Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР


Оформление ягыннан да, эчтәлеге һәм материалларының фактларга бай булуы белән
дә «Казан утлары» соңгы елларда укучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьлән» дерерлек
журналга әверелде.
Нинди генә бүлекләр, нинди генә рубрикалар кәк хәзер журналда!
Миңа яңа рубрикаларның «Түгәрәк өстәл янында» дигәне бигрәк тә ошады. Аны «Ак
чәчәкләр» романына карата укучылардан килгән хатлар уңае белән Г. Әпсәләмоя башлап
җибәргән иде. Бу түгәрәк естәл тирәсендәге сөйләшүдән без -Ак чәчәкләр» романының нинди
материалларга нигезләнеп язылганын белдек. Һәм, әйтергә кирәк, бу сейләшүдән соң Әбүзәр
абзый белән Гөлшәһидәнең безнең арабызда яшәүләренә ышанычыбыз тагын да арта төште.
Безне түгәрәк өстәл тирәсенә чакырган икенче әдип — шагыйрь Ш. Маннур бул» ды. Ул
да үзенең «Муса» исемле киң полотнолы әсәрен дөньяга чыгарганчы байтак кына җирләрдә
булып, байтак кына кешеләр белән аралашканлыгын әйтеп үтте. Бу сөйләшүдән соң «Муса»
романы да тулыланыбрак киткәндәй булды.
Түгәрәк өстәл тирәсендә сүз алган өченче әдип — Гариф Гобәй «Без үскәндә» ди» гән
әсәреннән соң Гариф ага Гобәй нигә тынып калды икән, дип эчебез поша башла» ган көннәрдә
журнал битләрендә «Коръән серләре» басыла башлады. Дин әһелләренә аяз көнне яшен
суккандай тәэсир итте бу әсәр. Кайберәүләр (шул исәптән «керәле- чыгалы» динчеләр дә)
мондый «кирәксез», ^мәгънәсез- әсәр бастырыл чыгарган өчен, журналга үпкә дә белдерделәр.
Әмма мәгънәсезме соң әсәр? Коръәннең үзеннән дәлилләр китерелгән ләбаса анда!
Кирәксезме соң әсәр?
«Дин бетә», дип кычкыру белән генә дин бетми бит. Заманнар узу белән ул яңа
формаларга керә, шул яңа заманнарга җайлаша. Әйтик, безнең Зеленодольск шәһәрендә генә
дә күп кенә карчыклар, хәтта урта яшьтәге хатыннарның да кайберләре ураза тоталар. Яңа
тормыш коручылардан никах укыту күренешларе. балаларын, шә һәрдә рәт чыкмаса, авылга
алып китеп, каравыл кычкыртып сөннәткә утырту очраклары булгалый.
Шундый үзенчәлекле һәм кирәкле әсәр язган өчен Гариф ага Гобәйгә дә һәм аны
бастырып чыгарган журнал редакциясенә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе киле.
Журналда әдәбият сөючеләрне җәлеп итә торган икенче яңа рубрика — «Язучының иҗат
портреты». Русларда мондый материаллар күптәннән басылып киле инде. Аларның атаклы
Чуковскийлары, Благойлары, Наумовлары, Андрониковлары бар. Яшьләр иҗаты турында дә
ялкынланып сөйләүчеләре бар. Мисалга Александр Кова- ленковны, Владимир Федоровны
күрсәтергә була.
Бездә дә язучылар иҗаты турында язардай кешеләр бар. әлбәттә. Гази Кашшаф, Р
Мостафин, мәсәлән, бик әйбәт китаплар яздылар (Муса Жөлил турында язылган әсәрләр һәм
Р. Мостафинның Казанда басылган «Литературные портреты» дигән ки-
табы күздә тотыла), әмма аларның әсәрләре журнал битләрендә бик сирәк күренә ләр.
«Язучының иҗат портреты» хакында сүз чыккач, Әмирхан ага Еникига тукталып китмоү
гөнаһ булыр иде. Аның әсәрләрен укучылар түземсезлек белән көтеп алалар. «Кыргызларда —
Айтматов, бездә — Ә. Еники», — дигән сүзләрне бик күп укучылардан ишеткәнем бар минем.
Әмма, шулай булуга карамастан, аның иҗаты ничектер читтә кала. «Әгәр укучы, хикәяне укып
чыкканнан соң «һай, дөрес язылган!» яки «Менә бу, ичмасам, дөрес!» дисә, бу—икенче
мәсьәлә... Бу очракта... без хикәянең бөтен җире килгән булуын, бөтен нәрсәсе үз урынында
торуын күрер идек», — дип язган иде Әмирхан ага үзенең бер мәкаләсендә. Аның үз иҗаты
турында да шундый ук фикер әйтәсе килә. Аның кайсы гына әсәрен алып укысаң да: «Һай, дөрес
язылган!»— дип куясың. Геройларының нәкъ тормыштагыча булулары, кеше психологиясен
бөтен нечкәлекләренә чаклы төгәл чагылдырулары, тормыш дигән катлаулы процесс ның
четерекле якларын искиткеч осталык белән күрсәтүләре, кире образларның «мин фәлән, мин
төгән» дип сөрән салмыйча гына укучылар күңелендә чиркану хисе уята алулары белән
аерылып торган бу әсәрләр хакында чынлап торып, киң диапазонда сөйләшер вакыт җитмәде
микән?
Киләчәктә журнал моны да искә алыр дип ышанабыз.
Инде журналның «Әдәби тәнкыйть» дигән бүлегенә карата берничә сүз. Бусы яңа рубрика
түгел, шулай булса да, тәнкыйтьнең тиешле югарылыкка күтәрелеп җиткәне юк әле
Тәнкыйтьчеләр әле ашыгыбрак ташлыйлар да, каш ясыйм дип, күз чыгарып куялар, әле ташбака
сыман акрын кыймылдыйлар да, теге яки бу әсәрне бөтенләй хәтердән чыгарып ташлыйлар.
Тәнкыйтьчеләрнең кистәннәре я агач кашык кебек җиңел, я бер сугуда язучыны «теге дөньяга»
озатыр дәрәҗәдә авыр була. Ә бит тәнкыйтьнең чын максатын тәнкыйтьчеләр бездән яхшырак
аңлыйлар. «Халыклар дуслыгы» журналы үз канаты астына алмаса, А. Гыйләҗевнең укучылар
яратып каршылаган < Өч аршын җир» повесте, белмим, нинди язмышка дучар булган булыр
иде. Рәхмәт инде Фәрит Хатиповка, соң булса да уң булсын дигәндәй, әлеге гүзәл әсәр турында
матур гына тәнкыйть мәкаләсе белән чыкты. Журнал бу мәкаләне урнаштырып бик яхшы
эшләгән. Тәнкыйть бүлегендә миңа бигрәк тә И. Нуруллин һәм Н. Юзивв мәкаләләре ошый.
Тәрҗемә әсәрләреннән Н. Арсланов, 3. Нури, Ә. Исхак, Р. Гәрәй, Н. Мадъяров тәрҗемә
иткән шигырьләр үзләренең колоритлы, оригиналга якын торулары бэлән күңелне җәлеп
итәләр, бигрәк тә мине Лермонтовның Н. Арсланов тәрҗемә иткән «Мин ялгызым гына юлга
чыгам...» шигыре таңга калдырды. Әйтерсең, Лермонтов үзе татарча белгән дә, үзе татарча
шигырь язган.
Журналның «Истәлекләр» бүлеге дә сокландыргыч дәрәҗәдә баеды. Бу бүлектә бигрәк тә
Гайнетдинов белән Гайнетдиноеаларның Фатих Әмирхан турындагы, Галимул- линаның Тукай
турындагы истәлекләре, әллә фантазия-фәлән кушылмаганга шунда, аеруча җылы тәэсир
калдырдылар. Әдипләрне үз күзебез белән күргәндәй булдык. Аларның моңарчы без белмәгән
сыйфатлары ачылды.
Аннары журналның кайсыдыр бер санында «Авыл тормышы турында әсәрләр аз», дип
зарланып язылган хат урнаштырылган иде Редакция дә бу фикерне хуплап чыкты. Әмма бу бик
үк дөрес түгел, минемчә. Нигә дигәндә, И. Салаховнын «Күкчәтау дала ларында», Ф. Хөснинең
«Асылмалы лампа», М. Маликованың «Кыр ягы», «Юлдашлар», А. Гыйләҗевнең «Үги ана
яфраклары», Г. Мөхәммәтшинның «Дулкыннар» һәм башка язучыларның әсәрләре нәкъ менә
бүгенге авылны, аның кешеләрен чагылдыралар ич. Ә менә завод, эшчеләр тормышы
турындагы әсәрләр чыннан да аз. Бу теманы Барлас Камалов яктырта алыр иде шикелле.
Гомумән, Б. Камалов үзенчәлекле, инде әллә кайчан үз укучысын тапкан талантлы язучы.
Киләчәктә журналда аның зур-эур әсәрләрен укырбыз дип ышанабыз.
Йомгаклап әйтәсе сүз шул: киләчәктә журнал өлкән язучылар турында да, яшь
язучыларның теге яки бу әсәре хакында да киңрәк мәгълүмат биреп барсын иде. Аннары,
әлбәттә, бу юбилей елында халкыбызның героик көрәш юлын чагылдырган Әсәрләр дә күбрәк
булсын иде.