ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ
дәбиятыбызның күренекле вәкилләреннән берсе Гази Кашшафка 60 яшь тулды. Гази Кашшаф (хәер, бер ул гына түгел, ә бүгенге «алтмыштагы- лар» барыбыз да) әдәбиятка утызынчы елларда килде.
Бәләбәй педтехникумы фатихасын алып Казанга ашкынган мыексыз һәм кәләшсез яшь егет, педагогия институтында укыган көннәрендә үк, әдәби хәрәкәткә бай тормышка беренче адымнарын ясый...
Шул көннәрдән алып узган вакыт эчендә Гази Кашшаф үзенен бик күп хезмәтләре белән әдәбиятыбызны тагы да үстерү, данын күп милләтле Ватаныбыз чикләреннән ары — башка илләргә дә җиткерү эшенә билгеле бер өлеш керткән әдип.
Әдәбият кешесенең эш-хезмәт юлы шундый бит ул! Язасың, иҗат итәсең, яңадан-яна әсәрләр тудырасың, тудыру газабының ләззәтен һәм газабын кичерәсең, янасың-көя- сең. Шуның өстенә тагы, бәхетле язмыш буенча, җәмәгатьчелек эшенең ару-талу белмәс тырышчанына әйләнәсен, яшь буынны тәрбияләү кебек гаять гүзәл бер миссияне үтәү бәхетенә дә ирешәсең. Еллар уза тора. Узган елларның юллары маңгай өстендә үз буразналарын сыза тора, чигә төпләрең кырау суккандай көмешләнә һәм, ниһаять, шундый көн килеп җитә: туган халкың, хезмәтеңне зурлап, хөрмәт белән исемеңне телгә ала, рәхмәтен әйтә.
Менә шундый дулкынландыргыч тантана көннәрендә синең үзеңә генә билгеле, үзең генә кичергән эчке хисең — канәгатьләнүгә дә, горурлыкка да охшый язган хисең—кинәт синдә сагаюга охшаш икенче бер хисне дә уята. Әнә шул чагында синен үзенә генә: «Халык хөрмәтенә, халык рәхмәтенә лаек булырлык хезмәт күрсәтә алдыммы соң мин?» кебегрәк эчке борчылу авазы ишетелеп уза.
Л1нн моны үз башымнан гына түгел, ә халык зурлавын күргән замандашларымның барысы да үз башларыннан кичерүенә бик нык ышанудан әйтәм. Чөнки бу безнең ише Октябрьда туып, Октябрьда күтәрелеп чыккан совет кешеләренең барысы өчендә уртак сыйфат.
Һәм менә шундый эчке борчылулы минутларыңда эшләгән эшләрең, башкарган хезмәтләрең, күңел экраныңда кнно тизлеге белән уза башлый һәм, уза торгач, кинәт күңелең яктырып китә синең. Баксаң, чын мәгънәсендә халык хөрмәтенә лаек булган әйбәт кенә эшләр башкарып та куйгансың икән. Әйе, дисең син күңелең яктырган бу минутларыңда, мин үземнең халкыма шушы, бары тик шушы хезмәтемне күрсәтер өчен генә дә әдәбиятка килергә риза булыр идем... Әле генә сине борчыган теге эчке тавышның кайтавазы шунда ук юк була.
Ә
Гази Кашшафнын кырык еллык әдәби, педагогик һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге- неи сонгы ун елында Муса Җәлил васыятен утау буенча көч куйган иҗади эше әнә шунлый хезмәтләргә керә. Укучыларга мәгълум булганча, бу купкырлы хезмәт әдәбиятыбызны «Муса Җәлил» исемле дурт йез илле битле монографик очерк белән баетты. Бу китап бугенге яшь буынны коммунизм рухында, Ватаныбызга Муса Җәлнлчә бирелгәнлек сафлыгында тәрбияләүдә бик кирәкле хезмәтне үти һәм киләчәктә дә үтәр. Шушы узе генә дә күренекле әдибебезне алдагы эшләргә тагы да дәртләндермәс тә, тагы да илһамландырмасмыни?!
Әллә инде без «алтмыштагылар» шундый бер бәхетле буын булдык димме, бик тиз генә тынарга чамаламыйбыз, Туфан әйткәнчә:
Бездә әле дәрман,
Бездә әле жегәр житәрлек. Әле тагын берәр ярты гасыр Әһ тә итми гомер итәрлек!
Гази Кашшаф та әнә шундый «алтмыштагылар»нын берсе. Филология фәннәре кандидаты буларак, ул гыйльми институт эшләрендә катнашырга да. В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетынын өлкән укытучысы сыйфатында лекцияләр укырга да. «Казан утлары» редколлегиясе члены тәртибендә калын-калын роман. повесть кулъязмалары белән танышырга да, тәнкыйтьче, язучы буларак, үз ижаг эшләрен дәвам иттерергә дә. партия члены буларак, партия тапшыруларын үтәргә дә, кыскасы, өстери алганча төягән йөкне өстерәргә дә әзер торган, ару-талу белмәс кеше ул.
Гази Кашшафнын әлеге шул санап киткән гражданлык сыйфатларының нигезендә бик кешелекле бер сыйфат ята. Бу — тыйнаклык.
Менә дуслыгыбызга кырык елдан артык гомер узды инде, моның ише сабыр, тыйнак кешене бик сирәк очраттым дисәм һич тә арттырып әйгу булмас.
Шундый деталь истә калган. Гази Кашшафнын 50 еллык юбилее унаеннан уздырылган аш мәҗлесендә, мәрхүм Әхмәт Фәйзи, берсеннән-берсе күнелле һәм тапкыр тостлар әйтә торгач, Гази Кашшафка карата:
— Син. дускай, үзен бик әйбәт кенә кеше болай, тик бер җитешмәгән ягың бар — артык тыйнак! — дигән иде.
Әйе, Гази Кашшаф тыйнак кешеләрдән ул. Мин моны тагы бер кат шушы мәкаләне язганда күрдем. Мина Муса Җәлилнең авыр сугыш угы эчендә рус телендә язып калдырган васыятен кабат карап чыгу кирәк иде Кулыма Гази Кашшафнын әлеге китабын алдым.
Васыятьнең өченче абзацында менә болай язылган:
<В случае моей смерти сбор всех моих рукописей, стихов, песен, поэм, рассказов, пьес, эпиграмм, критических статей, дневников, писем, как в черновом виде, так ив виде беловиков, завещаю и доверяю моему лучшему другу, критику и писателю, члену ССП тон. Кашшафу Гази (астына мин сыздым).
Гази Кашшаф исә үз китабында бу васыятьнең шушы өченчесен алмыйча, кабатланганга күрә беркадәр гади әйтелгән бишенче абзацын тәрҗемә итеп бирә:
«Әгәр дә мин үлә калсам, минем барлык кулъязмаларымны җыюны һәм үз карамагында чыгаруны... иптәш Гази Кашшафка тапшырам...»
Әле бу абзацта да Мусаның: «Үземнең барлык иҗатымны һәм әдәби мирасымны узе каравынча, үз комментарийлары белән матбугатта чыгаруны ана тапшырам», кебек тирән ышаныч тудыртан сүзләренә кыскартулар ясый.
Гарәпләрдә бер мәкаль бар: «Дустыңның кем булуын әйт, мин синең үзеңнең кем булуыңны әйтеп бирермен».
Әгәр дә бу юлы да юбиляр белән бер табында очрашырга туры килсә, өлешемә төшкән тостны болай әйтер идем мин:
— Гази дус! Алдагы иҗат юлыңны да халкыңа хезмәт итү бәхетен кичереп яшә. Иртәгә дә бүгенгедәй хезмәт сөйгән тыйнак замандашларыбызның берсе бул! Аргык тыйнак булуың да зарарсыз. Штндын әйбәт сыйфатның кешедә аз булуына караганда артык булуы әйбәтрәк, чөнки, тыйнаклык ул кеше күрке, диләр ич.