«Кукчәтау далаларында»
.. Каравыл иле хәзер, шомлы
бер тынлык эчендә, авыр
хәсрәт белән, кышлавын ничә
язлар, җәйләр күчеп йөргән
җәйләүләрен ташлап,
кайчандыр күз кебек тулып
торган, хәзер исә кибеп беткән
Алка күленнән аерылып, иң
кадерле кешеләрен
мәңгелеккә үзенә алган
зиратны ятим калдырып,
билгесез язмышка атлый.
Нәрсә көтә аларны алда?
Бәхетме? Әллә тагын да
дәһшәтлерәк һәлакәтме?
Шатлыкмы? Әллә йөзеп чыга
алмаслык кайгы диңгеземе?..
Ибраһим СалаХовның
«Кукчәтау -.алаларында»
исемле романы 1 моннан йөз
ел элек казакъ даласында
булып узган әнә шул
фаҗигале хәлләрне сурәтләү
белән башланып китә, һәм бу
прологны әсәрнең ни көчле, иң
оста язылган урыннарыннан
берсе дияргә була.
Романдагы төп вакыйгалар
инде безнең көннәрдә—
кайчандыр ташланган, кнбеп-
көеп хәрабә хәленә килгән
Кукчәтау даласында «Алка
күл» совхозы төзелә башлаган
көннәрдә — бара. Анда чирәм
жир күтәрүчеләрнең катлаулы
характерлары, фидакарь
хезмәте күрсәтелә. Әсәрдә
тасвирланган шул вакыйгалар
уртасыннан Сәет Батталов
белән Гайшәнең катлаулы, бик
гыйбрәтле һәм фаҗигале
язмышы үтә.
Күп еллар элек Сәет белән
Гайшә бер институтта
укыганнар, яратышып өй-
ләнешкәннәр. бергә яши
башлаганнар. Ләкин хәвефле
еллар башланган. Бер дә
юкка, нахакка гаепләп, Сәет
Батталовны ' Ибраһим
Салахов. Кукчәтау
далаларында Роман
Татарстан китап нәшрияты.
1965 ел. кулга алалар. Шул
вакыйгалардан соң 18 ел
вакыт үткәч. Сәет белән
Гайшә яңадан очрашалар. Тик
хәзер инде һәркайсының яңа
семьясы бар.
Үзенең бу ике героен язучы
май уртасында, һич тә
көтмәгәндә купкан буранлы
төндә очраштыра. Бу —
тикмәгә түгел, анда бер
символик мәгънә бар. Чыннан
да. бер-берсен бөтенләй
оныта ал.масалар да. еллар
үтү белән йөрәк яралары
төзәлә барган һәм. үзләренең
хәзерге язмышы белән
килешеп, шактый тыныч яши
башлаган Сәет белән
Гайшәнең күңелләрендә кинәт
яңадан кабынган хис ләр дә
шул язгы төндә купкан давыл
кебек бит. Ләкин язгы буран
озакка сузылмый. басыла,
табигать тына. Тик Сәет белән
Гайшәгә күңел тынычлыгы
яңадан кайтырмы, юкмы?
Сәетнең биографиясендә,
язмышында авторның үз
биографиясенә, үз язмышына
охшаган яклар күп. Бу
образның Гайшәгә караганда
җанлырак, тулырак
бирелүенең бер сәбәбе лә
шундадыр. бәлки. Үзен күргән,
үз башыңнан кичкән хәлләр
әдәби әсәрдә аеруча
ышандыргыч чыгалар бит. Тик
Сәет турында сөйләгәндә, бу
образ исеменнән авторга бер
үпкә белдерәсе килә: «Минем
ак. саклыгымны нигә һаман
искә төшерәсең?» Дөрес. Сәет
лагерьда чакта аягын
югалткан, хәзер ул протез
белән, сул ягына ава тө шеп
йөри. Кайберәүләрнең үзенә
генә хас бер гадәте, холкы
була. Һәм шуны әдәби әсәрдә
теге яки бу образны
тулыландыручы,
төсмерләтүче уңышлы деталь
итеп бирергә мөмкин Ләкин
биредә бөтенләй башка нәрсә.
Аяксыз булу — Сәетнең
бәхетсезлеге, физик
кимчелеге Һәм ул хакта бер-
ике мәртәбә әйтеп китү дә
җитәр иде. Югыйсә аиын бу
физнк кимчелеген күп
кабатлау күңелдә авыр тәэсир
калдыра. ничектер. Сәетне
мес- кенәйткән төсле була.
Хәлбуки. Сәет Батталов
мескен түгел. Күзгә ташла-
нырлык геройлык күрсәтмә- сә
дә. шактый авыр шартларда
ул сыгылып төшми. Карап
торырга шундый юаш. шыпырт
күренсә дә, көчле ихтыярлы
кеше ул. Эштә дә үзе дөрес
дип тапкан карашны үткәрә
белә.
Ә менә Гайшә образы ни-
чектер тоныграк чыккан кебек.
Аннан сон, Гайшәнең иреннән
ваз кичүе дә күңелдә аңа
карата симпатия уятмый.
Дөрес, ул елларда Гайшә
кебек хатыннар да булмады
түгел, булды. Ләкин андыйлар
бик сирәк иде. Ә гомумән
күпчелекне алганда, «халык
дошманы» днп кулга
алынганнарның хатыннары
искиткеч ир йөрәкле бул-
дылар, ахырынача ирләренә
турылыклы булып калдылар.
Эшсез, ач-ялангач калганда
да. төрлечә кимсетелгәндә дә.
ирләреннән ваз кичүне
уйларына да китермәделәр
алар. Араларында бер генә
түгел, берничә бала анасы
булганнары да күп иде.
Чыннан да. ихтирамга лаеклы
хатыннар алар!
Аннан. Гайшә кызы Зәйтүнәгә
атасының кем булуын да
әйтми. Сәетнең авыр язмышы
турыңда да сөйләми. үзенең
кызы барлыгын икенче ире
Тояк Бөр- кетбаевтан яшерә.
Шундый хәл мөмкииме?
Мондый очракта кешенең
характеры нинди булу зур
роль уйныйдыр. Ләкин, ничек
кенә булмасын, еллар буе шу-
лай Гайшә кебек яшәр өчен
бик көчле ихтыярлы булырга
кирәк. Тик әсәрдә автор,
никтер, Гайшәгә ар
тык аз урын биргән. Анын кызы
Зәйтүнә белән бәйләнеше дә
бары бер хат аша гына
күрсәтелә. Хәлбуки. Гайшә
образын тулырак бирергә бик
мөмкин һәм кирәк тә иде.
«Алка күл» совхозындагы
вакыйгаларга, кешеләргә
килсәк, анда чирәм жнр күтәрү
эшендәге кыенлыклар һәм
аларны жинеп чыгу
моментлары тормыштагыча
тасвирланган. Симка-Сема-
фир. Иргали Арсланов.
Каракүз. Вера. Впвдичлаэ
жанлы кешеләр булып күз
алдына килеп басалар.
Тик менә «Кара мәчеләр»
вакыйгасы кирәк иде микән?
дигән сорау туа. Кызы, өчен
генә кертелгән кебек тоела ул.
Элекке карак Симка-
Семафориын шулай тнз
төзәлеп китүе, бәлки,
аиторнын үзенә лә бик үк
ышандыргыч тоелмагандыр.
Әгәр шулай икән, үзе- йен
шиген бетерер өчен, язучыга
бүтән юл эзләргә кирәк нде.
«Күкчәтау далаларында»
романы турында сүз барганда.
андагы тагын бер үзенчәлекне
әйтми үтү мөмкин түгел.
Тугандаш казакъ халкына,
хәтта шул халык яшәгән
далаларга, тауларга гашыйк
ша.ынрь тарафыннан язылган
әсәр бу Андагы жырлар. үлән-
нәр. легендалар, мәкальләр
әсәргә үзенчәлекле бер яң-
гыраш. казакъ халкына хас
үзгә бер пафос алып киләләр.
Ак күбек күперенә көмеш суда.
Сылу кыз шул күбектән битен
юган.
Бер дә тыныч, бер дә шау-шу
күлнен өсте.
Серле әкият менә инде шунда
туган—
Китап түгел, ул әкият
мирас калган. Бер буыннан
бер буынга күчеп барган.
Картларның бәян кылган
әнгәмәсен Сонгылар. тынлап
торып отып алган.—
дип башланып киткән
«Күкчәтау» жыры да. Сары
арканы мәдехләгән үләндә,
башкалар да һәркайсы үз
урынына ятышып тора.
Салаховнын охшатулары да
шулай ук үзенчәлекле,
кызыклы. Ходайбиргән карт
турында язганда. анын
бармакларын катып калган
саксаул ботакларына охшатуы
да бик табигый, ягышлы «Авыр
болытлар һаман әле ябага йон
төсле салынып өстерәләләр».
ди икенче бер урында автор.
Кап-кара сырма бәрхет булып
сузылган кырнын. кояшта
жылыныл. тирләп, парланып
ятуы да бик жанлы күренеш.
Язучынын ур өстендәге ак
ташны тезләнеп яткан куйга
охшатуы да казакълар өчен
бик табигый нәрсә
«Казан утлары» журна- лынын
1966 елгы 7 санында басылган
«Колагир» исемле хикәясендә
И. Салахов ижатынын 6v үзен-
чәлеге тагын да ачыграк
күренә. Каззкъ халык әдә-
биятында күренекле урын
тоткан шагыйрь һәм көй
чыгаручы Акан Сире исеме
белән бәйләнешле «Колагир»
легендасына нигезләнгән бу
хикәя үзе дә гүзәл легенда
рухында язылган. Акан
Сиренен кайбер үләннәре дә
бирелгән анда Шулар
арасыннан:
Туры атны иярләп менсән иле.
Өке тагып юргалатып йөрсәң
иде.
Кызлы авылның нәкъ
түшеннән төн буенча Иркән
өчен янып-көеп йөрсән иде.
Сүз салып жиңгә аша иркә
жаига, Кордаш кызын белән
уйнап-көлсән иде.
Ишарәләр, ымлар белән сүз
кузгатып. Кыз серен
жингәсеннән белсәм иде——
дигән үләне аеруча ошады
мина.
Әле күптән түгел «Азаг хатын»
журналында (1966 ел. № II) И.
Салаховнын «Төн кызы»
исемле таын бер легендасы
басылып чыкты. Гажәп матур
легенда! Ьу талантлы
язучынын ижаты турында
уйлаганда, озак вакытлар
авыр ташлар белән бөчлеп
торганнан сон. ниһаять. юлы
ачылып, ургылып ага баш-
лаган чишмә күз алдына килә.