ЯҢАЛЫКЛАР
СӘНГАТЬ БӘЙРӘМНӘРЕ
Февраль елның ик кыска ае булса да.
кызыклы вакыйгаларга, герле тантаналарга
бай үтте.
Татарстан җәмәгатьчелеге I нче февраль -
дә Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар
дәүләт академия театрының оешуына 60 ел
тулу көнен билгеләп үтте.
Тантаналар тантанага ялганып китте. Г.
Камал исемендәге театр артистлары Казан
шәһәре җәмәгатьчелеге белән бергә, 4 нче
февральдә Ленинградтан килгән кунакларны
каршыладылар Октябрьның илле еллык
юбилеена багышланган сәнгать фестивале
үткәрергә дип Казанга техьяк балкышы
шәһәреннән күп кенә сәнгать осталары килде.
А, С. Пушкин исемендәге Ленинград
дәүләт драма театры артистлары, Ленин-
градның халык инструментлары оркестры
коллективы, «Дуслык» ансамбле үзләренең
чыгышларын халыклар дуслыгы тантанасына
багышладылар.
Сәнгать фестивале эстафетасы сәнгать
осталарыннан язучыларга күчте. 13 февральдә
Татарстан язучылары Ленинградтан килгән
каләмдәш дусларын — В Торопы- гнн. В.
Абрамкин. А Чепуров. Е Вечтомова, Л. Хаустов.
С. Давыдов, Г. Гобовский- ларны
каршыладылар.
Ленин каласыннан килгән язучылар бөек
юлбашчының яшьлеген күргән шәһәрне кы-
зыксынып карап йөрделәр Владимир Иль -
ичның беренче Сергеи урыны булган Ко-
кушкинога бардылар. Килгән кунаклар язу-
чылар, галимнәр, эшчеләр, хәрби хезмәт-
кәрләр. студентлар, укучылар алдында күп
санлы чыгышлар ясадылар Әлмәт шэһә- рендә
— нефтьчеләр янында булдылар.
Быел март аенда күренекле язучы, галим.
җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибра-
һнмовның тууына 80 ел тула. Аның туган көнен
Мәскәүдә. Уфада. Казанда һәм илебезнең
башка шәһәрләрендә билгеләп үттеләр
12 нче февральдә язучылардан А Шамов.
Ф Хөсни. Ә. Еники. Л Ихсанова. Ш. Галиев. Р.
Гатауллнннар Башкортстаига Г. Ибраһимов
юбилеен үткәрергә бардылар. Башкорт
язучылары Н Нәҗми. Ф Исәнто- лов.
филология фәннәре докторы Ә. Хари- совлар
белән бергә алар әдипнен туган авылы Солтан
Моратта булдылар 400 кеше сыешлы бик шәй
яна клубта көндез \кучылар, кичен колхозчылар
белән очраштылар Язучылар Казаннан Г.
Ибраһимен тормышына багышланган күчмә
күргәзмә алып килгәннәр иде. Колхозчыларга
күрсәткәннән соң аны мәктәпкә. Г. Ибраһимов-
ка багышлап укучылар төзегән музей бүл-
мәсенә бүләк итеп калдырдылар. Район үзәге
Талбазыда һәм Уфада да юбилей кичәләре
булды Язучылар Уфада Г. Ибраһи- .мов булган
җирләрне карап йөрделәр, әдипнең туганнары,
замандашлары белән очраштылар.
ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР
Язучылар әледән әле халык арасында
булалар, язылачак геройлары белән очра-
шалар Ә. Исхак, И. Гази, Т Журавлев, 3
Мәҗитов. Я Венециий. В Монзсыповлар Казан
химия-технология институтында студентлар
белән очраштылар. Ә Бакиров, М. Хөсәен. Ж.
Тәрҗемаиов. М. Мазунов, Г. Мөхәммәтшнн
язучыларның Тукай клубында. И Дәүлн Казан
шәһәре пионерлар сараенда. Г Бакиров
Татарстан дәүләт музеенда чыгышлар
ясадылар.
Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәена 35
нче мәктәп укучылары янында булды
Дербышка поселогы культура сараенда
шагыйрь М. Хөсәеннең ижат кичәсе үткәрелде.
Бу кичәдә язучылардан М Садри белән К.
Латыйпов та катнаштылар.
Февраль башындагы каты салкыннар Буа
районының «Тельман» һәм «1нгант« колхозы
колхозчыларын куркытмады, алар клубка
чуваш язучылары белән очрашуга җыелдылар
Бу күңелле мәҗлескә Чабак- сардан П
Хузаигай, Г. Ефимов, Г. Орлов.
[ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ \
ЯҢАЛЫ
КЛАРЫ
И Малгай һәм Казаннан А. Талянр килгән иде.
Алар колхозчыларны үзләренең яна әсәрләре
белән таныштырдылар, күп төрле сорауларга
жаваплар бирделәр.
Казан шәһәренен 121 нче мәктәп залында
ул көнне халык гадәттән тыш күп булды.
Укучылар һәм аларнын әти-әниләре язучылар
белән очрашуга килгәннәр. Шагыйрьләрдән С.
Хәким. Ә. Исхак. II Дәүли, Н Арсланов, А.
Салахетдинов. К. Фәсә- хов. Р. Гатауллин, М.
Саттаровлар бу кичәдә яна шигырьләрен
укыдылар.
Февраль аеның башларында язучы Фатих
Хөсни һәм яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин
Норлатта (Зеленодольск районы) булдылар.
Норлат китапханәсендә Ф Хөснинең
«Утызынчы ел» романы буенча укучылар
конференциясе үткәрелде; язучы романның
язылу тарихы турында сөйләде. Сорауларга
жавап бирде, ижат планнары белән
таныштырды. Соңыннан Рәдиф Гатауллин
үзенең шигырьләрен укыды.
Шундый ук очрашу Норлат урта мәктәбендә
дә булды.
ЯЗУЧЫЛАР союзының әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт районының Комсомольск посело-
гында «Әдәбият һәм хезмәт героикасы» дигән
темага кичә үткәрелде. Бу кичәгә күп кенә яшь
нефтьчеләр җыелган иле. Язучылардан Ә.
Маликов. Г. Ахунов, Г. Афзал үзләренең
әсәрләрен укыдылар, ижат планнары белән
таныштырдылар.
Бөгелмә шәһәрендә сукырлар жәмгыяте
клубы язучы Г. Ахуновныц «Хәзинә» романы
буенча укучылар конференциясе үткәрде.
Конференциядә автор үзе дә катнашты.
Язучы Әдип Маликов Әлмәт районының
Салкын Алан мәктәбендә, шагыйрә Энҗе
Мөэмпнова Елховой авылы мәктәбендә уку-
чылар белән очраштылар.
Әлмәт районының Мактама авыл клубында
һәм Бөгелмә районының Карабаш культура
сараенда язучылардан Р. Тех- фәтуллин, Г.
Ахунов. Г. Афзал. Ә Мали* ксв. С.
Сөләй.манова, С. Каль.метов. яшь
авторлардан X. Сафина. Ф. Гыйззәтулли-
калар әдәби кичәләр үткәрделәр.
Сарман районы культура Йортыйда хезмәт
ияләренең язучылар белән очрашуы булды.
Очрашуда Т Афзал, С Кальметов, С.
Сөләймановалар катнаштылар.
КАПИТАЛ ХЕЗМӘТ
Мэскәүдә, «Искусство» нәшриятында
«Совет драма театры тарихы» дигән хезмәтнең
беренче ике томы басылып чыкты Бу
китапларда гражданнар сугышы чорында һәм
20 елларның беренче яртысында СССР
халыкларының театрлары турында очерклар
урнаштырылган. Безнең укучыны Идел буе
халыкларының театрлары турындагы хез-
мәтләр аеруча кызыксындырыр Татар театры
турындагы очеркларның авторы филология
фәннәре кандидаты, Язучылар союзы члены
Бәян Гыйззәт. Бер үк вакытта Б. Гыйззәт бу
алты томлык хезмәтнең редколлегия члены
булып та тора.
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
24 нче февральдә язучылар бер еллык
әдәби хезмәтләренә йомгак ясау өчен Тукай
клубына җыелдылар. Проза буенча Г. Ахунов,
поэзия турында Р. Башкуров, тәнкыйть буенча
3. Мәҗнтов һәм балалар әдәбияты турында Ф.
Ибраһнмова иптәшләрнең докладлары
тыңланды. Язучылар әдәбиятыбызның теге я
бу мәсьәләләре буенча чыгышлар ясадылар.
Үзенең сүзендә тәнкыйтьче Бәян Гыйззәт
узган әдәби ел эчендә яңа пьесаларның бик аз
булуын әйтте. Аннан соң А. Расихның «Ике
буйдак» әсәре буенча эшләнгән спектакльгә. А.
Гыйлә- жевнең «Җиргә тапшырылган серләр».
Р. Ишморатның «Шаулыйлар дулкыннар»
дигән пьесаларына тукталып, аларнын унай
һәм кимчелекле якларын күрсәтеп үтте. Татар
драматурглары әсәрләренең илебезнең башка
сәхнәләрендә аз баруын әйтте.
Ф. Хөсни 1966 елда басылган әсәрләрдә
халык язмышы турында чын күңелдәй борчылу
сизелмәвенә басым ясады. Кеше хисләрен зур
осталык белән күрсәтә белеп тә. иҗтимагый
мәсьәләләргә игътибарны киметмибезме,
дигән фикер әйтте.
Г. Бакиров чыгышын балалар әдәбиятына
багышлады. Ул балалар әдәбиятына күп кенә
яшь авторларның килүен, шуңа күрә бу өлкәдә
зур. тәҗрибәле язучыларның иҗади ярдәме
бик кирәк булуын күрсәтеп үтте.
Г. Халит татар прозасының борылыш чоры
кичерүен һәм бу чорның бик тирәннән барып,
дистәләгән елларга дәвам итәргә мөмкинлеген
сөйләде. Әдипләрнең кешенең эчке дөньясын
ачарга тырышулары әдәбият өчен уңышлы
юнәлеш, классикларның традицияләрен дәвам
нтүнен үрнәге булып тора. диде.
М. Әмир татар әдәбиятының һәр жанрында
да алга китеш, шактый уңышлар барлыгын
билгеләп үтте. Бигрәк тә ул поэзиягә үз
тавышларын яңгыраткан яна, яшь каләмнәр
килүен шатланып әйтте. Аннан соң Ә. Еникинең
«Әйтелмәгән васыять» әсәренә тукталып,
аның сәнгать әсәре буларак бик көчле язылуын
билгеләп үтТе һәм шул ук вакытта кайбер
йомшак якларын да тәнкыйтьләде.
Әдәби тәнкыйтькә тукталып, ул тән-
кыйтьчеләрне бүгенге көн герое мәсьэлЭсея
нигезләбрәк тикшерергә, әсәрләрне иртәге көн
таләпләренә карар өйрәнергә чакырды.
Халыкта патриотик тойгылар тәрбияләү
әсәрләребездә беренче планда торсын, дип
белдерде.
Җыелыш ахырында язучыларны» әдәби*
ижат эшчәнлегенә ярдәм итәрлек күп кенә
тәкъдимнәр кертелде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Тәржемәчеләр секциясендә язучыларның
журналистлар белән берлектә үткәрелгән
утырышы булды Анда рус теленнән татар
теленә тәржемә принциплары турында фи-
лология фәннәре кандидаты К Фасеев доклад
ясады Ул үзенең мисалларында вакытлы
матбугатта басылган әсәрләр! ә кубрәк
тукталды Утырышта Н Исәнбәт. И Гази. X
Гобәйдуллин. Ш Байчура һ. б иптәшләр
кызыклы гына чыгышлар ясадылар.
Шагыйрьләр секциясе февраль аенда
жыелган утырышын Гөлшат Зәйнашевә нык
иҗатына багышлады С. Хәким. Н Дәүли, И
Юзиев. Ш Галиев. Р. Гәрәй һ б шагыйрәнең
соңгы елларда язган әсәрләренә уңай бәя
бирделәр, шул ук вакытта ана күн кенә
кннәшләр дә әйттеләр.
ЛАЕК БҮЛӘК
Татар әдәбиятын үстерүдә күп еллар
армый та лмый эшләгән язучы И Газины,
тууына 60 ел тулу көне унае белән, хөкү-
мәтебез «Почет билгесе» ордены белән
бүләкләде Бу вакыйга бөтен татар әдәбияты
өчен зур шатлык булды Без. аның каләмдәш
дуслары. Ибраһим агага ныклы сәламәтлек,
ижатында тагын да зур уңышларга ирешүен
телибез.
ТАТАР КЛАССИКЛАРЫ РУМЫН
ТЕЛЕНДӘ
Редакциягә көн саен күп кенә хатлар алына
Менә сонгы хатларны» берсе. Аны
Румыниядән Бухарест университетының татар
теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты
Шукран Вуап-Мокану яза Шукран ханым безнең
күптәнге танышыбыз. Ул 1956 елның
февралендә Казан университетына укырга
килә. Шау-шулы студент еллары тнд генә үтеп
тә китә Университетны тәмамлан туган иленә
кайткач тн Шукран Вуап-Мокану Казан белән
элемтәсен изми Ул татар әдипләренең
әсәрләрен румын теленә тәржемә итә. Әле
менә бу юлы да Г. Кутуйнын «Тапшырылмаган
хатлар»ын тәржемә итүе турында язган һәм
безгә румын телендә чыга торган «Әдәбя
газетаның» бу елда басылган 2 февраль санын
жибәргәи. Газетанын бу санында Шукран
ханым тәржемәсендә. татар әдипләренең
шигырьләре басылып чыккан икән. Без түбәндә
Шукран Вуап-Моканунын хатын тулысыңча
китерәбез.
«СаГтгылы редакция.
ШУШЫ. Румыния язучылар союзының атналык
органы «Әдәби газета»нын сонгы битендә, ун
ягында «Атлас лирик», аннан сон, «Татар
антологиясе» дип язылган Тхкайнын
«Шагыйрь». «Өзелгән өмет» һәм «Кыйтга»
(көчләремне мин кара..). Дәрт- мәнлнен
«Кораб* һәм Сәгыйт Рәмненнең «Ул»
шигырьләренең румын телендә тәрҗемәләре
урнаштырылган Бу румын укучысының
күренекле татар шагыйрьләре белән беренче
танышуыдыр
Мин бик шат Шатлыгымнан сезгә дә
«Әдәби газета»ның бер номерын жибә- рәм».
Бухарест. 3. II. 1967 ед.
КОТЛЫЙБЫЗ
24 февральдә Татарстанның халык ХУ-
ДОЖНИГЫ Бакый ага Урманчыга 70 яшь тулды
Шул көнне художниклар йортында юбилярның
н катына багышланган зэр кичә уздырылды
Бакый вганы тәбрикләргә шәһәребез
җәмәгатьчелегенең күп кенә вәкилләре кнлгәи
иде. Татарстан хөкүмәте художникның күп
еллык хезмәтенә югары бәя бирде Аны
Татарстан ЛССР Верховный Сонеты
Президиумының Почет грамотасы белән
бүләкләде.
Татар халкының яраткан жырчысы Гөлсем
Сө.тәймановага 60 яшь Танылган халык
музыкантлары, күренекле композиторлар
белән ижади дуслыкта УТЫЗ елга якын гомер
үткән Халык артисткасы Гөлсем Сө-
ләйманованын эчке монга бай танышы
илебезнең кайсы гына шәһәрендә яңгырамаган
ла. аны кем генә нратып тыңламаган Әмма
каты авыру бу талант иясен сөекле эшеннән
китәргә мәжбүр итте Тик апыи жырлары һаман
ла эфирда яңгырап тора Аның замандашлары.
яшь жырчылар. музыка сөючеләр әледән әле
Гөлсем ханым квартирасында булалар, музыка
белгечләре, фольклорчылар аның янына
киңәшкә киләләр, уңышлары белән
уртаклашалар.