Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДНЕПРНЫ КИЧҮ

Г. Сафиуллин,
Советлар Союзы Герое, валагтагы генерал-лейтенант.
ул ук моментта 53 нче дивизиянең уң флангысында 12 нче һәм 223 нче полкларга каршы дошман «Бөек Германия* СС танк дивизиясен һәм 355 нче пехота дивизиясен сугышка кертте. Өстәвенә, гитлерчылар дивизиянең сугышчан сафлары осгенә езлекссз бомбалар яудырып тордылар. Кичкә таба дивизия командиры генерал Овсеенко:
— Дошман 223 нче гвардия полкы оборонасын езде. Танкка каршы средстаолар белән ярдәм итүегезне сорыйм. — днп шалтыратты.
Корпус өчен I аять кыен шартлар туды.
— Үзегездәге танкка каршы дивизионны бик тиз шунда күчерегез. — дидем мин аңа. — Ә мин ярдәмгә танк полкы җибәрәм
Мин дошманның кичү урыннарына тудырган куркынычы турында уйлана башладым
Әйтергә генә ансат, сугышның иң кызган моментында, дошманның ярсулы атакаларын кире кайтару өчен каты сугышлар алып барганда, танк полкын һәм танкка каршы дивизионны позицияләрдән алырга?.. Өстәвенә, тиз генә башкару да кыен аны: дошман артиллериядән ут. һавадан бомба яудырып тора, икенчедән, күчү һәм яңа позиция алу да шактый вакыт, күп мәшәкать таләп итә.
Күзәтү пунктында минем белән рәттән торган дусларыма күз йөртеп чыктым. Алар мине сүзсез дә аңладылар. Алексей Петрович Колесник. <Виллнсжа үзе белән бергә политбүлек инспекторлары майор Сурков һәм майор Астархановны утыртты дә. тиз (енә 223 нче полкка китеп барды.
Артиллерия командующие Василий Николаевич Журавлев 53 нче дивизиядәге танкка каршы дивизионны үз позициясендә калдыру тәкьдимен әйтте
— Бәлки, мнн бүтән участоктан бер-ике батарея таба алырмын,— диде ул.— Алгы сызыкны зәгыйфьләндермнк.
Ул да. артиллерия штабы офицерлары белән машинага утырып, китеп барды. Полковник Журавлев, резервтан танкка каршы ике артиллерия батареясы алып. Ба- радаевкада позициягә куя. 20 минуттан ул батареялар дошман танкларына каршы сугышка да керешәләр.
Барадаевканың көнбатыш читендә хәлләр жайга салынгач, мнн командующий күзәтү пунктына шалтыраттым. 1елефон трубкасын фронт командующие И С. Конев алды. Минем докладны тыцлаганнан соң:
— Корпусның уң флангысындагы хәлләрне мин яхшы күреп торам. — диде ул.— 53 нче дивизия командиры генерал Овсеенкога әйтегез: Барадаевканы кулда тоту өчен бөтен җаваплылыкны мнн ана йөклим. 15 нче гвардия дивизиясенең чигенүче под- разделениеләреи туктатыгыз һәм 53 нче дивизиягә кушыгыз, анда тәртип урнаштырыгыз.
Барадаевкадан дошминны алып ташлау өчен күргән чараларны әйткәч, фронт командующие:
Ахыры. Башы 2. 3 саннарда.
5. .К У.* .4 4.
Ш
— Корпуска нинди ярдәм кирәк? — дип сорады.
— Барадаевканын көнбатыш олешенә, 147,4 биеклегенә армиянең туп-артиллерия бригадасының утын юнәлдерсәгез иде, — дидем мин
Телефон трубкасын куйдым да запас күзәтү пунктына киттем. Артиллерия бригадасы 147,4 биеклегенә, Тарасовкага һәм Барадаевканың көнбатыш өлешенә ут яудырырга кереште дә инде.
Барадаевкада каты сугышлар дәвам итә иде. Дошман һаман һавадан бомба яудыра. Безнең танклар һәм артиллерия туры наводка белән дошман танкларына аталар. 223 нче полк батальоннары, йорт артыннан йортны, сарайларны, каралтыларны штурмлап, дошманны чокырга кысрыклыйлар. Үзәк урамда, чокыр аша салынган күпер янында, өч дошман танкы пыскып ята.
Киеренке сугыш кичке 9 га кадәр дәвам итте. Дошман чокыр аша Барадаевканың көнбатыш өлешенә алып ташланды. Корпус оборонасынын ун яктагы өлеше, анын төп полосасы торгызылды. Сәгать 10 да бу турыда армия командующиена шалтыраттым.
М. С. Шумилов үзе килеп моны тикшерде дә:
— Барадаевка «капкаларын» көнбатыштан нык саклагыз, — диде. — бер генә дошман солдаты да үтәрлек булмасын. Танк полкын вакытлыча Барадаевкада калдырыгыз. 24 нче гвардия корпусыннан генерал Скворцовнын 78 нче гвардия дивизиясен сезнен карамакка бирәм. Аны резервта тотыгыз, кирәк булганда гына сугышка кертерсез. Кисәтеп куям: дошманның плацдармны җимерү уеннан кире кайтканы юк, авиаразведка анын яна резервлар китерүен хәбәр итте.
Командующийга ярдәме өчен рәхмәт әйттем дә аерылыштык. Мнн үземнең күзәтү пунктына юнәлдем Колесник белән Журавлев та биредә иделәр.
Полковник Колесник корпусның политбүлек работниклары күрсәткән батырлыклар турында сөйләде. Майор Сурков белән майор Астарханов сугышның ин киеренке моментында, тәртипсез чигенүче подразделениеләрне туктатып, аларда тәртип урнаштырып, контратакалар оештыралар. Автоматлар алып үзләре дә дошман сафларына ташланалар. Аннары, яна рубежларны сугышып алганнан сон. шунда оборона оештыралар.
Сугышчан приказны үрнәк төстә үтәгәннәре һәм батырлыклары өчен майор Астарханов «Кызыл Байрак», майор Сурков «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнде..
Төн жнтте, курганнар, биеклекләр, урманнар төнге карангылыкка, сугыш төтененә һәм тузанга күмелеп, күздән югалды. Алгы сызыкның кайда икәнен пуля калдырган яьты сызыклар, автомат һәм пулемет очередьлары буенча гына шәйләргә мөмкин иде Карангылыкка карамастан, дошман <Хеннкель»ләре. парашютка асылган ракеталар белән Днепр өстен яктыртып, кнчү урыннарын бомбага тотуны дәвам иттерделәр.
Дивизия һәм корпус карамагына бирелгән частьлар командирлары, минем урынбасарлар. армия штабыннан һәм күрше корпуслардан килгән элемтә офицерлары күзәтү пунктына җыелды.
Мин корпуснын фронт сызыгын ачыкларга керештем Командирларның доклады буенча. 3 Октябрьның 22 сәгатенә фронт сызыгы түбәндәгечә иде: үзәк Барадаевканың көнбатыш чите, 182,3 биеклеге, Погребная, Одинец. Дивизияләр оборонасынын икенче эшелоны юк һәм корпус резервлар белән тәэмин ителмәгән. Днепрдан сул флангка кадәр фронт киңлеге 16 километрдан артыграк.
Армия командующие белән килештем дә 78 нче гвардия дивизиясен 53 нче дивизиянең артына урнаштырырга булдым.
Кннәшмәгә катнашучыларга армиянең Хәрби Советы приказы һәм Дала фронты командующие генерал И. С. Конев күрсәтмәсе җиткерелде. Корпус сугышчыларыннан. ннчек кенә булмасын, кан түгеп яулап алынган плацдармны саклап калу, бер адым да артка чигенмәү таләп ителә иде.
Мин 53 нче дивизия командиры генерал Овсеенконы нык кына кисәттем. Чөнки ул дивизия оборонасын тиешенчә оештыра һәм ныгыта алмады, үз кул астындагы гаскәрләргә карата таләпчәнлек күрсәтмәде. Шулар нәтиҗәсендә дошман Барадаевканың үзәгенә бәреп керде.
Командирларга корпус штабы күрсәтмәсе җиткерелде Бу күрсәтмә буенча дивизия командирлары, штаб офицерлары һәм политработниклар иртәнгә кадәр частьлар- нын сугышчан сафларын, көчләрнен һәм коралларның урнаштырылышын тикшерергә, сугыш кирәк-яраклары һәм азык белән тәэмин ителүгә контроль ясарга тиешләр иде.
Тылда да, алгы сызыкта да киеренке эш кайнады. Гвардиячеләр оборонаны ныгыттылар. Барлык дәрәҗәдәге офицерлар частьларда приказның үтәлешенә контроль ясадылар, сугышчыларга алда торган бурычларны, армия Хәрби Советы һәм фронт командующие таләпләрен аңлаттылар.
М. С. Шумилов эшләрнең барышы турында әледән-әле телефоннан сорашып торды.
— Үзегез һәм полковник Колесник белән полковник Журавлев 53 нче дивизиянең әзерлеген, 78 нче твардия дивизиясенең оборонага урнашуын тикшерегез. Плацдармны саклап калу өчен барлык чараларны күрегез, — дип кисәтте ул.
78 нче гвардия дивизиясе 4 октябрь көнне иртәнгә S3 нче дивизия артына. Бара- даевка — Домоткань юлын кисеп, бер полкын икенче эшелонга куеп, оборонага урнашты.
Шулай ук дошман да нртәнгә кадәр перегруппировка үткәрде, яна резервлар китерде Иртәнге сәгать 3 тә полковник А. Д. Овсянников белән корпуснын разведка бүлеге начальнигы майор И А. Воронцов төнге разведка мәгълүматлары турында доклад ясадылар.
Дошман төп көчләрен Барадаевканың көнбатыш читенә туплаган иде. Анда гитлерчыларның 70 танкысы. 72 нче һәм 81 нче дивизия арасына ике полк пехотасы, ә 24 нче гвардия корпусы белән 72 нче гвардия дивизиясенең сул флангы арасында 30 ган- кысы һәм ике полк пехотасы урнашкан иде.
Элекке көннәрдәге сугышта жиңелгән дошман төп ударны яр буйлап Барадаевка авылының көнчыгыш ягына, шул ук вакытта, корпусның сугышчан сафларын өзү өчен. 81 нче һәм 72 нче гвардия дивизияләре арасына һөҗүм итәргә тели һәм көньяктан кичү урыннарына чыгарга маташа иде. Разведчиклар алып кайткан әсирләр безнең корпуска каршы ике танк, өч пехота дивизиясе тупланганлыгы турында сөйләделәр. Дошманның алдагы сугышларда нык кына таушалган 39 нчы пехота дивизиясе тулыландыру өчен тылга чыгарылган, ә аның урынына резервтан тулы канлы 306 нчы пехота дивизиясе китерелгән иде.
Плацдармны бирмәскә!
Иртәнге биш Укчы полклар оборона рубежларына ныгып урнашкан. Танкка каршы артиллерия — частьларның сугышчан сафлары арасындагы позицияләрдә. Командирлар үзләренең күзәтү пунктларында. Плацдармда бер генә дә хәрәкәт сизелми.
Минем күзәтү пункты алгы сызыктан сигез йөз метрдагы -f-1,5 билгесе белән йөртелә торган биеклеккә күчерелгән иде. Минем янда — корпуснын оператив бүлеге офицерлары, ординарец Сидор Новгородов һәм элемтәчеләр.
Полковник Колесник төнне 53 нче дивизиядә уздырды да көндез дә шул дивизиядә калырга рөхсәт сорады. Чөнки бу дивизия одоронасы барысына карата да мөһимрәк иде.
Мине блиндажга, телефонга чакырдылар. Армия командующие икән. Дошман һөҗүмен кире кайтарырга әзерлекне белдерергә гена керешкән идем, командующий:
— Дошман атакасын көтмәгез. — дип сүземне бүлде. — Ун минутлык артиллерия налеты ясагыз да барлык көчләр белән һөҗүмгә күчегез. Тиздән бу турыда сугышчан приказ алырсыз.
Унбиш минуттан сугышчан приказ килеп җитте. Корпус алдына яна. тагы да җаваплырак бурыч килеп басты: плацдармны саклап калу гына түгел, аны киңәйтергә, өстәвенә, уз көчләребез белән күрше 49 нчы корпусның дошман кулына күчкән позицияләрен дә кире кайтарырга тиеш идек. Агака башланганчы кабат перегруппировка ясарга кирәк булды. Дивизия командирлары һәм минем урынбасарлар бик тиз генә күзәтү пунктына чакырылды. Ун минут эчендә күрсәтмәләр алып, алар үз урыннарына киттеләр.
Корпус частьлары перегруппировка ясаган арада, без борчылып дошман ягын күзәттек. Күк йөзе аяз булып, тирә-як яхшы күренеп торса да. дошман әллә ни активлык күрсәтми, безнең сафларны минометлардан һәм артиллериядән методик рәвештә утка тоту белән генә чикләнә иде.
Менә Лнховка ягыннан дошманның утыз бомбардировщигы күренде. Димәк, дошман а тканы бездән алдарак башлады, хәзер җир өсте көчләре дә хәрәкәткә киләчәк .. Юк. бомбардировщиклар безнең сафлар өстеннән узып киттеләр. Днепрның сул ягын —Яна Орлик. Иске Орлик тирәләрен бомбага тотарга керештеләр
Дошман самолетларының икенче группасын безнең истребительләр алгы сызыкка кадәр үк таркатып бетерделәр
Армия командующие М. С. Шумилов әледән-әле дошман гаскәрләренең үз-үзләрен тотышы турында сорашып торды. Сәгать 10 да армиянең штаб начальнигы генерал Г. С Лукин шалтыратты.
— 78 нче гвардия дивизиясен ашыктырыгыз, тизрәк әзерлек хәленә килсен.— диде ул. — Сезнеңчә ничек, нигә дошман ягы тын?
— Минемчә, дошман хәйләләмәкче була. Мөгаен, ул безнең фикерне белә торгандыр. Безнең һөҗүм башлангач, контрудар ясап, Барадаевкага бәреп керергә уйлыйдыр.
— Атака II сәгатькә билгеләнде. Армия бригадасы һәм фронт авиациясе бөтенләе белән сезгә хезмәт күрсәтәчәк. Билгеләнгән срокка барысы да әзер булсын!
Нәкь 11 сәгать 15 минутта, куәтле артиллерия һәм авиация налетыннан соң, корпус һөҗүмгә күтәрелде. Безнең фикер дөрес булып чыкты: дошман тактикасын үзгәртте. Бүгенгә кадәр, без Днепрны кичкәннән башлап, һәрвакыт, ул һөҗүмне беренче булып башлый иде. Ләкин, сугышка үзенең күп санлы резервларын кертсә дә. ул уңышка ирешә алмады, зур югалтуларга дучар булды. Хәзер гитлерчылар безнең гаскәрләрне ачык урында, һөҗүм вакытында кырырга, дивизияләрнең сугышчан сафларын контратакалар белән өзеп, камап алырга һәм юк нгәргә теләде.
Полклар атакага кутәрелу белән, дошман да һәр яклап атакага кучте. Минем күзәтү пунктыннан яхшы куренә: 147.4 биеклеге районыннан 78 нче гвардия дивизиясе полкларына каршы анын 40 танкы, ике полк пехотасы чыкты 53 нче дивизиянең 223 нче полкына каршы 172,2 биеклеге районында 30 танк һәм ике полк пехота контратака ясады. Һавада дошман самолетлары мыжгып тора, безнең гаскәрләргә бомба яудыра иде. 81 нче гвардия дивизиясенә каршы бер полк пехота белән 35 танк, 72 нче гвардия дивизиясе белән 24 нче гвардия корпусы арасына 40 танк һәм ике полк пехота һежүм итте.
Корпус фронтының барлык участокларында каты сугышлар башланып китте. Дивизия командирлары көньяк-көнбатыштан дошманның яңа резервлар тарттыруын хәбәр иттеләр. Гитлерчыларның һавадан бомба ударлары сизелерлек көчәйде Сугышның бер сәгате эчендә генә дә дошман самолетлары корпусның сугышчан сафлары өстенә 280 самолет-очыш ясадылар.
78 нче гвардия дивизиясе поклары дошманның барлык контратакаларын кире кактылар. 53 нче дивизия частьлары 182,3 биеклеген һәм Погребной хуторын алдылар. Шулай ук сул флангта да дошманның барлык атакалары кире кайтарылды.
Плацдармны саклау өчен сугышлар 9 октябрьга кадәр көнен дә. төнен дә дәвам итте Кайбер көннәрне дошман унсигезәр тапкыр атакага күтәрелде. Сугышларда сирәгәйгән дивизияләрен тулыландырып торды, йөзләрчә танклар, бронетранспортерлар- га утырган марш батальоннары белән көчәйтте. Әсирләр дошманның яна килгән резервлары Пятихатка, Верховцово станцияләрендә вагоннардан бушатылуларын һәм аннары туп-туры сугышка кертелүләрен әйттеләр.
24 иче гвардия корпусы фронтында да сугышлар көчәйгәннән көчәйде. Аның сул флангы дошман танклары басымы астында Дөмоткань ягына чигенде. Элек 15 нче гвардия дивизиясе яулап алган плацдарм яңадан дошман кулына күчте. Хәзер 15 нче гвардия дивизиясен безнең корпуска кушу турында суз дә булуы мөмкин түгел, чөнки ул берничә өлешкә бүлгәләнгән иде.
Дошман самолетлары корпус гаскәрләрен төннәрен дә бомбага тотарга керештеләр. Гитлерчыларның авиациясе тәүлеккә 1300 әр самолет-очыш ясыйлар нде. Бигрәк тә алар Барадаевка авылын, курганнарны күбрәк бомбага тоттылар. Чөнки курганнарга күзәтү пунктлары, танкка каршы артиллерия урнашкан һәм ул рубеж без- нен өчен уңай иде.
Плацдармны саклаучылар өчен авыр моментлар күп булды. Дошман танклары һәм бронетранспортерларга утырган аның пехотасы корпусның сугышчан сафларына бәреп керде, аны берничә өлешкә бүлгәләде Танклар безнең окопларны һәм траншея- ларны изеп йөрде. Днепр буендагы калкулыклар, курганнар, чокырлар көнгә берничә тапкыр кулдан-кулга күчтеләр. Гвардиячеләр арасында героизм, фидакарьлек көндәлек эш нормасына әверелде
Шулай 7 октябрьда дошман. 72 нче гвардия дивизиясенең 222 нче полкы оборонасын өзеп. Погребной хуторын саклаучы батальонны камап алды һәм полкның флангы- сына чыкты. Икенче батальон да камалу алдында калды. Мин ул вакытта генерал Лосев дивизиясенең күзәтү пунктында идем Полк командиры подполковник Уласо- вец. дивизия командирына донесение җибәреп, батальонны камалыштан чыгару өчен, контратакага күтәрелергә рөхсәт сорады. Донесениедә контратака белән Уласовец үзе җитәкчелек итәчәге әйтелгән иде.
— Нишләргә? — диде миңа карап генерал Лосев. — Ике батальон моны булдыра алырмы икән?
Мин полк командиры А. И. Уласовецны яхшы белә идем Ул батыр, акыллы командир булып, һәрвакытта да кыен хәлдән чыга белә нде. Аның полкы корпуста иң яхшы полкларның берсе иде.
— Рөхсәт нтегез, — дидем мин. — Уласовец үзе җитәкчелек итә икән, булдырырлар
Һәм ул булдырды да.
Кичен без шул контратакага катнашкан полк командиры урынбасары майор Князевнең донесеннесен укыдык.
«... Полкның сугышчылары һәм офицерлары «Ура» кычкырып дошманга ташланды. — дип язган иде ул — Дошман, сугыш кырында йөзләрчә мәетләрен һәм яралыларын калдырып. Погребной хуторыннан чигенде. Беренче батальон камалыштан азат ителде.
Погребной хуторында безнең алга фашистларның коточкыч ерткычлыгы картинасы килеп басты. Дошман, хутордан чигенер алдыннан, корпусның яраланып әсир төшкән сугышчыларын һәм офицерларын явызларча җәзалап үтергән нде. Дошман бомбаларыннан җимерелгән йортлар һәм каралтылар арасында янып күмерләнгән хатыннар. картлар, балалар гәүдәләре ята иде».
Корпус өчен гаҗәеп авыр бу шартларда полкларның сугышчан сафлары арасына танкка каршы пушкалардан тыш. артиллерия полклары оруднеләрен һәм 5 нче зенит дивизиясе пушкаларының бер өлешен дә туры наводка белән позицияләргә урнаштырдык Бу чара плацдармны саклауда, дошман атакаларын кайтаруда зур роль уйнады.
Ләкин дошман танкларына каршы каты сугыш алып барган бер вакытта, минем күзәтү пунктына армиянең артиллерия штабы начальнигы полковник 3. М. Санфа-
ров килде. Ул. минем янга кнлешли, алгы сызыкта куаклыклар арасыннан туры наводка белән агып торган 122 миллиметрлы ике гаубицаны күргән икән.
— Мин андый орудиеләрне алгы сызыкка куярга рөхсәт итмим, — диде ул — Алыгыз. Алар бары гик яшерен позициядән генә атарга тиешләр
Мин акын сүзен тыңламадым. Ул. армиянең артиллерия командующие генерал Петровка шалтыратып, эре калибрлы орудиеләрне алгы сызыктан алырга приказ бир- дертте.
Мин да, үз чиратымда, бу турыда армия командующиена хәбәр иттем Минем белән армиянең Хәрби Советы члены генерал А В. Мухин сөйләште.
— Полковникка минем приказны җиткерегез: сугыш белән җитәкчелек итүдә сезгә комачаулап йөрмәсен,— диде ул.
Шуның белән сүз бетте, сугыш барышында бүтән андый формаль мәсьәләләр белән борчучы булмады. Әмма бу урында шунысын да әйтергә кирәк: плацдармда бер ай дәвамындагы сугышларда алты сызыкка урнаштырылган артиллерия полклары ни барысы егермеләп орудие югалттылар. Алары да авиобомбалар тиюеннән генә булды..
Төн уртасында мин Барадаевка авылына киттем. Авыл уртасында исән калган бер хата бар иде, без. корпус командованнесе. сугыш тынган арада фикерләрне уртаклашырга, киңәшергә, капкалап алырга шунда җыела торган идек.
Минем урынбасарларым: Колесник. Журавлев, Овсянников һәм Смоляков мине көтәләр иде ннде.
Штаб начальнигы дивизия һәм безнең карамакка бирелгән часть командирлары биргән бүләкләү кәгазьләре папкасын өстәлгә салды. Днепрны кичкәннән соң. бу әле беренче бүләкләүләр нде. Мин йөздән артык кәгазьгә кул куйдым. Бүләкләүгә тәкъдим ителгәннәр арасында укчылар да, артиллернстлар да. саперлар да. элемтәчеләр дә. танкистлар да бар нде
Корпусның элемтә начальнигы майор Д. Ф Токарев элемтәчеләрнең фидакарьлеге турында сөйләде.
Днепр ярына тоташа торган чокырларның берсенә корпусның элемтә узелы урнашкан иде Анда Днепрны беренчеләрдән булып кичкән Шура Жукова белән Мария Коновалова искиткеч киеренке сугыш шартларында көнен дә, төнен дә сменасыз дежур тордылар.
<1 октябрьда дошман самолетлары бу тирәне өзлексез бомбага тотты. Бомбаларның берсе чокыр кырыена төшә дә коммутаторны да. андагы кызларны да калын туфрак катламы белән күмә Аларны казып алырга да өлгермиләр, якында гына тагын бомба шартлый. Мария белән Шура үз гәүдәләре белән коммутаторны каплыйлар. Алар икесе дә <Икенчс дәрәҗә Ватан сугышы» орденына тәкъдим ителгән нде.
Плацдармдагы сугышлар вакытында элемтә эше гаять зур әһәмияткә ия иде Элемтә линияләре өзелсә — пулялар өзлексез сызгырып торганда, берсе артыннан берсе снарядлар, миналар, бомбалар шартлаганда алар бнк еш өзелә иде — һәрбере- без дә тиз генә аны ялгауны таләп итә идек. Шуңа күрә элемтәчеләр пулялар яңгыры астында һәрвакыт эштә булды. Бнк еш кына атарга дошман белән турыдан-туры сугышка керергә дә туры килә иде.
Шул ук 6 октябрь көнне лейтенант Сварчевскин белән лейтенант Юров. 133 нче батальонның бер төркем элемтәчеләре белән, ярдәм килгәнче, тәүлек буена 170,1 биеклеген дошманнан саклыйлар.
Элемтәче Иваннщев Днепрны беренче авангард составында кичеп чыга. Сугыш вакытында ут аегында ул ун тапкыр Днепр аша сузылган элемтә чыбыкларын ялый. Иваннщев Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән нде.
Менә 72 нче гвардия дивизиясе элемтәчеләре: Букреев, Лебедев. Киб. Белинин. Таганьязов, Деревянов һ. б. ларны бүләкләүгә тәкъдим иткән кәгазьләр. Барысы да алар Днепрны Баталов полкы белән бергә кичтеләр һәм плацдармны киңәйтү өчен сугышка керештеләр. Одинец авылы янында, дошман элемтә линиясенә якынлашкач, дүрт тапкыр контратакага күтәрелеп, аны чигенергә мәҗбүр иттеләр. Рядовой Таганьязов — мнлләге буенча казакъ — бу сугышта, карабиннан атып, биш фашистны дөмектерде.
Төн Плацдармда сугыш һаман дәвам нтә. Гитлерчылар фронтның әле бер участогына. әле икенчесенә агака ясап торалар, оборона сызыгын үтәргә телиләр Дивизия командирлары дошман атакалары, аларның кире кагылуы, немецларның сугыш кырында мәетләрен һәм яралыларын калдырып чигенүләре турында донесение.гәр җибәреп торалар.
Менә төнге уннар тирәсендә 53 нче дивизиядән шалтыраттылар. Телефонда генерал Овсеенко иде.
— Иптәш генерал. — диде ул. калтыранган тавыш белән. — 223 нче гвардия полкының уң фланг ысына дошманның 15 танкы белән бер полк пехотасы һөҗүм нггь Фашистлар, оборонаны өзеп. Барадаевка үзәгенә якынлашалар. Ярдәм кирәк
Бу турыда армия штабы офицерлары командующийга хәбәр итеп өлгергәннәр иде булса кирәк, озак та үтмәде, фронт командующие шалтыратты.
— Барадаевкадагы хедне яхшырту чарасын күрегез,—диде И. С. Конев, таләпчән тавыш белән. — Генерал Овсеенкога белдерегез: әгәр 53 нче дивизия югалткан позицияләрен кайтармый вкән. ул дивизия белән командалык итмәячәк.
Бнш минуттан сон £1 нче гвардия дивизиясе командиры С Г. Николаев хәбәр итте:
— Дошман утыз танк һәм бер полк пехота белән 235 нче гвардия полкының ун флангысына һөҗүм итте. Кире кайтару чарасын курам.
Артиллерия канонадасы һәм пулеметлар тыкылдавы Барадаевский хуторлары тирәсеннән һәм 24 нче гвардия корпусы ягыннан да ишетелә иде. Хәл бик катлауланды. Полковник А. Д. Овсянниковка ун як күршенең хәлен ачыкларга приказ биреп, үзебез дивизияләргә таралыштык 53 нче дивизиягә полковник А. П. Колесник. 78 иче гвардия дивизиясенә полковник Журавлев китте, ә мин 81 нче дивизиягә, полковник Николаев янына, юнәлдем.
Гитлерчылар корпусның бөтен фронты буйлап һөҗүмгә күчкән иде. Дошман көндезге сугышларда бнк күп югалтуларга дучар булуына карамастан, хәзер төнге сугыш тактикасын кулланырга уйлады, безне көтмәгәндә юк итәргә исәпләп, һөҗүмне артиллерия әзерлегеннән тыш кына башлады. Николаев дивизиясенә килгәч, мин танкка каршы артиллерия полкының 115 нче батареясын, позициядән алып. 53 нче дивизиягә җибәрдем. 78 нче гвардия дивизиясенең икенче эшелондагы бер полкы да аларга ярдәмгә җибәрелде.
Менә төнге ике җитте Гитлерчылар, югалтулар белән исәпләшмәстән, үзләренең танкларын һәм пехотасын һаман бер-бер артлы атакага җибәрәләр.
81 нче гвардия дивизиясе командиры сугышка резервны кертергә һәм 238 нче гвардия полкы белән Погребной хуторына яңадан бәреп кергән дошманнын флангысына удар ясарга рөхсәт сорады.
Мин рөхсәт бирдем һәм танк полкы командирына аларга ярдәм итәргә куштым. Маневр уңышлы чыкты, дошман аннан алып ташланды.
Сәгать өчтә Колесник телефон аша шатлыклы хәбәр җиткерде.
— Барадаевкадан дошман алып ташланды, — диде ул — Алты танк һәм өч бро-нетранспортер кулга төшердек. Безнең югалтулар күп түгел. 78 нче дивизия гвардиячеләре бик яхшы сугышты.
24 нче гвардия корпусы командиры генерал Васильев та дошман атакаларының кире кагылганлыгын, безнең сул флангка куркыныч беткәнлеген хәбәр итте.
Днепр ярлары тан алдыннан тынып калды. Һәр ике як та гаскәрләрне һәм коралларны тәртипкә китерә, яна сугышларга әзерләнә иде.
Мин 78 нче гвардия дивизиясе командиры янына киттем. Генерал А. В. Скворцов, полковник Колесник һәм корпус штабы офицерлары көнбагыш Барадаевка чиркәве каршысында. тирән чокырның көньяк ярында, дошман ягын күзәтәләр иде.
Төнге сугыш барышында 53 нче һәм 78 нче дивизия частьлары үзара аралашып беткән — кая карама, анда команда тавышлары ишетелә иде. Менә генерал Овсеенко да килеп җитте.
— Командующийга позицияләрнең кайтарылуы турында хәбәр итегез. — дидем мин аңа.
— Сез әйткәнсездер дип уйлаган идем мин.
— Юк. фронт командующие сезгә дивизиянең оборонасын элеккеге хәлгә кайтарырга һәм монын нәтиҗәләре турында үзегезгә хәбәр итәргә приказ биргән иде бит.
Фронт командующие да, армия командующие да үз күзәтү пунктларында иде әле
Личный составка төнге сугыштан сон тагын ял итәргә туры килмәде. Ләкин гвардиячеләр хәлне яхшы анлынлар иде. беркем дә ял итү турында уйламады Алар иртәнге ашны ашадылар да сугыш кирәк-яракларын тулыландырдылар, позицияләрен яхшырттылар. Бүген аларны тагын киеренке сугышлар көтә иде.
Сәгать 9 да фашистлар авиациясе корпусның сугышчан сафларын тагын бомбага тотарга кереште Аннары снарядлар ява башлады. Ун минутлык артиллерия әзепле- геннән соң. дошман атакага күтәрелде. Ул көнне фашистлар аеруча шашынып cv- гыштылпр. .......................... .. югалтуларга карамастан, янадан-яна коялар to, һнжумне м-
иттердерар Кичкә таба «ата сугышларда» сок. дошман танклары И „ч” т.щ. дня корпусы оборон,--ын ител. Барадае.скнЯ хуторлары янына чыктылар Книбатыш-
— Дошманның барлык атакалары кире кагылды, дивизиянең оборонасын элеккеге хәленә кайтардык. — дип, Овсеенко командующийга кыска гына сөйләп бирде.
— 78 нче гвардия дивизиясе белән берлектә, дип өстәргә кирәк,— диде аңа полковник Колесник.
Тан беленә башлагач, дошман ягында хәрәкәт көчәйде. Гитлерчылар танкларын, үзйөрешле орудиеләрен һөҗүмгә әзерләделәр. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан дошманның тагын танклары һәм мотопехотасы килгәне күренде.
Сәгать тугызга безнең корпус перегруппировканы тәмамлады. 78 нче гвардия дивизиясенең ике полкы Днепр яры һәм +2,0 биеклегенең төньяк итәге полосасына ныгып урнашты Өченче полк икенче эшелонда калды. 53 нче дивизия 78 нче гвардия дивизиясеннән көньяктарак оборона биләде. Корпусның башка частьлары элеккеге урыннарда калдылар.
тан фашистлар 40 танк ярдәмендә Одинеп хуторын алдылар. Куәтле артиллерия һәм авиация ударлары ярдәмендә дошман танклары һөҗүмнәрен дәвам иттерделәр. 81 иче һәм 72 нче гвардия дивизияләрен камап алырга омтылдылар. Ике яктан да һөжүм итеп килүче танкларнын һәм пехотанын тоташуы өчен бары 800 метрлап ара калды — безнең полклар ярым камалыш хәлендә нде
Шул ук вакытта 24 нче гвардия корпусынын 73 нче дивизиясе дә дошманнын бер дивизия пехотасы һәм 50 танкы басымы астында Домотканьга чигенде.
Дошманның Днепрга чыгу һәм корпус частьларын камап алу куркынычы көчәйде
Мин урынбасарларымны һәм корпус белән идарә итү офицерларын күзәтү пунктыма чакырдым. Алар барысы да арыганнар, тузанлы йөзләре суырылган иде.
Аларга мин үземнен карарымны әйттем:
— Дошман 81 нче һәм 72 иче гвардия дивизияләрен камап бетермәс борын, полкларны алдан әзерләнгән яна рубежларга күчерегез, — дидем һәм яна оборона сызыгын күрсәттем. — Корпус һәм дивизия штабы офицерларына, полк командирларына бу бурычны үтәүдә ярдәм итәргә Бу карарны дивизия командирларына җиткерегез?
Шул вакыт армия командующие мине телефонга чакырды. Ул бездәге хәлләр белән таныш иде, минем карарымны сорады. Мин сөйләп бирдем.
— Исегездә тотыгыз. — диде М. С. Шумилов. — бу инде сонгы рубеж Корпусный плацдармда бүтән бер карыш та җир калдырырга хакы юк. Ничек кенә булмасын. плацдармны сакларга кирәк Частьларны күчергәндә тәртипне яхшы саклагыз, дошман артыгыздан биеклекләргә бәреп кермәсен!
Аннары, бераз тын торганнан сон, командующий өстәп куйды:
— Дошманнын резервлары бетеп бара. Ике көннән плацдармның тулы хуҗалары булырсыз Нык торыгыз! Бүген төнлә сезнен карамакка 41 нче гвардия днвизиясенен 122 нче гвардия полкы килер. Кичү урынында каршы алыгыз һәм полкны икенче эшелонга урнаштырыгыз.
Командующийнын бу хәбәре офицерларны дәртләндереп җибәрде. Алар күтәренке күнел белән дивизияләргә таралдылар.
Дошман төне буе һөҗүмен дәвам итте, безнең дивизияләрне боҗра эчендә калдырырга теләде. Ләкин ул мона ирешә алмады, дивизия командирлары, резервларны һәм икенче эшелонны унышлы кулланып, гитлерчыларның омтылышын туктаттылар; дивизияләр камалыштан чыкты һәм уңайлы рубежларга урнашты
Тан алдыннан 122 нче гвардия полкы килде. Аны дивизия командиры — тәбәнәк буйлы, кырыс йөзле, урта яшьләрдәге генерал Цветков үзе алып килгән нде.
— 41 нче гвардия дивизиясенең 122 нче полкы сезнен карамакка килде, кайда урнашырга боерасыз? — диде ул.
Цветковка мин хәлне анлаттым, карта буенча оборона полосасын күрсәттем.
Корпуснын яна рубежы траншеяләр, ДЗОТлар, артиллерия позицияләре белән ныгытылган һәм аннан дошман ягы уннарча километрга ачык күренеп тора иде.
II октябрьда полклар Днепрның сул ягында азат ителгән районнардан чакырылган хәрби хезмәткә яраклы кешеләр белән тулыландырылды
Гитлерчылар, плацдармны юк итәргә теләп, бернинди югалтуларга карамастан, атакаларны һаман бер-бер артлы ясап тордылар. Дошман самолетлары безнен өскә туктаусыз бомба яудырдылар Алар көненә меңгә якын самолет-очыш ясыйлар иде.
13 октябрьда. төн уртасында, генерал Лосев:
— 229 нчы полккка дошманнын 40 танкысы белән бер полк пехотасы һөҗүмгә ташланды. Ярдәмгә артиллерия һәм танклар җибәрсәгез нде. — дип шалтыратты.
Минем резервта бары ун танк калган иде Алариы мин сугышка кертә алмыйм, соңгы чиктә генә файдалану өчен тота идем. Лосевка мнн, армиянең танкка каршы артиллерия полкыннан алып, икс батарея җибәрдем.
— Дошман атакасы кире кагылды. — дип шалтыратты Лосев, шатлыклы тавыш белән, бер сәгатьтән сок. — Орудие расчетларын хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итәм. Артиллеристлар — молодецлар, дошманның унике танкысын яндырдылар. Өчесе — <Тигр».
Бу сугышта әсир төшкән немец офицеры;
— Роталарда ике, өч танк кына калды, — дип сөйләде. — Атака алдыннан алар группаларга берләшәләр. Солдатларның һәм офицерларның мораль торышы төшенке. Алар хәзер уңышка ышанмыйлар Бөтен ышаныч авиациядә. Аның да соңгы вакытларда очышлары сирәгәйде.
Шулай да фашист командованнесс плацдармны юк итү максатыннан кире кайтмаган нде әле. Дошман кин фронт буйлап һөҗүмнән ваз кичсә дә, танкларын, артиллериясен һәм пехотасын бер үзәккә туплап, тар участокларда бнк сш атакалар ясап торды, сугышка яна резервларын кертте.
Шундый бер эпизод хәтердә калган. Кояш баер алдыннан алтмыш дошман самолеты 79 нчы. 81 нче гвардия дивизияләре командирларының һәм минем күзәтү пункты урнашкан биеклекләрне бомбага тотарга кереште. Авиация налетыннан сон. ун минутлык артиллерия әзерлеге үткәрде. 72 нче гвардия дивизиясе командиры генерал А. Н Лосев команда пункты юнәлешендә дошманның десантлы 15 танкысы һөҗүм башлады. Танклар артыннан бер батальон nexoia килә нде. Дошман нн кыска юлдан плацдармга бәреп керергә уйлый иде.
Күзәтү пунктындагы дивизия командиры, офицерлар һәм солдатлар, 150 метрлап артка чигенеп, унанлы позицияләр алдылар да танкка каршы гранаталар, мылтыклар белән дошман танкларының юлын бүлделәр, пулеметлардан һәм автоматлардан атып, пехотаны ятарга мәҗбүр иттеләр. Шулай да уңайлы биеклек дошман кулында калды.
Шул ук вакытта дошман танклары минем күзәтү пункты каршындагы куаклыкларга урнашкан 81 нче гвардия дивизиясе батальонын да атакаладылар. Батальонның 80 проценты Днепрның сул ягындагы азат ителгән районнардан чакырылган һәм яңа гына сугышка кертелгән солдатлардан тора иде. Менә батальон танклар басымы астында чигенә башлады. Уңайлы булган биеклекләрне дошманга калдыру куркынычы туды.
Корпусның идарә итү офицерлары, полковник Колесник һәм мин күзәтү пунктында идек. Без хәзер алгы сызыктан да алдарак калдык. Безгә каршы дошман танклары килә, алар туры наводка белән пушкалардан һәм пулеметлардан ут яудыралар. Ничек кирәк алай йөз метрлар артка йөгердек, чигенүчеләрне куып җиттек һәм туктаттык.
Минем күзәтү пунктыннан ундарак куаклар арасына, югарыда әйткәнемчә, ике 122 миллиметрлы гаубица урнашкан иде. Алар үтеп кергән дошман танкларының флангысында калдылар һәм туры наводка белән терәп атып дошманның дүрт танкы- сын, пехота төялгән өч бронетранспортерын юк иттеләр. Шулай нтеп хәл яхшырды.
72 нче гвардия дивизиясе командирының күзәтү пункты районында, дошман танклары тукталган урынга, гитлерчыларның пехотасы туплана башлады.
Караңгы төшкәч, 78 нче гвардия дивизиясенең 225 нче полкы һәм 41 нче гвардия дивизиясенең 122 нче полкы, контратакага күчеп, 72 нче гвардия дивизиясенең сугышчан сафларына бәреп кергән дошманны алып ташлады Аннан сон да гитлерчылар бу биеклекләрне кулга төшерергә күп тапкырлар тырышып карадылар, ләкин уңышка ирешә алмадылар. Биеклекләрне без танклар һәм артиллерия белән ныгыткан идек инде.
Бу сугышларны үз күзәтү пунктыннан карап торган армия командующие:
— Плацдарм хәзер Днепрның сул ягыннан да яхшы күренә, — дип, штабны һәм минем күзәтү пунктын көнчыгыш ярга яки утрауга күчерергә тәкъдим ясады.
— Биредә генә калырга рөхсәт итегез. Минемчә, дошман бүтән биеклекләргә тыкшына алмас. Ул инде хәлдән тайды. —дип җавап бирдем ана.
Чыннан да гитлерчыларның атакалары зәгыйфьләнде Резервлар килгәне дә күренми башлады. Самолетларның бомбага тотулары да сирәгәйде.
16 октябрь иртәсендә мин Домотканьга, 24 нче гвардия корпусының 73 нче дивизиясе командиры генерал Козак күзәтү пунктына киттем. Биредә дивизия авылга бәреп кергән гитлерчылар белән сугыша иде әле. Тиздән сугыш тына башлады, шартлау тавышлары сирәгәйде. Данлыклы 73 нче Сталинград дивизиясе гвардиячеләре дошманны авылдан тәмам кудылар.
— Иптәш генерал! Дивизия гвардиячеләре бүген дошманның унике атакасын кире кактылар, аны Домотканьнан алып ташладылар, — диде генерал Козак, горур елмаеп. — Инде бүтән борынын тыгарга хәле җитмәс!
— Котлыйм, иптәш Козак, уңыш белән котлыйм. Үзегезгә һәм дивизиянең сугышчыларына яна уңышлар телим!
Шул вакыт күзәтү пунктына дивизия командирының урынбасары, минем күптәнге дустым П. С. Молчанов килеп керде. Без кочаклашып үбештек.
Без аның белән 1942 елда Харьков астыннан Донга кадәр чигенү ачысын бергә татыдык. Сталинградны бергә сакладык, Идел буенда, 25 иче гвардия корпусы оешканчы, Төньяк Донец аша бәреп кергән дошманга каршы дивизияне бергәләп контратакага алып бардык. Бер-беребезне шактый вакыт күргәнебез юк иде. Бу очрашуга икебез дә бик шат идек.
Мин телефоннан 24 нче гвардия корпусы командиры генерал Васильевка шалтыраттым, корпусның бүтән участокларындагы хәлләрне сораштым.
— Плацдармны саклап калдык, — диде ул, ышанычлы тавыш белән. — Дошман атакалары бүтән кабатланмас!
— Шулаймы икән?
— Бу аның үз-үзен тотышыннан ук күренеп тора. Гитлерчылар хәлдән тайдылар. Көт, тиздән яна һөҗүмгә приказ алырбыз!
Васильев 25 нче гвардия корпусы сугышчыларына һәм командирларына сәлам һәм котлау тапшыруымны үтенде.
7 нче гвардия армиясенең плацдармын саклап калу өчен өч атнага сузылган бу каты сугышларда дошманның бик күп җанлы көче һәм техникасы юк ителде. 25 нче гвардия корпусы оборонасы полосасында якынча исәпләү буенча гына да гитлерчыларның 210 танкы һәм үзйөрешле установкалары яндырылды, йөздән артык самолетлары бәреп төшерелде.
Әйе. Днепрны борынгы славяннар юкка гына «Славутич* — «Дан улы» дип атамаганнар. Гитлерчы илбасарлардан азат итү өчен барган сугышларда бу данлы елга- нын даны тагы да күп тапкырларга үсте. Днепрдагы 1943 елгы сугышлар туктаусыз алга, гитлер фашизмын юк итәргә омтылган гаскәрләргә яңа җиңүләр китерде.
7 нче гвардия армиясе командованиесе. Днепрны кнн фронтта кичүне оештырып, дошманны үз көчләрен бүлгәләргә мәҗбүр итте һәм безнең гаскәрләрнең хәрәкәт инициативасын. резервлар белән маневр ясау мөмкинлеген саклап калды.
Безнең корпусның Днепрның уң ягындагы дошманга каршы сугышы яулап алынган плацдармдагы көчләрне бик тиз арттыру, төп юнәлештәге уңышны үз вакытында файдалану, гаскәрләргә җитәкчелек итүдәге оешканлык белән характерланды
Корпус сугышчыларының Һәм командирларының героизмы, югары мораль-сугыш- чан сыйфатлары. Сталинград, Курск дугасы. Харьков тирәсендәге сугышларда тупланган тәҗрибәләре Днепрны уңышлы кичүдә зур роль уйнадылар. Командирлар, по- лнтработннклар, коммунистлар һәм комсомолецлар катлаулы шартларда үзләренең шәхси үрнәкләре белән барлык сугышчыларны батырлыкларга рухландырдылар. Дивизия, полк, батальон командирлары, аларнын урынбасарлары, елганы алдынгы отрядлар белән кичеп, сугышларда батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр, үзләренең хәрби белемнәрен, сәләтләрен, коралларын һәм техниканы файдалы итеп, дөрес куллана белделәр. Болар барысы да кыен хәлләрдән җиңүче булып чыгуга мөмкинлек тудырды.
Днепрны уңышлы кичеп чыгу һәм плацдармны саклау сугышларында күрсәткән батырлыклары өчен корпус сугышчыларыннан. офицерларыннан һәм генералларыннан 74 кешегә (шулар исәбеннән мина да) илебезнең иң югары бүләге — Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ун меңнән артык сугышчылар һәм офицерлар орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ә корпуска Верховный Башкомандование тарафыннан дүртенче тапкыр рәхмәт белдерелде..
КАЗАКЪ ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ
1. Үнэрлө үргә менәр.
2. Ят сыйлашырга,
якын елашырга яхшы.
3. Тоздай ачы булма, балдай татлы булма.
4. Күп куркыта, тирән батыра.
5. Башта ми булса,
ике кулга көч төшәр.
6. Олы булсаң — кече бул! .
7. Алган ярың — җаның.
8. Мәкальсез сүз сакалсыз ияк белән бер.
9. Белемле — үлеп гүрдә мең ел ятсын, шунда да чыкмыйдыр кеше саннан.
10. Заман азмас — ил азар,
ил нидән азар? — Сүздән азар, ир картайса, күзе азар, күл тик яткан җир азар, хатынсыз ир азар, якыннары яман хан да азар.
11. Берәүгә берәү ошый, баганага терәү ошый.
12. Кыз чагында кызыл чук, хатын булгач, хакы юн.
13. Кайгы — кыз чагында ясмык кадәр, хатын булгач, ястык кадәр.
14. Үксезгә киңәш бирүче күп — ризык бирүче әз.