ТУКАЙ АСТРАХАНЬДА
укай турында замандашлары» исемле китапка Г. Утабалиев. X. Гайфет- динов һәм В
Алиевлар язып калдырган истәлекләр кертелгән. Сүз дә юк. ул истәлекләрдә шагыйрьнең
Астраханьга сәяхәте хакында байтак мәгълүмат бар. Ләкин Габдулла Тукайны күреп
калган яки анын белән очрашып сөйләшкән астраханьлылар шушы өч исем белән генә
чикләнми, билгеле.
Шагыйрьне күреп белгән һәм анын
Астрахань пристаненда Тукайны танышлары, дуслары каршы ала. Алар арасында С.
Рәмнев, Ш Гайфетдннов, 3. Солтанов һәм башкалар була. Мәгълүм булганча. Астраханьда
берничә көн торганнан соң, Г. Тукай. Идел аръягына чыгып, укытучы Ш Гайфегднновта тора.
Анда ул кымыз эчә, яхшылап ял итә. Ике атнадан
соң шагыйрь яңадан Астраханьга кайта, көннәрен
күбрәк «Идел» газетасы редакциясендә уздыра, берничә көн Н. Шабаиовта да кунак була.
Габдулла Тукайны күреп калган астраханьлылардан Нуржиһан апа Ваһапова болай сөйли:
«Тукай буйга тәбәнәк, ябык, ак йөзле. Өстендә кыек якалы кызыл төстәге күлмәк, кара чуклы
пута белән билен буган иде. Кара чалбар, аягында штиблет, башында фуражка, жилкәсенә
накидка салган иде...».
Саяаулы вакыт тиз үтә. Ниһаять, китәр көннәр дә якынлаша. 191 1 елнын 6 июнендә,
«Василии Лапшин* исемле пароходка утырып. Г. Тукай Казанга кайтырга чыга. һәм шагыйрь
китеп берничә көн узуга, «Астрахаиьскнй край» газетасында (1911, 10 июнь) түбәндәге мәкалә
басыла;
Г Тукай. Әсәрләр 4 том Казан 1936 ел, 95 бит.
Т
бу сәяхәтенә башлап сукмак салышкан
өлкән буын астраханьлыларнын тагын берсе
— Н. Шабанов. Үзенең сөйләвенә караганда.
1910 елда ул Казанга килә һәм. Г. Камал
ярдәмендә. Габдулла Тукай белән таныша.
«Казанга килгәннең икенче көнендә иртән,—
дип сөйли Н Шабанов, — мин тукталган
номерның ишеген кактылар. Ишекне ачсам,
Г. Камал белән миңа таныш булмаган бер
егет басып тора. Ул егет Г. Тукай булып
чыкты...». Аның сүзләренә карагайда, әнә
шул көннәрдә үк Тукай Астраханьга барырга
вәгьдә бирә.
1911 елның язы килеп жнтә. Сә-
ламәтлеге нык какшаган булуга да ка-
рамастан, пароходлар йөри башлау белән,
ша(ыйрь юлга чыга. Г. Тукай үзе болай яза:
«Быел апрель ахырында Казаннан
«Самолет» ширкәтенең «Тургенев» нам
пароходына утырып, Әстерханга сәфәр
иттем» 1
«АСТРАХАНЬ ТАТАРЛАРЫ ТОРМЫШЫННАН
6 июнь киче Астрахань татарлары өчен үтә тантаналы бер кич санала алган бу» лыр иде,
ченкн бу кичне яшь татар шагыйре Г. Тукаев Астраханьнан китте Биредә ул бер ай чамасы
булды. Ләкин шагыйрьне шактый ямьсез кыяфәттә рәсемгә төшергән бер карикатурчыны
санамаганда, Астрахань татар интеллигентларыннан берсе дә шагыйрь белән
кызыксынмады.
Шигырьләренең көче, мәгънәви тирәнлеге һәм кин колачлы булуы ягыннан Тука- евны
даһи шагыйрь лип әйтергә мөмкин. Моннан берничә ел элек а.чын кайбер шигырьләре хәтта
рус әдәбиятында да тикшерелде, анын шигырьләре Пушкин һәм Лермонтов әсәрләре белән
тиңләштерелделәр. Моннан, әлбәттә, татарлар өчен Тукаев Пушкин һәм Лермонтов
дәрәҗәсендәге шагыйрь, дигән нәтижәгә килергә мөмкин булыр иде. Әмма безнең Астрахань
татарлары, күрәсең, даһиларның талантына бәя бирерлек дәрәжәгә үсеп «итмәгәннәр, һәм 6
июнь көнне кичен туры килгән очрактан тиешенчә файдалана алмадылар.
Шагыйрьне якын дусларыннан һәм аны ихтирам белән укучылардан торган бер кечкенә
төркем кеше озатты. Ә шунда булган бик күп татарлар, пароходчылык дебар кадерында
буталып йөреп, авыз ачып калды, алар үз мнлләтләренен даһие һәм килә чәк буыннарының
горурлыгы булган кешенең бу вакытта шунда булуын белмәделәр дә.
А. ₽•
Хәзергә бу мәкаләнең авторын ачыклый алмадык. Әмма бернәрсә бәхәссез; инде шул
елларда ук алдынгы рус матбугаты Габдулла Тукайның шигъри талантына гая1ь