Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ ИДЕК ҺӘМ КЕМ БУЛДЫК

Гайнулла Курчаков, Галимҗан Насыйров

«Ульяновск губернасынын берничә авылыняа зур янгыннар булып, алты йэзгә якын ей. бик күп терлек янды.
Шулар эченлә Зирекле күлдә (Кәшәдә) 278 хужалык каккан казыксыз да калган»
Ике-ач юлдан торган бу кыска хәбәрнең никадәр күп кайгы-зарны эченә алуын бары тик шул янгын бәласенә дучар булган кешеләр генә бөтен тирәнлеге белән аңлаганнардыр. Әйе, хәсрәт чыннан да зур иде.
1927 елның язы бин коры килде. Игенче агайлар ни турында гәп кузгатмасыннар, әңгәмә шул корылыкка килеп тоташа иде.
Менә шундый көннәрнең берсендә, июнь башларында, йөрәк өзгеч тавыш белән «Янгын!» дигән аваз салдылар. Ул да булмады, Зирекле күл авылының нәнъ үзәгеннән кызыл телле ялкын аралаш кара төтен күтәрелде һәм, абайларга өлгергәнче, салам түбеле бүтән каралтыларны да ут чорнап алды.
Щил көчлерәк исә башлады. Өстендә чагында сүндереп булмасмы, дип маташкан халык, бертөрле дә нәтиҗә булмаганны күреп, уз хуҗалыкларын коткарырга таралып бетте.
Авыл урамнары ярдәм сорап кычкырган авазлар, терлек-туар мөгрәве, балаларның йәрәк өзгеч елау тавышлары белән тулды. Берәү актык өмете булган атын абзардан чыгармакчы булып иза чигә. Ә ат тезген башына асылынган хуҗасын өстерәп артка чигенә. Ут инде салам башлы абзарга якынаеп килә. Хуҗа өстерәвендә дәвам итә. Ләкин ат чыкмый, уттан куркып ут эчендә кала...
Күл кырыенда янгыннан санлап калу өчен өеп куелган йорт җиһазлары яна.
Менә кичке эңгер-меңгер җитә. Урамнарда пыскып яткан утлы күмер өемнәре тезелеп киткән. Кемнәрдер йөгерә-йегерә бала-чагаларын эзли. Икенче берәүләр, ышыкланырга урын таба алмыйча, әле кичә генә гөрләп торган өе урынына, нигез туфрагына ятып уйга калган.
Зйтергэ генә җиңел, ярты көн зчендә 278 йорт кара күмергә әйләнде. Аның өс- тенә күпме мал-туар юкка чыкты.
Зирекле күл (Кәшә) халкы шушы дәһшәтле вакыйгадан соң кайсы кая таралып бетәр, шулай итеп авылның гомере киселер кебек иде.
Авылның тарихын белгән картрак кешеләр:
— Зирекле күлнең 278 ел гомер итеп мондый ук бәлага тарганы юк иде әле,— дип сөйләделәр шул вакытта.
' «Правда» газетасы. М? 3670 (22/VI-1927 ел).
Авылның яшэган яше белән янып киткан йортлар санының туры килүе терпе уйдырмаларга сабапче булды. Берәүләр моны яхшыга юрадылар, бүтәннәре — яманга...
«Совет хөкүмәте бәлагә дучар булган кешеләр турында онытмады. Ульяновск губернасына җибәрелгән махсус комиссия тикшергәннән сон, янучыларга ярдәм кулын сузды».
(«Правда» газетасы. 25/VI-1927 ел).
Авыл әкренләп аяина баса башлады. Халыкның бер өлеше, җир азлыктан, гомер буе иза чигүдән котылып булмасмы дип, Ульяновск губернасы Павлов районына урман кырыена күчеп утырды.
Урамнар бераз гына киңәйтелеп, яңа авыл, яңа Зирекле күл калыкты.
Хәйләкәррәк хуҗалыклар кибет ачып сәүдә итәргә кереште, атсызлар атлы булу ягын юнәттеләр. Ләкин... тормыш әкренләп юлга салына башлаганда, 1930 елда яңадан зур янгын булып, өлгертеп кенә кергән яңа өйләрнең йөзләбе тагын янып нитте.
Нәкъ шушы елда аерым хуҗалык булып яшәү яхшыга алып бармаганын аңлатып, коллектив хуҗалык төзүгә өндәп, авылга агитаторлар килде.
НЗП дәверендә төрле юллар белән «баеп» киткән кайбер игенчеләр колхоз төзү турындагы бу киңәшләргә салкын карасалар да. ярлы халык, аерым торудан күңеле кайткан халык, «Ни күрсәк та ил белән күрербез» дип, колхозга язылырга ашыктылар.
һәм алар ялгышмадылар...
Ульяновск шәһәреннән Буага таба илле километр төньякта, Зөя буе үзәненә урнашкан бик зур татар авылы ул хәзер. Авылның көнчыгышында очтан очка Зирекле күл сузылып ята. Вянке, тал белән каймаланган күл тирәсендә тезелеп ниткән калай, шифер түбәле яңа өйләр, авылның көньяк очына, колхозның алма бакчасына барып тоташалар.
Авылның үзәгендә электростанция, радиоузел, больница, сельпо, яшелчә киптерү заводы, клуб, аның күршесендә шәһәр тибында салынган ике катлы культура сарае, урта мәктәп, ике китапханә, биш магазин, политик агарту йорты, коммутаторлы элемтә бүлеге, саклык кассасы, колхоз правлениесе бар. Көнбатыш ягында — шлак- бетоннан корылган биналар, анда — төрлекчелек фермалары. Аннары гараж, машиналар паркы...
Кичләрен авылда элөнтр утлары кабына. Аның алтын нурлары Зирекле күлдә чагылып, тылсымлы күренеш хасил итәләр. Урамда җыр, гармун тавышлары яңгырый. Авылдан бор-ике чакрым гына арырак Казаннан Волгоградка узучы поезд дөбердәве ишетелә.
Бай авыл диләр узгынчылар безнең авыл турында. Әйе, бай. Ләкин наян килгән соң ул байлык?
Бу сорауга җавап бирүдән элек, әйдәгез, аның борынгы үткәненә экскурсия ясыйк.
XVII йөзнең беренче яртысында урта Иделдә бер-бер артлы яңа шәһәрләр калкып чыга. Көньян далалардан нилеп һөҗүм итүче калмыклар һәм башиа күчмә халыклардан саклану өчен, Чиремшән буенда 1626 елда Мәләнәс бистәсе төзелә. Озак та үтми (1647 ел), Сура үзәнендә Карсун каласы барлынка килә. 1648 елда, рус патшасы Алексей Михайловичның 10 февральдә чыгарылган указы буенча, Идел белән Зөя елгалары арасына Сембер шәһәре езлына башлый.
Бу шәһорне төзү эшенә руслардан биш йорттан бер. ә ясак түләүчеләрдән (рус булмаган милләтләр) өч йорттан бер кеше төзеләчәк Сембер тирәсенә китерелә.
1649 елда Зөя өязе авылларыннан ясак түләүче берничә татар семьясы, патшага хезмәт итү ачон, Елховка бистәсенә мәңгелеккә күчерелә.
< .Государству конную службу по городу Синбнрску в слободу Елховку» дип языла рәсми кәгазьләр. 1 П. Мартынов Селения Сннбнрского уезда. 1903 ел Симбирск. 307 бит
Бу якка үзләре теләп күчеп килүчеләр дә шактый табыла.
Шулай итеп Елховка бистәсенә китерелгән дүрт семья 1649 елда Зирекле күл (Елхсво, озерное) авылы тарихын башлап җибәрәләр.
Бу якларда Тархан. Тимерчән, Алгаш, Муклавыш, Надыш, Вожжи, Бессоново авыллары инде моңа кадәр үк булганнар. Ә Елховка бистәсендә, шушы Зирекле күл урнашкан тирәдә, авыл булуы мәгълүм түгел. Тик сакланып килгән риваятьләр генә монда Болгар дәүләте вакытында утрак тормыш булуы турында сөйлиләр.
Шундый риваять бар. Хәзерге колхозның алма бакчасы кырында. «Монда изгеләр зираты дип, озак вакытлар кешеләр гыйбадәт кылганнар, һәм бу гадәт безнең заманга кадәр сакланып килгән. Моңа таянып бу урында кемнәрдер яшәп-үлгәннәр, биредә торганнар дип фараз итеп була. Чокырлар казыганда тимер кораллар белән кеше сөякләре чыгу да бу фикерне куәтли.
Сембер шәһәрен төзи башлагач, Тәтештән, Уржум, Карлы, Тиньки, Арча һәм башка яклардан бирегә күп кенә кешеләр күчерелә. Бу яңа килгән кешеләр үзләре күчеп килгән авылларның исемнәрен алып ниләләр. Шулай итеп бер үк авыллар ике исемле авылга әверелә: Казан ягындагы Тиньки, икенче Тиньки булып, Сембер тирәсенә дә күчә.
Сембер тирәләрендә җирнең мул булуы Мәскәү боярларын кызыктыра. Хәйлә өчен малайларын алар Сембер тирәсенә зшкә җибәрәләр. Монда нилеп исемлеккә «Синбирьянин булып кергәч, күз төшәрлек җирләр аларга беркетелә. Әлеге яңа алпавытлар исә үз крестьяннарының бер өлешен бу якларга күчереп, яңа утарлар- авыллар салалар һәм бу авылларга үз исем-фамилияләрен тагалар.
Безнең колхозның дүртенче бригадасы — Нашинка авылы — алпавыт Борис Кашин исеменнән алынган.
Өченче төр күченеп килүчеләр авылларына елга, тау, күл исемнәрен биргәннәр. Елхово, озерное дигән исемнең Ольховой сүзеннән үзгәрүен; Ольховой булганчы әле ул Елховка дип аталып йөргәнен исбат иткән документлар әле дә саклана.
Елховка бистәсенә күчерелгән берничә семья ясак түләүче татарлар янына, бай җир эзләп, дүрт гаилә йомышлы татарлар килә. 1664 елдан башлап алар Зирекле күлгә нигез салучылар янында яши башлыйлар.
Припустили в свой обод . дип языла борынгы документларда. «В свой обод - дигән сүздән авылның коймалар белән яки киртә-читәннәр белән әйләндереп алынуы аңлашыла.
1667 елның керем-чыгым кенәгәсендә: «Ольховой авылында, шулай ук Озерная да 12 бетен. 3 парсыз һәм 9 ярым йорт санала, ясак 19 ярым хуҗалыктан алына-',— дип язылган. Шуңа таянып бу авылның «Елховозерное» дигән рәсми исеме нәкъ менә шушы елларда формалашкан дип әйтә алабыз.
Авылның Кәшә дигән исеме Кайсардан күчеп килгән Кәшәевтэн алынуы бик мөмкин.
Писцовая кенәгәдә стольник Михаил Пушкин һәм язып торучы Матвей Бармин кулы куелган җир бүлү кәгазе барлыкка килә. Моның нигезендә христиан динендә торучыларга һәм көчләп чукындырылган ясак түләүче татарларга, йомышлыларга караганда бер ярым өлеш җир артыграк бирелә.
Йомышлы татарларга, юеш Бакырлы елгасыннан коры Бакырлыга кадәр, авылның көньяк өлеше тия.
Авыл барлыкка килгән 1649 елда «Соборное уложение > дигән закон кабул ителә. Шушы уложение нигезендә крепостной бәйлелек тәмам ныгый, крестьяннарның хәле тагын да начарая.
Мәскәү боярлары һаман яңа җирләр басып алалар, төрле юллар белән үз биләмәләрен киңәйтеп, ясак түләүче крестьяннарны «кулга төшерәләр -. Шуның өстенә рус патшасы Павел I нче йөз меңләп дәүләт крестьяннарын алпавытларга өләшә яки удельга тапшыра. Шулай итеп Зирекле күлнең ясак түләүче чувашлары һәм татарлары да көннәрдән бер көнне удельга әйләндереләләр.
1797 елның 5 апрелендә, Павел I нченең тәхеткә утыру нөнендә, 6 бүлек, 207 параграфтан торган «Учреждение об императорской фамилий > дигән закон кабул ителә. Бу «Учреждение император нәсел-нәсәбәсен асрау өчен удель имениеләрен
һәм дәүләт казнасының керемнәрен билгели. Шулай итеп патшалык үзен һәм насел- нәсабәсен асрау өчен удель крестьяннарын барлыкка китерә. Шуннан бирле Зирекле күл игенчеләре күп төрле җәфалар чигәргә мәҗбүр ителәләр.
Удельга әйләндерелгән крестьяннарның тормышы крепостнойлардан артык булмаган.
Ул чагында ук Зирекле күл бай табигатьле авылларның берсе булган. Авылның һәр өч ягыннан урман чорнап алган. Авыл кырыенда ук — мул печәнле болыннар, төрле кош-кортка бай әрәмәлекләр, балыклы күлләр... Көнбатыш якта исә — кара туфраклы чәчү мәйданы. Менә шундый матур, гаять бай табигать тә шатлык китермәгән кешеләргә. Күп кенә елларда уңыш чәчелгән орлыгын да кайтармаган.
Казан губернаторы 1847 елгы отчетында крестьяннарның морҗасыз өйләрдә торуы, җәй көннәрендә куышларда яшәве, татарларның исә үзләре яшәгән өйләрдә терлек асравы һ. б. шундый хәлләр турында яза.
Патша Россиясенең милли политикасы да (чукындыру, халыкларны берсенә бөрсен өстерү һ. б.) крестьяннарның тормышын авырайтучы сәбәпләрнең берсе була. Зирекле күлдә крепостнойлыкның соңгы елларында керәшен татарларга (ә алар соңыннан христиан диненнән ваз кичәләр) һәм чувашларга 410 җанга (131 йорт) 3959 дисәтинә җир бүленеп бирелсә, мөселман татарларга 564 җанга (197 йорт) 2966 дисәтинә генә җир беркетелә.
Шунысы характерлы: XVII йөздә үк чукындырылган удель татарлары, өйләренә поп йөрүгә карамастан, һаман мөселман диненә кайту турында уйлыйлар. Гасырлар буена < керәшен булып яшәү», әле поп, әле мулла китереп иза чигү аларны туйдыра.
1870 елда алар, прошение язып, Сәйтур Әйделвәлиен Петербургка җибәрәләр. Ул, ислам динен тотарга рөхсәт алып, 1875 елда илгә әйләнеп кайта. Ләкин рәсми кәгазьне Сембердә алып калалар һәм ул 1879 елда гына халыкка мәгълүм ителә.
Яңадан ислам диненә кайткан удель татарларына бу хәлдән соң, чираттагы бүлү вакытында, җир йомышлы татарлар белән бертигез итеп бүленә.
Авыл крестьяннарының сыйнфый катлауларга бүленү процессы һаман көчәя. Хәллерәк йортлар барлыкка килә. Алар башлыча сәүдә белән шөгыльләнәләр. Ярлылардан арышның потын 30 тиенгә сатып алалар да аны 40 тиенгә сәүдәгәрләргә саталар. Ә сәүдәгәрләр исә шул ук бер потны дәүләткә 50 тиенгә «бирәләр». Шул рәвеш алыш-биреш итү һ. б. төрле «кәсепләр» мал табарга юл ачалар.
Идарә итү эшләре удель крестьяннары өчен удель приказы аша үткәрелә. Дәүләт крестьяннары староста сайлап куялар. Старостаның кулында таяк, күкрәгендә — кәнди төбе зурлыгында медаль. Аңа тәртип саклау, халыктан салым җыю, дәүләт эшләрен игълан итү, җыен җыю кебек җәмәгать эшләре йөнләтела. Җыенда исә мәсьәләне байрак кешеләр хәл итә. Аларны «куштаннар» дип йөриләр. Авыл картлары җыенда үз фикерләрен әйтергә хокуклы. Яшьләр инде җыенга тамаша кылу вчен генә киләләр һәм артта гына ышкылып йөриләр.
Йорт башына җир бүлү эше унике елга бер үткәрелә. Җир ир балаларга гына бүленә. Җир бүлгәндә, иң элек, уңдырышлы кырларны муллага кисеп калдыралар. Аннары гадәттәге шау-шу башлана. Сугыш-талашсыз гына үткәрелгән җир бүлүне Зирекле күл кырлары белмиләр. Үзенең өлешенә чыккан җиргә игенче үз тамгасын куя. Тамгалар исә шундыйлар: өзәңге, каз аягы, мөгәҗә, катлама, алка һ. б. лар.
Бер карыш җир өчен талашлар үтерешкә кадәр барып җитәләр. Фәтхулла карт, белепме, ялгышмы, бер нөнне күршесе Әхмәт Шакиры җиренә үз тамгасын салып китә. Бу хәлгә Шакирның ачуы чыга. Фәтхулладан, тамгасын бозып, уз җиренә генә хуҗа булуын таләп итә. һәм ызгыш-талаш кына низагны хәл итмәгәч, Шакир дүрт кадаклы гер белән Фәтхулланың маңгаена суга. Фәтхулла егыла.
Җир башына салган тамга янына нан агып кала...
Бу турыда авылның бәетчеләре найгы-сагышлы бәет чыгаралар. Бәет су буйларында берничә ел җырлана да онытыла. Ызгышлар, икенче мәртәбә җир бүлгәнче, беразга тынып торалар.
Борынгы Зирекле күлдән, эле Чынлы волостена кергәндә ук, кешеләр лашман хезмәтенә дә йөриләр. Берәр авыр эш эшләп аргач, «лашман хезмәте иттем» дигән сөйләмнәрнең безнең заманга кадәр сакланып килуе урман эшләренең нинди булганын бик яхшы аңлатсалар нирәк.
XIX йөз урталарында Зиренле күл Сөендек (хәзер Татарстанның Тәтеш районындагы авыл) волостена күчерелгәч, лашман хезмәте бетерелә.
Дәүләт йөкләмәләре борынгы Зирекле күлдән ясак тәртибендә алына. Аның урамнары ясан җыйганда түгелгән бик нүп нүз яшенә шаһит. Вакытында түли алмаса яни биш тиен бурычы калса, мескен крестьян тән җәзасына кадәр дучар ителгән.
Салымны ул вакытта хәтта морҗа яки тәрәзә исәбеннән дә салганнар. Салымнардан котылу өчен кешеләр морҗасыз өйдә яшәгәннәр. Тәрәзәләр саны өй саны белән тигез булган диярлек. Салымнарны шул тәртип белән салу бетерелгәч тә, гадәткә кереп китеп, өйләрне бер-ике генә тәрәзәле итеп өлгерткәннәр һәм тәрәзәсез «кара өйләр» ясаганнар.
Салымнарны староста, дәүләт кешеләре һәм пүнәтәйләр җыйган. «Бурычы» булган хуҗалыклардан, ай-вайларына карамыйча, йорт җиһазларын тартып ала торган булганнар. Крестьяннар бу балалардан ничек йотылырга белмәгәннәр. Кайберәүләр хатта салымнардан котылу өчен җинаять нылудан да тартынып тормаганнар. Шундыйларның берсе — Хисаметдин, үз ишләрен җыеп, кеше үтерүгә кадәр барып җиткән. Хәсән Марш дигән берәү йорт тирәсен сипләү өчен атын саткан була. Шул акчаны кулга төшерү һәм аны түләп салымнан котылу өчен әлеге Хисаметдин һам аның иптәшләре, Хәсән Маршны үтереп, читән артына ыргыталар. Бу җинаять бик тиз ачылып, үтерүчеләр Себергә озатыла. Хисаметдин балаларына < Чебер (Себер сүзеннән) ыланнары» дигән кушамат тагыла.
1875 елда авылда яза белүче беренче һәм бердәнбер иешә писарь Сәйпи Хәсәне була. 1895 елда күрше Кайсар авылында «Шнола грамоты» ачыла, 1900 елда Зирекле күлдә ике мәчет һәм шул мәчетләр каршында ике «мәптен» барлыкка килә. Мәптектә ир балалар гына укый.
Күңел ачу өчен авылда бер төрле урын да булмый. Шулай да халын арасында ачы моңны, аһ-зарны сәнгать аша белдерергә омтылыш туа. Авылда скрипка, кубыз, курай уйнаучылар күренә башлый. Иң каты хорафатлары белән халыкны гасырлар буе буып килгән дин бу уеннарны да тыя. Мәхәллә мулласы дин буенча гына түгел, дәүләт эшләре белән дә идарә итә. Мулла сүзе закон сүзе дип кабул ителә.
Бөек Октябрь революциясенә кадәр авылда бернинди дәвалау эше алып барылмый. Кешеләр кырык тартмачыларга, ырымчыларга, өшкерүчеләргә йөриләр. Үлем- китем бик күп була. Менә шул елларның митрина дәфтәреннән (ул әле дә авыл Советында саклана) алынган берничә сан: 1845 елда 38 бала туып, аларның 26 сы чәчәк авыруыннан үлә. 1850 елда 52 бала туа, 35 е чәчәктән үлә.
Йогышлы авыруларга каршы көрәш турында беркем дә уйламый. Ә авырулар таралу өчен исә бөтен шартлар була: мәдрәсәдә 40—50 бала бергә йоклый, семьяда аш-су бер табактан ашала, теләнчеләр бер йорттан икенчесенә кереп хәер эстәп йери һ. б. Өстәвенә, ачлык елларның әледән-әле кабатланып торуы да төрле авырулар таралуга сәбәп була. 1891 елгы ачлыкны гына алыйк. Бу елдагы ачлык вакытында авылга үләт (холера) тарала. Зират мәетләр белән тула. Яңа зират ачарга мәҗбүр булалар.
Өй тулы бала-чага. Кичләрен аларны «дөмен» дип йокларга яткыралар да чыра яндырып җеп эрлиләр, чабата тукыйлар. Тамаклары кипсә, казанда су кайнатып, чәй эчеп җибәрәләр. Салам түшәлгән идәнгә төрлесе төрле якка сузылып яткан агай-эне, тирә-нүрше җен-пәриләр, патша кызлары, хәйләкәр таз малай турында озын-озын әкиятләр тыңлыйлар. Булмаса, тормышның авырлыгыннан зарланалар. Кабыктан ясалган сандыкка аркасын терәгән берәү, агачтан киселгән бүкәндә утыручыга кушылып, җырлап җибәрә:
Янар да гына янмас балавыз шәмнән Яигы яна каен чырасы.
Арслан да кебек егетләрне Баса икән дөнья нужасы.
Инде йокларга аакыт җитә. Ишекне, убыр-фәлән кермәсен ечен, бисмилла әйтеп иплап ябалар. Бете бетсен ечен мунчага эленеп куырылган тунга теренеп салам түшәк естена йокларга яталар...
Ара-тирә авылга аю биетүчелар килеп чыга. Алар һәр кешедән бер чиләк арыш бәрабәренә мичкә өстендә аю биетәләр.
Җәйләрен тузан, ә нышларын нар иөртләре белән томаланган авылның гадәттән тыш тар урамнарында: < Барлык яраштыра, юклык талаштыра дигән мәкаль йөри. Зирекле күплеләр аны безнең авылдан чыккан дип сөйлиләр. Моның да үз хикәяте бар:
Зирекле күл кешесе Фазлый төрек сугышында (1877—73) катнаша. Яулап алынган җирдә ул бер төрек кызы белән таныша. Авылдагы өч катлы өе, байлыгы белән мактанып, төрек кызын үзенә карата һәм хатын итеп алып кайта. «Кая соң өч катлы өең?» — дип сораган хатынына ул үзләре найтып төшкән өйнең идән астын, түр өйне һәм түшәм өстен (чорманы) күрсәтеп: Өч кат ләбаса»,—дип җавап кайтара. Шул көннән башланып киткән ризасызлык болар гаиләсендә гомер буена бетми. Төрек кызына өйлонгәне өчен «Төрен Фазлый» кушаматы йөрткән бу абзый ике сүзнең бәрәндә: «Барлык яраштыра, юклык талаштыра», — дигән мәкаль кыстыра икән.
* ♦
Еллар үтү белән Зирекле күлнең табигате ярлылана бара. Кырларында соры туфраклы уйдыклар күбәя. Алар, мәдрәсәдә укучы шәкерт башында ишәеп ниткән кутырлар кебек, бөтен басуны тазга әйләндерәләр. Зөя буе әрәмәлекләре арасына сибелгән йөзләгән балынлы күлләр бер-бер артлы баткаклыкларга әверелә. Кәшә кырларыннан боргаланып ага торган мул сулы Бакырлы инеше саега; ат йөздерерлек елга кибә, аны таллыклар каплап кита.
Авылның сул ягындагы Зирекле күл белән Зөя арасында сузылып яткан Займище урманын һәм андагы болынны ачлык елларның берсендә куштаннар бик арзан бәягә Васильевка алпавыты Рудольфка саталар. Рудольф, немецка хас төгәллек белән, анда үз тәртипләрен урнаштыра. Кәшә халкына җиләккә йөрү, коры-сары җыю тыола. Буйсынмаган кешеләргә карата ул иң әшәке җәзалар куллана. Үзенең махсус тәрбияләнгән этләрен өстерә, подвалында ябып асрый, кыйный.
Васильевна белән Зирекле күл авылын Зөя елгасы аерып тора. Бу иие авыл, тигез мая белән салышып, елга кичү өчен сал ясыйлар. Бу хәлдән дә алпавыт Рудольф файдалана. Сал ясау эшен үз өстенә ала һәм әлеге салга бәйләнеше булганга «салаузы» дип йөртелгән болынның печәнен үзенә чаптыра.
Үзара бик талашып яшәсәләр да, авыл байлары: Хөсни Чатан (малае Чәнки бай), Митәй (малае Шәмши глава) Гафурбай (малае Әхмәтҗан бай) барысы да Рудольфны дус күрелер. Аңа өш баралар, ничек баю (дөресрәге, ничек халыкны изү) юлларын өйрәнәләр.
Шау-шуга сынык та сылтау була, диләр.
Көннәрдән бер көнне көтүдән Идрис Юнысының сарыклары югала. Көтүче: «Сарыкларның бары тик Васильевка авылында гына булуы мөмкин»,— ди. Йөзләгән Зирекле күл ирләре, күсәкләр, балталар белән коралланып. Васильевнага таба китәләр. Төрле янаулар белән сарык таптыралар. Бер йортта суелган сарык зчәгеләре табып, йорт хуҗасына «самосуд» ясарга карар бирәләр. Килеп өлгергән урядник та талашны баса алмый.
Рус авылының бөтен ир-аты ерак урманга кача. Көтүче килеп, сарыкларның табылуын хәбәр иткәч нөнө, нанлы кыйнаш булмый нала.
Күрше Кайсар чувашларының әйберләрен, төрлекләрен урлап тәңкәләренә тигән Шаһи керт, ниһаять, бер эләгә. Чувашлар аңа җәзаны шунда ун бирәләр: кыйнап үтерәләр. Бу хәбәр Зирекле күл татарларының ачуын чыгара. Бу юлы да бөтен авыл татары җыелып Кайсарга һөҗүм ясый. Качып котылырга өлгермәгән Кайсар кешеләрен кыйнап ташлыйлар. Ул иөнне Кайсар авылы кешеләренең берсе дә өйдә калмый. Алар Бузак дип аталган әрәмәлек арасында чатырлар ясап куналар.
Мулла-мутагайлар мондый талашларны хуплый. «Кяферларга шул ннрәк, кара йерэкләрне үтергән өчен безгә, мөселманнарга, савап кына булап,— диләр.
Моның белән тормыш, билгеле, яхшырмый.
Хәерчелен күп кешене авылдан — кендек каны тамган җирдән — бер нисән икмәк эзләп, ягага (читкә) китәргә мәҗбүр итә. Уралга, Бануга. Астраханьга кадәр барып җитәләр.
Зимагурның чалбары
Ямаулыдыр аллары.
Тәмәкегә, аракыга Бетә тапкан маллары.
* *
Рус-япон сугышы болай да ачуы ташыган халык массасына дары мичкәсенә ташланган шырпы тәэсирен ясый.
Зирекле күлгә каяндыр бер студент кайта. Ул Мөхитов Иманнарда яши. Бу студентны авылдан авылга Сабирҗан Хөсәенов озатып йөри. Студентның халыкка сөйләгән сүзләре кешеләрнең күңеленә тирән кереп урнаша.
Патша кадәр патшага тел тидерү закон буенча да. дин буенча да олуг гөнаһ итеп саналуга карамастан, әлеге студентның сүзләре телдән телгә йөри: "Патша алпавытлар, байлар яклы гына икән, безне санга да тыкмый икән. Ут капсын патшасына. алпавытына, баена, бикәсенә! ' Ахыр чиктә сөйләнеп кенә калмыйлар: «Ичмасам, үзебезнең гомер гомердән изге саналган Займище урманын гына булса да Рудольфтан тартып алыйк ,— дип, җыелышалар да урман кисәргә керешәләр.
Казанда укытучылык иткән Галәлетдин Габбасов та бу елларда туган авылы Зиреклеге кайткан була. Үзенең революцион карашларын ул турыдан-туры халыкна белдерә. Революциянең сәбәпләрен төшендерә.
Ләкин беренче рус революциясе бастырыла, Зирекле күл халкы, эшнең кая барасын сизеп, алпавыт урманыннан кисеп кайткан агачларны яшерә: Зөягә агыза, сазга чыгарып ташлый.
Шулай да авылга берничә дистә атлы казаклар китерелә. Яшереп өлгермәгән Займище имәннәре табылган йорт хуҗалары каты тән җәзасына тартылалар. Рудольф: «-Икенче сабак булыр ,— дия-дия, этләрен ияртеп, җигүле тарантаска аркасын терәп. экзекуция вакытында казаклар белән авыл буйлап йөри.
Куропаткинны каргап, мең төрле бәддогалар кылып япон сугышыннан гарипләнеп кайткан солдатлар да үз фикерләрен кычкырып әйтүдән курка башлыйлар. Аның каравы авыл кулаклары тагы да баш күтәрәләр. Авылның үзәк урамында яшел, зәңгәр калай түбәле бай өйләре арта бара. Шәмси глава, Гыймади колак. Әхмәтҗан бай һәм башка тагын берничә кулак, берсеннән-берсе уздырып, яңа яхшы йортлар сала. Аларның көтүләрендә терлекләр саны да бермә-бер арта. Ялчылар да күбәя.
Сембер өязендә җир биләүчеләр исемлегенә Әхмәтҗан Насыйров та кергән. Бу кулак 1901 елда Сембер губернаторы Еремеевның Тарханнан 9 чакрым читтәрәк булган утарыннан 464 гектар җир сатып ала. Шулай итеп ул алпавытлар исемлегенә керү дәрәҗәсенә ирешә һәм авылда поташ заводы ача. Аңа управляющий итеп кулак Җәли Хөсәеновны билгели.
Удель татарлары арасыннан чыккан Гыймади колан та үз байлыгын ишәйтү буенча күп эшли. Арендага җир ала, ростовщиклык белән шөгыльләнә, «очсыз бәягә» ялчылар яллый.
Байлык грамоталы булуны таләп иткәнгә, кулаклар үз балаларын укытырга тырышалар. Алардан мулла-мутагай да калышмый. Авылда газета алдыручылар күренә башлый.
Мәдрәсәдә янача уку — җәдит кертелә. Байлар тарафыннан кайтарылган Хәбибулла шәкертнең мәдрәсәдә фән укытуы, география буенча җирнең түгәрәк булуы һ. б. турында өйрәтүе иске карашлы муллалар тарафыннан шау-шу чыгаруга сәбәп булса да. Сәлах хаҗиның дәрәҗәсе, аның байлар белән бергә эш итүе һәм җәдитне мактавы бу төр укытуга зыян китерә алмый.
Торган саен, авылда сыйнфый каршылыклар көчәя бара.
Тауасты һәм Бузак болынын алдап үз кулына төшергән һәм аның печәне белән әллә ничә еллар файдаланган Әхмәтҗан бай Насыйров империалистик сугыш алдыннан нәфесен тагын да сузып, башкаларга шобагага чыккан болыннарга да чалгычылар төшерә. Шуңа ачуы килгән халык Тауасты һәм Бузак болыннары печәнен чабып ала. Дөягә өмет итеп куянсыз да калган- Әхмәтҗан бай бу каруны ничек кайтарырга белми. Байкот ясап тегермәнен тунтата. кибетләрен яба, арыкны бүлдерә. Бөтен тау астын су баса. Ярлылар төнлә буаны ерып, суны агызалар. Менә нәкъ шуның өчен авылдан 40 кеше Сембергә озатыла. Алар 10 ар тәүлек төрмәдә утырып кайталар.
Аяз көнне күк күкрәгәндәй булып, авылга сугыш башлану турында хәбәр килеп җитә. Бу хәбәрне ишеткән кешеләр нем ат белән, кем җәяүләп газиз тамгалары салынган, изге тирләре тамган межалы басуларын ташлап, авылга ашыгалар.
Беренче нөннән үк 75 кеше, ипи салынган киндер капчыклар күтәреп, сугышка китеп бара. Авылда эшкә яраклы ир-ат бик аз кала. Аты-сыеры булмаган хуҗалыклар саны арта, ә икмәккә туйган гаиләләр саны кими бара. Шуның өстенә бер-бер артлы ■ кара пичәтле" кәгазьләр килә тора. Сугышта үлгәннәрнең 40 ахшамнарын ■ уздырып, тыгынып йөрүче муллалар:
— Падишаһ әгъзам хәзрәтләренең боерыгына баш ияргә кирәк, аплаһе тәгаләнең тәкъдиренә тел тидермәскә кирәк. Сугышта үлмиләр, шәһит нитәләр, урыннары җәннәттә була аларның,— дип вәгазь укыйлар.
— Бу хәлдә яшәп булмый, нидер эшләргә кирәк. Халык күтәрелмичә, сугыш бетмәс ахры,— дигән сүзләр баштарак ышын-пышын, соңрак ачыктан-ачын ишетелә башлый.
Электән дә бик авыр яшәгән авыл сугыш елларында тәмам биртелә. Сугышка алынган 280 кешенең өч ел эчендә 50 сеннән кара пичәт» килә. Йөзләгәне имгәнеп кайта.
Урамнарда озын моңлы көйләргә кайгы-сагышлы җырлар яңгырый:
<Ай-һан ла гына дигән ән тавышка Кыр казлары кача камышка;
Тавышларым чыга серем булып Эчемдәге кайгы-сагышка.
Утырма вагон чигенә Җилләр тияр битенә; Бу сагышның авырлыгы Үтте йорәк итемә».
Кышкы көннәрнең берсендә Каюм мулла җыенда: «Инде яңа кояш чыкты, патша төшерелде, җәмәгать ,— дип. февраль революциясенең нәтиҗәләрен әйтә. Халык башта: Николайны яратмаганнар, индв яңа патша куйганнар дип каршы ала бу хәбәрне. Вакытлы хөкүмәтнең һаман сугышны дәвам итүен күргәч кенә: < Нилен кай- ниш туфрагыннан икән >,— дигән сүзләр тарала.
Беренче мәртәбә Зирекле күл кешеләренә ярлы халыкларның бөек юлбашчысы Ленин исемен Камалетдин Халинов җиткерә, юлбашчы турында солдатта ишеткәннәрен сөйли, аның хезмәт ияләре яклы булуын, сугышка каршы көрәшүен аңлата. Ленин исеме зур ихтирам белән телдән телгә күчеп йөри:
«Ләкин дөньяны хезмәт кешеләре кулына тапшыра ала торган бик зур акыллы кеше икән".
«Ленин ул безнең якта туып-үскән, агасын аның патша үз кулы белән аскан икән».
«Ленин бер селтәнүдә тугыз пот йөк күтәрә ала, кешенең күзенә карап нәрсә уйлаганын белә, ди .
■Ленинны Сембердә Мөбин бабайлар күргәннәр. Үзе сөйләгән!"
«Питырбурда патшаның үзе янына кереп котын алган, имеш
Ниһаять, Россиядә чын-чыннан яңа кояш чыга. Октябрь революциясенең җиңеп чыгуын ишеткәч, барлык тирә-юнь авыллар җир мәсьәләсе белән ыгы-зыгы килергә норешәләр. Алпавыт Рудольф кача. Кәшә халкына, барына өстәп, Займище һәм Бакырлы кырларыннан 210 гектар җир бирелә.
Гасырларның астын века китергән революцион ташкын шаулары Зирекле нүл ярлыларына җир, матур тормышка өмет алып нила. Ләкин бу өметнең тормышка ашуы, тыныч тормышны саклап калу өчен кулга корал алырга нирәк була әле. Гражданнар сугышы кабынып нитә. Хөснетдин Биикиниев гражданнар сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Байрак:» ордены белән бүләкләнә, Гатаулла Самарханов, Ибраһим Измайлов (хәзер персональ пенсионер), Галәлетдин Сөлайманов һәм башкалар Кызыл Гвардия отрядларына үзләре теләп язылалар. Камалетдин Халиков 1918 елда большевиклар партиясе сафына керә. Ул — безнең авылдан беранчо коммунист...
* if
...1930 елның 1 февралендә колхозчы булырга теләп гариза биргән кешеләрнең гомуми җыелышы билгеләнде. Бу җыелыш колхозчыларның тәүге җыелышы саналып, монда эреләндерелгән авыл хуҗалыгы артеле уставы кабул ителде. Правление составы, ревизия комиссиясе сайланды һәм колхозга «Волга» исеме бирелде.
Беренче колхоз язы бик авыр шартларда башланып китте. Кырык җиде йортны берләштергән күмәк хуҗалыкта нибары ун ат, икө сабан, өч тырма һәм 20 пот чәчүлек орлык бар иде. Ләкин дәүләт, бу хәлне болеп, ярдәм кулын сузды: 10 мең сум ссуда бирде. Бу акчага артель тагын җидо ат һәм җитмеш центнер солы сатып алды.
19 апрельдә колхозчылар, кызыл байраклар күтәреп, революцион җырлар җырлап, кырга чыктылар. 6ч гасыр буена ызгыш сәбәпчесе булган ызаннар мәңгегә бөтерелде. Язгы чочүга чыгучылар арасында укытучылар да бар иде. Алар язгы каникулларны махсус шуңа туры китерделәр. 47 хуҗалыкның җидесе укытучылар гаиләсе булганга, оештыру, агит-масса эшләрен алар киң колач белән алып бардылар.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә 129 гоктар чәчүлен мәйданы тиз арада эшкәртелеп, чәчелеп бетте.
Колхозчыларның эштән кайтканын көтеп торучы байрак хәлле аерым хуҗалыклар;
— Менә сатып алыгыз, колхозга ярый ул,— дип, төпсез капчыклар тәкъдим иттеләр. Янәсе, колхозчылар эшкәрткән җирләрдә шайтан таягы да үсмәячәк. Янәсе, уртак малны эт ашасын...
Эш беләк җәй үткәне сизелми дә калды. Җир-ана нуйган хезмәт, кайнар тир хакына гектарыннан йөзәр пот иген уңышы бирде. Бөтен салымнар белән тиененә кадәр санашканнан соң. колхозчылар калган икмәкне җан башыннан гаилә саен бүлеп, кызыл олаулар белән өләшеп йөрделәр. Чын-чынлап күргәзмәле агитация булды бу. төпсез капчык тәкъдим иткән «аөрым»нарны муенны кашып куярга мәҗбүр итте.
— Әллә, карчык, тәвәккәллибезме? — диючеләр күбәйде.
«Тәвәккәлләүчеләр» колхозлашуның икенче елында 266 хуҗалыкка м.итте. Атлар саны да инде ун мәртәбә артты, чәчү мәйданы да 780 гектарга үсте.
«Волга» колхозының уңышлары авыл кулакларына тынгы бирми иде. Алар халык арасына төрле гайбәтләр тараттылар. Янәсе, колхозның гомере озын түгел, бер-берсе белән сугышып бетәрләр әле... Кулак малайлары урам тутырып колхозга каршы җырлар җырлап йөрделәр.
Коллективлашу башлану елларында авылда мәгариф эшләре киң җәелдерелде.
Уку яшендәге балалар барысы да мәктәпкә тартылды. Җидееллык гомуми мәҗбүри уку тәртибе кертелде. Шушы елларда ук наданлыкны бетерү эше дә башланды. 30—40—45 яшендәге укый белмәгән ирләр, хатыннар, әлифба тотып, мәктәпкә йөрделәр. Йорт эшләре, бала-чагалар белән бик мәшгуль хатыннарга өйләргә кереп дәрес бирәләр иде.
Кичләрен мәктәп бинасында, соңрак клубта, еш кына концертлар, спектакльләр үткәрелә иде. «Укытучы Мостафа Фәвзовның моңлы җырын ишетеп найтыйм әле бөр, ичмасам ,— дип, апалар, агайлар бу концертларга, спектакльләргә бин яратып йөрергә керештеләр.
Куп кенә халык талантлары да күтәрелеп чыкты. Имам Гафаровның, Мостафа Фәезовның җырларын, Һади Шәмсетдиновның, Нурмый Хеснетдиновның шигырь сөйләүләрен, гармунчыларның, скрипкачыларның уеннарын халык бик ярата иде. Шуңа күрә тирә-як авылларның диндар кешеләре арасында «Зирекле күл — динсез авыл ул • дигән сүзләр да йөри иде. Дөреслек юк түгел иде ул сүзләрдә. Дин белән бәйләнеш чыннан да бик кимеде. Ңитмосә, «Сугышчан алласызлар түгәрәге» дә оешып китте. Бу түгәрәкне укытучылар оештырдылар. Фән һәм дөнья хәлләре турында алар сөйләгәнне тыңларга халык бик яратып йөри торган булып ниттө.
Кичләрен урамнарда гармунга кушылып җыр яңгырый, җырларның да хәзер мәгънәсе яңа, аларда моң-зар түгел, кешеләр күңелендәге патриотик хисләр чагыла:
<Лк чәчәк ата чия. Күк чәчәк ата чия. Җннүләрлән жинүләргә Алып бара партия».
Бу җыр Кәшә урамнарында елына ничә мәртәбә яңгырамый икән?!
Шул ук урамнарда хат ташучылар Кәшәнең үз басма газетасын оләшеп йөриләр. Әйе, басма газета. Биш көнгә бер чыгарыла торган, тиражы 600 данә булган авылның үз басма газетасы 1934 елда чыга башлады. Исеме ' Большевистик колхоз өчен». Редакторы — Галимҗан Хвсэенов, җаваплы секретаре — Фатих Гафаоов. Басма газетаны бик яратып укыйлар. Аңа колхозчылар бик актив язылалар. Партия оешмасы хәзер инде үз газетасы аркылы да колхозчылар арасында тәрбия эшләре алып бара. Анда тырыш кешеләр мактап языла, ялкаулар тәнкыйть уты астына алына.
1937 елга инде «Волга колхозы куп тармаклы хуҗалыгы булган көчле артель булып әверелгән иде. Грозный шәһәреннән кайткан егерме биш меңче Таҗи Котбет- дииовны председатель итеп сайладык. Киң нүңелле, тырыш һәм тугры Таҗи, эшче булса да, игенчеләрнең кайнар мәхәббәтен бик тиз казанды. Колхозда төзү эшләре киң колач алды. Менә дигән сыер абзарлары, амбарлар салынды. Исхак Хөсәенов җитәкчелегендәге махсус бригада, күп кенә сазларны киптереп, колхоз басуларына менә дигән чәчү мәйданнарын остәде. Тырыш эшләр нәтиҗәсез калмады, уңыш ел- дан-ел арта барды. Көннәрдән бер көнне колхозчы Садри Сәйфетдинов, алма бакчасы үстерү хакында сүз кузгатып, бу эшне үз естенә алды.
Революциягә кадәр ничек кенә тырышып карамады Садри. барыбер үз хуҗалыгын рәтнә сала алмый аптырады. Әтисе Сәгъди бабай аңа әйтеп калдырган инан: «Бәхетне, улым, бик иртә өләшәләр, эләктерергә уйласаң, йоклама!» — дигән. Садри һәр көн кояш белән бергә тора. Ионларга да кояш баеганнан соң гына ята. Иртә таңнан төнге караңгыга кадәр туктамый эшли, ләкин, ир уртасы булгач кына, үзенә ат юнәтә ала. Бу елларда, найдандыр килеп, Зирекле күлдән ат урлап нитәләр икән. Артыннан барсаң, кыйнап җибәрәләр. Атны авылдан берәрсе озатып тора булса кирәк, дип уйлый авыл халкы, һәм бу эштә әлеге дә шул һич тә атна тиенә алмаган Садридан шикләнәләр. Исмәгыйль тәкъва аты югалгач, җыен җыеп Садрины шунда остсрәп китерәләр.
— Син озаттыңмы?
— Нәрсәне?
— Белмәгәнгә салынамы, сал авызына!
— Ни өчен?
— Эле ни өченме?!
Котырынган иешәләр Садрины үтергәнче кыйныйлар һәм нигезләренә китереп ыргыталар.
Озан авырый Садри. Күп төрле уйлар уйлый ул түшәктә. Тормышны, язмышны каргый. Терелгәч тә озак еллар нужалана. Күмәк хуҗалык оешкач, беренчеләрдән булып колхозга көрә.
Ул утырткан бакча авылга ямь өстәп өлдан-ел матурая. Садри абзый аны 41—42 елгы көчле салкыннардан да санлап калды. Бу бакчада хәзер 3 меңнән артын төп алмагач кына бар. Шуның өстенә анда 10 гектар чамасы төрле җиләкләр үсә.
Авылда бер-бер артлы алдынгы кешеләр, хезмәт батырлары үсеп чыкты. Сарык караучы Кәрим Забироаның уңышларын өйрәнергә тирә-як колхсзлардан делегация-
лзр кила. Уңыш чыннан да зур. Сарыклар фермасы мөдире Җамалетдин Шакмиев белан берлектә Кәрим ага. ясалма орлыкландыру кертеп, 100 баш сарыктан 185 бәрән алуга, һәр сарыктан 2.8 кг йон алуга иреште. Бу уңышлар өчен ферма коллективы Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашты, Мактау китабына кертелде.
Яшелчә бакчасында да уңышлар яхшы. Тирә-юньдә кавын-карбызны элек бар дип тә белмәгәннәр. Хәзер Зөя буенда, көзге айлар кергәндә, бу нөньяк җимешләре тау-тау булып өелә. Помидор, ныяр. кәбестә һәм башка яшелчәләр алырга шәһәрдән, тирә-як авыллардан халык килә. Яшелчә бакчасы җитәкчеләре Салихҗан Хәсәнов, Әкрәм Ураев 1939 елда ук Күргәзмәгә катнашу хокукын яулап алдылар.
Фәнгә, алдынгы тәҗрибәләргә таянып эшләү һәм тырышлык нәтиҗәсендә, «Волга* колхозы басуларында һәр елны мул иген уңышы җитешә. 1940 елның кышкы көннәренең берсе бик зур шатлык нитерде: колхозның ышанычлы вәкиле итеп җибәрелгән Әхмәтҗан Хөсәенов, Кәрим Биктимиров иптәшләр Мәскәүдән кайттылар. Аларга Михаил Иванович Калинин үз кулы белән СССР Верховный Советы Президиумының Грамотасын һәм > Почет билгесе * орденын тапшырган иде.
Грамотага болай язылган: « Авыл хуҗалыгын күтәрүдә күренекле уңышлары һәм Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе күрсәткечләрен 1937. 1938 елда үтәве һәм арттырыһ үтәве өчен Кәшә (Зирекле күл) авылы Советы. Волга * колхозын СССР Верховный Советы Президиумы Почет билгесе» ордены белән бүләкли».
Тантаналы җыелышта колхозчылар артель хуҗалыгын, туган илебезне ныгытуда фидакарь хезмәтләрен кызганмаска сүз бирделәр.
Икенче елда яңа төр уңышлар өчен өлкә тарафыннан бирелгән 10 мең сум акчага колхозчылар бөтен авылны радиолаштырырга булдылар. Колхозчы өйләрендә, әйе, әкиятләр һәм төрле мәзәкләрдән, авыр тормыштан зарланудан башканы ишетмәгән авыл өйләрендә. Казан. Мәскәү тавышы яңгырый башлады.
Гасырлар буе татлы хыял булып кына килгән мул, матур тормышта яшиләр иде инде колхозчылар. Авыл өйләрендә радио гына түгел, Ильич лампалары нур чәчә иде. Өстәлләрдән сый төшми иде.
Ләкин радио бәгырьләрне өзгеч хәбәр китерде:
— Германия фашистлары безнең илгә каршы сугыш башлаган...
Дошманга каршы сугышка авылдан 426 кеше китте. Бөтен эш картларга, хатын- кызга, яшүсмерләргә калды. Хасан күле янында япон самурайларына каршы сугышта катнашып. *-Батырлык өчен * медале белән бүләкләнгән Гәрәй Әхметов, немец фашистларына каршы сугышка киткәндә, авылда калган апалардан: «Ирешелгән уңышларны юкка чыгармагыз инде, авыр булса да яхшы эшләгез! » — дип үтенде. Госман Ильясов, Хәмидуллов Вәли, Мортаза Ильясов сугыш хәбәрен ишетүгә, райвоенкоматка барып: «Безнең урын анда, фронтта»,—диделәр.
Бу елларда: • Менә бу яхшы эшләде», — дип, кемне дә булса аерып күрсәтү башкаларны кимсетү кебек тоелыр иде. чөнки бөтен авыл, бал корты иле кебек, җиңү тәэмин итү өчен җан аямый эшләде.
Шуның өчен авыл материаль яктан артык ук аяктан егылмады. Ләкин 4 ел сугыш. авылдан 69 кешенең гарипләнеп кайтуы, 206 кешенең бөтенләй югалуы эзсез каламыни?
Әйе. фашистлар китергән шундый зур бәхетсезлекләр тормышны бик нык авырайтты.
Бөтенесен яңадан башларга кирәк иде. Авылның күп кенә ирләре салмакланып, тормышны тагын да артыграк яратып, күкрәкләренә күп кенә орден-медальләр тагып илгә әйләнеп кайттылар.
Партия оешмасы, авыл Советы, колхоз правлениесе колхозчыларны сугыш вакытында туган авырлыклардан арыну өчен хезмәткә, хуҗалыктагы артталыкны бетерүгә туплады. Җаваплы урыннарга тәҗрибәле кешеләр, коммунистлар билгеләнде.
• Волга * яңадан аякка баса башлады.
Авырлыклар әкрен генә артка чигенде.
Ниһаять, менә колхоз үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтәргә азерләнэ.
Шифер, калай түбәле өйләр өстендә ал байраклар җилферди. Февраль аеның кеч-
ле бураннардан соң урнашкан тыныч кене. Иртән иртук инде тәҗрибәле радистлар — Мөстәкыйм Ильясов һәм Фәрит Ибраһимов — колхозның өченче бригадасы өчен Ча- баксарны, калганнары өчен Казанны тоташтырганнар. Авыл урамнарында музыка яңгырый. Чувашлар, татарлар клубка, үзләренә бәхетле тормыш тәэмин иткән колхоз бәйрәменә агылалар. Тиздән менә үзәк утардан җиде чакрымга урнашкан дүртенче бригада кешеләре килер. Анда руслар яши. Күп милләтле интернациональ колхоз тантаналы утырышны ачар.
Шәп чабышкыларга утырып, дугаларны ал тасмалар белән бизәп, күрше авыллардан кунаклар килә. Әнә, чана артына нәселле айгыр тагып, «Победа колхозы председателе килеп чыкты. «Волга белән ярышучы бу колхоз безгә иң яхшы айгырларының берсен бүләк итәргә булган.
Ульяновск шәһәрендә ясала торган - УАЗ маркалы җитез машиналарга утырып, район җитәкчеләре килде. Өлкә партия комитетыннан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире иптәш Давыдов, мишәрчәләп:
Бәген тышта суын булса да, сездә елы икән. Бәйрәм елысы белән котлыйм, егетләр,— дип. аксакаллар белән килеп күреште.
Клуб тирәсендә, рәшәткәләр буйлап, транспарантлар тезелгән. Анда колхозның утыз елда нинди уңышларга ирешүе күрсәтелгән.
Клубның тәрәзәсез ягында зур итеп эшләнгән колхоз картасы. Шунда ук бер плакат бар. Ул колхозда 5827 гектар сөрүле җир, аны эшкәртү өчен 23 трактор, 12 комбайн, 16 автомашина һәм, иң мөһиме, 1220 хезмәткә яраклы кеше булу турында сөйли.
Күршесендә үк—1552 баш эре мөгезле терлек, 2510 баш сарык. 1350 баш дуңгыз булган фермалардагы уңышлар, ит җитештерү планының тулуы, һәр сыердан 2510 кг сөт савып алыну турында аңлаткан плакат.
Клубның бөтен стенасы буена «Алга — коммунизмның җиңүенә дигән зур һәм матур итеп язылган лозунг эленгән.
Менә клуб залы. Тантаналы җыелыш ачылырга тора.
Сәхнәдә — кызыл комач эскәтер җәйгән өстәл, өстәл артында кунаклар, колхоз ветераннары, колхоз җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары утырган...
Кемнәр генә юк залда. Әнә шикәр чөгендере үстерү осталары: чуваш Васильев Август белән татар Тимерша Бәлтиев утыра. Алар бөтен бригада күләмендә һәр гектардан 250 центнер чөгендер алуга ирештеләр. Икәү кызып-кызып ни турындадыр сөйләшәләр. Алар янына комбайнчылардан Василий Дементьев белән Нуретдин Сәй- фетдинов, алдынгы сыер савучылар Фәридә Фәтхуллина белән Мария Белова, терлекчеләрдән Володя Грушин. Галимҗан Сәйфетдинов, Василий Дементьев, көтүче Әхәт Мөхитов, укытучы Корбан Кадыйров утырганнар.
Тантаналы җыелыш ачыла.
Партия комитеты секретаре Заһит Ибраһимов. колхоз ветераннарын, хезмәт алдынгыларын. бөтен колхозчыларны тәбрикләп, 9 елдан бирле председатель булып эшлаүче Харис Газизовка сүз бирә.
...30 ол. Чал тарих өчен бу утыз ел бик кечкенә бер өзек булса да. кеше гомере өчен байтан вакыт. Өч гасырда ирешелмәгән уңышлар менә шушы өч дистә елда яулап алындылар.
Щыелыш озан барды. Бик нүп кешеләр партиянең өлкә комитеты, өлкә башкарма комитеты Мактау грамоталары, кыйммәтле әйберләр белән бүләкләнделәр.
Менә трибунага Әсхәт Хәбибуллин күтәрелде.
— Мин яшь кеше әле. иптәшләр. Урта мәнтәпне бетергәнемә ярты гына ел. Шәһәргә китәргә ниятләп тора идем, бүген башка карарга килдем. Үзебезнең туган колхозыбызда әшнә калам. Нинди генә эш бирсәләр дә риза,— диде ул.
Моны хуплап, көчле кул чабулар яңгырады.
Колхоз ветераны, элекке колхоз председателе, биш орден һәм бик нүп медальләр кавалеры Галимҗан Хөсәенов сүз алды.
— Безнең фидакарь хезмәтебез, иптәшләр, гади генә итеп әйткәндә, әнә, барысы да алтын белән язылганнар,— дип ул стенага тезелеп эленгән күп сандагы грамота
ларга, дипломнарга тартеп күрсәтте. Әйе. яулап алынган уңышлар берсе дә онытылмаган. Алар барысы да билгеләнеп үткәннәр.
Кырчылык буенча өлнәдэ беренче урын алган «Волга» колхозына:
— һәр гектардан 20 центнер тары уңышы алган вчен;
— Чәчүле пэр җиренең һәр гектарыннан 15 центнер арыш уңышы алган вчен;
— Яшелчә бакчасында мул итеп яшелчә орлыклары җитештергән вчен;
— Алма бакчасында мул итеп җимеш-җиләк үстергән вчен:
— Нәселле яхшы айгырлар ярышында беренче урынны алган вчен;
— Сарык фермасында югары күрсәткечләр ечен;
— Колхозда спорт җәмгыятенең яхшы эшләве вчен;
— Умартачылык буенча күп итеп товарлыклы бал җитештергән һ. б. лар өчен бирелгән алар.
— Бу уңышларның һәрберсе турында китап язарлык, — диде оратор, сүзон тәмамлап.
Җыелышка күп санда нилгән котлау телеграммалары укылды.
Подполковниклар Гадельша Измайлов белән Нургали Фәезов, башкалабызда завод директоры булып эшләүче Яхъя Фәезов, Волгоградтан РСФСРның атказанган укытучысы Миннур Юмаева, Урта Азиядән банк управляющие Нурми Насыйров, Карагандадан шахтер Әхәт Идрисов, Казаннан пилот Рәшит Ибраһимов, башка бик күп авылдашлар, укытучылар, врачлар, эшчеләр җибәргән ул котлауларны.
Җыелыш беткәч тә, зирекле күллеләр найсарлыларны, кәшинлеләрне иунакна алып ниттеләр. Татар вендэ рус, чуваш халкы вәкилләре — революциягә кадәр гомер буе талашып килгән нешеләр — бер-берсен тәмле азыклар белән сыйладылар. Бу инде күптән гадәткә кергән кунакка йерешү. Утыз-нырык елдан бирле шулай ул.
Күп милләтле күмәк хуҗалыкның дуслык белән ныгытылган мул тормышы күңелле дә, шатлыклы да...