Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРТ РӘССАМ БЕЛӘН ОЧРАШУ


айтак вакытлар буровойларда булганым юк иде. Август азакларында бер иртәне, хәзер текә Кама ярында урман эчендә бораулыйлар икән, тукта, хәлләрен белешеп, бер әйләнеп кайтыйм әле дип, җилкәмә җәйге пальтомны элдем дә вахта автобуслары тукталышына чыктым.
Тукталышка шактый кеше җыелган иде инде: менә-менә вахта автобуслары килеп җитәргә тиеш. Кон сурән, салкынча, күктәге куе соры болытларны Урал ягына таба куып, салмак җил исә иде. Ләкин бораулаучыларның күбесе, үткән кеннәрнең ко- ры-кызу булуына алданып ахры, бик җиңелдән киенгәннәр, арада тик ике-өч кешенең генә естендә брезент спецовка күренә иде.
Бораулаучылардан таныш-белеш аз түгел минем, шуларның бер-икесе белән хәл- әхвәл сорашып, әңгәмә куертып җибәрергә торганда, ни күрим, безнең каршыда гына, урам уртасындарак, озын, чал сакаллы бер карт йөренеп тора. Өстендә җиңел соры плащ, башына, шактый ук батырып, хәтта кашларын каплый язып, соргылт кепка кигән, аякларында исә, әле җәй булуга карамастан, җылы ботылар. Карт нечкә баулар белән бәйләнгән озынча тартма сыман бер нәрсәне һәм ныклап төреп алынган галәмәт зур зонтны кулына тоткан көе, автобус көтүчеләренең әле бер торкеме, әле икенчесе янына кило, ләкин аларга суз катарга базмыйча, янәдән читкә, асфальт юл кырыена китеп бара.
— Тукта, бу теге кем түгелме соң!
Янымда басып торган бораулау мастеры Әсгат Абдуллин:
— Ә кем булыр дисең син аны! —дип кызыксынды.
Аны-моны аңлатып тормастан, мин мас-терның беләгеннән тотып алдым:
— Әйдәле, барып сорашыйк-белешик әле! Әмма карт янына килгәч, ничектер каушап куйдым, кыяр-кыймас тавыш белән аңардан:
— Ялгышмасам, сез художник Максимов буласыз... Шулаймы! — днп сорадым.
Картның куе сакал-мыеклары арасында чак кына елмаю балкып алды.
— Әйе, нәкъ үзе: Кондрат Максимов.
— Бик шәп, бик әйбәт, — дидек без Аб-дуллин белән һәм, үзебезнең дә исем-фа- милияләрне әйтеп, картның сөякчел кулын кыстык. — Сез каядыр барырга җыенгансыз шикелле...
— Җыенган идем шул: Кама ярына, Богатый Легка бармакчы идем... Белә торгансыздыр, ул тештә Кама аша электр линиясе атлап үтә... Бик тә матур җирләр! Тик аптырашта калдым әле: Богатый Лог янындагы буровойга нинди автобуста, кемнәргә ияреп барыйм икән, ә!
Мин Абдуллинның кырыс йөзенә текәл-дем. Ул чак кына уйланып торды да:
— Шәйморатов буровое... Ләкин өченче көнме, кичәме аның бригадасы икенче бу-ровойга күчкән булырга тиешле, — дип куйды.
Безне бүтән бораулаучылар да әйләнде-реп алган иде инде, алар арасыннан берничә кеше:
— Кичәгенәк күчтеләр.
— Хәзер анда безнең автобуслар керми инде, — дип, мастерның сүзен куәтләделәр.
— Моннан дурт-биш көн элек кенә ул буровойда дөбер-шатыр эшләп яталар иде, инде бетереп тә куйганнар, кара син, ә! — дип гаҗәпләнде карт рәссам, һәм аның эчкә баткан күзләре янәдән аптыраган-кау- шаган төс алды.
Абдуллин ойләнә-тирәбездә басып торган бораулаучыларга күз йөртеп чыкты.
— Егетләр, ничек уйлыйсыз. Богатый Легка кем буровое якынрак: безнекеме, әллә Гайнуллинныкымы!
Шундук төрле яктан көр тавышлар яң-гырады:
— Безнеке! Безнең белән барсын!
— Юк, Гайнуллинныкылар автобусына утырсын!
Әсгат бәхәснең куерып китүенә ирек куймыйча:
— Булды, аңлашылды, — дип кырт кисте һәм олы, таза гәүдәсен карт рәссамга таба борды. — Пожалуй, сезгә Гайнуллинныкылар белән бару уңайлырак булыр: юл Богатый Логтан әллә ни ерак үтми— Кирәк җирдә төшереп калдырырлар.
— Бергә барырбыз: минем дә юл шул якка, — дидем мин, сүзгә катышып. — Кая, Кондрат Евдокимович, әйберләрегезне күтәрешим әле...
— Юк-юк, хафаланмагыз: бик җиңел ул, — дип, әйберләрен бирергә теләмичә, артка таба чигенде юлдашым һәм, югарыдан, промысел, бораулау конторалары ягыннан, бер бер артлы тезелеп килгән автобусларны күреп, кинәт кабалана башлады. — Өнә киләләр дә инде... Кайсына утырырбыз икән!
Автобуска кергәч, бораулаучылар Кондрат Евдокимовичка иң алдагы урынны бирделәр, ә мин арткарак үтеп утырдым. Машинабыз нефтьчеләр поселогыннан түбәнгә, шәһәргә таба җай гына кузгалып киткәндә, юл читендә, бик зур эш башкарган кеше кебек, авызын колагына тикле ерып, мастер Әсгат Абдуллин гына кул селтәп басыл калды. Ул ялда иде.
Мин карт рәссамны күзәтеп барам. Баштарак ул бер нигә исе китмәгәндәй,
Б
ваемсыз бер кыяфәт саклап, тыныч кына утыра бирде, әмма бер кадәр юл үткәч, түзмәде ахры, якындагы бораулаучы егет белән ни турындадыр гәп корыл җибәрде.
Барасы юлыбыз әллә ни озын түгел иде: унбиш-егерме минуттан мондагы халык та-рафыннан Олы Бор дип йөртелгән урман борынын кисеп үткәннән соң, асфальттан уңга төшеп, басу юлы белән киттек. Тагы да бераздан хэрәкәтсез-җансыз торган бер буровой каршысыиа җиткәч, автобусыбыз шып туктады.
— Рәхим итегез! Богатый Лог дигәннәре шушы була инде, — диде шофер, елмаеп. — Юлда ничек итеп калдырып китим ди мин сезне! Ә без өлгерербез әле: әйләнечтән юл туры, диләр бит.
Без мондый хәлне көтмәгән идек, сөенеп:
— Рәхмәт инде сезгә, бик рәхмәт! Юл-ларыгыз уң булсын! — диештек.
Ишек ябылган чагында бораулаучылардан кемдер:
— Тынычлап эшләгез: кайтканда кереп алырбыз! — дип кычкырды.
Кондрат Евдокимович автобус артыннан беравык карап торды да тирән сулап:
— Яратам мин алар арасында йөрергә... Гаҗәеп кешеләр: әйтсәләр, турыдан ярыл әйтәләр, эшләсәләр, янып эшлиләр... Безнең интеллигентларның күбесе алар янында чүпкә дә тормый... Каян килде икән аларга шундый күркәм сыйфатлар, ә! — диде һәм шундук үзенә-үзе җавап та бирде: — Мөгаен, хезмәтләре авыр булгангадыр...
Мин янәдән аның әйберләрен күтәрешергә теләгем барын белдердем. Ул, кинәт айнып киткәндәй, миңа сәерсенеп карап алгач:
— Туктагыз әле, сез нишләп монда төшеп калдыгыз! Үз йомышыгызны оныттыгызмы әллә] Кем булып эшлисез! — дип бер-бер артлы сораулар тезеп китте
— Сезнең кебек үк мин дә матурлык зэлнм, — дидем мин һәм үземнең кемлегемне әйттем.
— О, алай булгач, күтәрегез... Сез хәтта күтәрешергә тиешле дә, — дип, ул миңа бер кулындагы әйберләрен тоттырды.
Без үр өстеннән тубәнгәрәк, Каманың биек ярына таба атладык. Sy тирәләрдә минем беренче тапкыр булуым иде, һәм сокланып, гаҗәпләнеп әйләнә-тирәмә күз салдым. Якында гына, могезен соры күккә төбәп, буровой вышкасы утыра, аның артында гына ерак-ераклардан гигант адымнар ясап килгән югары вольтлы электр линиясе Кама аша сикереп үтә, түбәндә, дугайланып аккан киң елга битендә, дистәләгән суднолар узыша, ә монда, үр өстендә, бездән ук атарлык җирдә, сирәк куаклар арасында салам түбәле берничә йорт күренә... Нинди контраст! Карт рәссамны күңеле тикмәгә бу тирәгә тартмагандыр...
Ә ул, минем матур әдәбиятка кагылышым барлыгын белгәч, шул хакта суз кузгатып җибәрде һәм «кыска язарга кирәк, кыска, тормыш хәзер шулай куша», дип өледән-оле кабатлый торды, суз уңаенда хәтта зур бүләккә лаен булган калын бер романны туздырып та ташлады. Әмма аның матур әдәбиятны тәнкыйтьләве озакка сузылмады. текә яр ягыннан куе куаклар белән уралган түгәрәк бер аланга җиткәч, ярым пышылдауга күчеп:
— Карагызны, зинһар: нинди киңлек, нинди хозурлык, нинди төсләр! — дип кулларын күкрәгендә кушырды.
Дөресен әйткәндә, минем әллә ни ис китмәде, чөнки Кама аръягының иксез-чиксез киңлекләре соры томан эчендә югала, ерактагы урманга тикле күгелҗемләнеп тору урынына, шул ук соргылт төсләргә манчылган елга да, моңсу, шадра җыерчыклар белән капланып, күңелсез генә агып ята. ә без басып торган түгәрәк аланчыкка сибелгән кыр чәчәкләре берөзлексез сибәләгән яңгыр астында боегып башларын түбән игәннәр.
— Яңгыр туктап, аязып китсә, тагын да матуррак булыр иде, — дидем мин.
— Миңа табигатьнең теләсә кайсы вакыты матур... Бигрәк тә алтын көз, — диде Кондрат Евдокимович, һәр сүзенә басым ясап. — Ә яңгыр дисәң... иртән башланса, тиз туктый ул. куркасы юк... Әйдәгез әле, арырак барып карыйк әле...
Яр бите буйлап ары атладык. Хәзер картның үз-үэен тотышында, хәрәкәтләрендә зур гына үзгәреш тойдым мин: ул әле- дән-әле як-ягына карангалый, аз сөйләшә, сөйләшсә дә, сүзләрне ничектер әкрен, беркадәр калтыранган эчке тавыш белән әи:ә иде. Ары барып әллә ни чыкмады: анда яр читендәге агачлар калкурак та, куерак та булып, елга ягына күренешне томалыйлар иде. Картым баягы түгәрәк аланга кире кайтырга теледе һәм һич уйламаганда миннән әйберләрен алды.
— Минем монда шушылай озак кына буталып йөрүем ихтимал... Сез инде, зинһар, үз эшегез белән барыгыз, вакытыгызны юкка сарыф итмәгез. — диде ул.
— Юк-юк, вакыт санаулы түгел минем, — дип, мин баш селкедем.
Шул чак капылт кына миемә: «Ах, җү- лориең җуләре... Соң картның табигать ко-чагында. үз стихиясендә япа-ялгызы каласы килә — шуны да сизмисең, җитмәсә, үзең дә иҗат кешесе», дигән уй килеп, үз- үземне әрләп алдым һам:
— Ярый, Кондрат Евдокимыч, уңышлар телим сезгә! Без әле очрашырбыз, — дип карт рәссамга кулымны суздым.
Ул. әйберләрен кочаклап, яр буйлап кирегә таба китте, ә мин еракта урман өстендә калкып торган буровойга карап атладым.
...Карт рәссам ялгышкан икән: иртән башланган яңгыр теш тирәләренә туктамады гына түгел, киресенчә, торган саен кочәя барды, һәм мии диспетчерлык станциясенең ачык кузовлы машинасында бер буровойдан икенчесенә йөри-йори, кичкы- рын Алабугага манма булып кайтып кердем. Мине картның хәле борчый иде. Кайткач, тиз генә өс-башны алмаштырдым да күршедә яшәгән бораулаучыга кереп белештем: картны вахта автобусында исән- имин алып кайтканнар икән.
— Соң ничек, бик чыланмаганмы!—дип сорадым мин күршемнән.
— Чыланмаган кая!.. Шулай да сынатасы килми, һаман да шаярткан була- Боевой карт! — диде ул, тел шартлатып.
Икенче көнне мин нефтьчеләр гостини-цасына бардым. Дежурный апа:
— Уникенче булмәгә, үзебезнең люкска урнаштырдык без художник бабайны— Ләкин өйдә юк бит әле ул. — диде.
— Нигә, ул шулай соң кайтамыни!
— Бүтән көннәрдә бу вакытта өйдә була торган иде, ә бүген иртән киткән иде, әле һаман юк... Әнә тегендә аны ике пенсионер баядан бирле көтеп утыра инде—
Фойедагы диванда тын гына утырган шактый олы яшьләрдәге ике агай янына килдем. Икесе дә чип-чиста итеп кырынган, ләкин җыерчыклы йөзләрендә, озак көтүдән ахры, арганлык аермачык беленә иде. Күрештем, таныштым. Берсе, киңрәк җилкәле, тазарак гәүдәлесе — Илья Григорьевич Краснов, икенчесе, гәүдәгә дә җыйнаграк, йөз-кыяфәткә дә картрак күренгәне — Яков Степанович Колпаков икән.
— Икәүләп килгәнсез— Сезнең йомыш зурдан, ахрысы! — дидем мин, алар янына диванга утыргач.
— Зурдан дип... әллә ни түгел, — дип, утырган җирендә авыр гына кузгалып алды Илья Григорьевич. — Минем кыз Мәс- кәүдә художественный училищеда укый бит. Ялга кайгкач. Максимов белән бергә сурәт тошереп йөрде ул. Шулай йөргән чагында, бер көнне теге әйткән минем кызга: унсигезенче елда үлем баржасы торган җир белән кызыл гвардеецларны аклар аткан яр буен төп-төгәл күрсәтүчеләрне каян табыйм икән дип... Менә шул хакта килгән идек.
— Ә сез ул җирләрне төгәл беләсезмени!
— Белмәскә, без икебез дә унсигезенче елда да. унтугызынчыда да үзебезнең Алабуга тирәсендәге сугышларда катнашып йөргән кешеләр... Азин дивизиясендә, — диде Яков Степанович, сүзгә кушылып.— Партиягә дә шул заманда ук кердек без—
— Оһо, сез ул елларның җанлы шаһитлары икәнсез әле!
Алабуга тирәсендә булган сугышлар турында минем беркадәр ишеткәнем бар иде инде, әмма моңарчы ул сугышларда турудан-туры катнашкан кешене очратка- ныг» юк иде. Форсаттан файдаланып, җай- лап-ипләп сораштыра башладым.
Гражданнар сугышының Кама — Вятка буйларында барган өлешеннән байтак кына кызыклы хәлләр турында ишеттем. Сөйләшеп утыра торгач, вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Бер заман сәгатькә күз салсам, инде тугыз тулып килә. Шунда гына үземне дә ойдә кеше иотеп утырырга тиешлеге исемә төште. Кайтмыйча булмый. Бу ике ветеран белән икенче бер вакытта иркенләбрәк утырырга сүз куешып, адресларын язып алдым да урынымнан кузгалдым.
— Кондрат Евдокимычны көтәсе булсагыз, минем килүем турында әйтмәсәгез дә ярый. Аның бүлмәсендә телефон бар, үзем шалтыратырмын әле, — дидем мин алар белән саубуллашканда.
Картлар художникның кайтуын көтәргә булып калдылар...
*
Карап торырга сабыр һәм тыныч холыклы күренгән бу карт эшкә килгәндә бик тә бимазалы кеше икән.
Иртәгә нефтьчеләр бәйрәме дигән көн иде. Без Кама буе нефть промыселлары идарәсенең парткомында сөйләшеп утыра идек. Кинәт ишек ачылып китеп, аннан Кондрат Евдокимыч атылып килеп керде.
— Иптәш кем— энекәш! — диде ул, партком секретаре Малышкин каршысында туктап. — Нишлибез, күргәзмәне клубта бүген ук, менә хәзер үк куя башларга кирәк бит.
— Әле вакыт бар... Мастерскойда рам-нарны эшләп бетерсеннәр инде— Сез бор-чылмагыз, барысы да вакытында эшләнер,— диде теге, бер дә исе китмәгән тонда.
— Борчылмаска, ул күргәзмәне мин оештырам пабаса— Кичен тантаналы утырыш башлаганда, оятка калмыйк тагы.
— Сез, Кондрат Евдокимыч, һич тә ха-фаланмыйча, гостиницага кайтып, ял итеп ятыгыз. Кирәк чагында без сезне дәшеп алырбыз. Күргәзмәнең әйбәт оештырылуында без, нефтьчеләр, сездән дә күбрәк кызыксынабыз бит, — дип сүзгә кушылды идарәнең профсоюз җитәкчесе Маслов.
— Сез алай дисез дә бит— Мондый көнне сез үзегез дә тыныч кына ята алмас идегез әле. — диде карт калтыранган тавыш белән һәм, башын түбән иеп, ишеккә таба юнәлде.
Мин дә аның артыннан чыктым.
— Алар әйткән сүзләрендә тормастай кешеләр түгеп, сез юкка пошынасыз,— дидем мин, аны коридорда туктатып. — Соң, эшләр ничегрәк, әйбәт барамы!
— Бара да. бармый да...
— Нишләп тагы! Әллә бер бер хәл бул-дымы!
— Мин һаваны әйтәм әле. Кичә Кама буена төшкән идем. Үлем баржасы торган җирне язып алырга ният бар иде. Аз гына утырган идем, и купты җил. и тотынды Кама үкерергә— Эскиз ящигымны куя гына алмыйм— Табигатьнең авыр җәрәхәтенә тидем, ахрысы... Шуннан, кайтып китәргә булып, әйберләремне күтәрдем дә тауга менеп киттем.
— Менгәнем бар, хәтәр текә, хәтәр биек бит уп.
— Шулай икән. Аз гына менәм дә туктыйм. аз гына менәм дә тын алам. Бер заман йөрәгем бугазыма килеп терәлде, инде шунда егылырмын, бетәрмен дип торганда, әллә тау үзе булышты инде, җиңә алдым тагы үзен— Күрәсез, тәндә җан бар бит әле, — диде карт рәссам, күзләрендә шаян очкыннар уйнатып, һәм хи-
еак, очып нитәргә җыенган коштай, тилпенеп апды. — Туктагыз, сезнең белән сөйләшеп дөньямны онытмыйм инде мин: барыйм әле мастерскойларына...
Әлбәттә, нефтьчеләр үз сүзләрендә тордылар: тантаналы җыелыш башланганчы, күргәзмә әзер булды. Клубның шактый зур фойесында бөтен стеналар диярлек Максимовның рәсемнәре һәм этюдлары белән тулган иде. Ул аларның күбесен бу җәй азакларында Алабугада яшәп эшләгән икән. Нефтьчеләр төркем-теркем булып та, ялгызлап та, стенадагы гүзәллектән күзләрен аерып алалмыйча, җай гына йөренәләр. Кама буйларыннан, урман-күл- ләрдән үзләренә бик күптәннән таныш булган күренешләр алдында озаграк басып торалар, кай арада бәхәсләр дә кубып-ку- бып куя. Карт рәссам үзе дә шунда. Ул хәзер тынып, хәтта нәүмиз булып калган кебек тоела: кулларын артка куеп, чак кына бөкрәя төшеп, бер кырыйда мыштым гына йөренә.»
Аны идарәнең иң алдынгы кешеләре белән бергә президиумга дәшеп, алдагы рәткә, кызыл комачлы өстәл янына, утырттылар. Доклад тәмамлангач, хезмәт батырларын бүләкләүләр булды. Идарә башлыгы Борис Львович Сапгир, үз кешеләренең исемнәрен әйтмәс борын ук, әле тынып калган залга, әле янәшәсендә нигәдер бөрешебрәк утырган чал сакаллы картка карап, болай диде:
— Дуслар, безнең бүгенге олы бәйрә-мебезгә, нур өстенә нур булып, зур шатлык өстәлде: безгә кунакка Татарстанның халык художнигы хөрмәтле Кондрат Евдокимович Максимов килде. Залда сез аның рәсемнәрен күреп, зур ләззәтләр кичергәнсездер, дип уйлыйм... Былтыр әлмәтле- ләр Кондрат Евдокимовичны шушындый ук тантаналы бер җыелышларында уз араларына «Почетлы нефтьче» итеп алганнар иде. Ул безнең дә кадерле дустыбыз, безнең дә сөекле кешебез... Иптәшләр, безнең хисләребезне баетып, күңелләребезне үстереп җибәргәне өчен барыбызның исеменнән рәхмәт әйтеп, Кондрат Евдоки- мовичка «Почет Грамотасы» тапшырырга рөхсәт итегез!
Моны залдагылар дәррәү алкышлар белән каршы алдылар. «Почет Грамотасы» карт рәссам кулына күчкәч, дер-дер кал- тыранып-тирбәлеп торды. Әйе. бу хәлне ул көтмәгән иде булса кирәк, тәмам каушаудан җавап сүзен дә бик әкрен, бик азапланып әйтте, аның сүзләре куе сакал-мыек- лары арасында буталып, адашып калгандай булды...
Берничә көннән соң миңа. Алабугадан китеп, ике атнадан артыкка сузылган сәфәрдә йөреп кайтырга туры килде. Киткән чагымда уп: «Мин монда сентябрь беткәнче торам әле. без очрашмын калмабыз», дигән иде. Кайткач та аның янына бардым. Барсам, аңарда Кама буе нефть промыселлары идарәсе башлыгы Сапгир белән аның хатыны Нина Петровна утыра. Минем кебеи үк хәл белешергә килгәинәо.
Тышта тәнне куырып, зәһәр җил исә, монда да. идәндә кирпечләр өстендә электр плитәсе янып торуына карамастан, баз салкыннары хөкем сөрә иде. Кондрат Евдокимович өстенә калын сырма, аякларына җылы түфлиләр киеп алган.
— Зыян юк, болай гына_. — диде ул. минем белән җылы гына күрешкәч. — Борынга томау төшеп, бераз баш авыртып торды.
Нина Петровна врач кеше, уп карт рәссамга яндырып карап алды да:
— Җил дими, яңгыр дими, урман-кырларда йөрсен дә кеше, салкын тимәсен, ди... Саклана белмәгәнсез. — дип куйды һәм картка тегеләй дип, болай дип киңәшләр бирергә тотынды. Азактан, картның кул селтәнүләренә игьтибар итмәстән: — Иртәгә җылы бирә башлаячаклар, ди әнә— Өйдә утырырсыз, ике-еч көн үтмичә, сезгә урамга чыгарга рөхсәт юк, — дип кырт кисте.
— Сез нәрсә, мине монда бикләнеп ятарга килгән дип беләсезме әллә.. Юк инде, акыллым, булмас андый хәл. — диде рәссам.
Алар шулай бәхәсләшеп торган арада, Борис Львович миңа:
— Сырхауласа да, диванда кул кушырып ята торганнардан түгел шул, —дип пышылдады һәм өстәлдә аерым-аерым тә- линкә-табакларда өелеп торган күелҗем йөзем белән эре-эре аксыл-кызыл алмаларга күрсәтте. — Менә бу аңа ашар өчен китерелгән нәрсәләр .. Ә ул аларның мыскалына да тимичә, сурәткә төшереп яткан— Кондрат Евдокимович, теге натюрмортларыгызны күрсәтегезче безгә—
Кондрат Евдокимович, врач белән бә-хәстән аеруларына куанып, әллә никадәр картиналар арасыннан кирәклеләрен бик тиз табып апды. Натюрмортлар соклангыч тостә гаҗәеп бер нечкәлек һәм нәфислек белән эшләнгәннәр иде. Аерата йөзем— Берәм-берәм авызга кабып җибәрәсе ки- пә...
— Алмаларны Чаллыдан горком секретаре җибәргән- Ә болары, йөзем, монда Алабуганың комлы тау битендә Борис Львович бакчасында үскән җимешләр. Тәмләп карагыз, чын йөзем тәмнәре бар. — дип елмайды рәссам. — Тартынмагыз, ашагыз! Хәзер ашарга ярый инде аларны.
Сапгирлар. картның тизрәк савыгуын теләп, кайтып киткәч, Кондрат Евдокимович чал башын селиә-селкә бүлмәдә йөренеп алды.
— Урамга чыкма, имеш... Ә күргәзмәгә рәсемнәрне кем әзерләр! Уен эш түгел, күргәзмә юбилейный— Боек Октябрьга ипле ел—
Бер мәл тын торгач, күкрәгеннән янәдән ялкын бәрел чыкты: .
— Русның боек художнигы Шишкин яклары бу. Мин үземне аның эзләренә басыл йөргәндәй хис итәм: шул ук Богатый Лог, шуп ук Афанасьево урманы... «Корабельная роща»ны хәтерли торгансыздыр! О, юк. мондагы һава, мондагы табигать үзе миңа тик торырга кушмый-
Картым беркадәр тынычлана төшкәч, мин югында ясаган рәсемнәрен күрсәтүен үтендем. Ул стена буена идәнгә иң башта еч портрет тезеп куйды. Аларның икесен мин шундук таныдым: Краснов белән Колпаков. Өченчесе, шундый ук олы яшьләрдә, әмма кара озын мыеклы, үткен карашлысы миңа таныш түгел иде.
— Танайка авылыннан. Кызыл партизан Парков. — дип аңлатты Кондрат Евдокимович. — Авырып киткән булсам да. авылына барып төшердем. Ул бит аклар тарафыннан атылып та. ничектер әҗәлгә бирешмичә, исән калган һәм соңыннан тагын сафка басып Азии дивизиясендә сугышып йөргән кеше...
— Бик тә гайрәтле күренә шул,— дип җупләдем мин.
— Мин үзем портретчы түгел. Шулай да ясадым инде: мондый кешеләрне ничек калдырып китәсең, ди! — Беравык тын торгач. авыр сулап куйды ул.
— Шәп портретчы булмавыма уфтанам... Нигәме! Соң Казанның үзендә генә дә тарихка кереп калырдай кешеләр азмыни! Бүгенге көндә танылган язучыларны гына алыйк — бөтен бер плеяда бит алар... Эх, үзләре исән чагында, сурәтләрен буяуга төшереп алсаң иде... Югыйсә без, алар донья куйгач кына, фотоларына карап, нидер ясап чыгарабыз... Халык сөйгән язу- чыларының чын йозен күрергә теләмимени!
— Соң алар, безнең сурәтне ясагыз әле дип. ялынып йөри алмыйлар бит инде... Тыйнаксызлык булыр иде ул, — дидем мин.
— Әлбәттә. Инициатива монда худож-никлар кулында. Җитәкче оешмаларның бе-рәрсе кузгатып та җибәрсә, тагын дә әйбәтрәк булыр иде.
Портретларны табигать күренешләре алыштырды. Арадан берсе минем күңелгә аерата сеңеп калды: көзнең кояшлы, матур бер коне. Бар донья алтын нурларга күмелгән. Зәңгәрсу Кама өсте тынып калган. Яр чигеннән алтын яфраклы агач араларына тар гына сукмак кереп югала — билләһи, менә шундук кулыма кармак чыбыклары тотып, көзге яфраклар мул булып сибелгән бу таныш сукмактан, салкынча саф Һаваны күкрәк тутырып сулый-сулый, атлап китәсем килде...
Иң азактан ул бөтенләй бүтән төсләргә бизәлгән пейзажны күрсәтте. Текә Кама яры. түбәндә су, ләкин елга кара-кучкыл төскә кереп дулап ята... Ярсулы җил яр өстендәге нәзек наратларның ябалдашларын түбәнгә бөккән, күктә бик түбәннән соры болытлар агыла, тик кайдадыр еракта. Кама арьягында, күк чите тар гына тасма булып. гязып килә... Ак чехлар кызылармеецларны җәзалап үтергән яр өсте иде бу™
— Авыр картина. — дидем мин.
— Әйе. монысы йорәккә ял бирмәс... Кешене халыкның көрәшеп үткән юлы хакында уйландырырга тиешле ул...
...Сентябрьнең ахыргы көне иде. бүлмәсенә барып керсәм, Кондрат Евдокимович әлеге картинаның түбәнге өлешенә, яр читендәге бәләкәй генә сырт буйлата тимгел- тимгел итеп куе-кызыл буяу салып утыра.
— Беләсезме нәрсә, бүген мин үзем өчен зур ачыш ясадым әле. — диде ул. бик дулкынланган кыяфәт белән. — Тагын бер карап кайтыйм әле дип барсам, ни күрим, менә бу сырт өстен, нәнь кызыллар атылган төшне, алсу-кызыл үлән басып алган™ Яран үләне дип атала шикелле. Көзен әнә шулай кан төсенә кереп, янып утыра ул™ Кызылларны да көз көне атканнар бит™ Шаккаттым...
— Искитмәле хәл бит бу, — дидем мин, аның сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
— Әйе. Октябрьның илле еллыгына анда обелиск куймакчылар, ди... Баксаң, ул төштә әллә кайчаннан инде җанлы һәйкәл үсеп утыра икән™ Менә бит табигать нишли, ә!
(Соңрак, үз күзләрем белән күрим әле дип, мин анда бардым һәм, карт рәссам сүзләренең дөреслегенә ышанып, хәйран булып кайттым...)
Кондрат Евдокимович, канәгатьләнү аша елмаеп, беравык кулларын угалап, рәсемгә карап торганнан соң:
— Казанга кайткач, мин моны зур картина итеп эшлим әпе. Этюд хәлендә калдырырга ярамас, — дип куйды. — Шулай итеп, туганкаем, эшләр тәмамланып килә. Тик ни™ Нефтьчеләрдән мастер Гобәйдул- линның портретын гына ясыйсым калды... Аны әле күптән түгел генә Ленин ордены белән бүләкләгәннәр икән.
— Казан качмас иде әле. Хәзер бүлмәгез дә җылы...
— О юк. монда инде ике айдан артык ятам... Тегендә карчык та үпкәли башлаган. Шалтыраткан саен: «Киттең дә баттың, әллә берәрсенә йортка кердеңме», — ди™ Хе-хе...
...Миңа янәдән бер-ике көнгә Алабугадан китеп торырга туры килде. Дүшәмбе көнне, өченче октябрьда, юлдан кайтып төшү белән үк, җилкенеп гостиницага бардым. Ләкин ул анда юк иде инде: машинага төялеп, көндезге самолетка китеп барган... Кызганыч, озатып җибәрә дә алмадым™
Гостиницадагы таныш апа:
— Булышучылары байтак иде аның™ Сурәтләре ярты самолет булгандыр. — Диде.
Ярты самолет сурәт... Меңләгән кешеләргә өләшү өчен ярты самолет гүзәллек, ләззәтле тойгылар һәм якты уйланулар төяп алып киткән™
Алабугада аның күргәзмәсен бик яратып карадылар.
Мин аның рәсемнәре хакында төгәл һәм матур итеп сөйли дә алмадым. Хәер, моңа әллә ни эчем дә пошмый. Мин аның үзе турында уйлыйм. Аңа хәзер җитмеш ике яшь. Без ул үткән гомер юлының яртысына гына җиткән буын... Ләкин без, бик күпкә яшьрәк булсак та. аңардагыдай җитезлеккә, дәрт һәм якты омтылышка ия түгелбез, күбрәк илһам килгәнен көтеп, аз селкенеп, сүлпәнләнеп ятабыз... Менә шул мине еш кына уйланырга мәҗбүр итә.