Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәзнең Ильич


Свекле юлбашчыбыз Вла-
димир Ильич Ленинның бвек
исеме, якты образы дөньядагы
барлык намуслы кешеләрнең
күңел түрендә. Кешелек
дөньясы Ленин исемен, ул
сызган якты юлны турылык һәм
хаклык билгесе итеп олылый.
В. И. Леннннын бөек эшләре,
даһи акылы, үтә тыйнак һәм
тынгысыз тормышы татар
әдәбиятында да хөрмәтле
урынны алып тора Юлбашчы
турында язылган шигырь-
поэмалар. сәхнә әсәрләре һәм
хикәяләр. истәлекләр һәм
публицистик мәкаләләр, ана
багышланган аерым җыентык-
лар безнең матбугатта элек-
электән чыга килгән. В. И.
Ленин турында беренче
татарча китап 1921 елда
Петроградта басыла. 1924
елда Казанда «Ленин» исемле
тагын бер әдәби җыентык
чыккан. Бераз сонрак, 1927
елда, русчадан «Ленин
турында истәлекләр» исемле
җыентык тәрҗемә ителгән иде.
Тагар матбугатында Ленинга
багышланган төрле җыентык
лар моннан сон да чыга торды.
Күптән түгел матур әдәбият
сөючеләр кулына
юлбашчыбызга багышланган
тагын бер яна әдәби җыентык
килеп керде. «Безнең Ильич»
исеме белән Татарстан китап
нәшриятында басылып чыккан
бу җыентыкта татар әдип -
ләренең. журналистларының
һәм күренекле җәмәгать
эшлеклеләреиен ин кадерле
кешебез турында язылган
әсәрләре тупланган *.
Җыентыкка язган сүз башында
М. Гайнуллин В. И. Ленинның
тарихта тоткан бөек роленә
туктала. Ленин идеяләренең
үлемсезлеге турында илһам-
ланып сөйли. Бер урында ул,
мәсәлән, болай ди «Халык
азатлыгы һәм бәхете өчен
армый-талмый көрәшкән Ленин
халыкның иң күркәм, иң
кешелекле сыйфатларын
үзендә чагылдыра. Шуңа күрә
дә аның кояш кебек якты
образы миллионнар өчен
җылылык һәм көч чыганагы
булып тора, композиторлар,
язучылар һәм художниклар
өчен илһам һәм дәрт чишмәсе
булып яши», йөрәктән тирән
ихтирам билгесе булып чыккан
хак сүзләр болар!
Алга таба ул татар поэ-
зиясендә. драматургиясендә.
татар музыкасында һәм
сәнгатендә Ленин образын
тудыру буенча нинди адымнар
ясалуы турында нигезле
мәгълүмат бирә һәм җыентыкка
тупланган әсәрләр турында
кызыклы күзәтүләр.
гомумиләштерүләр ясый.
Тематикалары, эчтәлекләре
ягыннан җыентыкта тупланган
материалларны берничә
төркемгә бүлеп карарга мөмкин.
Бер ише әдәби әсәрләр, аеруча
ши-
1 Безнең Ильич Татарстан
китап нәшрияты Казан 1966 ел.
Төзүчесе М. Гайнуллин.
гырьләр. Леяиннын тугая
көненә карата язылганнар.
Муса Җәлилнең «Ленин туды»
исемле. Шәрәф Мөдәрриснең
«Яз, матур яз!» дип башланган
шигырьләрендә дөньяга Ленин
туган көнгә —22 апрель көненә
гимн җырлана. Яз табигатькә
яшеллек. яшьлек алып килгән
кебек. Володя ның тууы да
кешелек дөньясына бәхет
китерде. «Ленин' Ленин!»
исемле публицистик әсәрендә
Габ- драхман Әпсәләмов болай
ди: «Язлар килә... Язлар килгән
саен без аеруча бер якынлык,
горурлык һәм ярату хисе белән
бөек Ленинны искә алабыз Аны
язлар, кешелек язлары ту-
дырды. Изелгән һәм җә-
берләнгән хезмәт ияләренә
бәхет юлын күрсәтү һәм аларга
бәхет даулар өчен тудырды. Ул
үсте һәм халык арасыннан
кайнап күтәрелгән революцион
давылларның. канлы капита-
лизмның нигезен тетрәтүче
давылларның үзәгенә килеп
басты, революциянең ялкынлы
трибуны, куркусыз әйдәүчесе,
байрак йөртүчесе булды Ул үзе
кебек үк үлемсез
Коммунистлар партиясен
төзеде, беренче Совет
дәүләтен оештырды һәм
беренче Совет хөкүмәтенең
беренче башлыгы итеп
билгеләнде».
Ленин — безнең якташыбыз.
Анын яшьлеге, революцион
эшчәнлеге Казан. Татарстан
белән бәйләнгән.
Җыентыктагы әдәбн әсәр-
Ш .к. V.* М 4.
ләрнен күбесе бөек юлбашчы
тормышынын һәм эш-
чәнлегенец Казан чорына
багышланып язылганнар. М
Ногман узенен «Кукушкино
таннары» дип исемләнгән
поэмасында Во- лодяныц
кечкенәдән үк гадәттән тыш
кешелекле һәм
интернационалист булуын
тасвирлый, кыен шартларда да
хезмәт ияләренә мәңгелек яз
китерү турында уйлануын. ижат
итүен, марксистик карашлар
белән дулкынлануын
гәүдәләндерә.
Мәгълүм булганча, В. И. Ленин
узенен революцион
эшчәнлеген Казан
университетында укыганда
башлап җибәргән иде. Р.
Ишморатның «Давылга таба»
драмасы әнә шул вакыйгаларга
нигезләнгән. Студентлар
хәрәкәтен кин планда һәм
реалистик яктыртуы белән дә,
Ильичиын студент елларын
художестволы җанландыруы
буенча да «Давылга таба» дра-
масын татар драматургиясе
өчен генә түгел, ә бөтен совет
драматургиясе өчен дә яна сүз,
кыю бер алым дип бәяләргә
мөмкин.
X. Туфанның «Ильич Та-
тарстаны'’, С. Хәки.мнсн
«Күңелем Ленин белән сөй-
ләшә», 3. Мансурның «Ленин
күзләре», Г. Афзалның
«Печәнче», С. Сүн- чәләйнен
«Ленин», Ә. Ерикәйнең «Ленин
турында җыр» исемле
шигырьләре дә күңелдә җылы
тәэсир калдыра.
Җыентыкка кертелгән
хезмәтләрнең бер өлеше В. И.
Ленин белән очрашуның
онытылмас хатирәләре —
истәлекләр рәвешендә
язылганнар. Болар —
«Пролетариат диктатурасы
һәм Ленин», «Татарстан
җөмһүрияте һәм иптәш Ленин».
«Онытылмас очрашу»,
«Онытылмас көн» дигән
истәлекләр. Авторлары: Г.
Ибраһимоа, С. Сәетга- лнев.
Вл. Бахметьев һәм 3.
Бурнашева. Алар В. И. Ленин
белән очрашуларын хаклы
рәвештә горурланырлык нн
бәхетле минутлардан
саныйлар һәм Ильичның
кешелек сыйфатларын
билгеләп үтәләр.
«Пролетариат диктатурасы
һәм Ленин» исемле истәле-
гендә Г Ибраһнмов В. И.
Ленинның Россия белән
Германия арасында солых төзү
өчен ничек көрәшкәнлеген
сөйләп килә дә. болай ди:
«Ленинның ин кыйммәтле
сыйфатларыннан, ана юл-
башчылык биргән ин зур
хасиятләреннән бере — анын
төрле куәтләрнең мөнәсәбәтен
үтә нечкә аклавы,
вакыйгаларның барышын
алдан күрүе, иманы юлында
бөтен дөньяда ялгыз калса да
чигенми сугышуыдыр».
Халык өчен бөек юлбашчы
яшәгән җирләр, ул фай-
даланган әйберләр һәммәсе дә
бик кадерле һәм изге. Г.
Афзалның «Ничә язда...», Ә.
Исхакнын «Ленин йорты», Ә.
Баяновнын «Ленин булган
диләр бу җирлә», С.
Урайскийнын «Порт-шәһәр»
исемле шигырьләре әнә шул
урыннарның кайберләрен
хөрмәт белән искә алалар һәм
Ленинга карата мәхәббәт
тәрбияләүдә, анын тәгъли-
матларына игътибарны кө-
чәйтүдә әһәмиятле роль уй-
ныйлар.
Җыентыктагы күп кенә әсәрләр
—һ. Такташның «Гасырлар һәм
минутлар»
поэмасы. Ә. Фәйзинең «Кара
таш ник дәшми?» исемле
балладасы. Ф Кәримнең
«Москва», К. Нәҗминең «Ленин
яши*. Ш. Мөдәрриснең «Ленин
турында хйлар», Г. Латыйпның
«Ильич белән», 3. Нурины t
«Үлемсез Ленин». М С«Д-
риның «Ленин йөрәге» исемле
шигырьләре. М Мач- суднын
«Бетмәде». С. Са- бировнын
«һәрвакыт безнең белән»
исемле нәсерләре һәм башка
әсәрләр «Ленин үлемсез»
днгән темага иҗат ителгәннәр.
Бу әсәрләрдә төрле мисаллар-
да һәм төрле аспектта «Ленин
үзе үлсә дә, анын эше, анын
исеме, анын тәгълиматлары
мәңгелек* днгән идея үткәрелә.
Бу әсәрне аерым бер китап
рәвешендә төзеп. М.
Гайнуллин яхшы эш
башкарган. Дөрес, җыентыкны
халыкның Ленин турындагы
җырлары, әкиятләре исәбенә
тагын да калынайта төшәргә
мөмкин иде. Анда Ш. Камалның
«Ленин һәм крестьяннар* дигән
эчтәлекле хезмәте да урын
алырга хаклы булгандыр.
бәлки. Әмма җыентык бу
көенчә дә бик җылы, бик матур
тәэснр калдыра. Аны —
төзүченең һәм бер төркем
тагар әдипләренең Бөек
Октябрь революциясенең 50
еллыгына карата укучылар
өчен әзерләнгән бүләкләре
днп әйтергә мөмкин.
Бу китап укучыларны ленинча
укырга, ленинча эшләргә,
ленинча яшәргә һәм көрәшергә
өйрәтүдә бик кыйммәтле
кулланма булыр.