ИДЕЛДӘН ИСКӘН ҖИЛЛӘР
Поэмадан ике өзек
Ирек сулышы
£>азар шаулый. Кайгы-сагышларнын Ниндиләрен базар күрмәгән...
— Килер әле бүтән Пугачевлар! — дип Карт бер эшче яный төрмәгә.
Тау башында шушы таш читлектә Күпме кеше яга ябылып.
Алар хәтта язгы яфракларга Кул тидерә алмый кагылып.
Көтә алар, тик бер нәрсә көтә:
Якты ирек безгә килерме?
«...Уртак язмыш безне очраштырды. Тәрәзәләр ләкин тимерле...»
Базар шаулый: — Дегет сатам! — Бал бар.
— Кемгә кирәк киез каталар?..
И сандугач! Моңлы жырчы! Сине Бик арзанга монда саталар.
Кошлар бик күп—песнәк, күгәрченнәр . Баласын ал... яки олысын ал.
Читлек, читлек —ул бит нәни төрмә, Тау башында әнә зурысы бар.
Ә Володя тыплый Яз авазы
Үтеп керә кайнар йөрәккә.
Ул дусларын дәшә: — Сандугачны Тынлыйк әле, әйдә, тирәктә!..
Сайрый кошчык, нинди матур сайрый, Еракларга моңнар чыңлыйлар. Гимназистлар, куакларга посып. Сандугачның җырын тыңлыйлар:
«Сайра кошчык, сайра иркенлектә, Тукталмыйча сайра, син оста!..» һәм күрәләр кинәт: ике жандарм Бер агайны илтә Венечка.
Конвоирлар ашыктыра аны. Кырыс эш ул төрмә эше бик. Кош сөюче малай, кара әле, Агай сиңа таныш кеше бит...
Ул актара хәтер язмаларын.
Уйлар илтә сазлы таллыкка.
Дус-ишләре белән Володя да Килгән иде шунда балыкка.
Бер аягы ярдан таеп китеп. Сазга төште, билдән чумды ул. Бата бара... упкын йота аны... Калтырады каушап, туңды ул...
Иптәшләре ярдәм эзләп чапты... Тавышлардан яңгырап торды яр... һәм шул чакта аны коткарырга Килеп җитте шушы кочегар.
Ә ни өчен хәзер тау башына
Алып менә аны сакчылар?
Шуны күргәч барча балалар да Читлекләрен кинәт ачтылар.
— Ичмасам, кош иркенлеккә чыксын, Канат язып күктә уйнасын...
Ирек, ирек! Зәңгәр күккә менде Кошлар ташлап читлек-оясын.
Шундук кинәт мылтык шартлаулары.., «Качма! Тукта! Барыбер табабыз!..» Аңлашыла: куе куаклыкка
Кереп шылган теге агабыз.
Яшерен юл
Алодя гел җитдиләнә бара. Шар тибүләр дәвере, инде хуш! Ә Аполлон Коринфский аңа Хәзер кыю һәм иң якын дус.
Китап сөя. бик күп шигырь яза, Эчтән генә һаман җыр көйли. Классташка, якын теләктәшкә Бу Аполлон шундый сер сөйли:
— Аяк-кулы богауланган килеш Пугачевны япкан урынга — Караңгы һәм тынчу, тар подвалга Яшерен юл тиеш булырга.
Кулга алгач, мужик хөкемдарны Асраганнар Сембер җирендә, — Ярыймы сон бөркет канатына Җилпенергә ирек бирергә?!
Кыю бөркет шунда җәза көтеп Яткан икән агач читлектә.
Каныкканнар бояр, байлар ана Каргап та һәм мыскыл итеп тә...
Без шул йортта, нәкъ шул төштә хәзер Бер дә гамьсез уйнап йөрибез.
Юк. ул подвал яшерен юлсыз түгел, Әйтә кебек: табыгыз, керегез!
йөр. Емеля, иркен далаларда. Бу зинданнан кыю ир качсын! — Шулай диеп монда фетнәчеләр Казыганнар юеш җир астын.
Дусның сүзе ничек тетрәтмәсен, Дөреслек зур чөнки сүзләрдә.
һәм Аполлон яшь бөргеге күрә Бераз кысык коңгырт күзләрдә.
... Наяннар да. шуклар-шаяннар да Ул сөйләсә тынып калалар.
— Чү! Володя кызык шигырь сөйли! — Дип барчасы колак салалар.
Ә шигырьдә Сембер каласының Зур түрәсе Панин үзе бар, һәм анарга тоткын Пугачевның Җавап игеп әйткән сүзе бар:
«Козгын түгел — мин баласы гына! Тиздән козгын үзе киләчәк.
Ул тукларны чү кыр һәм теткәләр, Ә ачларга ризык бирәчәк.
Ишет мине, коллар биләсәң дә. Сиңа әйгәм уйда ни барны: Халык барыбер тагын кузгалачак һәм җимерәчәк сезнең диварны »
Шигырь сөйли... Дәртле Володяны һәммә яктан сырып алалар — Салкынлыктан ашьнып утка очкан Күбәләктәй булып балалар.
Ул бик шаян, ул бик өлгер шәкерт. Яхшы укый, матур көлә ул.
Кышкы көндә калын боз астыннан Эре балык тота белә ул.
Ярата ул җәйнең чыклы таңын, Колак сала серле моңнарга. Ярата ул бераз «салып» алган Бурлакларның җырын тыңларга.
Кыр казлары алтын ачкыч белән Көз капкасын ачкан көннәрдә, Латин телен яхшы өйрәнергә Булышмады соң ул кемнәргә?!
Барчукларнын купшы сүзләрен ул Бер шаян сүз белән үтерә.
Ә тыелган «Ни эшләргә?» сүзен Дусларына табып китерә.
... Караңгы кич. Гимназия йорты. Җир казыйлар. Кызу эш бара Йолдызлар да карап кына тормый, Алар белән гүя шаяра.
Андреев Мнтя — көчле малай.
Көрәк, фонарь алган кулына.
Аяк асты — юеш һәм мүкле таш.
Кабер исе бәрә борынга.
Җир асты бу. Тар юл. яшерен сукмак. Дуслар монда армый, иренми. Өс-башларга пәрәвезләр сырыша, Бер нәрсә дә күзгә күренми.
— Чү! Фонарьчы, яле, күтәрә төш'.. — һәм бер шәүлә куя авышып.
Кемдер атлый алар каршысына,— Ишетелә аяк тавышы.
Очрашалар. Мондый чакта кемнәр Каушап калмас һәм шаккатмаслар.
һәм Володя кочегарны күрә.
— Таныйсызмы мине, якташлар?
Күз алдына килә Венец юлы.
— Сакчылардан сез бит качтыгыз? Курыкмагыз. без бик кыска телле, Без дошманга серне ачмыйбыз.
— Анысы бик шәп. Сак булу да кирәк.
Бер нәрсәдән курыкмас идек тә, Дөреслекне әле яратмыйлар, Ул богауда әле, ул биктә.
Шуңа күрә мин дә менә мәҗбүр Качып-посып гомер итәргә.
Җәйләр тизрәк яфраклансын иде. Җигулига кирәк китәргә.
Анда — ирек. Анда ят күзләрдән Саклый урман — яшел дустыбыз...— Володяның кулын кыса агай.
— Дуслар, рәхмәт, ярый, хушыгыз!
— Пугачевны күрдек, ахры...—диеп Кемдер әйтте өскә чыкканда. Атладылар алар танга карап. Атладылар карап Чулпанга.
Ә Иделдән жиләс җилләр исә Ярны капшап буйдан-буена.
Ә Иделдә — саллар. Салда — учак, Җир жылына аның куенында.
Саллар килә Урал якларыннан. Саллар килә ерак Камадан.
Сөрген ягы — Себерләрдә туган Җырлар янгырый монда янадан.
Уфтана да, ынгыраша да кеше һәм елый да җырлыйм дигәндә. Идел буйлап кайнар күз яшенең Күпме тозы агыла түбәнгә.
Суда — утлар Ярда — таллар шаулый. Коринфский әйтә: — Язларын Дөнья матур!—уйлый булса кирәк Шагыйрь булгач шуны язарын.
Үсмер дуслар биек ярда тора. Төне якты язның Идел кин. Шушы төндә әйттең син. Володя:
— Без көрәшеп яшик! —дидең син.
Синен кулны эшче шулай кысты, һәм син кыстың кулын эшченең. Шул тәүге төн бәлки башлагандыр Җиңүләрен бөек эшеңнең.
Белорусчадан 3. НУРИ тәржемәсе.