыра алачак? Бичара карт.
Шулай да Маһирә кире беткәнне сагынуым үзенекен итте, бер көнне. киенеп-ясанып. Аркылы Тукай урамындагы ул тын өйгә тагы киттем. Хәер, бу юлы андый хәтәр темаларга сүз кузгалмады. Карт үзе дә, карчыгы да. Маһирә белән без сөйләшкән сүзләргә колак салмыйча, читтәрәк калырга тырыштылар Шулай да бер җай табып, Җаббзр
агай эшемнең барышы, диссертациям белән кызыксынды. Аннары. Маһирә киенергә дип үз бүлмәсенә кереп киткән арада, анын белән бер партия шахмат уйнап алдык—ул кыска арада гына уен. әлбәттә, кызып ук китмәде, әмма шулай да сизеп алдым: Җаббар картның «чарлак» әле яхшы эшли, аның тирәсендә итәгенне-җиңенне җыебрак ма- ташмасаң, «мат» калдыруы да бик ихтимал иде.
Бу гаиләдәге хөрлек, кешенең иреген кысмау бигрәк тә тагы шуннан күренде: кызларын минем белән чыгарып җибәргәндә, нә атасы, нә анасы кисәтү рәвешендә ник кенә бер сүз әйтеп калсыннармы! Ахрысы, аларнын кызларына булган ышанычы һәртөрле шик-шөбһәләрдән өстен иде. Бу факт мине аларга тагын да ныграк якынайта төште.
VI
Вакыт тигәндә баргалап-кайткалап, кызны озаткалап-каршы ал галап йөрүләрдән башка, Маһирә белән безнең арада телгә алып әйтерлек берни булганын да хәтерләмим. Теге беренче озату вакытында үгә нык куркытып куйганныкымы, әллә кызның өне шундый каты идеме, әллә ул гаиләдә миңа карата җитдилек, ышанып карау кулымны-ая- гымны бәйләде, нәрсәдән һәм ничек кенә булмасын, мин ул кызга якын килергә, яки күңелемә нинди дә булса йөгәнсез уйлар китерергә һич базмый идем. Була бит шундый кешеләр: син аңарга берни белән дә бурычлы да түгелсең, анын үзең кебек үк гади бер кеше икәнлеген дә белеп торасың, хәтта кай ягың беләндер, әйтик, белемең ягыннанмы, тоткан урының беләнме дигәндәй, син анардан өстенрәк тә әле, әмма шулай да син аны түгел, ул сине тотып тора. Якын да ул, бер үк вакытта чак-чак кына өркетә дә. Минем Маһирәгә мөнәсәбәт чамача әнә шулайрак урнашып бара иде. Әйтмичә уза алмыйм: бер нәрсәдә ул мине ачыктан-ачык җиңде. Ул опера тыңларга бик ярата, ә мин, дөресен әйтим, операда йоклап ук утырмасам да, оят саклап кына йокламаска тырыша идем. Минем тумыштан килгән мужиклыгым опера тыңлаганда да, алтын каптырмалы манжетларым астында, якама бик шәп ипләнгән модный галстугым белән уралып, нәкъ үз урынында аяк бөкләп утыра идеү Шулай да Маһирә мине җәй буе диярлек операга сөйрәп йөртте. Ул елларда Казанның үз операсы юк, гастрольгә килгән опера коллективы бик бәяле, һәрхәлдә, аспирантурада укучы кешенең кесәсе өчен түгел, ип үтерә торганы — шул оркестр дигәннәре яңгырый башладымы, йокы килүгә һич чама юк. вакыт«-ракыг мин моны үземнең «каләм кашка» сиздергәләп тә куйгалый идем. Ләкин бернигә лә карамастан, еш кына хәлләрдә билет алырга миннән элегрәк үзе өлгереп, Маһирә опера тыңларга тәки өйрәтә язып калды үземне, шайтан кыз. Тәмам өйрәтеп үк җиткерә алмады, чөнки гастрольгә килгән опера труппасы китеп барды, безнең кесәләребез әрчелде, аннары тагы минем аспирантурамның икенче елы башланды, шулармын барысын да исәпкә алып, электән килгән кара акылым белән үземә-үзе.м әйтеп куйдым; • Җитәр сиңа, Хәнәфи дус, мужик башын белән калач ашаучылар рәтенә тыгылырга маташма. Йөрмәдең түгел, йөрдең. Калдыр' ул Болак арты кызын, алдына кара да атыңны куала», — дидем.
Шулай булмаган кайда! Күрәсең, бу вакытта Маһирәм минем калдырыр яки калыр чикләрне узган иде инде. Күзенә күренмичә, телефоннан шалтыратмыйча ун-унбиш көн торуга, тәмам аптырап, бер көнне минем тулай торакка (мин ул чагында студентлар тулай торагының бер бүлмәсендә, үзем кебек икенче бер аспирант белән тора идем) үз= чабып килеп җиткән бу.
— Син нәрсә, Хәнәфи абый, кинәт безне онытып ташладың? — дип сүз башлады, үпкәләгәндәй авызын турсайтып. Җаныма үтеп керергә теләгәндәй, күзләремә текәлеп карап торды, һич онытасым юк шул
минуттагы торышын, турсайган иреннәрен. Помышка кергән чәчби кыз бала кебек, ишек төбендә таптанып тора Түргә дә узмый, артында ишек барлыгын да оныткан. Күзләре белән, ерактан торып кына мине «актарып ташламакчы». Текәлеп карый, күзләрендә бер үк вакытта: сынау ла. сагыну да, үпкәләү дә, ялвару да... һәм аларны берьюлы түгелеп китүдән сөрмәле озын керфекләре саклап тора. Күрешми торган шушы ун-унбиш көн төшендә әллә бераз ябыга, суырыла төшкән инде, яңакларына чак кына сизелерлек күләгә кунган, шуны яшерергә тырышып булса кирәк, жинелчә генә итеп пудра сылаган — ә .мин аны сылан- ган-биаәнгән хәлдә һич күргәнем юк иде. Әлбәттә, бераз гаҗәпләнеб- рак тордым булса кирәк. Дөресен әйткәндә, мине бигрәк тә Маһирәнең, үз дәрәҗәсен белә өйрәнгән горур табигатьле бу кызның, көпә-көнде! егетлар тулай торагына бәреп керүе гаҗәпләндергән иде. Минем бу эчке халәтемне кыз шундук сизеп алды булса кирәк, аның ябык йөзеннән кинәт үзенә бертөрле оялчан алсулык’ йөгереп узды, бу минутта ул баш әйләндергеч матур иде. Мин ыргылып аңарга ташланудан, әйткән һәм әлегә әйтеп өлгермәгән борчулары белән, аны дуамал җенләнеп кочып алудан үземне көчкә-көчкә генә тыеп калдым.
— Син ничек... ничек мине бу лабиринтлардан эзләп таптык? — дип сорап куйдым мин, ни дип сүз башларга белмичә, ахмакларча авыз ачып торганнан сон. Маһирәнең беренче «югалып калуы» инде узган иле. Ул кинәт ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп куйды — белом, белам, бу тикмә көлү түгел, гадәттә аның мондый көлүе астында нинди дә булса гөнаһсыз бер шуклыгы, хәйләсе, чаялыгы яшеренеп ята һәм ул, шуны тагы да эчкәрәк яшерергә тырышып, шул хәйләкәр көлемсерәве белән юри минем башымны әйләндерергә ярата иде.
— Башына төшкәч, табасың икән, —диде ул, мин куйган сорауга җавап итеп. Ул инде үзенең гадәттәге хөрлегенә әйләнеп кайткан иде.— Ничек әйтәләр әле? Илчегә үлем юк. диләр түгелме? Бу очракта мин әтием картның илчесе булып килдем. Соңгы вакытта сине бик юксына башлады, Хәнәфи килеп чыкса, ичмасам, шахмат тактасында бер көч сынашып карар идек, ди.
Белеп торам: әлбәттә, сыныкка сылтау гына бу. Әмма шуны да белеп торам: минем җыештырылмаган хөҗрәмә үзе бәреп кергән бу ялганчы илчегә мин берничек тә каршы килә алачак түгел идем Аннан- моннан гына өстемне алыштырып, ләкин артыгын һич сораштырып тормыйча, Маһирәгә ияреп мин аларга киттем. Ай-Һай ла! Терсәкне тешләп буламыни, бу очракта бераз сорашкалаган булсам да ярыйсы икән, шайтан кызы Маһирә мине күземә карап алдаган икән. Шахмат уйнарга дип чакырган булуы — кунакка алып китүе икән. Җитмәсә әле. нинди кунакка: Җаббар агай белән хатыны Зарифә ханымның бергә тора башлауларына егерме биш ел тулуны билгелиләр, ягъни көмеш туй уздырулары, имеш.
Ә мин, аларның шул алдакчы кызларының сүзенә ышанып, шундый мәҗлескә коры кул белән барып кердем. Ой, моның өчен өзгәләнүләрем! Тагы бер .мәртәбә үземнең мәнсезлегемне, дөнья рәте белмәс кеше икәнлегемне күрсәтү дигән сүз иде ич бу. Ә хуҗалар моңа бөтенләй игътибар да итмәделәр. Алар килүемне чын күңелдән хуплап каршы алдылар, шунда ук, үзләренчә зур тәкәллеф күрсәтеп, мине башка кунаклар белән таныштырырга тотындылар. Арттырыбрак җибәрү дә булды кебек, хәер, бер караганда алар өчен бу бик аңлаешлы да иде. Кызлары ияртеп алып килгән бердәнбер кавалер һәм, җитмәсә әле. фән алмасына үрелергә маташучы яшь кәҗә тәкәсе, — дөресен әйтим, мин үземне әнә шулайрак хис иттем ул минутларда. Шулай да, андый тантаналы ыгы-зыгы арасында уйнап та. уйлап та җиткермичә ычкына торган кабарынкы сүзләр арасыннан Җаббар абзый әйткән бер сүзгә игътибар итмичә кала алмадым.
— Тартынмагыз, монда барысы да үз кешеләр, бер агач ботаклары,—дип, мине кыюрак булырга өндәде ул. читкәрәк алып китеп, һәм шундук, сүзенә шаяру мәгънәсе бирергә тырышып, өстәп тә куйды:— Асылыныйм дисәң, ул агачта сиңа да бер ботак бар, егеткәем.
Ләкин күзләреннән, тавышының гөрләп чыгуыннан һәм, үзе лә сизмәстән. кинәт кенә «сез» дән «син»гә күчүеннән сизеп алдым: юк, картым һич шаярмый, мин килгәнгә бик шат, бераз кәефләнеп алгач, бер арада хәтта ул минем колагыма:
— Синең безнең арада булуың өчен Зарифә апаң да куанып бетә алмый, рәхмәт, туганкай, илтифатың өчен, — дип пышылдап китәргә дә өлгерде. Моны, әлбәттә, карт күңелнең бераз йомшарып калуыннан дип тә уйларга мөмкин иде. Ләкин мин алай уйламадым. Ник дисәң, минем үземнең дә күңел нечкәргән, мәсьәләне катлауландырасым килми, ихлас күңелле кешеләргә карата ихлас күңелле буласым килә иде. «Юк. Хәнәфи дус, бу йортта сиңа уен итеп карамыйлар, син үзең дә бу эшкә уен итеп карамаска тиешсен!» — дип, үземне-үзем үгетләп куйдым мин.
Әмма сизеп торам: үгетләмичә дә эш җитдигә китеп бара, эчеләсе вино да эчелә иде,-Дөресен әйтим, утыра-утыра без яхшы ук кәефләндек. Төрле темага сүз китте, уен-көлке китте. Пиджакларны салып, урындык аркаларына элеп куйдык. Муеннардан галстуклар очты — көмеш туй икән, көмеш туй булсын, бакыр белән генә чикләнеп калмыйк, дип барды Җаббар агай. Әйе, ул ялгап көмешкә генә риза түгел, ул чын күңелдән һәм эчтә һич тутык калдырмыйча балкуны көтә иде. Бераздан, бик үк тигездән бул м аса да, җырлап та җибәрдек, Җаббар агай кайдадыр кухня тирәсендә әнисенә булышып йөри торган кызын таптырырга тотынды.
— Карале, күгәрченкәем, нигә әле син безгә үзеңнең музыкаль сәләтеңне күрсәтмисең? — дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Моны әйткәндә ул, ялгыш кына күзе төшеп киткәндәй итеп, миңа янә бер карап алды. Аның бу карашында: «Юк әле, син белеп бетермисең минем кызның ниләргә сәләтле икәнлеген!» дигән мәгънә, кызы һәм үзе өчеи бер горурлану укыгандай булдым Mini. Дөрестән дә, белеп бетермәгән булган икәнмен шул. Кайдан алганын, ничек алганын күреп тә өлгермәдек, менә Маһирәнең кулына скрипка менде. Мич тирәсендә чуалудан ул чак кына кызарып та калган иде, шуңа бераз каушавы да өстәлде булса кирәк. Менә ул, башын бер якка кыңгыр сала биреп, скрипканы иягенә китереп терәде. Бер вакытта да бер таракка да буйсынмый торган тыңлаусыз куе чәче көлтәсе белән бер якка ишелеп төште. Кыллар өстеннән җай гына йөзеп, менә смычок узды, өйгә йомшак мон таралды... Атасы һәм кызы—алар бер-берсеи күз карашларыннан ук аңлап алдылар булса кирәк; кысташып тору, тәкәллеф саклау булмады, кызы уйнаганга әтисе, һич ашыкмыйча, һич кабаланмыйча, һичкемгә ошарга тырышмыйча, күкрәгендә ни моңы бар — шуны салып, җай гына сузып җибәрде...
Сонга таба җырга башкалар ла кушылды. Әлбәттә, Пятницкий хоры ук килеп чыкмады, Зөләйха Әхметова хоры да чыкмады, шулай да вино пары кергәннән соң без барыбыз да ярыйсы ук җырчылар булып чыктык. Хәер, бик үк ярыйсы булып җитмәгән якларыбызны скрипка моны каплый бара иде.
Җыр арты тагы сүз китте, һич тә юктан гына бәхәс кузгалды. Андый чакта барың да бик белдекле кешегә әйләнәсең, нигә кирәк булгандыр политикага тыгылу, арадан беребез — миңа каршы якта утыручы, моңа хәтле сүзгә дә, җырга да кушылмаган һәм, ничектер, эчемлек эчеп тә йөзенә чырай кермәгән берәү — уйный-көлә сораган булып, Җаббар абзыйга сүз кушты:
— Хәтерем ялгыштырмаса, теге вакытта сине, НЭП мәсьәләсендәге буталуларыңны искә алып, нәрсәдер тинтерәтеп йөрткәннәр иде шикелле. Җаббар дус. Зур бер универмагны бармак очында әйләндерүенә караганда, хәзергесе көндә син советның коммерция өлкәсендәге сәясәте белән килештең кебек Шулай да әйтеп узчы: кайсы аягына — унгамы, сулгамы — аксаганлыгынны хет үзең төшендеңме, канса-канис?— дип сорап куйды Күрәсең, кайчандыр картны «селкетеп алу» булган, булган да узган. Җаббар карт үзе аны гади бер аңлашылмау дип кенә карый, ул турыда кабаттан хәтеренә төшерергә яратмый иде булса кирәк. һич уйламаганда. Шатлык һәм уен-көлке арасында, җырны бозып дигәндәй, моны хәтергә төшерү картны бераз аптыратыбрак калдырды.
— Үзем онытуын оныткан идем, синең хәтердә сакланган икән, рәхмәт искә төшерүең өчен, Нәбиулла кордаш. — Картның җавабында яхшы ук ачык сизелеп торган ачыну ишетелеп калды һәм мәҗлестә, бигрәк тә хуҗа кеше өчен, моның урынсыз икәнлеген абайлап, ул шундук сүзне уен-көлкегә борырга маташты. Ләкин уен-көлке урынына шуның киресе, гаять җитди һәм ул чор өчен бар кешене дә уйландырырлык. минем үземне, мәсәлән, яхшы ук сискәндергән сүз килеп чыкты.
— Ул чагында, кем. Нәбиулла кордаш. — дип дәвам итте Җаббар абзый, сүзләрен бакыр акча аткан кебек атып-атып. — кем ялгыш атлый. кемне, «ялгыш атламагае» дип. алдан кыйнамакчы булалар, барысын да күреп, кисәген торырга Ленин бабаң бар иде. Ул рөхсәт итмәде юк-бар эшләрне.
Әмма теге чырайсыз кеше дә сүзен аста калдырырга риза түгел иде булса кирәк, мыскыллы көлемсерәп беравык тын утырганнан соң, тавышына үзенчә тирән мәгънә салырга тырышып, янә сорау бирел куйды:
— Моның белән син. хәзер андый кеше юк. дип әйтергә җыйналмыйсыңдыр бит?
һай. ул сорау, һай. ул сорауны бирүче кеше. Мәҗлестә кинәт шау- шу югалды, барыбыз да. авызыбызга су капкандай, тынып калдык. Узган эшкә салават — минем үземдә, мәсәлән. «Нишләп соң әле мин монда килеп каптым?» дигән төслерәк тәшвишле бер сорау кузгалды. Ләкин дуамал гына торып китү уңайсыз иде. мәҗлеснең азагына хәтле утырырга туры килде.
Ишектән озатып калганда Җаббар карт һәм хатыны Зарифә ханым. миңа үзләренең аерым тәшәккерләрен җиткерергә тырышкандай, парлашып гөрләшергә тотынсалар да. мин инде килгәндә е кебек эреп китмәдем Мәҗлес азагында кабынып киткән бәхәсмен кургашындай авыр юшкыны күңелне басып тора иде.
Әлбәттә, мин моны Маһирәгә сиздермәдем. Дөресрәге, сиздермәскә тырыштым. Хәер, кунаклар белән ыгы-.зыгы килгән кыз аны-моны сизәрлек дәрәҗәлә түгел, ул әтисе белән әнисенең «көмеш туе»на багышланган мәҗлеснең шулай күңелле, шау-шулы үтүеннән, ул мәҗлестә минем дә катнашуымнан әйтеп бетергесез шат. эчмичә үк исергән иде. Мин, барлык каршылыклы кичерешләремне үзем өчен дә. Маһирәм өчен дә тик бер сәбәп белән генә аңлатырга тырышып, ахмакларча кычкырып ярып саллым:
- Кара аны. кызый. Коры кул белән шундый тамашага алып килеп. хур иттең син мине Буш калмас бу алдашуың, мин дә сиңа шундый ук бер сюрприз белән җавап кайтарырга тиеш булырмын,—дидем.
Маһирә җавап бирмә и-, ул җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел, ул шулай матур итеп алдаша белүе өчен бөтен барлыгы белән куанган һәм үз куанычыннан үзе сукыраеп калган иде.
3 .К. У J* 4.
VII
Бәйрәм ашы — кара каршы булып чыкмады, әлеге алдашуы өчен мин Маһирәгә булган әҗәтемне тиз генә кайтара алмадым. Кайда монда алай шаярышып тору, дөньяда җитдирәк хәл-ә.хвәлләр кузгалып китте, уен-муен корып торырга вакыт тимәде. Ул елның кышы, әйтергә кирәк, гомумән бик шыксыз булып чыкты. Кайдадыр өстә властька килергә кызыгып йөрүчеләрнең астыртын хәйләләрен фаш иткәннән соң кузгала башлаган ыгы-зыгы әкренләп безгә дә килеп җиткәнче хәвефле шаукымга әйләнде, кешеләрнең узгандагы эреле-ваклы гөнаһларын казып чыгарырга тотындылар, андый гөнаһлары бул.маса, кызган баштан андыйларны ясап, тагып куярга да күп алмыйлар иде. Шул җөмләдән, безнең институтта да, укыту һәм программа эшен идея ягыннан яңадан карау сылтавы белән, бер-бер артлы бик шау-шулы берничә җыелыш булып узды. Берничә доцентның баш очында яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп алдылар. Мин — яшь бәрәңге, тоткан урыным юк. артым-алдым чиста, диссертация өчен сайлаган темам тел-теш тидерерлек түгел, киресенчә, булып узган әлеге җыелышларда аны берничә урында үрнәк итеп телгә алып үттеләр. Кыскасы, минем өчен борчылырлык сәбәпләр әлегә күренми иде. Шулай да бик алгы планга чәчрәп чыгарга ашыкмыйм, кеше өстенә сөйләмим, үтә белдекле булып кылануны шулай ук кирәксез саныйм. Шаулап ни бар, авызы ашка гына тигән мин сала бозавына нигә юк-бар шау-шуга тыгылырга — борыныңны китапка төрт тә кимерә бир «фән гранитларын». Алла сакласын, алла сакласын, бу «фән гранитлары» дигәне кайчандыр, кайсыдыр бер тайпылыш җитәкчесе тарафыннан ташланган лозунг бугай тагы, һәртөрле сүзгә бәйләнә торган бу заманда алдыңны-артыңны карамыйча сөйләшсәң .. Кыскасы, берсенә дә итәгең белән генә дә якын бармаганың яхшы!
Әнә шундыйрак бер карашта булдым мин ул чагында. Шуның янына тагы мине вак-төяк дөнья ыгы-зыгысыннан саклый торган корыч калканым да бар, ул —минем Маһирә белән мавыгуым иде. Дөресен әйтим, бу хис миндә көчәйгәниән-көчәя бара, һәрхәлдә, яшьлек шуклыгы рамкаларыннан чыккан, хәер, мин үзем дә яшь ягыннан чигемә җитеп барам, егерме биштән узган, әмма Маһирәмнең җылы кочагына ук әле барып җитмәгән идем. Маһирә дә уйнап йөргән кешегә һич охшамый, җае чыкканда, читләтеп-чнтләтеп кенә булса да, уйнап йөрмә- гәнлеген сиздергәли иде. Бигрәк тә аның картлары, безнең араның шулай якыная барып, ахырда бер көнне шаулаган туй белән төенләнеп куелуын бик телиләр иде булса кирәк. Берничә тапкыр инде Җаббар агай үзе минем студентлар тулай торагындагы тормышым, ашау-эчү якларын ничек җайлавым белән кызыксынды. Миңа — аспирантурада укучы кешегә — тулап торакта үткән тормышым белән мактану, әлбәттә, уңайсыз иде. Ләкин, шуның белән бергә, мин әле нинди дә булса бүтән бер карар кабул итәргә дә ашыкмыйм, куркам, уйланам, үземне узем: «Тукта, ул турыда аспирантура бетергәч уйларсың», «Тукта, иң элек кечкенә булса да үзеңнең ояңны булдыру ягын кара!» —дип тыеп килә идем.
Шул ук вакытта үземнең «оямны булдыру» турында да, әлбәттә, уйламый түгел идем. Уйлыйм гына түгел, чабам, торак органнарының бусагасын таптыйм, хәтта ялганлаудан да тартынып тормыйм: «Ярәшкән кызым бар, икебез ике җирдә саргаеп торабыз, сез моның нәрсә икәнлеген беләсезме?» — дип тә ычкындыргалый идем. Монда берәүдән дә яшерен-батырын түгел, юк, мин теләнә дә белә идем яшь чакта. Хагын, ялганын бергә кушып, шулай теләнә торгач, ахырында, торак органнарындагы агай-энене тәки ышандырдым бугай. Ниһаять, бер көнне минем кулыма ордер тоттырдылар. Аерым квартирага түгел, кеше белән уртак квартираның ун квадрат метрлы бер бүлмәсенә.
Хәер, монысы өчен дә башым күккә тигәндәй булды. Чөнки мохтаҗлыгым зур, тулай торак бүлмәсендә кысылып яшәүдән бик туйган идем. Күңелдә баш калкытырга маташкан һәртөрле шик-шөбһәләрне томалап, булдыра алганча, аспирант кесәсе күтәргәнчә, «оямны» җиһазларга керештем. Алып кайттым китап шкафы. Шкаф өстенә куярга алып кайттым татарның Тукаен. «Нишләп татарныкы гына? Бу ниткән милләтчелек?»— дип бәйләнмәсеннәр өчен, алып кайттым русның Пушкинын. Боларның әле берсенә, әле икенчесенә карап тордым-тордым да тагы ши/кә калдым: «Шагыйрь дә шагыйрь, бу ниткән коры эстетлык? Кайда йонда политика?» — дип бәйләнә башлаулары бар бит әле, каһәр суккыры. Бигрәк тә үзем «Матур әдәбиятта юлбашчы образы» дигән темага диссертация язарга әзерләнеп йөргәндә. Алып кайттым Сталинның зур гына бюстын. Бу өч сәнгатькә, бер шкаф китапка карап тордым да кинәт үзем өчен дә бик яна булып күренгән «Америка ачтым»: болар белән генә тамак туймас бит, шайтан алгыры Нәрсәдер, тормыш кирәк-яракларын да кайгыртырга кирәктер, һәм шундук чаптым кибеткә. Күтәреп кайттым бик зур ак самовар. Кайткач, актарып карыйм кесәне — өйләнергә, өй кирәк-яракларына дип саклаган акчам очкан. Татар түгел диген инде син мине, нигә кирәк булган миңа башта ук андый кыйммәтле самовар! Өч портрет, бер шкаф китап, бер ак самовар белой утырып калырга туры килде шул, өйләнүне бераз кичектереп торырга булдым.
Шулай да яшь чак — тиле чак, якшәмбеләрнең берсендә, баштагы керделе-чыктылы уйларны таратып кайту һәм, әгәр туры килсә, Маһирәне алып кайтып бүлмәмне күрсәтү өчен, шәһәр читенә чаңгыда йөрергә чакырып, аларга киттем. Маһирә минем тәкъдимне һич киреләнүсез кабул итте, әнисеннән барып сорады, әнисе шулай ук каршы килмәде.
— Нигә әтиеңнән дә сорамадың? — дип шаяртып куйдым мин, өйдән чыккач. Ләкин Маһирәнең бу темага бик шаяртасы килми иде булса кирәк, җитди генә итеп сүземне бүлде
— Әти картны тынычта калдырыйк, Хәнәфи абый Соңгы көннәрдә ул болай да борчылыбрак йөри.
һәм ул, башта бик алай сөйләргә теләмәсә дә, миннән яшереп торуны яхшысынмады булса кирәк, әкренләп-әкренләп чишелде: Җаббар агай директор булып эшли торган универмагның складында ниндидер саксызлык аркасында янгын чыгып, шактый гына товарга зыян килгән. Тикшерә торгач, янгыннан килгән материаль зыян белән кабул итеп алынган һәм бүлекләргә чыгарылган товарлар арасында очы-очка ялганмаулар булганлыгы беленгән. Сату-алу эшендә зирәклеге чамалы булган Маһирә, бәлки, моны рәтләп сөйли дә белмәгәндер, бәлки, минем тыңлавым, аңлавым шуның кебегрәк булгандыр, кыскасы, шау- шулы җәнҗал килеп чыккан аларда. Склад мөдирен шундук, әлбәттә, утыртканнар, җитмәсә тагы, анысының растрата аркасында электә дә бер «кутыры» булган, имеш. Киткән тәфтиш, киткән шомлану... Әлеге бәла килеп чыккан көннәрдә Җаббар агай үзе бөтенләй Казанда ук булмыйча, командировкада калуга ла карамастан, соңыннан күсәкнең авыр башы картка килеп төшкәй: янәсе, бүрек астына бүре балалары яшереп ятучы кеше ул, сукырлык күрсәткән, үз кадрларын тикшермә- гән-белмәгәи, һәм башкалары, һәм башкалары Шул бәлаләргә өстәп тагы. Җаббар картның НЭП елларында, ул вакыттагы сәүдә политикасын төшенеп җитмичә, элеккеге «каты гараканнар»ның ярыклардан терелеп чыгуларына каршы бунт күтәреп йөрүләрен дә китереп такканнар, имеш. Теге «көмеш туй» вакытында кайсыдыр берсе казып чыгарырга маташкан иде ич, күрәсең, хәзер шуны чынлап торып әвәләгәннәр. Маһирәнең миңа әйтүенә караганда, мәсьәләгә политик төс бирергә маташалар, ли Шуны булдырмас өчен бичара карт хәзер, гә-
мам тамактан калып, тикшерү органнарына, алардан райкомга, райкомнан партконтрольгә чаба икән.
Мондый болганчык чакта килешәме соң шулай чәчрәп йөрү. Иелгән башны кылыч кисми, ди халык мәкале. Башыңны иясе дә торасы мыштым гына. Мин Маһирәгә, әлбәттә, болай дип үк әйтмәдем, Маһирәнең шул ук әтисе кызы булганлыгын, турылык, гаделлек яратучы горур табигатьле кеше икәнлеген белә идем. Ләкин шулай да күңелемнән дерт итеп бер сорау узды: «Бик ешлый башламадыммы мин бу гаилә тирәсендә?»
Хәер, чаңгы базасыннан прокатка чаңгылар алып, шәһәр читенә чыккач, карлы дала кочагына, тау-чокырлы Казанка тугайлары арасына ташлангач, икебез дә андый борчулы уйлардан җиңеләеп калган кебек булдык. Барыннан да бигрәк, бер .хис биләп алды: без монда икәүдән-икәү генә идек. Шуның өстеиә Маһирә бүген гаҗәп килешле итеп, кышның үзенә охшатыбрак, актан киенеп килгән, әмма, кайбер кыланчык кызлар кебек, ничек кенә булса да бөтен җирен — булганын да, булмаганын да — күпертеп куярга тырышмаган иде. Аннан бирле күпме вакыт узган, күпме су аккан, күпме яңгыр яуган, юылырга да вакыт иде. югыйсә. Ә менә юылмаган. Ул кыз, аның килешле сурәте минем күз алдымда бүгенгедәй басып тора: башында куян мамыгыннан бәйләнгән йомшак ак берет, берет читеннән әлеге тыңлаусыз чәче бүлтәеп чыккан, өстендә утыртма якалы кышкы ак свитер, керфек- кашларында ак бәс, дөньяны баскан шул йомшак аклык эчендә, кышкы ак фонда аның юка гына, чандыр гына фигурасы уйный, йөрми, шумый да. әллә ничек менә кырлар өстеннән, күзнең явын алып, уйнаклап баргандай итә. Мин моны Маһирәнең чаңгыда үтә шәп йөруен- иән дип әйтмәс идем, ул яктан без икебез дә бер чамалырак идек. Күрәсең, гашыйклык мине шулай тилерткәндер. Ә ул кышкы иртәдә, каш-керфеккә бәс сылый торган салкын иртәдә, тын һәм кырыс иртәдә .мин ул кышкы күбәләккә башым-аягым белән гашыйк идем, йөрәкне әйтмим дә инде, ул чаклысына минем телем дә. сүзләрем дә җитмәс, анысын шагыйрьләр әйтсеннәр. Шулар өстенә, шуларның барысы өстеиә мин чак-чак кына юләрләнә дә башлаган идем шикелле. Юкса, кем соң, акыллы кеше, тора торгач кыр уртасында кызга минем кебек дуамал бәйләнә башлар икән. Ә мин менә бәйләнә башладым:
— Күтәреп карыйсым килә сине. Маһирә. Авырлыгың бармы икән синең? Рөхсәт итәсеңме? Күтәреп карыйммы бер? —дип, телемә салынып. ә үзем, нәрсә әйткәнемне һич аңышмыйча, дуамал очыну белән аңа якынлаштым. Кыз. куркынып, артка тайпылды һәм. алай-болай якын килә башласаң менә күр. дигәндәй, таягын ук күтәрде. Таягын күтәреп, мина кизәнеп һәм шулай кизәнгән арада наян көлемсерәп, мине үчекләп торганда ул баш әйләндергеч сөйкемле, дөньядагы бөтен күңелсезлекләрне оныттырырлык ямь тарата иде. Теге вакытта коры кул белән мине «көмеш туйга» илтеп тыккан өчен үч алыр минут нәкъ менә шушы иде инде, югыйсә. Ә мин. арыш камыры, аның шул наян көлемсерәп, чаңгы таягы белән куркытып, шаяртып үчекләвеннән исердем дә калдым.
Аннары без. беребез артыннан икенчебез, әллә ни калышмыйча, тагы шуып киттек. Көн төшлектән кичкә авышканчы йөрдек, ашыйсы- бы 5 килеп бетте, арыдык та буган, ләкин беребезнең дә сер бирәсебез килми, кайтыйк дигән сүзне беребезнең дә башлап әйтәсе килми иде. Ләкин арыганлык нык кына сиздерә башлаган иде инде. Күрәсең, .Маһирәдә бу бигрәк тә көчле булгандыр, инде шәһәргә кайтып җиттек дигәндә. рус зираты артында сөзәк кенә бер таудан шуып төшкәндә—* гомердә булмаган хәл — аның аяклары, яна тәпи киткән сабыйныкы кебек, як-якка чалышайды, бер аягындагы чаңгысы, ычкынып аска шуды, кыз үзе дә мәтәлеп китте. Ләкин аның җиңел гәүдәсен тотып
калырга күпме генә кирәк, очарга әзерләнгәндәй кулларын җәюе һә.м чырылдап бер кычкыруы җитә калды, әйләнеп үк барып төшмәде. Нәкъ менә шушы куркынган һәм уңайсызланган минутында — юри шулай эшләгәндер дип һич башыма китерә алмыйм — чайкалып минем кулыма килеп төште ул. Авызы ачылып калган, чәчендә кар. ә тәне ут кебек яна иле. Бәлки, теге вакыттагы алдашуы өчен «үч алу» минуты да нәкъ менә шушы төштә булгандыр. Бар күк тәвәккәллекне туплыйсы да, башын чак кына үземә таба каерып, ачык авызыннан суырып үбеп аласы иде. Юк, мин шул форсаттан да файдалана белмәдем, дөресен генә әйткәндә, ачык авыз Маһирә түгел, ачык авыз ул мин идем. Кызны биленнән тотып аягына бастыру, өстеннән карын кагу һәм аска шуып киткән чаңгысын алып килеп бирү белән чикләндем Бүтәнчә эшләгәндә, янәсе, тупаслык күрсәтү, әдәпсезлек, кулга ирек бирү була. Шул чагында күрсәткән әдәплелегем өчен гомер буе терсәгемне тешләргә маташып йөрим менә.
Әмма ул минутта минем кулда икенче козырь бар иде. Минем әле үземә аерым бүлмә алуым турында Маһирәгә әйткәнем юк, шул турыда әйтеп, Маһирәдән сөенче алу һәм, әгәр күндереп булса, аны алып кереп бүлмәмне күрсәтү — минемчә, бүгенге шатлыклы көннең таҗы нәкъ менә шушы сюрприз булырга тиеш һәм. әгәр минем мәкерле планым барып чыкса, күптән теш кайрап килгән «үч алу» да нәкъ әнә шунда, аулакта, шаһитлар күзеннән читтә булырга тиеш иде.
Маһирәне күндерү ул хәтле читен булмады. Күрәсең, ул миңа ихлас күңелдән ышанган һәм, шуның өстенә тагы, бүлмәне күрергә теләве дә бик көчле иде булса кирәк. Кергәч тә иң элек минем оя башы итеп алып куйган беренче покупкамнан— бер почмакта, патша дворнигы кебек, медальләре белән ялтырап утыручы ак самовардан рәхәтләнеп көлдек. Тулаем алганда, бүлмәм Маһирәгә бик ошады, бүлмәдән дә бигрәк минем төшеп калганлыгым, әйбер ала белмәвем ошады анарга.
— Кара аны. икенче минем киңәштән башка әйбер аласы булма,— диде ул, үзен бу кечкенә бүлмәнең чын хуҗасы кебек тотып. Алай тотарга бераз иртәрәк икәнлеген чамалап булса кирәк, сүзне шундук уен- көлкегә борырга маташты: — Ә хәзергә шундый зур самоварың булгач, сиңа бик җиткән Шуның борыныннан кайнамаган су сүырып, ялгыз башың караватыңда аунап ята бир. Сүз чыккач, искә төште: караватың бармы соң синең?
— Хәзергә мина шушы да бик җиткән, — дидем, элекке хуҗа тардай сагын алып калган биек артлы иске диванны күрсәтеп, һәм алдан әзерләнеп куелган мәкерле планымны гамәлгә ашыра башларга вакыт җиткәнлеген сизеп, уен-көлке белән һәм шуңа чак кына .хәйлә дә кушкан- лыгымны ачыктан-ачык сиздереп, китап шкафының аскы бүлегеннән ярты бутылка ал мускат, ике рюмка, бер такта шоколад чыгардым,— эчәбез дисәк, салкын чәйдән башкасы да бар Сез мине әйбер ала белмәү тә юкка гына гаеплисез, туташ.
Эчемлекне күреп, Маһирәм ничектер шүрләп калды һәм бер үк вакытта чак кына сагая да төште кебек Ул, сүзсез калып, әле миңа, әле, башка урын булмаганлыктан, газета җәеп, тәрәзә төбенә утыртылган мускат шешәсенә кашларын җыерып карап торды.
— Чынлап та. минем бу хөҗрәмне һәм синнән башка әйбер ала белмәвемне нәрсә беләндер билгеләп үтмичә ярамас бит, Маһирә,— дидем мин, эчемлек тутырылган рюмканы аңарга сузып, һәм шундук, үзем моның тиз буласына гәрчә бик үк ышанып җитмәсәм дә, ишарә ясап үтәргә дә онытмадым: — Менә синең белән икәү булгач, кирәк- кирәкмәскә акча әрәм итмәбез, кирәген генә алырбыз. '
Бу соңгы ымлау Маһирәмне, бичараны, сизелерлек йомшартты, ул рюмканы кыяр-кыймас кына кулына алды..
Аннары без берле—гына сөйләшеп утырдык. Озак түгел, Ми+трәхт- ней утлы күмердә утырганлыгын, уңайсызланганлыгын, сүДләрне өзеп- өзеп калдырганлыгын күреп тора идем. Арып-талып кайткан ул чандыр кызга әлеге теге ярты рюмка мускат ярыйсы гына тәэсир итте булса кирәк, ул үзен бик уңайсыз тота иде. Кинәт, балалар кебек, тиз генә сикереп торды да.
— Мин кайтыйм инде, Хәнәфи абый .. мине өйдә югалтканнардыр.— дип сөйләнә-сөйләнә, ишеккә таба атлый башлады.
— һич югы, чак кына ухаживать иткән булыйм, — дип. аның кар- шысына чыгып бастым. Кадактан беретын алып кидердем. Телемә кайдандыр сүзе дә туры килеп торды:
— Әйтмичә калсам, йокым йокы булмас, сиңа бу шапкаң бик килешә. Маһирә, — дидем һәм шул тирәдә чуалган кулым белән тиз генә аның башын үземә таба каерып, бит очыннан гына суырып үбеп алдым.
— Теге чакта әтиләреңнең «көмеш туе»на алдап алып барганың өчен бусы, белеп тор! — дидем, шаркылдап көлә-көлә.
Маһирә, текәлебрәк, миңа бер карап куйды, ләкин ачуланганга бер дә ошамый иде.
VIII
Шул очрашудан сон байтак вакытлар безнең ара өзелеп торды. Минем үз мәшәкатьләрем килеп чыкты. Маһирәләр өендә... ай-һай ла, «мәшәкать» дигән төшенчәгә генә сыеп бетми торган хәлләр килен туган: әлеге теге склад янгыны белән бәйләп Җаббар агайны утыртып кунганнар. Маһирәнең соңыннан мина аңлатуына караганда, монда ул янгын мәсьәләсенә өстәп тагын нәрсәләрнедер искә алганнар, хәтта бу «тагы нәрсәләрдер» дигәне беренче планда ук булмадымы икән?
Гомумән, кайбер шомлы хәбәрләр болардан башка да ишетелгәли иде инде. Мин. эш белән мавыгып, аларга колак салмаска тырышам, кеше белән аралашмыйм, бәлки, Маһирәләргә бармый йөрүем дә шуннан булгандыр.
Әмма тормышта яшәп, шул ук вакытта тормышны өеңә кертмичә, бикләнеп ятарга мөмкинме сои! Кичләрнең берендә Маһирә минем ялгыз бүлмәмә үзе килеп керде. Бу факт үзе үк инде мине сискәндерә калды. Үз дәрәҗәсен яхшы белә торган һәм гомумән тотрыклы әдәп кагыйдәләрендә тәрбияләнгән интеллигент табигатьле кыз, төнгә каршы дигәндәй, ялгыздан-ялгыз егет бүлмәсенә килеп керсенме әле. Бо- лай да юка тәнле чандыррак кына кыз — күрешми торган бу вакыг эчендә ул тагын да ябыккан, күзләре эчкә баткан, йөзендә сәер аклык һәм шул аклык аралаш үтә бәреп чыккан гаҗизлек-аптырау чагылган иде.
— Син тыныч бул. Хәнәфи абый, минем монда кергәнне берәү дә күрмәде.
Исәнме юк. саумы юк. шушы чәнечкеле сүзләре белән үк ул мине көйдереп алгандай итте. — ул. әлбәттә, үпкәләгән иде миңа. Үпкәләгән, әмма килгән. Димәк, бүтән чарасы калмаган, димәк, бүтән таяныр кешесе юк. Мин. булдыра алганча, ачык чырайлы, киң күңелле һәм элеккечә үк игътибарлы булырга тырыштым. «Булдыра алганча» дим, чөнки Маһирәнең борчулы кыяфәте бик очынырга ирек бирми, күңел шундук көтелмәгән хәл барлыгын сизеп алган иде инде. Шулай да гадәттәге уенчаклыкны берьюлы гына җиңеп бетерә алмадым
— Ип элек әйбәт кенә итеп күрешик, — дидем мин. борынгыларча, ике кулымны да сузып,— аннан соң... ничек сон... Кайсы җил китереп ташлады сине мондый кичке сәгатьләрдә?
Сүз арасына «мин сагынганны белдеңме, үзең сагынып килдеңме?» дип. җыр кисәкләре дә кыстырып һәм мөмкин чаклы шаулап, тегенең
өске киемнәрен чишендермәкче булдым. Ләкин Маһирәм — тел белән әйтүдән бигрәк, кискен хәрәкәте белән — минем бу куштанлыгымнан баш тартты, шулай чишенмәгән көйгә, бер читтәге урындыкка, ничек эләксә —шулай ташланган китапларны бер якка алып куеп, сак кына килеп утырды. Шундый ук саклык белән миңа бер мизгел сүзсез генә карап торды. Бу минутта аның эчкә баткан кара күзләре гажәеп бер моң белән тулып, өзгәләнеп һәм ялварып, бер үк вакытта өшеткеч шелтә белән карый иде. Мин дә. ихтыярсыздан. сүзсез калдым.
— Кемне җирләгән сәгать булды бу, болай телсез калып?
Мин ахмакның да теленә килде бит сүз. Маһирәм утырган җиреннән. сынган гөл кебек, сыгылып төште, битен учына яшереп, кинәт елап җибәрде.
— Кем белә... бәлки, минем әти картны жирли торганбыздыр? Күпме кирәк олы яшьтәге кешегә.
Аның сүзләре яшь аралаш өзек-өзек чыга, сүзне ул миңа әйт\дән бигрәк, үзенә-үзе әйтә иде шикелле. Минем юатырга, жылы сүз табарга, ♦сынган гөл»не яңадан үз урынына утыртырга тырышуларым файда итмәде, Маһирә, йөзеннән учларын алмыйча, әкрен генә елады-елады да. бераз тыйлыга төшеп, әмма бу юлы инде миңа әйткәндәй итеп һәм миңа әйткәнлеген аермачык сиздерергә тырышып әйтте:
— Син мине гафу ит. Хәнәфи абый... Башка барыр кешем булмагач. килдем. Үзең килмәссеңме дип көттек башта. Бигрәк тә әнкәй көтте.
Маһирәнең болай өзгәләнүләре мина аңлашыла, ул бик аптыраган. Шул ук вакытта минем үз хәлем дә хәл: бу өзгәләнгән минутларында мин соң аны нәрсә белән юатыйм? Мичек итеп аның хәсрәтенә иңемне куйыйм? Бигрәк тә. шундый болганып торган бер заманда.
Тынычлан. Маһирә, ачыкланмаган нәрсә юк бу дөньяда, барсы да ачыкланыр. — дим мин авыз эчемнән ботка пешереп. Шундук тагы үземә-үзем һич хисап биреп гормастан. бу вәгъдәмнең арты ничек булачагын уйлап карамастан, шактый ук барабанга әйләнеп, ярып салам:— Мпн( м бит әле бу хәлне беренче мәртәбә ишетүем. Менә барырбыз, сорашырбыз. Кирәк икән, тиешле сүзен әйтербез.
Кыз бу сүзләргә, әлбәттә, жнтдн әһәмият бирмәде. Хәтта ул аларны рәтләп ишетмәде дә булса кирәк Шулай да ул инде яхшы ук тынычланган, «Әле бөтенләй үк ялгыз түгел икәнмен!» дигән кебек, мөлдерәп мина карап тора иле
Әйтеп сүз. уйлап баш җитмәслек гаҗәеп бер минут булды бу. Мин тоташ каршылыклы хисләр эчендә идем. Әмма шулар арасында иң көчлссе, әчүе җиткән бал кебек, берьюлы башка суга торганы шул: мин Маһирәне сөя. сулышым белән тартып алырлык булып сөя идем. Менә ул миннән кул сузымы гына җирдә шарфын рәтләгән булып басып тора. Күзләреннән яше кипмәгән, ябыккан, хәсрәтле, әйтергә дип килгән сүзләрен рәтләп әйтә алмады һәм шул әйтелмәгән сүзләре аның юка иреннәрен көйдергәндәй кызартып тора иде. Кайдандыр гомердә булмаган көч-тәвәккәллек ташып чыкты, тәкәллефсез рәвештә ташланып. кызны үземнең кочагыма тартып алдым, битен, шарфын, шарф астыннан таралып чыккан хуш исле чәчен, муенын үбә башладым — кыскасы, мин сукырайган идем ул минутта һәм шул сукырайган хәлемдә дөньяның бердәнбер бәхетлесе ул мин идем.
— Снн — минеке Син бөтен барлыгын, кангың-хәсрәтең, үпкәлә- вен-күз яшең белән минеке. Маһирә. Син һәрвакыт Любой минутында мине үзеңнең терәген дип исәплә!— Тыным бетә-бетә әнә шулай кабатларга тотындым мин. Кыз, оялыпмы, ачуланыпмы, чак кына кыч кырып куйды һәм. моның урынсыз чыкканлыгын чамалап, шундук пышылдауга күчте:
— Нәрсә әйтергә сиңа. Хәнәфи абый... Алайса минем дә бер кешем бар икән әле.
Ул китмәкче булып ишекне тартты, ләкин ишекнең английский биге бикләнеп өлгергән икән, тиз генә чыгып китә алмады.
— Тукта, мин сине озатып куям, — дидем мин. тиз генә эшләпәмне алып. Маһирә. «Чынлап әйтәме бу?» дигән кебек, миңа туры гына бер карап алды. Шундук, гадәттәге кырыслыгына кайтып, боерык тоны белән әйтте:
— Жүләр сатып йөрергә уйлама. Юлны синнән башка да беләм. — һәм. акылсызлык эшләргә җыенган балага акыл бирергә теләгәндәй, йомшак һәм назлы тавыш белән өстәле: — Гел болан булып тормас, үскәнем. Өлгерербез. Озатышырга да. сентиментальничать итәргә дә өлгерербез.
Шулай да мин аны тыңламадым, мин кирәгеннән артык бәхетле идем ул сәгатьләрдә. Өйләренә хәтле озатып куйдым, ләкин гадәттәгечә чөкердәшеп бару булмады. Ул мине мөмкин чаклы кеше йөрми торган караңгырак урамнардан алып барырга тырыша иле. Хәер, дөресен әйтим, мин үзем дә моңа каршы түгел, кеше күрмәве хәтта хәерлерәк тә; урамга чыккач, салкын һавада янә минем салкын акылым эшли башлаган иде: «Күргәннән күрмәүләре хәерлерәк. Белгән юк, әллә ничек булып чыгуы бар дөнья эшләренең!»
Барып җиткәч, элекке гадәт буенча, капка төпләрендәге эскәмиядә чак кына утырып торырга тәкъдим ясап карадым. Маһирә бу турыла авыз да ачтырмады. Шулай ла минем элеккечә якын итеп каршы алуым. аннан да бигрәк, кеше-кара күзенә чалынудан курыкмыйча озата килүем аны терелткән, өенә керешли ул. минем кулымны кулыннан ычкындырмыйча, күнелендәген тәмам бушатып китәргә ашыкты:
— Син. Хәнәфи абый, шулай да безне ташлап бетермә, яме. — дип башлады ул. балаларча беркатлылык белән, һәм болан беркатлануны эчке горурлыгы килештереп җиткермәде булса кирәк, шундук сүзне әнисе исеменә күчерде: — бигрәк тә әнкәй өчен әйтәм бу сүзне. Бик бетереште соңгы вакытта, бичара. Әйтеп-әйтеп карыйм да. гомере буена ир канаты астында сыенып яшәгән кешегә кызы әйткән сүз генә сүзмени. Ичмасам, сирәк булса да син күренгәләп китсәң, карчык кеше, ни дә булса уйлап, чак кына юа нм асмы икән, дигән сүзем.
Ул бу сүзләрне әнисе исеменнән әйтте, ләкин тел төбеннән бик ачык сизелде: монда аның үз уйлары, үз сүзләре дә. әлбәттә, җитәрлек иде.
IX
Һични белән аклый да. аңлата да алмыйм, шуннан соң мин ай буена диярлек Маһирәне күрмәдем. Күрәсем килеп очынган минутларым булмады түгел, бигрәк тә кичләрен ялгыз бүлмәгә кайтып кергәч, кинәт эчем пошып, аны искә төшергән минутларым булгалап тора иде. Ләкин ай-һай ла! Итәкне-җиңне җыеп тотарга мәҗбүр итә торган сәбәпләр дә күп иде шул ул елларда.
Әнә шундый шомлы көннәрнең берсендә һәм. үзара гына әйткәндә, үз аягыма үзем тышау салып. Маһирә белән бәйләнешле «тиле уйларны» берәм-берәм күңелдән йолкып ата барганда, исән-сау гына торасыңмы, бер көнне институт канцеляриясенең секретаре, карап торырга мокыт кына Сәрьянов, безнең кафедрага үзе йөгереп килеп, шунда булган бөтен кеше алдында:
— Сезне Максудова дигән бер бәндә телефонга чакыра, трубканы элмәдем, тиз бул,— дип дәшеп китте. Чыксам, бу әле китеп тә җитмәгән. ишек төбендә мине көтеп торган булган, имеш Тавышын кыса төшеп (һәрхәлдә, мина шулай тоелды ул минутта), сүз кушты:
— Кара әле, Ризванов, ул Максудова дигән бәндә теге халык дошманы итеп репрессияләнгән’ Максудовларнын берәр чыбык очы түгелме? Кеше алдында сорарга кыймадым.
— Белмим. Телефонда мин сөйләшмәдем, син сөйләшкәнсең ич. Сорарга ие сон, — дин төксе генә жавап кайтардым һәм соңыннан бу төкселегем өчен үзем үк уңайсызланып калдым: «Нишләп әле болай энәләремне торгызып эндәштем мин? Әллә нәрсә булган кебек'». Югыйсә, билгеле ләбаса: «Максудовлар дөньяда бер безнекеләр генә түгел. .Маһирәнең әтисенә килгәндә, аның эше бөтенләй башка, аны сәясәт белән бутый алмаслардыр Шулай да секретарь мокытның төпченеп дәшкән тавышы күңелне шомландырырга җитә калды
Телефонга чакыртучы, чынлап та. Маһирә иде. Күңелдә дәрт итеп кузгалган шикнең юшкыны телне бәйләде булса кирәк, мин аның белән бик коры сөйләштем. Теге үзләренә килеп чыгуны үтенгәч. «Вакытым юк. белмим, булдыра алмамдыр . ышандыра алмыйм», — дип жавап бирдем дә трубканы элеп куйдым.
Әмма вакытым бар, ул кичне бер җиргә дә барасым юк иде. инде хәзер, аннан соң күп еллар үткәч, үз-үземнән һич яшермичә әйтергә була: Маһирәнең чакыруын мин, бернинди тышкы сәбәпләр аркасында түгел, бары тик үземнең куркаклыгым аркасында кире кактым
Кире кактым һәм шундук күңелемнән үз-үземне битәрли лә башладым. Чынлап та. дуңгызлык булды бит бу минем тарафтан. Моңа хәтле йөрлән. вәгъдәләр бирешкән, ашларын ашаган, курка курка гына булса да үбешеп карарга да өлгергән. Ә менә хәзер, кешенең борчулы вакытында, борыны төбендә шап итеп ишекне ябып куп. имеш. Ул көнне эшем эш булмады, үземне түбән жанлылыкта. эгоистлыкта, куркаклыкта гаепләп бетердем. Шул ук вакытта күңелемнең кайсыдыр бер почмагында мондый уйлар да бутала: «Булса соң! Өзсәң соң! Син гаеплемени? Үзләре гаепле. Дөресрәге, әтисе гаепле. Күрәсең, кесәсендә таш йөрткәндер. Шуны теге янгынга китереп өстәгәннәрдер. Бөтенесенең дә үзенә к^рә логикасы бзр Бала булма, белмәгәнгә салышма, кысылмаганың яхшы. Итәгсңне-жинецне җыеп йөргәнең яхшы Синеке әле алда. Тем более диссертацияңне яклау алдыннан.. »
Шулай да үземне җиңеп кала алмадым, кич булып, көнгә караңгылык төшкәч, арткы урамнардан. Кабан буйларыннан урап. Аркылый Тукан урамына — Маһирәләргә киттем. Тәрәзә пәрдәләре корулы, парадный ишекләре эчтән бикле, ут бер генә тәрәзәдә — Маһирә бүлмәсендә генә иде. Күршеләрен кузгатмас өчен звонокка әкрен генә бастым. Көтеп торганнармы дип әйтим, шундук залга ут алдылар, бераздан баскычтан әкрен генә басып төшкән аяк тавышы ишетелде. Бу — Маһирә адымнары түгел. Маһирә баскычтан атылып-чабып төшә торган иде. бигрәк тә мине каршы алганда мин аның баскычтан атлап кына төшкәнен һич хәтерләмим. Тәрәзәдән ку pen алу белән, звонокка кагылганны да көтмичә, ничектер очып төшкәндәй төшә иде. Ә бу килүемдә... Маһирәм бөтенләй күзгә-башка да чалынмады.
— Китапханәгә дип китте, шуннан иптәш кызларына да керәм диде шикелле. — Әнисе Зарифәттәинең күзләре кызарган, шуны миңа 4'издермәс өчен булса кирәк, пичектер ту бәйгә карабрак сөйли иде.— Киләсе кеше бар дип көтте ул болай көтүен, күрәсең, ашыгыч йомышлары булгандыр, югыйсә, китмәс иде... Өстегезне салыгыз, утырыгыз, кем белә, бәлки кайтып га җитәр.
һич югы бер генә тапкыр исемемне телгә алсынчы! Ә бит бу апа элек, урынында ла. урыны түгелдә дә. минем исемемне тәсбих урынына телдән төшермичә сөйли иде. Димәк, озак вакытлар күренми торуның файдасы тигән — бу җылы күңелле гаилә белән мин утын пүлэне арасыннан төньякның салкын җил ләре үтәргә өлгергән Барыннан да хәтәррәге шунда. Маһирә беркая да китмәгән. Маһирә өйдә, бары тик
миңа күренмәскә генә булган Мин моны шундук — Маһирәнең урындык аркасына эленеп торган ак шарфыннан, кайсы кая атылган киемнәреннән чамалап алдым. Гомумән, аларның өендә гадәттә була торган җыйнаклык, пөхтәлек юк, әйберләр таркау, өйне яхшы ук тузан баскан иде.
— Нишләмәк кирәк өйдә булмагач, ул бәлки ярты төнсез кайтмас.— дидем мин. Маһирә бүлмәсенең ишегенә юри турырак карап. Дөресен генә әйткәндә, болан ишек төбеннән генә борылып китү минем хәлемне яхшы ук җиңеләйтә иде: килмәдем түгел, килдем, инде шулай миннән качып калуны кирәк тапкан икән, үзенә үпкәләсен. Аның артыннан ялынып йөрергә минем артык вакытым да юк. кешесе дә ул түгел һәм. бигрәк тә. заманы ул түгел.
Борылып чыгып барышлый колагыма чалынып калды: Маһирә бүл-мәсеннән кинәт тонык кына бер дөпелдәү ишетелде. Нәрсә икәнен шәйләп торырга вакыт булмады, ишек ачылган иде инде.. Шулай ук аны-моны нечкәләп торырга чамам да юк иде: күренмәгән икән — шулай күренмәгән килеш кала бирсен.
Ләкин тиз генә алан калдырырга мөмкин түгел, минем ул кызга булган мөнәсәбәтем мин уйлаганнан тирәнгәрәк киткән иде булса кирәк. Кайта-кайта башыма килде: ник соң әле мин ул йорттан алай ансат кына борылып чыгасы иттем? Утырырга иде, хәлләренә кереп бераз сөйләшергә, сорашкаларга иде. Маһирәнең үзеннән сорашып ни дә булса алырга мөмкин түгеллекне беләм, кыз авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәячәк, ә менә аны көткән атлы булып утырып калганда һәм шул арада Зарифәттәйдән сорашканда ул борчулы кешеләрнең чак кына булса да күңелләре бушанып калыр иде. Ә бит минем... әйтергә, икърар итәргә оят. Жаббар абзый турында авыз ачып хәтта сүз дә кузгатканым юк. Әйтерсең, андый кеше дөньяда бөтенләй булмаган. әйтерсең, безнең аның белән кара-каршы утырып шахмат чинауларыбыз шулай ук булмаган, мин аларга барып кергәч, картның, кызыннан да бигрәк ачык чырай күрсәтеп, каршы алулары, минем эшем, укуым, тормышым турында кызыксынып сораштырулары, булдыра алганча киңәшләр бирергә тырышуы, әйтерсең, барысы да төш кенә...
Ул вакытта ярым-йорты гына төшенгән булсам, кызганычка каршы. хәзер, эш узып беткәч, тулысы белән төшендем: ышкысаң пычак үтмәслек калын тиреле дуңгыз булганмын мин ул чагында. Гыйльми дәрәҗә алмасына үрелергә маташучы, шырпы тартмасына кереп бетәрдәй хыял-өметләреннән бүтән нәрсәсе булмаган бака тәнле обывательгә әйләнгәнмен. Шул ук вакытта әле бөтенләй таш йөрәккә үк әйләнеп өлгермәгәнмен булса кирәк. Чөнки кайтып эшкә утыруым белән күңелемне нидер тырнап узган кебек итте. Фикерләремне туплый алмадым. Тордым да. тИз-тиз генә киенеп, тагын шул Аркылы Тукай урамына чаптым. Бу юлы инде планым бик ачык иде: Маһирәне өйдә очрата алсам, аның алдында, ул юк икән — әнисе белән иркенләп бер сөйләшеп утыру, хәлләренә керә алсам — хәлләренә керү иле. Ләкин йөрүем бушка гына китте, бу барганда аларның бер тәрәзәләрендә дә ут күренми, алар инде ятканнар иде.
Кинәт миңа дөнья бик күңелсез булып китте. Өйгә борылып кайтасым килми, бүтән барыр җирем юк иле. Гомердә күренмәгән хәл. сөйрәлеп ресторанга барып кердем. Анда әллә ни кеше юк. өстәлләр буш — кайсына теләсәң, шунысына утырырга мөмкин иде. Почмактагы бер өстәл янына барып утырдым, ужинга заказ бирдем, йөрәк янганчы аракы янсын дип. чак кына эчеп карарга да булдым. Дөресен әйткәндә. күңелем эчүдә түгел, хәер, ул чагында мин әле эчүнең тәмен дә белми идем Миннән күрше өстәлдә генә, чама белән минем яшьләр -тирәсендәге ике егет, авызны-авызга куеп, бпк бирелеп ни турындадыр сөйләшеп утыралар иде. Алларындагы рюмкаларда эчемлекләре
№ бар. ләкин авызларына азганнары күренми, барыннан да бигрәк, аларны әңгәмә мавыктырган иде булса кирәк. Әмма күршеләренә мин килеп утыруга, әңгәмәләрен шундук бүлеп, рюмкаларын кулларына алдылар һәм. тиз генә бушатып, урыннарыннан торып киттеләр. Мин шунда гына аныма килгәндәй булдым «Әйе Шулай шул белмәгән кеше шул мин алар өчен нәрсә уйламаслар».— дип куйдым эчемнән. Шул ук вакытта; «Син үзең сон. Хәнәфи дус. белгән.. ашларын ашаган. алдагы хыял-өметләренне баглап йөргән кешеләреңнән дә качтың түгелме соң әле?» — дигән мыскыллы уй да килде Тагы эчке икеләнүләр. үземне-үзем битәрләү башланып китте Ашап, нәрсә ашаганымны белмәдем, эчеп, аракы алмады. Официантка белән исәп-хисапны өзеп, торып чыгып киттем.
Кызган баштан тагы Маһирәләргә барып чыгарга булдым. Ярты юлга җиткәч, кире борылдым — нигә ул хәтле койрыгы пешкән мәче булып чабарга? Нинди гаебем бар соң минем ул хәтле3
Әмма өйгә кайткач, җылы истә текләр белән тулган тый бүлмәдә калгач, тагы иләсләнергә тотындым. Күрен булмаса. һич югы барысын да әйтеп, мин баргач өйдә качып калган тыгын да исенә төшереп һәм. булдырып булса, шул сылтау астында араны өзәргә теләвемне дә сиздереп. озын гына итеп бер хат язып җибәрергә уйладым
«Маһирәм — җан кисәгем!» дип куйдым хатымның башына Бик төче булыр кебек күренде. Аннан да бигрәк мондый эндәштән сон. ике араның суына башлавын, суынырга тиешлеген ничек аңлатмак кирәк. «Маһирә иптәш1» дип башлап карадым, бик коры, казенный булып тоелды. Әле тегеләй, әле болан башлап һәм кайсын яртылаш язганнан сон. ошатмыйча, ертып гашлап. берничә бит кәгазь исраф иткәннән соң, ниһаять, бернинди эндәш тә ясамыйча, гади генә итеп башлап җибәрдем дә. кайда артык төчеләнеп китүемне, кайда коры чыкканын һич тикшереп тормыйча, су буе озынлыгы хат язып ташладым Икеләнүләрем онытылды, сүзләрем чишмәдәй чылтырап агып торды, күңелем әйтеп бетергесез ашкыну белән тулы иле ул минутта Хәтерлим мин өстәл яныннан торганда сәгать төнге икенче иде.
Ләкин иртәгесен йокыдан торышка мине тагын салкын акыл биләп алды «Мондый чакта кеше электә язганнарын ничек кырып юкка чыгарырга белми йөри, ә син. Хәнәфи юләр, бала-чага булып, үз кулың белән үз башыңа бәла әзерлисең Син җибәрерсең мәхәббәт хаты, тегеләй дә болай дип, ә ул булып чыгар документ». Шуларны уйладым да чишмә урынына җырлап туган сүзләремне кәгазе-кәгазс белән ертып ташладым. Язганда мин бәхетле, сүзләрем ташып, кулларым йөгереп тора иде, ертып ташлаганда үз муеныма үзем элмәк салган кебек булдым Аның карзвы күңелем берьюлы тынычланып калды — юк. тотып күрсәтердәй бернинди дә документ юк безнең арабызда.
х
Күпмедер вакытлардан сон. һич көтмәгәндә, кичке сәгатьләрдә. Маһирә янә килеп керде Яхшы ук аптырап калдым Шикләнү дә түгел. курку яки сискәнү дә булмады бу юлы. нәкъ менә аптырап калдым >.з дәрәҗәсен үзс белә торган, кулы сынса җин эчендә яшереп калдырырга сәләтле, горур һәм тыйнак табигатьле бу кызның, төи пәрдәсе астында урыныннан кузгалып, ялгыз егетнең ялгыз бүлмәсенә килеп керүе, бигрәк тә теге кичне мин баргач качып калуыннан соң. яңадан шулай калкып чыгуы гаҗәбрәк иде шул.
Бу килүендә ул алыштырып куйган кебек иде. Барыннан да элек күзгә ташланганы шул булды: таралмаган чәче маңгаена төшкән, чәч астында калган ак маңгай, бу очракта, миннән куркып качкан кебек күренә иде. Күзләре эчкә баткан, йөзе тагы ла агара төшкән, шуныкы-
мы. күз төпләрендәге күксел күләгә, сөрмә тарткандай булып, әллә кайдан үзен сиздереп тора иде. Ләкин ул үзе боларнын берсенә дә игътибар итмәгән, гомумән, көзгегә күз салмаган булса кирәк, җыеп кына әйткәндә. андый тышкы үзгәрешләргә игътибар итеп торулардан узганга охшый иде. Гади генә итеп исәнләште, кыстатмыйча гына килеп утырды, беренче күргәндәй, бүлмә эченә күз йөгертеп чыкты, тик шуннан соң гына мина күтәрелеп бер карап куйды. «Син шулаймы? Элекке Хәнәфи Ризвановмы?» дигән төсле булды аның бу карашы.
— Вакытсыз борчып йөрүем өчен, зинһар, гафу итә күрегез.— дип сүз башлады ул, бераз сынап карап торганнан соң, — әнкәй аптыратканга чыдый алмадым, юкса мондый чакта эш кешесен вакытлы-вакыт- сыз... юк-бар белән башы әйләнмәгән кешене сискәндереп йөрүнең ярама гаялыгын чамалый идем.
Тиктән генә йөрмәгәнлеген ишектә күренүгә абайлап алган идем, инде менә үзе үк ачыла башлады: кызны, чынлап та, нәрсәдер үтә җитди бер эш китергән булса кирәк.
— Карасана сөйләнеп торган булуын. — дидем мин. мөмкин чаклы ихлас күңелле булып күренергә тырышып, — әллә кайдагы ят кеше кебек. Дөрес, бер көн мин баргач качып калуыңнан соң, болан искә төшерерсең дип көтмәгән идем...
Шулай кыланулардан сон һәм, дөресен әйтим, болай тел белән тегермән тартып маташтырулар Маһирәгә берничек тә тәэсир итмәгәнне күреп, мин дә бик җитди кешегә әверелдем, кызның, аның үзеннән дә бигрәк, әнисе Зарнфәттәйнең хәл-әхвәлен сорашырга тотындым. Бер тел ачылгач, кыяр-кыймас кына булса да, Җаббар абзыйны да искә төшердем.
— Шушы көннәрдә аларга суд булачак, имеш, — диде Маһирә кинәт. күзләрен ничек тә миннән яшерергә тырышып. Кыска паузадан соң, миңа сөйләүдән бигрәк үзенә-үзе, алай да аптыраганнан гына сөйләгәндәй. тонык тавыш белән сөйләп китте: — Әлбәттә, бездән сорап яки безне чакыртып торырлар дип һич уйламыйм. Передача аямауларыннан ук билгеле, әткәйгә икенче бәлаләр дә өяләр булса кирәк...
Кыз кинәт сүзләрен әйтә алмас булды, аның елап җибәргәнлеге, йөзен шундук читкә борып, тизрәк кулъяулыгына үрелүеннән үк билгеле иде.
— Тукта әле син, — дидем мин, тавышымны мөмкин чаклы нык тотарга тырышып. — алдан ук тревога сугарга ашыкма. Юк гаепне я< арга мөмкипме соң? Җаббар абзыйны кайсыбыз белми дә, кем аның чал башына чүп ташларга батырчылык итәр икән? Канчан суд буласын ничек тә ачыкларга кирәк, керербез, әйтәсе сүзебезне әйтәрбез. Мин. мәсәлән, бөтенләй нейтраль кеше, әгәр мөмкин була икән, судына кертәләр икән, мин дә авызымны йомып калмаячакмын. Революция башыннан партиягә кергән, шул эштә җиң сызганып катнашып йөргән кешене — карт большевикны, понимаешь...
Маһирә минем кызып-кызып сөйләгән бу яклау речемне җитдигә алмады булса кирәк, бик тугарылып китмәде. Шулай да әтисенә карата әйтелгән җылы сүзләр аны бераз тынычландыргандай итте, аның әкренләп эри барганлыгын, барыннан да бигрәк, яшьле күзләрен миннән алмыйча текәлеп карап торуыннан чамаларга мөмкин иде.
— Әнкәйне әнтәм, яше олыгайган кешенең акыл ягы да зәгыйфьләнәме. ул да менә нәкъ син әйткән сүзләрне әйтә. — Маһирә. «Нишләп әле мин моны сиңа сөйли башладым?» дигәндәй, тукталып калды, сагайгандай булды, әмма паузадан соң яңадан ялгап алып китмичә булдыра алмады. — борчу да бик бетерде, ләкин мин үзем аны, бичараны, гаепләмим: бата барган кешенең саламга ябышуы, күрәсең, шулай була торгандыр инде...
Маһирә тирән генә бер көрсенеп куйды һәм — аптыраганнан булса кирәк — һич урыны түгел вакытта, ак тешләрен елтыратып, көлгәндәй итте. Ләкин әйтер сүзен ул әле һаман әйтмәгән, мин моны сизә идем.
— Зарифәттәйнец хәлен аллыйм. — дидем мин. Маһирәнең каршына ук утырып. — аның хәле жинелдән түгел, ләкин бу дөньяда ачыкланмаган бер нәрсә дә юк. барысы да ачыкланыр. Жаббар абзыйның гаепсез икәнлеге беленер. Син, Маһирә сеңелем, моны әниеңә, в конце концов, төшендерергә тиешсең,
Минем дә әкренләп кыза, аларның борчуларына керә барганлыгым- ны русча кыстырып жибәргән сүзләремнән, кул хәрәкәтләремнән сизеп алып булса кирәк, Маһирә ачыла төште һәм. кинәт тавышын күтәреп, әйтә куйды:
— Ә ул менә шулай төшендереп бирүне сездән... ир кешедән, гафу итегез, егет кешедән көтсә?
Беравык тын торганнан соң. минем белән сөйләшүдән дә бигрәк, үзе белән үзе, үзенең икеләнүләре белән сөйләшкән кебек һәм. мөмкин булса, ул икеләнүләрен шушында коеп китәргә ашыккандай, башын чайкап куйды:
— Белмим, белмим... Әнкәй дивананың сездән нәрсәләр көткәнлеген әйтергә микән? — Маһирә бу минутта искиткеч тәвәккәл һәм аны әйтер сүзеннән туктатыйм дисәң дә туктатып булмаячак иде — Ул сезнең миңа өйләнеп... безгә килеп, безнең янда, безнең үз кешебез булып тора башлавыгызны көтә. Мин апа әйтәм: «Ахмак сүз сөйләмә». — дим. ә аның үз туксаны туксан Аның шул ахмак сүзе буенча Менә үзем дә ахмакка әйләнеп, вакытсыз сезне сискәндерергә мәжбүр булдым. Хәсрәт дигәнең кешене шулай тилертә икән. Хәнәфи абый.
Маһирә яңадан урындыкка сыгылып төште, йөзе белән учына капланып. әле генә үзе әйткән сүзләрдән оялгандай, тынып калды.
— Юк инде. «А»сын әйткәч. «Б»сын да әйт син. Маһирә. — дип элеп алдым мин. мөмкин чаклы кызнЫ юатырга тырышып. — мондый сүзне беренче кабат ишстәм бит мин, анысын ла икенче кеше авызыннан Зарнфәттәй теләге итеп кенә ишетәм... Ә менә син. аның кызы... — һәм шунда, үзем дә сизмәстән, минем телемнән саксыз бер сүз ычкынып китте: — ...ә син сон үзең. Маһирә... син үзең ничек карыйсың бу эшкә?
Маһирә, бу минутта һич көтелмәгән бер кызулык белән торып, минем муеныма ташланды, акын каннар күз яше минем битемне чылатты. Ул, сулышын тигезле-тигезсез алып, аны-моны абайламыйча, мине ү бәр гә- коч арга тот ы н д ы.
— Синме? Шуны сорап торасыңмы. Хәнәфи абый? Оят түгелме шуны сорап тору?
Ул. кинәт минем бигемнән йөзен читкәрәк алып. әмма, кулыннан ычкындырырга курыккан кебек, яныннан җибәрмичә, минем җиңнәремнән тотып торды.
— Белмим, белмим.— дип пышылдап кына янә сүз башлады аннары.— ахмаклык, әлбәттә, минем тарафтан. Кирәк бит шундый вакытта, кит инде, кит...
«Кит инде, кит!» ди. ә үзе жнбәрми. чытырдатып җиңнәремә ябышкан. туп-туры күзләремә карый, моңарчы «укып өлгермәгән сәхифәләрне» укырга тырышкандай карый, аның бу минуттагы яшь аралаш ялваручы күзләре искиткеч матур, ул күзләрдән, ул караштан җиңелмичә калу мөмкин түгел иде. Шулай да мин салкын акылымны югалтмадым.
— Бар син кайт. Маһирә. Үзең дә тынычлап, Зарифәттәйне дә ты-нычландыр. уйлашырбыз. — дигән сүзләрне бик ачык һәм шул ук вакытта бик үк тилерергә юл да куймаслык итеп әйтә алдым.
Уйламадым түгел, күп уйладым мин бу турыда, озак кына баш ваттым Хәлләренә дә кср<» идем. Әлбәттә, җиңел түгел булса кирәк алар- га. Зарнфәттәй карты хәсрәтеннән авыруга сабышкан.Маһирәсе укуын
ташлап берәр жиргә эшкә урнашырга йөри, ләкин бер җирдә дә рәтле эш таба алмый, кая гына барып сугылмасын, әтисе хәлен ишетүгә, әдәпле генә итеп кире кагу ягын карыйлар, имеш. Житмәсә тагы, карты турында бик сорашып йөри башлагач, карчыкның үзеннән дә туйганнар булса кирәк, бер көнне килеп боларга үз ихтыярлары белән шәһәрдән чыгып китү ягын ук карарга кушканнар. Шундый чакта аларга караңгы тормышларына зәгыйфь кенә булса да нур сибәрлек шәм кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла иде. Ләкин нәкъ менә шундый чакта миңа бик уңай бер сылтау табылды. Безнең институттан, Себер татарлары арасында фольклор материаллары җыю максаты белән, экс-педиция чыгарылырга тиеш, экспедициядә күбесе югары курс студентлары, аспирантларга катнашу мәҗбүри түгел, бигрәк тә минем аспирантураны төгәлләү бусагасында торуымны искә алганда, бу эшкә мине берәү дә мәҗбүр итәчәк түгел иде. Ләкин, нилектән икәнлеген үзем дә белмим, нәкъ шул мәҗбүр түгел эштә, минем катнашуым белән генә артмый да, минем катнашмавымнан гына кителми дә торган эшкә мин үземне һичшиксез катнашырга тиеш таптым. Хәзер инде, аннан бирле күп еллар узганнан соң, үземнән-үзем яшереп торуның хаҗәте дә, мәгънәсе дә юк, мин аны ул чагында ук белдем, белеп, аңлы рәвештә шулай эшләдем: мин куркакка Маһирәнең ачык әйтелгән тәкъ-дименнән ничек тә булса качарга кирәк иде. һәм мин атна-ун көн буена, әле тегеләй, әле болай сузып, икеләнеп йөрдем дә бер көнне аларга барып, күземне дә йоммыйча, ялганладым:
— Шундый-шундый эш чыгып тора, Маһирә. Мин катнашырга мәҗбүриен. Әйтеп карамадым түгел, колакка алмыйлар. Димәк, — дидем мин, ялганга ант итүче кеше кебек кызарып һәм тотлыга-тотлыга, — димәк, Маһирә, әлеге синең миңа бик тә ошаган тәкъдимеңне тормышка ашыруны һич югы өч-дүрт айга кичектереп торырга туры килер. Шуңа чаклы түзәрбез, ятка күңел салмабыз бит, наный?
Сүземнең азагында мин юри авызны ерырга, юмор кыстырып, мәсьәләнең кискенлеген йомшартырга маташтым — хәзер инде, оят булса да, ачыктан-ачык әйтә алам: барысы да фарисейларча ясалып, ак җепләре күренеп тора торган итеп эшләнде. Кеше күңелендә ни барын әллә кайдан сизә торган зирәк акыллы Маһирә моны, әлбәттә, шундук сизеп алды, дөресен әйткәндә, ул моны теге кичне, соңгы мәртәбә минем бүлмәмә килгән вакытта ук сизгән иде булса кирәк инде. — «Белмим, белмим! Ахмаклык, әлбәттә, минем тарафтан. Кирәк бит шундый вакытта... кит инде, кит!» — дип, өзгәләнеп һәм пышылдап әйткән сүзләре белән үк белдерде ул үзенең сизенгәнлеген. Ләкин үзегез чама-лыйсыздыр, чирне үзең белү бер нәрсә, аңардан котылу икенче. Бу соңгысы, ай-һай ла, читенрәк шул! Маһирәнең мәхәббәт чире дә, күрәсең, тирәнгәрәк киткән, ул аңардан котылыйм дисә дә тиз генә котыла алмый, икенчедән, ул чагында аның ялгызлыгы да хәттан ашкан бер вакыт иде. Шуның өстенә, бәлки, әнисе карчыкның, беркатлы унлап, җимерелә башлаган тормышын ничек тә җимермичә саклан калырга тырышуын да колакка алгандыр.
Әйе, Маһирә минем җаһнлләрчә боргалануларымны сизенә, ләкин сизенгәнен ничек тә сиздермәскә тырыша иле.
— Нишләмәк кирәк, кияүгә чыгасым килә, дип каравыл кычкырып булмый шул, — диде ул, ахыр чиктә үзе дә сүзне уенга борырга тырышып. Ләкин күзләреннән, бөтен торышыннан, калтыранып чыккан тавышыннан ук сизелеп тора: бичараның бер генә дә уйнап сөйләшәсе килми иде. Тагы шунысы да бик хәтердә калган: өйдән озата чыкканда. баскыч төбенә төшкәч, ул минем кулымны алып, ике кулы белән берьюлы озак кына кысып торды. Аның куллары хаста кеше кулыдай кызу, үзе — нервланыпмы, бүтән сәбәптәнме — чак кына калтырана, әмма күзләре, куркуны кабул итмичә, түбәнсенүне шулай ук кабул ит
мичә, ачулы ут белән яна, зур булып ачылган күзләре мина бик нык текәлеп, минем күңелемдә ни калган — шуны «укый» иде.
— Бәлки, онытканда бер открытка салып җибәрерсең. Аркылы Тукай урамында ялгызы гына утырып калган Маһирә дигән кыз барлыгын онытмасаң,—- дип, авызын балалар кебек турсайтып, сөйләнеп куйды ул аннары. Нәкъ шул минутта минем аны тач әнә шул турсайган иреннәреннән бик каты, бик каты итеп суырып үбәсем килде. Ләкин Маһирә бик җитди иде бу минутта. Мин, үбәргә теләп, аны үземә таба каера башлагач:
— Я. тилермә юкка, күршеләр күреп торыр. — дип, читкә этәрде.
һәм мыскыллы елмаерга да, үксеп елап җибәрергә дә әзер бер төс-кыяфәт белән баскыч төбендә басып калды. Юк. баскыч төбендә түгел, минем күңелемдә басып калды. Ә мин киттем — үземнең ялганымны, оятымны, оятсызлыгымны, куркаклыгымны һәм. бер үк вакытта, җиңеләйгән җилбәзәк уйларымны эчемә йотып кптем бардым
Мәхәббәт дигәннәре шунын белән бетте, мин шулай җиңеләеп калган килеш тормыш юлыннан китә бирдем. Маһирәне икенче мәртәбә күрмәдем, икенче мәртәбә андый авыр һәм андый каршылыклы хисләр дә күчермәдем Ничектер, барысы да, бөтен тормышым яу юкка буш барабан каккан кебек үтә бирде.
Экспедициягә киткән җиремнән мин Маһирәгә бер хат язып җибәрдем, нишләптер җавап килмәде, күрәсең, чамалары хат язышып уйнау тирәсендә булмагандыр. Икенче открыткамны, «адресат монда тормы^» дигән билге салынган килеш, үзем кире алдым Мин экспедициядән кайтканда, Маһирәләр инде шәһәрдә юк, алар, Казандагы фатирларын калдырып, каядыр — якындагы районнарның берсенә күчеп киткәннәр иде Кайсы районга икәнлеген сорашып тормадым, гомумән мин бу эшкә иләс баштан җырланган һәм хәзер инде онытылган бер җыр шпкеллерәк итеп карадым Миңа, ыштан балакларымны сызганып дөнья куучыга, фән кешесе булырга, карьера ясарга дип чабучы кешегә ул «онытылган җыр»пы кабаттан искә төшереп торырга, хәер, вакыт та тимәде.
Аспирантураны бетереп, диссертация яклагач, кырынган-юиылган фән кешесе булып, тамак төбе белән сөйләшә башлагач, әллә ни романнар корып тормыйча гына, хәзерге хатыным Гайшәгә өйләндем. Башка бик күбәүләр ничек торса, без дә шулай торабыз. Тамак тук, өс бөтен. Күктән йолдыз чүпләмибез, әмма-ләкин модадан да калышмыйбыз. Шушы философия белән тукланып, әлегә хәтле яши бирдек
Маһирә турында сораштырып йөрмәдем, шулай да бер чакны колагыма чалынып калды: кайсыдыр районда, урта кул бер агрономга кияүгә чыгып, шул агрономы белән торып ятмакта, имеш Бер кызлары бар дип тә ишеткән идем һәм бу яшьлек тарихы шунын белән беткәндер дип тәмам тынычланган да идем
Алла юк дип йөргән кеше, кинәт аллам искә төште ходавәндә! Мине шул яшь вакыттагы чилегем, куркаклыгым, күңелем сайлаган мәхәббәткә артымны куеп, кояштан күләгә якка таба йөгерүем һәм аннары Маһирәнең күз яшьләре өчен болай җәзалыйсын булыр. Истә- оста юк чагында кирәк бит яңадан әйләнеп кайтырга. Юк, онытылмаган икән, онытылмаган икән, гөнаһ шомлыгы
Хәзергә әле төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин ул, теге көнне минем Рөстәм — буш кесәгә ияреп кайткан кыз,— Мөнәвәрә атлы диделәр бугай үзен,— шул «онытылган жыр»иың кире әйләнеп кайтып, микем өемә керергә маташуы бит инде’ Кеше раславы да кирәк түгел, күне- лем үзем әйткәнне дә тыңламый. Күз енрпеп бор каравы, ак маңгае, озын керфекләре һәм — ничек дип әйтим икән? — колакны иркәли тоо- гап йомшак тавышы җитте: бу шул — я Маһирәнең кызы, я нинди дә булса кодрәт аркасында яшь килеш сакланган Маһирә үзе. Алай ди
сәң. кодрәг дигән нәрсә юк либез бит инде без хәзер, һәрхәлдә, язмыш шуклыгы бу. башка берни дә түгел.
Ничек кенә булмасын, минем алда дилемма тора. Яки Рөстәм алып кайтачак ул кыз белән бер өйдә калып, шуның аркасында узгандагы куркаклыгымны, кешег? сизелмичә тузан астында калган хыянәтемне, утка салсаң, ут тамагыннан үтмәслек гөнаһымны көн саен, сәгать саен искә төшереп, борчылып яшәргә? Яки импортный мебель белән җиһазланган өемне, узгандагы бөтен гөнаһларымны, чыны вә ясалмасы белән ирешелгән авторитетымны бер якка калдырып. Толстой бабайның «Тере мәет»е кебек, ялан аяклап кая булса да чыгып югалырга? Нишләргә? Нишләргә?
. Тукта, чү! Тагы бер акыл килеп төште бит әле башка. Дилеммасыз да мөмкин икән ләбаса! Нишләп өнне калдырырга да. нигә ялан аяклап чыгып китәргә? Бик әйбәт бер юл бар. мин уйлап тапкан түгел, башкалар шулай эшлиләр. Менә бик шәпләп докторскийны яклыйм, профессор җөббәсен иңемә салып алам, ул чагында инде минем үлчәү икенче төрлерәк тартачак. Торак органнарына, югары оешмаларга мөрәҗәгать итәрмен: ишәйдек, фәнни иҗатка мөмкинлегем калмады, чарасын күрүегезне үтенәм. дип гариза бирермен. Андыйларның бусагасын таптау буенча тәҗрибәм юк түгел, кирәк булса, бусагаларын таптармын Чарасын күрергә тиешләр һәм һичшиксез күрерләр дип уйлыйм Иркенрәкне ала калсам, малайны бу квартирамда калдырып, үзем күчәрмен. Кечерәге эләксә, теге «гөнаһ шомлыгы» белән малайны күчерермен — менә сиңа узгандагы гөнаһларыннан качу юлы! Кара әле, ничек соң бу элегрәк башыма килмәде икән?». ’
XI
Өйгә кыз алып кайту мәсьәләсе турында атна-ун көн чамасы берсе дә суз кузгатмыйча, берсе өчен икенчесе табышмакка әйләнеп, эчләреннән тынып йөрделәр. Гайшә ханым сүз кузгатмады, чөнки иренең гадәтен белә, үзе уйлар, үз вакыты белән сүзен әйтер дип көтә иде. Ризванов, хатыны кабаттан ул турыда сүз яңартмаганга, кузгатмады. Эченнән генә ул: «Бәлки эндәшмәүне бу эшне өнәмәү дип аңлаганнардыр... Әмма шулап гына була күрсен икән!» — дип йөрде. Рөстәм сүз кузгатмады, кабат-кабат олыларның исенә төшерүне яхшысынмый иде. һәм бу эшнең ул дигәнчә булачагына, башкача булуы мөмкин дә түгел икәнлегенә яшьлек үҗәтлеге белән кирәгеннән артык нык ышана иде. Шулай ла бу киеренке хәлнең озак дәвам итә алмаслыгы. семьяда үзара бер чарпалышу чыгачаклыгы көн узган саен ныграк сизелә бара иде. һәм бу чарпалышу үзен озак көттермәде.
Бер көнне Рөстәм истә-оста юк чагында, ләкин гадәттәге шуклыгына һич бирелмичә, үтә җитди бер тон белән:
— Теге көнне кузгаткан мәсьәләгә карата мин сездән җавап кө- тәм. әни Онытмадыгызмы нәрсә турында икәнлеген? — дип әнисенең исенә төшерде. Юк. Гайшә ханым ул сүзне онытмаган иде. ләкин Рөстәме кинәт болай өзеп куйгач, сүзеннән дә бигрәк малаеның кырыс тавышыннан аптырабрак калды.
— Онытылган булса да бер дә гаҗәп түгел, карт хәтер — тишек иләк,— дип. ничектер, уен-көлкегәрәк борырга тырышып җавап кайтарды ул. Шул ук вакытта: «Әнә әтиең суза ич... Мин үзем генә нәрсә эшли алам»,— дип ирен яманатлы итеп калдыруны да килештерми иде.
— Менә әтиең алда торган эшеннән бераз баш-күз алсын инде, сөиләшербез-кинәшербез, — дип. авыз эченнән ботка пешереп маташ-
ты. Бо.тай икеле-микеле бирелгән жавап Рөстәмне, әлбәттә, канәгать-ләндермәде. Киресенчә, ул анын егетлек горурлыгына гына тиде.
— Мин бала түгел, әнкәй, шуны белеп торыгыз, — дип кабынып китте у I. гомерендә беренче мәртәбә әнисенә каршы суз кузгатып. — әгәр мина ошаган кеше сезгә ошамый икән, әйтеп сөйләшегез, без сезне борчымыйча да бу дөньяда үзебезгә почмак табарбыз.
һәм ул, башка бер сүз дә өстәмичә һәм әнисенең нәрсә әйтүен дә көтмичә, чыгып китте. Әмма ишекне каты ябып түгел. Малайның сүзләрендә һәм хәрәкәтендә гадәттә күрелмәгән кискенлек күренсә лә. тупаслыкка ук барып җитәргә әле иртәрәк, әле анын тагы бераз көтәргә сабыры җитәрлек иде. Әни кеше чын-чынлап аптырауда дәвам итте. Ни генә булганда да бердәнбер малаен ул үз яныннан читкә җибәрергә һич кенә дә теләми иде. Шул ук вакытта, ире Хәнәфинең, бу мәсьәләгә карата ачык кына җавап бирмичә, һаман сузып килүе дә аны ике кулсыз итә. гәрчә үзе Рөстәм алып килеп йөри торган Мөнәвәрә атлы студенткадан— аз сүзле, тыйнак табигатьле күренгән ул мөлаем кызчыктан — бик тә риза булып, аны үз кызы итеп канаты астына алырга әзер торса да. иреннән башка өзеп кенә ни дә булса әйтергә кыймый иде
Нәкъ әнә шундый каршылыклы уйларга күмелгән минутында, арып- талып һәм йөрәк авырулы кешеләргә хас рәвештә чак-чак кына мышкылдап, ире Хәнәфи кайтып керде. Ризванов өстен-башын чишенде, ләкин әйберләрен гадәттәге педантлыгы белән гардеробка элеп тормады, диванга атып кына бәрде һәм. хатынына ләм-мим сүз кушмыйча, көзге каршына барып, инде яртылаш пеләшләнгән чәчен-башын рәтләргә керешкән булды. Эшнең тикмә түгеллеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Озак еллар бергә яшәп, иренен гадәтен-фигылен белеп бетергән Гайшә ханым шундук эченнән генә нәтиҗә ясап кунды: «Эшендә нәрсәдер килеп чыккай булса кирәк... һәрхәлдә, минуты-секунды белән генә сүз башлап, кызган ташка су сибеп сикертергә ярамас» Лә-кин малае белән ике арада булып алган сүзнең анарга ясаган йогынтысы. ире көенә ипләнүгә караганда, көчлерәк иде. Эндәшми чыдарга никадәр генә тырышып караса да, чәй әзерләп йөрешли сүз башламыйча булдыра алмады:
— Юлыңа Рөстәм очрамадымы? Нәрсәдер, әтине күрәсем бар, дип йөри ул малай.
— Нәрсәгә мин кирәк булдым икән? — дип. бераз илтифатсызрак күренергә тырышып, әмма асылда сагая төшеп, җавап кайтарды Ризванов. һәм шундук, тавышына уенчак ноткалар чыгарып, өстәле: — Гадәттә безнең ике арада дипломатлык миссиясен башкаручы кеше — ул бит син иден, анасы. Нишләп бу очракта гына мин кирәк булып чыктым икән?
Шаярткан булып әйтелгән бу сүзләрдән, аларнын әйтелешеннән, аларны әйткәндә Рнзваиовнын авыз чите белән генә сәер көлемсерәп куюыннан сизенергә бик мөмкин: әти кеше бу минутта ул турыда сүз ачарга бер дә теләми иде. Әмма Гайшә ханым бераздан тагы сүз башламыйча кала алмады.
— Без баласытып карасак та. —дип тотынды ул бу юлы, яхшы ук житдп. хәтта чак кына үпкәләгән дә кебек итеп, — яшьләр, без күз алдына китергәнгә караганда, тизрәк өлгерә. Күрәсен. безгә дә итәкне- җпнне җыеп, чынлабрак бер уйлап карарга вакыттыр.
— Миңа профессор Хариюнов звонить итәргә булган иле. мин өйдә юк чагында кемдә булса шалтыратучы булмадымы’ — дип. кинәт бик эшлекле кыяфәт белән, хатыны кабатлаган сүзне колагына да элмичә, сорашып куйды Хәнәфи. Сүзенең җилеме ябышмаганлыгы әтлә кайдан күренеп тора, сизгер күңелле Гайшә ханым бу теманы хәзергә куеп торырга риза иде инде. Ләкин берме-икеме чынаяк чәй эчкәннән сон,
4. .к. м 4.
Ризванов баягы кырыслыгын һич югалтмыйча. киресенчә, тавышын күтәрә төшеп:
— Кайгысы юк — кайнаиасынын калын шәле турында кайгырткан,— дип. үзе сүз башлап җибәрде һәм. кызгаинан-кыза барып, дәвам итте: — Синдә чүп кайгы, ә менә минем ун сл буена чиләнеп әзерләгән докторский диссертациям трубадан очарга тора Куерак яса, ичмасам. чәеңне.
Гайшә ханым ни дип эндәшергә дә белмәде. Чынлап та. монда, малай өйләндерү кайгысына караганда, зуррак кайгы ишек шакырга тора түгелме соң? Нә берсе, нә икенчесе сүзне яңартмыйча бераз тын утырганнан соң. Ризванов, бу юлы инде яхшы ук йомшый Төшеп, хәтта чак кына мескенләнгән, хатыныннан хәлгә керүен үтенгән кыяфәт белән, актык сүзен әйтте:
— Авторефератны укыган өч кешенең өчесе дә бер фикер әйтә: икенче як чиккә ташлангансың, диләр. Әллә мине казыкка бәйләп куй- макчы булдылар микән? Защита дигәне тагы берәр елга кичектерелер кебек. Әле аның белән генә җайлап булса?..
Ул моны, хатынына сөйләүдән дә бигрәк, үзенә үзе сөйли, бу минутта аңарга ничек тә булса бушанып, чак кына җиңеләеп калырга кирәк иде.
Чәйдән соң Ризванов, өстенә өйдә кия торган халатын аниан-моннан гына элеп, кабинетына кереп чумды. Дөресен генә әйткәндә, кабинеты — аның эш урыны гына түгел, кабинеты —дөнья ыгы-зыгысыннан, башка төшкән күңелсезлекләрдән. өйдәге вак-төяк сүзләрдән үзенә күрә бер качу урыны да иде. Аларда элек-электән шундый тәртип урнаша килде: укымышлы әти кабинетына кереп бикләндеме, аны нинди дә булса вак-төяк йомышлар белән бүлдерү катгый рәвештә тыелган иде.
— Тукта, чү! Шаулама! Әтиең эшлән утыра, әтиең шауламаска кушты.
Гайшә ханым малае Рөстәмне дә элек-электән гел шулай кисәтә килде. Әмма малай кеше малай булып кала: еш кына хәлләрдә шук малай, әнисе ясаган кисәтүләрне онытып, атылып әтисенең эш кабинетына барып керә һәм еш кына «эшләп утыра торган әти»не. диванга кырын әйләнеп төшкән хәлдә, түшәмгә күзләрен текәп яткан яки хыр- лап йоклап киткән хәлендә очрата иде. Бу хәл малайда кече яшьтән үк әтисенә карата билгеле бер сагаю тудырды. Инде соңгы вакытларда. Мөнәвәрәне бу өйгә китерү, аңарга өйләнергә теләү ниятен белдергәннән соң, олылардан бу турыда ачык кына бер җавап ала ал-магач, Рөстәмнең сагаюлары тагы да кискенләшкән, кабинетка искәрмәстән генә атылып керергә өйрәнгән шук малай белән «укымышлы әти» арасында зур бер сөйләшү булырга тиешлеге ачыктан-ачык сизелә иде.
Ә кабинетның тышында, зал һәм кухня тирәсендә, вак-төяк эшләр караган булып, асылда исә анысы да шул бер үк мәсьәләләр белән баш ватып, әле улы Рөстәм, әле булачак килене Ак маңгай турында уйланып. әле ире алып кайтып җиткезгән күнелсез хәбәр өчен пошынып Гайшә ханым йөри. Аның. Гайшә ханымның, һич кенә дә катлауландырасы килми, югыйсә. Катлауландырырлык сәбәпләр дә күрми.’Бердәнбер малаеның үсеп җиткәнлеген күрү, аны вакытында башлы-күзле итү. аларның бәхетле тормышының шаһиты булу һәм, ниһаять, картайган көнендә аларйың балаларым — оныкларыңны тезеңә утыртып назлау—әйтәсе дә юк. ана кеше өчен моннан да зуррак куанычның булуы мөмкинме сон! Ә бит моның өчен, бер караганда, әллә нәрсә дә кирәк түгел. Әнә анын. кабинетта бикләнеп утыручы укымышлы «дәү абый»- нын. ачык йөз белән чыгып, бер-ике авыз сүз әйтүе генә кирәк.
— Яшьләр үзләре шуны телиләр икән, миннән фатиха. Әйдә, мине
бик борчымыйча гына туй чарасына керешегез! — дип әйтсә, шул бик ҖИТКӘН, югыйсә.
Кара әле, бөтенләй юктан гына терәлеп тора икән ләбаса!
Гайшә ханым әнә шундый каршылыклы уйларга күмелеп йөргән вакытта кабинет ишеге кинәт ачылып китте, аннан сөмсере коелган Ризванов килеп чыкты.
— Аңламыйм, ник шулай каты басып йөри торгансыңдыр? — дип, кырыс кына эндәшеп куйды ул. — Өйдә, әйтерсең, бер полк солдат йөри.
Кинәт һәм кабыну белән әйтелгән бу шелтәле кисәтүдән сон. Гайшә ханым бе/ мәл таркалыбрак калды һәм, бу таркалу минуты узгач, әкренләп акылын башына җыя барды «Тукта инде, алай хәттин ашма син, Хәнәфи,— дип. күңеленнән үзе белән сөйләнергә тотынды ул, — докторскийны яклыйсыбыз булмагач та, әллә без адәм баласы түгелме? Әллә мин бердәнбер улымның язмышына күз йомып калыйммы? Юк инде, булмас инде анысы!»
Бу — моңарчы бервакытта да. беркайчан ла иренә каршы килмәгән итагатьле хатынның, баласы язмышын яклап, иренә каршы баш күтәрергә ниятләве иде һәм, шунлыктан, бу өч кеше арасында күптән көтелә килгән әлеге зур сүзнең әйтелер көне мснә-менә килеп җитте, дип уйларга да мөмкин иде.
XII
Кайбер чарпалышларга караганда, кузгаласы алтай ук билгеле булган «су асты дулкыннары» берьюлы өскә бәреп чыкты һәм моны инде Гайшә ханымның сабырлыгы, «Тукта, чү!» дип үзен тыя килүе белән генә тотып торырга мөмкин түгел иде. Бор көнне Рөстәм тыштан билбаулап, эчтән көзгеләр, әллә ниткән кесәләр куеп эшләнгән импортный чемодан күтәреп кайтты һәм, моны кайдан алганлыгы, нинди максат белән күтәреп йөрүе турында ләм-мим дәшмичә, әнисен мен төрле табышмак алдына куеп, чыгып китте. Малайның сүзсез генә каядыр, нәрсәгәдер җыенуы күз алдында иде. Күрәчәккә каршы, нәкъ шул хәерсез сәгатьтә, култыгына калын-калын өч папка кыстырып, төссез- чырайсыз өлкән Ризванов та кайтып керде Юк, иске традицияләрне саклап торудан узган иде Гайшә ханым. Иренең өске киемнәрен салганны гына көтеп тора алды ул, хәтта тегенә, көзге каршына барып, пеләше читендә сакланып калган берничә бөртек чәче белән көязләнергә дә ирек куймады
— Күрәсеңме әнә тегене? — дип гардероб башындагы чемоданга төртеп күрсәтте. Үз нәүбәтендә Хәнәфи Ризванов та табышмак алдында калды. Гомерендә болай күтәрелеп бәрелмәгән хатынының кинәт шулай кабынып эндәшүе анын тез астына суккандай итте.
Хәлбуки, аның тез астына, Гайшә ханым сукканга караганда күп мәртәбә катырак итеп, гыйльми совет утырышында ук сугып кайтарганнар. докторский диссертация дип, ничә еллар чалбар төбе шомартканы «чыш-пыш» булып чыккан. Хәтта аннан да яманрагы: доцент Хәнәфи Рнзвановның, электә, Сталин исән чакта, аның итеген яларлык булып йөреп, шул исем белән турыдан-туры багланышлы темага кандидатлык диссертациясе яклап та, Сталинның вафатыннап соң, йөз сиксән градуска борылып, шәхес культын фаш итү маркасы астында, шул исемне ничек булдыра алса — шулай пычратып, бер уңайдан революциянең җитдирәк бу тән казанышларына да тел-теш тидереп, фәннәр докторы, профессор булырга йөрүен чикылдап торган принципсызлык. уйны сулны белмичә карьера артыннан чабу дип бәяләгәннәр һәм бичара пелэшбаш, диссертациясен култыгына кыстырып, кире алып китәргә мәҗбүр булган иде.
Булып узган шул удардан айнышып җитмәгәннекеме, әллә Тюклаган вөжданы уяна башлаудан, әмма бу юлы ул гадәттәге тәкәбберлеген җуйган, тавышы да бөердән чыкмын, хәтта сүзләрен дә көчкә-көчкә генә әйләндереп әйтә алды:
— Син эшнең ничек торганлыгын белмисең, Гайшә, һай, барысы да син уйлаганча ансат кына булса икән...
Чынлап та, Ризвановның бу хәерсез сәгатьтә күтәреп кайткан фаҗигасен Гайшә ханым әлегә белми, чөнки ул турыда ишетмәгән һәм, булган хәлне ачыктан-ачык әйтеп сөйләшәсе бервакытта. Ризвановның, җеп очын тоттырмаска тырышын, гадәтенчә томанлы сүзләр кулланып маташуы әле һаман малае кайгысыннан арынмаган Гайшә ханымда берьюлы әллә ничә төрле шик-шөбһәләр кузгаткан иде.
— Шулай инде алайса, утыз ел бергә гомер иткән хатының берни дә белми. Аның аяк басып йөрүләре дә солдатча. Син дәү абыйның анарга әйтергә ярамый торган серләре дә булып чыкты. — дип, үпкәсен һәм ярсуын бергә кушып, елый-елый тезәргә тотынды хатын. Ризванов моны шушы бер елау белән узып китәр дип уйлаган иде. ләкин узмады.
Кайда ул узу. инде узган, тузан астында калган, күмелгән, беткән дип йөргәннәре дә кинәт һәм сафура бураннары уйнатып калкып чыкты. Кирәк бит бөтен өермәләргә берьюлы кузгалырга!
Ирле-хатынлы икәүдән-икәү генә чакта да сүзнең очын таба алмый аптыраган бервакытта малайлары Рөстәм кайтып керде, һәм бусагадан атлауга, аптырау катнаш таркалыбрак калган әтисен, бер читтә аркасы беләнрәк борылган әнисен, өйдәге тартынкы кырыслыкны. барыннан да бигрәк, әнисенеи елаудан кызарын чыккан күзләрен — ба- рысын-барысын берьюлы күреп алгандай итте.
— Нинди спектакль безнең монда? — дип, дуамал гына сорап кунды ул, озак уйлап тормастан. Әнисенең яшьле күзе аны кинәт тетрәтеп ташлады булса кирәк. Өстен дә салып тормастан, әтисенең каршына килеп басты.
— Беләм. син рәнҗеткәнсең әнкәйне. — ул, үз тупаслыгыннан үзе үк уңайсызланып, күзләрен шундук аска алды, беравык сүзсез торды, аннан гафу үтенгән сыман йомшак тавыш белән, ләкин күнелендәген һич тыеп калдыра алмыйча ялгап алып китте: — Әгәр сүз минем аркада чыккан булса, гафу итегез, мин бүтән андый сәбәпләрне булдырмаска тырышырмын. Аннары тагы шуны да әйтим: Мөнәвәрә сез уйлаганча ук аңсыз кыз түгел, берничә килү белән ул безнең бу өйгә сыймаслыгыбызны сизеп алган.
— Юкны сөйләмә... Җибәрмим, беркая да җибәрмим. Сыярбыз. Малаем сыйган җиргә киленем сыяр. — Гайшә ханым, кызып һәм. бер ук вакытта, болан кызганы өчен иреннән гафу үтенгәндәй, сүзләрен яшь белән коеидыра-коендыра тезле дә малае Рөстәмне кочып алды һәм аннары тагы тезәргә тотынды. Бу күренештән тәмам гаҗизләнгән өлкән Ризванов, ниһаять, кабыгыннан башын чыгармыйча булдыра алмады.
— Күрәм. монда иң яман кеше мин булып чыктым, ахрысы... — дип. гадәттәгечә, чолгабрак сүз башлады ул. — Нишләмәк кирәк, мин сезнең барыгызга караганда да картрак кеше, шулай булгач, күрәсең, бу буталчык дөньяда минем җыйган гөнаһларым да сезнекенә караганда күбрәктер.
— Әти!—дип, җитди рәвештә әтисен бүлдерде яшь Ризванов.— Давай фәлсәфә сатмыйча гына сөйләшик. Синең ул «гөнаһлар» дигәнең безгә бик билгеле: Мөнәвәрә мина барысын да сөйләде... Сүз хәзергә у I турыда бармый, сүз хәзер безнең турыда: әгәр сез мина минем яратып йөргән кызымны — Мөнәвәрәне алып кайтырга рөхсәт игә
сез икән, мин моны һич сузмыйча эшлим Әгәр сез шуңа рөхсәт бирмисез икән, ул чагында...
— Ник бүленеп калдың? Ул чагында... мин үзем чыгып качам дип тә куркыт.
— Куркыту түгел, — Рөстәмнең тавышы нык һәм ул башланган сүзне ярты юлда бүлеп калдырырга һич җыенмый иде, — шулап ук кайчандыр син качкан кебек, качып китәргә дә җыйналмыйм.
Ләкин әйтергә кирәкне ачык итеп һәм а.хырынача әйтеп бетермәде ул. Чөнки ата белән малай арасында башланган бу җитди сөйләшүне, сүзнең үзеннән лә бигрәк, аның астында яшеренеп яткан ымлыкларны ничек аңларга, нәрсәгә юрарга белмичә, бер агарынып, бер күгәренеп басып торган кешегә — әнисенә күзе төште. Әйе, монда бит әле ул бар. бу йортта мона хәтле җыелып килгән бөтен гөнаһларга карата үз сүзен — гафу сүзенме, ачу сүзенме — әйтергә тиешле Гайшә ханым бар идс.
XIII
Эпилог
Малае ягыннан ла, хатыны Гайшә тарафыннан да йомшак зык күренмәгәч, бигрәк тә эше-карьерасы буенча җөйләре сүтелә барганны күреп торганда, Хәнәфи Ризваиовка кикрикләрне югары тотып кыланырга һич урын калмаган иде Беренче чиратта, артык катлауландырып тормыйча, яшьләргә үз язмышларын үзләре белгәнчә, үзләре теләгәнчә корырга фатиха бирергә, аннары узгандагы «романы» турында өйләнгәндә дә, аннан соңгы угыз ел дәвамында да, ниһаять, Маһирәнең кызы аларнын өйләренә килен булып килергә йөри башлаганнан сон да никахлы хатынына ләм-мим эндәшмәгәне өчен бик нык дулаган Гайшәсен ничек тә тавышсыз-тынсыз гына җайларга һәм. шулар рәтеннән үк, квартира артыннан да чабарга — Хәнәфи Ризвановнын якын ара әчеп сызып куйган программа-минимумы әнә шулардай гыйбарәт иде.
Ләкин боларнын барысы да диярлек «төерле» булып чыкты. Беренчедән, бик гади эшләрне дә катлауландырып, күзгә томан җибәреп һәм үзенең укымышлы кеше икәнлеген һәр даим сиздерергә тырышып эшләргә өйрәнгән Ризванов, бу очракта, улы Рөстәм белән дә кешечә гади итеп сөйләшә алмады.
— Әлбәттә, мин сезнең теләккә каршы килә алмыйм. — дип башлады ул. күңелендә ниндидер чишелмәгән төен калдырган кебек итеп,— хәтта мин әти-әннсепнән рөхсәт сорый белә торган малай үстергәнлегем өчен шөкрана кылыр,а тиешмендер әле. Хәзер бит аның, аллага шөкер, фактны кабыргасы белән китереп куя торганнары да җитәрлек. — Аннары ул мәгънәле генә итәргә тырышып пауза ясады, торып, аякларын язып килде, аннары тагы каршыга ук утырып, әлбәттә, борчылганлык күрсәтеп тирән сулап алганнан сон. гел шул бер тонык тон белән тагын дәвам иггс — Үзара гына әйткәндә, сезнең яшьлек бәхетле чорга туры килде, балакай, сез монын кадерен белергә тиешсез. Без-нең яшьлекнең аяк-ку.тын бәйләгән шартлылык тышауларын сез хәзер күз алдыгызга да китерә алмыйсыздыр Белмим, синең безгә китерергә йөри торган ул кызып ин элек үзе ни дәрәҗәдә дөрес информирован* дыр һәм аннары енна пичек җиткергәндер, чынлап караганда, балакай гынам, бөтенесенә шул вакыттагы объектив сәбәпләр, культ чорының...
— Минем ашыгыч барып кайтасы җирем оар иде, әти, — дип кинәт урыныннан сикереп торды Рөстәм. Аның болай дуамал кузгалуында ук ниндидер бер каршылык, әтисе белән килешмәү ачыктан-ачык сизелеп тора иде, хәер, ул аны эчендә калдыруны кнрәк дип тә тапмады
— Кайчанга кадәр без, бөтенесен объектив сәбәпләргә сылтап, үзебез сөттән ак, судан пакь булып калырбыз икән? Әйтеп тә торасы юк, рыцари без страха и без упрёка...
Малаеның дулкынлану һәм тирән үпкә белән әйткән шушы сүзләре житте. Ризванов әле хакыйкатьне төшенмәслек үк дәрәҗәгә төшкән кеше түгел иде: димәк, чолгап-чолгап сөйләү белән генә бу замандагы яшьләрнең күзләрен томалап булмаячак.
Аннары хатыны Гайшә белән арасы бозылды. Юк, кычкырышу, талашуга ук барып җитмәделәр, моны алар арасында элек-электән урнаша килгән нәзакәтле тәртип «рөхсәт итми», шуның өстенә. Ризванов, профессор ук булып җитмәсә дә, доцент дигән исемне тагып калган һәм доцент башы белән кычкырышып-талашып яшәүне, әлбәттә, килештерми иде. Шул ук вакытга. Гайшә ханым да инде аның тыштан гына шулай ялтырый торган, ә эчендә әллә никадәр әйтелмәгән яшерен сер. ясалмалык һәм куркаклык йөртергә сәләтле бер кеше икәнлеген соңга калыбрак булса да төшенә башлаган, бигрәк тә ул Ризвановпын үзенә яратмыйча өйләнүен һәм утыз ел буена чын-чынлап яратмыйча, бары тик көн үтсен дә сүзе булмасын дип кенә торганлыгын гафу итә алмый, шуның аркасында хәзер үтә вәсвәсәчән. юк-бар шикләргә бирелүчән, вак сүзле кешегә әверелеп бара иде. Ике арада ни генә булмасын, шулай да бер чиккә хәтле моны тышка чыгармыйча түзделәр. Ләкин бу «чик» дигәнебез әллә кайда булмаган икән, хәерсез. Бер үк вакытта туры килгән ике вакыйга бу «чикне» дуамал тизлек белән өскә калкытып чыгарды. Беренчедән, яшьләрнең, кушылып, бергә тора башлаулары белән генә эш бетмәгән, ана кеше бердәнбер улының туен шаулатып итмичә иренә һәм малаена тынгы бирмәде. Туйга районнан Мөнәвәрә киленнең әнисен чакыртырга кирәк иде. Моңа хәтле бөтенесенә тешен кысып риза була килгән Хәнәфи Ризванов бусына менә һич риза түгел, утыз елдан соң Маһирә белән кода-кодагый булып йөзгә-йөз очрашуны ул күз алдына да китерә алмый иде. Бәхеткәме, бәхетсезлек- кә каршымы, нәкъ шул көннәрдә икенче вакыйга да килеп өстәлде: Ризвановны шәһәр торак идарәсенә чакырып, яңа салынган йорттан, яшь семья әчеп дип. бөтен җайлары җиткерелеп эшләнгән аерым бер бүлмәгә ордер биреп җибәрделәр.
Башка берәү өчен әйтеп бетерә алмаслык шатлык китерәсе бу вакыйга өлкән Ризванов өчен янә дә бер башваткыч мәсьәлә булып чыкты Чөнки иренә карата ышанычлары какшый башлаган Гайшә ханым бердәнбер малаен үз яныннан аерып чыгаруны хәтта ишетергә дә теләми, әгәр әтиләре шуны бик нык куя калса. «Орлыгым кайда — мин шунда!» дип. үзе дә алар белән бергә җыенып чыгып китәргә катгый рәвештә әзер тора иде.
Нишләсен карт Ризванов, бичара пеләш баш! Кылган бөтен гөнаһларын һәм анадан тумыш кимчелекләрен искә алганда да. ул әлегә бөтенләй үк кешелексез кеше булмаган икән. Яшьләр аерылып чыгарга бик атлыгып торсалар да. хатыны Гайшәне, иске өйдә икәве генә калырга ничек тә ризалата алмагач, чемоданын күтәреп һәм башка бер нәрсәне дә дәгъва итмичә, яна бүлмәгә ялгыз баш үзе чыгып китте. Әмма шунда ла бер кабырынкы сүз кыстырмыйча китә алмады.
— Мина, бәлки, фәнни иҗатым өчен ялгызыма гына җайлырак та булмагае әле анда, —дигән булды. Нишләтәсең инде кешене, гадәте шундый булгач!
Гөрләгән шәһәр уртасында, бала-чагалы, мәшәкатьле, нужалы, ләкин шулары белән үк бәхетле дә булган бик күп һәм бик төрле семьялар урнашкан зур коммуналь йортта, шунын ялгыз бер бүлмәсендә менә хәзер ул — доцент Хәнәфи Ризванпв яши. Керсә — ялгыз, чыкса —
ялгыз Бүлмәсе икенче катта гына булганлыктан, тәрәзәдән әллә ни кин горизонт күренми. Каршы портның яртылаш кырылган кирпеч стенасы. шул буйда күптән утыртылып та. кәрлә килеш картаеп калган сирень куагы, аннары тагы җәйге айларда кәрнизләрдә чуалып йөрүче биләмче песиләр... Көндез, нәкъ ике белән өч арасында, диета ашханәсенә барып ашап кайта, нртәсеи-кичен өендә җайлаган, билгеле бер вакыттан биш минут элек түгел, биш минут сонга калмый. Аннары билгеләнгән сәгатьләрдә институтына барып үкытып кайта, хәтта өй җыештыруга кадәр ныклы режимга көйләнгән: алдан сөйләшенү буенча, институт техничкаларыннан берсе шимбә көн. төштән сон. атнага бер мәртәбә килеп, анын бүлмәсен җыештырып китә Ләкин бу да алдан сөйләшкәнгә карага гына эшләнә. Юкса, күп вакытта Ризвановның бүлмәсендә җыярлык чүп тә булмый, бөтен нәрсәне нәкь үз урыныннан алып, нәкъ үз урынына куярга өйрәнгән һәм, гомумән, һәр яктан пөхтә Ризванов чүп белән һич дус түгел. Хәер, кешеләр белән дә бик алай дус дип әйтеп булмый хәзер Ризвановны. Бигрәк тә докторлык диссертациясе белән эше барып чыкмагач һәм өйләгеләр белән д.» конфликт-' ка кергәннән сон. ул кешеләргә — яшьләренә дә, үзе белән бер чамадагы кордашларына да — ышанып житмичәрәк карый башлады. Нәрсәдер бөтенесе аны читләтәләр, анын тирәсендә сиздермичә генә казыналар кебек тоела иде анарга. Хәлбуки, якын итеп килеп керүчеләр булса, анын Мәскәүгә барган җирдән махсус алып кайткан иң яхшы винолары, аларга нәкъ килешеп кенә торучы деликатес закускалары да әзер иде, югыйсә. Тик менә әллә ни килүче генә күренми, хәтта телефоннан да хезмәте буенча институттан һәм тагы шуның ише рәсми учреждениеләрдән рәсми йомыш белән генә шалтыраталар иде...
һәм әнә шул рәвешчә, гөрләгән шәһәр уртасында япа-ялгызы яши кеше. Җитмәсә тагы бүлмәсенең тәрәзәләре дә ахмакларча уелган. Кухня тәрәзәсе урамга карын, ә түр тәрәзә әлеге дә баягы кырылган стенага, чыккан да каткан сирень куагына. Бик аптырагач, болан үзе кухняда газ исе чыгып тору ихтималы бар дип бик шөбһәләнсә дә. шул почмак тәрәзә каршына килеп, тәрәзәне ачып, ләкин үзе бик үк тыгылмыйча. урамнан узучы кешеләрне күзәтеп тора ул Озак-озак күзәтә. Күңеленнән мондыйрак нәтиҗә чыгарырга да өлгерә кабаланалар инде болар кабалануын, ләкин бит канчан булса да. барыбер, егылып борыннарын канатачаклар. Әмма урамнан үтүчеләрнең берсе дә аның кухня тәрәзәсеннән ясаган философиясе белән исәпләшен тормый: чабасы җирләренә чабалар, кайтасы җирләреннән кайталар, кычкырасы урында кычкыралар, көләселәре килсә — көләләр, җитмәсә эңгер төшәргә өлгерми, кайсыбер яшь-җилбәзәкләре, барасы җирләренә барып җитәргә өлгермәс кебек кыланып, әлеге теге кәрлә сирень төбенә ышыкланып, чап-чоп үбешеп тә китәләр. Кыскасы, урамда тормыш, тормыш, тормыш, ә менә Хәнәфи Ризвановның тузан кунмаган, тузан кунарга ярамый да торган чиста бүлмәсендә көннән-көн симерә баручы ялгызлык, ялгызлык, ялгызлык...
I960 ел