Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Уйлану
/1ича генә сабый бала идем. Бүген инде бала атасы.
Кичә гена зурлар тарткан йәкне Горурланып бүген тартасың Ә шулай да яшәү кызык нәрсо. Чапкан аттай ал. а барасың.
■■Фәлән көннәр тизрәк үтсен».— дисең. Ярты гомер үткән — карасаң.
•■Бәйрәм арты бәйрәм җитсен». — дисең. Ашыгасың, йөрә > җилкенә.
Тик сизмисең бер көн үткән саен Гомер дә бит кими бер кенгә .. Искеләрне яңа алмаштыра, Мәңге яшәр җирдә берни юк1 Хәрәкәттә дөнья дигәннәре, Үткән гомер гүя аткан ук...
Тик гомерен санлы еллар гына Билгеләми үлгән кешенең Әйтә ала яшәү озынлыгын Җимешләре кылган эшенең.
Дүрт солдаты туган илемнең...
(Илебез батырлары Җиһаншин. Поплавский. Крючков һәм Федотовларга багышлап)
I'
*-* атырларын беләм әкиятләрнең. Диюләрнең башын кискәннәр.
Җиде башлы аждаһаны җиңеп. Җиде диңгез аша кичкәннәр...
Дүрт солдатын беләм туган илнең —
Әкият батырына тиңнәрен;
һәм мин беләм шушы батырларга Кырык тугыз үлем килгәнен.
РӘШИТ Ф АЗЛ Ы ЕВ
Дүрт батырның кырык тугыз тапкыр Җиңгәнлеген беләм үлемне.
Мин аларны тиңлим туган илгә һәм аларга тиңлим илемне.
Вьетнамга
" үген монда көмеш Идел ага, Алсу кояш белән нурланып.
Бүген анда җиргә бомба ява, Сулар ага канга болганып.
Бүген монда көмеш Идел ага, Бала уйный суга чыланып.
Бүген анда күпме авыл яна, Көчле ялкын белән чолганып.
Бүген монда көмеш Идел ага, Рәхәт, тыныч елга буйлары. Карап торам шаян дулкыннарга, Ә Вьетнамда йөри уйларым:
Вьетнам җире, әгәр мөмкин булса, Көч итеп ал минем хисемне.
Минем хисем синең белән бергә Вәхшиләрдән алсын үчемне!
Көтеп яшәү бигрәк авыр икән...
К
** өтеп яшәү бигрәк авыр икән, Ник белмәдем шуны элгәре. Таңда килеп йөрәк кылын чиртә Йомшак тынлы Идел җилләре.
Көтеп яшәү бигрәк авыр икән, Кыска көннәр озын тоела.
Зәңгәр күктә кояш елмайса да, Күңелемә яңгыр коела.
Көтеп яшәү бигрәк авыр икән, Ләкин көтү — үзе батырлык!
Көтем сине, әгәр булсаң гына Син дә мине сагынып кайтырлык. Сагына белү — үзе матурлык!