ХАТЛАР АКТАРГАНДА
Редакциягә бик күп хатлар килә. Аларнын
күбесе поэзия белән кызыксынган кешеләрдән
һәм үзләре шигырь язучылардан була. Бу,
әлбәттә, беренче нәүбәттә, халкы- бызнын
шигъри әсәрләргә булган традицион
мәхәббәте турында сөйли Татар халкы элек-
электән, бишектән алып, җырлар, бәетләр
белән тәрбияләнеп үскән. Шу на күрә дә ул
лирик җанлы, монлы. фидакарь. эшчән һәм
тормыш сөючән.
«Жилсез яфрак селкенми», дигәннәр
борынгылар. Әгәр дә поэзиябезнең халыкны
дәртләндерә, рухландыра һәм дулкынландыра
торон хосусияте булмаса, аның шифалы җиле
күңел кылларын тибрәтеп исмәсә, мәктәп
яшендәге балалардан алып ак сакаллы
картларга кадәр поэзия белән дәртләнмәс иде.
Бу дәрт, язмалар нинди генә сыйфатта булуга
карамастан, кешенең үз хисләрен җырга,
шигырьгә салып әйтеп бирүгә омтылуы
ягыннан гына чыгып бәя биргәндә дә бик
күркәм хәл.
Сонгы елларда без. яшьләрнең үз жур-
наллары булмавын искә алып, мөмкинлек-
ләребез бик чикләнгән булса да, «Казан ут-
лары» битләрендә «Яшьләр иҗаты» дигән
рубрика астында яшь талантларга шактый зур
урын биреп килдек, һәм журнал киләчәктә дә бу
изге эшкә үзснен игътибарын киметмәячәк.
Яшь шагыйрьләрнең автобиографиясен,
рәсемен һәм шигырьләрен урнаштыру уку-
чыларыбызны әдәбиятның яна кадрлары
белән аларнын беренче адымнарыннан ук
таныштырып барырга ярдәм итсә, сәләтле
яшьләребезне үсү юлында рухландырып,
канатландырып җибәрергә булыша торган
чараларның берсе булып та зур хезмәт
күрсәтә.
Шушы уңай белән, сонгы вакытларда,
поэзия бүлегенә биографияле хатларның
ешаюы гажәп хәл түгел. Ул хатларда күпләр;
«Кадерле редакция! «Казан утлары»н- та
яшьләр иҗатын биреп баруыгыз мина бик
ошады. Менә мин лә шигырьләр яздым.
Журналда файдалануыгызны үге- нәм...» дип
язалар. Шунда ук автобиография һәм рәсемнәр
дә теркәлгән була. Хыялын теләк, тылсымлы
өмет белән тулган бу хатларда барысы да бар.
тик. кызганычка каршы, күп вакытта, ин мөһиме
— шигыре генә булмый . Ә бит үзеннен
рәсемен, био- графнян белән күпләрне
таныштырыр өчен ин элек аларга нәрсәдер
бирергә, аларны үзеңнең һөнәрен белән
таныштырырга кирәк. ягъни беренче нәүбәттә
әсәрләрен — шигырьләрен шул син үзеңне
таныштырырга теләгән күпчелек кабул итәр
дәрәҗәдә әйбәт, өметле, талантлы булырга
тиеш. Менә бу яктан инде күп кенә хатларда
аның авторынын мәсьәләне анлап һәм уйлап
җиткермәве, ашыгу, кабалануы сизелеп тора.
Юкса журналыбызда шигырь ләре чыккан яшь
шагыйрьләрнең берсе дә безгә
биографияләрен һәм рәсемнәрен үзләре
тәкъдим итмиләр. Ә без редакциягә килгән
йөзләгән хатлардагы шигырьләр арасыннан
бер-нке сәләтле яшьңе табып, аларнын ин
уңышлы дип саналган шигырь ләрен саплап
алып, шуннан соң гына рәсем һәм
белешмәләрен үзебез соратып алдырабыз.
Редакциягә килгән барлык әйберләрне дә
журналда басып чыгару мөмкин булмаган
кебек, шигырьләр җибәргән һәрбер авторга
аерым-аерым консультацияләр язып, киң
күләмдә киңәшләр бирү дә редакция
шартларында мөмкин түгел.
Безгә язышкан кешеләрдә шигырь язу
дәрте бик көчле булуын әйттек. Әйе, дәрт бар!
Ләкин аның шул дәртне эшкә ашырырлык
дәрманы да булырга тиеш бит. Без түбәндә
менә шул турыда әңгәмә алып барырга, килгән
хатлар эченнән берничә үрнәк алып, шуларга
тукталып үтәргә һәм шулай итеп монда исеме
күрсәтелмәгән, мона кадәр язган һәм язачак
бик күп иптәшләргә журнал аша җавап бирергә
булдык.
Хәзер турыдан-туры хатларның үзләренә
күчик. Менә Пятигорск шәһәреннән иптәш
Яраев хагы (ана без шигырьләре арасыннан
яраклы бер әйбер дә таба алмавыбыз турында
язган идек):
«...Хатыгызны алдым. Игътибар өчен
рәхмәт Мин тырышам, киләчәктә дә тыры-
шырмын ... Сезнең сүзләргә ышанам. Менә
сезгә берничә әйберне җибәрәм... Сез аларга
журналның бер почмагыннан урын бирегез...
Сез минем шул кечкенә теләкне үтәсәгез,
минем өчен зур файда итәр идегез, миңа яна
канатлар үсәр иде...»
Күрәсез, яхшы ният, яхшы теләк. Хәзер
инде шигырьләрен күздән кичерик. Хатта дүрт
шигырь килгән. Алар шигырь булу ягыннан
берсе берсеннән ерак китмәгәннәр. Менә
шулардай «Яшь дустыма» дигәне. Ул монда
тулысынча китерелә;
«Син алмаз җирендә тудыя.
Синен холык асылташка кардәш, пар
кыен эшне син булдырасын. Нык күкрәктә
тибенә йөрәген.
Яна укышка омтыл, яшь ватандаш, һич
армыйча тнк алга атла, Асылташ
бөгелми, аны бел, Яшенлә, давылда
адашма юлда, Кыенлыкта дустына ярдәм
ит».
Беренче юлда иптәш Яраев яшь дусты-
ның азат иллә, гүзәл совет Ватанында туганлы!
ы турында әйтергә тели. Ләкин шуны «алмаз
илдә тудың» дип әйтү белән укучының күз
алдына Ватан образы басамы? Юк. әлбәттә.
.Монда фәкать кемнеңдер чыннан да алмаз
чыга торган җирлә тууы турында сүз бара кебек
Димәк, чагыштыру уңышлы түгел, әйтергә
теләгән әйбер ачылмаган, автор үз максатына
ирешә алмаган.
Икенче юлдагы холыкны асылташка
кардәш, дип әйтү дә укышсыз Бердән, холык
асылташка кардәш була алмын, аның әле
асылташка охшаш булуы момкин Анда да ул
кирәгеннән артык купшы, җансыз чагыштыру
булыр ите.
«Асылташ бөгелми, аны бел», дигән юл
да сәер тәэсир калдыра. Ничек инде асылташ
турында «бөгелми» дип әйтергә мөмкин? Таш
биг чатный яки ватыла гына ала. Фикерне дөрес
һәм анлаешлы итеп әйтеп бирер өчен сүзләрне
урынлы куллана белергә кирәк.
Кулъязманың башка өлешендәге: «кыен
эшне булдырасың», «яна уңышка омтыл»,
«армыйча алта атла», «юлдан адашма» һәм
.«кыенлыкта дустына ярдәм ит» дигән җөм-
ләләр шигырьгә бернинди мөнәсәбәте бул-
маган коры сүзләрдән торалар. Алар күп нәрсә
турында сөйләргә теләсәләр дә, берни дә
әйтмиләр, җанта кагылмыйлар, йөрәкне
җилкендермиләр. «Алмаз», «асылташ» һәм
шундый ялтыравык сүзләр тезмәсе белән генә
шигырь килеп чыкмын. Шигырь сүзләрдә
гадилекне, җыйнактыкны һәм аларны урынлы
куллануны, обраэлы- җанлы әйтүләрне таләп
итә Моннан тыш әле шигырьнең ритмы,
рифмалары, үлчәве, бер камилләшкән
формасы да булырга тиеш. Ә тот арыда
китерелгән мисалда без аларны да күрмибез.
Монда фәкать тел ярлылыгы, шигъри сәләт
булмавы ярылып ята. Шигырьдә аз сүз белән
күпне әйтеп бирә белү, монын өчен телнең бан
булуы шарт. Телне баетыр өчен күп укырга,
тәҗрибәле шагыйрьләрдән өйрәнергә кирәк.
Сарман районыннан Габиди иптәш тә
безгә бик еш шигырьләр җибәрә. Ул шигырь
техникасын яхшы үзләштергән, рифма өчен
аваздаш сүзләр табуны да белә, үлчәүне дә
саклый, ритмны да тоя. Хәтта куп вакыгта
сүзләр дә урынында һәм җөм.и дә дөрес. Ләкин
Габиди иптәш күбрәк кабатланган, моңа кадәр
күп әйтелгән әйберләр турында яза. Эзләнү,
үзенчә игеп әйгү, шигъри материалларны
укучыга янача итеп ачу, сурәтләүләрне ул
үзенә бурыч игеп кунмый. Бер-ике мисал киге-
рик. «Хыял» дигән шигыренсн икенче стро-
фасында ул:
«Хыял!
Синен белая юлга чыгам.
Гөяләр өзәм.
Шул гөлләрдән букет тезәм.
Аны дуска бирәм,
Елмаюлы йөзлә
Яна шатлык күрәм».— ди.
Бу «гөлләр өзәм». «букет тезәм» лар инде
ни гомерләр, ничәмә-ничә шагыйрьләр
тарафыннан әйтелгән, таушалган сүзләр һәм
рифмалар! Ә нинди мәгънә бар сон бу
строфада? Нәрсә әйтергә тели сон автор?
Нинди тирән фикер яки тәкирле вакыйга бар
сон монда? Кызганычка каршы, төче телле,
зәгыйфь юллар гына бит болар.
Ә «Көтеп алам» шигырен Габиди иптәш
давыллы, яшенле көндә, кыялар ишелгәндә дә
бөркетләрнен исләре китмичә бәла очырулары
турында сөйләү белән башлый. Монда автор
үзе дә белмәгән әйбергә ышандырырга
тырыша. Бөркет һич тә балаларын беренче кат
канат язарга—өйрәтергә давылга чыгармый.
Хәер, монысына күз йомып үтик ди. Ә сон бу
күпләр тарафыннан шушындый ук итеп
җырланган бөркетләр һәм давыллар
турындагы юлларның хуҗасы нәрсә әйтергә
тели? Менә ул үзен шул бөркетләр белән
чагыштырып ничек ди:
«Мин дә
Давыл килсә йөгереп тышка чыгам. Ана
каршы барам.
Юк. яшисе килми чышгым гына. Аны
көтеп алам...
Яшен атса — Көлеп каршы алам.
Күкрәк киереп сулыйм _»
Боркетләрнек стихия белән көрәшүләре
нинди дә булса берәр ихтыяҗдан, котылгысыз
шулай кирәк булганлыктан килә. Бу табигын
хәл. Ә менә үз акылындагы кешенең давыл ты
янгыр килгәндә, токтомалдан тышка йөгереп
чыгуы уйлап чыгарылган хикмәт, ясалма әйбер
генә. Бу юллар бу килеш укучыны символик
мәгънә эзләргә дә юнәлдермиләр. Ә инде яшен
аткач «күкрәк киереп суларга» да, «көлеп
каршы алырга» да мөмкинлек калмый лабаса.
Менә мондый уйланмаган, баштанаяк ясалма
нигезгә корылган әйбер кешене ышандырмый,
шуна күрә дулкынландырмый да. «Телен ни
әйткәнне колагын ишетсен», дигәндәй, әйтергә
теләгәненме шигырь юлларына үлчәп, уйлап,
ачык итеп тезәргә кирәк
Пермь өлкәсеннән Ергнзов иптәш рслак-
ниягә үзенен шигырьләр иэган дәфтәрен
җибәргән иде. Ул дәфтәрдәге язмалар, ни-
гездә, менә шушындый юллардан тора.
«Я, туганым. Торма катып. Кошчык кебек
Авызын ачып.
Ханын биреп Эшлә, туган,
Кызганмыйча
Көчен булган.
Шуннан сина
Килер данлык.
Горурланып
Мактанырлык.
Күрәбез, бу шигырь юмористик планда
язылмаган. Монда көчне кызганмыйча эшләү,
дан горурлык турында сүз бара. Ләкин шундый
пафослы әйбердә «торма катып», «авызын
ачып» кебек мөрәҗәгать итү бик сәер яңгырый.
Шигырьнең настрое- ниесына карап аның
сүзләрен дә сайлый белергә кнрәк шул.
Аннан шул ук строфада «кошчык кебек
авызың ачып» диелә. Кошка авызы ачык булу
хасмы? Аның авызы һәрвакыт ачыкмы? Юк.
әлбәттә. Ләкин «карга кебек ачык авыз» дип
әйтәләр. Монда инде бөтенләй башка эш. Бусы
Крылов мәсәленнән алынган. Төлке хәйләләп,
син матур сайрыйсың, дип карганың авызын
ачтыра да жнргә төшкән сыр кисәген алып
ашый. Бу инде бөтен халыкка билгеле һәм
халык мәкаленә әйләнеп киткән әйбер. Болай
диюгә ачык авыз кешенең халәте сурәтле
булып күз алдына баса. Ә «кошчык кебек
авызың ачып» дию бернәрсә дә әйтми.
Икенче строфада, булган көчеңне кыз-
ганмыйча, күңел биреп эшлә, дип әйтәсе
урында, автор, «туган» белән «булган»ны
рифмалаштырыр өчен, «...кызганмыйча көчен
булган» дип язып җөмләнең билен шундый
итеп сындыра, нәтижәдә берни дә
аңлашылмый. Шунда ук «жаның биреп» дигән
урып да бар. «Җан бирү» үлем төшенчәсе
булып халыкка кергән бит инде ул. Бу урында
«күңел биреп» яки «жан салып» дияргә кирәк
иде. Соңгы строфадагы «данлык»та сүз бозу,
«дан» сүзен гарипләндерү генә. Болар барысы
да шул бичара тел аксаклыгы, ярлылыгы нәги-
жәсе.
Шулай итеп, бу дәфтәрдәге шигырьләр- гә
бездән жавап алгач, иптәш Ергнзов тагын
мондый хат җибәрде:
«...Сез мина шигырь язу буенча бик күп
киңәшләр бирә алырсыз дип уйлыйм. Минем
шигырьләргә карата булган сезнен «йомшак»
дигән суз бик дөрес... Әгәр мин укыган татар
әдәбиятын саный китсәң, куллардагы
бармакларның яртысы артып калачак... Рус
телендә кызыклы, мөһим әсәрләр бик күп
очрый. Шуларны татар теленә тәр- жемә итүдә
минем яраклылыгым килеп чыкмас микән?
...Тәрҗемә буенча эш кылганда да минем
каләмем әз генә булса да шомара төшәр иде
дип өметләнәм... Сез шул яклап мина ярдәм
итә алырсызмы? (Эш бирү ягыннан)».
Кайчакта мондый хатларга беркадәр
аптырап та каласың. Хатның кыскартып
алынган эчтәлегеннән күренгәнчә, иптәш
Ергнзов безнең «шигырьләрегез . йомшак»
дигән җаваптан да канәгать, теленең яр-
лылыгына бармак белән санарлык дәрәҗәдә
әдәбиятыбызны аз укуы сәбәп икәнлеген дә
әйтә һәм, ниһаять, русчадан татарчага әдәби
әсәрләр тәрҗемә итеп, шунын белән телен
камилләштерергә мөмкиндер дип уйлый. Бу,
әлбәттә, ялгыш караш. Чит телдән татарчага
тәрҗемә итәр өчен һичшиксез үз телеңне —
татар телен бик яхшы белергә, аның үзенә хас
булган нечкәлекләрен тирәннән аңларга,
тоярга, талантлы тел остасы булырга кирәк.
Юкса тәрҗемә ителәчәк тел тәэсиренә
бирелеп, сукыр килеш сүзгә суз тәржемә итеп
бик кызганыч хәлгә калуың, татар сүзләре бе-
лән русча җөмләләр төзеп «чыктым аркылы
күпер»ләр белән ике телне дә рәнҗетүең
мөмкин. Телне шомарту, камилләштерү өчен
фәкать үз әдәбиятыңны күп укырга, укырга һәм
укырга кирәк!