ПРИНЦИП'
ургаяз бүген башка көннәрдәгегә караганда да арыбрак кайтты. Сәгать уникеләргә кадәр медпунктта авырулар кабул итте, аннан соң өйләрендә ятучы сырхаулар янына барып килде. Кайтып төшке ашка гына утырган иде, «Киттекме, Нургаяз абый!» — дип, күршесе Гыйлаҗ килеп керде. Шулай итеп, аш артыннан хатыны кайнаткан кофены авыз итәргә дә өлгермичә, күршесе белән китеп барды. Ә фермага килдеңме, тиз генә кайтам димә инде. Сүз иярә сүз чыга, бер сорауга икенчесе ялгана. Ни өчен апарда дуңгызларның тәүлеклек артымы 400—4S0 грамм гына, ә менә газетада язганнар: Алексеевск районының «Красный Восток» совхозында дуңгызларның көнлек артымы 600 граммга якын икән. Ашатулары бер үк югыйсә. Нургаяз алар тәҗрибәсен өйрәнә тора. Шулай эшләмәгәндә, җавап бирә алмыйча, бик тиз тол башына утыруың мөмкин. Күзенә тагын бер җитенкерәмәгән як чагылды. Икенче көн инде күрсәткеч такталары тутырылмаган икән. Нургаяз шулар- ны җайга салды. Моның өчен җаваплы агитаторны чакыртып, бергәләп «Молния» чыгарып куйдылар. Стена газетасының алдагы санының макетын төзеделәр.
Соңыннан совхоз конторасына кереп, һәрвакыт үзе белән йөртә торган коңгырт тышлы блокнотының соңгы битләрен саннар белән чуарлады. Алары терлекчелектәге эшкә анализ ясау өчен кирәк иде. Утыра-утыра вакытның узганы сизелми дә калды. Өенә кайтканда авылда күбесе йокларга яткан, бары тик электр баганаларындагы лампалар гына көчле буранда «мон- нанрак атла» дигән сыман үзләренең очкын күзләрен чекрәйтеп яналар иде.
Улы белән кызы бүген дә, аны көтә-кетә кот булгач, йокыга киткәннәр. Ул аларга бүген ниндидер әкият сейләмәкче иде. Вәгъдәсендә тора алмады. «Әти сүзендә тормады», дигәннәрдер инде.
' Очеркта кайбер геройларның исемнәре үзгәртеп алынды (автор).
— Көттеләр, көттеләр дә, ярты сәгать чамасы бардыр, күзләрен йомдылар,— диде хатыны, пышылдап. — Булырлык булмагач, сөйләп тә торасың юк. Аннан үзләре дә шуңа өйрәнәләр алар.
— Күрәсең ич. әле тегендә, әле мондв чабам. — Нургаяз. хатыны алдында акланган сымак, кулларын җәйде. Аннары ул тамагына капкалады, чишенде, бүген килгән газетаны кулына алып, кроватька менеп ятты. Бер-ике хәбәр дә укып чыга алмады, йокыга талды.
Нургаязның хатыны каты итеп тәрәзә шакуга уянып китте. Ул, пәрдәне күтәреп, урамга карады. Ләкин берни дә шәйләмәде. Ут кабызды. Чыгарга да, чыкмаска да белмичә, беравык басып торды. Олы юл өсте булганлыктан, җиде төн уртасында үзе генә чыгып капканы ачарга һәрвакыт шикләнә иде ул. Төнлә ашыгыч ярдәм сорап килсәләр, тиз-тиз ирен уятырга керешә. Хәер, авылда андый-мондый хәлләрнең күпме заманнардан бирле инде ишетелгәне юк... Ул иренә карады. Нургаяз кулын баш астына куеп тәмле генә йоклый иде. Бүген аны уятырга базмады. Кулына эләккән беренче пальтоны чөйдән алып киде һәм, яланаякка галошлар сөйрәл, әкрен генә өй алдына чыкты. Ишекне аз гына ачып, кыяр-кыймас кына:
— Кем бар анда! — дип сорады.
— Мин бу, сеңелем, Әхмәтҗан бабаң,— дип, карлыккан тавыш белән җавап бирде урамдагы кеше. Таныш авазны ишеткәч, ул баскычтан тиз-тиз төшеп капканы ачты. Өс- тенә кара тун кигән, билен кызыл эзәр белән буган карт керде. Ул, чакырганны да көтеп тормыйча, тун якасына сарган карны кага-кага өйгә үтте.
— Мин кантурга каравылга килгәндә, тып-тын тора ие, алланың рәхмәте, ә хәзер күзне ачар хәл юк. Ишә прәме. Йоклыймы! — ул, тавышын әкренәйтә төшеп, кулы белән Нургаязга күрсәтте.
— Бу вакытта йокламыйча ни! — хатын, мич белән стена арасын каплаган чуар чар
Н
шау артына кереп, пальтосын озын халатка алыштырып чыкты. — Сәгать өч бит инде, Әхмәтҗан бабай. Аның фельдшерлык эше генә булса иде икән...
— һм, алай да уят инде син аны, сеңелем. — карт, эле-<тр утыннан кузләрен чек- рәйтеп. хатынга ялварулы караш текәде.— Яландагы теге безнең Гайфетдин улем хәлендә, ди. Белә дә торгансыңдыр, калхуэ вакытында беравык г.ерсидәтел булып эшләде бездә. Ват шул инде, ие. Прәме тәки уләргә ята, ди. Имән грәҗедәй йөри иде, ие. Алган да салган, алланың рәхмәте..
— Ялан — Нургаяз участогы тугел бит, Әхмәтҗан бабай, боларны миңа ни дип сөйлисең син!
— Беләм, сеңелем, беләм, ие. Баштан телефон шалтыраттылар. Мәйтәм шулай бит, аның тәртибе бар. Нургаяз участогы тугел, бармас, дим, ие. Үзебезнең фершыл оидә юн. Әхмәтҗан аЗзый, зинһар, юллый кур инде, диләр. Аннан соң ул белә дә тешә, диләр, ие. Шалтыраттылар, шалтыраттылар да инде хәзер ат җибәргәннәр. Тизрәк ие инде, ни. сеңелем, Яланныкы теге Хисами малае шунда кантур янында көтә калды.
Хатыны әкрен генә кровать буена килеп, Нургаяэны уятты. Нургаяз тору белән, карт тиз арада булган хәлне сөйләп бирде.
— Тәрәте юк, ди, ие. Бөгәрләнеп идән тырный, ди...
«Гайфетдин Вәлиевич, — дип башын чай-кап уйлап куйды Нургаяз.— Үзе беләме икән ул кем артыннан җибәргәннәрен. Әгәр белә икән, димәк, үз тормышының принциплары белән хисаплашмый. Нургаяз да аның кебек принциптан чыгып эш итсә! Юк, ул аны һич тә булдыра алмаячак...»
Татар Сарсазы авылына эшкә Нургаяз моннан тугыз ел элек, Чистай фельдшер- акушерлык мәктәбен тәмамлап, Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итеп кайтканнан соң килде. >Цои көне иде. Ботен байлыгы салынган бер чемоданын белешләренә кертеп куйды да авып Советына китеп барды. Председатель белән секретарь ниндидер исемлекләр тикшереп утыралар иде. Нур- гаяэ исәнләшеп өстәл янына үтте һәм район сәламәтлек саклау бүлегеннән алган кәгазьне председатель каршысына куйды.
— Оһо, күрәсеңме, сеңелем, безгә фельдшер җибәргәннәр. Яхшы, яхшы! — ул сүзгә генә ышанмас дигән сымак, кәгазьне секретарьга да укырга бирде. — Халык, нанимаешь, кайсы чит авылга, кайсы Чие- тайга йери-йөри тинтерәп бетте. Тәк, бу иптәшне кемгә урнаштырсак яхшы булыр икән, сеңелем! Семьялымы!
— Өлегә мин урнаштым, белешләрдә,— диде Нургаяз. аны бүлеп. — Анысын соңын- кайрак уйлашырбыз. Ә хәзер, мәмкин булса, медпунктны күрсәтсәгез икән!
Авылны уртолай ярып үткән олы юл буйлап бераз баргач, кара айгыр җиккән тарантас аларны тузан белән бөркеп узды. Председатель: «Исәнмесез, Гайфетдин Вэ- лгевич», — дип, ань-ң артыннан башын иел исәнләшеп калды. Атка утыргач юан кеше Нургаязларны әллә бөтенләй үк күрмәде, әллә муенын борырга иренде, дилбегәсен каккалый-тарткалый, дәшми-тынмый гына китеп борды.
— Безнең колхоз председателе, — диде авыл Советы җитәкчесе. Беравык дәшми барганнан соң, өстәп куйды:
— Бик своеобразный кеше.
Бераздан алар урамның очына килеп җиттеләр. Авыл Советы председателе, олы яшьтә булса да, юл кырыендагы канауны җитез генә сикереп чыкты да түбәсе салам белән ябылган искерәк кенә бер ой янына килеп туктады.
— Медпункт белән мактанырлыгыбыз юк, Хәйретдинов иптәш. — Башы белән ул каршыдагы өйгә ымлады. — Менә шушында була инде.
Анда авыруларны кабул ит у өчен бернинди мөмкинлек юк иде.
— Элек шушында эшлиләр иде инде, болай жаловаться иткән кеше булмады,— диде председатель.
Килүенең өченче көнендә Нургаяз, ке-шеләрнең сәламәтлеген тикшерү нияте белән, өй борынча чыгып китте.
Аны һәр өйдә а»ык йөэ бепән каршы-ладылар. Башта үзләренең сәламәтлекләре турында сөйләделәр, аннан соң сүз иярә сүз чыгып, колхоз тормышына кереп киттеләр. Тормышлары бик шәптән түгел икән. Колхозлары районда койрыкта сөйрәлүче-ләрдән санала. Эшнең уң булуы куп яктан хуҗага бәйле шуп_ Бар белгәне кычкыру икән. Хайван да бит йонны бераз җайга сыпырганны срата.
Иртәгесен Нургаяз, үпкәсенә салкын ти-дергән бер колхозчы хатынны район боль-ницасына озату өчен атмы, машинамы сорарга дип, идарәгә керде. Гайфетдин Вәлиевич наряд бирә иде. Нүргаяэның үтенечен ишетү белән, өстәл артыннан сикереп торды һәм:
— Чираттагы симулянт, больше бернәрсә дә түгел, — дип, сугышырга әзерләнгән кеше сымак, итләч кулларын бер-берсенә ышкып алды. Аннары, Нургаяз белен эшне тәмамлаган кебек, бригадирларга ниндидер кәгазьләр әләште. Кемнәр белендер байтак сөйләшкәч кенә әле һаман каршысыида басып торган егеткә карады.
— Беләләр алар ике көннән уранка төшәргә икәнен. Транспорт юк. — дип мыгырданды уп. — Дәүләт күзлегеннән карап эш итәргә кирәк. Алда ни чаклы эш, ә мин транспортны тегендә-монда җибәрим дә ваттырып, ике кулсыз калыйм, имеш.
— Сүз котхоз члены турында, аның гомере турында бара, иптәш председатель, — диде Нургаяз, ачуын яшерә алмыйча һәм тыелырга да теләмичә.
— Син һаман уз каланчаңнан карап кына сөйлисең. Мин мең кеше турында кайгыртам. Ашлыкны вакытында чыгара алмадыңмы. әрәм-шәрәм иттеңме, димәк, меңләгән кешене ач калдырдың. Хөкүмәт аның өчен рәхмәт әйтми. Какца да канец, сезнең үз участогыгыз, минем үземнеке. Эш прнн-
Ципта да монда. Мин сезгә: «Фәләнне эш-ләгез», дип бармыйм бит. Раз сезгә кеше-ләрнең сәламәтлеген саклауны йөкләгәннәр икән, саклагыз. Мин причем! — ул встал өстеннән яшел фуражкасын алды да, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, зур-зур атлап идарәдән чыгып китте.
Гайфетдин Вэлиевич белән сөйләшүдән соң, бик каты кәефе кырылып, Нургаяз авыл Советына керде. Булган хәлне башкарма комитет председателенә сөйләп бирде.
— Син аны, Хәйретдинов иптәш, бүген генә күрдең, ә без күптәннән беләбез инде, — диде ул, Нургаяз сөйләгәннәргә аз гына да гаҗәпләнмичә. — Озатырбыз, узгынчы машиналар белән. Бүген генә шулай итү түгел...
— Ләкин ул андый вакытта машина бирергә тиеш, — д-тде Нургаяз. — Аңа карата ничек либерал булып яшисез әле!
— Ә син, Хәйретдинов иптәш, аның турында сүз булмады дисеңмени! Һи, сессиядә тәнкыйтьләү кирәкме, партоешмада тикшерү дисеңме — берсе дә калмады. Үз туксаны туксан аның. Туры әйтсәң, үчегә башлый. Соңгы тикшерүдән файдасы шул булды: бөтен учреждениеләрне утынсыз калдыра язды. Райкомнан шалтыраткач кына ташыта башлады.
Нургаязның Гайфетдин Вэлиевич белән икенче бәрелешүе көзге якта булды. Бу юлы ул аның янына колхоздагы буш өйне медпункт өчен бирүләрен сорап кергән иде.
— Мин сиңа бер әйткән идем, һәр эшнең үз принцибы бар дип, — идарә председателе кулы белән һаваны яргандай хәрәкәт ясады. — Кеше ашына катык катып йөрмәсәгез икән... Миңа да куп нәрсә җитешми, сезнең каршыга гозерләп барганым юк бит. Хотя, сездән алырга да юк.
Гайфетдин Вәлиевичның һәрвакыт сөзгәк үгез кебек каршы килүе Нургаязны чыгырыннан чыгарды. Кешеләр алдында ул аны бюрократлыкта, эгоизмда гаепләп сүгеп ташлады.
Шул көннән соң озак та үтмәде, аны авыл Советына чакырттылар, бстәл артында утыручы участок милиционеры хулиганлыкта гаепләп, аның өстеннән жалоба булуын әйтте. Нургаяз моңа башта бөтенләй ышанмады. Шулай да:
— Гаепләүләре дә бар, иптәш участковой, көнгә әллә ничә кешенең тәнен инә белән тишеп, җанга бик үк рәхәт булмаган дарулар җибәрергә туры килә, эчергән даруларым да ширбәт түгел, — диде, шаярып. Ә инде жалобаның Гайфетдин Вэлиевич белән булган вакыйга турында икәнлеген белгәч, йөзе кырысланып калды.
— Бу очракта кайсыбыз сезнең каршыда утырырга тиеш икән, шунысын уйлап карагыз, — диде ул һәм булган хәлне чәчми- түкми сойләп бирде. Ахырдан Нургаяз, тавышын акрынайта төшеп, болай дип өстәде:
— Сез ничек карарсыз ул эшкә, ләкин мин кеше белән исәпләшмәгән, сәлам бирергә дә теләмәгән бюрократларга каршы һәрвакыт көрәшәчәкмен. Кычкырышудан тартынып тормыйм. Ник дисәгез, сүз кеше гомере хакында бара. Барыбыз дә бит доньяга яшәү өчен киләбез. Тормыштан да кадерле ни бар!
— Без һәр жалобаны тикшерергә тиешбез, сез гафу итегез, — диде участковой, Нургаязның сүзләрен азаккача тыңлагач»
Бу вакыйгадан соң Нургаяз Гайфетдин Вэлиевич белән уртак тел таба алмаячагына тәмам ышанды. Алар бер-берсе белән бик сирәк очраштылар, очрашканда да күрмәмешкә салышырга тырыштылар.
Нургаяз кешеләр сәламәтлеге өчен, үз- үзен аямыйча, тырышып йөрде. Урында хәл ителмәслекләре булганда, район Советы башкарма комитетына барды, арырак узды, әмма үз дигәнен эшләде. Күп тә үтмәде, медпункт өчен аерым бина бирделәр. Беренче чиратта зарур булган медицина җиһазлары кайтардылар. Гайфетдин Вәлиевичның бина өчен ачуы кабарган иде кабаруын. Алай да сер бирмәскә тырышты бугай. Хәтта бервакыт үтеп барышлый:
— Шулай, медик, һәр нәрсәнең үз прин-цибы була, бина өчен рәхмәт әйтерлегең бар, — дип кычкырды. Бу сүзләрнең теш арасыннан ничек чыгуын Нургаяз сизенде. «Югарыдан кысмасалар, бирер идең син», дип уйлап алды.
Январь азагында колхозның отчет-сай- лау җыелышы булып узды. Авыл халкы клубка җыелды. Гайфетдин Вәлиевичның һәм ревкомиссия председателе докладларын тыңлагач, колхозчылар берәм-берәм трибунага күтәрелделәр. Дүртме-бишме кеше сөйләгәннән соң, Нургаяз да, урыныннан торып, сүз сорады.
— Производствода эшләүчеләр нигә тынып калды, даваегыз, иптәшләр, давае- гыз. Җитешмәгән яклар бар икән, тәнкыйтьләгез. Шулай итсәгез, аларны бергәләшеп бетерүе дә җиңелрәк булыр, — диде, әлегә кадәр кызарынып-бүртеаеп утырган Гайфетдин Вэлиевич. Тик халыкны болай гына күндерә алмады.
— Хәйретдинов сүз сорый бит. Нигә аңа бирмисез! — дигән тавышлар яңгырады. Нургаяз, үзенә сүз бирүләрен дэ көтеп тормыйча, сәхнәгә, трибунага юнәлде. Аның әле мондый зур җыелышларда бер тапкыр да чыгыш ясаганы юк иде. Халык алдына чыккач, ул башта каушап калды. Залда утыргандагы фикерләре кайсы-кая чуалып беттеләр. Халык гөжләп торган арада ул аларны тупларга тырышты. Бу очракта үз юлында очраган каршылыклар турында гына сөйләү җитешеп бетмәс кебек тоелды аңа. Беразык уйлап торганнан соң, ул коллективта бердәмлек булмау, кайбер җитәкчеләрнең, аерым алганда Гайфетдин Вәлиевичның, кешеләр һәм оешмаларны, хәтта авыл Советын да санга сукмавы, моның эшкә ничек зарар итүе турында дәлилләр китереп сәйли башлады. Аны әледән- әле: «Дөрес әйтә», «Күптәннән сүзне шуннан башларга иде»,— дигән сүзләр белән бүлдерә тордылар.
— Иптәшләр, хәзер безнең эштә команда гына җитешми. Дөрес, вакытында кирәк булгандыр ул, ә хәзер заман икенче.
Партия җитәкчеләрдән халык арасында тәрбия эше алып баруны, кешеләргә йәз белән борылуны да таләп итә. — Нургаяз минем бетте дигән сымак башын селкеде дә сәхнәдән түбән таба атлады.
— Мин халыкка артым белән торам што ли! — дип кычкырып калды аның артыннан Гайфетдин Вәлиеоич. Аның сүзләрен пре- зидиумдагылардән кала берәү дә ишетмәде. Халык кул чаба иде.
Бу җыелышта Гайфетдин Вәлиевичны председатель итеп сайламадылар. Атна ча-масы вакыт узгач, ул, семьясын теяп, туган авылына күчеп китте. Гайфетдин Вәлиевич әкренләп халык теленнән чыга барды. Ә бер ел дигәндә, бетенләй онытылды. Нур- гаязның да аны беркайчан искә елганы булмады, һәркем үз эше белән мәшгуль иде.
Авыл кешеләре Нургаязны үзләренең ихтирамга лаеклы кешеләренең берсе итеп саный башладылар. Аның терлекчелек фермаларында, ныр станнарында агитатор буларак җиң сызганып эшләп йьрүен күреп:
— һай, дускай, монда йореп доктор эшеңә зыян килмәгәе, — дип тә әйткәләделәр. Ләкин алар ялгыштылар: хәзер авылда авырулар сирәк, балалар үлү кебек фаҗигале хәлләрнең бетенләй булганы юк иде. 1962 елда аңа «Медицина отличнигы» дигән мактаулы исем б чрделәр. Ә бер еп уз.-ач, аның фамилиясе беренче категория медицина работниклары исемлегенә кертелде.
Кешеләр бигрәк кызык! Үзләре Нургаяз ечен борчылалар, ә нинди генә җаваплы эш булмасын, «Безнең доктордан да шәбрәк үтәүче табылмас»,— дип, аңа йәкли торалар. Үткән сайлауларда аны авыл Советына депутат итеп сайлаганнар иде. Ә узган ел партоешма секретаре вазифаларын да аңа тапшырдылар. Әйе. хплык акың эшеннән бик канәгать—
Кинәттән генә Гайфетдин Вәлиевичның исемен ишетеп, Нургаяз бүген тагын үт-кәннәрен исенә тошерде. Әлегә кадәр ул турыда уйларга ничектер вакыты юк иде. Ә артыңа әйләнеп карау, могаен, кирәктер дә ул. Кешеләрне шулай яхшырак аңлыйсыңдыр.
...Авылдан чыгып, оч чакрымнар үтү белән, ат остсннән пар күтәрелде. Ә ул, хайван, алда ашыгыч эш кеткәйне аңлаган кебек, юлны ээли-эзпи һаман алга йогерде. Чана табаннары, мамык остендә баргандай, бер йомшак кар остеннән шудылар, бер, каты юлга чыгып, кетердәп алдылар да тагын тавыш-тынсыз гына кертләр остеннән үттеләр.
Олаучы, егерме-егерме биш яшьләр ти-рәсендәге егет, дилбегәсен әледән-әле каккалап барды:
— На. малкай! Озакламый җитәбез, чы- А*-
Ул Нургаязның толып чабуын җил үтмәслек ител кыстырып куйды, ә аннан соң аның борчулы нозено карады.
— Фельдшер буе"п эшләве авырдыр, абый, ә!
— Торле вакыт була, ввыры да, җиңеле дә,—диде Нургаяз.
— Кешеләр менә хәзер рәхәтләнеп йоклый, ял итә. Ә сезне йокыгыздан уяталар. Теилә буранда менә чит авылга барасыз,— ул беравык тын гына барды да тагын сейли башлады.— Мин дә, унны бетергәч, врач булырга уйлаган идем.
— Ә нигә, барып чыкмадымыни! — Нургаяз, кызыксынып егеткә табанрак борылып атты һәм игътибар белән аның иозенә карады. Ул тулы битле, кысынкырак күзләре. буранга каршы юлны шәйләп барганлыктан. ярык булып кына күренә иде.
— Барып чыкмады шул,— егет авыр сулап куйды.— Керү имтиханнарында немец телен биреп булмады. Бүлмәгә килеп керүем булды, миңа немецча сораулар яудыра башладылар. Мин берни аңламый карап торам. Алар да бер-берләренә карашалар Шуннан соң русчалап: «Билет ал».— диләр. Ну, беттем болай булгач, дим. Тәки шулай булды. Нәрсә, без соң авылда күп укыдык- мени аны! Ике еп укытучысы булмады, аннары...
— Икенче елны әзерләнеп барырга кирәк иде.
— Кирәк иде дә. ярар инде. Колхозга кайтыл эшли башладым. Быел кердем менә авып хуҗалыгы институтына. Читтән торып укыйм. Ә шулай да врач булу ошый- рак тешә иде.
— Син Гайфетдин Вәлиевич малае була-сыңмы!
— Юк. алар каршысында торам. Авырый. диделәр, барып кайтмассыңмы, дип ялынып керделәр. Нәрсә ялындырып торырга, «Барам хәзер»,— дидем..
Нургаяз кергәндә, Гайфетдин Вәлиевич богәрләнеп кроватьта ята иде. Аның кызгылт битенә, тар гына маңгаена борчак зурлыгында тир бертекләре бәреп чыккан. Аксыл-зәңгәр күзләре калайланып калганнар иде.
— Агуланган.— диде Нургаяз, Гайфетдин Вәлиевичның хатынын икенче бүлмәгә чакырып.— Гадәттә, без андыйлариы боль-ницага алып барабых Мондыйда кая чыгасың, кайчан барып җитәсең. Чыдамавы да мемкмн. Тиз генә җылы су әзерләгез! — ул хуҗа хатынга тагын кайбер күрсәтмәләр бирде дә Гайфетдин Вәлиевич яткан бүлмәгә кереп китте.
Вакыт үтте. Тонлә балкып торган электр лампалары кон яктысында тоныкланып кал-дылар. Нургаяз, бүлмәдән чыгып, кулъяулыгы белән битендәге тирне сортел алды.
— Булды,—диде ул. куркудан ни әйтергә белми аптырап басып торган хатынны күреп. Шул ук минутта бүлмә ишеге тагын ачылды. Анда, еш-еш сулап, эчке киемнән генә Гайфетдин Вәлиевич басып тора иде.
— Карале, иптәш Хәертдииович, син бездәме әллә хәзер!
— Юк. Гайфетдин Вәлиевич, болай, принципны бозып кына,— диде Нургаяз һәм, пальтосын киел, сумкасын кулына алды да мыек астыннан гына колеп чыгып ■мттә.