Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ислемай
быем минем Исмай, Өстәлендә ислемай, Учына төртә-төртә, Әз-әзләп кенә сөртә. Мин дә
исен ошаттым, Селкеп-селкеп бушаттым. Абый эштә, белмәде — Коенганны күрмәде.
Манчылып бер хуш искә Мактаныймчы дус-ишкә!
Әнисәләр, Хөсниләр, Әй исниләр, исниләр, Йөгерсәм дә калмыйлар, Борыннарын алмыйлар.
Арттан кычкыра Хисмәт:
— Зинһар, тагын бер иснәт!
Шактый шулай йөгергәч, Хуш ис аңкытып
йөргәч, Кайтыйм дисәм төшке ашка, Бәла булды
бит башка — Адаштырып та булмый,
Алмаштырып та булмый, Бетми генә ислемай —
Киемдә дә ислемай, Иренемдә дә ислемай.
Кулымда да ислемай, Борынымда да ислемай,
Сизәр абыем Исмай. Кирәк бераз көтәргә, Җилдә
җилләп үтәргә.
Кайтсам да утлар сүнгәч, Истән белделәр
кергәч... Бер орышты да бетте — Абыем гафу
итте.
Малайлар үчеклиләр:
— Исемең ничек? — диләр, Абыең Исмай,
диләр, Үзең Ислемай, диләр... Ах, бу малайларны!
Актүш һәм велосипед Чирәмгә
егып салып, Кулыма ачкыч алып, Велосипед
төзәтәм. Актүш читтән күзәтә, Борганны карап тора.
Әйтерсең, аңлап тора. Аягыма сырыша, Булышырга
тв|рыша. Төзәтешим, ди ахры, Тизләтешим, ди ахры.
Велосипед Актүшкә Кирәк димсең ни эшкә? Бик
кирәк ул аңарга — Арттан җәяү чабарга!
Басмалар саный Әсма £ер басма
да ике басма, Өч басма да дүрт басма... Менә өскә,
төшә аска Басмалар саный Әсма. Биш басма да җиде
басма... Тукта, Әсма, ялгышмаска, Бу басмага басма,
Әсма, Яңадан саный башла!
Бер, ике, өч, дүрт, биш басма, Баскычта йөри Әсма,
Басмалар саный Әсма.
Сезгә нәрсә, кызык кына Читтән кызга каравы.
Белмисез лә, һай авыр ла, һай читен лә бу дөньяда
Унга хәтлө санавы!
Шакир һәм шикәр
UJак-шок сугып, шакмаклап, Шикәрне ваклап-
вакләп, Әби-бабай чәй эчә.
Ә Шакир киресенчә — Шикәрен генә ала, Урамга
чыгып чаба.
Бабай шелтәләп кала:
— Чәен эчми, хәйләкәр, Кимерә генә шикәр!
Тешләрең синең нишләр?
Шакир шикәрне ашый, Чабып чыгып барышлый
Сарбаена да ташлый.
Сарбай каба сикереп. Шакир әйтә Сарбайга Бабасы
күк иттереп: — Чәен эчми, хәйләкәр, Кимерә генә
шикәр! Тешләрең синең нишләр?
Колмак
куакка колмак чорналган. Кадакка колмак чолганган,
Колмакка колмак чорналган, Колакка колмак
чолганган, Колгага колмак чорналган, Кулга да
колмак чолганган, Чолганып шундый чуалган,
Чуалып шундый чорналган — Колмакның очы
югалган!
Кыяр-кыймас
Лойма кырында кыяр, Кыям карый кыяр-кыймас.
Кыям кочагына куяр, Кыям комга кыяр коймас!
Багана
** айтып килә Дөлфәт урманнан, Шундый арыган,
шундый арыган — Кайта торгач өстерәлеп, Туктый
баганага бәрелеп, Маңгае белән терәлеп.
Малайның бик ачуы чыга, Киерелеп торып бер суга;
— Син багана арымаган, Урманга да бармаган,
Көне буе тик торган, Төне буе тик торган, Гомөр буе
тик торган! Кит юлдан!!
Тора-тора да багана тыңлап, Җавап бирә малайга
зыңлап:
— Кара, башыңны күтәребрәк, Кәпәчеңне артка
этәребрәк — Бөр дә утырмыйча басып торам, Иңемә
чыбыклар асып торам! Кемгә дә сиздермибез без
арыганны.
Күрәләр бары үлеп ауганны...