Логотип Казан Утлары
Драма

БӘХЕТЛЕ КИЯҮ


Комедия, бер пәрдә, ике күренештә
КАТНАШАЛАР:
X а рис — аныл карты.
Н а ф и г a — аның карчыгы Мөнирә — кызлары. Нури — кияүларе.
Г ө л б и к ә — авыл карчыгы. Исмәгыйль— бригадир.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Харис карт өенең ишек аллы Сәхнәдә берәү дә юк. Бераздан капка ачыла. Аннан шәһәрчә матур, зәвыклы итеп киенгән М анир ә керә Керә дә капка артындагы Нурины чакыра
Мөнирә. Рәхим итегез, кияү. Төкле аякларыгыз белән Гафу итегез, тун жәеп куя алмадык. Туныбыз юк.
Н у р и керә. Ул да бик ыспай киенгән. Башында—салам эшләпә Бер кулында — чемодан, икенчесендә — кармак саплары.
Мөнирә. Түрдән узыгыз, кадерле кияү.
Нури. Тукта әле син. Мөнирә. Бабай белән әби күрсә, яхшы түгел.
Мөнирә. Әһә, курка да башладыкмы? Казанда бик батырайган илен бит Карап карыйк, нишләрсең икән? (Тәрәзә янына барып.) Әти!.. Әни!. (Җавап юк.) Әллә өйдә юклар инде? (Болдырга йөгереп мен-'. Итектән кереп югала. Нури, чемоданын да куймыйча, ишек алды уртасында таптанып тора. Тирә-ягына карана. Мөнирә өйдән чыга )
Мөнирә. Мен.) сипа мә! Исәнмесез, кияү. Берәү дә юк.
Нури (чемоданны җиргә, кармак сапларын болдырга сөяп куя). Бай яшиләр, ахрысы.
Мө н и р ә. Менә, иптәш Маннуров. бәхетле кияү, сиздеңме инде кем кызына өйләнгәнеңне?! Кадерен бел Борыныңны бик күтәрмә
КОНКУРСКЭ КИМ
Hyp ii. Да. монда кунак булырга ярый.
М ө н и р ә. Кая киттеләр икән?
Нури. Миңа әйтмәделәр.
М ө н и р ә. Әйдә, өйгә керик булмаса.
Нур и. Шушы кояшны ташлап өйгә керәмме сон. Казанга кайтканда негр
кебек булып кайтам, дип сүз бирдем. (Күлмәген, майкасын салып болдыр
тактасына элеп куя.)
Мөнирә. Әни кайтса, шулай каршыларсыңмы? Килешмәс.
Нур и. Мин киенгәнне күрми дә кала ул. (Сыртын кояшка таба борып.)
Пешерә. Шәп. Эх, эчәргә су да булса. Елгагызны бик мактаган идең, әллә
коенып кайтабызмы?
Мөн и р ә. Өлгерербез. Кайтсыннар. Әллә кая китмәгәннәрдер. Белә-
сенм^Нури, нәрсә эшлибез? Баздан салкын катык алып чыгам.
Нури. Әзерләп куйганнар, ди.
Мөнирә. Курыкма, безгә җитәрлек бардыр. (Өйгә кереп савыт алып чыга
да бакча ягына китә. Нури, юынгычны күреп, шуның янына килә, сыртына
юынгычтан су агыза. Капка ачылган тавышны ишетеп, тиз генә күлмәге
янына ташлана, күлмәкне киеп куя. Исмәгыйль керә. Бер-берсенә карашып
торалар. Нури. Исмәгыйль каршына барып, кулын суза.)
Н у р и. Исәнмесез... бабай.
И с м ә г ы й л ь. Исәнме. Харис абый өйдә юк мәллә?
Нури (Исмәгыйльгә текәлеп карап). Ә... ә... юк шул, абый кеше.
И с м ә г ы н л ь. Кирәк иде бит. Син кем буласың соң, танымыйм?
Нури. Мин — кияү... кияүләре.
Исмәгыйль (күз карашы белән Нурины тикшереп). Кунаккамыни?
Нур и. Әйе.
И с м ә г ы й л ь (ишек алдында аунап яткан бүкәнне күләгәгә алып килеп
утыра. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып сөртенә. Аның йөрешендә,
хәрәкәтләрендә, сөйләшүендә ниндидер сүлпәнлек, эленке-салынкылык
сизелә. Йөзендә нәрсәдәндер канәгать булмау билгесе ярылып ята).
Кыздыра. Радиодан егерме биш градус дигән булалар, кая монда егерме биш.
кырык бардыр.
Нури Шәп.
Исмәгыйль. Нәрсә шәп?
Нури. Кояшны әйтәм. (Күлмәк изүеннән күренеп торган ялангач күкрәген
чәбәкләп куя.)
И с м ә г ы й л ь (Нурига мәгънәле карап ала). Үзен генәме?
Нури. Мөнирә белән.
И с м ә г ы й ль. «Беломор»ын бармы?
Н у р и. Тартмыйм бит. абый.
Исмәгыйль. Шәп. (Кармак сапларына күрсәтеп.) Синекеләрме?
Нури. Эһе. Мөнирә әйтә, безнең елгада балык мыжлап тора, ди. Бер
салганда икешәр эләгә, ди. Дөресме?
II с м ә г ы й л ь. Белмим... Кая китте соң бу Харис абый! Нәфига апа да
юкмы?
Нур и. Юк.
Исмәгыйль (күккә карап). Бер үзе бит, каһәр. Яндыра да яндыра. Шәһәрдә
сез көтеп ала алмыйсыздыр әле.
Нури. Быел яздан бирле рәтләп кызынган юк. ЛАонда рәхәтләнәм инде.
Казанга кайткач, танымаслар да.
И с м ә г ы й л ь. Берәр ракета тиеп, бәреп төшерми, ичмасам. Тәк, ярый.
Харис абый кайтса, әйт әле, мине тапсын. Исмәгыйль минем исемем, бригадир
(Нурига карап.) Да. кияү диген. Кунакка канткай, имеш . Тәмәке тартырга өйрән!
(Чыгып китә.)
Нури (аптырап). Нинди кеше сон бу?
Катык тутырылган сазыт күтәреп М е н и р ә керә.
М ө н и р ә. Менә рәхәтлән, кияү. Тешеңне сындырырлык.
Н у р и. Мин монда бер кешегез белән таныштым. Бөтенесе дә шун-
дыйлармы сездә?
Мөнирә. Нинди?
Нури. Чырае җимерек. Сөйләшүенең рәте-чираты юк. Миндә үче бар кеше
шикелле. Авылыгызның бөтен кешеләре шулай булса, аллам сакласын.
М ө и и р ә. Кем соң ул?
Нур и. Исмәгыйль ди, бригадир ди.
М ө н и р ә. Исмәгыйль абыймы? Исмәгыйль абый кебек ачык йөзле, яхшы
кешене син бөтен Казаннан эзләп табалмассын.
Нури. Табылмавы яхшы. Мин аңа бабай дип дәштем, җитмәсә. Я ie,
карточкасын бир әле бабайның, тагын бер карыйм. Бөтенесе бертөсле.
Мөнирә (ридикюленнән карточка чыгарып биреп): Кайтып төшәргә
өлгермәдең, ошамый да башлады.
Н у р н (үз-үзенә). Авыл кешесе авыл кешесе инде. Мәгънә җитеп бетми.
М ө н и р ә. Шул авыл кызына өйләндең ич.
Нури. Синең авыллыгың... Тәмәке тартырга өйрән, ди.
Мөнирә. Я, ярый. Киткәндә икенче төрле сөйләрсең әле. Мә салкын катык,
кызуыңны басар. (Болдырга менеп, чиләк-көянтэ алып төшә.)
Нур и. Кая барасың?
М ө н и р ә. Салкын чишмә суы алып кайтып куйыйм. Әйдә минем белән.
Нур и. Да ну, кәефем бозылды.
Мөнирә. Чебен тимәс чер игәр. Бигрәк тиз бозыла кәефең. (Көлеп чыгып
китә. Нури күлмәген салып элә дә катык ашый башлый. Гөлбикәнең тышта
Нәфига. Нәфига дигән тавышы ишетелә. Нури тиз генә күлмәген киеп куя.)
Гөлбикә (керә). Нәфига! Нәфига күрше! (Җавап ала алмагач, болдырга
бара. Нурины күрә.) Абау җаным, кем бу? (Гөлбикәнең үз- үзен тотышында
да Исмәгыйльгә хас сүлпәнлек, чырае да шулай ук караңгы.)
Нури. Исәнмесез.
Гөлбикә. Шөкер әле. Нәфига күрше өйдә юк мәллә?
Н у р и. Юк шул.
Гөлбикә. Мсиәтерә, ә. Кирәк не. Син кем соң?
Н у р и. Кияүләре.
Гөлбикә. Шулаймыни... Кирәк не бит. ә. (Чыгарга таба борыла. Аягы
белән бәрелеп кармак сапларын аудара). Хәерсез. (Кармак сап ш- рын аягы
белән этәреп җибәрә дә чыгып китә.)
Нури (тәмам аптыраган). Әллә нинди кешеләр. (Мөнирә кайта.)
Мөнирә. Ни сөйләштегез Гөлбикә әби белән? Әкәмәт карчык ул. Бер
сөйләшә башласа, качып котылып булмый. Энәсеннән алып җебенә кадәр
җентекли-җен текли сораша. Без кайтканны белеп, кунакка чакырырга
кергәндер әле Чакырдымы?
Нури. Чакырды. Әйдә, җыена башла. Син нәрсә, мине үртәр өчен
мактыйсыңмы авылын кешеләрен. Дөресен әйт инде, исен китмәсен, без нең
авыл кешеләре шулай томана инде, диген.
М ө н н р ә. Юкны сөйләмә.
Н у р и. Болары чепуха. Әби белән бабай шундый булса, нишләрсең.
(Капкадан Харис белән Нәфига керәләр. Аларның хәл-халәте дә Исмә.
гыйль белән Гөлбикәнеке кебек. Мөнирә, әтисе белән әнисен күрүгә, аларга
ташлана, икесен дә кочып үбә.) _
Мөнирә. Без инде үпкәләп китәргә җыенган идек. Кайтып төштек, сез юк.
(Нурины күрсәтеп.) Әти, әнә, киявегез.
Харис (Нури янына килеп салкын гына күрешә). Саумы, кияү. (Нәфига да
Нури белән кул биреп күрешә, ләкин «Саумы кияү»дэн башка сүз әйтми.
Шатлыклы очрашуны көткән Нурига бу чөй өстенә тукмак кебек тәэсир
итә. Ул бөтенләй коелып төшә).
Нәфига. Нигә өйгә кермәдегез?
Мөнирә (шат). Киявегез сездән башка өйгә керергә ашыкмасын әле,
дидем.
Нәфига (болдырга таба атлап). Әйдәгез.
Нури (үзен-үзе кулга алып, шат булырга тырышып). Ә без сынатмадык.
салкын катык белән сыйландык.
Нәфига (исе китмичә генә). Әйбәт булган.
Мөнирә Ә мин салкын чишмә суы алып кайтып куйдым.
Харис. Шулаймы... Ярар... Нәфига, самоварыңны куй. Сусап кайт -
каннардыр. Мин озакламый кайтырмын.
М ө н и р ә. Әти, кая барасың?
Харис. Исмәгыйльне күрәсе иде. Барыгыз керә торыгыз. Бар. кияү,
ятсынма. (Ишектән кереп киткән Нәфига артыннан Мөнирә белән Нури
иярә. Нуриның атлавы атлау түгел, әйтерсең лә аны бауга бәйләп сөй -
риләр. Ишек алдында бер ялгызы калган Харис әрле-бирле йөренә, Ну-
риларның чемоданын, гамьсез генә, җирдән алып болдырга меңгерә. Кармак
сапларын сөяп куя. Аннан капка ягына сүлпән генә атлый. Өйдән Нәфига
чыга.)
Нәфига. Сиңа әйтәм, кер инде. Барырсың... Бергәләп чәй эчеп алыйк.
Харис туктап уйланып тора да теләр-теләмәс кенә өйгә керә. Пауза. Өйдән Мөнирә чыгып чиләк
белән су алып кереп китә Бераздан ишектә Нури күренә, йөзе ачулы.
Нур и. Ял ит, күңел ач, Нури, рәхәтлән!
Мөнирә чыга.
Мөнирә. Нигә чыгып киттең?
Нури. Нишләргә кирәк иде соң миңа? Авыз йомыш уйнап утырыргамы?
М ө н и р ә. Сиңа ошап булмас инде.
Нури. Ә сиңа ошыймы? Кунак каршылауның нәрсә икәнен беләм мин.
Мөнирә. Кунак дип биеп йөрмәсләр инде.
Нури. Алар миңа килсә, мин биер дә идем, бишкә ярылыр идем. Юк. монда
нәрсәдер бар. Бөтенесе бергә сүз куешкан кебек.
Мөнирә. Арыганнардыр. Яшьләр түгел ич.
Нури. Эш аруда түгел. Аларның минем белән сөйләшәселәре килми.
Минем кайтуым ошамый аларга. Бәлки, башка кияү көткәннәрдер. Сиңа кияүне
үзләре сайлап куйганнардыр.
Мөнирә. Әллә ниләр уйлап чыгарма. Язган хатларын үзең укый идең.
Нури. Хатта нәрсә язмаслар.
Мөнирә (пауза). Нигә миңа ачуланасың? Әйт соң үзләренә.
Н у р н. Шул гына җитмәгән. Кыйнап чыгарырга да күп сорамаслар.
Мөнирә. Җүләрләнмә. Әйдә, ал чемоданны. Чәй кайнагандыр.
Нури. Чәй кирәкми миңа, ачык чырай кирәк.
Мөнирә. Ачык чырайны бүтәннәрдән генә таләп итмә. Үзең дә бит әле
турсаеп йөрисен.
Нури. Әллә бер үзем дурак кеше шикелле шаркылдап көлеп утырыйммы?
Минем нинди икәнне беләсең. Берәүнен дә зарланга ны юк.
Мөнирә. Акрын, кемдер чыгып килә.
Харис (өйдән чыга). Нигә монда торасыз? Барыгыз, чәй өлгергән. Гаеп
итмә, кияү, мин барып кайтыйм әле. (Капкадан чыгып китә.)
Нури. Я?
Мөнирә (ул да уйга калган). Ни булган соң. чыннан да. Минем әти болай
түгел иде. Үзләре моннан бер ай элек кунакка чакырып яздылар. Әллә берәр
кайгылары бармы?
Нури. Булса әйтсеннәр, мин бит алар кайгысыннан көләргә кайтмадым.
Мөнирә. Әйттем мин сиңа, телеграмма сугыйк, дидем. (Нәфига чыга).
Нәфига. Нигә кермисез? Әйдә, кияү.
Мөнирә. Әни...
Нәфига. Нәрсә, кызым?
Капкадан Г ө л б и к ә керә.
Гөлбикә. Нәфига' Син кирәк йен.
Нәфига. Нәрсә. Гөлбикә апа’
Гөлбикә. Сүзем бар ие. (Нәфига Гөлбикә янына бара Гөлбикә аны
капканың теге ягына алып чыгып китә. Нури аптыраганнан көлеп җибәрә.)
Мөнирә. Нигә көләсең?
Нури. Юк, мин бернәрсә дә аңламыйм Кайда соң без? Кешеләр
арасындамы? Сөйләсәң, ышанмаслар. (Көлеп) И, Казанда йөргән булдык.
Әбигә ефәк күлмәк, бабайга костюм эзләдек Бүләк, янәсе Рәхим ит, Нури, бир
бүләкләреңне. Тик кемгә бирергә? Кеше юк ич бу өйдә. Китик бул м аса.
Мөнирә.
Мөнирә. Кая?
Нури. Казаныбызга.
Мөнирә. Нури!.. Нигә син..
Нур и. Я. кирәкми. Синең дә кәефен бозылса, аннан бөтенләй түгәрәкләнә.
Нәрсәгә шулай борчылырга соң? Гомер яшисеме? Ун көнгә түзәрбез, шулай
бит. Курыкма, сиздермәм. Янымда син булгач, мина шул җиткән. Көндезләрен
кызынырбыз, балык чирттерербез. Кайтып йоклар өчен урыннарын бирсәләр...
М ө н и р ә. Алай түгелләр иде бит алар, алай түгелләр иде. Әгәр
бердәнбер кызлары аларга артык икән...
Нур и. Ачуланыша күрмә тагын. Үзләре беләләрдер. Син мине яратасың,
мин сине яратам Иң кирәклесе шул... Әйдә, ясаган чәйләрне эчик. Без
андыйлар түгел. Без кунак та була беләбез, кунак та итә беләбез.
Пәрдә
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга шул ук урында бара. Бер квн узган. Вакыт нртә. Кояш яна гына чыгып килә. Пәрдә
ачылганда Нәфига, тыз-быз чабыл, әле өйгә керә, әле чыга. Иртәнге аш әзерләп йөрүедер,
күрәсең Менә ишектә М е н н р ә күренә. Ана белән кыз болдырда очрашалар.
Нәфига (шат. Әйтерсең алыштырып куйганнар). Тордыңмы, кызым.
бәләкәчем? (Кочагына алып сөя) Бердәнберем минем. Кияү йоклыймы?
Мөнирә. Йоклый.
Нәфига. Йокласын, тимә, йокысы туйганчы йокласын Атаң белән
сөйләштек әле. Бигрәк килмәгән җире юк инде. Холкы да төсе-бнте. буе
сынына тартса, дөнья күрке инде, дөнья күрке. (Мөнирәгә сокланып
карап.) Кызыбыз да шул безнен былбылга тиң. Юынып ал, кызым, уми-
валнеккә яңгыр с>ы тутырып куйдым. Хәзер сөлге алып чыгам. (Мөнирәнең
аркасыннан сөеп кереп китә. Мөнирә әнисенең кинәт үзгәрүенә аптырап
к алган.)
Нәфига (әйләнеп ныгып). Кызым, иртән нәрсә ашарга ярата кияү?
Мөнирә. Белмим тагын. Ни булса, шуны ашый иде.
Нәфига. Син ир хатыны, кызым, белергә кирәк... (Мөнирәнең кәефе
юклыгын күреп.) Нигә син алай күңелсез, кызым. Кичә дә үпкәләгән сыман
нәрсәдер әйттең бугай.
М ө н и р ә. Әйттем дә, ишетмәдегез бит.
Нәфига. Әллә куйган ризыкларым ошамадымы?
Капкадан Харис керә.
Харис. Бәй, кунак кызы торган да. Нихәл, кызым? Нигә алай иртә? Кияү
кайда?
Нәфига Шул кадәр кычкырмасаң. Әкрен, йоклый.
Харис (әкрен тавыш белән). Уятырга кирәк, йоклап ята торган көнме?
Нәфига. Тик кенә тор. Кайчан уянасын \зе белер.
Харис, йокласын алайса, тимәгез. (Ашыгып капкадан чыга башлый.)
Нәфига. Кая китәсең тагын?
Харис. Марзияны әйтәм, кибетен һаман ачмый.
Нәфига. Ачмаса, сиңа нигә?
Харис. Сабыр, анасы. (Чыгып китә.)
Нәфига (кинәт исенә килеп). И. ходаем, мичем нишли икән? (Ашыгып
кереп китә. Мөнирә юына. Нури чыга.)
Нури. Хәерле иртә, Мөнирә. (Кояшка карап). Сонга калганмын балык
чирттерергә.
Мөнирә. Син әнине күрдеңме?
Нури. Юк. Кухняда нишләптер йөри иде. Күренмәскә тырышып чыгып
шылдым. Ә нигә?
Мөнирә. Болай гына.
Нури. Ну, кызык иттем үзем дә. Сез дәшмәсәгез, мин дә дәшмим, дидем дә
авызга су кабып тик утырдым. Мин йоклагач та шулай сөйләшми
утырдыгызмы?
Мөнирә. Сөйләштек.
Нури. Рәтлерәк кияү таба алмадыңмыни, диләрме?
Мөнирә. Аларнын синең белән миндә эшләре юк иде. Бүген күрсәң үзләрен.
Нури. Нишләгәннәр?
Мөнирә. Телләрендә кияү дә кияү.
Нури. Хәерлегә булсын. (Тирә-якка карап ) Әллә яңгыр яуган инде.
Мөнирә. Төн озын дөбер-шатыр килеп яуды. Сизмәдең дә, йокладың.
Нури. Димәк нервы лар нык. (Зарядка ясый) Үзгәргәннәр, дисеңмени?
Мөнирә. Үзгәрмәгәннәр. Элеккечә.
Нур и. Яхшы. Үрдәкләренә каз куя беләбез без. Болай эш чыкмас, ошамаса
да, булганына риза булыйк дигәннәрдер.
Ишектә Нәфига күренә Күренә дә янадан кереп китеп, кулына кружка тотып чыга.
Нәфига. Кияү дә торган икән. Әйбәт йокладыңмы, кияү! (Кружканы Нурига
биреп.) Мә, кияү, шуны эчеп җибәр, иртән сауган сөт бик файдалы була ул.
(Нури кружканы ала.)
Н ә ф и г а. Тынычлап йоклый да алмагансың инде. Без авытда шулай иртә
торабыз шул. Өйдә тынчу да. Печәнлеккә урын әзерләргә кушармын бабаңа.
Кайнар коймак чыгармыйммы, кияү?
Нури (гаҗәпләнгән). Рәхмәт, әби. (Әби сүзен кияве теленнән ишеткәч.
Нәфиганың йөзе тагын да ачыла. Куануыннанмы, оялуыннанмы йөгереп
диярлек кереп китә.)
Нури. Әкәмәт!.. Әкәмәтище!.. Үзгәргәннәр. (Юына. Капкадан Гөлбикә керә.
Иөзе шат. йөрүендә җиңеллек, яшәреп киткән кебек.)
Гөлбикә. Торгансыз да икән. Йокыгыздан бүлмим дип. керергә базмыйча
йөрдем. Кул биреп күрешеп чыгыйм, дидем. (Күрешә. Нуриның аркасыннан
кагып сөя.) Бәхетле кияү. Авылыбызның бәхете гел бәхетле кияүләрдән.
Кайсын гына алып карама, бөтенесе шул. Сания кызы Әлмирәнен Исламы
дисеңме, Хәйруллалар кияве Саматны әйтәсеңме. үзебезнең Фәритебез
тагын. . Кызларыбыз әйбәт шул. Әйбәткә әйбәтне насыйп итә. Әле бер көн
Хәмдебану ахирәт белән сөйләшеп утырдык. (Мөнирәгә.) Сине искә төшердек.
Кияүгә чыкканыңны ишеттек тә, без карт-корының шул бит инде аның, бик
сөенештек. Теләк теләдек. Ишеттек. Нәфига белән Харис күршеләрне
туегызга чакырганыгызны да ишеттек. Бара алмадылар шул. Порт җирегезгә
үзем күз-колак булырмын, дип тә әйтеп караган идем. Мин карчыкка
ышанмадылар, ахрысы. Менә шулай яшәп ятабыз инде без. Мөнирә кызым Көн
туса, көнем күршеләремдә үтә. Үзең эшкә ярамый башлагач, кешеләр эшлә -
гәнгә куанып шөкер кылып йөрисең инде. Кияүнең исеме ничек?
Нур п. Нури.
Гөлбикә. Абау, бигрәк килешле исем. Нурисламмы. Нуриәхмәтме?.. Юкса,
безнең авылда кайберәүләр балаларына әллә ниткән исемнәр тагып
бетерәләр. Әлбирт, Мәлбирт. Әйтә дә торган түгел. Үзебезнең кияү
Миңнефәрит тә баласына Ирек дип кушкан. Хатлары килде. (Нәфига чыга.)
Нәфига. Ннхәлләрең бар. Гөлбикә апаэ
Г ө л б и к ә. Бүген аллага шөкер, диген, Нәфига күрше. Менә мин тагын
кереп җиттем әле.
Н ә ф и г а. Әйдә, әйдә үт.
Гөлбикә. Юк, үтеп тормыйм. Нәфига күрше. Менә кияү белән Мөнирәне
алмага кергән идем.
Нәфига. Иртә таңнанмы? Әле аларның ашаган-эчкәннәре дә юк. Гөлбикә.
Аллага шөкер, ашарга да. эчәргә дә хәстәрләдем.
Нәфига. Юк. юк!.. Әле үзебезнең дә күреп туйганыбыз юк
Г ө л б и к ә. Күреп туймадык дип. Үзегез дә керегез. Бездә рәхәтлә неп
сөйләшеп утырырбыз. Бәхетле кияүнең аягын бусагама бастырасым килә
ләбаса.
Нәфига. Кыстама да. Гөлбикә апа. Кайнар коймагым өстәл өстендә. Әйдә,
үзең кер. Әйдә. кияү, суынганчы ашап алыгыз. Кая китеп югалды инде 6v
Харис?
Гөлбикә. Башта безгә кермәсеннәр дисеңмени инде, Нәфига?
Н ә ф н г а. Керерләр. Сезгә дә керерләр.
Гөлбикә (Нәфига өстендәге ефәк күлмәкне күреп). Абау, нинди затлы
күлмәк кигәнсең. Нәфига.
Нәфига. Киявем бүләге. Гөлбикә апа.
Гөлбикә. И-и-и!.. Канлардай гына таптыгыз бу чама затлы әйберне?
Сөбханалла!
Нәфига. Хариска — кәчтүн-чалбар.
Г ө л б н к ә. И-и-п! Менәтерә. Вәт бит, ә! Ала белеп алуларын әйт әле син!
Капкадан атылып Исмәгыйль килеп керә.
Исмәгыйль. О-о! Менә бу мина ошый. Мин килгәнне көтеп то- ft. ,к. у.* х» 4.
ралар. Шулай, бригадирны аягүрә каршыларга кирәк. Я, саумы, кияү? Әби
белән бабай мунча ягып чабындырдылармы әле?
Нәфига. Синен шул. рәтле сүзен булмас.
Исмәгыйль. Нигә, ялгыш әйттем мәллә? Нәфигә апа, барыгыз әле. өйгә
керегез. Бар син лә, Гөлбикә әби. Мөнирә син дә.
Гөлбикә. Нигә куасын әле, син кем?..
Исмәгыйл ь. Барыгыз инде, начальство әйткәнне тыңлагыз. Ашыгам, эшем
күп.
Нәфига, Гөлбикә. Мөнирә кереп китәләр.
Исмәгыйль. Я, нихәл соң, кияү?
Нури (ни булганын һаман аңлап бетермичә). Яхшы.
Исмәгыйль. Молодец! Исемең ничек дидең әле? Хәтердән чыккан.
Н у р и. Мин әле сезгә аны әйткәнем дә юк. Нури.
И смәгыйл ь. Нури? Молодец!.. Кара әле, Нури кияү, мин ашыгам, әйеме.
Син ничек болай, ниме?
Нури. Нәрсә?
Исмәгыйль (кесәсеннән аракы шешәсенең башын күрсәтеп). Аз гына,
очрашу хөрмәтенә димме.
Нури. Без кичә очраштык бугай ич.
Исмәгыйль. Аны искә алма әле син. Әйдә, Нәфига апа сизгәнче... Хатын-
кызның күрмәве хәерле. Бәхетле син, Нури туган. Шуңа хөрмәтем. Кунакка
чакырып сыйлау икенче булыр, бусы бераз гына, аяк өстән генә. Закуска әйбәт,
каклаган каз боты. (Кесәсеннән кәгазьгә тергән каз боты чыгара.) Күп түгел,
икебезгә бер чөлли. Әллә син ан- дыйны авызга алмыйсыңмы? Алан булса,
гафу ит.
Нури. Юк, эш анда түгел. Уңайсыз.
Исмәгыйль. Син миннән тарсынма, туган. (Кесәсеннән рюмка чыгара.)
Менә Марзиядан городской стакан да ала килдем. (Рюмкага салып). Тот әле.
Юк, син әллә ни уйлама. Мин дә моның белән артык шаярмыйм. Бүген көне
шул. Я!.. (Нури эчә.)
Исмәгыйль. Молодец! (Каз ботын Нурига тоттырып, үзенә салып эчә.
Нури каз ботын кире кайтара.)
Исмәгыйль. Юк. Миңа кирәкми, (һава иснәп.) Вуздыхы әйбәт, закускаң бер
читтә торсын. Тагын бернеме?
Нури. Җитәр.
Исмәгыйль. Ну, анысын үзеңә кара. Мин тагын берне әмәллим дә, шабаш.
(Салып эчә дә шешә белән рюмканы болдыр астына яшереп куя.) Калганы
торсын. Атан-болай кирәк булса, карарсың. Мыскыл итә дип уйлама, Харис
абый аракы белән дус түгел, аракы эчкән кешеләрне җене сөйми. Ә син яшь
кеше.
Тәрәзә ачыла. Анда — Нәфига.
Н ә ф и г а. Кияү, Исмәгыйль, өйгә керегез.
И с м ә г ы й л ь. Булды. Кем, Нәфига апа, бетте, хәзер керә. (Тәрәзә
ябыла.) Нури туган, бүген кич безгә килеп чыгарга вакыт табарсыз бит?
Кәнишне! Молодец!
Н у р н. Кичә мин сезне бабай дип торам.
Исмәгыйль. Ә, чепуха. Була ул. Унбиш көн кырынмаган идем. Б\ген менә
унсигез яшь. Ярамый, туган, кырынмый йөрергә. Бригадир гына булсаң да,
командир, синнән үрнәк алалар. (Кармак сапларына күрсәтеп.) Синекеләрме?
Әйбәт. Ну, мин сиңа күрсәтәм балыкның кәттәләрен. Салган саен кызылканат.
Мотоциклда йөри беләсеңме?
Нури. Беләм.
Исмәгыйль. Молодец! Кирәк булганда оялма. Исмәгыйль абый, юкмы? ГеН’
ВӘССӘЛӘМ' (Болдыр астына ишарәләп.) Тагын бергә нәфесең
Нури. Юк, юк. Рәхмәт.
И с м ә г ы й л ь. Кичәге өчен мина ачуланмыйсынмы?
Нури. Нигә?
И с м ә г ы й л ь. Рәтләп сөйләшеп булмады ич. Ачуланма, туган, дөнья
бит.
Нур и. Кичә чыннан да икенче төрле идегез шул. Сез генә түгел, Гөлбикә
әби дә, бабайлар да. Бүген бөтенесе үзгәргән.
Исмәгыйль. Булгандыр, булгандыр. Син үзең шәһәрдә ТУЫП үскәнме?
Нури. Әйе.
И с м ә г ы й л ь. Сиңа аңлавы читенрәк шул алай булгач. Болай бит ул,
туган...
Харис кайтып керә.
Исмәгыйл ь. О-о! Әнә хужа да кайтты. Саумы, Харис абзый.
Харис. Ничәнче тапкыр исәнләшәсең инде. Кияү, нихәл, әйбәт йок-
ладыңмы?
Нури. Рәхмәт, бабай.
Харис. Я. Исмәгыйль, ни әйтерсең безнең кияү турында?
И с м ә г ы й л ь. Молодец!
Харис. Бабасына охшаган. Нәкъ менә шундыйдыр дип уйлаган идем.
Нур и. Иртә мактыйсың түгелме, бабай?
Харис. Алай димә, кияү, синең хатларыңны укыйбыз без. (Нури кулындагы
каз ботын күреп ала да мәгънәле итеп Исмәгыйльгә карый.) Син нәрсә?
И с м ә г ы й л ь (Нурига күз кысып алып). Юк инде, что син, Харис абый,
Гөлбикә әби күчтәнәче ул. (Үзе аягы белән болдыр астындагы шешәне
эчкәрәк этәргә тырыша. Шешә ауган тавыш ишетелә )
Харис. Тукта әле, тукта. (Иелеп болдыр астына карый. Шул вакыт чалбар
кесәсеннән шешә төшә.)
Исмәгыйль (көлеп). Эләктең бит, Харис абый.
Харис. Әкрен. Нәфига апаң ишетмәсен. (Шешәне кесәсенә салып куя.)
Айга-елга бер аракы эчәсең, шуны да әдәм рәтле итеп эчмисең. Нәрсә, безнең
өйдә урып беткәнмени?
И с м ә г ы й л ь. Ашыга идем, Харис абый. Аннан соң өйдә Нәфига апа.
Гөлбикә әби дигәндәй.
Харис. Шулай дисәң инде. (Кесәсендәге шешәгә ымлап Нурига.) Кияү, син
гаепкә алма инде. Мин үзем болай да... Бердәнбер кияү кайткач...
Исмәгыйль. Ярый, мин тайыйм әле. Нури кияү.
X а р и с. Кая ашыгасын? Әнә болыт та килә. Кияүгә дә күңеллерәк булыр.
(Нәфига чыга.)
Нәфига. Уф алла. Кайткансың икән. Әйдәгез инде. Кияүне ачтан үтерәсез
ләбаса.
Көчле күк күкрәү ишетелә. Харис. Исмәгыйль. Нури күкрәү тявышы ишетелгән чкка карыйлар
Болдырдан Нәфига төшә. Өйдәй Гөлбикә белән Мөнирә дә чыгалар.
Харис. Килә, тагын килә.
Г н л бикә. Рәхмәтең белән, хәерең белән кил.
И с м ә г ы й л ь. Бүген төнлә уянып китсәм. Харис абый, ява бит ява.
Урамга йөгереп чыгып бөтен авылны уятырдай булдым.
Харис Ә кем йоклаган дисен син. Жаны булган кеше шундый чакта йоклап
ятамы? Тагын бер-ике көн генә яумаса да. барысы янып-кяеп бетә иде бит.
Гөлбикә. Киявебез. Харис күрше, киявебез алып килде яңгырны. Бәхетле
кияү. Рәхмәт төшкересе. Гомере озын булсын.
Нури. Мин?.. Ничек?
Харис. Син кияү. Мөнирә кызым белән икәүләп. Игеннәр генә түгел, \зебез
дә кара көя башлаган идек. Яшәүнең кызыгы бетә башлаган иде. Хәтта сез дә
күзгә күренмәдегез кичә. Кайгыбыз бик зур иде шул.
Нури. Без кайтмасак, яумас идеме?
. Нәфига. Анысын кем белә инде. кияү. Тик сез кайткач явуы хак. Мөнирә
(көлеп). Кичә куркуга төшердегез...
Гөлбикә. Шул яңгыр булмау галәмәте. Игеннәр тишелеп чыкканнан бирле
тамып та караганы юк иде бит. Аптырагач, кичә әллә алладан сорап карыйкмы,
дип. карт-корыны җыярга уйлаган иек. Нәфига күрше риза булмады. Кеше
көлдереп йөрмәгез дип әйтте.
Исмәгыйль (көлеп). Алладан сораганны Нури кияү алып кайтты диген.
Гөлбикә әби.
Нур и. Безнең заманда яумаса да куркыныч түгел. Монда булмаса башка
җирдә ява.
Мөнирә. Икмәкне башка җирдән китерерләр иде.
Харис. Хикмәт андамыни, балалар. Ачтан үлүдән курыкмыйбыз. Тик жир
кысыр кала иде бит. Янган-көйгән басуларыбызга карап, читтән килгән икмәкне
ашаудан да авыр нәрсә бармы соң? Үзебезнең кулыбыз белән иккән бер телем
икмәкне кулда тотып торуга ни җитә. Сөенечебез дә. көенечебез дә шул жир
безнең. Шәһәр кешесе булгач, син моны аңлап та бетермисеңдер, кияү.
Рәнҗемә. Рәхмәт сиңа. Бәхет алып кайттыгыз, куаныч алып кайттыгыз.
Исмәгыйль. Әнә ышна җиренә сибә дә башлады.
Гөлбикә. Җир тәмам туена, алла боерса.
Исмәгыйль. (Сикеренгәләп такмаклый.)
Янгыр яу. янгыр яу! Майлы ботка казанда. Тәти кашык
базарда.
Эх. малай чак искә төшеп китте.
X а р и с. Тәти кашык, майлы ботка киявем белән кызыма. Кара, кияү,
синең яңгырың бу! (Харисның сүзен җөпләгәндәй күк күкри.)
Пәрдә.