БӘХӘС
ау куышы авызына озын кара чәчләрен тузгытып, юантык кына һәм ярым
шәрә бер хатын чыгып басты. Йокыдан әле генә уянган булса кирәк,
шешенә төшкән күзләрен угалады, киерелеп иснәп куйды. Аннары ялкау
гына түбәнгә, иртәнге кояш нурла рында җәйрәп, ялтырап яткан күлгә таба
атлады. Гәүдәсенең билдән түбән өлешенә итәк формасында уралган агач
кайрысын салып ташлады. Иртәнге тынлыкны бозып, суга сикерде Агач
башларында йокымсырап утырган кошлар өере дәррәү куркышып күккә
күтәрелде. Күлнең аргы ягындагы куе агачлыклар арасында ботаклар
шытырдап сынды, дөп-дөп басып ниндидер авыр гәүдәле җәнлек узды.
Мамонт иде, ахры.
Бармаклары белән чәчен тарап, тездән суда басып торган хатынның
карашы тау куышына текәлеп калды. Йөзенә кинәт кыргый ачу билгеләре
чыкты, нидер мыгырданып, шыңшып куйды. Баш хәрәкәте белән генә
чәчләрен артка чөйде. Кайры итәген дә киел тормастан. ашы - га-ашыга өскә
үрмәләде. Әле генә үзе чыккан куышны узып, янәшәдәге караңгы куыш
авызына кереп югалды Ул арада, бер кулыннан җитәкләп, үзеннән чак кына
яшьрәк, күрер күзгә тыгыз гәүдәле бер хатынны җилтерәтеп алып чыкты. Үзе
артыннан барырга ишарә ясады. Болай вакытсыз уятылуының сәбәбен аңлап
бетермәгән булса кирәк, тегесе теләр-телә- мәс кенә бара, кулын
ычкындырмак була. Куркынган күзләре сорау, аптырау белән тулы.
Юантык хатын, үз куышына килеп җитәрәк, текә таш стена буенда
тукталды. Стенага зәвыксыз, бик тупас итеп чукып ясалган сурәтләргә бар-
магы белән төртеп күрсәтте. Нәрсәләр генә юк монда! Рәсемнәрнең кай -
берләре кулларын, аякларын як-якка җәеп торган кеше кыяфәтендә.
Т
Икенчеләре этне, үгезне, мамонтны, тагын әллә ниләрне хәтерләтә. Рәс самы
шактый тәҗрибәсез күренә.
Юантык хатын бик тырыша-тырыша, кулларын болгый-болгый, төрле
ишарәләр белән күршесенә аңлатырга тели: менә, синең юньсез малаең ның
эше бу. Күр, бөтен стенаны пычратып бетергән. Адәм мәсхәрәсе. Алай кулы
бик кычытса, әллә аңа кыя ташлары беткәнме! Кешенең моннан бер атна гына
элек мең бәла белән казып кергән куышын мәсхәрәләү бит бу! Нигә үзенекенә
ясамый?
Яшь хатын да алай гына бирешергә теләми әле, тере тора. Чын-чын- лап
бәхәскә керә. Янәсе, минем малайдырмы, синекедерме? — анысын белгән юк
бит әле. Алай бик чәчрәп ябышма әле син. Күрдеңме соң яса ганын? Нигә
тотып китермәдең? Беләсең килсә, синең малайлар да ан- дыйга кимен
куймыйлар. Кулларына берәр каты нәрсә генә эләксен, дөньяңны чуарлап
бетерерләр.
Өлкән хатын тагын да кыза төшә. Үзенекенә тел-теш тидергәнне яратмый.
«Минем малайларның андый кирәкмәгән нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен
кайда, кайчан күргәнең бар? Ник күрмәгәнне әйтәсең?! Менә аудан аталары
гына кайтсын, алла боерса...»
Бәхәс ахыр чиктә кыргый ызгышка әверелә. Берсе биш ишарә ясаса,
икенчесе унны ясап ташлый.
Тотылмаган карак — карак түгел. Стенага кирәкмәгән сурәтләрне кем һәм
кайчан ясаган — берсе дә күрмәгән, белмәгән. Ясаучысы кулын куеп
калдырмаган. Хатыннарның һәркайсысы үз фикерләрендә кала.
...Бу вакыйгадан соң инде ун меңнәрчә еллар үтте. Әмма бәхәс бүгенгәчә
дәвам итә. Хәзер инде галимнәр арасында, әлеге рәсемнәрне кем һәм кайчан
ясаган — һаман ачыклый алмыйлар.
БУШ БАШ
Кайда мин? Әллә, югыйсә, «теге дөнья» дигәннәре шушымы, ходаем?
Кузгалырга да куркып ятам.
Тик шунысын ачык абайлыйм: һәрхәлдә, үз өемдә түгел. Ап-ак урын- җир.
Чиста. Аста җәймә, өстә җәймә. Одеялы да үземнеке түгел — әллә нинди каты
кыллы, кычыттыра торган. Түшәм-стеналар да ап-ак. Безнеке — агач йорт, ә
мин таш стеналар эчендә ятам. Кем китереп ташлады соң әле мине монда?
Табут эче дисәм, бик иркен күренә.
Аяк очында кояш нурлары уйный. Димәк, теге дөнья түгел. Шушы яшемә
җитеп, анда да кояш бар дип ишеткәнем юк.
Бераздан аяк бармакларын селкетергә батырчылык иттем. Селкенәләр.
Карават башына тидереп карадым — тимер салкынын да тоялар. Бик саклык
белән куркып кына башымны сулга бордым. Борыным тумбочкага килеп
төртелде. Тумбочка өстендә фарфор кружкадан градусник башын күрсәтеп
тора. Ул арада борынга йод исе килеп бәрелде.
Хәзер инде аз гына да шигем калмады: мин больницада, бүтән бөр җирдә
дә түгел. Мин исән!
Бөтенләй хәтердән чыгып киткән: кичә кичтән минем баш миенә операция
ясадылар бит. Менә әле искә төшә башлады. Өстәлгә менеп ятканымны
беләм. Аннан авыз-борынга бик авыр исле чүпрәк китереп капладылар. Ни
өчендер санарга куштылар. Әллә, югыйсә, сырхау башта булгач, саный да
белмидер дип уйладылар микән? Үзләренчә сынап карауларыдыр... Аннан
соңгысын һич кенә дә хәтерләмим. Якты дөньядан киткәнеңне белми калуың
да бар икән, әй.
Җәһәт кенә ике кулым белән башымны учлап алдым. Я, алла! Анысы да үз
урынында. Тик марля белән урап бетергәннәр. Башны күтәрә төш-
гем. Шулкадәр җиңеләйгән Әйтерсең, эчендәге бөтен нәрсәсен алып таш -
лаганнар. Эче куш кабакмыни! Әллә, югыйсә, бүтән кеше башы белән
алыштырып куйганнармы? Хәер, анысы өчен кайгырмыйм. Баш урынына аш
булгач, бик җиткән. Элеккесеннән дә начар түгелдер әле Исәнлек кадерле.
Димәк, яшибез дигән сүз. Мин исән!
Баксаң-күрсәң, председатель Габбасов минем үлүемне дә теләгәндзр
әле. Аннан көтәргә мөмкин. Яратмаганы — мин. Беркөн нәрсә дип тора бит:
имеш, синең шикелле агрономның булмавы хәерлерәк. Гарьләнеп үләрсең!
Юк, алай гына үлмибез әлө. Бик ансат котылмакчы. Ашыкма! Баш исән, димәк,
әле көрәш төгәлләнмәгән. Мине эштән алу Габбасовның кулыннан киләме
соң! Ул куйган агроном түгел.
Баш исән!
Шулай да операциядән соң ми эшчәнлеген тикшереп карарга кирәк әле.
Тулы акыллы кешеме мин хәзер? Шөкер, моңарчы да акылдан авышканым
булмады анысы. Тик соңгы вакытта нишләптер баш сызлап йөдәт те. Менә
монда пычак астына китереп тыкканы да шул булды.
Хәзер инде иң авыры артта калды. Моннан соңгысы да әйбәт булырга
тиеш. Менә кеше шикелле фикерлим ич әле Анысы шик калдыра икән,
эксперимент ясап карарга мөмкин.
Менә өстәл өстендә карабодай боткасы тора. Иртәнге аштыр инде- Бер
сынык икмәге дә бар. Күмәч, кайберәүләр уйлаганча, агач башында үсми.
Бодай оныннан пешерелгән. Ә бодайны безнең ише кешеләр басу- гә чәчеп
үстерәләр. Карабодайны да шулай. Бөртекле культурамы ул, әл лә сызма
культурамы?.. Менә анысын ук әйтә алмыйм икән. Хәтерләмим. Хәер,
операциягә кадәр дә белми идем. Үзең үстереп карамагач, кайдан беләсең.
Габбасов киләсе елдан әбизәтелни чәчә башлыйбыз дип хыялланып йөри.
Бер стакан сөт тә керткәннәр икән әле. Анысы турында сорагыз — тулы
җавап бирә алам. Сөтне сыер бирә. Сөттән май атлыйлар, сыр, эремчек
ясыйлар. Тагын ни кирәк? Димәк, ми нормаль эшли.
Шатлыктан идәнгә сикереп төшеп, бер тыпырдап аласы килде хәтта. Әмма
анысы ук рөхсәт ителмидер әле. Болай да баш түбәсен ара-тирә чәнчеп ала...
Чыелдап ишек ачылды Ап-ак халаттан күзлекле бер кеше күренде. Та-
нымый торам: кичә миңа операция ясаган хирург ич бу. Фамилиясен дә
хәтерләдем: Забывалов. (Кем әйтер минем баш начар эшли дип!)
Зур канәгатьләнү белән елмаеп куйды. Минем исән калуыма куануыдыр
инде аның да. Уен-муен түгел, баш хәтле башка операция ясасыннар әле.
Әгәр шунда үлеп киткән булсам? Аның да башыннан сыйпамаслар иде, нибуч.
Кыяр-кыймас кына минем аяк очына килеп утырды. Йөзе кинәт җит -
диләнеп калды. Яхшы ук талчыкканы сизелә. Төне буе мине саклап йокламый
чыккандыр әле. Ә үзе, нишләптер миңа туры караудан да курка кебек. Җәймә
очын имән бармагына чорный. Әйтерсең, минем алда шундый катлаулы
операция ясаган хирург түгел, әйбер урлап тотылган сабый утыра.
— Кәефегез ничек? — дип сорап куйды, ниһаять, ярым пышылдап. Гүя,
мин аның бу соравына каршы хәзер: «Үләм, бетәм!» дип кычкырырга тиеш
идем.
— Бик яхшы! — дидем мин булдыра алган кадәр күтәренке күңел белән.
— Рәхмәт, доктор!
Забываловның миннән мондый көр җавап ишетүгә аз гына да өмете юк
иде, ахры, гаҗәпләнүе соң дәрәҗәгә җитте. Күзлеген кулына алды.
— Рәхмәте соңыннан, — диде бик тыйнак кына һәм ни өчендер куркынган
кыяфәт белән як-ягына каранып алды. Миңа таба иелә төште — Беләсезме
нәрсә: бик зур гаепле бит мин сезнең каршыда. Зинһар...
Мин аның сүзен бүлдермичә булдыра алмадым:
— Сез ни сөйлисез, доктор!
Доктор тагын да серлерәк итеп пышылдады. Колагыма кайнар сулышы
керде.
— Сезнең башыгызны тагын бер тапкыр ачарга туры киләчәк бит.
— ? ? ?
— Кичә зур ялгышлык киткән... — Забывалов, әйтеп бетерергәме, юкмы
дигәндәй, тотлыгып калды. Ниһаять, чыраен сытып (әйтерсең үзенең баш
капкачын куптаралар), телгә килде:—Операциядән соң баш миегезне кире
урынына салып куярга онытканбыз, понимаешь...
Менә хәзер чыннан да «Үләм, бетәм!» дип кычкырасым килде. Кабат пычак
астына керергәме? Юк, беркайчан да. Әле беренчесеннән исән калуыма да
ышанып бетми ятам. Алар тагын башны актармакчы. Кабак тү гел лә ул сезгә.
Кичә ми онытылып калса, бүген пычакларын да онытып калдырырлар алар,
ышаныч юк. Әйтәм аны, баш бик җиңеләеп калган. Хикмәте бар икән. Хәер,
җиңел булса, аннан ни зыян? Муенга көч азрак төшәр. Башмы? Баш!
Хирургның үзенекеннән аз гына да ким эшләми. Үзегез күрдегез.
Юк инде, күрә торып үлем кочагына барып кереп булмас. Безгә шушы баш
та ярап торыр. Хикмәт башта гынамыни! Бездә аның башкасы да бар бит әле.
Ниһаять үземнән бигрәк, тораташтай катып калган хирургны тыныч-
л андырырга теләп:
— Борчылмагыз, доктор, минем диплом бар! — дидем.